Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ПРОЗАСЫНДА ЯҢА РОМАНТИЗМ


Татар әдәбиятында XX гасыр башында гына формалашкан һәм Г Ибраһимов, Ф Әмирхан. С. Рәмиев кебек күп авторларның ин камил әсәрләре белән мәйданга чыккан романтизм юнәлеше (методы) 1917 елдан соң гүя үги кыз хәленә төшә. Бер яктан, реализмны—бигрәк тә социалистик реализмны—официаль язу рәвешенә әверелдерү омтылышы башка юнәлеш һәм агымнарны түбәнәйтү хисабына бара. Икенчедән, марксистик-ленинчыл фәлсәфә, гомумән, романтизм юнәлеше мөрәжәгать итә торган идеалистик агымнарны дошман күрә. Нәтиҗәдә, иҗат юнәлеше буларак романтизм совет әдәбият белеме тарафыннан яңа тормыш төзүчеләр, коммунизмга баручылар өчен файдасыз, бай сыйныф вәкилләренең үткәнне сагынып елаулары төсендәрәк тәкъдир ителә башлый. Матбугатта исә романтик әсәрләргә ике төрле караш күзәтелә: йә аларны күрмәмешкә салыну, яки ниндидер юллар белән реалистик әсәр калыбына тартып кертү.
Ләкин мона карап XX гасыр татар әдәбиятында романтизм юнәлеше яшәүдән туктамый. Әйтергә кирәк, нәкъ менә шушы юнәлештә иҗат ителгән әсәрләр татар әдәбияты өчен милли, шәркый тоелучы күп кенә алымнарны саклап кала, янадан- яна әдәби тәжрибәләр мәйданы булып тора. Инде соңрак, әдәбият белеменең “жете кызылы" уна төшкәч, романтик әсәр авторын "дошман" дип атау куркынычы юкка чыккач, бигрәк тә 1980 еллардан алып, романтизм яңадан күтәрелеш кичерә. Алай гына да түгел, яна стиль тенденцияләре белән байый. Шуна күрә XX гасыр ахыры романтик әдәбиятын берничә төркемгә бүлеп тикшерү зарур.
Бер яктан, классик романтизм традицияләрен дәвам итеп язылган әсәрләр бар. Без аларны саф романтик (рус әдәбиятында, яңадан калкып чыкканга, неоромантизм, ягъни яна романтизм дип атау яши) әдәбият буларак карыйбыз. Мисалларга күчик.
Ф Садриевнын "Кыргый алма әчесе"ндә романтизмнын төп хасиятләре күзгә ташланырлык. Төп сюжет сызыгын Вилданның үз эчендәге каршылык барлыкка китерә: ул—эгоизм, үз-үзенне ярату. Вилданның Әнвәрәне һәм үз-үзен яратуы арасында бәргәләнүе, шул сәбәпле мәхәббәтен югалту тарихы артистлар мохитендә тасвирлана. Ярдәмче сюжет сызыклары өчәү: Вилдан—Әнвәрә сызыгы, бусы— мәхәббәт тарихы; Әнвәрә—Мансур сызыгы, монысы—гаилә тарихы; Әнвәрә— Нәсимә сызыгы исә— дуслык тарихы. Әлеге ярдәмче сюжетлар, бер яктан. Әнвәрә һәм Вилдан характерын тирәнрәк ачарга ярдәм итә. икенче яктан, ике төрле тормыш моделе төзүдә катнаша. Әнвәрәгә гашыйк булса да. Вилдан аны тамашачының яратуын кичерә алмый: йә мин. йә сәхнә дип шарт куя. Мәхәббәт хакына корбан таләп итү—беренче модель, ул мәхәббәтнең юкка чыгуына, ике кешенең бәхетсезлегенә китерә. Мансур исә. киресенчә, яраткан кешесе мәнфәгатьләрен беренче планга куя ("Эре гәүдәле, бит очлары алланып торган бу егет театрга килеп эшкә урнашкач та кешеләр өчен җанын ярып бирергә әзер торуы белән һәркемнен игътибарын җәлеп итте"). Әнвәрә белән Нәсимә дуслыгында да шушы сыйфат төп рольне үти. Нәтижәдә икенче модель—мәхәббәттә үз-үзенне "онытып", башка кешене ярату, аны аңларга һәм сакларга тырышып яшәү варианты пәйда була.
Язучы бу әсәрдә чын мәгънәсендә гүзәл ике романтик тип иҗат итә. Аларнын талантлы һәм хис кешеләре (артистлар) итеп уйлануы, чыннан да матур кешеләр
кебек тәкъдим ителеше татар романтик әдәбияты өчен традицион. Әнвәрә—ялкын, ут "Күбәләктәй жинел гәүдәле, һәрчак көләч, җырга-биюгә дигәндә чәчрәп торган Әнвәрә театрга кояштай балкып килеп керде " "Әнвәрә бер басасы урынга биш басты, ул сөйләшмәде—сайрады, ул эшендә тир түкмәде—һәр күзәнәге белән ләззәт диңгезендә йөзде " Намуслы, сизгер күнелле һәм хис белән яшәүче кызнын холкы, әлбәттә, мәхәббәт һәм яраткан хезмәте арасында сайлау ноктасына куелганда, сәхнәдән баш тарта алмавын ышандырырлык итеп анлата. Әнвәрә—талантын башкалар белән уртаклашып яшәү өчен яратылган кеше
Вилдан исә анын капма-каршысы. “Әйтерсең лә. анын гәүдәсе гәүдә түгел, төп- төз биек багана; гүя һәммәсе дә күренмәс туры сызык белән тигезләнгән: текә кин мангай белән бер сызыкта ятучы кылыч борын, юка иреннәр, уйчан йөзе, аксыл- соры чәчләре, шундый ук кашлары" Салкын, кешеләрдән читтәрәк. аларга югарыдан карап яшәүче Вилдан да язучы тарафыннан чын мәгънәсендә талант иясе итеп сурәтләнә. Артист һәм моңлы тавышка ия жырчы. рәсем остасы да булган Вилдан талантын үзенең эгоистлыгын канәгатьләндерүгә файдалана, һәрчак беренче, сәхнә түрендә берүзе булырга омтыла Вилдан—татар әдәбияты өчен традицион булмаган романтик тип, дия алабыз.
Повесть әдәби алымнар белән баетылган, алар әсәрнең ассоциатив мөмкинлекләрен арттыралар, ана фәлсәфи тирәнлек өстиләр Исемгә чыккан кыргый алма повестьның башында ук, меттфора булып китерелә "Чия зурлыгындагы сап- сары алмалар ботакларны сыргана- урынына каплаганнар иде Вилдан ике алма өзде дә берсен Әнвәрәгә бирде, икенчесен узе капты Алма бик каты иде. авызында бераз әвәләп йөрткәннән сон. Әнвәрә аны урт тешләре белән чытырдатып кысты, әчелегеннән күзенә яшиләр бәреп чыкты
—Әче булса, төкерегез,—диде Вилдан
—Йотам әле, өлешемә тигән көмешем,—диде Әнвәрә "
Кыргый алма, беренче чиратта, кешенең холык-фигылен символлаштыра Анын әчесе—Әнвәрәгә дә, Вилданның үзенә дә житәрлек була. Шул рәвешле, метафора Вилдан характерына да, аларнын үзара мөнәсәбәтләренә дә. мәхәббәт тарихына да бәя бирә
Метафора югалмый, әсәрдә тагын ике тапкыр кабатлана. Вилданның шау чәчәктәге алмагач сурәтен өенә алып кайтып стенага ябыштыруы, ә инде сонгы вакыйгадагы манзара- кар каплаган ботакларда алмаларның коелып бетмәгән булуы—сурәтне психологик бәя чарасына әверелдерә
Тагын бер метафора—Вилданның, кызга шарт куйганнан сон. альбомга ясап киткән рәсеме "анда бөркеткә охшаган ап-ак кош очып бара, ә бер аягына елан чорналган иде " Кош—егетнең үзен, ә елан—анын эгоистлыгын символлаштыра, рәсемнең башкача анланылу мөмкинлеге дә калдырылган
Повестьта төп урынны дүрт геройның эчке дөньясын, кичерешләрен, характерын сурәтләү алып тора Әсәрнең буеинан-буена геройлар үз-үзләрен һәм башкаларны бәялиләр "Мин беренче булырга гына риза", ди Вилдан "Оныт тәкәббер Вилдан Бакировны", ди Нәсимә Мондый бәяләмәләр әсәрнең буеннан-буена озата бара
Әсәр хисләр тарихы кебек, бер сулышта укыла Ул геройларның бай эчке дөньясы хакында сөйләп бара—шунын белән кыйммәтле дә Әсәр ахырында капка төбенә чыккан Әнвәрәнең яшь егетләр белән сөйләшүе исә (эротик, порнографик диикме) урынсыз яңгырый Бәлки, язучы биредә колу элементы, жинелчә юмор кертергә уйлагандыр? Ләкин югары кимәлдә язылган әсәр тукымасында бу күренеш артык күңел аны кабул итәргә теләми
Әсәр ахырында ЯЗУЧЫ геройларын тагын бер кат сыный алар алмагач янында очрашырга сүз беркетәләр. Әнвәрә мәхәббәте хакына баш тартырга әзер икәнлеген күрсәтә Ләкин Вилдан үзен үзгәртерлек көч таба алмый Сонгы вакыйга тагын бер кат авторның фикерен ассызыклый: мәхәббәттә бәхетле булыр өчен, үзен хакында түгел, яраткан кешен турында уйларга кирәк Үэенне артык ярату бәхетсепеккә. үкенечкә китерә
М Вәлиевнен “Качу" повестенда да гөп каршылык нәкъ романтиклардагыча хыял һәм чынбарлык арасында Романтик герой Билалнын үз эчендәге шушы
каршылыкны чишүе, көчле кеше позициясенә килү тарихы төп сюжет сызыгын хасил итә Вакыйгалар да шуна яраклаштырып сайланган. Повесть Билалнын, "барысыннан берьюлы котылу, качу өчен” поезд көтүе белән башланып китә. Барысы дигәндә, шәһәр тормышы, барып чыкмаган гаилә, кайчандыр бик яратып та. хәзер мәгънәсен күрми башлаган эш күздә тотыла. Хәзергә бер айга ял йортына китеп баручы Билал янадан элекке тирәлегенә әйләнеп кайтмаска тели.
Әсәр икенче заттан—Билалнын уй-фикерләре, хис-мөнәсәбәтләре үсешен күзәтеп бару кебек язылган. Ан агышы алымы, вакыт-вакыт автоматик язуга мөрәҗәгать итү әсәрнен тирән психологик повесть булып чыгуын тәэмин итә. Язучы төп каршылыкны повестьның буеннан-буена, Билал игътибар иткән әйберләргә кагылышлы уйланулар төсендә ияртеп бара. Герой күңелендәге хыял һәрвакыт чынбарлык белән чагыштырыла. Үзанализ хыял белән чынбарлыкны капма-каршы ике чик кебек ерагайта. Мәсәлән, китү күренеше: “Үз-үзенә нык ышанган кыяфәттә, горур һәм бәйсез адымнар белән вагон баскычына менеп баруын тасвирлый иде бит ана хыялы. Кинодагычарак итеп . Ә менә чынлыкта, үз башына төшкәч, алай горур булып кылануы кыен икән шул.. Тиздән килеп җитәчәк поезд да әллә нинди, йөрәккә ят нәрсә шикелле тоела. Элекке заманнарда, ичмасам, монын ише вакытларда пар ат җигеп, кибиткаларга утырып киткәннәр Алар, әлбәттә, аерылу сагышына чумган кешенең әз генә булса да күңелен күтәргәндер, ялгызлыкта калган җанына юаныч булгандыр ”
Романтизм юнәлешенә мөрәҗәгать иткән һәр язучының хыялда “качу” урыны, идеалы була. М. Вәлиевтә ул—табигать, табигыйлек. “Аларның, адәм балаларынын, хәзер чын тормыш белән, үзләрен табигый зат буларак канәгатьләндерә алырдай тормыш белән яшиселәре килә Алар чынлыкта, табигыйлеккә бик тә, бик тә сусаганнар" дип, язучы моның гомумән кешегә хас омтылыш булуын ассызыклый. " Бөек табигыйлек монда . Яшәүнең иң ышанычлы, иң тотрыклы ысулы булган табигыйлек” дип, табигать белән гармониядә яшәү кеше өчен иң дөрес-камил яшәеш варианты кебек шәрехләнә. Билал табигатьтә үз кичереш-халәтенә аваздашлык таба, табигать кочагында яшәгән кешеләрне идеаллаштыра. Бер үк вакытта табигатьне аңлау, ярату, аның матурлыгын күрә белү һәркемгә дә тәтеми торган сыйфат кебек тәкъдим ителә. Шушы җәһәттән, язучы кешеләрне табигый һәм цивилизациягә җайлашкан төркемнәргә аера. Соңгыларына мисал итеп. Билалнын хатыны һәм Александр Петрович китерелә.
Ләкин бу төркемдәгеләр арасындагы аерма табигатькә мөнәсәбәт белән генә чикләнми. Рухи хөрлек һәм тарлык, чикләнгәнлек сыйфатлары игътибар үзәгенә куела. Моны Билал яна директор хакындагы уйларында ачыклый: “Билалнын инде күп мәртәбәләр сынаганы бар яна директор сыман кешеләрнең эш өчен, халык өчен, бүтәннәр өчен бервакытта да ушлары китми. Алар беркайчан да үз өсләренә зур җаваплылык алмыйлар; беркайчан бер генә мәсьәләдә дә беренче булмыйлар; беркайчан, бер генә мәсьәләдә дә кистереп җавап бирмиләр. Һәм алар, андый кешеләр, беркайчан тулысынча ачылып, күңел төпкелендәге уйларын бүлешеп сөйләшмиләр. Алар һәрчак сак, уяу, куркучан. Менә шушы сыйфатларны үзләрендә булдырырга тырышу теләге аларны, гомумән, чикләнгән, сай фикерле натурага әйләндерә Күпмедер вакыттан сон, аларны әнә шул эчке һәм тышкы тормозлары— үзләрен гел тыеп, туктатып яшәүләре—рухи тарлыкка, чикләнгәнлеккә китерә..” Шуна охшаш фикерләр Галиягә һәм Александр Петровичка кагылышлы күренешләрдә дә гел ассызыклана. Икейөзлелек, ышанычсызлык, салкынлык, кешелексезлек, җансызлык, шатлана һәм тормышның тәмен-рәхәтен тоя белмәү сыйфатлары икенче төркемгә карата билгеләнә һәм алар җәмгыять кануннарына буйсыну сәбәпле барлыкка килгән гариплек кебек аңлатыла. Ләйсирә белән сөйләшкәндә, язучы Билалдан бу хактагы фикерләрен әйттерә. Менә бер өзек: ■ Хәзер кеше үз кыланмышларын табигать белән, аның мәңгелек һәм гаять көчле кануннары белән ризалаштырмыйча эшләргә өйрәнеп килә Ул бары тик җәмгыять кануннарын гына санга сугарга ияләнгән хәзер. Ә болай итү, минемчә, тирән һәм зур ятгышка китерергә мөмкин. Ни өчен дисенме?! Менә ни өчен. Чөнки кеше— җәмгыять продукты гына түгел әле ул! Ул—табигать продукты да әле! Табигый
кануннар да искә алынырга, санга сугылырга тиеш'" Һәм бу сүзләр әсәр тукымасында язучының субъектив идеясе булып аңлашыла Алар ярдәмче сюжет сызыкларында ныгытыла.
Ton сюжет сызыгындагы каршылык романтизмның үзәк сыйфатларыннан берсен: ике төрле тормыш моделе тергезүне (двоемирие) бик гади һәм табигый башкарып чыгарга ярдәм итә. Билалнын хыялындагы һәм чынбарлыктагы хәлләр укучыга турыдан-туры күрсәтеп бирелә. Яраткан кеше, гаилә, башкаларга файда китерүче эш, табигать белән гармониядә үтүче тормыш хыял-идеалда кала Чынбарлык бөтенләй башка, ул Билалны үзеннән, үзе жавап таба алмаган сораулардан качарга мәжбүр итә. Повесть ахырыңда кире кайтырга карар кылу, ана кадәр булып үткән хәлләр геройнын көчле кеше позициясенә килүен, ягъни идеалны чынбарлыкка якынайту өчен көрәшәчәген белдерә. Билал—нечкә күңелле һәм рухи байлыкка омтылучы кеше—көрәшчегә әверелә Шулай итеп, романтик геройнын күңелендә тарткалашкан капма-каршылыклардан, кешенен үз эчендәге көрәш-тартыштан, рухи дисгармониядән котылу варианты табыла
Билал гаиләсе таркалу тарихы беренче ярдәмче сюжет сызыгы хасил итә Ул язучыга тагын бер субъектив идеяне белдерергә булыша: кеше өчен мәхәббәт-гаилә иң зур терәк, яшәү мәгънәсе була ала (“Ә менә адәм баласы өчен, ныклап уйлаганда, боларнын берсенең дә артык әһәмияте юк икән Тып-тыныч кына калып уйланган чакларында үзенен пар канатлы икәнен тою гына кирәк икән ана һәм киресенчә Бу материалда, классик романтизмдагыча, бала культы тудырыла. Билалны кире гаиләсенә кайтырга мәжбүр итүче көч тә—бала бәхете Повестьта ата-бала мөнәсәбәтләре жылы һәм самими сурәтләнә. Балага мөнәсәбәттә ир шактый ук сентименталь, ә инде ата һәм баланын дөньяга карашы арасындагы охшашлыкка игътибар юнәлтеп, әйтерсен, язучы табигый кешеләрнен киләчәге хакында сүз алып бара, бу киләчәкнең бүгенгеләрдән корбан таләп итүен искәртә
Мәхәббәт сызыгы Ләйсирәнең бәхетле уртак киләчәккә ышанмыйча китүе белән төгәлләнә. "Гзилә турында гына уйлап, аның өчен генә яши алмыйсын син Синең күңеленә, рухына артык зур кинлек. иркенлек кирәк! Нина идер зур яшәү, кин колач белән, канатлы яшәү кирәк сиңа " дигән сүзләр романтик геройга бәхетне гаиләдән түгел, башка өлкәләрдә эхләргә кирәклекне лә. Галия белән тормышлары барып чыкмауда Билалнын гаебе булуны да искәртә.
Аерым бер сюжет барлыкка китергән, эш урынындагы каршылык исә ретроспекция алымы белән, искә төшереп тергезелә Архитектор Билалнын коллектив белән бергәләп сәнгать сарае проектын әзерләве, әлеге хезмәтнен каршылыкларга очравы романтик яссылыкта ачыла Бирелә ижтимагый детерминизм юк Каршылыкны китереп чыгаручы яна директор—язучы аерып чыгарган, табигый булмаган кеше Каршылыкның чишелүе дә шәхси—хезмәттәшләре язган хат белән бәйле булып чыга. Киткәндә, Билал “аның күңелен, жанын анлап бетерүләренә шикләнде" дип искәртелә, хат исә нәкъ менә анлап язылган булып чыга Бу текстта Билалнын ни өчен көрәшчегә әйләнергә тиешлеге дә шәрехләү габа Дөньядагы прогрессны китереп чыгаручы көч—көрәш ул. диелә Бх фикер әсәрнсн соңында Билал уйлары булып тагын бер кат янгыратыла “Әйе.—дип уйлап куя Билал,— алга барганда һава да сафланып китә шул! Сулыш алуы да җине.гтәшә' Автобуста гына түгел, тормышта да, җәмгыятьтә дә шулай! Алга бару кирәк' Алга таба хәрәкәт кирәк! Димәк, көрәш кирәк!" Күпмедер күләмдә социалистик реализм лозунгларын хәтерләтсә дә, әсәр буенча күзәтелеп барган ан үсеше Билалнын шушы ноктага килүенә ышандыра.
Гомумән, язучы кабатлаулардан бик оста файдалана Сәнгать сараенын үзенчәлеге—табигый тирәлеккә яраклашкан булу—ярдәмче сюжет сызыгын язучының табигыйлек фәлсәфәсе белән кушыл җибәрә Төп идея тагын бер кат хат текстында әйтелә: "Алар—көчле кешеләр—үзләре ошатмаган яшәү рәвешен ташлап, калдырып качмыйлар Атар әнә шул яшәү рәвешен үзләре теләгән якка таба үзгәртү өчен көрәш ачалар!” Василий Петрович хикәяте дә Билалнын эшендәге сынауга аваздаш Мондый мисалларны тагын да китерергә мөмкин булыр иде
Геройлар һәм вакыйгалар бирелешендәге охшашлык та автор концепциясен
үстерүгә хезмәт итә Мәсәлән, купеда очраган Нина рухи яктан Билалнын игезәге: аның гаилә тарихы Билалныкы кебек үк Мондый янәшәлек Билал кичергәннәрнең күпләр очен уртак халәт булу мөмкинлеген белдерә. Моннан тыш, автор үз фәлсәфәсен кешеләрдәге төрлелекне, кайберәүләрнен рухи камилләшүгә, икенчеләрнең матди байлык туплауга омтылып яшәүләре хакындагы фикерне- Нина сүзләре аша җиткерә.
Билал, чын мәгънәсендә, романтик герой амплуасында. Эчке дөньясы бай, башкалардан да күпне таләп итүче (язучы аны Нинадан максималист дип бәяләтә), тормышны интуитив, сиземләп танып-белүче, хис-кичерешләргә бай шәхесне язучы бала белән чагыштыра. Моны вакыйгалар катламында да кабатлый: салам эшләпә хакындагы күренеш табыш булып чыккан. Шулай ук язучы Билалнын икеләнүләренә аерым игътибар бирә. Мәсәлән, ул купега килеп кергән героен болай бәяли: “Мин монда да артык кеше, ахрысы .” дигән уй иде ул. Мона кадәр бер генә җирдә дә үзенә ипле, җайлы урын таба алмаган нечкә жан биредә тагын бермалгә шик- шөбһә дулкыны арасында калды’’ Вакыйгалар үскән саен. Билалнын үз-үзенә ышанычы арта. Ул бәхетле булуның төрле вариантларын “ача". Иртәнге кояш ана матур-тыныч иртәнен бәхет икәнлеген аңларга ярдәм итә. Кызы аерым-аерым эпизодларның "кешелек бәхете" бирүен төшендерә. Кешеләр арасындагы рухи якынлыкны тоеп рәхәтлек кичерү Нина белән очрашу мисалында күрсәтелә Башкалар бәхетенә сөенеп бәхетле булу Василий Петровичның Ләйсирә белән алар өчен сөенүен күргәннән сон билгеләнә.
Ф Садриевнын "Кыргый алма әчесе", М Вәлиевнен “Качу” повестьлары татар әдәбиятында саф романтик кимәлдә язылган әсәрләрнең яңача яңгыравын, бу агымнын тагын да яна әсәрләр бирер мөмкинлекләре бар икәнлекне, аеруча кеше психологиясен тирән ачу ягыннан әһәмиятен дәлилли.
1970-80 еллар чигендә М. Галиев тә лирик башлангычны романтик юнәлештә калкытып куюга ирешә Нәтиҗәдә, татар прозасы тәэсирлелеге, әсәрләрдә тудырылган тормыш моделенең һәм кеше күңеленең матурлыгы ягыннан һич тә шигърияттән калышмаган эпик әсәрләр белән байый. Аларда яшәү мәгънәсе, кеше кыйммәте, сәнгатьнең тормыштагы урыны-роле кебек күп кенә сораулар фәлсәфи яссылыкта күтәрелә.
“Ак абагалар" повесте ин элек форма эзләнүләре ягыннан игътибарны үзенә тарта: романтик структураны лирик өстәмәләр, фәлсәфи уйланулар белән баетып, язучы аны күпмедер үзгәртүгә ирешә. Хәтта әсәрнен эпик таләпләрдән ерагайган сюжет-композиния бирелеше дә шушы форма-сөйләмнеңлирик-эмоииональ көченә буйсындырылган кебек тоела.
Повестьны җыеп торучы үзәк—язучы тарафыннан уйлап табылган һәм автордан аерып куелган хикәяләүче, романтик герой Саф романтизм таләпләренә туры килгән сәнгать кешесе, талантлы, матурлыкны күрә белүче, башкаларга һәм үз-үзенә карата артык таләпчән (максималист) Әсәр геройның уйлары, хәтерендә сакланган мизгелләрне яңартуы, кичерешләрен искә төшерүе кебек язылган. Төп сюжет сызыгы буларак, шушы героинын күңелендә барган үзгәреш-хәрәкәт аерылып чыга. Ул бер каршылыкнын чишелешкә омтылуы белән түгел, бәлки герой күңелендәге гомуми канәгатьсезлек, яшьлектә үз-үзен һәм тормышны танып белергә омтылу кебек билгеләнә: "Орлыкны гомер буе учта йөртеп буламыни. Аны иртәме-сонмы туфракка чәчәргә кирәк. Чәчтенме—орлык юкка чыгу бәрабәренә үсенте дөньяга килә. Димәк, ул вакыттагы үсмер чактан бүгенге мингә кадәр ничаклы үзгәреш, югалту, табу" Ялгышлар, каршылыклар, кайгылар аша герой хакыйкатьләр ача. нәтиҗәләр ясый. Язучынын максаты—шушы юлдан баручы геройның күңел тәрәзәләре нәфислеген, алардагы ак абагалар: гамь-борчулар, сокланулар һәм тирән кичерешләр—чагылышын укучыга җиткерү, күрсәтү кебек тоела. Студент егет Даниярның башкалар белән мөнәсәбәтләрен искә төшереп—үсмерчак хәлләрен, әтисен югалтуын, укудан китәргә мәҗбүр булуын, авылдагы тормышын өзек-өзек сурәтләү исә ярдәмче роль уйный
Субъектив фикер төсендә, яшь вакытта күңелләрендә балалык самимилеген, чисталыгын саклап кала алганнарның рухи байлыкка, фикер камиллегенә омтылып
яшәүчеләргә әверелүе әйтелә. Бу фикер тулы характерлар буларак ачылган Гейдельберг һәм Фирзан “тарихлары" ярдәмендә кабатлана
Вакыйгалар катламы мәхәббәт өчпочмагын. Данияр—Айрүзә мөнәсәбәтләренең төгәлләнүен. Данияр—Динара мөнәсәбәтләренең ачыклануын колачлый. Ике сызык та сер томанына төрелгән. Айрүзә белән Данияр арасындагы беренче саф хисләрнең сүнү сәбәбе дә төгәл генә күрсәтелми. Яшьләрнең төрлелеген (“Син җир кешесе түгел. Данияр. Минем гади генә авылда, гади генә бер өйдә тыныч кына яшисем килә . ди Айрүзә) ассызыкласа, хәтта мәхәббәт (тормыш) кануны кебек гомумиләштерсә дә, лирик катламнын ретроспектив сурәтләнеше. Айрүзә белән танышу, мәхәббәт туу мизгелләрен искә төшерү. Факия образы белән килеп кергән хатирә башка сәбәпләр булуны искәртеп, ярдәмче сюжет сызыгын тирәнәйтә Динара белән танышлык та аның ярату икәнлеген анлау ноктасыннан гына тасвирлана. Шушы серлелек кеше өчен газиз, әһәмиятле, тормышта терәк булырлык хис итеп сурәтләнгән мәхәббәтнең (автор аны изге сүзе белән дә еш атый) сак якын килүне, икс кешедән лә акыл һәм анлау таләп итүен искәртә.
Язучы мәхәббәтнең бары тик рухи омтылышлар белән яшәүчеләр кичерә торган хис булуын да калкытып куя. Лениза һәм Нигъмәт обрахзары. алар арасындагы мөнәсәбәтләр шуна иллюстрация төсен ала. Мәхәббәт—ижат. сәнгать кебек бәяләнә. Шушы иҗатның “барышы" күзлән кичерелә, сере һәр кешенең мөнәсәбәтләрне матурлап кабул итүендә табыла: "Динараның йөзенә якыннан текәлеп карыйм Гаҗәп, ул чынлыкта гел мин күзаллаганча түгел икән бит Күрәсен. мин аны күңелемнән үземчә иҗат итәм. Идеал образга якынайтам Үзгәртәм Үземнән матурлык өстим. Үземчә ачам Минсез ул сүнеп калыр иде кебек. Акыл хәрәкәтеннән тыш. кайдадыр тирәндә сирпелеп киткән бу уйларга аек нәтиҗә ни' Бәлки, бу— яратудыр? Мин аның һәр хәрәкәтеннән, һәммә сүзеннән үземдәге сыйфатларны эзлим түгелме. Мин аңардан күпмедер дәрәҗәдә үземне тапсам, ул миннән—үзен бәлки, шулдыр яратуга таба адым
Лирик катлам текстта графика ярдәмендә үк аерып куелган. Ул. героинын угигары һәм хис-кичерешләр үзгәреше сурәтләнгән кисәкләр кебек, повестьның буеннан- бусна чәчелеп урнашкан. Бу өлешләрдә Данияр күнеленен матурлыгы. дөньяга чиста күзләр белән караучы кешенен тормышны бер могжиза. сер йомгагыдай кабул игүе аңлашыла. Лейтмотив булып, ак абага символы янадан-яна яклары белән ачылып-яктырып бара. Беренче лирик өстәмәдә ул туры мәгънәсендә—тәрәзәгә төшкән кар бизәкләре булып та. Данияр кар ыргыткан күңел тәрәзәләре—Айрүзә хисләре төсендә дә. бәхетне белдереп тә ("Абагалар арасыннан дөньяга бәхетле күзләр төбәлә. Синең күзләр—ак абага чәчәкләре “) килә. Абагаларны мәхәббәт символы кебек аңлау мөмкинлеге дә калдырылган Динара белән бәйле лирик өстәмәдә ул шулай шәрехләнә. Повестьны башлап һәм Йомгаклап килгән кайма Данияр күңелендәге бизәкләр вариантын калкыта
Повестьта фәлсәфи катлам әһәмиятле урын били. Ул икс канатлы Бер яктан, повестьның буеннан-буена кеше күңеленең, хисләренең, акылының, омтылышларының бөеклеге ассызыкланып бара. Даниярның үзен бәйсез, ирекле тотышы (Нигъмәт белән бәрелешү, Самат Ихсанович белән сөйләшүләр. Бекс Әбҗәлилович белән бәхәс) автор идеалы тосен ала. Хәтта героинын аңлап бетермичә, ан төпкеленнән калкынган сурәт ярдәмендә үз-үэсн бәяләве лә кеше кыйммәте кебек гомумиләшә: "Мин түгәрәк мәйданга килеп чыгам Мәйданны уратып алган каеннар бер җайга чайкалыша. Уртада киң иңсәле имән, үзе иелгән Иңсәсенә яткан кар- гүя сөлге Бу—Сабан туе Көрәш мәйданы. Мәйданда ялгыз көрәшче. ялгыз ир- егет. Урман тирәнлегеннән яңгырап тавыш килә. —Соңгы кө-рәш-че. сон-гы ир" Сон-гы көрәш-че-е-еГ. Тормышта кеше үзен "сонгы көрәшче, сонгы ир" игеп тоярга тиеш дигән фикер ачыклана.
Тормыш кешенен үз-үзен күрсәтү-таныту теләге аша андагыда Бихисап йолдызлы океан эчендә шулкадәр кечкенә син Ләкин кеше гасаби танып күккә каран кычкырмый, үзенең зурлыгын исбат игәргә омтыла’ Эчке көрәш тормышны алга җибәрүче коч дәрәҗәсенә куела Кешедә тирәннән күтәре нән. каннан ки нән кыргый ярсулык актарылып чыга да бөтен киртәләрне җимерә.
ахры Үз ирегең ярып чыга!". Кешенең табигатьтән аермалы ягы да шушында дип раслана: “Ә менә кеше кеше үзендә “мин" барын ача. Хәтта үз-үзе белән дә гомер буе көрәшеп яши".
Үлем вакыйгасына бәйле, экзистенииаль фәлсәфәнең төп кануны әйтелә: "Вакыт чикләнгән Яшәү ул—әкрен-әкрен үлә бару". Шуңа каршы. Данияр төшенгән антиномик хакыйкать табыла: “Яшәү, димәк, әкрен-әкрен туа бару, үзеңнән сон да яшәр өчен " Сент-Экзюперинын әлеге фикере эпиграфка чыгарылу анын әсәрдә фокус икәнлеген искәртә. Димәк, повесть яшь кеше—Даниярның “әкрен-әкрен туа", үз-үзен аңлый баруы, шәхес булып җитешүе, тормыш һәм кеше хакыйкатьләрен ачуы турында
М Галиевнен “Алтын тотка" повесте романтик әдәбият үз күрә торган тагын бер өлкә—тарихка кагылып үтә. “Ак абагалар"дагы кебек үк. әсәрне берләштерүче үзәк булган хикәяләүче-герой күңелеңдәге үзгәрешләр төп сюжет җебен суза. Ул үзгәрешләр тарих һәм бүгенге мәсьәләләренә дә карый. Иске өй һәм аннан истәлек булып калган алтын тотка Марат өчен үткән белән бүгенгене бер җепкә бәйләргә, бер ишек белән тоташтырырга ярдәм итә. Хыял һәм чынбарлык каршылыгын тоеп яшәүче герой бүгенгедән—үткәнгә, үткәннән—бүгенгегә күчә торган “алтын тотка "лар белән очраша: мәхәббәт, дуслык, мәрхәмәт һәм иҗат алар.
Марат—романтик буларак тулы ачылган образ. Сәнгать кешесе, матурлыкка сокланып яшәүче, туган жире дә булмаган—җир белән күк арасында дөньяга килгән 21 яшьлек егетнең авыруы да үзенчәлекле: заманча ялтыравыклы шома мебель өстенә кунган тузаннан аллергия анда. Бу чир дә, күрәсең, бер яктан, Маратның үткәндәге кыйммәтләрне әһәмиятле санап яшәүче булуын, икенче яктан, яна заманнын кешеләргә өр-яңа проблемалар алып килүен искәртә.
Иске йорт төрле холык-фигыльгә ия, төрле язмышлы кешеләрне бер түбә астына сыендыра. Бу повестьта һәр кеше—каршылыклы, үзенең эчке каршылыгы бер үткен проблеманы калкытып куярлык итеп сурәтләнгән. Хыянәтче тибы Лопес милләтне, исемне һәм телне алыштыру проблемасын бөтен тирәнлегендә, тарих дәрәҗәсендә күтәрергә мөмкинлек бирә Проблема Марат исеменнән формалаштырыла: "Чыпчык булып туа. үскәч, сандугачка әйләнми, көчек көчек булып туа. үскәч, сарыкка әверелми бит. Кеше бер милләт вәкиле булып туа. үскәч, үз теләге белән икенче милләт кешесенә әйләнә. Табигыйме бу?". Проблема исемгә, милләткә хыянәт— остазга хыянәт кебегрәк үсеш ала. хыянәтчеләрнең үз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүчеләр булуы ассызыклана.
Повестьта лирик башлангыч көчле, мондый өлешләрдә сынландыру әһәмиятле урын били Әсәр Казан белән сөйләшү кебек башланып китә дә, лирик кереш ■’Шәһәрнең дә югалган үз Атлантидасы бар " дигән җөмлә белән төгәлләнә. Әсәр иске йорт—шул Атлантида хакында бәян итә. Мотив Марат белән Мастер күзәткән үле утрауда калкып чыга. •'Бу—минем Атлантидам". ди Мастер Повесть аваздаш җөмлә белән төгәлләнә: “Һәркемнең күңелендә үз Атлантидасы бар ". шушы гыйбарә янадан бер кат һәр геройга әйләнеп кайтырга, алар күңелендәге югалган өметләрне, бәхетләрне барларга мәҗбүр итә. мәгънә чикләрен киңәйтеп җибәрә.
Повестьның ин матур һәм тәэсирле өлеше—рәссам Сирин язмышы, анын картинасын шәрехләү. Анна белән мәхәббәтләре һәм соңгы хат. Саф романтик геройлар итеп бирелгән Анна—Сирин мәхәббәте яшьләрдә. Мастер белән Диләрәдә. Марат белән Айсылуда кабатлана. Яратуга сәләтне генә түгел, иҗат эшенә галантлылыкны, кин күнеллелекне. матурлыкны күрә белүне дә өлкәннәрдән “алып китүчеләр алар. Картина повестьта символ вазифасын башкара, чор тудырган кыйммәт төсендә кадерле. Анын өч ноктадан өч төрле күренү мөмкинлеге, “сере" художникның үзенә дә билгесез була. Шушы серне Анна ача. рәсемне саклап кала Шул рәвешле, язучы ижат эшендә мәхәббәтнең роле зур булуны искәртә. Ә инде рәсем туу халәтен сөйләтү ижат эшенең—илаһи, логик кануннар белән генә аңлатып булмас бөек эш икәнлегенә ишарә ясый.
Анна—Сирин сюжет сызыгы повестька сентименталь рух алып килә. Хат тексты бирелү. Маратның Мансур белән дуслашуы. Анна белән Сириннең гомер ахырыңда күрешә алмавы хикәяләүче герой күңелендәге үкенечле уйлар ярдәмендә
тирәнәйтеяә. Повестьнын бу вакыйгалары романтизмның хәзергедә югала башлаган кыйммәтләрне үткәннән эзләү мотивын дәвам итә
Сонгы ел тар татар прозасында башка тенденцияләр алга чыккан, синтетик характерлы әсәрләр дә языла Аларда олы мәхәббәт һәм җәмгыятьнең кешегә дошманлыгы тарихлары кушылып, романтик реализм хасил итә.
М Кәбировнын “Мәхәббәттән җырлар кала" повестенда тормыштагы, кешеләр күнелендәгс матурлыкны сурәтләү сокландыргыч, ул вакыт-вакыт күздән яшь чыгарыр ноктага җиткән сентиментальлек белән кушылып китә. Традицион шәркый әдәбияттагыча матур, изге, корбанчыл мәхәббәт романтик сюжет катламында гына түгел, детальләрдә дә ассызыклана. Егетнең исеме Таһир булу—аллюзия мымы- мона искәрмә ясый. Урыны-урыны белән Гөлзилә күнелендәге уй-хисләрне “ан агышы" алымы ярдәмендә сурәтләү психологизмны тирәнәйтә. Чын мәгънәсендә матур мәхәббәт тарихында сөйгәнен очен батырлыклар эшләү дә. ниндидер хыялларны тормышка ашырудан баш тарту да. үлемгә бару да урын алган Ин әһәмиятлесе шул: реалистик катлам ярдәмендә алар барысы да укучыны ышандыра'
Реалистик катламда тарихи вакыт 1990 елларны үз эченә ала. вакыйгалар вакыты 4-5 ел белән билгеләнә. Иҗтимагый бәя берничә яссылыкта бирелә: егетләрне сугышка җибәреп, аннан сон алар язмышыннан йоз чөерүче; ришвәт, тән сату, аракы сатуга кереп баткан; тормышта кешегә үз сәләтен файдаланырга, үз мөмкинлекләрен эшкә җигәргә юл бирми торган җәмгыять булуы ассызыклана Болар проблема төсендә куелып, берничә ситуация-мисалда күзәтелә
Иҗтимагый мотивлашкан булса да. гомумкешелек проблемасы итеп куелганнары да күп. Мәсәлән. Голзилә—Фәүзия мөнәсәбәтләре кайгылы кешенен башкаларга да авырлык китерүен билгели Гыйльман—Гөлзилә. Гыйльман—Таһир каршылыгы теләсә нинди коллективта явыз, үзеннән көчсезләрне жәберләп тәм таба торган кешеләр булуны искәртә. Саимә карчык—Гөлзилә каршылыгы кешетәрнен үзара ышанычы мәсьәләсенә кагыла һ. б Әсәр тукымасына геройлар монологы булып килеп кергән проблемалар да бар, алар автор фикере булып аңлашыла. Мәсәлән, милләтнен бүгенге хәле һәм киләчәге проблемалары комендант Нәфисә тарафыннан әйтелә: "Татар булып яшәү авыр бездә Әнә шул татарлыкны яшерү эчен урысча сөйләшә, урысча киенә, урысча эчә алар Һәм сонгы чиктә барып терәләләр лә— алар ни урыс була алмый, ни татарлыгын югалта" “ Халык ул—масса. сарык көтүе белән бер ул. Халыкны шәхесләр күтәрә, шәхесләр бөек итә Ә бел бүген тулай торакнын сәрхуш татарлары, урысча сүгенгән, урыска табынган татарлары өчен түгел, ә шәхес булырлык татарлар өчен көрәшергә тиешбез"
Аерым бер очракларда проблемаларның хикәяләүче монологы кебек бирелеше дә очрый Мәсәлән, акча артыннан куу хакындагы өлеш шундыйлардан
Реалистик катламдагы хал-вакыйгаларны да язучы романтик алымнар ярдәмендә бәяләп бара. Әсәр Кыям абзый җыры белән башланып китә һәм шушы җыр булачак вакыйгаларның характерын билгели: “Алмаларын жәлли тормыш. Жаннарыма таш ора" Шушы уңышлы табылган, эчке мәгънә катламына алып кереп китә торган башламнан сон. Кыям белән бәйле мотив юкка чыкмый Әсәр сонында язучы анын җырларын Гөлзидәдән җырлата
Җырга һәвәс Кыям турында сөйләгәндә, автор аны “стандарт булмаган ’ герой дип тамгалый Әсәр барышында очрашкан башка геройлар Гөлзилә яки Таһир да. комендант Нәфисә һәм Ришат белән Гүзәл дә—шулай ук стандарт булмаган, талантлы якты кешеләр Ләкин талант-автор аңлатуында якты кеше булу очен ин кирәкле сыйфат түгел Әхмәт Сабиров. Нурияләр мисалында әхлакый якның әһәмиятле булуы күрсәтелә Төп героинядагы мәхәббәткә тугрылык сыйфагы югары күгәрслә Язучы Гөлзидәне ике мәртәбә тән сату юлы белән укырга керергә кызыктырып һәм сөйгәнен аякка бастыру яки карьера ясауны сайлау алдына куеп сыный Шушы сынауларны үткән кыз. әйтерсең, халыкка мон таратырга фатиха ала. _
Әсәрдә язучының осталыгы күп кенә хтсмснтларла күренә Бу повестьта сүз- образлар белән эшләү, аларны хисен-психологик тирәнлеккә ирешү чарасы кебек куллану матур тәэсир калдыра Автор сүт-oSpaпарны антиномия формасында
14fl_
урнаштырырга ярата. Мәсәлән. “Гөлзиләнен иреннәрендә бәхетле елмаю, ә керфекләрендә ачы күз яше ялтырап китә" дигән мисалда “бәхетле елмаю" һәм “ачы күз яше", бер яктан. Гөлзиләнен эчке халәтен ача. Икенче яктан, сәнгать ярдәмендә, халыкка хезмәт итеп бәхеткә ирешү һәм шәхси бәхетсезлек, аларның бер-берсен алыштыра алмавы хакындагы нәтиҗәгә китерә.
Бу повестьта геройлар бирелеше дә үзенчәлекле: алар үсеш-үзгәреш эчендә сурәтләнеп, еш кына әсәр дәвамында капма-каршы характер булып аңлашыла. Ягъни язучы геройлар бирелешендә еш кына көзгеле композиция алымына мөрәҗәгать итә. Мәсәлән. Әхмәт Сабиров Гөлзидә исеменнән сокланып, хәтта идеал дәрәҗәсенә менгерелеп күрсәтелә башлый. Әсәр дәвамында аны аңларга һәм акларга тырышу, хәтта өлешчә кызгану күзәтелә. Бу герой белән сонгы очрашуда аның чын йөзе ачыла: бозык, куркак, үчле икәнлеге мәгълүм була. Гөлзилә күңелендә ана карата уянган нәфрәт хисе укучыныкына әйләнә.
Повестьта аерым геройларның психологик “пары" бар. Нурия—Әхмәт Сабировның шундый игезәге итеп уйланылган һәм әхлакый-фәлсәфи гомумиләштерү ясарга мөмкинлек бирә: бер тапкыр хыянәт иттеңме, бер тапкыр “ярамый" чиген атлап чыктынмы—кирегә юл юк! Бу чиктән соң аска төшәргә, түбән тәгәрәргә генә мөмкин!
Әсәрдә экзистенциаль моментлар да көчле. Таһирның тирәлек, җәмгыять, үз- үзе белән көрәштә үлемнән башка юл таба алмавы. Гөлзиләнен ялгызлыкка дучар булуы, илаһи мәхәббәтнең кавышу белән төгәлләнмәве сагыш, үкенеч хисләре уята. Ләкин романтик башлангыч гомуми фәлсәфи фикернең оптимистик килеп чыгуына китерә. Тормыш никадәр генә авыр, пычрак булмасын, ул барыбер матур, анын нигезендә барыбер башкаларга файдалы булу омтылышы ята, “күз яшьләре" янында бәхетле елмаю бар", диелә сыман. Талантлы, хөр, экспрессив геройлар, табигать һәм тирәлек матурлыгы, төп геройлар тирәсендәгеләрнен рухи байлыгы әсәрдә яратып сурәтләнә. Кеше, тормыш, яшәеш хакында сүз алып барганда, традицион романтик прозадагы шикелле үк. автор яктылык һәм караңгылык, яхшылык һәм явызлык антитезаларына якыная.
Шушы ук структурадагы әсәр—Ә. Салахның “Соңгы вальс” повесте да романтик һәм реалистик сюжет сызыкларының янәшәлегенә корылган. Биредә төп герой Газиз тормышындагы берничә көнгә сыеп беткән романтик мәхәббәт һәм ретроспекция ярдәмендә тасвирланган. Чернобыль фаҗигасенә бәйле, кеше- жәмгыять каршылыгының үзгәреш тарихы бар.
Романтик сюжет сызыгы мәхәббәтнең—тирән хисләр кичерү, анлашу, үзара хөрмәт булуын раслый. Газиз—Айсылу мөнәсәбәтләре бик кыска вакытлы бирелә, ләкин язучы аны чын мәгънәсендә соклангыч, идеаль гашыйклык дәрәҗәсенә күтәреп сурәтли. Бу тарихтагы каршылык—Айсылуның Газиз вальска чакыргач баш тартуы һәм Газизнең икенче көнне Айсылуны читләтүе—бер фикерне белдерә: чын мәхәббәтнең кыска вакытлы ләззәт эзләү белән уртаклыгы булмаска тиеш! Бу Айсылуның аңлатмасында да күренә: “Мии бит теге кичне сезне бер карт җилбәзәк, танышыр өчен генә чакыра, дип белдем"
Реалистик сюжет сызыгы Чернобыль хакыйкатен укучыга җиткерү белән үк кыйммәтле. Иҗтимагый проблемалар аша, язучы җәмгыятькә тәнкыйди бәя бирә. Бу сюжет сызыгы—жәмгыятьнен кешене алдап үлемгә китерү тарихы ул. Бу фикер сүз катламында да гел кабатлана. “Безнең илдә, гомумән, кеше хакын хаклау, кеше кадерен белү юк", ди Газиз. Хикәяләүче дә автор фикерен белдерә: “Каһәр төшкән Чернобыль жирендә Газиз үзенә күрә ачыш ясады: элек һәр адымда “Все—во имя человека, все—для благо человека" дип шапырынган бу совет, бу урыс җирендә бер изге гамәл дә. бер иман да юк икән бит. Барысы да шапырынкы ялган, һәр җирдә—алдашу. һәр адымда—мәкер, икейөзлелек. Кеше тормышы, кеше язмышы ике тиенгә дә тормый бу башбаштак илдә ' Һәм повестьта күрсәтелгән таҗиклар, Чернобыльдә. Әфганда һ. б. кайнар нокталарда һәлак булучылар язмышы шушы идеягә иллюстрация булып килә.
Жәмгыятьне тәнкыйтьләү көчле бирелеп, ул кеше кыйммәте җуелу, алдашуның нормага әверелүе, дәүләт мәнфәгатьләренең кеше мәнфәгатьләрен исәпкә алмавы
кебе к өлешләрдән җыела. Гаепне язучы 1917 елдан сон формалашкан системада күрә. Ни өчен Чернобыльгә китүен Газиз болай аңлата: "Без бит теге еллар тәрбиясен алып үскән балалар. Патриотизм, интернационализм Ит өстенә куркыныч килгән, тар муенлы чүлмәккә утыртылган пәри бөкене бәреп чыккан да. котырына хәзер. Мин бармасам. башканы алып китәчәкләр " Бу сүхләр кеше кыйммәтен, мәнфәгатен арткы планга чигерүнен ин зур хата, ялгыш булуын раслый
Дәүләт ихтыяҗы алга чыккан тормыш моделен кеше ихтыяҗы беренче планда торган модель белән “алыштыру" мөмкинлеге барлана Иҗтимагый үзәкнен эшчәнлеген. Чулман елгасы буендагы атом электр станциясен төзүгә каршы халыкны күгәрүне сурәтләү кешеләрнең, берләшеп, дөньяны үзгәртә алырына ышаныч булып янгырый
Газизнен романтиклык сыйфатын язучы, беренче чиратта, аның башкаларга ышануында, үзеннән битәр, бүтәннәр ихтыяҗларын кайгыртуында күрә. Сәнгать кешесе, архитектор итеп сурәтләнгән Газиз—бер үк вакытта аек акыллы, көчле характерлы, көрәшче дә. Заманга яраклаша алмавы, җәмгыятьтәге кануннарга түгел, гомумкешелек кыйммәтләренә йөз тотып яшәве Газизне үз тирәлегендә—калкытып, изгеләштереп күрсәтергә ярдәм итә.
Повестьта милли проблемалар чагылыш таба. Әсәр башында ук. чит җирләрдәге һәм Чулман буендагы кешеләрне чагыштырып, герой нәтиҗә ясый: “Үз җирен, үз кешеләрен, үз телең" Алга таба. Тансык Сарачевка кагылышлы вакыйгаларда, татарларның телен, милләтен җую проблемасы күтәрелә Язучы аны глобальләиггерә. милләтне югалтунын—деннән язу. иманны сату икәнлеген ассызыклый.
Экзистенциаль фәлсәфә ялгызлык төшенчәсенә бәйләнә. Әсәрдәге һәр герой— ялгыз, бу сүз катламында да кабатлана бара “Тирәнрәк уйласан. кеше тумыштан ук ялгыз, көчсез, ярдәмгә мохтаҗ, мескен ул" дигән сүзләр төп геройдан да әйттерелә Шушы фонда вальс —мәхәббәт символы гына булып калмый, кешеләрнең ялгызлыктан котылу юлы дәрәҗәсенә күтәрелә Бергәләп—сокланырлык бию күрсәтергә, бәхетле яшәргә мөмкин, бергәләп—җәмгыятьтәге фаҗигаләргә каршы торырга, иҗтимагый бәлаләрдән котылырга була дигән субъектив идея шулай ук романтик рухта.
XX гасыр ахыры татар әдәбиятыңда романтизмның төрле төсмерләр белән баеп калкып чыгуы, барыннан да бигрәк, милли әдәбиятны камилләштерү, хыялыйлыкны, эмоциональлекне арттыручы алымнарны гамәлгә кертү омтылышы белән билгеләнә Яңа романтизм субъективлыкны көчәйтә, җәмгыять яки коллектив проблемаларыннан шәхес һәм яшәеш проблемаларына күчә баруны аңлата. Характер буларак тулы ачылган романтик геройларны тасвирлауда хис һәм фикер күчеш-үзгәрешләрен үзәккә кую психологизмны тирәнәйтә, зәвыклы укучыга юналтелгән булу әсәрләрнең үзенчәлекле уйланыш-эшләнешен тәэмин итә. Нәтиҗәдә, романтик юнәлеш күп кенә фәлсәфи һәм иҗтимагый проблемаларны тәэсирле, саф реализм кысаларында ачып булмас дәрәҗәдә нечкә, күптөрле ассоциацияләр тудырырлык дәрәҗәдә күтәрү мөмкинлеге бирә.