ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН
Әбрар Кәримуллин—күренекле татар Галиче, китап белгече, библиограф.
филология фәннәре локторы (1978). Татарстан Фәннәр академиясенең
хакыйкый әгъзасы (1992). ТАССРнын атказанган фән эш- леклесе (1987),
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендә ге Дәүләт бүләге
лауреаты (1991), Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты (1995)
Бөек Ватан сугышында катнашып. 1 дәрәжә "Ватан сугышы" ордены.
“Батырлык өчен" медале һәм башка күп медальләр белән бүләкләнә
1953—1964 елларда Казан дәүләт университеты китапханәсенең фәнни
эшләр буенча директор урынбасары. 1964 елдан Г Ибраһимов исемендәге Тел,
әдәбият һәм тарих институтында (хәзер ТФАнен Тел. әдәбият һәм сәнгать
институты) гыйльми хезмәткәр булып эшли
Фәнни һәм публицистик хезмәтләре исемлегенә 700гә якын хезмәт керә
Алар арасында татар китабына, татар һәм төрки халыклар тарихына.
мәдәнияткә, библиографиягә, топономикага. этнографиягә һәм башка
мәсьәләләргә багышланган китаплар, монографияләр, мәкаләләр, белешмә
басмалар һб. бар
Әбрар Кәримуллин чит илләргә еш чакырыла Ул төрле халыкара фәнни
конференцияләрдә һәм конгрессларда катнаша, күп кенә халы кара оешмаларга
кабул изелә, берничә тапкыр “Езнын агакзы кешесе" дип билгеләнә Ана шәрәфле
“Маркиз оф Туран" исеме бирелә. чит илләрдә басылган энцикзопедик
сүзлекзәрдә анын турында материаллар басыла.
Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 1925 елнын 29 маенда Татарстанның Саба районы
Чәбия-Чүрчи авылында дөньяга килә.
Булачак татар академигының белем юлындагы беренче
адымнары туган авылындагы бер класслы мәктәптә башлана.
Беренче сыйныфны тәмамлаганнан сон. ана 4 чакрымдагы Ике
Басу Арташ. бишенче сыйныфтан 9 чакрымдагы Татар Икшермәсе
мәктәбендә укырга туры килә Урта белемне ул 1941 елда Саба урта
мәктәбендә алып чыга. Колхозда тракторист ярдәмчесе булып эшкә
керешүгә. сугыш башлана. Анын педагогия институтына укырга
керү, география укытучысы булу турындагы хыяллары чәлпәрәмә
килә Ә Кәримуллин башта Ныргы шифаханәсендә бухгалтер,
соныннан Олы Арташ авылында башлангыч мәктәп укытучысы
булып эшли
1943 елнын 7 гыйнварында ул Кызыл Армиягә чакы рыла.
Хәрби курсантлар училищесын тәмамлагач, миномет төзәүчесе
сыйфатында фронтка җибәрелә Курск дугасындагы сугышларда.
Украинаны. Венгрияне. Чехостовакияне. Румынияне азат итүдә катнаша Аннары Ерак
Көнчыгышка япон милитаристларына каршы сугышка озатыла Монголия. Кытайдагы үлем
далаларын. Хинган тауларын кичә Өч тапкыр яраланган, конту зия алган егег 1947 елда гына
туган авылына кайта
Жиле елга сузылган тәнәфестән сон белемен күгәрү теләге Ә Кәриму.ътинны Казан
университетының татар геле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Сугыш
гарасатын тыныч тормыш михнәте алыштыра. Укыган чакта үзен матди яктан тәэмин итү өчен
ана тимер юлда һәм елга порты причалларында йөк ташырга, урам җыештырырга, кешеләргә
утын кисәргә, ә җәен төзелештә эшләргә, урман кисәргә туры килә.
Ә.Кәримуллин бик тырышып укый. Беренче сессияне үк "бишле”ләргә генә тәмамлап,
күтәренке стипендия ала. дүртенче курстан исемле
стипендия дә ала башлый.
1953 елда Әбрар Кәримуллин университетны
тәмамлап, Казан дәүләт университетының Фәнни
китапханәсендә эшли башлый. Анда Ә.Кәримуллин
унбер елдан артык хезмәт итә— китапханәчедән алып
директорның фәнни эшләр буенча урынбасары
дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
Университет китапханәсендә эшли башлаган яшь
белгечкә китап тарихын өйрәнергә туры килә. Дөнья
халыкларының һәм татар халкының язма мәдәнияте,
китап байлыгы белән күбрәк таныша барган саен ул
үзе укып чыккан университет курсларында бу елларда
татар халкының тарихы, мәдәнияте, әдәбияты,
матбага эше, сәяси фикере, анын Рәсәй һәм дөнья
тарихындагы урыны хакындагы белемнәренең
хакыйкатькә туры килмәгәненә төшенә.
Күп гасырлар дәвамында тупланган рухи
байлыкны эзләп табу, анын белән танышу, фәнни
өйрәнү, файдалану эшендә иске язулы татар
китапларының китапханәдә тулы каталогы булмау зур
кыенлыклар тудыра. Шунлыктан. Ә. Кәримуллин
беренче эш итеп иске татар китапларының каталогын
төзү эшенә керешә. 1945-1960 елларда аның
җитәкчелегендә гарәп язулы татар китапларының
тасвирламасы кириллицага күчерелеп, яңа каталог
төзелеп бетә һәм укучыга тәкъдим ителә.
Шушы ук елларда Ә.Кәримуллин тарафыннан
татар теле һәм тел белеме, әдәбият тарихы, әдәбият
белеме, тарих, фольклор буенча фәнни-
библиографик күрсәткечләр тозелә һәм аларның кайберләре аерым китап булып басылып та
чыга. Күп кенә студентлар һәм укытучылар өчен алар даими кулланма булып китәләр.
Болардан тыш, университет тарихына караган хезмәтләр, ана багышланган мәкаләлә р
күрсәткече, якланган диссертацияләр күрсәткече һәм башка тасвирламалар төзелә.
Шулай итеп. Әбрар Кәримуллин тырышлыгы белән Казан университетының фәнни
китапханәсендә зур фәнни-тикшеренү һәм нәшрият эше башлана. Ул иле безнең
археографлары, тарихчылары арасында, фәнни мәгълүмат үзәкләрендә югары бәя ала.
Чит илләрдәге фәнни оешмалар белән сугыш елларында тукталган китап алма шу эше дә
янартыла. Китапханә Европа. Азия, Америка, Австралия илләрендәге югары уку йортларының
200дән артык китапханәсе белән элемтәләр урнаштыра. Атар белән китап алмашу эше җайга
салынып, китапханәгә бу илләрдән меңнәрчә басмалар алына.
Университет китапханәсендә 11 ел эшләп, Ә.Кәримуллин үзен җитәкче һәм фәнни-
тикшеренү эшен оештыручы, археограф, библиограф, китапханә белгече ите п таныта
Ул бу мәсьәләләр буенча үзәк һәм җирле матбугатта чыгышлар ясый, дистәләрчә
Сулдан уңга Разил Валиев.
Мирфатыйх Закиев. Минтимер
Шаймиев. Әбрар Кзримуллии.
Казан. Татарстан халыклары
корылтае 1992 ел, май.
фәнни һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, бәяләмәләр, китап гыйлеменә караган фәнни хезмәтләр
яза, ‘‘Татарика'’ библиографиясен булдыру, планлы рәвештә кулъязма лар фондын тасвирлау
э шен дә алып бара
Галим фәнни эш белән генә чикләнми, күп кенә фәнни-популяр мәкаләләр дә яза,
студентлар арасында китапчылык белеме, китапханә тарихы, китап фондлары, аларны туплау
мәсьәләләре, каталоглар системасы, китап сайлау, китап белән эшләү кагыйдәләре, диплом һәм
диссертацияләрдә библиографияне бирү тәртибе һәм башка темаларга лекцияләр дә укый.
Әмма, 1963 елны “Әдәби җыентык һәм альманахлар библиографиясе 1917— I960’’ дигән
китабына Ленин-Сталинга багышланган шигырь җыентыкларын керткәне өчен ана җитди гаеп
ташлыйлар. Татарстан Өлкә партия комитетының махсус, чираттан тыш җыелган бюросында
Әбрар Кәримуллин “сәяси яктан җитлекмәгән” кеше буларак шелтә ала һәм китапханәнең
директор урынбасары Вазыйфасыннан азат ителә. Әбрар Кәримуллин өстендә болытлар күптән
куера башлаган була. Аны үзе төзегән библиографияләргә репрессияләнгән галим-әдипләрнең
хезмәтләрен кертүдә һәм революциягә кадәр чыккан татар басмаларын мактауда да гаеплиләр
1964 елның декабрендә СССР ФАнен Казандагы Тел. әдәбият һәм тарих институты Әбрар
Кәримуллинны кече фәнни хезмәткәр итеп эшкә ала Монда ул “Татар сәхнәсе (1917—1967):
Әдәбият күрсәткече" дигән хезмәтен тәмамлый 1968 елда “Татарларда матбагачылык туу һәм
татар филологиясе буенча яна чыганаклар" дигән темага аспирантурасыз, фәнни җитәкчесез,
институтның планына да кертмичә, кандидатлык диссертациясе яклый
1971 елда диссертация аерым китап булып, "У истоков татарской книги от начала
возникновения до 60-х годов XIX века" исеме астында басылып чыга Китап үзебезнең илдә һәм
чит илләрдә дә зур бәя ала Галим биредә, татар матбагачылыгының тарихын яктырту белән
беррәттән, китап белемендә беренчеләрдән булып, басма сүз тарихын өйрәнүдә зур әһәмияткә
ия булган милли китап теориясен эшли. Әбрар Кәримуллин раславынча, китапның теле,
авторнын милләте, әсәрнең китап булып басылган урыны һәм башка сыйфатлары—анын кайсы
халыкка хезмәт итүе белән берлектә каралырга тиеш Автор тарафыннан милли китапның
берьюлы берничә халыкның, бигрәк тә кардәш халыкларның, уртак байлыгы булу ихтималлыгы
нигезләнә.
Әбрар Кәримуллин 1970
елда XX йөз башы татар китабы
тарихы буенча докторлык
диссертациясен тәмамлый
Монография 1974 елда аерым
ки
тап булып басылып чыга (Татарская книга начала XX века-Казан 1974). бик күп белгечләр
тарафыннан югары бәя ала Әмма диссертация буларак гатим аны бары тик 1978 елла гына
яклый ала. Бу диссертация дә институт планына керми, эштән буш вакытта языла Институт
планы буенча галим библиографик күрсәткечләр төзү эшен дәвам итә Шундыйлардан татар
фольклоры һәм фольклористикасының 300 еллык үсешен чагылдырган библиографик
тасвирламаны күрсәтергә була (Та тар фольклоры Аннотаиняләнгән әдәбият күрсәткече
(1612-1981)-Казан. 1993)
Докторлык диссертациясен яклаганнан соң. 1983 елда анын "Реформалардан
соңгы Россиядә татар китабы” дип исемләнгән яна монографиясе (Татарская книга
пореформенной России —Казань: Татар, кн. изд-во. 1983.—320с.) басылып чыга. Шулай итеп,
автор татар китабының революциягә кадәрге чорын яктыртуны тәмамлый. Галимнең әлеге
хезмәте, элек язылган ике китап белән бергә, татар китабының килеп чыгышы, халыкның укый-
яза белү дәрәжәсе. татар халкы әдәбиятының. мәдәниятенең, мәгарифенең Рәсәй тарихында
тоткан урыны хакында янача фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Әлеге хезмәтләр нигезендә хәзер
югары уку йортларында татар басма китабының тарихы укытыла. Галимнең шуннан сон язылган
хезмәте татар китабының революциядән соңгы чорына багышлана. Ул 1989 елда үзәккә куеп
эшли. Шул рәвешчә, халык хәтере булган китап язмышы—Ә. Кәримул- линнын үз язмышына Татар халкының исемен һәм җисемен ачыклауга багышланган монографиясе татар һәм рус
телләрендә өч тапкыр басылып чыгу, чит илләрдә япон һәм гарәп телләрендә дөнья күрүе үзе
генә дә күп нәрсә турында сөйли (Тагарлар: исемебез һәм җисемебез.—Казан: Татар, кит
нәшр., 1991).
Галим халкыбыз язмышын кайчакта һич көтелмәгән яклардан яктыртуга ирешә. Аның төрки
телләр һәм майя, инк, ацтек, сиу-хока. аймара индеецлары телләре арасындагы генетик
уртаклыкны ачкан тикшеренүләре—шуның ачык мисалы. Әлеге хезмәт 1995 елда аерым китап
булып басылып чыга (Прототюрки и индейцы Америки: По следам одной гипотезы —М Инсан,
1995).
1996 елда басылып чыккан "Язмыш, язмыш” дигән китабы да авторның үз халкы
язмышына багышланган. Монда чит илләрдә яшәгән милләттәшләребезнең гыйбрәтле
язмышлары һәм үзебезнең Татарстандагы милли-мәдәни. фәнни, әдәби һ.б. проблемалар
яктыртыла.
Әдип чит илләрдә төпләнеп яшәгән татарларның эшчәнлеген сурәтләүдә дә милләтебезнең
асыл сыйфатларын ачып бирүгә ирешә. Хезмәт сөючән, намуслы татар халкы вәкилләре бер
вакытта да югалып калмаган, үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәткәннәр, телләрен, гореф-
гадәтләрен, диннәрен саклап калганнар, мәчетләр, мәктәпләр ачканнар, сәүдә иткәннәр, газета-
журналлар чыгарганнар; галимнәр, дәүләт эшлеклеләре булып үсеп җиткәннәре дә аз булмаган.
1997 елда Ә Кәримуллиннын татар теле тарихы, аның бүгенгесе, киләчәге мәсьәләләренә
багышланган “Тел—милләтнең сакчысы" дигән китабы басылып чыга. Татар телен яклауга,
саклауга, үстерүгә, камилләштерүгә, ана мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган бу хезмәт гажәп
актуаль проблемаларны күтәрә, аларны гамәлгә ашыру өчен кулланма да булып тора.
Галимнең 2000 елда дөнья күргән “Без тарихта әзлебез” дигән китабында, исе меннән үк
күренгәнчә, татар халкының тарихына, мәдәниятенә караган материаллар тупланган. Биредә
автор татар халкының милли азатлык, тигез хокуклылык. мөстәкыйльлек өчен көрәшен фәнни-публииистик рухта яктырта.
Халкыбызнын мәшһүр галиме кайсы гына өлкәдә эшләсә дә, тапталган такыр юлдан бармый.
Анын һәр хезмәтенә янача караш хас. Шуна күрә азар галимнәрне генә түгел, кин катлам
укучыларны да жалел итә.
Әбрар Кәримуллин, халкыбызнын кыю улы буларак, ижтимагыи хәрәкәттә дә актив катнаша
Ул Татарстанның суверенитетын ныгытү, татар милли хәрәкәтен тергезү юлында зур эш алып
бара
Сүзен халыкка җиткерү өчен әдип вакытлы матбугаттан кин файдалана. Ил агасының газета-
журнал битләрендә басылган берсеннән берсе үткенрәк, гаять әһәмиятле мәсьәләләрне
күтәргән күпсанлы мәкаләләре халыкка тарихыбызны, бүгенге хәлебезне ныграк аңларга ярдәм
итте. Аларнын күпчелеге әле бүген дә актуальлекләрен югалтмыйлар.
Халкыбызнын олуг галиме Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 75 яшенлә— 2000 елнын 18
сентябрендә арабыздан китеп барлы. Анын жәсәде туган авылы Чәбия-Чүрчи зиратында
җирләнде
Ә.Г.Кәримуллин 1991 елдан гомеренен сонгы көннәренә кадәр диярлек Татарстан
Республикасы Милли китапханәсенсн Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә гыйльми
консультант булып та эшләде. Китапханәчеләргә анын исеме аеруча якын һәм кадерле. Хәзерге
вакытта Милли китапханәнен аерым бер бүлмәсендә Әбрар Кәримуллиннын шәхси китаплары
коллекциясе саклана. Әлеге коллекциядә татар, башкорт, рус, төрек, инглиз телләрендә
басылган 4 меңнән артык китал- журналлар тупланган. Монда китап белеме, китап тарихы, тел
белеме, әдәбият, тарих, татар теле, халык ижаты һәм башка мәсьәләләргә караган фәнни
хезмәтләр, монографияләр, дәреслекләр, сүзлекләр урын алган Азар арасында татар халкының
атаклы мәгърифәтчеләре Шиһабетдин Мәржани, Каюм Насыири хезмәтләре, күренекле
галимнәр В. Бартольд. И. Крачковский, В.Ключевский. Л .Гумилев китаплары. Әбрар ага
Кәримуллиннын замандашлары—М Зәкиен Ф Гарипова, Р.Әмирханов, Я.Абдуллин, С.Алишев,
М.Әхмәтжанов һәм башка бик күп галимнәрнең әсәрләре бар. Коллекциядә. Гомәр Хәйям.
Низами. Нәнли шигырьләре кебек Көнчыгыш шигърияте үрнәкләре белән беррәттән татар
әдәбияты җәүһәрләре—Кол Гали, Мөхәммәдьяр, ГУтыз-Имәни. Г Кандалый. Г Тукай. Г Ис-
хакый, Н.Исәнбәт һәм башка бик күп татар әдипләренең әсәрләре саклана Коллекциянең иң
әһәмиятле өлеше—әлбәттә. Ә Г Кәримуллиннын үзе язган хезмәтләре Бу искиткеч зур хәзинәне
Әбрар ага Милли китапханәгә үзе бүләк иткән иде Анын вафатыннан соң. академикмын хәләл
җефете мөхгәрәмә Кимгә ханым тарафыннан коллекция кулъязмалар, фоторәсемнәр, хатлар,
галимнең шәхси әйберләре беләгг тулыландырылды. Халкыбызнын олы. кабатланмас шәхесе
милләгебсз- нен асыл бөртеге булган Әбрар Кәримуллиннын күпкырлы, бай. затлы мирасын
барлау, фәнни өйрәнү, анын тормыш һәм ижат юлын чагылдыру, татар халкы тарихыңда алган
урынын билгеләүдә әлеге коллекиия-архив зур әһәмияткә ия Бу китапларны ул укыган, өйрәнгән,
файдаланган, аларга галимнең ку з нурлары сеңгән Күбесенә үзенең мөнәсәбәтен белдергән
шәрехләр, өстәмәләр, искәрмәләр бәяләмәләр язып калдырган Хәзер Әбрар аганың
китапханәсе фондын исәпкә алу. аны фәнни эшкәртү, электрон каталогын төзү эшләре алып
барыла, коллекциягә кергән китапларның басма каталогы да нәшер ителәчәк Киләчәктә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Әбрар Кәримуллиннын китап.хан.к?.- архивы,
шәхси әйберләре тупланган музей-бүлмә булдыру күшә тотыла Бөтен гомерен китапка,
китапханәләргә багышлаган олуг затның музее нәкъ менә китап йортында—Милли китапханәдә
булу үзе бер яхшы фалдыр.
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева