Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары


Дания Заһидуллина
Заһидуллина Дания Фатих кызы 1964 елның 1
октябрендә
Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Мәктәптә укыганда
шигырьләр яза, алар район газетасында басылалар "Авыл
утлары”
каршында Ф Садриев оештырган әдәби түгәрәккә йөри.
1981 елны Казан дәүләт университетының филология
факультетына укырга керә. Монда да “Әдәби сүз” стена
газетасын
чыгаруда, Мөхәммәт Мәһдиев җитәкләгән “Әллүки”
түгәрәгендә
актив катнаша, әдәбият белән кызыксынып китә, профессор
Й. Г. Ннгьмәтуллина оештырган семинарларга йөри.
1986 елны университетны кызыл дипломга тәмамлагач,
гаиләсе
белән авыл мәктәбенә укытырга китәләр. Балтач районы
Түнтәр
урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып
эшли.
1989 елны гаилә Казанга күчә, Д. Ф. Заһидуллина рус мәктәбендә татар
теле укыта башлый. Шул ук елны Мәскәү Милли мәктәпләр институты
каршындагы аспирантурага керә, әдәбият укыту методикасы мәсьәләләре
белән шөгыльләнә. Казанда татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш
телләре факультеты ачылгач, аспирантурада укуын биредә дәвам итә. 1992
елдан—университетта укытучы. 1993 елны "Татар әдәбияты дәресләрендә
лирик әсәрләр өйрәнгәндә укучыларга әхлакый- эстетик тәрбия бирү (У-УШ
класслар)” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый Республикада
чыга торган газета-журналларда фәнни мәкаләләр, язмалар белән даими
чыгышлар ясый.
Д. Ф Заһидуллина фәнни тикшеренүләрне берничә юнәлештә алып бара.
Татар әдәбиятын мәктәпләрдә укыту методикасы мәсьәләләре белән бәйләп,
1917 елга кадәр эшләп килгән татар укыту системасы, мәктәп-мәдрәсәләрдә
гамәлдә йөргән әдәбият дәреслекләре хакында мәгълүматлар туплый. Бу
дәреслекләр бөтенләй өйрәнелмәгән өлкәгә—әдәбият теориясеннән беренче
дәреслекләр һәм татар әдәбият нәзариясенең формалашуына алып килә.
Нәтиҗәдә, 2000 елны ике зур хезмәт бастырып чыгара: "Урта мәктәптә татар
әдәбиятын укыту методикасы” һәм “Әдәбият кануннары һәм заман (Татар әдәбият назариясенең барлыкка килүе
һәм үсеш баскычлары) 2001 елны "Татар
әдәбият назариясенең формалашу һәм үсеш
этаплары (XX гасырның беренче чиреге)" дигән
темага докторлык диссертациясе яклый. Хәзерге вакытта да Казан дәүләт
университетының тагар филологиясе һәм тарихы факультетында, татар телен
һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасында эшли, профессор. “Татар
әдәбиятын укыту методикасы”. “Әдәбият белеменә кереш” дигән предметлар
укыта, филология фәннәреннән диссертацияләр яклау Советында Гыйльми
сәркатип вазифасын башкара.
Заһидуллина Д. Ф татар әдәбияты, аның тарихы, бүгенге торышы белән дә
ныклап шөгыльләнә. XX йөз башы татар әдәбияты, иҗади һәм фәлсәфи фикер
үсешен күзәтеп, моңа кадәр татар укучысына аз билгеле булган әсәрләрне
анализлап, татарлар өчен яңа өлкәгә караган зур хезмәт—"Модернизм һәм XX
йөз башы татар прозасы” (2003) дигән монография яза. Әдәби мирасны
укучыга кайтаруга үзеннән өлеш кертә. Мәсәлән, Гали Рәхимнең әдәби
мирасын гарәп язуыннан кириллицага күчереп бастырып чыгару—
шундыйлардан (Гали Рәхим. Сайланма әсәрләр, 2004). Д.
Заһидуллина 80-нән артык фәнни хезмәт авторы. Галимә бүгенге татар
прозасын өйрәнә, бигрәк тә татар әдәбиятындагы стиль үзгәрешләре,
әдәбиятка яңа алымнар үтеп керү, юнәлеш- агымнарның барлыкка килүе