Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ


ЛӘКАБ г.-1.Кушамат; кешенең хөрмәтле исеме, титулы, гонваны мәсәлән Гыйззәтдин (диннең хөрмәтлесе). 2 Яшерен имза, псевдоним, фамилия. 3.Гыйльми
дәрәҗә.
Ләкаб бирү мәсьәләсенең дәүләт төзелеше өчен мөһим бер эш булуы турында солтан Малик-шаһның атаклы вәзире Низам әл-Мөлек түбәндәгеләрне яза "Әмирләрнең ләкабләре түбәндәгечә Сәйф әд-дәүләт — Дәүләт кылычы, Әмин әд-дәүләт - Дәүләт сакчысы кебекләр Хуҗа, амид һәм хөкүмәт кешеләренең ләкабләре түбәндәгеләр: Амнд әд-дәүләт — Дәүләт таянычы, Заһир әл-мөлек — Дәүләт ярдәмчесе, Киввам әл-мөлек - Дәүләт терәге һәм шуның кебек башкалар“Саманидларда мондый ләкабләр булган: Шаһиншаһ — Патшалар патшасы, Әмир-и-садид—Туры сүз сөйләүче һәм эш йөртүче әмир. Әмир-и-гадел —Гадел әмир".
"Надиларга, имамнарга һәм галимнәргә мондый ләкаблар бирелгән: Мәҗәд-дин- Иман даны, Шәрәф әл-Ислам — Ислам шәрәфе, Сәйф әс-сөннәт-Сөннәт кылычы, Зин әш-шәригать —Шәригать зиннәте, Фәхр әл-голәмә-Галимнәр даны һәм башка шуның кебекләр."
Күплек саны шәкеле-әлкаб.
Тагын кара: ГАРӘПЧӘ ТУЛЫ ИСЕМ.
ЛӘНГӘР ф. — Якорь. “Ләнгәр” термины һинд-европа телләрендәге анкер (якорь) сүзенә барып тоташа. Мәс., Каспий диңгезе буендагы (Әзәрбайҗан) Ленкорапь— "ләнгәр (якорь) сала торган урын" Ләкин Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда, Синцзянда (Кытайдагы Көнчыгыш Төркестан) ләнгәр атамасы йөрткән уннарча торак пунктлар бар һәм аларның мәгънәсе бик төрле —“мәнзил”, “кәрван-сарай”, "монастырь”, "ям станциясе”, “якорь салу тукталышы”, "зират" һ.б. //Көймә ләнгәре.
ЛУАТА г. - Ирләрнең ирләр белән якынлык кылуы Ул иң яман фөхишлек, адәмне һәлакәткә илтә торган гөнаһ булып исәпләнә. Лут пәйгамбәрнең каүме шундый гөнаһка баткач, ул өммәтен һәлакәттән йолып калырга тырышып карый, әмма каүмдәшләре аның сүзенә колак салмыйлар Шуннан соң Аллаһу гөнакярларның барчасын һәлак итә. Бу хакта “Әгърәф" сүрәсенең 80 нче аятендә сөйләнә.
Лут каүменең эшен кылучыны да, кылдыручыны да үтерегез, "-дигән ривайәт бар (Әбү Даудтан килеп ирешкән)
МАГАЗИН г — Сәүдә йорты, кибет; амбар, келәт. Бу сүзнең башка мәгънәләре дә бар (магазинлы мылтык, физикада - каршылыклар магазины һ.б.) "Магазин" сүзе гарәп теленнән ( "махәзнн" "мәхзән ", "мәгазә") француз һәм немец телләре аша рус теленә кереп үзләшкән (XVIII гасыр башы) һәм хәзерге формасында татар теленә рус теленнән алынган Халык телендәге мөгәҗи, мөгәжин формасындагы әйтелешләр дә шуны раслый, чөнки рус телендә дә бу сүз башта магазенн. магазея. магазен рәвешендә йөргән. Электә Саратов өлкәсенең камышлы сөйләшендә “магази-авыл халкы тарафыннан гомуми фондка салынган игенне саклау урыны, келәт”. / / Олы Шырланга
Лаваны Башы журналыбызның 2004 елның 1нче санында
чыга юрган күпер җимерелгән, мөгәҗи келәтенең түбәсеннән су үтә. каравъи әенен миче җимерелгән М Гали
Тагын кара МӘГАЗӘ.
МАКСУРА г Шәһәрнең үзәк мәчетендә михраб һәм мөнбәр белән янәшәдә бизәкле агач рәшәткә белән әйләндереп алынган урын Хакимият башлыклары очен билгеләнгән булган.
МАЛ САМИТг ‘Саңгырау мал", "телсез" мал, җансыз мал. алтын-көмеш
МАЛАЙ Хәзерге татар телендә ир бала. угыл, олан Татар теленең кайбер сөйләшләрендә (Тау ягы, мордва-каратай. Алабуга керәшеннәре) ир бала булса да. кыз бала булса да малай диләр (ир малай, кыз малай) Ләкин татар кызлары (хәтта хатыннары да) еш кына бер-берсенә "малай, матакаем "дим мөрәҗәгать итәләр (ахирәтем. кәбәм дигән кебек)
“Малай сүзе төрки сүз түгел, ул татарга рус теленнән кергән Вл Даль сүзлегендә "Малый парень, молодец, молодой человек; елуга. приелужннк ~ Р Әхмәтъянов “малай" сүзенең (“лакей мәгънәсендә) үзбәк теленә рус сәүдәгәрләре теленнән кергәнлеген искәртә (мәс . үзбәктә “империализм малайлары" лакей империализм» ә бездә монда "ялчылары" сүзе урынлы) Электә сүзнең бу мәгън.ке татарда да актив булган М Горькийиын "В людях" повесте татар теленә “Малайлыкта" дип тәрҗемә ителгән “Малай-шалай" дигән җыйма сүзнең дә икенче өлеше русча "ш ал ава" шалопаи кебек сүзләргә барып тоташа. Телебездә саф төрки сүзләр булуга да карамастан, рус сүзенең шушылай актив кулланылуын, тәмам үзләшеп бетүен ничек аңлатырга? Казан ханлыгы җимерелеп, безнең төбәккә күпләп руслар күчеп утыра башлагач, күрәмсең, җиңүче милләт вәкилләре җирле халык вәкилләренә кимсетебрәк "Малый!" днп кенә дәшкәннәр булса ки|>әк Тел даирәсендә дә көч җиңеп чыккан
“Малай" сүленең тарнхы Минзәлә Сарман яклары сөйләшендә әле дә очрый торган “елушый" сүзен искә төшерә “Тыңла, ишет" мәгънәсендәге бу рус сүзен до (“елушай!") безнең халык үзе белән югарылан торып сөйләшкән злекке рус түрәләре- һәм аларга ияргән гади мужиклар авызыннан ишеткән булыр
МАМӘНӘТ Мамонт Мамонт атамасы рус теленә тунгус яки ненец телендәге туфрак ашаучы, аю мәгънәсендәге “мамонт" сүзеннән алынган днп уйлыйлар Ләкин иске татар китапларындагы мамәтмт сүзенең ннчек барлыкка килүе миңа ачык түгел "Идегәй" дастанында мамонт теше мәгънәсендә киртеш сүзе очрый, ягъни кир мамонт Тагын кара: КИР.
МАНКОРТ. МАҢКОРТ Ьеренче тапкыр кыргыз язучысы Чыңгьм Айтматов кулланган сүз. Туган илен, ата-бабаларын, газиз анасын оныгкан һәм дошманнарның телсез колына әверелгән бичара мәгънәсендә Африканнарлагы ышану буенча каһнн тарафыннан җаныннан мәхрүм ителгән һәм аның колына әйләнгән зомбн төшенчәсенә до туры килә Манкорт ясау өчен әсирләрнең башын чи каеш белән коршаулап бәйләгәннәр дә богауланган килеш кешене кояшта калдырганнар Каеш кипкән саен баш чүмечен һәм баш миен кыса барган һәм шушындый газаплы операциядән соң кеше үзенең хәтерен җуя торган булган. Баш чүмеченә металл коршау кигезеп, шөреп ярдәмендә кысу алымын СССР да Сталин чорында сәяси гаепләнүчеләрне газаплау өчен дә кулланганнар Хәер. Сталин үзе дә миһырбанлы җаннан мәхрүм ителгән «омби булган дигән фикер бар
Америка һиндусларында (индеецларда, индианнарда) дошманның муенын чи каеш белән кысып бәйләп, кояшта калдыру җәзасы да булган
Хәзерге вакытта манкорт төшенчәсен үз ихтыяры белән дошманга сатылган банда мәгънәсендә еш кулланалар, ләкин моның өчен звенк телендәге тирән мәгънәле "лючеткан” (“бәләкәй урыс", ягъни урыска тагылып,
МАНТЫЙКг - 1.Нотык. 2.Гыйльмүлмантыйк—логика гыйлеме, фәне; схоластика. Гомумән, хәзерге вакытта мантыйк сүзен логика мәгънәсендә куллануны популяр әдәбият белән чикләү тиеш, чөнки логика фәне терминнарының бүгенге тирәнлеген һәм нечкәлеген әлеге гарәби алынма сүз белән колачлап бетерү мөмкин булмаячак. Мантыйк ноктам нәзарыннан— мантыйк күзлегеннән, логика күзлегеннән.
Элекке мәдрәсәләрдә мантыйк дәреслегенең беренче кисәге “Исагуҗи ' дип, икенче кисәге "Сөлләм " дип. дәреслеккә өстәмә аңлатмалар китабы "Шәмсия " дип аталган
МАНАРА г — Ут (яктылык) кабызыла торган урын, маяк мәгънәсендәге мәнара т ун сүзеннән. Нуреүзе дә шул тамырдан. Чаг Бөрҗүн. Калә. Маш Иске чыганакларда "манара" мәгънәсендә "илекмән" сүзе дә очрый
Манара —мәчет өстендәге яки мәчет янындагы биек корылма, аннан торып мөэааин азан әйтә Багдад янындагы Самаррада IX гасыр урталарында махсус төзелгән манара иң беренчеләрдән санала Ул 52 м биеклектәге кисек конустан гыйбарәт. Манара тирәли 1,5 м киңлектәге спираль пандус уза. XIII гасырга кадәр мәчетләрнең бер генә манарасы булган һәм ул. кагыйдә буларак, мәчет бинасыннан аерым торган (дүрт манаралы Мәккә мәчете бу исәпкә керми) Баштарак манараларның стандарт үрнәкләре, өлгеләре дә булмаган әле. Соңра берничә манаралы һәм гөмбәзле мәчетләр төзелә башлый. Шунысын да әйтергә кирәк, беренче чорларда манаралар мәчет өстендә генә түгел, төрбә-мавзолейлар. ханәкалар (дәрвишханәләр). мәдрәсәләр өстендә дә калкып торганнар Күккә омтылышлы биек һәм нәзек манаралар Кече Азиядә Госманнар чорында корылган Борынгы Болгар шәһәрендә җәмигь мәчетнең дүрт манаралы, ә Казан ханлыгы чорында Казандагы Кол Шәриф мәчетенең сигез манаралы булуы турында мәгълүматлар бар. Истанбулдагы Әхмәд солтан мәчетен алты манаралы итеп төзегәннәр һәм хәтта шуның аркасында Истанбул белән Мәккә арасында низаг чыга язган дип сөйлиләр. Чыннан да. Мәккәдәге Изге мәчетнең биш кенә манарасы булганда Истанбулдагы яңа мәчетнең алты манаралы булуы бернинди канунга да сыймаган. Ахырда Әхмәд солтан бирелергә мәҗбүр булган: дөрес, ул яңа мәчетнең артык ике манарасын җимертмәгән, бәлки үз хисабына Мәккә мәчетенә өстәмә рәвештә ике манара төзеткән.
Берничә манара булу, әлбәттә, азан әйтү өчен уңайлы түгел, алар мәгълүм дәрәҗәдә бср-берсенә комачаулыйлар, аның каравы монда Ислам хакимлек иткәнлеген әллә кайлардан күрсәтеп торалар Шул ук вакытта ян-яктагы манаралар диварларга терәк (контрфорс) булып та хезмәт иткән.
Манараларның формасына килгәндә, Испаниядә һәм Төньяк Африкада аларның аркылы кисеме дүрткел. Төркиядә түгәрәк, ә очы конуссыман, Мисырда түгәрәк һәм дүрткел формалар берләштерелә, һиндстанда исә манара кайчак сигез кырлы булып, очында гөмбәз ясала. Кайчагында мәчет манарасы берничә башлы итеп төзелә. Мәсәлән. Эл-Әзһәр мәчетенең бер манарасы янәшә ике гөмбәзле, тагын бер манарасының башында биш гөмбәз ясалган.
Рус архитектурасындагы чиркәү гөмбәзләрендә шәрык йогынтысы аермачык сизелә. Ләкин шунысын да әигеп китик: XVII гасыр рус руханилары аерым культ храмнарының очлаеп күккә сузылган булуына каршы чыкканнар, чөнки, янәсе, алар татар манараларына охшыйлар.
Манараның очына куелган ай урагы маһичә дип атала. Каһирәдә мәчет манараларына беренче маһичәләр мәмлүкләр чорында (XIII гасыр уртасы-ХУ1 гасыр башы) куелган.
Гадәттә манараның уртасындарак, аның әйләнәсендә азанчы өчен бер яки берничә балкон-галерея эшләнгән була, ул мәэзәнә яки шәрәфә дип атала (бездә керфек сүзе • лган) Кайчагында манараның үзен дә мәэзәнә диләр. Манарада мәэзәнә булмаган очракта мөэззин азанны тәрәзәдән (шәрәфә) әйтә
Электә манара эчендәге баскычны тез, аше ,зе бер сәнгать булып исәпләнгән. Мәсәлән. XVI гасырда төрек архитекторы Синан Стамбулдагы Сөләймания мәчете манарасы эчендә ике баскыч төзегән һәм бу баскычлардай һәркайсы үз маэзәнәсена менүче мөәззиннәр бер-берсен очратмаганнар.
Азан әйтүдән тыш. манара күзәтү өчен да хезмәт иткән. Бохарадагы Кәлян
манарасыннан үлемгә хөкем ителгәннәрне ыргыта торган булганнар (икенче төрле % л "Үлем манарасы дип тә аталган)
Хәзерге вакытта Мароккодагы Касабланкада Олуг Хәсән II мәчетенен манарасы дөньяда ин биек манара булып исәпләнә анын биеклеге 200 метр, ә мәчетнен гыйбадәт залы 25 000 кешене сыйдыра
Мөселман илләрендә булып кайткан көнбатыш сәяхәтчеләре күккә омтылышлы мәчет манараларын еш кына "күккә яза торган очлы каләмнәр" һәм менә менә очып китәргә торган космик ракеталар белән чагыштыралар
'/ I 1Лг) ( М 1. С [») | Онб«-р п-)|м I в | матдә Гаяз Исхакый искәргәнчә,
электә шәкертләр өйдән килгән күчтәнәчне маддә дип йөрткәннәр 2 Әйбернең төбе, маясы, материалы 3 “Гарәпчә татарча-русча алынмалар сүзлеге' ндә бу сүзнең фәлсәфи мәгънәсе - материя (кеше аңыннан бәйсез рәвештә яши һәм анын аңында чагыла торган объектив чынбарлык) дип бирелсә дә, бүгенге физикада һәм. гомумән, философиядә материя белән матдәне катгый рәвештә аерырга туры килә, чөнки дөньядагы материя ике халәттә - матдә хәлендә һәм кыр, дулкын халәтендә булырга мөмкин Мәсәлән, яктылык - материаль нәрсә, ләкин ул матдә түгел. Шулай да иске чыганакларда бу сүз материя мәгънәсендә кулланылгалмй мәсәлән. Ф Әмирханда "гали матдәләр югары
материяләр 4 Аерым бүлек, пункт, параграф статья Хәзерге вакытта сүзнең бу мәгънәсе язылыш ягыннан да аерылып, маддв рәвешендә кулланыла
МАХМАЛ, МӘХМӘЛ/ Киң мәгънәсендә дөягә урнаштырылган паланкин, яп.ни өсте ябулы тәхет, анда бай сәфәрчеләр, гадәттә хатын кызлар утырган 1266 елдан алын 1652 елга кадәр кайбер мөселман илләренең идарәчеләре- үз илләренең хаҗга баручы төп кәрваннары белән Мәккәгә зиннәтле мәхмәл җибәрә торган булганнар Зиннәтле буш мәхмәл изге урыннарга Мәккә белән Мәдинәгә сәяси химаячелекнең символы булып исәпләнгән. Мәхмәл махсус дөягә яки наижга урнаштырылган һәм кәрванның үзәге булган Мәккәгә килгәч, башта аны шәһәрмен күренекле җиренә куйганнар, аннары Гарәфәт тавы янына китергәннәр Мөхмалне хаҗилар кәрваны белән алын кайту ү ю бер бәйрәмгә әверелгән
//Мәхмәл шәриф
МАҺИЧӘ / Мәчет манарасындагы һәм байрак очындагы ай Каһирәдә мәчет манараларына беренче маһичалар мамлүкләр чорында куелган
МӘГЪҖҮН Г. 1 Дар) (үш) гаиинасе герле наркотик матдалц препарат (әфьюн) Ф Әмирханның "Фәтхулла хәзрәт" исемле тәмамланмаган фантастик хикәясендә мәгьҗүн препаратына бирелгән билгеләмә игьтибар1а заек "Мәгъҗүн гатар искеләренең исерер өчен истигъмаль иткәннәре, әфьюн вә башка берничә төрле чүп-чардан тәркип ителгән, адәмнең миенә зарар бирә торган бор нәүгы ~двва“дыр Иске заманнарда Бохари муллалар һәм ишаннар шушы бәдбәхет нәрсә белән гомерләре буенча исереп йөриләр иде 2 Измә, паста (теш пастасы, томат пастасы һ 6 )
МӘГЪРӘКӘI - Сугыш урыны (гареп телендәге төп мәгънәсе): халык җыены хозур урыны, сабантуй Бу сүз татар теленә мәрак» рәвешендә (“күңел ачу мәпәмссмдә) кергән Охшаш сүз чуаш. мари, удмурт телләрендә дә бар Кайбер этимологлар рус телендәге “скоморох” сүзен дә гарәпче сахнр-мәрәкв (сихерче маэмче) сүзеннән чыгаралар Мәгърәкә кичәсе күнсл ачу (хозур) кичәсе Электә мәдрәсәләрдә атнакич үткәрелгән уен кичәсе Уеннарда шәкертләрдән җырчылар, курайчылар, кубыз уйнаучылар, биючеләр, мәзәкчеләр катнашкан Уеннар тәмам б\ згач өлкән шәкерт з *р ү.злоре акча салышып алган клиндер, вареньелар белән чәй эчеп сыйланганнар Кичәдә мулла, мөдәррис, хәлфәләр катнашмаган, ләкин нәшвргый уеннарга юл куелмаган (Исмәгыйль Рәми буенча) Гаяз Исхакыйнын шулай \к Казан м <лр.м .• шрендә күргәннәренә таянып язылган "Мулла бабай романында мондый хоз\р кич», "калнания" (компания) дип аталган, бу “калпан ия "ларда хәлфәләр до катнашкан, читтән скрнпкөчс да чакырганнар.
11. .к У .
МӘГЪРИБ г -1.Кояш бата торган урын яки вакыт “Әр-Рәхман" сүрәсенең 17 нче аятеннән күренгәнчә, “Аллаһ ике мәшрикънең һәм ике мәгьрибнең раббысыдыр" “Дәрәҗә" сүрәсендә дә мәшрикъләр һәм мәгьрибләр төшенчәсе бар (70:40). Моны җәйге кояш торгынлыгы һәм кышкы кояш торгынлыгы көннәрендә кояшның чыгу һәм бату нокталары дип аңларга була. Ягъни Рәсүлулла заманнарында ук гарәпләргә иң озын һәм иң кыска көннәрдә кояшның күктәге хәрәкәте ачык билгеле булган. Бу факт турында шул ук “әр-Рәхман" сүрәсендә "Кояш вә ай үзләренең юлларында бер билгеле үлчәү белән йөрүчеләрдер",—диелгән (55:5; Ногмани тәфсире буенча) 2.Гадәттә көнбатыш Африканың төньяк-көнбатыш өлешен (Алжир, Түнне, Марокконы, ягъни Гарәбстан ярымутравыннан көнбатыштагы кара тәнле кешеләр илен) мәгьриб дип йөрткәннәр. Кыскасы, төптә мәгьриб сүзе мөселман көнбатышы мәгънәсенә генә ия, ләкин хәзер аны киңрәк мәгънәдә куллану күзәтелә.
Мәгьриб әл-шәмс- кояш байый торган җир.
Мәгьрнб-нен күплек саны шәкеле-мәгарнб.
МӘГЪФИРӘТ ДИҢГЕЗЕ Коръәннән соңгы хикәяләргә караганда, Хак Тәгалә хикмәте белән пәйда булган нур икегә бүленеп, оҗмахта шуның бер кисәгеннән Магъфирәт диңгезе”, икенчесеннән "Рәхмәт диңгезе" барлыкка килгән. Фәрит Яхин, Ә Бижанның "Әнварел-гашыйкин” хезмәтенә таянып, бу диңгезнең исемен "Ярлыкау яки Шәфкать диңгезе" дип дөрес аңлата (ләкин "Иман” китабында (1993) да, "Пәйгамбәрләр Фәрештәләр Ахирәт" китабында (1999) да диңгезнең исеме дөрес язылмаган, “Мәгърифәт" диңгезе дип бирелгән һәм мәгънә буталган).
МӘҖД г — Дан. абруй Гакылны рамлап эштән чыгаручы, дин белән уннан болын бетерүче, гыйлем белән сугышып, аны харап итүче, мәҗд белән тартышып, аны вәйран итүче, аның урынына тәмҗндне куючы — һәммәсе четибдад. Г.Бубый.
Мәҗднең берничә төре бар:
1 Мәжде кирам— малны мәкатиб вә мәдарис юлына вә гомумән нәфге гамга сарыф итү белән буладыр.
2 Мәжде фазыйләт— гыйлемне җәмгыяте инсания файдасына сарыф белән буладыр
Ъ.Мәҗде әлмәбналә-хаклыкка ярдәм вә гадәләтне саклау юлында нәфесен мәшәкать
ВӘ куркынычларга гарыз белән буладыр Мәҗднең иң югары дәрәҗәсе шушы (Г.Бубый буенча).
МӘҖҮСИ г 1.Потка, төрле сыннарга, утка һ 6 га табынучы. Бу сүз Европа һәм рус телләренә “маг" рәвешендә кереп үзләшкән "Мәҗүс" сүзе Коръәндә бер тапкыр "маглар" мәгънәсендә очрый һәм утка табынучыларны белдерә 2 Яңа дәвергә кадәр II I меңъеллыклар чигендә Заратуштра (Зороастра пәйгамбәр) нигез салган борынгы эардошт дине тарафдары-борынгы фарсы магу сүзеннән.
МӘЙСИРг —Уклар белән отышлы (комарлы) уен, жирәбә салу. Гарәпләр арасында киң таратган юрау, бу вакытта очсыз һәм койрыксыз уклар кулланганнар (гадәттә ачлык вакытларында уйнаганнар) Уктагы тамга туралган дөя түшкәсенең теге яки бу кисәген күрсәткән Мәҗүси потханәләрдә эшләүче махсус каһиннәр түләү хакына шундый тамгалы укларны тартып чыгара торган булганнар Отыш фәкыйрьләр файдасына китә торган булганга, мәйсир күркәм эш булып та саналган. Ләкин уйнаучылар, мавыгып китеп, бөтен малларын оттырып бетергәнгә күрә, бу эш Коръән- Кәримдә хәрәм кылынган (“Майдә” сүрәсе. 5: 90,91)
Русча чыганакларда: маленр, маненр
МӘКНА7/1С/М—Магнетизм Бу сүз татар теленде "бер-береке тартылу" мәгънәсендә еш кулланылган. . Куан нвкитяеня гыйшкня- гыйшыкның магнит кече
МӘКРУЬЛӘР гг -"Кечлап чукындырылып та янса расми документларда ч\ (Сындырылган дин теркәлгән, амма үа диннәренә
турындагы тарихи документаль җыентыктан Аннары Гаяз Исхакыйнын "Зөләйха" исемле пьсасы башта 'Мәкруһ яхуд Зөләйха" дип аталганлыгы мәгълүм) Мәкруһләрнен хәле гадәттән тыш мөшкел булган 1863 елда Чистайга патша варисы Александр III килгәч. Тубылгы атавы карьясендә яшәүче мәкруһләрнен варис хәзрәтләренә язган шикаятендә мондый сүзләр бар: "Без һичбер вакытта нәсарн динендә булганыбыз юк Бала вакытыбыздан бирле дине Исламда торабыз, безнен бабаларыбыздан кем вә кай вакытта отпавший дип санала башлагандыр, безгә мәгълүм түгел Безнең бу эшләребез, һич өзелмәенчә. бик күптән бирле тартылып килә, без һич гаепсез җәзаланабыз, мондагы начальникларыбызны төрлечә кысалар, читкә хезмәткә барырга безгә язу (билет) бирмиләр ” Хакимиятләр мәкруһләрнен мөселманча никахын танымаганнар, хәтта балаларына аналарының исеме буенча Фатынмин Таншнн кебек фамилияләр такканнар Күренекле татар шагыйре Хәсән Туфан, мәсәлән, инде XX гасыр башында, әнисе исеме буенча. "Гульзизин" фамилиясендә йөрергә мәҗбүр булган
//"Казан мөхбире"нен 72 нче номерыннан Чистай өязен лә Тубылгы атавы карьясенең мәкруһләренә мөселман булып нслам дәфтәрләренә язылырга рөхсәт бирелгәне мәгълүм булды Г.Әхмәрев. (1906 ел турында сүз бара)
Таг ын кара СОЛЫЛЫ БОР.АЙЛАР.
МӘМЛҮК г Милскләнгән. берәүнең милке булган кеше мәгънәсендә Габде һәм голямсүзләренең синонимы, ягъни кол. Баштарак, тумыштан кол булганнардан аерып, сатып алынган колларны шулай атаганнар Коръәндә бу төшенчә бер урында габде мәмлүк рәвешендә очрый (16:75/77). Гадәттә сугышчы колларны мәмлүк дип йөрткәннәр, алар гаскәри хезмәттә зур дәрәҗәләргә дә ирешкәннәр, кайчагында хатта дәүләт хакимиятен яулап алганнар (Мисырда 1250 елда Айбек солтан) 1250-1517 еллар арасында мамлүкләр Мисыр һәм Сүрия дәүләтләре белән идарә итәләр. Мамлүкләр династиясеннән солтан Заһир Сәйфетдин Татар (1421) игътибарны җәлеп итә Күбесенчә мамлүкләр төркиләрдән һәм чиркәсләрдән булган Алар гадэти төрки телдә сөйләшкәннәр. Мисырны французлар яулап алганнан соң. мәмлүк гвардиясе Наполсон I гаскәренә дә кертелә һәм 1812 елда Россия белән сугышта катнаша Ә Мисырның үзендә мамлүкләр Мисыр пашасы Мөхәммәд Али тарафыннан 1811 елда кырып бетерелгәннәр
МӘНҖЭНИКЪ / Дошман кальгаларына зур таш ату коралы, катапульта Бу коралны Пәйгамбәр гаскәре дә кулланган Болгар йортының төп шәһәрләреннән Биләр хәрабәләрен казыганда археологлар шушындый таш ату коралы детальләрен тапканнар Чыңгыз хан гаскәрендә дә мәнҗәникълар кулланылган "Элекке төрки гаскәрләрдә авыр чана сыман станлы мәнҗәникъларны еш кына җирдән сөйрәтеп күчереп йөрткәннәр". “Сугышлартәмамлангач, мәнҗәникъларны түнкәреп, калак урынына төрән куеп, сабанга "әйләндергәннәр" (Р Әхмәтьянов ) Ихтимал, “сабан сүзе башта "катапульта”ны белдергәндер (төрек телендә салган сүэснен катапульта, мәнжәннкъ праща, балалар рогаткасы" мәгънәләре дә бар ) Хәер, татар телендә дә Йөз каргага бер сабан ташы" дигән мәкальдә таш ата торган "сабан мәнжәннкъ күздә тотыла (Нәкый Исәнбәт “Сабан ташы рогатка* дип искәртеп китә) Кыскасы Кылычтан сабан ясыйк" (“Перекуем мечн на орала”) дигән сүзләр тарихи чынбарлыкны чагылдыралар икән.
Дәвамы киләсе саннарда