БУ—БОРЫНГЫ МӘҢГЕЛЕК ДӨНЬЯ
Ай кызы
Күккә бактым—әллә күзгә күренә.
Айда бер кыз су алын кайтып килә.
Оча белсәм, очар идем янына,
Әйләнер идем, шәт, сөйгән ярына.
Күз төбендә әче яшьләре тагын - Иреннәрен киптерер иде аның.
Көянтәсе, буйсынып мәхәббәткә.
Иңнән иңгә күчәр иде, әлбәттә.
Бер үзенә бик күңелсездер аңа.
Кем бар йөзен ай суында юарга?
Бергә булсам, мин дә инде шул суны Эчэ-эчә мактар идем ул кызны.
Ах! кызганыч шулай булыр иң соңы—
Миңа язмас Айның татлы бу суы.
Мизгел көтми, яшерен, кысып тынны.
Очар идем, ташлап бу ятагымны.
...Мөмкин түгел, янымда йоклый—эле Кичә генә миңа су китергәне...
Аю биюе
(КыПланчык калош җыры)
Шундый оятсыз! Артымнан калмый һич тә! Иә өненә, йә дәшә печәнлеккә.
Вячеслав АР-СЕРГИ (1962) Улчуртнянсн ха шл и д чш ы 111.111,1144.. торҗечочс. күпсанлы китаплар авторы. Ижауда яши '
Шундый сыйлады татлыдан, туйганчы. Акчасын түккәндер эле бер капчык...
Җырлыйм, дидер, минем тэрәз төбендә Аю булып үкерә төннәремдә.
Биегәндә аю кебек кочаклый. Оялуларымнан үләм, шул чакны!
Анам бирюи түфлиемнсң үкчәсе Актарылды, инде хәзер нишләсе?
Җонлач аю! Тик татлы кочак кына! Культуралы булса иде чак кына?
...Кәкре аяк, кая күзен тондырдың?
Үл өненә алып китче? Сындырдың!
Минем белән кеше булып китәрсен Мин булмасам. мөгаен, дим, бетәрсең!
Джоконда
(Күэга күренү)
Әнә ул каршына килә, йөзеп кенә атлан. Югалган илаһилыкны нәкъ илаһи саклап...
Янәшәсеннән изелгән трамвай да үтә.
Хәтта җил дә юл биреп ташлана бит читкә.
Бәндәләр алга ашыга, аяк өсте йоклап Сумкаларда көнлек хәсрәт тутырылган шыплап.
Ә барыбер һәммәсендә яшәргә тырышлык Банмар пеләш. Ә күкрәктә, җаннарында бушлык.
...Мәйсезләр иле өстеннән атлап килә ул. Әйе! Аны күрен мәйсезләрнең ага селәгәе...
Берсенә игътибар итми атлап узмасынмы!
Күлмәк табангача. Үзе сүзсез. Үзе гүзәл сынлы.
...Бу калада яшәп ята йөзләп төрле милләт.
Урыс телендә сөйләшен, үз теле юк ил эт.
Кичә ир-ат булганнары белми хәтта атын:
Үз туганы туган түгел, туган, имеш хатын.
Мнлнния басын тора, әнә, тукталышта.
Аңлапмы, аңламыйчамы, аваз бирә: Тукта!
Тик тавыш тамактан чыкмый, чыга эчәгедәй.
(Баш үлеп авырта эле һаман кичәгедән).
Ә ул уза горур атлап, иңнәр кагып кына.
Кем буласың?
—Джоконда!
Сержант але аңламыйча тора.
Ә ул китеп бара җиңел генә, йөзеп кенә атлап. Югалган илаһилыкны үз-үзендә саклап.
Синнән башка
Без китәрбез, бу борынгы һәм мәңгелек дөнья калыр. Безнең кабер ташы Мүк белән капланыр.
Безнең өстә ап-ак каен шаулар, үсәр өянкеләр.
Көз килер дә... яфракларны сибеп.
Матурлыкны сөйләр.
Күке авазы да каберлектә гомер санап үтәр.
Аның авазын да өзеп, бер көн Кыш патшалык итәр.
Нәүмиз калганнар да килеп елар. Елар бездән соң да... Тик син булмассың шул инде Алар арасында.
Шәм дә янып бетәр.
Кемнең бармагына мае тамар?
Ут-ялкынның соңы булыр алар.
Ут калтырар Әтәч кикригедәй,
Соңга калып, тәмам Соңга калып янар.
Әрнү
Бер сүз дәшми
Бергә басып тордык
Бөдрә чәчең шаян җил тарый.
Үлән сары.
Урман—яфрак яңгырында иде. Ә чын яңгыр коя—туктамый.
Кыш та керде,
Ә без гел дәшмәдек.
Гел дәшмәдек, елга бозланды... Кар да төште.
Төнге салкын суык
Безнең сүзсезлектән сызланды.
Исем китте.
Сүзләр кая китте?—
Сиңа әйтелмәгән сүзләрем... Күктә очкан җыр иде бит алар. Ишеттем мин аны.
Эзләдем.
Әйтелмәгән сүзләрең дә, бәлки, Язмышыңны шулай кыладыр. Ул нәфрәт тә,
Мәхәббәт тә булып —
Иң соңыннан әрнү буладыр.
Сүзсезлек тә узмый Сүзсез генә...
Әрнүләр дә узмый эзсез генә.
Модаррис Әгълам
тәрҗемәләре