Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЙЛАТА ДА ЕЛМАЙТА ДА..

“Әй катлаулы гомер юллары " Шагыйрә Мәрзия Фәйзу .гтина “Тик
сииа гына” (2004) исемле китабынын бер бүлеген әнә шулай атаган
Күңелендә шигырь уты дөрләсә дә. шигърияткә катлаулы, урау юллар
аша килә ул. Хәер, гомерен иҗатка багышларга теләгән, әдәбиятка
бирелгән кешегә, нинди генә тармакта эшләсә дә . язылачак
әсәрләренә нигез—күңел байлыгы.—бәлки, әнә шул тормыштан алган
тәҗрибәләр аша да киләдер әле ул Бер генә нәрсә дә юктан бар була
алмый Ләкин инде барны, булганны үстерү өчен максатчанлык,
тырышлык кирәк
1930 елның 11 июнендә Арча районы Шушмабаш авылында
крестьян гаиләсендә туган кыз урта мәктәпне тәмамлаганнан сон
Казанда төрле оешмаларда эшли 1946-1956 елларда—халык судында
секретарь, милиция бүлегендә инспектор. Татарстан китап нәшрия-
тында бухгалтер булып эшләгәннән сон. балалар өчен “Салават(1955) исемле китабы
дөнья күргән М Файзуллина, нәниләр дөньясын тагын да ныграк аңлар, аларга якынрак булыр
өчен 1956 елда балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша. Әйтергә кирәк, аның бу
гамәле матур нәтиҗәләр дә бирә башлый, ижаты күзгә күренеп үсә. активлаша, нәниләр өчен
бер-бер артлы “Чәчәкләр сәгате", “Ике йөрәк", “Зур дулкыннар". "1 өлнар мәктәпкә бара" исемле
шигырь китаплары дөнья күрә
Әдәбият серләрен нытрак үзләштерү нияте белән ул читтән торып М Горький исемендәге
Мәскәү Әдәбият институтына укырга керә (1958-1964) һәм диплом эше итеп "Балалар өчен
шигырьләр" кулъязмасын тәкъдим итә 1963-1965 елларда М Фәйзуллннаның Детгмз, “Малыш"
нәшриятларында рус телендә “Цветочные часы". "Стихи". "Пропала кошка” исемле өч китабы
чыга. Тәнкыйтьче В Дементьевның “Октябрь" (1963 ел, № 11). балалар язучысы С Баруздинның
“Наш современник" (1964 ел, № 9) журналларында басылган язмаларында, шулай ук күренекле
балалар шагыйрәсе Агния Барто РСФСР Язучыларынын II съездында ясаган чыгышыңда М
Фәйзуллина иҗатына югары бәя бирәләр
Чыннан да. М Фәйзуллина шигърияткә, бигрәк тә балалар шн1ъриятен баетуга үзеннән
шактый өлеш керткән шагыйрә Нәниләрне уйлата да, елмайта ла анын шигырьләре Бер
караганда гади генә тоелсалар да. тирән мәгънә, балаларга кирәкле булган тәрбия чарасы
алымнары бар ул шигырьләрдә
Шулчак бал корты безелдәп “Чәчәкне ө-з-ззз-мә!—диде -
Сезгә тәмле бал җыярга
Кирәк ул без-з-з-гө",—диде
М Фәйзуллннаның кайбер әсәрләре рус. украин, үзбәк һәм башка телләрдә дә басыла
Балалар әдәбиятындагы хезмәт ләре өчен ул Татарстан хөкүмәтене