ТУГАН ЯКТА—УК АТКАНДА
Себер диләр аны. Себер... Бу әүвәлге исемме?
Иң борынгысы, иң чыны, Тылсымлысы дисеңме?
Көзән тәнен җыергандай.
Тубыл суы тартыша: Ярны ашап үзгәртсә дә. Көче җитми тарихка...
Яшен түгел, күктә чатный Карагайлар тамыры.
Рәхмәт инде: менә тагын Сукмый исән калдырды.
И, Ходаем, ниемә соң Безгә мондый игелек?
Болай да бит. тавыш-тынсыз, Күп авыллык кимедек.
Йолдызлыкта безнең йолдыз Бардыр, яна. дисеңме?
...Бабайлар дөрес кушканмы Бу киңлеккә исемне?!
Черки
"Тиен күзенә тидерә алам— Халкыма аннан ни файда? Атка йөгән кидерә алам— Халкыма аннан ни файда?
Аю-бүре аулый алам— Халкыма аннан ни файда? Төлкеләрне алдый алам Халкыма аннан ни файда?”—
Шәүкәт ГАДЕЛША (1949) шагыйрь. "Ярык мөгез'. “Сәмәнкадыйм". “Аучы җыры’ исемле китаплар авторы Казанда яши
Уйлана шулай яшь аучы, Утырып төпкә, аланда. "Файда булырмы халыкка?” Күзләре кысык һаман да.
...Ә черки? Черки шат, бик шат Яшь аучы уйда сүнгәндә: Иң илаһи ләззәт тоя Ачу катыш кан эчкәндә.
Сөнге сабы
Балта тагып билеңә, Кая киттең бик иртә?
Кирәк иде яшь каен Сиртмәлеккә бишеккә...
Күктә ничек киртләнер? Әйтмәдем мин дөресен: Озак ятып чормада Чергән сабы... сөңгенең.
II урманкай яшел төн! Менә тагын килдем мин. Әүвәл Алла, аннан син! Башка дусны белмим мин. Кансыз Ермак явыннан Бабаларны яшердең; Ачлык, афәт килгәндә Тере сулар эчердең.
Син булганда җир ышык. Син булганда без исән. Киметмәмме ямеңне?
Сөңге саплык мин киссәм... ... Каеннарның тәненә Куркам балта төртергә: Кеше каны җылысы Тузларыннан боркелә.
Сөңге сабын бабайлар Бу тирәдән кистеме; Чормаларда черүен Снзеп-бслеп киттеме?
Чаба гына күрмә дип. Тыз-быз килә борындык. Бер уйласаң, ниятем Куркырлык шул, куркырлык.
...Минем ачу ачумы?
Суына ул иртәгә. Җирнең газиз агачын Нигә әрәм итәргә?
Кая сиртмә? Нигә буш Син кайтасың урманнан?
Сайлан кына куйдым тик. Онык әле тумаган...
в*
Минем уй
Кичә чыбык иде. бүген—ботак.
Кичә чыпчык кунды, бүген—шонкар.
Кайчан имән булып калкыр да, ул
Ботагына давыл бәйләп куяр?
Дулана
Дулый, ярсына, чайкала,
Күрсә мине, дулана:*
Үзенә үпкә тотканга
Ошамыйм бит мнн аңа.
Җансыз агачка сылтаулар
Түгел дә бит егетлек...
Дулана сынын күрүгә
Җан сызлый, кителер күк.
...Тимер көбәле явызлар
Туган якка үткәннәр.
Дуланадан бабаларым
Җәяләрен бөккәннәр.
Уклары, терәп атып та,
Ул көбәне тишмәгән:
Шул дулана үзәгенең
Көч-куәте җитмәгән...
...Кан төсе белән көзләрен
Тора балкып дулана.
Дөм чарасызлыктан гына
Бәйләнәм бит мин аңа...
Тилгән оча һавада, Әйләнә ул биектә. Ук аталар малайлар Җитә алмасын белеп тә.
Кире төшеп шул уклар Югалалар үләндә. Укны чукый чебешләр Төшкән җирен күргәндә.
Ни уйлыйдыр тилгәннәр Җәя укны типкәндә? Ни уйлыйдыр чебешләр Уклар “тып-тьт" төшкәндә.
Ни уйлыйдыр малайлар Җәя җебен тартканда? ...Мин дә бергә ук атам Туган якка кайтканда.
'Дулана - дүләнә агач исеме Ссберчә (Боярышник )
Ачуларны йомшарта Күккә төбәп ук ату. Әфсен булып тоела Укны күздән югалту.
Ни турында уйлыйм мин Уклар очып киткәндә?
Мин куркак, әйтермен тик, Ахырзаман җиткәндә.
Тик, татарның җирләрен Кайтарсалар иртәгә, Мин әзермен, буйга—ук Атып, үлчәп китәргә.
Ничә көн ничәмә ук Атып, эзләп барасы?! ...Түгел ул сиңа, түгел Тилгән—чебеш арасы...
Чып-чын
Һаман да—шул Мәскәү... һаман— Шул якларда туа ял1ан...
Менә бу чал урман- чып-чын. Менә бу ак томан чып-чын.
Себер татары да - чып-чын. Аның хыялы да-чып-чын.
Саз буенда, сабый сыман, Күзләремне кат-кат йомам. Туган ягым, син дә куан, Җанымда юаныч тоям: Күчем* кача белеп качкан, Кайтыр, чыгар берәр кайчан...
Әйтер безгә Мәскәү һаман: “Чеп-чи ялган бит бу. Ялган!"