Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

КҮЗ ЯШЬЛЕ
ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ
Ватан сугышы тәмамлануга 60 ел. Инде
күп гомер үтеп, буыннар алышынса да. бездә
9 май көне зур бәйрәм— Жинү көне итеп
үткәрелеп киленә. Бу бәйрәм Россиядә быел
аеруча зурлап, бөтенхалык бәйрәме итеп
билгеләнеп үтелде. Тантаналарда катнашу
өчен Мәскәүгә дөньяның төрле кыйтгаларын-
нан иллеләп ил башлыгы килде. Бәйрәмнең
үзәк каһарманнары, әлбәттә, сугыш
ветераннары булды.
Бәйрәм тантаналары Татарстанның һәр
шәһәрендә, бистәсендә һәм авылында
шаулап узды. Сугыш һәм тыл ветераннарына
ин җылы сүзләр әйтелде, май аеның матур
чәчәкләре һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.
Тантаналарның зурысы. әлбәттә, баш-
калабыз Казанда узды. Президент Минтимер
Шәймиевнен Казан Кремлендә республика
ветераннар оешмалары активистларына
Татарстан Республикасының “Фидакарь
хезмәт өчен" медален тапшыруы шуларның
берсе булды. Бүген республикабызда 25
меңнән артык Ватан сугышы ветераны яши.
Шулай ук сугыш чоры авырлыгын кичергән
тыл хезмәт- чәннәре дә шактый әле. Бу
иҗтимагый оешмалар аларның
мәнфәгатьләрен кайгырту белән шөгыльләнә.
Болар—ветераннар (пенсионерлар).
“Татарстан Геройлары". сугыш һәм хәрби
хезмәт ветераннары, Бөтенроссия
ветераннар-инва- лидларның республика
бүлеге һ. б. Аларның җитәкчеләре—
Социалистик Хезмәт Герое И Мостюков, Н
Тимашова, генерал-майор Ә Юлашев, Ә.
Камалов Президент кулыннан бүләкне
беренчеләрдән булып алдылар.
Бу тантанада Президент аппараты
җитәкчесе Ю. Камалтынов. Премьер- министр
урынбасары—мәдәният министры 3. Вәлиева.
Казан шәһәре хакимияте башлыгы К. Исхаков
катнашты.
“Казан Кремле" музей-тыюлыгында, элек
юнкерлар училищесы урнашкан бинада ике
елга сузылган әзерлек эшләреннән сон Бөек
Ватан сугышы музей- мемориалы ачылды.
Аны ачуда Президент Минтимер Шәймиев
катнашты. 407 квадрат метр мәйданда сипләү
эшләре алып баруда зур ярдәм иткән
“Нижнекамскнефтехим" берләшмәсенең
генераль директоры В Бусыгинга.
республикабызның Милли музее җитәкчесе Г.
Мухановка. әлеге изге эштә катнашкан башка
оешмаларга рәхмәт белдерде.
Музей-мемориал экспозициясенең
нигезен Милли музей материаллары. “Кар
десанты". “Ватан" оешмалары. “Хәтер китабы"
редакциясе тапкан табылдыклар, Ватан
сугышы ветераннарының шәхси архивында
сакланган хатлар. листовкалар, хәрби
киемнәр, орден, медальләр һ. б тәшкил итә.
һәм. әлбәттә инде, экспонатларның күбесе—
сугыш мәхшәрен үткән якташларыбыз М.
Сыртланова, М. Девятаев, Г. Сафиуллин. М.
Җәлил, Ф Кәрим һ. б. тормышы турында
сөйләүче истәлекләр.
Бәйрәм тантаналарының иң истәлек-
лесе. билгеле. 9 майда Ирек мәйданында
узган хәрби парад булды. Казан гарнизоны
частьләре. хәрби училищелар курсантлары
марш астында узды. Тантанада
катнашучыларны Җиңүнең 60 еллыгы белән
Президент М Шәймиев тәбрик итте. Бәйрәм
трибунасында Премьер- министр Р
Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Ф.
Мөхәммәтшин. Президент аппараты
җитәкчесе Ю. Камалтынов. Казан шәһәре
хакимияте башлыгы К. Исхаков.
республиканың башка җитәкчеләре. хәрби
эшлеклеләр булды.
Аннары бәйрәм Жинү паркында дәвам
итте. Биредә тантаналы шартларда Дан
аллеясы. Җиңүне якынайту өчен тылда зур
хезмәт куйган хатын-кызларга багышлап
һәйкәл ачылды. Ә кичке сәгать 10 да башкала
күген 60 артиллерия залпы, фейерверклар
балкытты.
ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ
Инде икенче ел 26 апрель—Тукай туган
көн—республикабызда Туган тел бәйрәме
итеп уздырыла. Шул уңай белән
Татарстан Премьер-министр урынбасары
Зилә Вәлиева тәбрикнамә игълан итте Анда
б одай диелә-
“Туган тел—буыннар арасындагы һәм
гасырлар аша халыкны бербөтен итеп туплый
торган җанлы һәм какшамас бәйләнеш Тел
халыкнын тарихын, анын мәдәнияте,
әдәбияты һәм сәнгатенең үсеш юлын
чагылдыра Телгә мөнәсәбәт тулаем
жәмгыятьнен һәм һәр кешенең белем һәм
әхлакый өлгергәнлек дәрәжә- се турында
сөйләүче күрсәткечләрнең берсе булып тора
Соңгы елларда Татарстан Республи-
касының барлык халыклары телләренә ярдәм
һәм аларны үстерү буенча икенче дәүләт
программасы тормышка ашырыла. Әлеге
программаның төп максаты— туган телне
саклау, шулай ук. дәүләт телләре буларак
татар һәм рус телләрен үстерү өчен шартлар
тудыру Татарстан Республикасы Хөкүмәте
жәмгыятьнен телләр культурасын үстерүгә,
милли- мәдәни байлык буларак телгә цивили-
зацияле мөнәсәбәт булдыруга төрле яклап
ярдәм итә
Борынгы башкалабыз Казаннын 1000
еллыгына әзерләнгән көннәрдә без горурлык
хисе белән туган ягыбыз территориясендә
телләргә карата сабыр һәм түземле
мөнәсәбәт тәрбияләү өчен күп көч куйган, тел
белгечләре-галимнәр һәм тел-әдәбият
укытучылары тырышлыгы белән бүген дә үз
традицияләрен дәвам иттерүче Казан
лингвистика мәктәбе казанышларын искә
алабыз. Тупланган бу тәжрибә
мәдәниятләрнең бер-берсенә тагын да
тирәнрәк үтеп керүенә. Татарстанның Россия
төбәкләре һәм чит илләр белән
хезмәттәшлеген киңәйтүгә ярдәм итә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
исеменнән барлык татарстанлыларны - фән
һәм мәдәният эшлеклсләрен. әдип ләрне, уку
йортларында укучылар һәм укытучыларны
һәм аларнын ата аналарын бу матур бәйрәм
Туган тел көне белән тәбрик итәм Бу көн
телләрнең үсеше һәм чәчәк атуы өчен
көчләребезне берләштерү, мәдәни
күптөрлелекне, туган җиребездә тынычлыкны,
татулыкны саклау һәм бер-беребезне ихтирам
итү символына әйләнсен'"
ШИГЪРИЯТ БӘЙРӘМЕ
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның
туган көненә багышланган Шигърият бәйрәме
быел Туган тел бәйрәме бу - ларак га
республикабыз күләмендә зурлап үткәрелде
Шушы уңайдан мәктәпләрдә. мәдәният
сарайларында, театрлар да. му зейларда.
күргәзмә залларында күп төрле чаралар
оештырылды Тукайның туган көне татарлар
күпләп яшәгән чит төбәкләрдә дә билгеләп
үтелде
26 апрель көнне иртән бер төркем
әдәбият һәм сәнгать әһелләре Яна Бистә
зиратында Г Тукай һ б күренекле шәхесләрнең
каберләрен, шулай ук үзәк мәдәният һәм ял
паркында һ Такташ. Г Камал. Ф Әсгать. Ш
Әхмәдиев каберләрен зиярәт кылды. Аннары
М Жә- лил. Г. Державин. М Горький һәйкәл-
ләренә чәчәк салынды Башкалабыз
үзәгендәге Г. Тукай һәйкәленә чәчәк салуда
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф
Мөхәммәтшин. республиканың башка
җитәкчеләре, халык депутатлары катнашты
Г Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театры бинасы каршындагы
мәйданда оештырылган төп тантанада
сәламләү сүзе белән Татарстан Язучылар
берлеге рәисе Ф Галимуллин чыкты, Рәссам 3.
Гыймаев. шагыйрь Р Мингалим һәм
композитор Ш Шәри- фуллинга
Республикабызның Г Тукай исемендәге
Дәүләт бүләге бирелү турында Татарстан
Президенты Указын игълан итте Яңа
лауреатлар исеменнән рәссам 3 Гыймаев
чыгыш ясады.
Шигъри бәйрәмне күренекле шагыйрь Р
Гаташ алып барды Анда танылган каләм
әһелләре Ш Галиев. М Әгьләмов. Р Минну
глин. X Әюп. М Мирза. А Хазим (Чаллы). .1 Ша-
гыйрьжан. Ф Гыйззәтуллина, С Гәрәена. К
Булатова (Әлмәт), И Гыйләжев (Азнакай). Р
Гозәеров (Алма-Ата). Н Алешков (Чаглы), С
Муллагали. Л Газизова. Ф Тарханова. Н
Сафина. Л Лерон. Р Аймәт. X. Бәдигый. Л Ян
суар, Л Гыйбадуллина. Т Алдошин һ.блар
үгләренен шигырьләрен укыды лар Тантанада
күренекле суз остасы А Арсланов, җырчылар
3. Сәхәбиева. Р Мазиков. Р Сәхәбиев. И
Биктаһи ров. А Габдинов. скрипкачы М Әх-
мәтов. баянчы К Сатиев чыгыш ясады
Шигърият бәйрәмендә Татарстан
Премьер-министр урынбасары 3 Валиева.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р
Ратникова, мәдәният министры И Тарханов.
Казан шәһәре хакимияте башлыгы
урынбасары Ә. Тутаева. Дәүләт Советының
мәдәният, фән. мәгариф пәм милли
мәсьәләләр комитеты рәисе Р Валиев
катнашты
Бәйрәмнең икенче өлеше тулаем Ту ган
телгә багышланган иде
Соңгы елларда Г Тукайның туган көне
Балтач районында да кин билгеләп үтелә
башлады Татарстан Язучылар берлеге рәисе
Ф Галимуллин җитәкчеле гендә бер төркем
каләм әһелләре бөек шагыйребезнең Саена
Пүчинкәсе зиратында җирләнгән әнисе
Бибимәмдүдә абыстайның каберенә чәчәкләр
салды, шигърият сөючеләр белән
очрашуларда катнашты
Күп еллардан килә торган гадәт буенча,
Шигърият бәйрәме эстафетасын 27 апрельдә
Г Тукайның туган төбәге Арча районы кабул
итте. Казаннан килгән бер төркем әдипләр
район үзәгендә. Кушлавыч авылында
булдылар һәм. әлбәттә, Тукай-Кырлайдагы
музей-йорт алдында үткәрелгән шигъри
митингта катнаштылар.
БЕР МЕҢ КУНАК КИЛӘ
24 июньдә Кол Шәриф мәчетен ачу
тантанасы була. Аны ачуда дөньянын төрле
почмагыннан 1 мен кунак катнаша алачак.
Диндәшләребезнен калганнары исә
республиканың баш мәчетендәге
вакыйгаларны Ярминкә мәйданында зур
монитордан карап тора алачак. Татарстан
мөфтие Госман хәзрәт Исха- кый ТР
мөселманнарының Диния нәзарәте
пленумында әнә шулай дип хәбәр итте.
ТР мөселманнарының Диния нәзарәте
Кол Шәриф мәчетен ачу тантанасына
мөселман дәүләтләреннән (Төркия. фарсы
култыгы илләре) рәсми вәкилләрнең. БДБ
илләре һәм Россия мөфтиләренең килүен
көтә. Кунаклар Чаллыда. Әлмәт, Түбән Кама,
Болгар һәм Чистай шәһәрләрендә күренекле
урыннар һәм биредәге халыкның тормыш-
көнкүреше белән танышачак. Алар Казаннын
мөселман уку йортлары биналарына ур-
наштырылачак.
ӘТИСЕ БҮЛӘГЕН КЫЗЫ АЛА
2 нче Удар армиянең ветераннар советы
исеменнән әлеге армиянен “Отвага” газетасы
редакциясендә эшләгәндә каләме белән дә,
корал белән дә фашистларга каршы
көрәшкәне өчен патриот-шагыйрь. Советлар
Союзы Герое Муса Жәлилгә биреләсе “2 нче
Удар армия ветераны” дигән Мактау билгесе
аның кызы Чулпан Жәлиловага тапшырылды
Герои-шагыйрьнең 100 еллыгын кар-
шылауга багышланган чара Мәскәүнен
Советлар Союзы Маршалы Л. Говоров
исемендәге 167 нче мәктәбендә узды Монда
берничә ел инде 2 нче Удар армиянен Дан
музее эшли. Анда Муса Жәлилгә багышланган
экспозиция аерым урын алып тора.
Очрашуда Мәскәү шәһәре татар мил- ли-
мәдәни мохтарияте рәисе, генерал- полковник
Рәсим Акчурин, “Жәлил Мәскәүдә” дигән
юбилей җыентыгын әзерләү буенча эш
төркеме әгъзасы Шамил Кашшаф һ. б.
катнашты.
“ЯҢА СӘЙЯРЧЕЛӘР” МӘСКӘҮДӘ
Мәскәүдә, Композиторлар йортының Зур
залында Казаннын 1000 еллыгына багышлап
“Яна сәйярчеләр” ("Ново' передвижничество”)
фестивале кысала рында Татарстан
Композиторлар берлеп рәисе, халыкара
конкурслар лауреаты Россиянен атказанган
сәнгать эшлекле се. Татарстанның халык
артисты, ком позитор Рәшит Кәлимуллиннын
ижа' концерты узды.
Концерт алдыннан Россия Компози
торлар берлеге Рәисе Владислав Козе нин,
сәнгать белгече. Мәскәү консерва ториясе
профессоры Всеволод Задерац- кии.
Татарстанның Россиядәге туль вәкаләтле
вәкиле урынбасары Алма: Фәйзуллин, Мәскәү
төбәге Татар мил- ли-мәдәнияте мохтәрияте
президенть Рәсим Акчурин чыгыш ясады.
Композитор Рәшит Кәлимуллиг әсәрләре
төрле фестивальләрдә еш яңгырый Күп кенә
әсәрләре тәүге тапкыр танылган чит ил
музыкантлары тарафыннан башкарылды.
Кыскасы, дөнья күләмендәге көебезне,
мәдәниятебезне халыкка танытучы,
пропагандалаучы булып тора ул. Әлеге
концерт программасы композиторның соңгы
елларда иҗат ителгән әсәрләреннән төзелгән
иде
Концертта Татарстанның халык артисты
Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге “La
Pnmawera” оркестры, Татарстанның
атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия
Жаппарова җитәкчелегендәге “Хыял” хоры,
кларнетчы Аргур Мөхәммәтшин һәм
Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов та
катнашты.
МӘСКӘҮДӘ—ТАТАР ҖЫРЫ
ФЕСТИВАЛЕ
Мәскәүнен “Кузьминка” өлкә сәнгать
йортында “Туган як моңнары” дип атал тан
татар җыры фестивале үткәрелде Анда
Мәскәү, Екатеринбургтан, Татар стан һәм
Чуашия республикаларыннан шулай ук
Россиянең башка төбәклә реннән килгән
коллективлар катнашты
Быелгы фестиваль Боек Ватан сугы-
шында Жинүнен 60 еллыгына багышланган
иде. Анда халкыбызның яраткан җырлары,
сугыш еллары, тынычлык темасына язылган
әсәрләр яңгырады
СҮЗ ОСТАЛАРЫ ЯРЫШЫ
Казаннын Габдулла Тукай исемендәге
музеенда нәфис сүз осталарының V
республика конкурсына йомгак ясалды Арча
педагогия көллиятенен 1 курсы студенты
Данияр Хәбриев, шулай ук Тәтеш, Алабуга
һәм Бөгелмәдән килгән югары сыйныф
укучылары Виолетта Федотова, Ирина
Митрофанова һәм Илмир Әхмәтовлар
җиңүчеләр булып танылды һәм премияләргә
лаек булды.
Быел ярышта республикабызның 38
районы һәм шәһәреннән 5 яшьтән 55
яшькә кадәрге 150 дән артык кеше кат-
нашты,—диде жюри рәисе, Казан дәүләт
мәдәният һәм сәнгать академиясе өлкән
укытучысы Флера Хәмитова — Быелгы бәйге
Казани ы н меңъеллыгына һәм Бөек Жинүнен
60 еллыгына багышлап үткәрелде
АРХИВЛАР ЖУРНАЛЫНЫҢ
ЯҢА САНЫ
“Гасырлар авазы—Эхо веков” фәнни-
документаль журналынын чираттагы саны
дөнья күрде. Ул Жинүнен 60 еллыгына
багышланган рубрика белән ачыла Монда әле
күптән түгел генә яшерен саналган архив
документлары һәм шул чорда яшәүчеләрнең,
шәһитләренең хатирәләре нигезендә респуб-
ликабызның сугыш елларындагы тормышы
тасвирлана.
Тормыш юллары Татарстан белән бәйле
Советлар Союзы маршаллары Л Говоров, В.
Чуйков. И Якубовский хакындагы язмалар
аеруча игътибарны жәлеп итә Мәҗмугада
акдемик Индус Таһировның 1991 елны
Татарстандагы август вакыйгаларына
багышланган язмасының ахыры бирелгән
Кытайдагы Россия эмигрантларының, XX йөз
башында Урта-Көнчыгыш Азиядәге төрки-
татар Мөһаҗирләренең тормышы, берен че
татар операсы "Сания” турындагы язмалар да
шактый кызыклы
Бу санда кушымта рәвешендә Россия
дәүләт борынгы актлар архивының татар
мәчетләре хакында XVII гасырга караган
уникаль документы урнаштырылган.
ОПЕРА ҖЫРЧЫСЫНА 90 ЯШЬ
Республика җәмәгатьчелеге 1 май көнне
К Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма
һәм комедия театрында ТАССРнын халык
артисты, танылган опера җырчысы Усман
Әлмиевкә 90 яшь тулуны билгеләп үтте
Артистны юбилее белән дуслары, күп санлы
хезмәттәшләре кайнар котлады.
Усман Әлмиев 1940—1950 елларда опера
театрында барлык татар спектакльләрендә
диярлек төп партияләрне башкарган шәхес.
Хәзер ул ТР театр эшлеклеләренен
ветераннар берлеге советы рәисе
КОТЛЫЙБЫЗ!
Мәдәният өлкәсендәге хезмәтләре һәм
күп еллар буе нәтиҗәле эшләгәне өчен язучы
Рәфкать Кәраметдин улы Кәрамневкә
(Рәфкать Кәрами) Россия Федерациясе
Президенты Указы белән “Россия
Федерациясенең атказанган мәдәният
хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде
МИЛЛӘТЕБЕЗ ӨЧЕН КУАНАБЫЗ
Әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен.
Мордовия Республикасы башлыгы Указы
нигезендә, шагыйрь һәм публицист
Тангалычев Камил Абмдулла улына
"Мордовия Республикасының атказанган
язучысы" дигән мактаулы исем бирелде
Камил Тангалычев 1968 елда Мор-
довиянең Ельников районы Акчесво (Күгеш)
авылында туган Җиде китап авторы
Шигырьләре һәм публицистик мәкаләләре
сонгы елларда Татарстан матбугатында
басылып тора. Быел жур налыбызнын 4
санында анын бер цикл шигырьләре дөнья
күрде Бүгенге көндә ул Мордовиядә мондый
дәрәҗәле исемгә лаек булган язучыларның ин
яше санала.
РӘХМӘТ ХАТЫ
Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш
керткәне һәм Татарстан Республикасы
мәнфәгатьләре хакына күпьеллык нәтиҗәле
хезмәте өчен шагыйрь. Г Тукай исемендәге
дәүләт премиясе лауреаты Әхмәтжанов
Роберт Вәли улы Татарстан Республикасы
Президентының Рәхмәт хатына лаек булды