Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИР УЛЫ


Бөтен гомерләрен, хезмәтләрен, иҗатларын авылга
багышлаган, язар өчен җирлекне, рухи байлыкны да шул
мохиттән. яшәештән алып иҗат иткән шәхесләребез бар
безнен. Шушы айда үзенсн олуг юбилеен билгеләп үтүче
Фәйзи ага Галиев әнә шундый олпат затларыбызнын
берсе
Фәйзи Галиевнен тормышы да. иҗаты да туган җирдән,
авыл кешеләреннән аерылгысыз. Бар тырышлыгын
оештыру эшенә—колхоз белән җитәкчелек итүгә
багышлаган Ф Галиевнен әсәрләрендәге геройлары да үз
авылынын фидакарь затлары, җир кешеләре.
1925 елнын 14 июлендә Әтнә районы Түбән Шашы
авылында туган егетнен дә язмышына Боек Ватан сугышы җилләре
кагылмыйча
калмый. 1942 елда армия сафларына алынып, командирлар әзерләү мәктәбен
тәмамларга да өлгермичә сугышка озатыла. 1944 елда яраланып туган
авылына
кайта. Кайтуына озак та үтми, аны шушы ук авылга колхоз рәисе итеп сайлап
куялар. 1993 елга кадәр 49 ел буена рәислек дилбегәсен кулыннан төшерми
Әйе. күнел салып, намус белән башкарган хезмәтнен даны да. дәрәҗәсе дә.
хөрмәте дә зур. Ф. Галиев эш дәверендә. СССРнын һәм Татарстанның Югары
Советлары депутаты итеп сайлана. Ленин ордены, ике мәртәбә Хезмәт Кызыл
байрагы орденнары. Ватан сугышында катнашкан очен икенче дәрәҗәдәге
Ватан
сугышы ордены белән бүләкләнә. Татарстан республикасынын атказанган
агрономы һәм РСФСРнын атказанган авыл хуҗалыгы эшчесе дигән мактаулы
исемнәргә лаек була.
“Фронтта—солдат, ә авылда генерал булдым",—дип әйтергә ярата Фәйзи
ага. Ә генералның киләчәк буыннарга әйтеп, язып калдырасы сүзләре аз
булырмы'.’! "Булгач булгач булсын инде", дипме. Ходай ана каләм сәләтен дә
өстәп биргән Анын тарафыннан татар халкынын гореф-гадәтләрен, тырыш
хезмәт белән кон күргән яшәеш рәвешләрен чагылдырган, игенчегә, авыл
халкына багышланган "Икмәк язмышы". Авылым гадәтләре” исемле
китаплары дөнья күрә. 1992 елнын 15 апрелендә ул Татарстан Язучылар
берлегенә әгъза итеп кабул ителә. Күпне күргән ветеран бүгенге көнлә дә исән-
сау. ил-көн өчен борчылып яши, ижат итә
Редакция коллективы юбилярны олуг бәйрәме белән чын күңелдән
котлый,
иҗат уңышлары телн.