Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСКЕ ЙОРТ АКСАКАЛЫ


Питрәч якларында авыллар бихисап, тик аларнын күбесе Татарстан карталарына кертелмәгән: данлыклы шәхесләре дә байтак, тик аларнын исемнәре тиешенчә макталмаган гына
Сафа Сабиров үзенен беренче китабы чыкканнан сон ("Яшь диңгезчеләр'' Татгосиздат. 1949) тагын илле еллык иҗади гомер кичерде. Ике дистә китап авторы, заманында нәшриятның баш мөхәррире булып эшләп танылган агайнын: “Мин язучы!"—дип, күкрәк каккан мәлләрен хәтерләмим. Шулай. Питрәч кешесе йә менә шундый чамасыз тыйнак була, йә алар үтләтерлек мактанчык.
Алтмышынчы еллар уртасында, районның “Алга" газетасы каршындагы әдәби берләшмә утырышларында еш күрә идем мин аны. Калку гәүдәле, киң җилкәле, салмак адымлы, тыныч йөзле якташыбыз безгә—Питрәч төбәгенең яшь шагыйрьләренә кинәш биргәндә сүзләрен тәмләп кенә, тавышын көйләп, иреннәрен кысып, хәрсф-аваэларын кечерәйтеп кенә сөйләр. Еш елмайганын беләм. кычкырып көлгәнен хәтерләмим. Тыйнаклык бик килешә иде аңа. Сафа Сабиров үзе генә йөрми. Рәшит Гәрәй. Абдулла Сәләхетдинов. Хәсән Сарьян кебек танылган язучыларны ла алып кайта. Алар безнен өйрәнчек шигырьләребезне, хикәяләребезне укып тикшерәләр, яшь авторлар өчен искиткеч тансык булган файдалы киңәшләрен бирәләр. Ул вакытларда үзенен яше, активлыгы һәм тырышлыгы белән яшь шагыйрь Павел Апушев шактый алга киткән иле. Әдәби берләшмәгә йөрүчеләр арасыннан ин беренче булып, ул шигырь китабы чыгарып өлгерде (“Сукмагым" ТКН 1971 ел) Китапка кереш сүзне Сафа Сабиров үзе язган иде. Бер җөмләсе әле дә хәтердә калган: "Павел Апушев шигърияткә үз сукмагы белән килеп керде. " Еллар үткәч, һәр сукмак үз вакыты белән олы юлга килеп кушылыр. Безне өлкәннәр сүзен хөрмәт итәргә өйрәттеләр...
Питрәчгәгс әдәби берләшмәнең исеме “Мишә дулкыннары" иде. Бәлки бу исемне нәкъ менә Сафа Сабиров кушкандыр да әле. Туган авылы Иске Йорт. Ил каргаларында күрсәтелмәсә дә, борынгыдан Мишә буенда. Тагылмалы трамвайга сыеп бетәрдәй халкы булган Иске Йорт өчен калын урманнарга төренгән, тугайлары- болыннары белән сипләнгән, тургай-былбыллар аһәңе белән өретелгән Мишә елгасы, табигать тарафыннан бирелгән, әйтеп бетергесез олы бүләк. Һәм Мишә буенда туып үскән ятим баланын, диңгезгә сусап, диңгезче булырга хыяллануы бик тә табигый хәл.
Сафа Сабиров Казан елга техникумына урау юллар аша килә. Балалар йортында тәрбияләнеп, тимер юлчылар ФЗӨ мәктәбендә укый, паровозчы-слесарь һөнәре ала. ләкин бу һөнәр буенча эшләми, туган якка кайтып, Тау Иле авылына укытучы
булып урнаша.
1938 елда, елга техникумын тәмамлап, буксир пароходында капитан ярдәмчесе булып эшли башлагач, аны армиягә алалар. Ул сигез ел буе (1938-46) Ерак Көнчыгышта Хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Кыскасы, Мишә-йортган килгән егет. Идел-йортны кичеп, аннан диңгез-океаннарны гизеп, иҗат каләмен хәрби хезмәттә чыныктыра, сугышчан газеталар белән языша, әдәби түгәрәкләрдә катнаша. Елгачылар, хезмәттәшләр арасында татар егетләре бик күп була. Владивосток тирәсендәге бер авиачастьта Сафа Сабиров очучы өлкән лейтенант Салих Батгал белән таныша Ял көннәрендә ул үзенең коры паегын кыстырып кунакка килә, Дингезче якташына шигырьләрен укый Шунысы кызык. Сафа Сабировнын беренче хикәяләрен Казанга—Фатих Хөсни исеменә юллаучы кеше дә Салих Батгал Ул вакытта Фатих Хөсни "Совет әдәбияты" (Хәзерге “Казан утлары") журналында эшли Шулай итеп, Сафа Сабировнын ин беренче хикәяләре, 1945 елда, “Совет әдәбиятьГнда басылып чыга. Ул сайлаган һөнәрен шултиклем ярата ки, алга таба
да гел диңгезчеләр язмышын, елга стихиясе һәм кеше батырлыгын үзенә төп тема итеп куя Дөнья күргән китапларының исемнәре дә дулкынлы-акчарлаклы: “Яшь диңгезчеләр (1945). Дүрт елга буйлап' (1951). “Су өстендә акчарлак" (1966).
Идел йолдызлыгы (1996) һәм башка жыентыкларынын исемнәрен санап чыксаң, язучының татар әдәбиятындагы үз сукмагын, диңгезчеләр теле белән әйткәндә фарватерын күреп сөенәсен
Очрашкач, хәл-әхвәлен сорашсан. ул үзеннән-үзе фикер агышын бөтенләй икенче юнәлешкә борып. Новиков-Прибой әсәрләрен мактарга керешә. Айвазовский картиналарындагы давылларны көчәйтә башлый, теле белән атап әйтмәсә дә сизәбез—күңеле белән гел алар янәшәсенә баса, хикәяче-чаринист буларак игътибарны жәлеп игәргә тели иде
Чордашлары ана. шаяртып кына. “Мистер Сафа” дип энләшкәлиләр. Мин монын серен сонрак анналым.
Балачакта без мажаралы китапларны китапханәгә чиратка язылып укый тор- ган идек Авторының кем икәненә игътибар итеп тору юк. әсәр кулдан-кулга китап исеме белән генә йөри. “Салават Юлаев “Хәнжәр Бакыр кош". "Плутон иле" “Ундүрт яшьлек капитан" кебек тышлары таушалган китапларның авторларын без
сонрак кына белдек Күз алды- на китерегез Җитмешенче ел лар уртасы Илнен икмәккә кинәнгән, ябагаларнын киенгән чагы, табигать сау-таза. мәр- хәмәтле Җәйге челләләрдә ягымлы дулкын булып яшенле яңгыр үтеп китә Юеш авыл кибә тора, ә без. теге дулкынны тук- татып калырга теләгәндәй, урам- га йөгереп чыгабыз, горләнекл әрне буалап су коенабыз. Инеш тә янгыр ташуы тынгач, субай кага торган сәкеләрне сал игеп “Су сугышы" оештырабыз, пи- ратлар булабыз. “дошман кораб- ларын" батырабыз. Китапларда укыган мажараларны сәхнә- ләштерү бу үзебезчә. Күрәсең.
Җюль Бернны г ына укымаган- быздыр Бер хикәядә сугыш чоры тасвирлана Хәвефле за- ман дип тик ятмыйлар—балык- чы ятьмә белән дингезне иләп көн күрүен дәвам итә Безнеке ләрнен хәрби корабы узып бар- ганда. кинәт, дошман су аегы көймәсе торпеда жибәрә. Аны балыкчылар шундук күреп ала Араларында Таучетдин атлы га
гар егете бар. ул тыныч лингеэ өстендә “Шахта коен жырлап йөрүче балыкчы буларак хәтердә калган. Менә шул Таухетдинне “Мистер Та\\ дип (тора бара
Уңмам <дмм А афа СаЯироя. Аю Гый.1лҗ /‘ими»п .(/әзлем.адиее 19Н5 ел. .чай
ш.
Сафа Сабиров хикәяче Сиксән яшьлегенә багышлап нәшер ителгән “Идел йолдызлыгы" (ТКН. 1996) китабының кыскача аннотациясендә “повестьлар һәм хикәяләр" дип куелса да тәкъдим ителгән күләмле әсәрләре элеккеге елларда басылган хикәя-очеркларнын бәйләме рәвешендә генә бара. Ә чын-чынлап повесть жанрына тотынуы “Алтын балдаклы абыстай" өчен генә булгандыр. Повесть. Сафа Сабиров үзе исән чагында ук. “Казан утларьГнда басылып өлгерде (2001 ел. №10). Басылуын тиз басылды. Әмма язылу тарихы шактый озын Автор. 1938 елның көзендә. Хәрби диңгез флотында хезмәт итүенең беренче көннәрендә үк. Владивосток порты эшчесе Шакир исемле бер агай һәм аның хатыны Фәгыйлә белән таныша. Фәгыйлә иренә караганда зыялырак. әдәбият белән кызыксына, китаплар сатып ала. Тукайның күп шигырьләрен яттан белә Кайчандыр ул Тукай белән якыннан таныш булган. 1912 елнын жәендә. Троицк шәһәреннән ерак түгел казакъ даласына кымыз белән дәваланырга килгән авыру шагыйрьгә ике ай ярым буе аш-су пешереп торган, керләрен юган, еш кына серле әңгәмә корган...
Салих Баттал белән киңәшеп, Тукайга бәйле хатирәләрне Казанга—Язучылар союзына җибәргәч. Сафа Сабиров кырыс жавап ала. Бактың исә, Тукайның рәсми расланган, дәреслекләргә басылган тулы биографиясе билгеле икән, кая барганы, кайда күпме торганы, кемнәр белән аралашканы, ниләр сөйләшкәне—барысы да билгеле, анда Фәгыйлә язмышына, гомумән Тукайның Троицк шәһәре тирәсендәге казакъ даласында кымыз илә дәвалануына урын калмаган икән
Бу факт белән. “Тукай" романының икенче томын язып яткан чагында. Әхмәт Фәйзи дә кызыксына. Ул. Сафа Сабировка ияреп. Владивосток каласына ижади сәфәргә җыена. Ләкин Ә. Фәйзинең кинәт авырып гүргә иңүе аркасында әлеге хыял хыялда килеш кенә кала.
Холкы-фигыле белән бәхәс-әрләшүләрне өнәми торган Сафа Сабиров “Алтын балдаклы абыстай"ны алтмыш ел буе күнелендә йөртә һәм Тукайчы оппонентларның рәте тәмам сирәгәйгәч кенә, ниһаять, повестьны “Казан утларьГна китерергә җөрьәт итә. Әлбәттә. Сафа Сабиров әлеге повестьны документаль әсәр рәвешендә тәкъдим итә. Ләкин, повесть әдәби эшләнеше ягыннан болай да камил. Фәгыйлә язмышы—гражданнар сугышын кичкән яна дәүләт кешесе очен типик язмыш буларак калку сурәтләнгән.
Бөек Ватан сугышыннан соң Сафа Сабиров гел Казанда яшәде. Диңгезченең шәһәргә күчүен коры ярга ташланган дельфин итеп күз алдына китерсәк тә. язучы иҗаттан аерылмады, сиксән сигез яшенәчә гел актив тормышта иде. Язучылар берлегенең XIV Корылтаен (2002 ел. май ае) ул ачып җибәрде Исән язучыларның иң өлкәне, фронтовик, гуманист һәм гап-гади Кеше буларак