Логотип Казан Утлары
Роман

ИМАНЫҢНАН БЕР ЯЗСАҢ...


III БҮЛЕК
Татар банкы, махсус вәкаләтле полковник. Алма-Ата фалчысы. Ялдан әкәнең яшерен коче. балык промышленносте министрына парчалы халат. Югары судтагы үтерүче. Шурик. Җираф. И лее. Кәрлә һәм башкалар, реквием һәм Күпер Булатка багышланган аятмәр
Обком секретаре йортындагы мәҗлестән сон бер еллап узгач. Булат Мөэминович дингеэ буенда, Ялтадан ерак түгел “Форос" санаториенда ял итте. Ябык типтагы шифаханә яр буендагы менә дигән бакчада урнашкан, якын гына ил чиге үтә, шунлыктан бер генә чит кеше дә юк. бусы исә ял итүче мөһим адәмнәр өчен бик уңайлы, шунын өстенә, хезмәт күрсәтүчеләр дә өйрәтеп куелган. Кыскасы, партия номенклатурасы яхшылап ял итә белә иде Алар эшләгәндә дә үз ишләре арасында, ял иткәндә дә чит-ятларны араларына кертмиләр
Менә шунда Казакъстан компартиясенең бик югарыда утыручы бер работнигы белән танышты да инде ул Танышу үзе дә бик кызыклы гына килеп чыкты. Ялга килүенен икенче көне генә иде ате, кичке аштан сон розарий янында ялгызы гына басып тора, кайда барырга, бильнрдныигамы. киногамы, әллә башка берәр җиргәме дип баш вата иде, анын янына берәү килде дә саф үзбәк телендә эндәште Мәхмүтов якташым дип белеп сөенеп тә өлгермәде, тегесе үзе белән таныштырып, үзбәк телен каян белүен әйтеп тә салды Чимкенттан икән, ә анда инде берничә йөз еллар дәвамында казакълар белән үзбәкләр ингә-ин яшиләр.
Сөйләшү-аңлашу башланып кына киткән иде әле. яна танышы тик торганда:
—Халыклар дуслыгы нинди боек коч. карагыз ате. әнә ничек гөрләп чәчәк ата ул!—дип әйтеп салмасынмы
Ахыры Башы Л санда
Көтелмәгән бу сүзләрдән Мәхмүтов чак кына кулындагы су шешәсен төшереп җибәрмәде."Мондый бушкуыклар гына җитмәгән иде дип уйлап куйды ул кәттә киенгән бу кеше белән танышуына үкенеп.
Әмма тегесе мәгълүм күләмдә генә тынлык саклап алганнан сон, тагын дәвам итте:
—Әнә карагыз, ике якут ашыкмый гына бильярдныйга кереп бара. Шау- шу яратучы әрмәннәр аксыл костюм кигән озын буйлы адәм янына җыелышкан, грузиннар ерактагы беседкада урын алган. Хәзер, мөгаен, берәрсе шәрап алып килер дә күмәкләшеп озын көйләрен җырларга тотынырлар. Алар компаниясенә эләгеп карыйсы иде бер. Дәрәҗәләрен белүче латышлар галстук такмый гына чыкмый да чыкмый инде, аларнын яраткан шөгыле аллеялар буйлап йөрү. Әрмәннәр белән грузиннарга караганда азрак алар, эстоннар да шул чама, хәзергә алар латышлар белән дә, литвалылар белән дә аралашырга ашыкмый. Бер атналап күзәтәм инде. Ә менә украиннар шулкадәр күп, хәтта алар берничә компания оештырган. Шулай алга таба да дәвам иттереп булыр иде, әмма тукталам, чөнки үзегез дә күреп торасыз. Аларга кушылмаган Шәрекъ, ягъни Урта Азия генә капа. Менә шунлыктан, мин сезгә килеп кушылдым да инде, хәзер без халыкларның бөек дуслыгын тәшкил итәбез.
—Курыкмыйсызмы сон?—диде ул әңгәмәдәшен сынап карарга теләгәндәй, шунын өстенә, андый-мондый провокация булмагае дип шикләнә дә иде.
—Юк, курыкмыйм, милләтара мөнәсәбәтләр минем профессиям. Мин фәннәр докторы, республикада бу өлкәдә абруйлы белгечләрдән саналам.
—Кызык, фәнни хезмәтләрегездә дә шундый фикерләр ярылып ятамы?
—Аллам сакласын, идеология—бер, ә тормыш бөтенләй башка. Без, галимнәр, аны тормыштан читкәрәк алып китү өчен ярыш алып барабыз шикелле.
—Ничек кенә булмасын, уңышка ирешкәнсез бит әнә. Фәннәр докторы
—Әйтмәгез дә инде, уңышлар җитәрлек, инде мин академик, членкорр. — Һәм нишләптер икесе дә көлеп җибәрделәр.
Үткен, усал акылга ия кеше икән, кызганыч, цинизм дигән нәрсә инде җанына кереп оялаган, дип уйлап куйды Мәхмүтов яна танышы турында.
Әмма К исемле танышын ул бүген илдә катлауланган милләтара мөнәсәбәтләргә бәйле рәвештә исенә төшермәде. Хикмәт бөтенләй башкада иде, К Үзәк Комитет аппаратында эшли һәм анда картаеп беткәнче утырырга жыена иде бугай. “Ышанычлы, җайлы, унайлы—саклык кассасындагыга караганда да яхшырак”,-дип шаяртырга ярата иде ул. Аппаратта эшләү елларында К. берничә бүлекне алыштырып өлгергән һәм партия элитасындагы, республика хакимиятенең югары эшелонындагы келәм асты көрәшен кемгә караганда да яхшырак белә иде. Анын акыллы һәм күзәтүчән кеше булуында шик юк. Монысын берничек тә кире кагып булмый. К.нен үз сүзләре белән әйткәндә, ул теманы аркылыга буйга йөреп чыккан кеше.
Табигый ки, сүз ара сүз чыгып, алар үз республикаларындагы хәл-әхвәл, бөтен илгә таныш булган җитәкчеләре, аларнын һәр яклап яшерен көндәшлеге турында да фикер алышмый калмадылар.
Узган елдан бирле үзен четереклерәк хәлдә сизүче Булат Мөэминович сак һәм К.га караганда шикләнүчән кеше буларак, күбрәк тыңлап тора, мыегына чорный һәм сүз дилбегәсен тулысы белән Алма-Ата кешесенә тапшырган иде. Андый-мондый бәхәслерәк сорау килеп чыгуга ук ул акланып куя торган булды:
—Хөрмәтле К., карангы бер районда утырып мин ниләр генә белә алыйм,
ди. Минем төп эшем—сот артымы, савым, центнерлар, чәчү, уру. жылы һәм газ бирү, астагыларнын бетмәс шикаятьләрен тикшерү Зур политика бездән читтәрәк ул.
Казакъстаннан килгән иптәш Мәхмүтовнын шулай итеп сүздән качарга омтылуын анламый калмагандыр, әлбәттә, нишлисен, һәркемнен үз каланчасы, ә ул чакларда әле ачыктан-ачык сөйләшү мөмкин түгел, вакыты җитмәгән иде Хәер, К нын Үзбәкстан турында Мәхмүговка караганда күбрәк белүе дә ихтимал, тумышы белән Чимкенттан, Ташкенттан сәгать ярымлык юлдагы каладан булган иптәш туган якларындагы вәзгыятьне белми калмас
Ләкин, ничек кенә булмасын, К. һәрвакыт диярлек куркыныч темалар тирәсендә бөтерелә, шунын белән хокуклары шактый киселгән райком секретарен сагаерга мәжбүр итә иде. Күрәссн. эчендә ниндидер борчу булгандыр, җанын әрнеткән бер-бер хәл тынгы бирмәгәндер, юкса, үзенен һәлакәтенә таба шул кадәр ашкынмас иде: хәер, заманалар үзгәрсә, анын янадан очышта булу ихтималы да юк түгел түгелсн. Гәп куерту шундый куркынычрак фикерләр тирәсендә чуалды да чуалды
Бервакыт, инде үзе дә хәтерләп бетерми, ниндидер унай белән Булат Мөэминопич болай дип әйтеп ташлаган иде:
—Ә бездә бөтен мәсьәләләрне, бигрәк тә кадрлар мәсьәләсен бары тик Беренче генә хәл итә. Ү зәк Комитет секретарьларын үзе теләгәнчә алыштыра бирә.
К. бераз уйланып торды һәм.
— Бик шәп, димәк, үзе хәл итә.-дип куйды.
Мәхмүтов кабынып китте:
—Анлыи алмыйм, бу бит приншшсызлыкка тартым! Сез азе генә күмәк хәл игү, партия демократиясе ягында идегез, ә хәзер патша заманындагы шикелле бер кешенең ялгыз хакимлеген яклыйсыз. Монын нәрсәсе яхшы?
Анын шулай кабынып китәчәген белгәндәй. К. бердә югалып калмады
—Хикмәт шунда, кадерле дустым -бездә республика белән Беренче түгел, ә анын ярдәмчесе идарә итә. Ботен куркыныч га шунда,—диде — Үзәк Комитет секретарьларын депутатларны йомышчы малайлар урынына йөгертә, чынлыкта авантюрист булган ул бәндәне мин Казакъстаннын Гришкл Распутины дияр идем Комсыз, аумакай кеше, хәтта Беренчегә Мәскәүдән килгән почтаны башга ул ачып карый, мондый хәлдә нинди дәүләт серләре турында сүз булырга мөмкин?!.
—Ничек инде ярдәмче?—ул колагына ышанмады, моны башка берәүгә әйтсән, ышанмас, колкегә күтәрер иде. Әмма К ни сөйләгәнен белә иде
—Әйе шул. ин гади бер ярдәмче! Картинаны тулыландыру өчен шунысын да өстим әле, безнен Беренчегә коточкыч зур йогынтысы булган гагын берәү бар Анысы I АИнын махсус патруль дивизионы башлыгы, ниндидер бер полковник. Аны республика буйлап ботен сәфәрләрендә озатып иори Менә шушы ике кеше, үз нәсел-нәсәпләренә таянып, чынлыкта Казакъстан белән җитәкчелек игәләр дә.
Кайда барсан. шунда бер балык башы икән, дип уйлап куйган иле Мәхмүтов Ләкин Форосны искә төшерүе бүген бөтенләй башка уңайдан иде. Баксан. анда анын язмышы, аның тормыш мәсьәләсе татын бер кат хәл ителгән булган икән бит
Обком секретаре йортыңдагы мәгълүм кичәдән сон тормышы кискен үзгәрде дип әйтеп булмас, үзгәрешләрне хәтта Мняссәрә дә сиземләмәде, шул Халтаев кына ешрак кереп йоргәли башлагандыр да Анысын исә күршелек белән дә анлатып була иде
Хәтта тоткан урыны ныгыды да кебек, обком секретаре рәсми
чыгышларында аның районын үрнәк итеп куя, хужалыкларын олкә “маяклары” дип атый башлады. Ә инде шәхси очрашулар, күрешүләр вакытында, мәҗлесләрдә Мәхмүтовны ачыктан-ачык дустым, үрнәк коммунист ди иде.
"Мин сезнен абруегызны күтәрешергә тиеш”,-ди иде ул һәрчак райком секретарена.
Мәхмүтов шулай ук Халтаевның бәйләнчек опекунлыгын да тоймый, кем белә, бәлки полковник вакыт узганын көткәндер, йә булмаса. аның артында һәм анын исеменнән нәрсәдә булса эшләгәндер, монысы караңгы Шулай да өлкәдә анын райком секретаре белән дуслыгы хакында имеш- мимсшләр ишетелгәли башлаган иде инде. Анын белән җитди бәрелешләр дә булмады шикелле, шулай да полковникның шактый нык басымы астында район җәмәгать туклануын Яздан әкәгә бирергә туры килде. Тагын ярты елдан Яздан әкәнен икенче бер танышы, теге вакытта Сары Таш мәхәлләсе чәйханәсендә бергә пирәшләгән Сәлим Хәсәнович килеп чыкты, аңа раипотребсоюзны җитәкләүне тапшырдылар. Идарә җепләрен кулыннан ычкындырмаса да, көннәр узган саен ул үзен кем кулындагыдыр курчак итеп тоя башлады. Шушы хис яшәргә комачаулый, үзенне ир-ат, чын кеше, коммунист итеп хис итәргә комачаулый, мондый кара минутларда башына тагын үзенә кул салу уе керә, чөнки ул бүтән юл күрми иде.
Кәтүкнең районга бишенче визиты чираттагы күңел төшенкелегенә сәбәп булды. Фороска китәргә бер айлап вакыт калган чак иде.
Районга ул бөтенләй көтмәгәндә, бернинди кисәтүсез килеп төште, ялгызы гына да түгел иде. Башка вакытларда шефынын сәфәре хакында ярдәмчесе алдан ук кисәтеп куя. ашау-эчүнен ничек оештырылырга тиешлеге хакында кинәшләр бирә, мәҗлескә кемнәрне чакырырга, кемнәрнедер исә якын да җибәрмәскә кирәклеген әйтә торган иде. Хәер, ул каһәр суккан көнне обком секретаре янында ярдәмчесе юк иде, кунакларның мондый ашыгычлык белән килеп төшүе сәбәпләре дә сонрак кына аңлашылды.
Алар Аксай ханының “Волга"сында килеп төштеләр, байтактан инде бик күп, хәтта артык сүзләр, имеш-мимешләр ишетсә дә әлегәчә танышу мөмкинлегеннән мәхрүм яшәгән адәмне дә шул көнне беренче тапкыр күрде Мәхмүтов Ак “Волга”ны хәрбиләрчә яшькелт төскә буялган, джипны хәтерләтүче елгыр машина озатып килә һәм артык күзгә ташланмас өчен булса кирәк, бераз ара саклый иде. Райком янында ул машинадан төшкән биш әзмәвер аерым төркем хасил итеп торды, күзләре хуҗаларында булды. Андыйлар хакында күзләре белән ашый, диләр бугай. Озын буйлы, таза- нык ир-атларнын берсенен иңендә Япониядә эшләнгән сөйләшү җайланмасы, игътибар беләнрәк карасаң, аларнын коралланган икәнен дә абайларга була. Машинаның арткы утыргычында ике автомат мылтык күзгә ташлана, алар аны яшерергә азапланмыйлар да иде.
Болар нукерлар булып, Әкмал ханны озатып йөрүчеләрдән исәпләнелә. бу очракта хәтта алар бераз азрак та иде әле.
Бераз каушап калгандай тоелучы Наполеонны һәм агач күләгәсенә яшеренгән Аригюв кешеләрен күргәч, Булат Моэминовичка башта сәер бер уй килгән иде. Аксай ханы бер генә минутка Заркент өлкә комитетына кергәндер дә, хуҗаны кәнәфиеннән тартып торгызып, бернинди каршы төшүләрен дә тыңлап тормастан. районга барырга мәҗбүр иткәндер.
Әмма, ни өчен? Хәер, анын фаразы чынлыкта дөреслеккә туры килә, барысы да нәкъ шулай булган иде.
—Булат Мөэминович, синнән тиеш, кара мин сина нинди кунак алып килдем, танышыгыз.—Кәтүк үзенен югалып калуын яшерергә. Арипов
алдында үз өлкәсендә нинди көч һәм йогынты белән файдалануын күрсәтергә теләп азаплана иде.
Үтә гади киенгән, төптән юан чыккан, тыгыз тәнле ир өлкә хуҗасына мыскыллы елмаюын яшереп тә тормыйча. Мәхмүговка кулын сузды һәм тин күргәндәй эндәште:
—Әкмал Арипов булам. Сезнен хакта, һәр яктан җитешле районыгыз хакында күп ишеткәнем бар. Эш төшеп Назарбәккә баруым әле. юл унаеннан сезгә сугылып чыгарга булдым, хуҗагыз, иске дустым Әнвәрҗан мине озатырга булды, чакырусыз, кисәтүсез килеп төшкәнгә гаеп итмәссез.
— Рәхим итегез!—Ул чакырылмаган кунакларга ишекне кин итеп ачып җибәрде, боларнын яхшы хәбәр белән йөрмәгәнлеген күкеле сизенгән иде инде.
Кабинетка кергәч, әллә махсус шулай эшләде, әллә сизмәмешкә салынды. Кәтүк кабинет хужасынын урынына утырды, райком секретарена телефон куелган читтәге өстәл янында урнашырга туры килде. Бу маневрны Арипов сизми калмады, әлбәттә, ирен читләренә елмаю кунды. Тирән мәгънәле елмаю иде бу. андый көлемсерәү сш кына сүзләрдән дә күбрәкне анлата. Бу очракта да шулай иде. нигә минем алда күркәдәй кабарынасын, олкә хуҗасы икәнлегеңне күрсәтергә телисенме? Елмаю астында, шиксез, шушы мәгънә ярылып ята иде.
Шәрекьтә беркайчан да килеп керүгә эш хакында сөйләшә башламыйлар, әдәпссзлскнен сон чиге саналган мондый гамәл хупланмый, йол аз ар изге. Ләкин Әнвәр Абидович монда да сүз жебси үз кулына алырга теләп, гадәттәгечә сәламәтлек, балалар турында сорашып тормастан. азе ярты еллап элек кенә обком фатихасы белән оештырылган ат заводы турында гәп куерта башлады Кинәт-капылт башланган сүз. хәтта. Әкмал ханны да гаҗәпкә калдырды, анын ирен читләренә тагын сәер көлемсерәү кунды, ирексездән. кабинет хуҗасы белән күзгә-күз карашып аядылар. Бу юлы аның көлемсерәве “хам нишләтсән дә хам инде ул. аннан башканы көтеп булмый”, дигәнне аңлатырга тиеш иде. Әнә бит. хәтта дустынын хаз-әхвәлен дә белешеп тормады.
Мәхмүтов белән таныштырып. Кәтүк аны Әкмал ханга үзенең ин якын дусларының берсе дип атады.
—Әкмал әкө,—диде ул бернинди кереш сүз-фәлән ясап тормастан. - синси ат заводы белән кызыксына, ярдәм итәргә, кинәшләр бирергә тели. Аксайда анын йөзгә якын менә дигән аты бар. яртысыннан артыгын белгечләр бәяләп бетергесез кыйммәт, дип сөйлиләр Күршен шефлыкка алу белән сөенергә тиешсен.
“Нилектән шефлыкка алмакчы була азе?"—Мәхмүтовнын башыннан шөбһәле уй йөгереп узды Арипов бердә ярдәмчел, садә кешегә охшамаган, киресенчә, белгән хәтлессннән аннан качарга, очрашмаска тырышырга кирәклеге анлашыла иде Анын белән бер мичәүдә булмаганга сөенергә генә кирәк. Әнә, озатып йөрүче нукерлары да бер дә ат белгеченә охшамаганнар, бер чакрымнан ук аларнын азу ярган башкисәр икәнлеге сизелеп тора, көпә-көндез, яшеренмичә винтовка асып йөреп кара азе Каян безлә ат заводы булсын азе. Әкмал әкә. башлап кына киләбез, сезнең Аксап котүендәгенен яртысы ла юктыр Менә бер оч елдан мактанырлык нәрсә булыр дип уйлыйм, һичшиксез дөнья базарына чыгачакбыз. Ә ярдәм итәргә теләвегезгә рәхмәт. Мнн сезгә белгечләремне җибәрергә әзер, ин элек нәселле атларның төгәл исәбен булдырырга кирәк, нәсел эшендә селекциядән тә мөһим нәрсә юк,—дип җавап кайтарды ул һәм шунын белән кунакларга ат заводына барып йорүнен кирәк түгеллеген аңлатырга теләп
С үэнен бөтенләй башка юнәлеш азуын күреп. Әкмал хан Кәтүккә усал
Ш.
караш ташлады һәм нәфрәтен, усаллыгын яшереп тормыйча янә елмайды. Бусы “ник кирәк мина синең бу боргалануын, шефлык хакында лыгырдавын, чүбек чәйнәвен, ник килгәнне нишләп турыдан-туры әйтмисен”, дигәнне анлатырга тиеш иде булса кирәк.
Кабинетта туган киеренкелекне чәйгә чакырып кергән секретарь кызның күренүе генә беразга бушата төште. Чәй остәле райкомның арткы ишегалдындагы бакчада әзерләнгән иде. Табын янында да чакырылмаган кунак обком секретарена тирән мәгънәле карашлар ташлап алды, ул сүз боткасы куертмыйча, турыдан-туры һөҗүмгә күчәргә кирәклеген әйтергә тели иде. Ләкин анысы, нишләптер. Аксай ханынын ник килгәнлеген ачыктан-ачык әйтергә базмады, бары тик өстәл яныннан торганда гына үзенен югалып калуын акларга теләгәндәй, теләмичә генә әйтеп куйды:
—Шулай да, кадерле дустым, ничек башлап җибәргәнегезне күрсәтегез инде, обком секретареннан сезнең яшерен серләрегез булырга тиеш түгел.
“Мәскәү" колхозында урнашкан ат заводына ярты сәгатьтән сон гына барып җиттеләр. Ихатага кергәндә Булат Мөэминович кунаклар артыннан "джип”тагы әзмәверләрнең дә кереп килүен күреп алды, моңа кадәр алар ерактарак калуны мәгъкул күрә иде.
Көтелмәгән кунакларны элегрәк илдә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы танылган ат юырттыручы, хәзер директор булып эшләүче Фәрхәд Ибраһимов каршы алды. Ариповны күрүгә үк аның йөзе ап-ак булды, мине нишләп кисәтеп куймадын дигән шикелле, шефына шелтәле караш ташлап алды. Фәрхәд барысы белән дә кул биреп исәнләшеп чыкты, Ариповка, күрмәмешкә салышып, кул бирмәде. Булат Мөэминович Аксай ханынын йөзенә ачулы тимгел бәреп чыгуын да күреп алды, әмма анысы үз-үзен тыеп калды, ачуын эченә яшерде.
Моннан биш ел элегрәк Әкмал хан Фәрхәднс эшкә чакырган иде инде, ләкин Аксайда ике атна булганнан сон, үгетләүләр һәм мул акча вәгъдә итүгә дә, янауларга да карамастан, ул мен ярым тәнкә хакына ялчы булып йөри алмыйм, дип белдерде. Аксай ханы аңа шундый хезмәт хакы билгеләгән иде. Хужанын ин яраткан атлары асрала торган абзарда алар шактый нык бәрелешеп алдылар. Әкмал хан чыдый алмыйча, күп тапкырлар күнегелгән гадәте буенча камчы белән кизәнгән иде. Фәрхәд камчыны эләктереп алды да сабын урталайга сындырып өйрәтелмәгән ат ябылган аранга ташлады. Тән сакчылары сонга калды, ат өйрәтүче ул чакта ханнын үзәгенә үтәрлек итеп, анын хакта ниләр уйлаганын барысын да әйтеп бетерде. Фәрхәдкә нык кына эләкте ул чакта, канга батырып ташладылар, ай буе диярлек хастаханәдә аунарга туры килде.
“Хастаханә урынына җир асты зинданына озатасы, рәшәткәгә чылбыр белән бәйләп куясы булган икән”,—дип ачу белән уйлап куйды Әкмал хан, монда үзенең элеккеге ат караучысын очратырмын дип анын башына да кереп карамаган иде.
Араннарны карый-карый алга атладылар. Яшь атлар куркынып читкә тайпылды, ярсып кешнәште, күзләрен кан басты—аларның ат абзарында бу кадәр ят кешене күргәннәре юк иде әле. Фәрхәд абзар өчен аеруча борчыла, инфекция-фәлән эләкмәгәе дип курка, җиңел ышанучан атларга берәр нәрсә каптырмасыннар дип тә шикләнә иде. Чөнки монда анын ин яраткан, ин яхшы, киләчәккә ин зур өмет баглаган атлары асрала.
Ат заводына элегрәк килгәне булмаганга Кәтүк шунда гына үкенеп куйды, дәрәҗәле кунакка хуҗалыкны үзе сурәтләп биргән булыр иде. шулай да сынатырга теләмәде, гадәтенчә ин алдан атлый бирде, иреннәре арасыннан сокланулы авазлар чыгып торды
— Кара сана, Әкмал, нинди матур ат!
Яки
—Бу айгырны Буцсфалдан аерырлык түгел, билләһи!
Ләкин Әкмал хан беркемне дә ишетми, хәтта Фәрхәд турында да оныткан иде инде, анын карашы йотарлык булып алга ташланган Абзарнын түренә житәрәк ул яна буялган араннар яныннан алга ыргылды
— Менә, менә ул Абрек!—дип шатланып кычкырып жибәрде һәм артыннан юырткан обком секретарен да көтеп тормастан, данлыклы айгыр янына кереп тә китте.
Фәрхәд кунактан бу кадәр әрсезлек көтмәгән иде. ирексездән кычкырып жибәрде:
—Араннан чыгыгыз тизрәк, Абрек карантинда!
Әмма Әкмал хан беркемне дә ишетми иде инде, ул күз явын алырдай матур туры айгырнын муенын сыйпый, үз-үзен белештерми сөйләнә иде:
—Абрек, кадерлем минем, жан кисәгем, алтыным, ниһаять, мин таптым сине...
Шунысы гажәп. беркемгә башбирмәс айгыр зифа муенын ана таба игән һәм йомшак иреннәре белән Ариповнын чигәсенә ышкыла иде.
—Таныды, мине шунда ук таныды!—Хан исерек шикелле бер үк сүзләрне кабатлады да кабатлады, ул арада анын янына башкалар ла җыелып өлгерде.
Фәрхәд тә аранга кермәкче иде. ләкин ниндидер яман сизенү белән Булат Мөэминович анын кулыннан тотып алды, егетнен бөтен тәне калтыранганын сизеп алды.
Биш минут үтеп китте, ун минут. Янында кешеләр барлыгын онытып Әкмал хан Абрек белән сөйләште дә сөйләште Кәтүк берничә тапкыр эндәшеп карады, әмма тегесе борылып та караммы, ә Абрек янына, аранга керергә обком секретареның кыюлыгы җитмәде. Абрекнын дуамал айгыр икәнен, анын янына хәтта ат караучыларның да керергә яратмавын ишеткәне бар иде.
Горур һәм баш бирмәс Абрекнын бөтенләй таныш булмаган кешегә иркәләнүен күзәтеп торган арада, “джип "тан төшкән кешеләр аранга якын ук килгәннәр иде инде. Арипов көтмәгәндә борылып аларга боерык сүлләрен кычкырды:
— Йөгән китерегез!
Озатып йөрүчеләрдән кемдер матур итеп, комеш тәнкәләр һәм ярымасылташлар белән бизәп эшләнгән йөгән сузды.
—Ошыймы?—дип сорады әле һаман ат белән уйнавын дәвам иттергән Арипов. ат ризалыгын белдергәндәй башын иде һәм бик жинел генә үзен йөгәнләргә мөмкинлек бирде.
Абзардагы кешеләр аһ итеп кумы, чөнки туганнан бирле тәрбияләп үстергән ат караучыларга да анын бодай буйсынганы юк иде әле Әкмал хан атларны аңлау, аларны буйсындыру сәләте барлыгын күрсәтте. Мөгаен, ул алар белән кешеләргә караганда җинелрәк анлаша иде булса кирәк
Фәрхәд тә башкалар шикелле үк аранда барган хәлләрне күзәтеп торлы һәм Абрекның үз-үзен тотышына шаккатты, чөнки горур айгырны ул бөтенләй башка яктан белә иде
Әмма Аксай хужасы атны тезгенләп араннан чыгара башлауга гипнозга бирелеп хәрәкәтсез калгандай тоелган Фәрхәд кинәт айнып китте һәм аларга каршы ташланды:
— Бирмим!
Кулларын жәсп. араннан чыгу юлын гәүдәсе белән каплады Болар барысы да шулкадәр көтелмәгәнчә булды ки. Абрекнын иркәләнүен күзәтеп сихерләнгән кешеләр, хәтта тән сакчылары берни дәанлыи алмый калдылар. Бары тик Арипов бар көченә Фәрхәднен күкрәгенә төргеп җибәргәч һәм
усал тавыш белән: “Кит юлдан, эт жан!”—дип кычкыргач кына аңнарына килделәр.
Ләкин ул чакырылмаган кунакны чыгару турында уйлап та карамады. Әкмал хан алдында моннан нәкъ биш ел электәге кебек нәфрәт тулы кайнар күзләр яна иде.
— Нәрсә карап торасыз, алып ташлагыз бу ахмакны!—дип акырып җибәрде ул һәм өч әзмәвер Фәрхәдкә ташланды.
Абрекны иярткән Акмал хан абзар ишегенә таба унлап адым ясарга да өлгермәде, үзен тотып торган кешеләрне тирә-якка бәреп, Фәрхәд аны куып житге һәм тезгенгә ябышты.
—Юк, Абрек сина уенчык түгел, ала алмассың, ул дәүләтнеке!
—Нинди дәүләтнеке?—дип кайтарып сорады Әкмал хан, ат юырттыру-чының сүзләрен һәм анын бу кадәр үжәт катгыйлыгын ул чынлап та аңламый иде. Ләкин шул ук мизгелдә йөзе үзгәрде, битенә, муенына кызыл таплар бәреп чыкты, күрәсең, ул ат караучының әле ярты сәгать элек кенә кул бирмичә үзен ничек мәсхәрә иткәнлеген исенә төшерде бугай. Монысын инде беркем дә көтмәгән иде, кинәт ул кулыннан беркайчан да төшерми торган камчысы белән кизәнде һәм Фәрхәднен битенә сукты. Коточкыч көч белән селтәнгән камчы анын кашын ярды, сул күзенә тиде. Фәрхәд ирексездән күзен куллары белән капларга мәҗбүр булды, ә ярсуыннан акылын югалткан хан аны камчы белән яруын дәвам иттерде. Ат заводы директорын коткарырга беренче булып якынрак басып торган Кәтүк ташланды, ләкин Әкмал хан, тыкшынма дигәндәй, аны этеп кенә җибәрде. Жене котырган чакта анын теләсә кемне үтергәнче кыйный алганын белгән обком секретаре нәселле ат яратучыны тагын бер тапкыр коткарырга тырышып карады.
—Алаймы, син дә алар белән бергәме?—дип ярсуына буылды кунак һәм Кәтүккә камчы белән шулкадәр каты кизәнеп сукты ки, тегесенең пиджагы аркасыннан икегә ярылып чыкты. Үз-үзен белештерми башлаган кунакны Мәхмүтовкә ике куллап буып алырга, туктатырга туры килде.
Кешегә әйтсән кеше ышанмаслык ямьсез, җирәнгеч күренеш булды ул, ләкин арттырып та, киметеп тә булмый, барысы да шулай моны хәтта искә төшерүдән дә бала йоннары кабара иде.
К. нын әйтүенчә, хәтта Политбюро члены, биниһая зур республиканың Компартиясе беренче секретаре булган дәрәҗәле абзыйның авантюрист ярдәмчесе һәм ГАИ полковнигы кулында курчак булуын белү җандагы киеренкелекне алып ташларга ярдәм итте, үз-үзенә кул салу турындагы уйлар томандай таралып очты.
“Минем өстәге кешеләр бер төрле вәгазь сөйләп, икенче төрле уйлаган һәм яшәгән вакытта мин үзем нәрсәне үзгәртә алам да, нәрсәгә ирешә алам сон”-дип уйланды ул котырынучы диңгез шавына колак салып йокысыз үткәрелгән төннәрендә.
Дөрес, республикада яшәүче һәм азмы-күпме власть чыгырының ничек әйләнүеннән хәбәрдар теләсә кайсы кеше кебек үк, анын да Арипов турында ишеткәне бар иде. Әмма үз күзе белән күргәннәре шулкадәрле гайре табигый, шулкадәрле мәнсезлек белән төренгән иде ки, аларга хәтта чынлап та шулай булдымы сон әле дип, ышанасы килми иде. Кайчандыр ул Аксайга партия өлкә комитетының беренче секретарен кертмәгән икән, дип сөйләгәннәре бар. “Джип”та утырган әзмәвер егет кебекләр бер генә сорау биргәннәр:
—Син кем, ник, нинди максат белән киләсең?—дигәннәр Юкса, машинанын өч нульдән гыйбарәт номеры азмы-күпме башы эшләгән кемсәгә үзе үк кемнең кем икәнен кычкырып тора лабаса.
Обком секретарена йомышчы малай шикелле үзенен кемлеген. Аксайга нинди унаи белән килүен аңлатып бирергә туры килгән. Ләкин документ күрсәтү дә, жентекле жавап та ярдәм итмәгән, имеш. Әзмәверләр көлемсерәп кенә куйган:
— Бар, абзый, өенә кайт та борынына киртләп куй. безгә чакыру белән генә киләләр, бүген Әкмал әкәнен эше күп. борчып йөрмәскә кушты.— дигәннәр.
Өлкә хуҗасы, ҮК члены, СССР Верховный Советы депутатына кире кайтып китүдән башка юл калмаган.
Тагын берничә көннән Аксай хөкемдары белән тагын бер бәрелеш булып алды һәм обком секретаре бюронын гадәттән тыш утырышын жыярга карар итте. Агропромышленность берләшмәсе директоры белән коммунистларча сөйләшергә кирәк иде Бюро әгъзалары бер сәгать көттеләр, ике Әкмал Арипов күренмәде, аны алырга өлкә милициясе башлыгын—генералны җибәрделәр, әмма ул да буш кул белән кайтты. Шул чакта обком секретаре үз кулы белән янаулы чакыру язып яна чапкын җибәрде. Анысы бер сәгатьтән әйләнеп кайтты, секретарь җибәргән кәгазьнен икенче ягына ярым надан хан өлкәнен партия җитәкчесен ин әшәке сүзләр белән мәсхәрәләп, әгәренки бу көчек өрүдән туктамаса. анын тормышы өчен жавап бирмәячәген белдергән иде
Үз акылындагы берәр кеше моңа ышана алыр идеме? Булат Мөэминович та ышанмады Менә хәзер, өлкә хуҗалыгын таркатып ташлаган, партия һәм халыкның миен череткән өчен җавап тотар көннәр килеп җиткәч, моңа кадәр бер генә юньле нәрсәдә эшләнмәгәнлеге ачыкланылды. барысы да искечә калган иде.
Сер пәрдәсе күтәрелә башлады, хәбәрдарлык колач җәйле, хәтта инде расланып, матбугатта игълан ителгән хәтлесе дә адәм ышанмаслык, кыргый һәм мәгьнәсезлекнең соңгы чиге булып тоела иде
Әнвәр Абидович белән Арипов бер-берссн уздырыр өчен ни генә кыланмаганнар да, нинди генә башбаштаклыкларга бармаганнар'
Мәсәлән, Әкмал хан турында зур күләмле әдәби әсәр язарга өлгерми калганнар, Әнвәр Абидович турында исә үзбәк һәм рус телләрендә аерым басма булып та, калын журналларда да роман дөнья күргән, хәтта Мәскәүдәге ин зур нәшриятларның берсе китап итеп чыгарырга тиеш булган, әмма өлгерми калган Роман чыгарга нибары бер ай калганда аның төп каһарманын кулга алганнар да тиражны макулатурага җибәрергә туры килгән. Газет-журналлардагы очерклар исәпкә керми. Мәскәүдәге калын басмаларга каләмхак әкияттәгечә булган. Ел1ыр каләмле бер журналист хатынга Аксай ханы бриллиант кашлы йөзек бүләк иткән, ди. Кәгазь сырлаучыларга юмарт вә мәрхәмәтле булып күренгән Әкмал әкә шул ук вакытта төгәл бухгалтер язмалары да алып барган: бу нәрсә кайда һәм күпмегә алынган, кемгә, кайчан һәм ни өчен бүләк ителгән, хәтта кибеттән алган счет кәгазен беркетеп куярга онытмаганнар Елгыр журналистка бүләк ителгән бриллиант кашлы йөзекнен дә товар чегы сакланып калган
Анын каруы, Арипов үзе хакында фильм төшерткән. Заркент секретарен барыбер уздырган Үзбәк кинематографистлары эшли белә, буран котырган бер мәлдә Аксай ханының упкынга төшеп баручы сарык көтүен ничек итеп туктатуы, халык байлыгын саклап калуы турындагы күренеш үзе генә дә ни тора Күз ачкысыз буранда акылыннан шашкандай ыргылучы ангыра сарыкны упкын чигендә тотып кара але син! Тәэсирләндер! еч күренеш' Дөрес, кино төшерүчеләр күз ачкысыз буран үкергәндә ничек итеп кәгүнең тауда! ы упкын янына куып китерелүен күрсәтеп тормадылар, азмы-күпме
кеше ышанырлык кадр эләктерү өчен ничә дубль ясалуы да сер булып калды. Жан-фәрман тырыша торгач, көтүдән нибары биш-алты сарык калгандыр да. Ә нинди шәп, баш әйләндергеч кадр төшерелде, Феллини үзе көнләшерлек булды.
Әкмал ханнын экраннарына чыгуын белгәч, Әнвәр Абидович үзен кая куярга белмәде, Ташкенттагы кино эшлеклеләренә юл эзли башлады. Ләкин тегеләре бик җайлап кына баш тарттылар. Әкмал әкә көндәшләренә юлны бикләп куярга өлгергән иде инде. Әмма Наполеоннын өч ел Мәскәүдә укып йөрүе эзсез узмаган, дуслар ярдәм итте, нәкъ менә алар Оборона министрлыгы студиясенә чыгарга кинәш иттеләр дә.
—Бу инде сиңа Ариповнын үзешчән, һәвәскәр кино төшерүчеләре түгел,—дип мактанган иде Тилләхаҗиев дус-ишләре арасында. Фильмны акыл эшчәнлегенә юнәлдерелгәнрәк итеп төшерергә кушты. Дөрес, кемдер Ариповны уздырып, упкынга ат көтүен куып кертергә тәкъдим иткән иде итүен, ләкин, ат—сарык кына түгел, таптап китүләре, яисә үзеңнең үк упкынга мәтәлүен бар, шунлыктан, Әнвәр Абидович бик кызыкса да, бу фикердән баш тартырга туры килде. Сценарийны Шәрәфәт язды, фильмда анын шигырьләре яңгырады. Каләмхакны исә мулдан түләделәр.
Үзбәкстан кинематографистлары Аксай ханыннан акчаны мулдан каерсалар да, сметага сыеп бетә алмыйча интеккәннәр иде, Әнвәр Абидович моңа юл куя алмады. Ул гадирәк, аңлаешлырак юлдан китте—өлкәнен авыл эшчәннәренә культура ихтыяҗларына билгеләнгән 287 мең сумны үзе хакындагы фитьм төшерүгә җибәртте. Ник җибәртмәскә, “Заркент йолдызы” дигән үгә тыйнак исемле фильм кышлак эшчәннәренә дә күрсәтеләчәк ич. Барысы да мантыйкка сыя. Әмма өч йөз мең сумга якын акчалары урланган мамык үстерүчеләргә фильмны күрергә насыйп булмады, Шәр>әфәтнең кино шедеврын күрергә өлгерә алмый калдылар, чөнки беренче тамашачылар сыйфатында аны СССР прокуратурасы тикшерүчеләре карады, аларны обком секретареның биографиясе кызыксындыруы гаҗәп түгел.
“Ярышучы" көндәшләрдән Ин-иң югарыдагы абзый да калышмады, ләкин монда инде бөтенләй башка колач һәм башка таләпләр хөкем сөрде.
Мамыкны өстәп язуларда кулын ныгыткан агай күз буяу өчен нинди генә адымнарга бармый иде. Әйтик, чираттагы юбилейга алтын юдыру фабрикасының эшли башлавы турында рапорт бирергә кирәкме? Рәхим ит, рапорт әзер! Тау-баету комбинатының карьерлары әле казылып кына ятамы, ята бирсеннәр, Мәрҗән болактан яшереп кенә ике состав руда китерттеләр дә, юбилейга ун килолы алтын кирпечне коеп та куйдылар.
Президиум өстәлендә алтын пирамида ул көнне балкып утырды, күзеңне алырлык түгел иде һәм сакларга куелган Гохран кешеләре аннан күзләрен алмадылар да.
Купшы нотыклар, мактаулы телмәрләрдән сон пичәтләнгән, эченә кирпеч тутырылган “дипломат"ны аларга тапшырдылар, ә алтын үзе истәлек өчен “Әти”гә калдырылды. “Әтиебез” шул алтыннан ин оста зәркәннәргә махсус сызымнар буенча ике театраль сумка ясарга кушты. Белгечләр оста эшенен һәркайсын йөзәр менгә бәяләделәр. Бер сумканы “Әти” Леонид Ильичнын хатынына, икенчесен үзенен хәләл җефетенә бүләк итте. Бүләк булса—бүләк булсын, йөрәкләрне яндырсын, диләрме әле! Экспертлар андый зиннәтле ридикюльләрнең хәтта Екатерина II дә, Англия королевасында да булмаганлыгын ачыкладылар. Гади совет җитәкчесе белән ярышып кара син!
Әкмал хан белән Наполеоннын жанны өшетердәй башка кыланмышлары хакында ишеткәне булса да, аларны ул чынга алмаган иде, чөнки болар барысы да бераз гына җирле төсмерләр дә шәйләнүгә карамастан, Кыргый
Көнбатыштагы гамәлләрне, итальян мафиясе чалымнарын хәтерләтатәр иле
Имеш-мимешләрнен берсе аеруча хәтердә уелып калган. Югары уку йортларының берсендә укытучы булып эшләүче Абрам Ильич атлы адәм турында иле ул. Шешә белән дусрак булганмы, һаман саен айныткычка эләгә икән бу. Тәрбияле, тыныч холыклы кеше буларак, ыгы-зыгы куптармый гына, тиешлесен түләп, милиция хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп кайтып китә икән. Кайчагында штраф түләтеп тә тормыйлар, югарыдан шылтыратуга, кәефләнеп алган доцентны ипләп кенә машинага утыртып өенә хәтле озатып куялар, ди. Әмма еллар узу белән доцентнын холкы үзгәрә башлаган
—Минем кем икәнемне беләсезме, белмисез, әмма белерсез, ишетерсез әле,—дип айныткычта эшләүче иске танышларын аптыратып бетерә икән Анын эчен-тышын белеп бетергән, нинди күлмәк-ыштан, нинди оекбаш киюен, иртән нәрсә белән баш төзәтүенә хәтле өйрәнеп өлгергән айнытучылар аптырашта калган. Көннәрдән беркөнне анын концертыннан тәмам гарык булган карт майор кул селтәгән дә: “Әйдә инде, сөйлә алай булгач, кем соң син?”—дигән ди.
Каешы салдырылган чалбарын, төшеп китмәсен очен кулы белән тоткан хәлдәге Абрам Ильич бер мизгелдә тураеп киткән һәм алтын балдаклы бармагын түшәмгә төбәп, тирән горурлык хисе белән әйткән.
—Мин егерме дүрт мәртәбә фәннәр докторы һәм дә ки кырык сигез мәртәбә кандидат булам!—дигән.
Егерме дүрт тапкыр фәннәр докторына майор үзенен шәхси запасларыннан азып аракы эчерткән, хәзта азып кереп йокларга яткырган.
Икенче тапкырында Абрам Ильич тагын үзенен кемлеген анлатырга тотынган һәм бары тик майорга эч серләрен бушаткач кына тынычланып йоклап киткән. Берничә тапкыр шулай кабатланган, әмма доцент килгән саен докторлык дәрәҗәләрен арттыра бара икән. Анын мактануына чыдый алмаган майор ышанмыйча башын чайкаган:
—Азрак эчәргә кирәк, хөрмәтлсм.—дигән—Үткән юлы сез егерме алты мәртәбә доктормын дип лаф орган идегез, бүген инде егерме сигез тапкыр'
Гадәттә тыныч холыклы доцент кабынып киткән
—Әйе шул. шушы оч айда минем диссертацияләрем буенча тагын ике кеше докторлык яклады, шунлыктан егерме сигез була да инде ул,—дигән Ышанмаганга гарьләнеп, диссертация темаларын да. алар буенча кемнәр яклаганын да әйтеп ташлаган.
Абрам Ильичнын диссертацияләре төрле-төрле булып, нигездә, жәмгыять белеменә багышланганнар, халыклар дуслыгы темасы өстенлек ала икән Аларның хәтта житмеш варианты бар. ди. Әдәбият белеме буенча да хезмәтләре җитәрлек: хәзерге заман прозасы, поэзиясе һәм драматургиясендә унай герой, яки проза, поэзия һәм драматургиядә милли характерлар бирелеше Шәп бит!
“Әти" әсәрләре буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре тулы бер киштә алып торганнар, ләкин ул аларны теләсә кемгә бирми икән, бәяләре дә сизелерлек дәрәҗәдә кыйммәтрәк йөргән
Әле сугышка к;шәр үк төзелгән иркен квартир киштатәр белән тулы булып, аларда тормышта булырга мөмкин теләсә нинди темага диссертацияләр саклана, барысы да алфавит буенча тәртипкә салынган, каталоглар саны гына да егерме дүрттән артып китә иде Моны ватылмый һәм туктап тормый торган конвейер дияргә булыр иде. Әгәр дә кемдер сораган темага диссертация кул астында булмаса. фәнни эшкуарлык, заманча әйткәндә, гыйльми бизнес буенча эшләп ятучы коллегалар ярдәмгә килгән Мәскәү. Ленинград. Киев. Тбилиси. Новосибирск вә һәм фәндә
танылган башка калалардан авиабандероль бер атнада килеп житә. Фирма сәгать кебек төгәл эшләп яткан булып чыкты.
Диссертацияләр коеп ятучы доцент берничә тапкыр айныткычка кереп чыккан, кергән саен теле ачыла бара, сак вә шикләнүчән майор үтләре хакында айныткычта нинди сүзләр сөйләнеп ятуын тиешле кешеләргә җиткерергә кирәк тапкан. Абрам Ильичка телен кыскартырга кинәш иткәннәр, киңәш үтемле булганмы, шуннан сон ул бер ел буе диярлек айныткычка эләкмәгән. Ләкин вакытлар узу белән кисәтү онытыла төшкән булса кирәк, барысы да янадан кабатланган, бу юлы инде доцент шешәдәш дусларына барысын да бәйнә- бәйнә сөйләп биргән: обком секретаренә докторлык диссертациясе язып бирүен дә. ОБХСС башлыгының хатынына, туган көненә тагын бер докторлык диссертациясе әзерләп ятуын ла калдырмаган.
Утыз тапкыр фәннәр докторының Әнвәр Абидовичка язып биргән докторлык диссертациясе турында искә алуга бер көн дә узмый, бичара көпә-көндез шәһәр урамында самосвал астына кереп һәлак була. Чуерташ төягән машина астына. Шунысы сәер, машина анын районындагы автобазадан урланган булып чыкты, шунлыктан ул фаҗиганең барлык нечкәлекләре белән танышырга мәҗбүр булды да. Машинаның җинаять кылу өчен махсус урлануы тикшерүчедә шик тудырмады тудыруын, ләкин уйланыр урын бар иде, әйтик, машинаны якынрак җирдән, Заркентнын үзеннән табып булмады микәнни. Җинаятьне тикшерүдә җин сызганып полковник Халтаев катнашуга карамастан, үтерүчене таба алмадылар. Барысын да алдан исәпләп куелганча, юл һәлакәте дип игълан иттеләр, шуннан зыян күрүче исерек булган дигәнгә дә ерак калмады. Доцентның хатыны анын ашказаны авырта иде, өч көн буе авызына тамчы да эчемлек капмады, дип тәкрарласа да, болар расланмады, экспертиза галимнен канында һәм ашказанында алкоголь тапты Хәер, моны эшләве авыр түгел, алдан уйлап эшләнгән мондый җинаятьләрдә һәлак булучынын авызына бер шешә аракы коеп китүләре хакында күпләр белә иде.
Мәхмүтов инде йоклап китә алмаячагын аңлап алды, ятып торунын мәгънәсе юк, шунлыктан ул шоферы Госманны черем дә итмәгән көйгә каршы алырга булды. Иртән “Коммунизм” колхозына барып кайтырга кирәк. Карасуда, үзе төзеткән һәм ин яраткан күпереннән ерак түгел тау битендә, утыз гектарда йөзем бакчасына нигез саласы бар иде. Хикмәт шунда, ул җирләрне Әхмәтжановлар гаиләсе ун елга арендага алмакчы, колхоз җитәкчеләре каршы төшә, янәсе арендаторлар хуҗалык исәбенә умырып табыш алырга җыена. Эшләр яхшыдан китсә, күпме акча керәчәген дә исәпләп чыгарырга өлгергәннәр. Үзеннекен булдыруга караганда, кеше кесәсендәгесен санау җинелрәк шул. Эшнен уңай китәчәге шикләндерми иде. чөнки Әхмәтжановлар гаиләсенен башы—сиксәнне узган булуга карамастан, әле шактый таза һәм нык Базар әкә ихатасындагы бакчада мул уныш бирүче ниндидер бер йөзем сортын саклап кала алган, бөтен өметләре шунда иде. Базар әкәнен бабасы да, атасы да йөзем үстерү белән танылган кешеләрдән санала.
Булат Моэминович күп балалы арендаторлар гаиләсенә ярдәм кулы сузуны үзенен намус эше буларак кабул итте, кешеләргә җиргә хуҗа булу хисен кайтарасы иде бит. Үз җирен, үз унышын. Барысы да үзеннән тора. Юкса, районда гаилә подряды дигән нәрсәне кертеп булмый, бөтен нәрсәне әле тегеләй, әле болай боргалап халыкның җелегенә үткән мәгънәсез реформатардан гарык булганнар иде инде.
Ләкин ничек кенә тырышмасын, райком секретареның уйлары барыбер Әхмәтжановлар гаиләсе мәшәкатьләре тирәсендә генә туктап кала алмады, баштан Кәтүк китми иде.
Халтаевны Заркентка күчермәсә дә. ул полковниктан башка бер генә гамәл лә кылмый, ана органнардагы теләсә кемгә караганда, хәтта баҗасы. ОБХСС башлыгы Нурматовка караганда да ныграк ышана иде бугай Бәлки Халтаевны юри үзәккә алмый торгандыр да. чөнки ул барыбер кул астында. Заркентган нибарысы илле чакрымда, ике коннен берендә полковник хужасы янына барып кайта. Гап-гади полковникның аерым вәкаләтләре барлыгын өлкәдә барысы да белеп олгергән иде инде
Хәзер Наполеон Мәскәүдән килгән кунакларны кабул итүне бары тик Халтаевка гына ышанып тапшыра, чөнки Леонид Ильичнын куәтле кияве белән дуслашып кала алмаганына бик үкенә иде Шунлыктан. Мәскәү кунаклары һәрчак анын игътибар үзәгендә булырга тиеш иде Ул хәтта ниндидер йомыш белән базык промышленносте министры килеп чыккач, аны патшаларга гына күрсәтелә торган кадер-хөрмәт белән каршы атлы Юкса, коры җирләр хөкемдары санатучы Кәтүккә дингез киңлекләре хуҗасының артык кирәге юк иде Кем белә, бүген батыкчылык белән җитәкчелек иткән кешенен иртәгә хатык контроле яисә партия контроле белән идарә итү ихтималы юкмы?! Барысы да булырга мөмкин Менә шул чакта инде ана янадан дуслык җепләре сузунын кирәге катмас.
Кабул итү, каршы алу бер нәрсә, ин мөһиме—хатык йоласы, безлә гадәтләр шундый дигән сылтау белән кунакка зур суммада ришвәт төртә белү иде. Бу өлкәдә полковник тине күрелмәгән оста булып чыкты да. Ул алучыга да һәм бирүчегә дә уңайсызлыклар тудырмый торган гади һәм бер үк вакытта кире каккысыз ысул уйлап тапты, шунын остенә. акча атуны инкарь итәрлек юл калдырыла иле
Бохаранын укалап чигү остаханәләрсндә полковник бик күп итеп затлы- зиннәтле, парчалы бизәкле бәрхет халатлар тектереп атды. һәрберсенә тирән вә киң кесәләр салдырды. Халатны бөтен халык алдында кунакның иңнәренә салалар, мондый йоладан баш тартуы кыен, кесәдә банк төргәгендәге акчалар ятканлыгын беркем сизми. Акчасы да төрлечә була, монысы инде кунакның дәрәҗәсенә карый. Әйтик, союз күләмендәге министрга йөзлекләр төргәге кулайрак булса, ваграк түрәләргә иллелек, яисә егерме бишлекләр дә ярый иле
Шушы вакыйгалардан берничә ел үткәч, элеккеге балык министрына кылган гөнаһлары очен җавап бирергә туры киләчәк; мөмкин булган байтак ришвәтләрне таныса да, ул Заркентга атынган бакшиш хакында ләм-мим. чөнки полковник Халтаев уйлап чыгарган ысулнын һич кенә дә шик тудырырлык нә исбатларлык түгел икәнлегенә ышана Әмма тикшерүчеләр дә милиция башлыгыннан аңгырарак түгел иде шул Тагын ун меңне дәүләт казнасына кайтарырга кирәк, дигәч, элеккеге министрның күзләре маңгаена менде, ул затлы халатны өстемә кию түгел, кулыма атып караганым ла юк. дип ант итәргә тотынды. Кая инде ул кесәләрен тикшереп тору Әмма өенә кайткач, министр тикшерүчегә шылтыратырга һәм чыннан да кесәдән бер төргәк йөзлекләр килеп чыгуын әйтергә мәҗбүр була, акчаларны иртәгә үк банкка тапшырып, квитанция китерәчәгенә ышандыра
Кәтүк полковникка “Әти"нен үтенече белән бәйле башка нәзберегрәк йомышларны да ышанып тапшыра башлады Ана. әйтик Мәскәүдәге көндәшләрен күзәтергә, ял вакытларында үзләрен ничек тотуларын белеп торырга кирәк. Бөтен компромат нигездә курортларда җыела Мондый очракларда Югары абзый аңа гына түгел. Әкмал ханга да мөрәҗәгать итә чөнки анысының тулы бер шымчылык бюросы эшләп яга "Әти" үтенеченнән башка да “кирәкле” кешеләрне фаш итәрлек компромат җыю белән шөгыльләнә иле
Үз мәнфәгатьләренең кай гирәдәрәк әйләнгәнлеген Аксай ханына бик
белдерергә теләмәгән очракларда Беренче Кытай патшасы сынарына таяна торган булып китте. Ләкин, шулай да, эш Мәскәү тирәсенә барып терәлә калса, “Әти” күбрәк Әнвәр Абидовичка ышана, чөнки бу яклардагы яшерен бизнеснын. ягъни күләгәдәге икътисадның башында торучы Артур Шубариннын дусты икәнен белә. Ә анысы өчен чишелмәслек бернинди мәсьәлә дә юк.
“Әти"нен үтенечен обком секретаре Шубаринга җиткерә, анын кешеләре Халтаевныкына караганда югарырак даирәдә бөтерелә, эшкуарлар даирәсендә Япон дип танылган Шубариннын Мәскәүдә дус-ишләре хәттин ашкан, ул Беренченең йомышларын үтә бер җаваплылык хисе белән башкара, бирелгән отчетларга хәтта фоторәсемнәр белән бергә магнитофон язмалары да теркәлә торган иде.
Бик сирәк булса да, эш мәнфәгатьләреннән чыгып, Кәтүккә Шубарин белән Халтаевны да таныштырырга, бергә бәйләргә туры килгән чаклар булды. Ләкин алар бер-берсен күрә алмыйлар, кулыннан килсә һәм мөмкинлеге чыкса, полковник Артур Александровичны тере көйгә тотып ашарга әзер иде, ләкин Шубаринга теше үтмәгәнлеген, анын үзенең теләсә кемне көлгә әйләндерерлек куәте барлыгын белү кулын тота иде.
Менә бүген, тәүбә-истигьфар көнендә, Мәхмүтов бөтен тормышын күз алдыннан кичерде, ничек яшәгән, ничек эшләгән, намусы чистамы? Боларнын барысы хакында хисап тотар вакыт җиткән иде.
Хәзер генә ул йә хөкем ителгәннәр эскәмиясендә утыручылар авызыннан, йә матбугат битләреннән сонга калган, тәүбәгә дә, үкенүгә дә охшаш аклану авазлары яңгырый тора, янәсе ул берни дә белмәгән, аны утыртканнар, мәҗбүр иткәннәр. Хәер, ничек кенә мәҗбүр итәләр иде әле, кайбер колхоз председательләрен райком секретарьлары кабинетларына бикләп, кулларына өчәр потлы гер тоттырып, тәртипсез мәктәп балаларын җәзалагандай, янап һәм кыйнап, фәлән-фәләнчә мамык җыйдым дип, өстәп язуларга мәжбүр итәләр иде. Барысы да шулай. Ләкин шул ук вакытта, хәзер барысы да инде “Әти”гә сылтанса да (үлгән кешедән нәрсә сорап була), анын тарафыннан ризалык бирелмәгән башбаштаклыклар да хәттин ашкан иде.
Мияссәрәгә бервакыт туры рейс белән Кара Түбәдән Мәскәүгә очарга туры килде. Жәй челләсенең котырган чагы булып, кояшта температура инде алтмыштан узган, тын алырлык түгел иде. Самолетны вакытында бирделәр бирүен, юлчыларны кертеп утырттылар, ә очкыч кузгылырга җыенмый да. Сонгы елларда Аэрофлотның гадәтенә әйләнгәнчә, рейснын ник тоткарлануы турында игълан да юк, һич югы, сәбәбен генә әйтсәләр дә күнел тынычланыр иде. Эсселеккә чыдый алмый кемнәрдер һушын югалтты, йөрәк чирлеләр агарып чыкты һәм бары тик сәгать ярымлап вакыт узгач кына салонда кырык яшьләр тирәсендәге бер ир күренде. Кулына “дипломат" тоткан, энә-жептән киенгән һәм бөтен кыяфәте белән ерак башкаладан килгәнлеген сиздереп торган бу адәм ашыкмый гына салонда урынын эзләп тапты һәм шуннан сон гына самолет күккә ыргылды. Аэрофлот белдерүләреннән башка да очкычның ни өчен тоткарланганы барысына да ачыкланды. Күрәсен, кәттә кунак булгандыр, диештеләр.
Мияссәрә белән янәшә утырган пассажир соңга калган бу кешене белә булып һәм гади генә әйтеп куйды. Кара Түбә обком секретареның Мәскәүдә укучы аспирант улының фәнни җитәкчесе ул. диде. Мәскәүгә килеп җиткәч, багаж алырга чират торганда Мияссәрә эчендә кайнаган ачуга чыдый алмады, яшь профессор янына килеп туп-туры сорау бирде: “Оят түгелме сезгә, сезнен аркада өч йөздән артык кеше эсселектән газап чикте”,—диде.
Мәскәү кешесе Мияссәрәдән түбәнчелек белән гафу үтенде һәм сонга калу сәбәпләрен аңлатыр алдыннан үзенен бүтән беркайчан да Урта Азиягә
19
килмәячәген белдереп өлгерде Анын сүхтәренә караганда, унайсыз хат болайрак килеп чыккан икән. Китәсе көнне улынын фәнни җитәкчесен өлкә хуҗасы кунакка чакырган Табын әзер, кунаклар җыелган, ә хужа юк та юк, эшендә тоткарланырга мәҗбүр булган. Самолет очарга өч сәгатьләп вакыт калганда гына табын янына утыра алганнар, кунак капкалап атырга да, шәрабтан, тегесеннән-бусыннан авыз итәргә дә өлгергән һәм җаен туры китереп, китәргә тиешлеген. Аэрофлотын аны көтеп тормаячагын әйтеп алган. Бәлки хуҗага Аэрофлотын мөстәкыйльлеге, үзбаш эш итүе турында әйтү ошамагандыр, бәлки бүтән сәбәпләре булгандыр, ул пылаудан авыз иттермичә барыбер җибәрмим, а самолет, арба булмаса да. барыбер көтеп горыр, дигән. Шул ук минутта аэропорт башлыгына шылтыратып Мәскәү рейсын анын мөхтәрәм кунагыннан башка җибәрмәскә әмер биргән
Икенче бер шундыирак очрак та Аэрофлот белән бәйле иде. анысына Булат Моэминович үзе шаһит булды
Бервакыт шулай өлкә комитетында хуҗалык җитәкчеләренең ниндидер киңәшмәсе уздырылды, ана кирәге дә. кирәкмәсе дә дигәндәй, бөтен азмы- күпме кәнәфи биләүчеләр чакырылган иде. Алфавит тәртибендә предприятие җитәкчеләреннән кемнәрнен килгәнлеген барлый башлагач, ниндидер зур булмаган бер төзелеш идарәсе башлыгынын юклыгы ачыкланды
Кәтүк шартларга җитте, обком хәтле обкомны санга сукмаска кем ул. күтәрелгән борынны бик тиз төшерә беләбез без. дип ярсырга кереште Аңа төзүченен трест җитәкчесе чакыруы буенча Ташкентка, начальнигы белән очрашуга киткәнлеген әйтеп карадылар Кая ул! Самолетын инде һавага күтәрелгәнлеген ишетүгә, ул аэропортка шылтыратты һәм Ташкентка җитеп килүче самолетны кире борып кайтарырга кушты Лайнерны бору гына җитмәгән, тыңлаусыз инженерны җилтерәтеп обкомга китереп җиткерү өчен ул аэропортка өлкә милииия башлыгын җибәрде. Дөрес, төзүче инженерны кинәшмә залына кулларына богау салмыйча гына алып килделәр килүен, милииия полковнигы заданиенен үтәлүе хакында рапорт биргәндә өлкә хуҗасы имән бармагын янаулы кыяфәттә өскә күтәрде һәм төзелеш идарәсе начальнигына төртеп күрсәтеп, залга игълан ясады
—Обкомда узган кинәшмәне санга сукмаучы һәркем менә шушылай китереләчәк. Кирәк булса җир астыннан табарбыз!—диде.
Власть сөючән, бер нәрсәдә тыелу белмәгән түрәләр ни теләсәләр шуны эшләделәр, мондый кыргыйлык аларга ‘'өстән" төшерелмәгән, һәрклисы үзе белгәнчә кылана, үзенчә мөгез чыгара иле
Хуҗалык эшләренә кереп баткан һәм ерак бер районда эшләп ятучы Күпер Булат Әкмал ханнын көтмәгәндә шулай югары күтәрелүенә аптырый, республикада анын чикләнмәгән властька ия булуына шакката, моныи сәбәпләрен анлый алмый иде. ШулаИ берчакмы ана Ташкентта, улы янына кунакка баргач очраклы рәвештә генә Копполанын “Крестный отеи фильмын карарга туры килде. Әйтергә кирәк, ни гәнгә. ни җанга дигәндәй, фильм анда әллә ни тәэсир калдырмады һәм ул кайчан да булса аны исенә юшерермен дип уйламаган да иле. Ә искә төшерергә гуры килде. Бу роман инде бездә дә басылып чыккач, ул “ Знамя" журналының ике номерын да табып алды һәм игътибар белән укып чыкты Анын үзе өчен кайбер нәрсәләрне ачыклыйсы бар иде Хәзер ул Әкмал ханнын кыланышлары турында матбугаттан укын та. тикшерүнсн ничек барганын Халтасвтан ишетеп тә белә иде инде Марио Мьюзо да, Коппола да әсәр героен сурәтләгәндә фактларга, сул материалларына таянганнардыр, әмма лә ләкин аларны бөтен дөньяга таныткан иҗат фантазиясе Аксаи ханы кылган гамәлләр янында югалып, төссезләнеп кала иде. Совет власте урнашканнан 2*
сон алтмыш ел узгач үзеңнен шәхси ханлыгыңны оештырып кара әле, анын белән хәтта феодализм чорындагы ханлыклар да тиңләшә алмас иде.
Лондонда балавыз фигуралар музее булдырган мадам Тюссонын үз коллекциясендә Әкмал хан сынын да булдырырга теләве бер дә гаҗәп түгел.
Мона кадәр беркем дә белмәгән, беркем дә юньләп ишетмәгән бер кышлакта утыручы ханнын республика Югары суды председателен алып атуы үзе генә дә ни тора. Хәзер бу бөтен республикага мәгълүм факт. Мондый нәрсә дон Карлеоннын да кулыннан килмәгәндер. Мона бик гади бер факт сәбәп булган имеш. Югары суд рәисе ниндидер бер зур түрәнен хатыны белән чуала башлаган, бер карасаң, гап-гади тормыш чуалчыклары кебек. Әмма моны болай гына калдырып буламы9! Рәнҗетелгән түрә үч алырга карар бирә һәм иң каты җәза итеп мәкерле уйнашчыны кәнәфиеннән мәхрүм итү чарасын сайлый. Бөтен илендә шулай булгач, моннан да кулайрак ысул юк та юк инде ул. Ир-атнын бөтен өстенлеге вазифа белән үлчәнә дә бит. Кәнәфидән, азмы-күпме дәрәҗәле урыннан мәхрүм ир-ат шунда ук кеше күз алдында кечерәеп, бәләкәйләнеп кала. Шәрекъны һәм Кавказ якларын азмы-күпме күргән кеше яхшы белә, бу ин куркыныч үч, чөнки монда дәрәҗәсе булмаганнар тере мәеткә тин. Портфельсез кешене чекрәеп торса да күрмиләр, алар буш урын. Тере мәеткә нинди генә хатын- кыз кызыгыр икән? Үзен рәнҗетелгән дип санаган ир ранглар табелендә хөрти донжуанга караганда күпкә биегрәк баскычта торган, һәм шунлыктан, шундый коточкыч үч алу планы корган да инде. Тик судья ягында да шактый саллы адәмнәр булып, алар юл куймаган. Ни генә эшләп карамаган түрә агаебыз, акчасын да, малын да жәлләмәгән, әмма максатына таба бер кәррә дә алга бара алмаган. Менә шунда инде ул Аксайга, Ариповка баш иеп барырга мәҗбүр булган. Башка юл калмаган.
Гаҗәп, тормышта "Крестный отец” сюжеты төп-төгәл кабатлана. Әкмал хан, табигый ки, югары кунакның көтелмәгән визиты хакында, аның ни өчен нәкъ менә Аксайга гаделлек эзләргә килүе сәбәпләрен дә төгәл белгән, шулай булуга карамастан, контор коридорларында бер атналап тозлагач, ягъни көттереп газаплагач кына кабул иткән. Очрашкач та әле: “Яхшы чакларда бер дә итагать саклап тормый иден, хөрмәт визиты белән килеп чыгу башыңа кереп тә карамады, ә артына килеп терәлгәч, үрмәләп килеп җиттең", дип битәрләп җанын кыйнаган.
Хуҗаны гаделлек хисе дә, кунакның намусы мәсьәләсе дә борчымый, әлбәттә, ләкин Югары суд рәисенә мөнәсәбәттә анын үз планнары да булып, ул байтактан инде ул урынга үз кешесен утыртырга чамалап йөргән була. Менә шунда аларның мәнфәгатьләре тәнгәл килә дә. Бер атуда ике генә түгел, өч куянга тидереп буласы. Беренчедән, республикадагы ин мөһим постларнын берсен үз кулына ала; икенчедән, бик дәрәҗәле кешене вассалына әйләндерә һәм нәкъ менә анын кулы белән судьяны бәреп төшерә; өченчедән, халык арасында абруен күтәрә, гаделлекне, игелек һәм намусны яклаучы буларак таныла.
Барлык танылган кешеләргә җыелган кебек үк, судьяга да шактый бай досье әзерләнгән булып чыга. Кеше язмышларын хәл итүче адәмнен донжуанлыктан тыш та гөнаһлары хәттин ашкан, төртеп күрсәтә белергә генә кирәк. Әкмал хан ана иң каты компроматларны тапшыра һәм Югары суд бинасында гауга куптарырга куша. Барысын да нәкъ ул әйткәнчә эшлиләр, барысы да шулкадәр табигый килеп чыга ки, үзен кәнәфидән башка күз алдына да китерә алмаган судья менә-менә аннан очып төшәчәген сизенеп, ярдәм сорап “Әти” янына чаба. Тегесе иңсәләрен генә җыера, халык арасында яманаты чыккан мондый гауганы хәтта ул да каплап кала алмый. Кыскасы, судьяны очырталар. Аннан алда гына Арипов, һәр көн
диярлек гадәткә кергәнчә, хөкүмәт телефоны буенча Беренче белән сөйләшкән, вакантлы урынга кемне утыртунын мәслихәтрәк булачагын ла әйтеп куйган була.
Аксай ханы республикада азмы-күпме билгеле кешеләрнен һәркайсына кушамат тагарга ярата, аларнын кайберләре халык арасында да кин мәгълүм Мәсәлән, өлкәдәге идеология секретарен ул колгадай буе өчен Жираф дип атаган, үзе юкта анын хакында башкача әйтмиләр дә Шунысы кызык, мәгълүм бер кешегә тагылган кушамат ат көтүендә кабатлана, үзе яраткан атларны шул исем белән атый. Хәтта “Әти" дә читтә калмаган, ана әйтелә торган ‘ Шурик" кушаматын көтүдә холкы белән Беренчегә охшаганрак айгыр йөртә. Эстафетаны Беренчедән алган, кайчандыр үзе куйдырган Бикхуҗасвны ул муллага охшаганрак кыяфәте өчен Фәрештә дип атый, хәер, дөреслек хакына әйтергә кирәк, анысы бер дә изгелек белән аерылып тормый. Киресенчә булмаса. Икенче бер яранын, кодрәтле Яллаев урынына эчке эшләр министры итеп утыртылган Пиргашевны ул Кәрлә дип йөри Үзе өчен дә ташлама ясамаган, ана хөрмәт белән Хужа дип эндәшәләр Әмма инде "Безмен Сталин-' дип тә җибәрсәләр, ул күз алдында үзгәрә, йөзе кояштай б&лкый башлый Кара Түбә секретаре үзен “Безнен Ленин" дип әйттергән кебек, анын да яңгыравык исемнәрдән башы әйләнә иде Маршал Гречко исеме исә аерым бер хормәткә, хәтта тылсым көченә ия. кемдер ана “Сез Гречко шикелле" дип ычкындыра калса, ул үзен бәхегнен Җиденче катында хис итә иде. Ләкин бу күпләр өчен сер Күрәсен. Әкмал хан коч алдында баш ия һәм үз кулы астында маршал кебек армия тоту хакында да хыяллангандыр.
Кемнәр нәрсә хакында гына хыялланмый, ниләр генә кыланмый, шунысы кызык, хакимияттә өстәгеләр вә һәм астагыларнын хыял- максатлары бер тамчы судай охшаш иде. Әйтик, Бсрснченсн кинәт кенә Октябрь яшьтәше буласы килде ди. һәм шулай булды да. ул нәкъ шул көндә туган булып чыкты һәм үзенең гомер дәфтәрен Ил белән бергә алып бара башлады
Сүз уңаеннан. Кәтүкнең ин еш һәм яратып әйтә торган коммунист тыйнак яшәргә тиеш" дигән тәгъбире дә “Әти~неке булып, тугрылыклы шәкерт монысын да остазыннан урлаган иде “Әти"нен дусты да калышмады. Беренче майны—хезмәт ииләрснсн Ботендонья бәйрәмен үзенең туган коне дип игълан итте, бу көнне уздырылучы парадлар һәм демонстрацияләр, күңел ачулар барысы да анын хөрмәтенә багышлана кебек тоела башлый иде. Хатынының да күнелен күрә белде, сигезенче март анын туган көне дип игълан ителде. Болаи китерелгән бүләкләрне ачыктан- ачык кабул итәргә кулайрак. ал арны икеләтә китерсазәр дә комачауламый Нишлисен, бәхетле кешеләргә ике бәйрәм шулай бергә килә инде ул
Үзләренең гомер юлларын ил тарихындагы боек даталарга бәйләп кую артык гажәп тоелмый, башкасы гаҗәпләндерә ни “ӘтзГнен. ни анын Аксайдагы дустының балачак һәм яшьлек елларын чагылдырган төп документларның азе бүгенгәчә табылганы юк
Хатынының сенлесенә карата Кәтүкнен мөнәсәбәте ниндидер бозыклыкка—патологиягә охшаган иде Ариповта да нәкъ шундый ук патологик дәрт булып, ул күбрәк хайваннарга тартыла, атлар янында булуны кешеләр белән аралашудан өстенрәк күрә иде Кайдадыр ишеткәне бар. имеш, атлар арасында яшәгән кешенең гомере озын була Шунлыктан ул ат көтүен ишәйткәннән ишәйтә барды, хан сараена охшатып ат абзарлары төзетте. Аксайла атлар кешеләргә караганда әйбәтрәк яши иде Анын шулай ук арысланы, тәвә кошы, күз күрмәгән, колак ишетмәгән балыклар асралучы
22
РАУЛЬ МНРХЭЯДЭ1
буасы бар, шунын өстенә, Карахан атлы усал-явыз эт асрый, якын-тирә авылларда ул тешләмәгән, ул ташланмаган кеше сирәктер. Әнә шул Карахан белән Саман кушаматлы чаптар аның дөньяда иң сөйгән жан ияләре иде. Тагын бер сәер ягы бар ханнын. ул шул жан ияләрен һәм хәтта кешеләрне бер-берсенә каршы котыртырга, сугыштырырга ярата. Әтәч яисә бытбылдык сугышы, этләрнен өерелеп сугышуы дигәндә элеккеге трактор бригадасы хисапчысының авызыннан селәгәй ага башлый. Ул хәзер бик сирәк очрый торган тагын бер гамәл тапты, анысы—айгыр сугыштыру. Соекле Караханы да сугыш чукмары булып, бәрелешләрдә дистәләп көндәшен чәйнәп ташлаган усал эт иде. Бүре буар этенен көченә шулкадәр дә нык ышанган иде Әкмал хан, көннәрдән бер көнне Караханны җиңгән этнен хужасына егерме биш мен сум бүләк бирергә жыенуы хакында игълан иттерде. Андый кеше табылды һәм якын-тирәдәге халыкны бөек хуҗаның этенен куәтен күреп шатланырга стадионга кудылар. Ләкин. Карахан жинелде һәм аны хурлыклы үлемнән бары тик жинүче эт хуҗасының пистолеттан атып үтерүе генә коткарып калды. Вәгъдә ителгән бүләкне исә хуҗа бирергә уйламады да, талап җыйган байлыгы белән аерыла алмый иде ул. Кәефе яхшы чакларда ул еш кына “Әйе, мин саран, үтә саран кеше” дип кабатларга ярата һәм шаркылдап көлә торган иде.
Йөз, йөз илле яшькә кадәр яшәү хыялыннан ул беркайчан да ваз кичмәде, һәм шунлыктан, бөтен буш вакытын ат сараенда, мәрмәр колонналар куелган, агачны бизәкләп-сырлап ясалган ишекләр куелган абзарда үткәрә торган булды. Хәер, аларны абзар дип әйтү гөнаһ булыр, чын хан сарае кебек бизәлгән зиннәтле корылмалар иде алар. Кинәшмәләр, кунакларны кабул итү кебек рәсми чаралар да шунда уздырыла, һәркайда телефон аппаратлары. Озын итәкле толыпка төренеп, кулдан тукылган келәм- паласлар түшәлгән сарайда ул Саман белән Карахан янында төн үткәрергә гадәтләнеп китте. Әйе, атлар, хәтта иң усал һәм кыргый, башбирмәсләре белән дә ул уртак тел таба, буйсындыра белә. Аны үз гомерендә бер генә тапкыр ат тешләде, Дон токымлы яшь айгыр иде ул. Әкмал хан ике дә уйлап тормый шунда ук пистолет тартып чыгарды һәм аны атып та үтерде. Хайваннардан тыш, икенче яраткан нәрсәсе корал булып, ул аларны беркемгә дә ышанып тапшырмый, сәгатьләр буе сүтә-җыя, үзе чистарта, үзе үк куллана да.
Атларны артык күп тотканлыктан, айгыр сугышы оештыру бернигә тормый. Бу кадәр исрафчыл рәвештә үз заманында чын ханнар да күңел ача аямаганнардыр Тамырларындагы каныңны катырырлык күренеш ул. Күзләрен кан баскан хайваннар яман хырылдаган тавыш чыгарып бер- берсенә ташланалар, дагалаган тояклары тәннәрен ерта, ыржайган тешләре бер-берсенен итен умыра, яшь, бармак тигәнгә дә калтыранып китүче тәннәреннән кан ургый, яраланган атларның кешнәве сугыш кырындагы яралы солдатлар ыңгырашуын хәтерләтә. Жиңелгән айгырны шунда ук пычак астына җибәрәләр, кичкә бишбармак әзер була. Әкмал хан итләрдән ин асылы дип жылкы итен саный, ин тәмле җирләреннән ана махсус казылык әзерлиләр.
Ит авыз итү мәҗлесендә ул ит буларак табынга куелган айгырның нинди токымнан булуын, кайдан кайтартылуын, элегрәк нинди сугышларда жинүен тәфсилләп сөйләргә ярата. Бирәннәрчә ашап һәм эчеп утырган, еш кына уйнаш белән тәмамланучан бу мәҗлесләрдә игътибарлырак кеше ниндидер бер каннибаллык-зәнкилек чалымнарын да тоемлар иде.
Әгәр дә Булат Мөэминович кемгәдер җитмешенче еллар ахырыннан башлап, Наполеонны кулга алып хөкем иткәннән соңгы ике елны кертмичә, карарларны беркайчан да мөстәкыйль рәвештә кабул итмәдем дисә, ана
беркем дә ышанмас иде. Ышануы кыен. Футболда да шулай, әгәр судья ниндидер бер команда файдасына уйный башласа, гадирәк әйтсәк, анын бу жуликлыгын бөтен стадион күреп тора, жинелгән команда шундук сизеп ала дип уйлыйсызмы. Ысуллары санап бетергесез күп анын. Кесә карагын кулыннан тотып булмаган шикелле, нәрсәнедер күрми калырга, яисә ботенләй мөһим булмаган башка берәр гамәл күзгә ташланырга мөмкин Уен кызганда кагыйдәләрне бозмавыңны исбатлау ай-һай авыр, шул ук вакытта кагыйдәләрне дә төрлечә аңлатып була
Бер карасаң. Тилләхажиев беркайчан да турыдан-туры хокук тәртибенә каршы килүче гамәл кылырга кушмады, әйтик, акча сораганы булмады. Райондагы барлык азмы-күпме төшемле, мөһим саналган урында Халтаев— Тилләхажиев кешеләре утырганлыгын райком секретареннан башка беркем дә раслый алмый.
Яздан әкә белән Халтаевнын дус-ишләре керемле урыннарны иярләү белән бергә, районнан башлап республикага кадәр булган барлык дәрәҗәдәге органнарда депутатларга әверелделәр.
—Дспугат кагылгысызлыгы шәп нәрсә ул!—пылау капкалап утыр1анда милиция башлыгы исерек баштан еш кына шулай шапырынырга ярата башлады һәм үз кешеләрен дспугат мандаты белән тәэмин итәргә тырышты
“Ижгимагый дәрәҗәләрең белән бүләкләрен күбрәк булган саен утыру ихтималын да кими бара”.—Билгеле бер даирәдә канатлы әйтемгә әйләнгән бу тәгъбир полковник уйлап чыгарган сүзләр иде һәм ул сш кына шаяртып “Утыртам мин сине!" дияргә ярата башлады. Анын авызыннан чыккан бу сүзләрнең дистәләрчә тосмере булып, кайберәүләр тәгәри-тәгәри колә, кайберәүләрнең исә йозе кәгазь кебек агара иде Ул бу тәгъбирне шулхәтле яратып куллана башлады ки, хәтта көннәрдән бер конне яраткан нәни оныгы артык шаяра башлагач, ана да гадәте буенча “Утыртам мин сине!” дип ычкындырган имеш.
Кәтүкне утыртканнан сон икс ел узды. Элеккеге райком секретарьла-рыннан бары тик Булат Мөэминович кына үзенен постын саклап калды. Ул еш кына бу хакта уйлана һәм бернинди шик калдырмый юрган бәхәссез фикергә килде: аның районы батыруга бирешми торган бердәнбер корабль булып чыкты, чөнки Тилләхажиев анын шулай булырга тиешлеген алдан уйлап эш иткән, аны акылсыз һәм киләчәкне күзалламаучы адәм, дип булмый да булмый инде.
Текә күтәрелеп киткән көннәреннән башлап ук Тилләхажиев һәрчак тылны тәэмин игү хакында уйланган, теләсә нәрсә кылырга мөмкин көннәрнең үтәсен белгән, менә шул чакта инде ана бар яктан килгән, бар яктан тәртипле район кирәк булачак. Шул ук вакытта хуҗасын да онытмаган, анысын аумакайлыкта, наданлыкта һәм комсызлыкта гаепләрлек булмасын. Боларны Мәхмүтов хәзер генә аңлады. Шунлыктан. Гилләхажисв районны туган-тумачасына вә тәлинкә тотучыларына бирмәгән. Раимбасвның йоз меңе дә кызыктырмаган. Чөнки яна хуҗаларның районны бер-ике елда талап бетерәчәкләрен, как сояккә калдырачакларын яхшы белгән ул. Алтын күкәй салучы тавык озын гомерле булырга тиеш. Обком секретарена өлкәнен йөзен якты итеп күрсәтүче витрина кирәк булган Район чын мәгънәсендә алдаусыз, өстәп язуларсыз булсын, мул тормышта яшәсен, җитәкчесе кин фикерле, укымышлы, мөстәкыйль һәм нәрсә беләңдер ана тиешле, тупасрак итеп әйткәндә, анын кармагына эләккән кеше булырга тиеш. Шулай булып чыкты да түгелме сон? Башкалар кебек кызыл келәмдә үрмәләп йормәсә дә, барыбер муенчаклы иде.
Мөстәкыйльлеге бар идеме? Шулайдыр Ул башкаларга караганда бәйсезрәк иде. Бар җитәкчеләрне дә мамык җитештерүгә бәйләп буып
алдылар, ә аңа зыянлы хужалык урынына табыш китерүчән нәселле ат заводы корырга рөхсәт иттеләр. Ул мыштым гына районнан мамык үстерүне бөтенләе белән кысрыклап чыгарды һәм Заркентны яшелчә, жиләк-жимеш белән тәэмин итүгә күчте.
Тилләхажиевнын моны рөхсәт итүендә мамык өчен, өстәп язулар өчен бик күпләрнең башы очачагын алдан ук сиземләү ятмыймыни? Берәр төрле башлангыч белән килгәндә өлкә комитетында аңламау яки каршы төшү сизелдеме? Андый очракны ул хәтерләми. Бәлки, ул коры идея-прожект белән (анысына обком секретаре үзе дә маһир) генә түгел, ә әзер исәп- хисап, нигезләмә белән килгәнгә күрә игътибар белән колак салганнардыр. Күпер төзүче инженер белеме аны проектнын берничә вариантын эшләргә, чагыштырма анализ ясарга этәрә, бу исә обком секретарена ошый һәм ул аны башкаларга үрнәк итеп куя торган иде. Ни генә булмасын. Беренче вариантларны чагыштыра һәм отышлысын чамалый иде.
Әгәр дә ул райпотребсоюз председателен яисә жәмәгать туклануы житәкчесен эшеннән алырга уйласа, моны берәрсе дөрес аңлар идеме. Тегесенең дә, монысының да хуҗалыклары өлкәдә иң алдынгылардан, республика күләмендә берничә тапкыр бүләккә лаек булдылар. Яздан әкә пешекчеләре Үзбәкстан декадасы көннәрендә Мәскәүдә, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә үзбәк кухнясын халыкка таныттылар. План үтәлеше, рентабельлек, үзкыйммәт, продукция җитештерү—барысы да ал да гөл. Алдынгыларның алдынгылары. Контордагы һәр почмакта кызыл байрак. Коллективларның үзеннән дә. аларнын эшенә карата да райкомга шикаять-фәлән килгәне юк. Кем аңласын? Әйе, аны төрле яктан чорнап алган кешеләрнең кулы чиста булмаса да, эләктерүләре нык, бу капкыннан акыллы һәм чиста куллы кеше ярдәменнән башка котылырлык түгел.
Шушы елларда ул нәкъ менә Яздан әкәнен Кәтүк алдында ышанычлы кеше икәнлеген аңлады да. Танышуның беренче көннәрендә, Сары Таш мәхәлләсе чәйханәсендә утырганда аның Халтаевны берничә тапкыр урынына утыртуы исенә төште, шулай булмыйни, чөнки акча капчыгы анын кулында. Тирә-яктагылар күзенә ташланмыйча гына хакимлек итү осталыгына менә кемнән өйрәнергә кирәк. Анын катылыгы, энергиясе, эшкуарлыктагы сизгерлеге, кирәгендә тәкәллеф саклап, кирәгендә тешләрен күрсәтә белүе дә көнләшерлек.
Моннан дүрт еллап элек, әле мамык Наполеоны үз көчендә, үз иярендә чагында ниндидер бер мәжлестә мактанып Халтаев Яздан әкә турында болай дигән иде:
—Ул, һичшиксез, миллионер. Миллионнарының күпме, икеме, өчме, бишме икәнен беркем дә белми Шул акчалары белән ул Кәтүккә күтәрелергә ярдәм итте дә инде. Беренче өч ел буе академиядә укыганда Яздан әкә белән без икәүләп Мәскәү юлын таптадык. Табигый, буш кул белән түгел. Мәскәүдә тормыш кыйммәт, ә безнен шеф колач белән яши, аялавыбызча, киләчәктә кирәк булачак дип, кирәкле дусларын да таба белгән. “Пекин яисә анын каршындагы “София” рестораннарында утыз яисә илле кешегә исәпләнгән мәҗлесләр корган булды, шул ике ресторанны ярата ул.
Яздан әкә юк-бар сәбәп белән райкомга килми, Мәхмүтов белән танышлыгын, якынлыгын беркемгә дә сиздерми, ә эшләрен, язылмаган кагыйдәләрне төгәл саклап, Халтаев аша хәл итә иде.
“Чын власте булган кешеләр аны кумпайтып күрсәтергә тиеш түгел!" Яздан әкәнен тормышта тоткан бу кагыйдәсен дә ул сонрак белде.
Ул килгәч район үзәгендә теләсә кайсы башкаланың бизәге булырлык мәһабәт ресторан бинасы калкып чыкты, подрядчигы да, проекты да
табылды һәм ул халык арасында бик тиз абруй казанып өлгерде. Анда утыру өчен хәтта якын-тирә шәһәрләрдән килә башладылар. Яздан әкә. күрәсен, аның шулай булачагын күздә тоткандыр да. Ни генә булмасын, ял и гү сәнгатенен үзенчәлекләрен, кешеләрнең ни-нәрсәгә әйләнеп каплану мөмкинлеген яхшы үхтәштергән ул Һәр җирдә диярлек шашлык, чебурәк, лагман сатучы затлы киосклар пәида булды, пирожный, кондитер, шәрекъ тәм-томнары цехлары ачылды. Сумса, манты, тандыр кебаб кебек нәрсатәр пешерелә башлады, тавык ыслау жайга салынды. Шулай итеп, якындагы кошчылык фабрикасы да чәчәк ату чорына керде. Кеше һәм машиналар күп иори торган чатларда биниһая зур казаннарда мәмрәгән пылау исләре таралды, очәр чиләк сыешлы самавырлар җырларга кереште.
Әгәр дә кем дә булса сәүдә киметеп үлчәү, алдау , акчаны азрак кайтарып бирү исәбенә яши дип уйласа, нык ялгыша, болар барысы да үтелгән этап, сабыйлык чоры авыруы. Хәзер ашый вак табыш канәгатьләндерми, ашым вак каракларны Яздан әкә үз нокталарына якын да җибәрмәс иде.
—Сатып алучыны яратырга, хөрмәт итәргә, тәмле һәм матур итеп ашатырга кирәк, безнен бурыч шундый!—Кул астында эшләүчеләргә ул һәрвакыт шуны тәкрарлап торды һәм кайчан да булса һәр гаилә анын даими сатып алучысы, клиенты булыр дип хыяллана иде. Анын сәүдә нокталарында заказ буенча кабартма, сумса, башка төрле милли камыр ризыклары пешерәләр, кайнар көйгә үк аларны мотороллерларда илтеп тә бирәләр
Җәмәгать туклануының нинди куәткә ия булганын хуҗадан башка беркем дә белми, чөнки ашханәләрнен очтән икесе шәхсән аныкы, аларны ул үзе төзетте һәм үз акчасына тота, рәсми кәгазьләрдә, табшый ки. аллрнын берсе дә юк. Тикшерүче органнар анын кулыннан ашаганга күрә, моны эшләү бер дә кыен түгел иле. Яздан әкә сыйфатны бар нәрсәдән дә өстен күрә; әгәр дә мәгәр ул кайда да булса капкаларга керә, яисә пешерелгән ризыкны өенә алып кайта икән, бу инде барлык параметрлар буенча ин каты тикшерүгә дучар булу дигән сүз. Үзен алдаганны анын җене сөйми һәм алдатырга юл куймый. Халык аңгыра түгел, ул сыйфатлы әйберне генә ала, табыш исә сату күләменә бәйле Хәер, аны алдау чынлыкта мөмкин гамәл түгел, чөнки ул бер казан пылау яисә лагманнын күпме торганын, сарык түшкәсеннән ничә данә шашлык чыгасын тиененә һәм граммына кадәр белә, хуҗалык исәбе дигән нәрсә ин юзары ки мәлдә булып, ул сатылмый калган яисә бозылган ризыкны списать итү дигән нәрсәне бөтенләй белми һәм белергә дә теләми иде
Ризыкны малга ашатуның ин зур гөнаһ икәнлеген ул һәрчак тукып тора, үзенең симертү базасы һәм ярдәмче хуҗалыгы булуга карамастан, мал- гуарга ашханәдән бернинди өлеш чыгарылмый Ярдәмче хуҗалык дигәннәрен дә хуҗасына мул керем биреп тора. Һәр якшәмбе Яздан әкә ярдәмчеләре белән бергә базарга яшь мал-туар алырга чыга. Симертү хуҗалыгының көтүлекләре колхозныкы белән янәшә, дәүләттә терлекне баш саныннан исәпләгәнлектән, арык бозаулар, таназар. ябык сарыклар янында мунча хәтле үгез, яисә берсе-берсе йөз егерме килограммнан артыкка тартучы I иссар токымлы симез тәкәләр йөргәненә беркем дә игътибар итми Табигый ки. сизмәмешкә салышу Яздан әкә тәмле телле булган очен генә эшләнми, акчасын тамыза белә, әмма ул унысы белән кире кайта, ашханәләрендә беркайчан да яңа итнең өзелеп торганы юк Ярдәмче хуҗалык симертү базасы дип аталган конвейер сәгать кебек эшли, матбугатта рекламалана. җитәкчеләрне сихерләгәндәй итә һәм күшәр Яздан әкә азык-төлек программасын хәл итүнең хәлиткеч юлын тапкан дип уйлыйлар иде )шкә кертем җибәрелгән акча ай саен икеләтә арта бара, рентабельлек һәм үз-үзенне аклау дигән нәрсәне Яздан әкә бары тик шулай
26.
рхайдэров
РАУЛЬ МИ
гына анлый. хезмәт хакын мулдан алучы пешекчеләр алны-ялны белми эшли, жәмәгать туклануы көннән-көн ныграк таныла.
Ләкин Яздан әкәнен тормыш мәнфәгатьләре жәмәгать туклануы белән чикләнә, дип уйлаучылар нык ялгыша, чынлыкта районнын бөтен тормыш жепләре анын кулында, нефтебазадан башлап шәһәрара автобуслар хәрәкәтенә кадәр барысы да анын күз унында. Яздан әкәнен улы Шәүкәт баш инженер булып эшләгән автопредприятиедә, мәсәлән, автобус маршрутлары төгәл ун тапкырга артты!
Райпотребсоюз председателе булып алган Сәлим дә Яздан әкәнен туганы, Халтаев тарафыннан Сары Таш мәхәлләсендә оештырылган очрашуда ул да бар иде Дөрес. Сәлим Хәсәнович үзе дә төшеп калганнардан түгел, әмма барыбер Яздан әкә ярдәменнән башка гап-гади уртакул бер райпотребсоюзны андый да биеклекләргә күтәреп булмас иде. Чит илләргә чыгарылган бал, арахис, дару үләннәре, күрәгә, киптерелгән йөзем— кишмиш, тире һәм каракүл, сөяк һәм “Ак мусалас” дип аталучы менә дигән шәраб өчен өлкәгә кайткан барлык дефицит товарның яртысы Сәлим Хәсәнович складларына килеп эләгә.
Әгәр дә хужалык эшләре белән шөгыльләнүчеләр партработниклар дәрәжәсендәге реаль властька ия булса, мәнле адәмнәр партия аппаратына ашкынмас һәм Тилләхаҗиев ин мәртәбәле эшкуар булып танылыр иде, ни генә дисән дә, хәтта буш жирдә дә акча ясау әмәлләрен белә иде ул.
Бервакыт ул Булат Мөэминовичтан гражданнар оборонасы өчен ашыгыч рәвештә складлар төзеп бирүен үтенде, өстән шундый күрсәтмә төшкән икән. Оборона максатларында, димәк, тиз, сыйфатлы һәм вакытында булырга тиеш. Склад техникасының иң соңгы яңалыклары белән жиһазландырылган объектны торгызып та куйдылар, ул хәтта Яздан әкә рестораныннан да тизрәк үсеп чыкты.
Объектны тапшырганнан сон нәкъ бер атнадан Булат Мөэминовичны яна уку елына мәктәпләр төзү барышын тикшерүгә багышланган киңәшмәгә чакырдылар. Анда шәһәрнең янгын сүндерү идарәсе башлыгы көтмәгәндә бик усал чыгыш ясады һәм сүз уңаеннан гына социалистик милекне тиешенчә саклауны тәэмин итмәгәнгә күрә иртәгәсе көннән Заркенттагы өлкә сәүдә базасы биналарын пичәтләп куячагын белдерде. Бусы инде аяз көнне күк күкрәгәндәй булды, бер-бер артлы әллә нинди тәкъдимнәр яңгырады, ләкин берсе дә проблеманы тамырдан хәл итү юлын күрсәтә алмады. Янгын сүндерүчеләр башлыгыннан һич югы ярты ел вакыт бирүен сорап карадылар, ләкин ул сүзендә катты да калды, жаваплылыкны обком секретаре шәхсән үз өстенә алганда гына моңа риза булачагын белдерде.
Менә шул чакта Кәтүк Мәхмүтовка яна корылган гражданнар оборонасы складларын вакытлыча сәүдә базасына биреп торырга тәкъдим итте дә. Шулай итеп, ин кирәкле товарлар һәм дефицит тупланган складлар Наполеон теләгән җиргә күчеп утырды.
Ләкин ул монын Яздан әкә тарафыннан оештырылган хәйләкәр алым икәнен әле башына да кертеп карамый иде. Бары тик озакламый хрусталь, мебель, келәм, палас, көмеш, алтын, күн, парфюмерия, спиртлы эчемлекләр, кием-салым, аяк киемнәре, трикотажның бәясе күтәреләчәге хакында яшерен хатлар ала башлагач кына нидер төшенде кебек. Ел саен әле бер, әле икенче әйбер кыйммәтләнде, кайбер товарларның бәяләре берьюлы икеләтә, хәтта өчләтә. Дәүләт бәяләр комитеты рәисе шулкадәр тырышты ки, анын бу көчәнүен табигый ки югарыда күрми калмадылар, аңа Социалистик Хезмәт Каһарманы дигән мактаулы исем бирелде, түшенә алтын йолдыз медале тактылар.
Булат Мөэминович бәяләр күтәрелүдә валюта биржасындагы шикелле
үк гиз арада коточкыч баю мөмкин икәнлеген анлый иде. бары тик аны алдан белергә һәм товарларны яшереп өлгерергә генә кирәк.
Алтмышынчы еллар башында бер тапкыр сабак алган иде инде ул. Бернинди криэис-фәлән тоемланмаган. бәяләр күтәрелү, инфляция хакында сүз дә булырга мөмкин түгел бер заманда, газеталар язганча, ил җиде чакрымлы алымнар белән алга ыргылып. Американы куып житү һәм узып китү өчен көрәшеп яткан көннәрдә, партия совет кешеләренен бүгенге буыны коммунизмда яшәячәк дип лаф органда.—халык тарафыннан артык сизелмәгән бер нәрсә булды—коньякмын бәясе ике тапкыр арттырылды.
Өлкәдән яшерен хат алуга ук Булат Мөэминович раипотребсоюз председателен чакырып алды һәм коньяк сакланучы складларны пичәтләп куярга кушты
Районнын сәүдә хужасы иннәрен генә жыерды:
—Гафу итегез, нинди коньяк, бетте бит ул. Дүрт вагон чамасы бар иде барын, план үтәлмәгәнлектән. аны да сатуга чыгардык Кызганыч, бер-ике әржәсен туйга калдыра алмаганмын.—дип аһ орды ул һәм секретарь кабинетыннан шылтыратып баш бухгалтерны чакырып китертте
Кәгазьләрдән күренгәнчә, нәкъ кичә генә спиртлы эчемлекләр сатудан кергән гаять зур сумманы банкка күчергәннәр булып чыкты Әгәр төнлә кайнатасы Әхрар Гыйниятович шылтыратмаган булса, бу вакыйга шунын белән тәмамланган да булыр иде. Сәүдә эшмәкәрләре бәяләр күтәрелү хакында каяндыр белеп алганнар һәм коньяк төялгән утызлап вагонны анын районындагы раипотребсоюз базасына илтеп яшергәннәр дә майлы калҗа эләктерәчәкләрен түземсезләнеп көтәләр, ди Боларны кайнатасы бәйнә-бәйнә сөйләде һәм иртәгә үк районга чиктән тыш вәкаләтләр бирелгән комиссия киләчәген, анын үзенсн бу эштә турыдан-туры катнашырга тиешлеген әйтте Фактлар расланды һәм ул чакта сәүдә эшмәкәрләренең байтагы хөкем жаваплылыгына тартылды.
Әлбәттә, ул елларда тимердәй нык Гыиниятовнын сәүдәгәрләр белән әже-гөже килүе хакында сүз дә булырга мөмкин түгел, хәтта дошманнары да алай уйлый алмас иде. Партия хакимиятснен нинди генә кимчелекләрен күрсәтсәләр дә. караклыкта, коррупциядә гаепли алмадылар Алары сонрак. Леонид Ильич властька килгәч башланды.
Сәлим Хәсәновичнын шефы, өлкә потребсоюзы башлыгы Ягъфәров өеннән генә дә биш миллион сумлык кыйммәтле нәрсәләр тояп чыктылар, әле мона йорт, каралты-кура кебек күчемсез милек һәм тулы бер автопаркка тиң машиналар керми Яраннарында бишәр миллион сум булганда. Наполеоннын үзе хакында ни әйтерсең! Әтисенен каберенә күмгән хәзинәдән генә дә йөз алтмыш жиде килограмм алтын һәм бизәнү әйберләре чыкты, аларнын барысы ла антиквар кыйммәткә ия булып, чын асыл бәяләрен башка да китерерлек түгел Хуҗа хәзер аттын гына ата. дигән Халтаев ялгышмаган булып чыкты
Биш-алты елда ун поттан артык алтын жыю жинел эш түгел, монын белән көне-төне шөгыльләнергә кирәк Шунын өстенә. мәйданы белән Франния кадәрле өлкә белән дә җитәкчелек ит. Кәтүкнең бажасы полковник Нурматов та йоклап ятмаган, анысын өлкәдә беренчеләрлән итеп, көндәлек ясак жыеп йөргәндә кулга аллылар Биш ел эчендә ул портфель вә "дипломатларда өенә икс миллионлап акча ташып өлгергән булып чыкты
Суд хроникасы белән танышканнан сон гына Булат Мөэминович ювелирторг базасы складларының ни өчен нәкъ менә анын районында урнашуын, ни өчен нәкъ менә монда өлкәдәге ин зур "Гранат" ювелир кибете ачылуын төшенде кебек. Сонрак анын директоры булып атган Мәхкам Юлдашев дигән адәм Сары Таш чәйханәсендә анын белән табындаш
булганнарның өченчесе иде, ул да һич тә авырыксынмый-нитми егерме биш меңгә кушылган иде. Димәк, алар ул чакта Раимбаев кызыккан районны Халтаев белән бергә шулай итеп Наполеоннан сатып алганнар булып чыга. Мәжлестә Яздан әкә белән бергә катнашканнарның дүртенчесе Сибгат Хәкимович Сафиуллин булып, анысы озакламый бер дә кызыктырмый торган урынга утырды, район банкын җитәкли башлады. Бер-ике елдан андагы коллектив тулысынча алышынды һәм аны халыкта “татар банкы” дип йөри башладылар, шул ук вакытта татарларның йөз тәңкәлек хезмәт хакына кызыгуына шаккатып тел шартлаталар иде. Чебешне көз көне саныйлар икән шул! Чираттагы бәя күтәрелү алдыннан алтын, хрусталь, келәм, мебель, күн, аракы сатып алу өчен Яздан әкә каядыр яшереп саклаган миллионнарын күтәреп чапмаган, банкта утыручы ата хәйләкәр Сафиуллин белән бергә атар үз акчаларыннан бер тиен дә чыгармаганнар, рәхәтләнеп дәүләтне атдый биргәннәр! Монысын да Булат Мөэминович бик сокта калып аңлады.
Хәзер, инде байтак еллар узганнан сон бер генә комиссия дә урлашу- фәлән булганлыгын исбатлый алмаячак, тиене тиенгә туры киләчәк, кәгазьләрдә барысы да ал да гөл булачак. Документларга черки дә борын тыгарлык түгел. Яшерен трестнын акыл казанын тәшкил иткән Яздан әкә белән Сафиуллин шулкадәр чиста һәм пөхтә эшләгәннәр ки, бер генә эзне дә таба алмассын Алар янында йөргән Булат Мөэминович җүләрнен җүләре булган икән. Анын беркатлылыгыннан рәхәтләнеп көлгәннәрдер инде.
Наполеонны кулга алганнан сон Халтаев һәм анын дуслары бераз шикләнә калсалар да, артык курку галәмәте сиздермәделәр, чөнки эшләрендә барысы да ал да гөл булып, кулдан эләктерергә инде сон иде. Халтаев еш кына форма киеп төннәрен Заркентка китеп югала башлады, бәлки Әнвәр Абидовичнын гаиләсенә ярдәм иткәндер, бәлки конфискациягә эләкмәгән мал-мөлкәтне урнаштыру белән мәш килгәндер. Барысын да берьюлы чыгарып салырга Наполеон беркатлы җүләр түгел, ун пот алтын биреп барысын да телдән яздырды һәм шик болытын куып таратты. Ә анын резерв өлеше булмаган дип беләсенме, булса, ул анын районында сакланмыймы? Уйласан уй җитәрлек.
Яздан әкә даирәсендәгеләрдән бары тик Сафиуллин гына юкка чыкты. Өлкәдә дәрәҗәле кешеләрне кулга алганнан сон бер ел узгач, ул ашыкмый- кабаланмый гына пенсиягә чыкты һәм билгесез тарафларга китеп барды. Үзенен вәкаләтләрен исә үзгәртеп кору заманындагы катгый таләпләр нигезендә тапшырды, азау ярган өлкә комиссиясе банк эшчәнлегендә бер генә җитешсезлек тә таба алмады. Киресенчә, район масштабларына хас булмаганча, бар эшнен югары профессиональ дәрәҗәдә башкарылуын билгеләп үттеләр. Халтаев белән бер тәртәгә мичәүләнгән Сафиуллиннын хәзер инде башкала тирәсендәге берәр төбәктә, тыйнак, әмма дә ләкин бик тә зәвыкъ белән төзелгән яхшы гына йортта яшәп ятуы да ихтимал, табигый ки, фамилиясе дә бөтенләй башкадыр. Бөтенесен алдан исәпли белүче, алдан күрүче кеше ул. Булат Мөэминовичнын аны Яздан әкә белән Тилләхаҗиевнын мәкерле капкынына эләккән мәгълүм аш мәҗлесеннән сон бүтән очратканы булмады, хәтта анын төс-кыяфәтен дә төгәл генә хәтерләми иде. Сибгат Хәкимович хәтта Заркенттагы гаиләсен дә районга күчереп тормады, һәр көнне аны кияве шәхси “Волга”сында эшкә китерә һәм анын бер генә тапкыр да сонга калганы булмады.
Мамык Наполеонынын, үзен бер үк вакытта кытай патшасының сыңары дип атаган кеше төзегән империянең җимерелгәненә өч ел үтеп китте, анын инде бүтән күтәрелерлек чамасы юк. Бусы—мәңгелеккә
“Хәзер инде кем бугазыннан буа, вөҗданын кушканча яшәргә кем
комачаулый''—Мондый сорауларны Булат Мөэминовичнын үз-үзенә берничә тапкыр биреп караганы булды.—Намуслы исеменне кайтару өчен ниләр кылдын, нишләп ятьмәгә чорнап алган Халтаев. Юлдашев. Йосыпов кебекләрне куып таратмыйсын!''
Кая инде куып тарату, нәселле атлар яратучы Әкмал ханны кулга алганда бөтен илгә сасысы чыккан шомлы Аксайга барырга да курыктын. дип танырга мәжбүр булды ул.
Үз күз алдында үскән, балаларын шикелле үк якын һәм кадерле чаптарларынны һәм юртакларыңны коткарырга бармадын. ул чакта ла күнсленнс кара шом басты, дәүләт атлары өчен ул сина күпме сәмән бирде, дип сорау ихтимал ы н нан котын алынды.
“Кайчанга хәтле шулай куркып яшәргә була?” дигән сорауны ул берничә тапкыр кабатлады, әмма жавабын таба алмады.
Каракүл тиресе җитештерүче колхоз председателе, өлкән яшьтәге дусты, узган ел вафат булган Сәрвәр әкәнс исенә төшерде Ничектер бервакыт анын янына барасы иткән иде Барса, дусты эштә юк. авырып тора, өендә ята. диделәр. Өенә керергә туры килде.
Карт чыннан да сырхап ята. дөресрәге, аны кыйнап ташлаганнар, бөтен җире күм-күк булган иде Райком секретарен күрүгә аксакал яшьләрен тыя алмалы, әмма бу авыртудан, сызланудан түгел, күнел төбенә утырган юылмас юшкыннан, рәнҗүдән иде. “Нинди хурлык, карт көнемдә адәм рисвае иттеләр, чал чәчләремә дә карап тормадылар".—диде ул көч-хәл белән иреннәрен кыймылдатып.
Монын тарихы болайрак булып чыкты Кәтүк кешеләренең экспортка әзерләнгән каракүл тиреләрне талавыннан тәмам гарык булган Сәрвәр әкә зур бер партияне яшереп куйган, чит илләргә икенче сортлы товар җибәрмәссең биг инде. Моны кемдер чаккан һәм тегеләр килеп, канга батырганчы кыйнап акыл өйрәтеп киткәннәр, бүтән болай кыланмассың янәсе. Котырган этләрдәй бу адәмнәр мәнгс шулай яшәрбез дип уйлаганнар булса кирәк.
Кайчандыр районнын абруен күтәрешкән, аны аякка бастыруда төп таяныч булган дустын истәлегенә, ичмасам, анын белән булган хәлне актарып чыгар, фаш ит. Сәрвәр әкә кем кыйнаганны, моны кемнәр күреп торганын, кем чакканын—барысын да бәйнә-бәйнә сөйләгән иде бит
Ләкин үз-үзенә никадәр генә сораулар бирмәсен, газапланган җанын битәрләмәсен, башы иел тәннән-иелә генә барды, чөнки акланырлык сәбәп юк иде Ләкин шуны да аңлый, төшенә—кеше булып калу өчен һәрчак ниндидер мөмкинлек була ул. файдалана гына бел Ләкин монын өчен ихтыяр кочс. вождан. кыюлык, үзеннен хаклыгына инану, принципларына хыянәт итмәү кирәк. Бүген шулай ук ул кеше дигәнен зәгыйфь бер зат. шайтан котыртты, дип тә әйтә алмый, үзен аклар өчен у назы ы сәбәп вә сылтаулар да эзли алмый
“Исендәме, алар белән аралашудан күңелен болганып, укшып интеккән, хәтта коскан идея?—дип сорау бирде ул үз-үзенә —Шул чакта аларны җанына якын җибәрмәгән, караюлыкка һәм ришвәтчелеккә кереп батмаган булсан Урлашканым, ришвәт алганым юк. дисенме? Ә алар белән табындаш булу, “мин бернәрсә дә күрмим, бернәрсә дә белмим" дигән караш белән яшәвен ал арга оятсыз рәвештә районны таларга, миллионнар тупларга юл ачмадымыни?"
Кирәкле кешеләрнең хатыннарына, кызларына, сөяркәләренә вә ләхи тәртипләре шикле булган туташ вә ханымнарга, унга да. сулга да таратылган каракүлдән ил никадәр валютадан колак какты Синен нәселле чаптарларыңны Наполеон бер Ариповка гына бүләк итмәде ләбаса, житез
30.
РАУЛ1
ИРХӘЙДЭРОВ
чабышкыларны яратучылар илдә күп, ай-һай күп булып чыкты, барысы да аксөяк графлар шикелле кыланмакчы. Шулкадәр газап күреп төзелгән бер ат заводыннан гына да миллионнарча доллар урланды түгелме?..
Көтмәгәндә хәтеренә ерак яшьлектә, даладагы Оренбургта калган Ертык Закир килеп төште. Төшмәслек тә түгел. Төрек Госманның үзен Форштадттагы варисы итәргә теләвенә алданмады бит, чөнки жулик буфетчылар һәм ресторан хуҗалары исәбеннән ашау-эчүне түбәнлек санады Хәтта алтын приискаларында. Ертык Закир да. анын дингезче дуслары да рэкетирлар күпме кодаламасын, алтын юдыручыларның хәләл өлешенә кермәделәр, чөнки намус дигән нәрсәләре булган, үз көчең белән тапмаган ризык намуслы кешенең тамагыннан үтми ул.
Бер карасан, Наполеон Төрек Госманнан куркынычрак түгел түгелен, әмма ул ана каршы тора алмады, курыкты. Икесе дә жаһилләрнен җаһилс. усал, каты куллы, алардан гаделлек вә миһербан көтү мәгънәсезлек булыр иде, икесенә дә кешелеклелек гайре сыйфатлардан.
Чөй розасы һәм үрмә гөлләр чорнап алган таш коймага карап ул уйлануын белде, карашы яхшылап планлаштырылган, тәрбияләнгән бакча түренә төбәлде. Бакчы, тулган ай яктысында монда нинди матур манзара ачыла икән бит, зеңләп торучы чиста күктән әйтерсең лә арыган, йокыга талган жир остенә талгын тынлык вә иминлек бөркелә, әмма аның җанында гына бер кәррә дә тынычлык юк һәм була да алмый.
һәм нәкъ шул мизгелдә ул менә хәзер, кичекмәстән, нәрсәдер кылмаса, пәрәвездәй үзен чорнап алган ятьмәдән котылу чарасын күрмәсә, калган бөтен гомерен бер хәшәрәт сыман, сатлык җан булып үткәрәчәген аңлап алды.
Әйтерсең, ниндидер бер билгесез көч аны сәкедән тартып торгызды һәм ул ана буйсынып. Халтаевлар ишегалдына илтүче жилкапкага таба юнәлде. Моңа кадәр әле анын беркайчан да күршесе ихатасына аяк басканы юк иде. Ишегалдында тынлык, бер җан иясе күренми, бары тик верандада гына тонык ут балкый иде. Мәхмүтов озак уйлап тормастан, беренче эләккән тәрәзәгә шакыды. Полковник бик сак йоклый торган кеше булып чыкты, шунда ук өй түрендәге тәрәзәләрнең берсе ачылды һәм аннан хужанын тузгыган башы күренде, ул күршесен таныды булса кирәк, тавыш-тынсыз гына янадан бүлмә караңгылыгына чумды һәм берничә минуттан киенеп, таранып дигәндәй чыгып та басты.
— Нәрсә булды?—Күршесенең агарып калган йөзенә күз төшерүгә милиция башлыгының иреннәре арасыннан шундый сүзләр чыкты. Гаҗәп түгел, райком секретаре барлы-юклы сәбәп белән төн уртасында йоклап яткан кешене уятмас лабаса.
Моннан ике атна элек кенә Халтаев кыюлыгы белән тан калдырырлык бер операция эшләп ташлады һәм әле дә үзенең шул башсызлыгына гаҗәпләнүдән туктамый иде. Бөтенесе дә Раимбаевнын туганнарыннан башланды. Көтмәгәндә килеп кергән туган-тумача баш әйләндергеч тәкъдим ясады: әгәр полковник Раимбаевны төрмәдән урлый алса һәм анын гаиләсенә ялган паспортлар ясап бирсә, ана йөз мен сум акча бирәселәр икән. Бандитлар да. дәүләт хәтле дәүләт тә яшерен миллионерны чистартып бетерә алмаган, туплаган сәрмаясы әле дә җитәрлек икән. Аңлаганы шул булды. Раимбаевнын туганнары кул кушырып утырмаган, күрше Тажикстаннын ерактагы бер районында йорт сатып алганнар. Барысын да уйлаганнар, исәпкә алганнар, әмма Раимбаевны төрмәдән тартып чыгару кулларыннан килмәгән. Шунлыктан полковник янына килгәннәр дә. Паспорт өчен полковник егерме биш меңне аерым сораган иде, анысын алдан ук биреп куясы. Әгәр эш пешми икән, акчаны кире сорарлык
булмасын. Моны полковник яхшы белә. Республика Югары судында әшнәләре җитәрлек, югары урыннарда утыралар Һәм ул илле менне кыстырып шулар янына китте
Кирәкле кешене табып, ана ярлыкау-аклануга эләккән кешеләр исемлегенә Раимбаев фамилиясен кертергә тәкъдим итте Прокуратура тәкъдиме белән Югары суд аи саен диярлек шундый гуманлы карарлар чыгарып килә, гаепләре булса да аны таныган, чын мәгънәсендә тәүбәгә килгән кешеләр гаиләләре янына кайтарыла иде.
Әмма андый кәгазь берничә кулдан үткәнлектән, аклауга жинел генә ирешеп булмый, ә икенче тапкыр омтылу шик тудырырга мөмкин Менә шунда алар ачыктан-ачык ялганга барырга карар бирәләр дә. рәсми бланклар һәм пичәт белән дә эш итүче бер хатынны табалар һәм аны сатып алалар Азат итү турындагы ялган карар тотып, элеккеге миллионерны коткарырга полковник үзе китеп бара, иптәшкә Раимбаевнын туганын ала.
Хезмәт белән төзәтү колониясенә якшәмбе көнне иртән, начальство юграк чакта килеп керәләр. Башта бөтенесе дә майлагандай бара, хәтта Раимбаевны алып чыгарга зонага чапкыннар җибәрәләр, ләкин ин сонгы минутта яшь кенә лейтенант килеп керә һәм бөтенесен бутап ташлый Кәгазьләр белән танышкач, начальстводан виза кирәклеген әйтә Ни дисән дә, Раимбаев унбиш елга хөкем ителгән, андыйларны аклау бик сирәк була торган хәл.
Карарны тотып офицер чыгып китүгә үк Халтаев белән ярдәмчесе дә ишеккә ташлана Аны беренче тукталышта ук төшереп калдырып, үзе Ташкентка ыргыла, "Волга"сын мөмкин булган ин югары тихлектә куып. Югары судтагы танышы янына барып керә, барысын да аңлатып бирә Алай-болай тикшерү-фәлән башлана калса, аларны да исәпләп чыгарырга момкимнәр ләбаса Ин куркытканы шул Шуннан инде алар икәүләп бланк белән пичәт табып биргән хатын янына ашыгалар. Сәбәбе дә табыла, янәсе укышлы операцияне юарга, акчанын калган өлешен—биш мең сумны тапшырырга кирәк. Хатынның уяулыгын киметү өчен банк төргәгендәге иллелекләрне шунда ук кулына тоттыралар да мәжлсс корып утыру өчен шәһәр читенә чыгып китәләр Табигать кочагында бераз төшереп алалар һәм алардан кәррә дә шикләнмәгән хатынны үтереп, мәетенә ут төртеп яндыралар. Бернинди эз калмый, ни генә дисән дә. полковникның тәҗрибә сорап күршегә керәсе юк. Югары суд әгъзасы да заманында булачак юристларга криминалистика нигехләрен укыткан кеше
"Бәлки, Раимбаев белән Югары судтан югалган хатын турында берәр хәбәр бардыр, бәлки шуна тан тишегеннән ишек шакыгандыр?" — Халтаевнын башына килгән беренче шөбһале уй шундый булды
Шик-шөбһә. курку хисләреннән, ниһаять, арынып өлгергән Мәхмүтов тыныч, гадәти тавыш белән әйтеп салмасынмы
—Гаделсез юл белән тапкан акчаларын үз ирке белән ихтыяри рәвештә кайтарган кешеләр җинаять жаваплылыгыннан азат ителә. Болар сезгә мәгълүмдер, дип уйлыйм, полковник
—Димәк, безне дә капшарга җыеналар икән,—дип куйды полковник саңгырау тавыш белән, күңелендә яшерен шатлык хисе уятты, чөнки төнге визитны ул Раимбаев белән бәйле булмагае дип нык курыккан иде
Үз уйларына баткан райком секретаре Халтаев әйткәннәрне колагы яныннан гына үткәреп җибәрде
Милиция башлыгы озакка сузылган авыр тынлыкны күтәрә алмады, сорау бирде
— Нәрсә, әллә прокуратурадагы иске дусларыгыз берәр нәрсә сиздердеме ’ Мөгаен, дәшми калырга яисә җеп очын бик үк чыгармыйча нәрсәдер
әйтергә кирәк булгандыр, әмма ул ялганлап азапланырга да, боргаланырга да теләми иде, шунлыктан турыдан-туры ярды да салды:
— Юк, беркем дә кисәтмәде. Кызганычка каршы, дусларым минем ике яклы пычак икәнемне белмиләр, юкса, инде күптән кул бирмәсләр иде. Барысын да үзем хәл иттем, алга таба болай яшәп булмый. Сезгә юл куюда үзем гаепле, шунлыктан сезгә төрмәдән һәм хурлыктан котылу юлын күрсәтергә булдым. Иртәме-соңмы—алар барысы да калкып чыгачак.
Халгаевны алыштырып куйдылармыни, йокымсырау, курку хисе бер мизгелдә юкка чыкты.
—Булат әкә, тынычлан, үзеңне дә, дусларыңны да һәлакәткә илтмә. Без дә бит сезне кайчандыр үлем элмәгеннән йолып алган кешеләр. Без булмасак, мөгаен, инде әллә кайчан Коми АССРда яисә икенче бер җәһәннәм тишегендә урман кисеп яткан булыр идегез. Нервыларыгыз какшаганга охшый, әйдә, иң яхшысы бераз салып алыйк, таңга кадәр бер- ике сәгать утырыйк, иртән теләсә нәрсә хакында яхшылап сөйләшербез, аңлашырбыз, тәүбә итү турында гәпләшсәк тә булыр. Без башсыз адәмнәр түгел ләбаса, эшләребез дә ул кадәр үк начар дип әйтмәс идем, ике ел үтте, бер эз дә катмады шикелле, ә инде Тилләхаҗиевнын теле чишелер дип шикләнсәгез, курыкмагыз, анысын бөтенләй баштан чыгарып ташларга да була, чөнки анын үз мәнфәгатьләре бар, кирәгеннән артык бер сүз дә әйтмәячәк. Исегездә тотыгыз, ул һәрвакыт “Сезнең район тыюлык зонасы”, ди торган иде. Монда прокуратураны якын җибәрмәячәк ул. Бездән башка да прокуратурага эш җитәрлек, без кем әйтмешли, вак балык. Алар анда югары эшелондагыларның эшен актарып чыгара алмый интегәләр, Мәскәүдә, пар I конференциядә дүрт кеше турында ниләр генә сөйләмәделәр, хәтерлисездер? Ташкентта да, Мәскәүдә дә үлем яки яшәү мәсьәләсе хәл ителә. Уен-мусн гына түгел. Республика прокуратурасы үзе үк бүген ярдәм сорап аһ орыр хәлдә, бик күп шома егетләрнең тормышы кыл өстендә, кайберләре көчсезлектән барысына да кул селтәгән, ә шулай да... суд әле барыбер безнен кулда. Прокурор үзе дә, урынбасары да могҗиза белән генә исән калганны да беләм мин, икесен дә агулап теге дөньяга озатмакчылар иде. Берсен инде хастаханәдә вируслы гепатит белән бүләкләгәннәр, икенчесенә өлгерми калганнар. Төп уколлар алда буласы булган да, аларнын әшнәсе—милиция генералы нәрсәдер сизенеп, үзенең врачларын китереп тутырган, үз даруларын, шприцларын, стерилизаторларын китерткән, палата янына сак куйдырткан да хастаханәнең барлык кешеләре белән сөйләшеп чыккан, хәтта пешекчеләрне дә калдырмаган. Күрәсен, мафия турындагы фильмнарны алар да карый, ниятебезне сиземләделәр. Шулай булгач, бөртек тә шикләнмә, аларда безнең кайгы түгел.
—Анысыннан курыкмыйм мин, хатынымның, балаларымның күзенә туры карый алмыйм. Хәер, ни эшләргә икәнен тикшерергә килмәдем мин сезнең янга. Мин инде барысын да хәл иттем һәм. сезне дә кисәтгем, дип беләм. Өйләдән соң мин обкомга китәм, ни булса да булыр, мин тәүбә итәргә карар кылдым.
Райком секретареның үз сүзендә каты торганлыгын чамалап, Халтаев көтмәгәндә сүзеннән кире кайта башлады:
— Мин дә бит тимердән түгел, уйлый-уйлый как сөяккә калдым, төннәрен керфек тә какмый чыгам, әле прокуратурадан килеп чыгарлар, әле бандитлар һөҗүм итәр, дип калтырыйсын. Аларнын минем белән исәп-хисаплары башкача. Әнә сез верандага менеп җитәргә өлгермәдегез, мин пистолет белән тәрәзәгә ыргылдым. Әгәр дә сез чын күңелдән тәүбә итәргә булгансыз икән, мин дә сезнен белән, кем белә, бәлки узып та китәр, кичерерләр,
кеше үтергәнем юк Шунын өстенә, мин бик яшерен бер серне беләм. анын хакына жинеллек килмәгәе.
Кунак “ә” дә димәде, “жә” дә димәде, ул үзен килеп чыгышын исенә төшереп өркетергә жыеналар. дип уйлаган иле. шунлыктан дәшмәүне артык күрде.
Полковник исә тагын тынычлыгын югалтып өлгерле, кабалана башлады.
—Әкмал хан инде оч ай Лубянкада, әмма акчасы кайда яшерелгәнлеген әйтми. Ә мин беләм, сезнен нәсел атларыннан "Чегән"не Аксаига илткәндә сизеп алдым. Атны көн җиләсрәк чакта булсын дип, тәүлек буе алып барырга туры килде, шул чакта Әкмал әкәнен ышанычлысы салган баштан серне чишеп ташлады.
—Әйе, мондый мәгълүмат өчен бик күп нәрсәне гафу итәргә момкиннәр,— дип җанланып китте төнге кунак, чөнки ул сүзнен астрономик саннар белән исәпләнүче суммалар хакында баруын тәгаенли иле
—Сезнен карардан, Булат әкә, башта каным боз булып каткан иде. ә хәзер эчемдә ут яна, ай-һай зур әйбергә алынасыз, бөтен республиканың асты өскә киләчәк Әйдәгез, бераз салыйк, шунсыз тынычланып булмас Ничек мач килүен кара, минем холодильникта 'Золотос кольцо" бар. Сали.м Хәсәнович Һәдия кылган иде.
—Мөгаен, сез хаклыдыр, дару өчен бер илле грамм тотсак ярар, гади төн генә булмады бу, көне дә жинелләрдән, димәс идем Ир-ат дигәнен сүзенә тугры булырга тиеш, һич югы картлыгында намустан да кыйммәтрәк нәрсә юк икәнен анларга тиеш ул. Хәтта ирек тә. тормыш үзе дә аннан кыйммәтрәк түгел.
-Әйе, әйе. нәкъ шулай,—дип кабатлады зиһене таралгандай тоелган Халтаев,—Мин шешәне алып чыгыйм, сез түтәлдән кыяр, помидор, борыч, суган, рәйхан ала торыгыз. Күз ачып йомганчы салат ясап ташлыйбыз, аракы янына шуннан да шәбрәк нәрсә юк та юк инде ул
Полковник йорт авызындагы төшкән теш урыны шикелле ыржаеп торучы ишектән кереп югалуга, Мәхмүтов бакчанын аргы башына, яшелчә түгелләре янына китеп барды. Халтаев түтәлдән яна гына өзеп алган яшелчәне, үлән- сәләннс генә ярата, башкасын белергә дә теләми, чәер, анын белән аралашым, ул үзе дә шушы гадәткә күнекте. Күршеләре керә-нитә кагса. Мияссәрә дә ин беренче эше итеп бакчага чыгыл китә торган булды
Полковникмын ихатасы нык. бакчасы яхшылап каралган, помидорлар бер җепкә тезгәндәй саф-саф булып тора, һәрберсе селекция станциясендәге кебек казыкка бәйләнгән, номер сугылган бирка гына җитми. Сорты ла әйбәт, Юсупов помидорлары дип йөртелә торганнардан. Азармын берсе - берсе ярты килога гарга. арада бер килодан артыклары да очрый, тик аччнк- чучук дигән салатка помидормын ваграгы әйбәт N .1 ефәк пижама итәгенә хатын-кызлар шикеллерәк иттереп, түтәлдән түтәлгә күчә-күчә помидор, кыяр, борыч җыйды. Суган кыяклары белән рәйхан үләне өзәсе генә калды, ал ардан башка салат—салат булмый
Шул чакта бакчанын хуҗасы да килеп чыкты, бер кулында “Золотос кольцо” шешәсе, икенчесендә яшелчә, үлән-салән салу очен җамаяк тоткан иде. Кунак яшелчәләрне ул сузган җамаякка салды, рәйхан үләненсн канда үскәнлеген сорап алды
Хуҗа ерактагы койма буендагы түтәлгә, агачлар күләгәсендә гагын ла шомлырак тоелган карангылыкка таба ымлады һәм алар икәүләп рәйхан үскән почмакка атладылар
Рәйхан җиргә ягып, тәбәнәк үсүчән, шунлыктан, Мәхмүтовка яшь һәм сусылрак сабакларны өзү өчен җиргә хәтле иелергә туры килде, һәм нәкъ шул мизгелдә ниндидер сасы ис аңкыткан чүпрәк тоткан юан һәм кыска
бармаклы кул анын авыз-борынына капланды, ярты битен томалап алды. Ул ычкынырга тырышып тыпырчынып карады, әмма полковникның тимердәй нык куллары ычкынырга һичбер өмет бирми, чүпрәктән килүче истән ул анын югалта башлады, ләкин милиция башлыгынын өстенә иелгән усал чыраен күрерлек хәлдә иде. Анысы төкерекләрен чәчеп ысылдады:
—Үзгәрергә, янача яшәргә теләдеңме, булмас! Без берни алдында да туктап калмыйбыз, артка юл юк. Арипов миллиарды табылды дип сөендеңме, мин аны белсәм дә әйтмәс идем! Теге чакта Тилләхажиев син хәшәрәтне юкка төрмәдә черетмәгән, үз башыма саклап калганмын икән...— Ярсуына буылган Халтаев әле бик озак мыгырданды, ләкин ул аны ишетми иде инде.
Анын югалтып барган мәлдә ул үзенен тормыш белән бәхилләшүен аңлап алды һәм ни гаҗәп, күз алдына балачак еллары, туган йорты, Мияссәрә һәм беренче вә икенче никахтан туган балалары түгел, ә үз гомерендә бер тапкыр да күрмәгән, бары тик Ертык Закир сөйләве буенча гына белгән Төрек Госман килеп басты.
Күзгә төртсәң күренмәслек карангы төндә таныш түгел шәһәрнең ювелир кибете янында гасабиланып милиционерлар йөренә имеш.
Тимер рәшәткә тотылган тәрәзә янында Төрек Госманның агарып калган очлы йөзе шәйләнә.
—Бернәрсә дә калдырмагыз, ялап чыгыгыз,—ди ул актарып ташланган сейф янында мәш килүче кәсептәшләренә,—барыбер кем дә булса килеп керәчәк, мин монда калам, сезнен китүне каплап торачакмын.
Банда аны үгетләргә керешә, бергә китәргә өнди, Колгасар Федька белән Фимка Бернштейн сакка үзләре калмакчы. Ләкин егерме җиде яшьлек Госман үз сүзендә каткан:
—Китегез, сез әле яшьләр, ә мин үземә тигән чаклы яшәдем инде...
Алар тиз генә кочаклашалар һәм түбә аркылы чыгып гаип булалар, шул ук минутта атыш башлана.
“Нишләп Төрек Госман'>— Инде сүнеп баручы аңны җавапсыз сорау биләп ала. Үзен газаплаган сорауга җавапны тормыш чигендә чагында булса да алып каласы килә һәм таба да:—Юк, Халтаев калмас иде, башкаларны капламас иде”.
Полковник билбавы астыннан нечкә озын без тартып чыгарды һәм пижаманы ычкындырып, колагын райком секретареның күкрәгенә куйды, йөрәкнен кайда икәнлеген чамаларга кирәк Һәм әле күптән түгел генә ниндидер бер үтерүдә кулланылган һәм җисми исбатлау чарасы булып саналган безне төгәл хәрәкәт белән кабырга астына батырды. Бу шулкадәр тиз эшләнде ки, райком секретаре эһ итәргә дә өлгермәде, күкрәгеннән бер тамчы кан чыкмады. Махсус үтерү коралының эзен иң оста белгечләр дә табарлык түгел иде.
Мияссәрә гадәттәгедән иртәрәк уянды, йокысы йокы булмады, йөрәге сызлап интектерде, әмма таң атып килгәндә килеп туктаган Госман машинасынын тавышын ишетмәде. Ул ашыкмый гына ишегалдында юынды, чәчләрен тарады, бары тик шуннан сон гына җәйге кухняга таба атлады һәм айванда йоклап ятучы ирен күреп алды. “Коммунизм” колхозына бармаска булган ахрысы, йоклап калган микән, дип уйлап алды ул һәм уятырга теләп айванга күтәрелде. Яхшы булды әле, ашыкмыйча гына икәүләшеп чәйләп алырбыз. Иреннәре иренең чигәсенә тиюгә бөтен тәне куырылып килде, чырыйлап кычкырып җибәргәнен сизми дә калды.
—Нәрсә булды?—Койма артында Халтаев тавышы янгырады, ләкин Мияссәрә инде аны ишетер хәлдә түгел, ул үз-үзен белештермичә калтырана иде. Биленә хәтле чишенгән полковник муенына аскан сөлгесен
Җилфердәтеп ишегалдына беренче булып йөгереп керде Мияссәрәнен кычкыруы шулхәтле көчле булып бөтен мәхәлләгә ишетелгән ахрысы, хәтта урам аркылы яшәүче күршеләре йөгереп керә башлады
Моннан нәкъ өч сәгать элек ясалган хәрәкәтләр белән Халтаев калагын райком секретареның күкрәгенә куйды һәм кайгылы тавыш белән әйтте:
— Инфаркт Моторы түзмәгән.
Күз ачып йомганчы ул хужа сыман кешегә әйләнде дә куйды, кемгәдер “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакырырга кушты, кемгәдер Мияссәрәне өйгә алып керергә кирәклеген ымлады. Биленә кадәр чишенгән һәм муенындагы тастымалын алмаган килеш ул әле бик озак күрсәтмәләр бирде, кемгә обкомга шылтыратырга, кемгә кабер казу эшләрен оештырырга, кемгә оркестр чакыртырга Бөтенесе дә ашыгыч, чөнки йола кушканча мәетне кояш баеганчы гүргә иңдерергә кирәк.
“Ашыгыч ярдәм" машинасы килүгә, ул вакытта инде киенеп өлгергән Халтаев йорт хужасын машинага үзе күтәреп алып чыкты, ерып чыкмаслык төрле рәсми кәгазьләрне эшләтү һәм үлем турында таныклыкны тизрәк алу өчен врачлар белән бергә хастаханәгә үзе барасы итте Ул судмед- экспертиза һәм прокуратура кешеләре белән мәетне ярып маташмаска, артык мәшәкать тудырмаска кирәклеге хакында да катгыян сөйләшеп өлгергән иде инде, шулай да һәр нәрсәгә борынын тыгарга яратучан. артык кызыксынучан бәндәләр мәеткә кагылып бимазаламасыннар өчен үзе барырга булды
Мәетне сәгать биштә алып чыгарга булдылар, анынчы өлкә үзәгеннән делегация килеп житәргә тиеш. Ташкентган укучы улларынын кайтуын да көтәргә кирәк иде. Вакытнын кысан булуына карамастан, бөтенесен дә ашыкмый-кабаланмый, ыгы-зыгысыз, ниндидер бер тантаналылык белән башкардылар, ишегалдына килеп кергән һәркем монда хөкем сөрүче кайгылы матәмне сизеп ала. барысы белән лә жәиге парад мундиры кигән каты куллы полковник җитәкчелек итә иде. Ярты сәгать саен Яздан әкә белән Сәлим Хәсәнович кереп-чыгыл йөрде, алар белән бергә килгән тавыш- тынсыз адәмнәр Мияссәрә өстенә төшәсе бөтен мәшәкатьне үз өсләренә алдылар.
Бер-бер артлы машиналар килеп туктады, алар женаза вакытында кирәкте нәрсәләрне ал ы п килделәр, савыт-саба дисенме, мәетне алып чыкканда хушлашу сүзләрен әйтергә тавыш көчәйткеч жайланма дисенме, барысы да вакытында килеп җитте. Ихатаның аргы башында, кура җиләге куактары янында кемнәрдер симез тәкә чала, зур казаннар астында учак дөрли. Яздан әкә кешеләре бу КУЗЫ да үз осталыкларын күрсәтергә җыена иде
Рәсми матәм йоласы башланырга берәр сәгать калганда. Халтаев ихатасына уелган капка аша йортка күп еллар буе Мәхмүтоатар хуҗалыгында бакчачы булып эшләгән һәм хәзер мулла вазифаларын башкаручы Хәмрәкол әкә килеп керде. Аны ак кәфенгә төрелгән мәет куелган олы залда көтатәр иде инде. Тирә-якта мәчеттәгечә аякларын бөкләп полковникның ин якыннарыннан исәпләнүче ун-унбиш кеше утырган Мулла һәрберсе белән кул биреп исәнләшеп чыкты һәм полковникның башларга ярый дигәнне аңлатучы ымын күргәч, ясин чыгарга кереште Хәмрәкол әкәнен тавышы чисга һәм матур булып, аятьтән аятькә тагын да моңлырак һәм куәтлерәк янгырый бара иде Һәм ясин чыгу үзенен ин югары ноктасына килеп җиткәндә генә көтелмәгән вакыйга булды.
Коридорда ниндидер ыгы-зыгы, шау-шу ишетелде, кемдер ишекне кинәт каерып ачты һәм бусагада елаудан шешенеп беткән Мияссәрә күренде, ләкин ул юньләп бер сүз әйтергә дә өлгермәде, ана олы яшьтәге хатыннар ташланды, икс яктан җитәкләп залдан алып чыгарга маташа башладылар
—Туктатыгыз бу кылануны, мулланы куып чыгарыгыз, ул чын коммунист иде, беркайчан да сезнен кебек икейөзлеләнеп йөрмәде. Ишетәсезме!— дип кычкырды Мияссәрә һәрьяктан эләктергән куллардан котылырга теләп, күзләреннән туктаусыз яшь акты.—Ул Күпер Булат иде. Күпер Булат булып калыр да.
Мулла берничә генә секундка югалып калгандай булды, әмма полковникның кырыс карашын күреп, элеккедән дә көчлерәк тавыш белән дога укуын дәвам итте.
—Алып китегез, күрмисезмени, кайгыдан акылын югалткан бит ул,— дип ысылдады полковник ин кырыйда утыручы адәмгә, анысы исә үзеннән һич көтелмәгән җитезлек белән сикереп торды һәм хатыннарны бүлмәдән төрткәләп чыгарып җибәрде.
Әлеге адәм янадан урынына утырырга да өлгермәде, Халтаевнын тагын бер боерыгы янгырады:
—Халык җыела башлады, әйт, матәм музыкасын куйсыннар. Ишек янына бас та, мулда укып бетергәнче беркемне дә кертмә. Мин хәзер җирдә аның җаны өчен җаваплы бәндәмен, иң яхшы дустымны, газиз күршемне чын мөгелманча җирләрмен.
Ир-атлар тавыш-тынсыз гына залдан чыгып киттеләр һәм озак та үтми мәхәллә өстендә дистәләрчә динамиклар аша көчәйтелеп Вердинын реквиемы аһәннәре дулкынлана башлады, ә йортта Хәмрәкол әкә Коръәнгә иелеп дога укуын дәвам иттерде.
Тагын ике сәгатьтән соң җеназа унаеннан эшләнә торган барлык йолалар үгәлеп беткәч, мәрхүм белән хушлашырга килгән кешеләр, җирле җитәкчеләр, партиядәш һәм көрәштәш иптәшләре чыгыш ясаганнан сон Мәхмүтовнын жәсәден яхшылап бизәлгән машинага чыгарып салдылар. Матәмгә җыелганнар акрын гына зиратка таба юл алды. Барысыннан да алда, көтмәгәндә кинәт вафат булган райком секретареның орденнары һәм медальләре куелган кызыл бәрхет мендәрчек тотып полковник Халтаев атлады Ул юк-юк та көрәктәй куллары белән яшьләрен сөртеп ала һәм бу көчле, нык ихтыярлы кешенен тирән кайгыда икәнлеге бөтен кешегә дә анлашыла иде.
Өлкә җитәкчеләреннән бераз артгарак, тиешле дистанция саклап Халтаев яраннары атлый. Заркентган килгән мөһим түрәләрнең колакларына өтек- төтек кенә чалынган сүзләреннән алар Күпер Булат урынына полковник Халтаевтан да кулайрак кеше юклыгын да чамалаганнар иде.