Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯРАН ГӨЛЕ


Әнкәйләргә бүләккә
Торасы иде бит сезгә Рәхмәтләр укып кына. Затлы сүзләрдән бүләккә Келәмнәр тукып кына. Матур көйләр язасы иде Илаһи авазлардан. Бүләк булсын иде сезгә Сандугачлы язлардан. Бөтен матур чәчәкләрне Сезгә бирәсе иде. Их, күзләрегездә фәкать Шатлык күрәсе иде. Гел изгелек кыласы иде Сезнең хакларны хаклап. Көрәшәсе иде фәкать Сезнең хаклыкны яклап. Җир-ана дигән сүзләрне һәркем аңласын иде. Балалар Ходай хакына Сезне тыңласын иде.
Ты11лама1 аннары күп шул: Ана хакын ташладылар: Йөзләрегезгә кызыллык Китерә башладылар...
Сызылып алсу таң атканда. Кичен кояш батканда. Дисбе төймәләрен тартып. Намазлыкка басканда.
Шатлык эчләрендә яшәп.
Имни булсагыз иде. Балам тәүфыйклы булсын дип. Дога кылсагыз иде.
Төш
Юраган, юралмаганы бар Без күргән төшләрнең. (Йөргәне җитәлмәгәне бар Шул йөр1ән төшләрнең...)
Сак кына кадерләп алгандай.
Үсемлек төшләрен.
Оста юрады әнкәйләр Балачак төшләрен.
Сөйләтә җай белән, күргәнчә. Шул татлы төшләрне.
Алайса, ашарсың, дигәндәй, Бавырсак, төшләрне.
Чатаклык булганда, тыңлагач.
Азакта төш беткәч;
Туктата, сөйләрсең, дип кабат. Хәтерләп, төш җиткәч.
Кабатлап сөйләгәч, әйтә иде: - Мәгънәле төш хәзер. Икенче, төш курсәң, хәтерне Көчәйтә төш. бәгырь.

Хәтерлә, уяу бул.—ди иде.—
Күргәндә төшеңне.
Яхшыга юрарга онытма
Күргән бер төшеңне.
Каймакта әле дә, ялгышып,
Мәгънәсез төш күрсәм,
Шул чакта, хәтерләп, әнкәйне, “Төшемне өшкерәм”.

Яран гөле
Тәрәзәләр нуры, яран гөле. Сагынасыңмы туган илеңне? Мин юагыр идем, гөлем, сине. Әгәр белсәм серле телеңне!
Исми бездә йомшак диңгез җиле. Зәңгәр киңлекләр дә күренми. Бер кабынган сөю. сагыну хнсе Сулар сибеп кенә сүрелми.
Тәрәзәләр нуры, Кейптаун гөле. Сагынасыңмы туган илеңне?
Мин юатыр идем, бәгърем, сине, Әгәр белсәм назлы телеңгге!