ӘДӘБИЯТ ТАРИХЫН ЯҢАЧА ӨЙРӘНҮ
Узган гасыр ахырында татар дөньясында башланган яңарыш хәрәкәте халкыбызның иҗтимагый-мәдәни үткәнен дә фәнни яңартып өйрәнү һәм бәяләү бурычын көн тәртибенә куйды. Бу яктан XX йөз татар әдәбиятын тикшерү үзгә бер игътибарга һәм әһәмияткә лаек. Элекке елларда бу дәвер нигездә шул вакыттагы мәгълүм идеология кысаларында анализланды һәм бәяләнде "XX йөз татар әдәбияты" дигән феноменаль әдәби процессны чын булганынча белергә теләгәндә иң әүвәл процессны фәнни яңартып өйрәнү концепциясен эшләргә кирәк. Бу мәкалә әлеге концепциягә караган кайбер уй-фикерләр белән уртаклашу ниятендә язылды.
Әмма ул концепция турында сүз башлаганчы "XX йөз татар әдәбияты’ дигән әдәби-тарихи процессның идея-эстетик асылын һәм чикләрен ачыклау сорала Бу дәвердә татар дөньясында әдәбиятка йөкләнгән вазыйфа гаять зур. Эш шунда: XIX гасыр урталарыннан татарлар арасында күзәтелә башлаган милли үзаң уяну һәм үсү хәрәкәте халык тормышында иҗтнмагый-рухи яңарыш башлануга китерә Ә әдәбият шушы процессны әйдәп баручы көчкә әверелә. Татар дөньясында милли үзаң һәм яңарыш башлану әдәбиятның идея-эстегик асылына да тәэсир итә. ягъни ул төп максатын милләткә хезмәт итүдә күргән милли мөстәкыйль сәнгать төсен ала. Үзләренең милләтне саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән программаларын тормышка ашыруда әдип сүзен иң мөһим чара итеп сайлаган җәдитче-мәгърифәтчеләр әлеге максатта әдәбиятны милли юнәлештә үстерү эшен һәм аның күпгасырлык тарихындагы яңа этапны башлап җибәрәләр Әдәби иҗат өлкәсендәге мондый яңарыш XIX гасырның соңгы чирегеннән проза өлкәсендә башланып китә һәм ул тиз арада әдәби хәрәкәтнең алгы сафына чыга. Шул сәбәпле, яңа заман әдәбияты төсен алган XX йөз әдәби хәрәкәтен безгә хәзер XIX гасырның соңгы чирегеннән, шул вакыттагы мәгърифәтче әдипләр иҗа тыннан башларга кирәк Мондый гамәл тагын әлеге мәгърифәтчеләрнең идея-эстетик карашлары XX йөз башы әдәбиятында да үзәк урын тотуы белән нигезләнә.
Инде XX йөз татар әдәбиятының финалы мәсьәләсенә килсәк, ул финал әлегә күренми. Чөнки әдәбиятта XIX йөзнең соңгы чирегендә башланган идея-эстетик яңарыш кебек бүтән яңару хәзергә процесс буларак күзәтелми, бәлки моңа аерым омтылышлар гына күзаллана. Әгәр мәгърифәтчеләр милләт язмышы мәсьәләсен күтәреп, аны хәл итү өчен аң-белем һәм тәрбия кебек "рецептлар” тәкъдим иткән булсалар, хәзерге әдәбиятыбызның безнең көннәрдә кабат актуальләшкән әлеге мәсьәләне ныклап күгәргәне юк һәм. табигый, язучылар тарафыннан аны хәл итү өчен ниндидер яңа “рецептларда күрсәтелгәне юк Биредә әдәбият тормыш агымыннан калыша дияргә мөмкин Әйтик, соңгы вакытта җәмәгатьчелек милләтне саклап калуның мөһим чарасы итеп төрле җирләргә таралып яшәгән милләттәшләребезне берләштерүне, аларның милли бердәмлегенә ирешүне карый һәм шуңа омтыла башлады Әдәбиятның исә бу хәрәкәттә катнашуы, мөнәсәбәте күренми әле Г Исхакый узган гасырның беренче елларында язган программа
характерындагы "Ике йөз елдан соң инкыйраз"ы кебек әсәрләрнең дә
тудырылганы юк әле.
XX йөз татар әдәбияты тарихын яңартып язуның мөһим методологик принципларыннан берсе булып аны милли юнәлтелгән рәвештә өйрәнү һәм бәяләү торырга тиеш. Бу принцип әлеге дәвер әдәби тарихыбызны аның аерым чорларын элеккеге кебек бер-берсенә каршы куеп тикшерүдән арынуны һәм аны бербөтен итеп карауны сорый. Бу нәрсә бигрәк тә гасыр башы әдәбияты белән 1917 елдан соңгысының үзара мөнәсәбәтләрен ачуга карый Шул ук вакытта әлеге ике дәвер арасында, аларның төрле идеологияләргә нигезләнүләре аркасында, мәгълүм аерымлыклар да хасил булуын да танымыйча ярамас.
XX йөз башы әдәбиятына килсәк, аны хәзер фактик яктан баетып һәм идея- эстетик планда яңартып өйрәнү сорала. Бу гамәл ахыр чиктә әлеге дәвер әдәбиятыбызның иң зур яңалыгын һәм казанышын, ягъни аның мили үзаңлы сәнгать булып үсеп китүен тулырак һәм тирәнрәк күзалларга булышачак. Табигый, безгә хәзер әйтелгән дәвер әдәбиятына караган кайбер теоретик мәсьәләләрне дә яңартып өйрәнү сорала. Әйтик, ул вакыттагы иҗат ысулларын "мәгърифәтчелек реализмы" һәм "тәнкыйди реализм" кебек төшенчәләр белән бәйләп карау үзен акламый. Чөнки болар революциягә кадәр гамәлдә булмаганнар, ә соңрак, совет чорында мәгълүм идеологик максатларда уйлап чыгарылганнар. Чынлыкта исә, XX йөз башында татар әдәбиятында милли хәятны җәдитче-мәгьрифәтчел идеаллардан торып яктырту үзәк урын ала Шушы идеалларны сәнгатьчә гәүдәләндергәндә романтизмга өстенлек бирелсә, чынбарлык күренешләрен шулардан чыгып сурәтләгәндә тәнкыйтьчел-аналитик башлангыч көчәя Андый әсәрләрдә гадәттә романтизм һәм реализм элементлары күбрәк стиль өлкәсендә күзәтелә Шуңа күрә XX йөз башы әдәбиятының иҗат ысуллары турында сүз алып барганда хәзер шул вакытта кулланышта булган өслүб (стиль) төшенчәсенә мөрәҗәгать итү урынлырак булыр Бу категорияне индивидуаль өслүб, өслүбләр агымы һәм милли өслүб кысаларында карарга мөмкин. Шушы рәвешле аңлатылган өслүбләр системасын өйрәнү әдәбиятыбызның милли үзенчәлекләрен эстетик планда да нигезләп ачарга булышачак. Әдәбиятыбызның ул вакыттагы өслүб табигатен өйрәнү аның жанрлар системасын тикшерүгә тәэсир итәргә мөмкин. Чөнки өслүб һәм жанр категорияләре үзара бәйләнгәннәр. Соңгы мәсьәләгә конкретрак килгәндә. XX йөз башы әдәбиятының жанрлык табигатен тикшергәндә аның милли үзенчәлекле якларын ачуга игътибарны арттыру мөһим.
Әлбәттә, XX йөз башы әдәбиятында форма өлкәсендәге үзгәрешләрне үзалдына гына карарга ярамый, чөнки алар әдәби үсештәге идеологик- мәгьнәви үзгәрешләр белән турыдаи-туры бәйләнгәннәр. Ачыграк әйтсәк, ул дәвердә әдәбиятка милли идеологиянең йогынтысы бермә-бер көчәю, шул нигездә әдәби иҗатның миллиләшүе әсәрләрнең идея-проблематикасына тәэсир итә, анда мәгълүм үзгәрешләр тудыра. Моны, аерым алганда, һәрвакыт әдәбиятның төп проблемаларыннан булган герой мәсьәләсен аңлауда һәм яктыртуда күзалларга мөмкин. XIX йөз мәгърифәтчеләре әлеге мәсьәләне милли идеология позициясеннән торып карыйлар һәм бу хәл узган гасыр башында да дәвам ителә. Шул сәбәпле, искә алынган чор әдәбиятындагы герой концепциясен хәзер шушы яссылыкта аңлатуга игътибарны арттыру сорала Әлбәттә, бу мәсьәләгә эстетик карашлар бертөрле генә була алмый. Әдипләр аны еш кына романтик, драматик һәм сатирик планда карыйлар һәм бәялиләр Бигрәк тә романтик герой белән сатирик антигерой образларын тудыруга басым ясала.
Әдәбиятыбызның XIX һәм XX гасырлар аралыгындагы идея-эстетик үсешен тулырак һәм дәлилләбрәк ачу өчен хәзер ул дәвердә төп әдәби төрләрнең—поэзиянең, прозаның һәм драматургиянең—үсеш тенденцияләрен һәм гомум әдәби хәрәкәттә тоткан урыннарын ныклабрак ачыкларга кирәк.
Мәгълүм ки. мәгърифәтчеләрнең әдәби иҗатны реаль тормышка—милли яшәешкә якынайту башлангычы әлеге төрләрнең үсешенә дә тәэсир итә Әгәр урта гасырларда укымышлы даирәләргә йөз тоткан әдәбиятта шул элитаның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә поэзиягә өстенлек бирелсә XX йөз башында исә әдәбият халыкның киң массаларына йөз белән борыла Шул нигездә әлеге массаларга аңлаешлы демократик формаларга игътибар арта. XIX йөз ахырыннан әдәбиятыбызда проза белән драматургиягә дикъкать көчәюнең һәм ул әсәрләрнең тиз арада популярлык казануларының мөһим сәбәпләреннән берсе шуннан гыйбарәт Бу әдәби төрләрнең киң даирә укучыларга якынрак булуы аларның халыкчан телгә нигезләнүләр» белән дә бәйләнгән. Гомумән алганда исә XX йөз башында әдәби иҗат, эчтәлегенең миллиләшүе нәтиҗәсендә, поэтика өлкәсендә демократлашуны кичерә, ягъни бу өлкәдә халык иҗаты традицияләрен үзләштерү көчәя, икенче яктан, татар әдипләренең башка дөньяви әдәбиятлар, беренче чиратта рус әдәбияты белән танышулары аларны заманча эзләнүләргә рухландыра Шушы хакыйкатьне хәзер ачыграк күзаллау әлеге чорда әдәби йогынты мәсьәләсен дә яңачарак аңлатуга һәм бәяләүгә китерер иде. Мәгълүм ки, элекке елларда милләтләрне зур һәм кечеләргә бүлеп карау аларның хезмәттәшлеген һәм тарихтагы урынын берьяклы бәяләүне тудырды Мондый тенденциозлыкны кире кагып, М. Горький, мәсәлән, 1911 елда болай язган иде: "Минем башыма торган саен ешрак шундый фикер килә әгәр берәрсе рус халкының тормышны күзаллавына татарларның күршелеге ничек йогынты ясаганын күздән кичерергә алынса, ул русларга да, татарларга да яхшылык эшләр иде" Күренекле рус әдибе таныган мондый гомуми йогынты, күрәсең, заманында русларның әдәби-эстетик карашларында һәм фикерләвендә дә чагылмый калмагандыр Әмма аның беркайчан да өйрәнелгәне генә юк. Тарихта булган шундый бәйләнешләрне, йогынтыны күрергә теләмәү, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне берьяклы хәрәкәт рәвешендә генә аңлату мәдәни өлкәдә әдәбиятларны "остаз"га һәм "шәкертләр"гә бүлеп карау белән мавыгу тудырды. Әлбәттә, мондый очракларда чын иҗади бәйләнеш турында сүз була алмый, бары "шәкертләр"нең "остаз"га иярүләре, ягъни өйрәнчеклек хакында гына сөйләргә мөмкин
Әгәр догмалардан арынып, әдәби чынбарлыкка мөрәҗәгать итсәк анда башкарак хәлне күзәтербез. Бу яктан, мәсәлән. Тукайның Пушкинга мөнәсәбәте игътибарга лаеклы Билгеле бер эволюция кичергән ул мөнәсәбәт үз чиратында байтак дәрәҗәдә Пушкинның Байронга үзгәрешле карашын хәтерләтә. Мәгълүм ки, иҗатының баштагы өлешендә XIX гасырның егерменче еллары башында, романтик рухта булган яшь Пушкин Байронның шундый ук рухлы шигърияте йогынтысына бирелә Мисал өчен, аның "Чегәннәр" поэмасы шул хакта сөйли Әмма алга таба идея-эстетик карашлары үзгәрү белән бәйле рәвештә Пушкин үзенең кичәге кумирына тәнкыйть күзлегеннән карый башлый 1827 елда язылган "Байрон һәм аңа иярүчеләр зурында" дигән мәкаләсе һәм бу хәл аңа иҗатында сыйфат ягыннан яңа адым атларга булыша Рус шагыйре инглиз романтик шагыйре йогынтысыннан арынып реализмга йөз тота һәм үзенең иҗади мөстәкыйльлеген ныгыта Мондый үзгәрешне аның югарыда искә алынган "Чегәннәр" поэмасын егерменче еллар уртасында язылган "Руслан һәм Людмила"сы белән чагыштырганда ачык күрергә мөмкин. Бу әсәрләр һәм идея, һәм эстетик яктан бер-берсеннән шактый аерылалар
Шундыйрак эволюция Тукайның Пушкинга мөнәсәбәтендә дә күзәтелә Әйтик, башлангыч чор иҗатына караган "Пушкине" шигырендә (1906) Әле романтиграк рухлы яшь Тукайның бөек рус шагыйренә мөнәсәбәте шактый дәрәҗәдә яшь Пушкинның атаклы Байронга карашы белән аваздаш Ягъни элеп* шигырендә Тукай да боек шагыйрьгә соклануын, аның алдында баш июен чагылдыра Табигый, үзенең мондый мөнәсәбәтен татар шагыйре
романтик пафос һәм тасвир чаралары белән гәүдәләндерә.
Шәхес һәм иҗатчы буларак җитлеккәч язылган "Пушкин вә мин" шигырендә (1912) инде Тукай үзе белән бөек рус шагыйре арасында һәм идея, эстетик планда принципиаль аерма барлыгына басым ясый. Бу аерманы ул. мәсәлән, хәзрәти Пушкинның авылда чакта аның халкы турында түгел, бәлки бу халыктан ерак торган кешеләр хакындагы "Евгений Онегин" романын язуында, ә үзенең шундый ук авылда торып "бәрәңгенең көен" җырлавында, ягъни авыл яшәешен сурәтләвендә күрә. Иҗатында халык мәнфәгатьләрен кайгыртуы сәбәпле, шагыйрь үз әсәрләренең озын гомерле булачагына да өмет итә Соңгы шигырьләреннән булган "Кыйтга"да (1913) исә Пушкин белән Лермонтовны кояш белән, ә үзен шул кояштан нур алган ай белән чагыштырса да, иҗатта һич тә Пушкинга иярә алмавын, чөнки аның "шигьрене хаинанә үз итеп" булмавын таный.
Тукайның бу шигыре әдәби йогынты мәсьәләсен аңлату ягыннан үзгә әһәмияткә ия. Әйтергә кирәк, татар шагыйренең әдәби йогынтыны аңлавы В Г Белинскийның бу мәсьәләне аңлаткан мәгълүм бер фикеренә шактый аваздаш булып чыга. Күренекле рус тәнкыйтьчесе әлеге уңайдан образлы итеп болай дип язган иде: "Бөек шагыйрьнең, башка шагыйрьләргә йогынтысын аның поэзиясенең аларда чагылуында гүтел. бәлки аларның үз көчләрен уятуында күренә: кояш нуры да, җирне яктыртканда, аңа үз көчен бирми, ә бары аның үзендәге көчне уятып җибәрә"
Күренә ки, әдәби йогынты турында сүз алып барганда һәр ике очракта да "нур" төшенчәсе кулланыла һәм ул рухи көч мәгънәсен ала. Ягъни олы шагыйрьдән нур алу аның иҗатыннан рух алу рәвешендә аңлатыла. Белинский да, Тукай да әдәби йогынтыны иҗатка рухландыру, үзендәге иҗади көчләрне уятып җибәрү чарасы итеп аңлыйлар, һәр ике очракта да шагыйрьнең иҗади яктан мөстәкыйль, үз йөзле булып калырга тиешлеге раслана. Биредә милли үзенчәлек мәсьәләсенә дә игътибар итеп, Тукай башка төрле сәнгатьчә фикерләү системасы казанышларын яки кагыйдәләрен милли җирлеккә күчерү, аларны “үз итү" мөмкин булмавын да күрсәтә.
Белинский белән Тукайның әле генә искә алынган карашлары хәзер, аерым алганда. XX йөз башындагы әдәби бәйләнешләр мәсьәләсен яңартып аңлату кирәклеген искәртәләр. Мәгълүм ки, ул вакытта әдәбиятта гына түгел, бөтен татар дөньясында яңарыш хәрәкәте башлана һәм ул еш кына искелек белән яңалык арасындагы көрәш байрагы астында бара. Соңгысы тарихка кадимчелек белән җәдитчелек көрәше исеме астында кереп калды. Бу көрәш бездә озак вакытлар романтик рухта каралды һәм бәяләнде. Ягъни кадимчелек белән җәдитчелек антагонистик күренешләр итеп һәм капма-каршы төсләрдә фаразланды. Хәзер безгә мондый романтик фаразлардан арынырга. XX йөз башында татар тормышында һәм әдәбиятында күзәтелгән үзгәрешләрне фәнни объектив бәяләү эшенә керешергә кирәк. Бу хәл әле генә искә алынган кадимчелек белән җәдитчелекне традицияләр һәм яңалык рәвешендә аңлау һәм аларны үзара бәйләнештә карау кирәклеген искәртәчәк. Мәгълүм ки, XIX гасыр урталарыннан җитди үзгәрешләр юлына баскан татар мәгыйшәтендә традицияләр белән яңалык арасындагы мөнәсәбәтләр бермә- бер катлаулана һәм каршылыклы төс ала. Моңа кадәр үз эченәрәк бикләнеп яшәгән татар дөньясы яңа иҗтимагый-икътисади шартларда мондый йомыклыктан арына һәм башка халыклар, бигрәк тә рус дөньясы белән бәйләнешләрен ныгыта башлый. Әмма бу ин теграция процессы җиңел бармый, җитди эчке каршылыкларга да очрый. Болар татарның рухи-әхлакый яшәешендә аеруча ачык күренә Чөнки биредә моңа кадәр гасырлар дәвамында көнчыгыш-ислам кануннары һәм карашларына нигезләнеп, яшәгән татар дөньясы бөтенләй башка төр яшәү һәм фикерләү рәвеше белән очраша. Бу хәл традицион яшәү һәм фикерләү белән яңача. европача яшәргә һәм фикерләргә омтылу арасында зур гына каршылыклар тудыра Яңалыкка
омтылыш көчәйгән саен әлеге каршылыкдыр да үсә. XX йөз башында татарның төп иҗтимагый мөнбәре булып торган матбугат белән әдәбият милли мохитта шундый традицияләр белән яңалык арасындагы көрәшне үзлегеннән тагын да кискенләштереп күрсәтү юлына, ягъни роматинтизм юлына баса. Әдәбиятыбызның ул вакыттагы эстетик үсешенә килсәк исә анда милли традицияләр белән рус-гаребчә фикерләүгә омтылган яңалык арасындагы мөнәсәбәтләр башкачарак төс ала. Моны аерым алганда, модернизмга мөнәсәбәттә шактый ачык күрергә мөмкин. Белгәнебезчә, бу күренеш безнең әдәбиятта озак вакытлар, идеологик планда гына каралып, бөтенләй кире кагылды яки күләгәдә калдырылды Безнең көннәрдә исә әдәбият фәнебез өчен яңа кызыклы мәсьәлә яки объектка әверелүе аркасында, модернизмны романтик рухта бәяләүгә өстенлек бирелә башлады
Инде XX йөз башы татар әдәбиятында эстетик традицияләр һәм яңалык мәсьәләсенә аеграк карап һәм объективрак килсәк, башкарак хәл белән очрашабыз. Барыннан да элек, милли мөстәкыйльлеккә омтылган әдәбиятта традицияләрг ә нигезләнгән милли үзенчәлекле фикерләүнең өстенлек алуы күзәтелә. Тормышны һәм шәхесне милли идеаллар һәм максатлар яссылыгында яктыртуга игътибар арту әдәби иҗатта үткәннән килә торган романтизмның роле ныгуга китерә. Мисал өчен "мәгърифәтчелек реализмы дигән күренешнең нигезендә асылда романтизм ята Бер үк вакытта татар дөньясын европалаштырырга омтылу, табигый, әдииләребезнең рус-гареб әдәбиятлары белән кызыксынуын көчәйтә Бу чорда әдәби тәнкыйть белән фәнне формалаштырганда, әлбәттә, зур гына үсешкә ирешкән рус-гареб фәне казанышларыннан актив файдаланыла. Ә моңа кадәр инде мең елга якын тарихы һәм тәҗрибәсе булган әдәби иҗат өлкәсендә исә башка әдәбиятлар казанышларына мөнәсәбәт катлаулырак гөс ала. Бер яктан, әдипләрдә, бигрәк тә русча күбрәк аң-белем алганнанрында. рус-гареб әдәбиятларының эстетик тәҗрибәсен үзләштерү теләге көчәя Икенче яктан исә милли-эстетик рухта тәрбияләш ә» авторлар бөтенләй башка сәнгатьчә фикерләү системасын. Тукай әйткәнчә, "үз итү"нең бик авыр булуын һәм хәтта мөмкин түгеллеген аңлыйлар. Шундый хәл. аерым алганда, инде искә алынган модернизмга мөнәсәбәттә шактый ачык күзәтелә. Рус-гареб әдәбият\арына хас бу күренеш белән башлыча әлеге әдәбиятларга якынрак торган яшьрәк авторлар кызыксына һәм алар татарның сәнгатьчә фикерләү системасын рус-гареб модернизмы рухында яңартырга омтылышлар ясыйлар. Әмма мондый омтылышлар аерым фактлар гына булып калалар, татар әдәбиятында ниндидер бер системага әверелә алмыйлар
Гомумән. XX йөз башы әдәбиятыбызда модернизм мәсьәләсен объектив бәяләү өчен “модернизм" төшенчәсенә дөресрәк аңлатма бирергә кирәк Бу төшенчәне ике төрле мәгънәдә аңларга мөмкин. Таррак мәгънәдә: ягъни рус-гареб әдәбиятларында XIX һәм XX йөзләр аралыгында хасил булган яңа фәлсофи-эстетик юнәлешләр рәвешендә Киңрәк мәгънәдә ягъни гомумән әдәбиятта идея-эстетик яңарыш мәгънәсендә Мәгълүм ки. XIX һәм XX йөзләр аралыгында татар әдәбиятта шундый яңарыш кичерә Бу вакытта көнчыгыш романтизмына хас күренешләр безнең әдәбиятта яңа сулыш алалар һәм андагы эстетик яңарышта мөһим роль уйныйлар. Шул сәбәпле, XX йөз башы татар әдәбиятындагы хәзер рус-гареб модернизмы белән бәйләп карала башлаган кайбер фактларны—мисал өчен Г. Исхакый. М. Гафури яки Ф Әмирхан кебек әдипләрдән алынган мисалларны—татар әдәбиятының үз җирлегендә хасил булган һәм үзендә яшәп килгән романтизм белән бәйле яңарыш күренешләре дип бәяләү дөресрәк булыр кебек.
Гомумән алганда, әдәбиятлар арасындагы уртаклыкны өйрәнүгә басым ясалган элекке еллардан аермалы буларак, аларның милли асылын һәм закончалыкларын ачуга игътибар арткан безнең көннәрдә татар әдәбиятының да XX йөз башындагы милли үзенчәлекле үсешен яктырту заман таләпләренә
ФЛҮН МУСИ1
152
турырак килә. Шушы позициядән торып эш итү, тулаем алганда әдәбиятыбызның ул дәвердәге идея-эстетик эзләнүләрен һәм табышларын да объективрак чагылдырырга булыша. Ягъни әлеге процесс XIX йөз ахырыннан мәгърифәтчел идеялар һәм карашлар рухындагы эзләнүләрдән башлана да, 1905—1907 елгы революция дәверендә бераз сыйнфый карашларга бирелә һәм алга таба янә мәп>рифәтчел-милли позициягә баса.
XX йөз башы татар әдәбиятын яңартып өйрәнүнең тагын бер мөһим бурычы бу.лып бу дәвердәге аерым әдипләр иҗатын җентекләбрәк анализлау, аларның әдәби тарихтагы урынын һәм ролен объективрак бәяләү тора. Димәк, бу бурычны хәл итү өчен ике төрле эш башкару сорала. Бердән, аерым әдипләр иҗатын фактик һәм идея-эстетик яктан тулырак анализларга кирәк Икенчедән, аерым әдипләрнең әдәбият тарихындагы урынын һәм ролен объективрак бәяләүгә игътибарны арттырырга кирәк. Бу мәсьәләне без моңа кадәр еш кына романтик рухтарак хәл итеп килдек. Бүгенге көндә бу тенденциягә характерлы мисал итеп Г. Исхакыйга мөнәсәбәтне алырга мөмкин Мәгълүм ки, аның исеменең һәм мирасының ниһаять "реабилитация" алып туган иленә кире кайтуы узган гасырның 90 елларыннан татар дөньясы өчен тарихи вакыйгага әверелде һәм шунлыктан ул гомум игътибар үзәгендә калды. Шушы хәл фән дөньясына да хас. Анда да Исхакый мирасы фәнни тикшеренүләрнең иң популяр объектына әйләнде һәм бу затның татар иҗтимагый-рухи яшәешендә тоткан урынын ачуга басым ясалды. Бу хәл, гомумән алганда, тормыштагы яки әдәбияттагы мөһим яңа күренешне бәяләү белән бәйле романтик омтылышның бер чагылышы булып тора.
Хәзер исә мондый романтизмнан арынып, Исхакый иҗатын реалистик рухта анализлауга, аның әдәбиятыбыз тарихындагы күркәм урынын Тукай. Ибраһимов, Әмирхан кебек әдипләргә күләгә төшермичә бәяләү сорала
Инде узган гасыр әдәбиятыбызның вакыт ягыннан да, күләм ягыннан да зуррак булган икенче дәвере—1917 елдан соңгы чорына килсәк, аны яңартып өйрәнү буенча тагын да зуррак һәм катлаулырак бурычлар тора. Барыннан да элек бу дәверне гасыр башы белән күчемле бәйләнештә карау кирәк. Ул бәйләнешнең җанлы шаһитләре булып Тукай традицияләренең совет чорында да дәвам иттерелүе, Г. Ибраһимов, М. Гафури, Г. Камал, Ш. Камал, К. Тинчурин кебек әдипләрнең революциядән соң да актив иҗат итүләре тора. Г. Исхакый исә мөһаҗирлектә әдәбиятыбызның үткәндәге милли асылы белән вазыйфасын яңа тарихи шартларда да саклап кала һәм дәвам итә.
1917 елдан соңгы әдәби хәрәкәтне хәзер элекке еллардагыча Октябрь революциясеннән түгел, бәлки Февраль революциясеннән башлау сорала. Чөнки әдәбиятыбыздагы җитди үзгәрешләр нәкъ менә шушы революция йогынтысында башлана. Бу вакытта алга таба әдәбиятта мөһим урын алган ике юнәлеш формалаша Аларның берсен рәсми-романтик юнәлеш дип атарга һәм аның илдәге хаким идеологиягә хезмәт итүе аркасында совет чоры әдәбиятында әйдәп баручыга әверелүен әйтергә кирәк. Бу юнәлеш социалистик реализм таләпләренә нигезләнде һәм ул таләпләр, бигрәк тә тормышны аның революцион үсешендә күрсәтү таләбе йогынтысында, еш кына романтик рухта булды Чөнки социалистик реализмның әлеге таләбе бөтен әдәбиятны һәм аерым язучы иҗатын реаль чынбарлыктан читләшә барып булырга тиешлене яки мөмкинне инде булды дип күрсәтүгә китерде Шул нигездә совет чоры әдәбиятында яңа социалистик заманны һәм феодаль- буржуаз үткәнне сурәтләүдә романтизмга хас берьяклы һәм контраст буяулар белән эш итү өстенлек алды.
1917 елдан соңгы татар әдәбиятындагы икенче мөһим юнәлешне беренчесенә теге яки бу күләмдә оппозициягә булган тәнкыйди-аналитик һәм демократик рухтагы юнәлеш дип атарга мөмкин Мондый рухлы әсәрләрнең совет илендә язылганнары үз вакытында совет чынбарлыгын бозып күрсәтүдә, милләтчелектә, динилектә һ. б гаепләнеп кире кагылдылар
Һәм әдәбияттагы ак тап'ларга әверелделәр Меһаҗирлектә язылганнары исә озак вакытлар бездә бөтенләй билгесез булып калдылар Ә хәзер андый әсәрләр татар әдәбиятының, революциядән соң да үткәндәге ми\ли Вазыйфасын дәвам итүен күрсәтүче мөһим факторга әвереләләр Шунлыктан безнең көннәрдә алар 1917 елдан соңгы әдәбиятыбызның милли асылын һәм үзенчәлеген билгеләүдә зур әһәмияткә ия булып торалар
Совет чоры әдәбиятыбызны яңартып, ягъни объективрак бәяләргә алынганда хәзер аның реаль хәлен ачу сорала Чөнки элеккерәк ел чарда совет системасын данлауга корылган идеология йогынтысында ул вакыттагы әдәбиятны да башлыча уңай яктан, ягъни аны күбрәк үсеш-казанышлар яссылыгында карау һәм бәяләү белән чикләнелде Хәзер исә әлеге чорны с|)әнни объектив анализлау ул дәвердә әдәбиятта билгеле бер эзләнү-табышлар белән бергә зур гына югалтулар да булганын күрсәтә Бер яктан, татар әдәбияты идеологик һәм сәяси сәбәпләр белән бәйле рәвештә үзенең күп кенә күренекле вәкилләреннән мәхрүм кала Мондый югалтулар дулкын- дулкын булып бара. Мисал өчен XX йөз башы әдәбиятыбызда һәм гомумән мәдәниятыбызда мөһим роль уйнаган шәхесләрдән Г. Исхакый. Й Акчура. С. Максуди. Ф. Туктаров һәм башкалар, октябрь борылышыннан соң илда башланган үзгәрешләрне кабул итә алмыйча, моһаҗирлеккә китеп баралар һәм шуннан соң аларның туган илләре белән бәйләнешләре өзелә Октябрьгә кадәр шулай ук танылган әдипләребез булган Ф Әмирхан. Дәрдмәнд, С Рәмиев. Г. Коләхметов һ б. революциядән соңгы шартларда әдәби иҗаттан теге яки бу дәрәҗәдә читләшәләр. 20 елларда ук иҗат мөмкинлекләрен тиешенчә ачып бетерә алмыйча, фани дөньядан вакытсыз китеп тә баралар һ Такташ. Ш Бабич, Ф. Әсгать кебек әдипләр дә вакытсыз вафат булалар Әдәбиятыбызга тагын да зуррак югалтуларны утызынчы еллар ахырындагы репрессияләр китерә. Гомумән, бу репрессияләр җиле кагылмаган татар язучысын табуы кыен. Югалтуларның тагын бер дулкыны Ватан сугышы чоры белән бәйләнгән Бу вакытта татар әдипләренең зур күпчелеге, бөтен язучылар оешмасы диярлек фронтта була һәм бер торкем танылган әдипләр белән беррәттан әдәбиятыбызның киләчәге булган күп кенә яшь авторлар сугыш кырында ятып кала.
Совет чоры әдәбиятыбыздагы югалтуларның икенче төре бу дәвердә рәсми идеологиянең иҗат иреген шактый чикләве, әдипне тар идеологик кысаларга кертеп куюы белән бәйләнгән иде. Бу гамәл чынлыкта язучыга социалистик реализм принципларын кочлэп тагу юлы белән башкарылды Шулай .VI әдәбият тулаем алганда, әлеге кысаларда гына кала алмады кайчак андый кысаларга сыеша алмаган, хәгга аларны җимергән әсәрләр дә хасил булды Әйтергә кирәк, моның ише әсәрләрнең яхмышы гадәттә аянычлы төс алды, алар совет әдәбияты очен чит-чт күренешләр дип кире кагылдылар һәм ак тап к.г әверелделәр. Хәзер исә андый “ак тап"ларның шул дәвер әдәбиятын фәнни объектив бәяләүдә принципиаль әһәмияте булуы ачыклана Аерым алганда аларның милли әдәбият вазыйфасьгна тулырак һәм ачьпрак җавап оирүләренә инанасың. Шунлыктан алар 1917 елдан соңгы әдәбиятыбызның милли асылын һәм үзенчәлекләрен ачуда мөһим роль уйныйлар
Совет чоры әдәбиятын, аның аерым күренешләрен, теге яки бу яэучы иҗатын, конкрет бер әсәрне объектив бәяләү, реаль кыйммәтем ачу очен хәзер методология характерлаш тагын бер моментны искә алырга кирәк )ш шунда совет чорында татар әдипләренең, бер яктан, рәсми идеологиягә ышамып иярүләре икенче яктан исә укучыларның милли ихтыяҗларын да күпмедер канәгатьләндерергә омтылулары кайчак әсәрләрнең эчтәлегендә һәм мәгънәсендә икекатламлылык хасил булуга китерде Ачыграк әйтсәк тормыш Һәм кешеләр хакында рәсми идеология рухында фикер йөртергә алынып алар яшәешенең иҗтимагый-сәяся ягын яктыртуга игътибар бирәләр һәм болар әсәр эчтәлегенең өске катламын тәшкил итәләр. Элеккерәк елларда
без конкрет әсәрне шушы катлам буенча гына бәяләргә күнеккән идек. Хәзер исә әсәрнең милли әдәбият күренеше буларак мәгънәви асылын ачыклау өчен игътибарны аның эчтәлегенең икенче, эчкәрәк яшерелгән катламына юнәлтергә кирәк. Чөнки бу катламда авторның милли әдип буларак эзләнүләре һәм табышлары ачыграк чагыла.
Совет чоры әдәбиятыбызның конкрет әсәрләрен шушы рәвешле анализлау ахыр чиктә уртак бер максатка: бу дәвердә дә әдипләребезнең үткәннән килә торган милли вазыйфаларын онытмауларын күрсәтергә, әдәбият-сәнгатькә миллилектән һәм мирастан азат ителгән, бары социализм идеяләре белән азыкланып яшәгән интернационалист совет кешесен сурәтләү катгый рәвештә йөкләнгән шартларда да үз халкы турында кайгыртудан туктамауларын ачуга хезмәт итәр иде. Әлбәттә, алар совет пропагандасы йогынтысыннан читтә кала алмыйлар, еш кына аның идеяләрен инанып кабул итәләр. Шул сәбәпле, татар әдәбиятында революциянең, социализмның безнең халыкка азатлык, бәхет алып килүе идеясе киң урын ала һәм ул, табигый, романтик планда чагылдырыла. Нәтиҗәдә әдәбиятыбызда, гомумән, яңа җәмгыятьне сурәтләүдә романтик башлангыч өстенлек ала һәм ул төп идея-эстетик тенденциягә әверелә.
Рәсми пропагандага ышанып, Октябрь революциясенә, илдә яңа җәмгыять төзү өчен көрәшкә дан җырлаган күпсанлы әсәрләр белән беррәттән, 1917 елдан соңгы әдәбиятта яңа заманны бүтәнрәк позициядән торып бәяләү, башкарак мотивларны яктырту очраклары да күзәтелә, һәм болар гадәттә әдипләрнең совет чорында да милли мәсьәлә белән актив кызыксынулары һәм бу мәсьәләдә рәсми пропаганда белән килешеп бетмәүләре нәтиҗәсе булып тора иде. Шушы хакыйкатьне ачыклау совет чоры әдәбиятыбызны милли әдәбият итеп өйрәнгәндә әлеге төр әсәрләргә игътибарны көчәйтүне сорый. Мәгълүм ки, мондый әсәрләр башлыча егерменче елларда языла. Характерлы мисаллар итеп әлеге еллар поэзиясендә, бигрәк тә Ф. Бурнаш, С. Сүнчәләй, Т Ченәкәй иҗатында дини мотивларның көчәеп китүен, прозада Ф Әмирханның "Шәфигулла агай" һәм Г. Ибраһимовның "Адәмнәр” повестьларын, драматургиядә һ Такташның "Югалган матурлык" драмасын алырга мөмкин Мондый әсәрләрне игътибар үзәгенәрәк куеп анализлау, бер яктан, әлеге чор әдәбиятыбызның үткән белән күчемле бәйләнешен дәлилләп ачарга булышса, икенче яктан, әдәбиятны рәсми төстә яңа җәмгыять җырчысы итү кампаниясе алып барылган вакытта бездә бу җәмгыятькә тәнкыйтьчел караш та булганлыгын ачыкларга мөмкинлек бирә. Мондый карашның нигезендә еш кына халкыбызның яңа җәмгыятьтәге милли хәл-әхвәленнән канәгать булмау ята иде. Гомумән алганда, искә алынган фактлар татар әдәбиятының егерменче елларда әле үзенең милли позициясен күпмедер дәрәҗәдә саклый алуы турында сөйлиләр. Бу хакыйкать әдәбият тарихын яңартып өйрәнгәндә искә алынырга тиеш.
1917 елдан соңгы татар әдәбиятын милли үзенчәлекле итеп өйрәнүдә хәзер мөһаҗирлектәге әдипләр иҗатының әһәмияте бермә-бер арта. Андый әдипләр иҗаты бу дәвер әдәбиятыбызның яшәү офыгын киңәйтү белән бергә милли яшәеш һәм язмыш мәсьәләләрен актив яктыртып, яңа заман татар әдәбиятын идеологик яктан да колачлырак итә. ягъни аны үткәннән килә торган милли идея белән сугара. Биредә иң күркәм үрнәк булып, әлбәттә. Г Исхакыйның мөһаҗирлектәге әдәби эшчәнлеге тора. Аның "Көз", "Өйгә таба . Дулкын эчендә кебек әсәрләре милли проблематиканы яктыртулары оелән бөтен егерменче еллар әдәбиятыбызны һәм мәгънәви яктан, һәм эстетик планда оаеталар. Аларда күтәрелгән мәсьәләләрнең бүген дә актуаль булуларын искә алсак, әлеге әсәрләр хәзерге әдәбиятыбыз өчен генә түгел, бәлки, бөтен татар дөньясы өчен дә әһәмиятле булып калалар.
Егерменче еллар татар әдәбиятының милли үзенчәлеген эстетик планда ачу турында сүз алып барганда ул чорда үткәннән килә торган гыйсъянчылык
күренешенең һәм нәсер жанрының җанлануына ла игътибар итәргә кирәк Гомумән алганда, егерменче елларда, яңа идеологиянең әле әдәбият- сәнгатьне тулысынча үз кулына алып өлгермәве аркасында, иҗат иреге билгеле бер дәрәҗәдә сакланган иде. Шул сәбәпле, ул вакытта үткән әдәби тәҗрибә белән күпмедер бәйләнеш тә булды, язучыларның төрле әдәби оешмалары төзелеп, алар арасында азмы-күпме иҗади конкуренция һәм сәнгатьчә эзләнүләрнең төрлелеге дә хасил булды, кайбер әдипләр илдә төзелә торган яңа җәмгыятькә тәнкыйтьчел карашларын чагылдырырга да батырчылык иттеләр Болар барсы егерменче елларны совет әдәбиятының алтын дәвере1' дип анализларга һәм бәяләргә мөмкинлек бирә
Ә инде утызынчы еллардан, дөресрәге, СССР язучыларының беренче съездыннан соң (1934), әдәбият өлкәсендә яңа чор башлана дияргә мөмкин Бу чорга объектив бәя бирергә алынганда, иң әүвәл. социалистик реализмның реаль максатын һәм Вазыйфасын ачыкларга кирәк. Әгәр бу иҗат ысулының ничек барлыкка килүенә дикъкать итсәк, аның асылда әдәбият-сәнгать белән большевиклар партиясе җитәкчелек итүен фәнни-теоретик нигезләү өчен уйлап чыгарылганы ачыклана. Мондый җитәкчелек мәсьәләсе В.И Ленинның XX йөз башында ук "Партия оешмасы һәм партияле әдәбият" дигән программа рухындагы мәкаләсендә (1905) күтәрелгән һәм нигезләнгән иде. Ленинның бу өлкәдәге күрсәтмәләре язучыларның беренче съездында кабул ителгән документларның нигезенә салынды Төп программ документ булып, әлбәттә. Язучылар союзы уставы тора Анда совет әдәбиятының бердәнбер иҗат методы дип социалистик реализм игълан ителде һәм аңа директив билгеләмә бирелде. Моннан соң совет илендә әдәби иҗат шушы метод кысаларына кертелә, ягъни яңа идеологиягә ныклан буйсындырыла Шул нигездә яңа җәмгыять төзү өчен көрәшнең төрле фронтларында һөҗүмгә күчкән социализм әлеге чорда әдәбият-сәнгать өлкәсендә дә җиңүле адымнар ясый, ягъни аны үзенең идеологик коралына әвелдерә Мондый шартларда әдипләр милли мәнфәгатьләр турында кайгыртуларын йә яңа идеология рухына буйсындыралар, яисә аны рухи-охлакыи өлкәгә юнәлтәләр
Мәсәлән, утызынчы еллар әдәбиятында, бер яктан, халкыбызның күркәм әхлакый сыйфатларын хезмәткә, мәхәббәткә яки гаиләгә мөнәсәбәттә ачуга басым ясала. Икенче яктан, шундый ук өлкәләрдә әхлаклылыкны саклау һәм ныгыту өчен көрәш яктыртыла Икенче төрле әйткәндә, ул елларда яңа җәмгыять шартларында халык әхлагын саклауга һәм үстерүгә игътибар арта Сугыш чоры әдәбиятында исә халкыбызның шул дәһшәтле елларда сугыш кырында һәм тылда зур әхлакый сынау үтүен чагылдыруга игътибар көчәя Әлеге сынау вакытында татарның илгә тугрылык, туган җирне ярату, батырлык, кыюлык, яшәү дәрте, оптимистик рухы кебек традицион сыйфатлары калку булып ачылалар Сугыштан соңгы еллар әдәбиятында халкыбызның сугыш сынавын узган әхлак йөзен ачуга игътибар тагын да арта.
Утызынчы-кырыгынчы еллар әдәбиятын обьектив бәяләргә алынганда тагын бер моментка игьтибар итү сорала. Билгеле булганча, бу дәверне элек гел күтәренке пафоста карау гадәткә кергән иде Ягъни ул чорда "әдәбият яңа тормыш төзү яки аны саклау өчең җиңүле көрәш пафосын, бу тормышта яшәү шатлыгын чагылдырды" дигән фикер үткәрелде Чынлыкта исә мондый пафос-хисләрне гәүдәләндерү белән бергә, әдипләр, андый бертөрлелектән туйгандай, башка төрле хис-кичерешләргә дә мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, утызынчы еллар поэзиясендә күтәренке иҗтимагый хисләр өстенлек иткән бер вакытта Ә Фәйзинең "Умырзая". М. Җәлилнең "Сагыну". С Хәкимнең "Юксыну" кебек мәхәббәткә бәйле моң-сагышны чагылдырган җырлары языла һәм алар риторикадан туйган, моңга сусаган укучылар тарафыннан бик җылы каршылана, халык җырына диярлек әверел.» Мондый мотивчаң күбрәк көрәшкә, батырлыкка дан җырлаган сугыш елчары поэзиясендә дә вакыты-вакыты белән чагылып китәләр Алар яңа пропаганданың
көчәйгәннән-көчәя барган йогынтысына дучар булган әдәбиятны пафос бертөрлелегеннән коткаралар, шундый шартларда да күпмедер дәрәҗәдә тере һәм төрле уй-хисләр белән яши алганын раслыйлар.
Совет чоры әдәбиятының гомум торышын, аның мөһим тенденцияләрен яңартып анализлау һәм бәяләү белән беррәттән, хәзер бу дәвергә караган аерым әдипләр иҗатын да фәнни дәлилләбрәк өйрәнү сорала. Бигрәк тә әлеге чор әдәбиятында лидерлык һәм остазлык Вазыйфаларын башкарган Г Ибраһимов белән һ. Такташ иҗатлары игътибарны җәлеп итә. Иҗтимагый- социаль планда хәзер аларны совет чоры әдәбиятының фаҗигале язмышлы вәкилләре итеп карарга кирәк. Аларның фаҗигасе—үзләре инанып хезмәт иткән система тарафыннан юкка чыгарылуында. Мәсьәләнең әдәби ягына килсәк, бу әдипләргә объектив бәя бирү өчен, барыннан да элек, аларның мирасын тулы белергә кирәклеге ачыклана. Мисал өчен Г Ибраһимовның Татар хатыны ниләр күрми" белән "Безнең көннәр" романнарының беренче вариантларына игътибарны көчәйтергә. "Адәмнәр" повестен тирәнтен анализлап, әдәбият тарихына кайтарырга, һ. Такташ шигъри әсәрләренең кулъязма вариантларын да искә алу, драматургиясенә һәм прозасына игътибарны көчәйтү сорала.
Инде аларның моңа кадәр киң мәгълүм әсәрләренә килгәндә, аларны хәзер бигрәк тә идея, мәгънә ягыннан еш кына яңартып аңлату сорала. Мисал өчен Г. Ибраһимовның революциядән соңгы яшәешне чагылдырган "Кызыл чәчәкләр повестена һәм "Тирән тамырлар" романына яңартылган анализ һәм бәя бирергә. "Татар хатыны ниләр күрми" белән "Безнең көннәр" романнарының икенче вариантларын беренчеләре белән чагыштырып анализларга кирәк. Мондый гамәлләр әдипнең совет чорындагы иҗатына карашларыбызның шактый яңаруына китерәчәк.
Такташка килсәк, барыннан да элек, аның поэзиясенең мәгънәви асылын тулырак ачу сорала. Мәгълүм ки. элегрәк елларда бу мәсьәләне шагыйрьнең революция һәм социализм тудырган яңа матурлык җырчысы булуы рәвешендә шәрехләү киң урын алган иде. Әлбәттә, совет чорында иҗат иткән һәр әдиптәге кебек. Такташта да бу мәгънә бар. Әмма трибун шагыйрьнең шигъри куәте, зурлыгы шунда ки ул бер үк вакытта үзе дан җырлаган җәмгыятьнең тәнкыйтьчесе дә була алган. Шунлыктан хәзер шагыйрьнең яңа системага тәнкыйтьчел карашын өйрәнүгә дикъкатьне көчәйтергә кирәк. Бу яктан аның драматургиясе дә игътибарга лаеклы.
Ибраһимов белән Такташ иҗатын фәнни объектив өйрәнергә алынганда тагын бер мәсьәлә игътибарны сорый: аларның кайбер әсәрләрендә дөнья әдәбиятында күптән күзәтелә торган бер күренеш күзаллана. Ул түбәндәгедән гыйбарәт Дөнья әдәбияты классикларының кайберләрендә аларның шәхси иҗтимагый-сәяси карашлары белән әсәрләрендә чагылган карашлар арасында тәңгәллек булмый. Ягъни талантлары аларга иҗатларында дөньяга киңрәк карашлы булырга булыша. Бу күренешкә классик мисаллар итеп гадәттә француз әдәбиятыннан Бальзак белән Стендальне, рус әдипләреннән Достоевкий белән Толстойны китерәләр. Әлеге күренеш Г. Ибраһимовның Кызыл чәчәкләр повестенда, һ. Такташның "Гасырлар һәм минутлар" поэмасында да күзаллана. Бу әсәрләрендә әдипләр үз чорына хас карашларны чагылдырырга алыналар, әмма аларның таланты тудырган мәгънә автор ниятенә туры килеп бетми яки аны кире кага.
Г Ибраһимов һәм һ. Такташ мирасын шул рәвешле өйрәнү, гомумән алганда совет чоры әдәбиятын яңартып тикшерүдә үзенә бер методологик ачкыч ролен дә үтәргә мөмкин.
V зган гасырның алтмышынчы елларыннан башланган әдәби чорны фәнни нигездә өйрәнгәндә исә бу яңарышның нигездә әдәбиятның революциягә кадәр формалашкан милли Вазыйфасына әйләнеп кайтуы, ягъни милләт яшәеше һәм язмышы мәсьәләләренә йөз тота башлавын истә тоту сорала
Әдипләр, милләт яшәешенә еш кына тәнкыйтьчел-аналитик позициядән карап, андагы борчу уята торган мәсьәләләргә яки күренешләргә дикъкатьләрен көчәйтәләр Милләт яшәешенең мөһим рухи-әхлакый чыганаклары яки нигезләре рәвешендә халык тарихына, авылга, күптүрле мираска, табигатькә буыннар арасындагы мөнәсәбәткә, гаиләгә һ. б, игътибар арта Боларның барысын милли рухта яктыртырга алыну тора-бара әдәбиятыбызның эчтәлегендә дә, формасында да үзгәрешләр тудыра. Хәзергә бу үзгәрешләрнең эчтәлек ягына дикъкать ителә. Алга таба әдәбиятның эчтәлеге белән формасын тыгыз бәйләнештә карап, һәр ике өлкәдә дә барган үзгәрешләрне бердәй игътибар белән өйрәнү сорала. Мондый яңарышның а\га таба тагын да нәтиҗәлерәк төс алуына ирешү өчен аны беренче чиратта фәнни-теоретик планда өйрәнергә кирәк Ягъни әдәбиятта миллиләшүгә нигезләнгән яңарышның нинди ысул, стиль һәм жанр чаралары ярдәмендә гамәлгә ашырылуын ачыклау мөһим. Социалистик реализмнан читләшә бару, табигый аның урынына башка төр иҗат ысулларын куллануны сорый Шуннан "Хәзерге әдипләребез нинди ысуллар белән иҗат итәләр соң7" дигән сорау туа. Хәзергә бер фикерне ачык әйтергә мөмкин: иҗат ирегенә киң юл ачылган безнең заманда совет чорындагыча бертөрлелек була алмый
Әдәбиятыбызның үз милли асылына әйләнеп кайта башлавы әдипләрнең сәнгатьчә эзләнүләренә дә тәэсир итә, ягъни анда милли башлангыч көчәя Ачыграк әйтсәк, бу өлкәдә халыкның күптөрле мирасына: фикерләү рәвешенә гореф-гадәтләренә, йола-инануларына, миф һәм фольклор традицияләренә һ. б. мөрәҗәгать итү күзәтелә. Болар барысы әдәбиятның стиль\әр һәм жанрлар системасында да чагылыш таба
Әдәбиятыбызның шушы поэтик дөньясын һәм. гомумән, яшәү даирәсен тулырак күзаллау ягыннан тарихи ватаннарыннан читтә яшәгән әдип - ләребезиең иҗаты аерым игътибарга лаеклы Бик әһәмиятле булган бу факторга моңа кадәр без көндәлек тормышта да һәм фән өлкәсендә дә рәтлән шътибар итмәдек. Хәзер исә—әдәбиятыбызның тулы объектив тарихын тудырырга алынганда һәм татарның милли бердәмлеге белән бөтенлеге өчен көрәш көчәйгәндә—әлеге факторга игътибарны бермә-бер көчәйтергә, конкретрак әйтсәк, XX гасыр татар әдәбият тарихын яңартып язганда, мисал өчен, А. Таһиров. С. Кудаш. Н Нәждш. Ә. Атнабаев, Я Зәнкиен. Б. Сөләйманов иҗатларына тиешле урын бирергә кирәк булачак.
Инде югарыда я шлганнарны гомумиләштереп әйтергә алынсак күпгасырлык әдәби тарихыбызда гына түгел, гомумән, бөтен Хәятыбызда үзгә бер урын тоткан XX йөз татар әдәбиятын яңартып өйрәнүнең асыл максаты- интеграции процесслары бермә-бер көчәйгән бу дәвердә әдәбиятыбызның милләт яшәешен һәм язмышын чагылдыру белән бәйләнгән үз йөзен һәм үз юлын тулырак та. тирәнрәк тә ачуга кайтып кала. Шул нигездә узган гасыр әдәбиятыбызның төрле иҗтнмагый-сәяси шартларда да үзенең бөтенлеген саклап кала алуы ачыкланачак. Монысы исә әдәбиятны гатар дөньясының бердәмлеге өчен хәзерге көрәштә җитди коралга әверелдерә