Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГАЛӘМ, ДӨНЬЯ, ТОРМЫШ МӘГЪНӘЛӘРЕ


Өермәләр
Өермәләр, көчле өермәләр! Буйсындыра алмы язмышны.
Аның тырнагыннан иеән-нмнн Бу дөньяда снрәк калышлы...
Ормәләр, көчле өермәләр!
Сайлап микән ала үзенә?
Карата ул көчлән газнз җанны, Буйсындыра дәһшәт күзенә.
Өермәләр, көчле өермәләр! Бөтерелеп, гүя, яшәдем...
Күңелдә бар бер горурлык хисе: Каршы килеп мин дә яшьнәдем.
Өермәләр, көчле өермәләр! Баганасы буең җитмәслек...
Галәм, Дөнья, Тормыш мәгънәләре Бер гомергә сыен бетмәслек.
Вакыт
Вакыт һәрчак үзгәрүчән: Йә тиз уза. йә әкрен. Мизгелләр кушылу көчен Үзенчә тоя һәркем.
Голаада ӘХТӘМОВА шягыйро "#«У*мгч,ь> минн'
хыял" һ 6 кмтагмар нвгоры Татарстан Язучылар берллг огмягы Л ъюугял* шом
Шатлыкта һәрчак ашыга,
Үтә дә китә генә.
Кайгыда нсә үз итеп Ябыша итәгеңә.
Көтүләр озак тоела,
Минуты еллар кебек, һәм вакыт үзенчә сынап,
Торадыр синнән көлеп.
Чәчләргә бәсләр кундыра.
Битләргә эзләр сыза.
Төрлечә үткән вакытта Бербөтен гомер туза.
Истә!
Бер хәтерсез халык җирдә булмас инде,
Булса әгәр, бер эше дә уңмас иде.
—Истә, истә!—дибез, гүя ядәч кулда,
Оттырмаска инде безнең исәп алда.
Истә, истә! Йөрәкләрдә сагыш уты,
Күз яшьләрен халкым ничә гасыр йотты.
Иделкәем дулкынлана ил-җиремдә,
Суларында аккан башлар хәтерендә.
...Истә, истә Сөембикә һәм Үтәмеш!..
Тарих битләрендә ята бар үткән эш.
Буыннардан-буыннарга күчә хәбәр,
Онытылмый фаҗигале хәвеф-хәтәр.
Истә, истә! Шәһитләргә дога кирәк.
Шул догадан тынычланыр, бәлки, йөрәк...
И мөкатдәс, и кадерле туган илем!
Кайгылардан арынырмы күңел күгең?..
Кашкарыйлар
Гомер көзләренә керелсә дә,
Кашкарыйлар мине үз итә.
Кашкарыйлар үскән гөлбакчамда Авыр көннәрем дә тиз үтә.
Кашкарыйлар—сабыр, чыдам гөлләр,
Салкыннарга озак түзәләр.
Җәйге гөлләр сулып бетсәләр дә,
Кашкарыйлар һаман гүзәлләр.
Төнлә кырау тимәгәнме, диеп,
Таң атуга күзлим ал арны.
Кашкарыйлар—җәйдән калган бизәк,
Дәртләндерә моңсу уйларны.
Гомер көзләренә атласам да. Йөрәгемдә жәйге кичләр бар: Кашкарыйлар көнләшерлек сөю Мәңге кырау төшмәс хисләр бар.
Хәбәр
Хәлең ничек?
Бик беләсем килә.
Артык кызыксынам, билгеле.
Синең хакга һәрбер хәбәр шатлык. Аны ишетүе күңелле.
Синең хакта һәрбер хәбәр тансык. Тик соңгысы гына булмасын.
Соңгы хәбәр соңгы сулышын булып. Күңелкәем генә тулмасын.
Без аерым. Аерым да түгел:
Хәбәрләр бит уртак серлеләр. Галәмнең бер олы йом(агына Уралгандыр безнең сөюләр.
Хуҗабикә мин түгел
Сннең портың матур икән. Курчак өе кебек җыйнак. Байлыгың да юк. булганы Үзең кебек сабыр, тыйнак.
Белдем инде Менә шунда
Үтәр синең картлык көнең. Яшьлегеңнән сәлам алып Килүче мин бары бүген.
Бакчаңда гөлләр елмая. Дулкынлана нечкә күңел:
Бу хуш исле сиреньнәрнең Хуҗабнкәсе мнн түгел...
Уңган икән, җитез икән. Чибәр икән киленнәрең. ...Нәкъ синеке кебек калын Оныгыңның иреннәре!
Үтте инде
Үтте инде мшь һәм чибәр чаклар. Гомер җиле барын тараткан. Ләкин йөрәк һаман сөен тибә. Мнн барыбер әле яратам.
Алсу томан аша килгән хатлар Укылдылар бар да ачылып.
Яшәү көче бир!ән ул хыяллар һаман әле ала очынып.
Үтте инде яшь һәм чибәр чаклар. Гомер көзе үзен сиздерә.
Тик шулай да гүзәл мизгелләре Хыял диңгезендә йөздерә.
Ан-ак томан аша салкын яңгыр Айныпыра татлы уйлардан. Мәхәббәтнең, ләкин очкыннары Күтәрелә әллә каплардан.