Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР БАСМА КИТАБЫ ТАРИХЫ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН

Милли басма китап барлыкка килгәнче бездә мең елдан артык кулъязма китап
гамәлдә булган, ерак Болгар дәүләте чорларында ук барлыкка килгән мәктәп-
мәдрәсәләр эшләгән, безнең эрага кадәр үк язуыбыз булган, борынгы бабаларыбыз
Ханбалыктан алып Кенәр атауларына хәтле ил-җир гизгәннәр, дөнья халыклары
казанышларын үзләштергәннәр, аларның үз ачыш-табышлары да күп халыклар
арасында танылган Бу һәм башка матди, мәдәни факторлар халкыбыз тормышында,
аның тарихында гаять зур роль уйнаган, аның үсеш двигателен тизләтүче көч
булганнар... Менә шушы факторларны белми, өйрәнми торып, халкыбызның тарихын
азмы-күпме объектив ачып бирә алуга мин ышанмыйм.
Тормышыбызга тирән үтеп кергән китап дигән могҗизага без шул кадәр
ияләшкәнбез, аңа сулаган һава, эчә торган су кебек гадәти нәрсә итеп кенә карыйбыз.
Бу бөек могҗизаны уйлап табу өчен кешелек дөньясына дистәләрчә мең еллар кирәк
булган. Без ияләшкән басма китапка хәтле таш китап, агач китап, сөяк китап, тукыма
китап—нинди генә китаплар булмаган. Мондый китапларны язу өчен күп вакыт, зур
көч соралган, аларны куллану да җиңел булмаган. Китапны җиңеләйтү, аны язуны
гадиләштерү, файдалануны җайлау өчен кешеләр гасырлар буе яңа ысуллар
эзләгәннәр. Шул тырышлыклар нәтиҗәсендә алар папирус, пергамент һәм. ниһаять,
кәгазь уйлап тапканнар.
Дөрес, мондый материалларга язылган китап та арзан булмаган. Урта күләмдәге
китапны күчереп язу өчен айлар, еллар сарыф ителгән, ул зур игътибар, тырышлык
сораган, авыр хезмәт саналган
Кешелек тарихы алга атлаган саен информациягә, белемгә, аралашуга мохтаҗлык
үсә барган. Кешеләр үзләренең ачыш-табышларын, тәҗрибәсен теркәп баруны
җиңеләйтү юлларын эзли торгач, хәрефләр җыеп китап басу ысулын уйлап тапканнар.
Шулай итеп китап басу барлыкка килгән һәм шул заманнардан китап үзе дә ике төрле
исем алган: беренчесе—кулъязма китап, ә икенчесе—басма китап.
Китап басу өчен иң беренче төп шарт—язу. графика—бездә иң кимендә V—VI
гасырларда ук булган. Китап басу өчен икенче төп шарт—халыкның китапка булган
ихтыяҗы. Укый-яза белүнең киң таралуы өчен ул халыкта уку-укыту системасының
гамәлдә булуы кирәк. Безгә билгеле: чын мөселман булу өчен кешенең укый-яза белүе
мәслихәт саналган. Шуңа күрә ислам динен кабул итү белән бездә мәктәп-мәдрәсәләр
барлыкка килгән. Мәктәп- мәдрәсәләрнең саны арта бару белән Болгарда. Казан
ханлыгында китап язу белән шөгыльләнүчеләр күбәйгән.
Идел-Урал буйларында кулъязма китап ни хәтле киң таралмасын, аңа
мохтаҗлыкны канәгатьләндереп бетерә алмаганнар. Безнең бабаларыбыз дин.
† Мәкалә "Китапка хитаб: Татар басма китабының 270 еллыгына багышланган фәнни-практик
конференция материаллары" китабыннан (Казан: ТКН. 1994.-Б. 9-21 ) кыскартып алынды.
сәүдә, илчелек эшләре белән Шәрекънең Бохара. Каһирә. Истанбул һәм Сәмәрканд
кебек мәдәният үзәкләренә, һиндстанга. Кытайга һәм гарәп илләренә еш йөреп
торганнар, бу сәяхәтләрдән кулъязма китаплар алып кайтканнар
Хәреф җыеп басылган беренче татар китабын ачыклау, барлау максаты белән
эзләнә торгач. 1612 елда Лейпцигга татар телендә басылган бер китапка тап булдым.
Ул эчтәлеге белән татар теле грамматикасын, татарча-латинча. латинча-татарча
сүзлекне эченә алган әсәр булып чыкты. Аның авторы— Лейпциг университетында
төрки-татар телен укыткан профессор Иероним Мегисер (1555—1618) икән. Бу
китапның ярты өлеше татар телен өйрәнү өчен басылган татарча текстлардан тора, алар
һәм андагы сүзлекнең татарча өлеше гарәп хәрефләре белән татарча басылганнар.
Ләкин мин моны беренче татар милли китабы дип санау ягында түгел. Ни өчен? Чөнки
китап чит илдә басылган, авторы да чит ил кешесе. Ул Европада татар телен өйрәнү
өчен чыгарылган. Европа укучылары арасында гына таралган. Дөрес, аның сүзлеген
төзүдә татар кешесе дә катнашкан. Әмма, моннан чыгып кына, аны татар милли китабы
дип атау бик үк дөрес булмас.
Беренче татар милли басма китабы 1722 елда, иске стиль белән 15 июльдә.
Әстерханда басылып чыккан икән. Аның шактый кызык тарихы бар. 1722 елда Петр 1
Персиягә каршы яу белән чыга. Бу походның максаты һинд океанына чыгу өчен юл
ачу. бу юлдагы территорияләрне басып алу була. 106 мең кешелек гаскәр Төньяк-
Көнчыгыш һәм Көньяк Кавказга. Каспийның көньягына басып керә, Персиягә аяк баса.
Яуга тупланган гаскәр яугирләренең 30 меңе, ә икенче чыганакларда күрсәтелгәнчә. 50
меңе татар солдатларыннан торган. Бу поход өчен көймәләр Казан янындагы Бишбалта
бистәсендә эшләнгән. Аларны төзүчеләр, төзелеш өчен агач кисүчеләр татар кешеләре,
татар лашманнары булган. Петр I. сугышлар җәелгән төбәкләрдә яшәүче мөселман
халыклары арасында үзенә теләктәшлек табу йөзеннән, аларны алдау өчен “Манифест"
яздыра һәм аны татар телендә бастырып, ул якта яшәгән татарлар, нугайлар,
карачайлар, кумыклар. азәрбайҗанлылар. фарсылар арасында тарата. Билгеле
булганча, бу чорда Шәрекъ илләре белән аралашу өчен дипломатия теле буларак татар
теле кулланылган. Бу “Манифест’ны татар телендә басу өчен махсус басмаханә
оештырыла. Ул көймәгә урнаштырыла. Шушы йөзмә басмаханәдә “Манифест" татар
геленең югары стилендә басылып та чыга. Аны татарчага Петр I нең яшерен советында
тылмач, соңыннан Рәсәйнең Иранда илчесе булып эшләгән Тәфкилев дигән бер татар
зыялысы тәрҗемә итә. Аның текстын җыю өчен басмаханәгә грамоталы татар
солдатлары җибәрелә Биредә аларны хәреф җыеп китап басу серләренә басмаханәнең
директоры Дмитрий Кантемир өйрәтә. Ә ул Петр I нең якын киңәшчесе, чыгышы белән
кырым татары була.
Күреп үткәнебезчә. "Манифест"ны татар кешесе тәрҗемә игә. аның текстын
басмаханәдә татар кешесе җыя. шрифтның рәсемнәрен дә ДКантемир ясый,
типографиядә аны басучылар да татарлар була "Манифест та Петр I Иран патшасы
җирендә юлбасарлар күп, алар минем дустым Иран патшасына начарлыклар эшлиләр,
менә шуңа мин аңа ярдәм итәргә булдым, шул максаттан бу хәрби походны
оештырдым", -дип күз буйый “Манифест" басылып чыккач, аны тагар солдатлары
безнең төбәкләрдә яшәүче халыклар арасында да тараталар. Димәк, бу Манифест татар
укучысына да барып җитә Шуңа күрә без бу "Манифест" басмасын татар басма сүзенең
беренче үрнәге дип саныйбыз. Дөрес, шул ук вакытта ул урыс полиграфиясе
продукциясе дә булып санала ала Бу Йөзмә басмаханәдә татар телендә башка китаплар
басылуы хакында да мәгълүматлар бар. ләкин без хәзергә ул китапларны
китапханәләрдә таба алмадык XVIII гасырда Русиядә гарәп шрифтлары белән китап
басу очраклары әле аз була.
1727 елда Төркиядә гарәп шрифтлары белән китап басу эшенә төрекләр керешәләр.
Безнең бабаларыбыз шушында чыккан беренче китаптан алып, барлык Төркия
басмаларын да Идел буйларына алып кайтып торганнар. Ләкин бу юл белән генә уку
йортларының һәм халыкның китапка булган ихтыяҗын канәгатьләндереп бетерә
алмаганнар. Менә шуңа күрә безнең бабаларыбыз XVIII йөзнең урталарында ук үзләре
китап басу, типография ачу эшенә керешеп карыйлар. Ләкин Русия законнары буенча
урыс, гомумән, христиан булмаган халыкларга басмаханә ачарга, китап басарга рөхсәт
ителмәгән. Татарларның пайтәхеткә язган үтенечләре җавапсыз кала биргән.
Татарларның Пугачев хәрәкәтендә актив катнашуын бик яхшы белгән Әби патша
яңа шартларда татарларның бу үтенечләрен өзлексез кире кагып килү юньлегә
илтмәячәген аңлый башлый, аларга типография ачарга рөхсәт итмәсә дә. берзаман үзе
Петербургта Коръән бастыру эшенә керешә. Шулай итеп, татарларның авызын
капламакчы була. Татарларга Коръән дә. уку китаплары да. башка төр китаплар да
кирәк, шуңа күрә алар, бер Коръән белән генә чикләнмичә. Әби патша исеменә
өзлексез "прошение"ләр язып торалар, үз кешеләрен җибәреп карыйлар. Ләкин
Екатерина II аларга барыбер типография ачарга рөхсәт бирми.
Екатерина II вафат булгач, тәхеткә Павел I утыра. Татарлар аңа да мөрәҗәгать
итәләр. Павел I Казанга килгәч, татар муллалары, зыялылары һәм сәүдәгәрләре аңа шул
ук үтенеч белән керәләр. Бу үтенечне Бохара әмире, кыргыз-кайсак ханы да яклап
чыккач. Павел I гә чигенергә урын калмый — 1799 елда татарларга Казанда бер
типография ачарга рөхсәт бирергә мәҗбүр була.
Ниһаять, шушы Указ нигезендә Казанга китап басу өчен шрифтлар, машиналар,
башка төр җиһазлар кайтарыла. Ошбу эш белән Петербургта отставкадагы татар
прапорщигы Габделгазиз Бурашев шөгыльләнә. Казанда беренче басмаханә — татар
басмаханәсе ачылуы һәм биредә 1801 елда татар китабы басыла башлавы шушы
фидакяр затның зур тырышлыгы һәм җитәкчелеге белән нык бәйләнгән. Бер -ике ел
эчендә Г. Бурашев үз хисабына — вә нашир, вә типограф буларак — дистәгә якын
китап бастыра. Алар арасында бик борынгыдан безнең халыкта популяр булган
"Устуани китабы" (авторы — Мөхәммәд Устуани. 1607—1662), "Пиргули китабы"
(авторы — Мөхәммәд Пиргули, 1538—1573), Аллаһияр Суфиның ■‘Сөбәтел-
гаҗизин”, мең еллар буенча татар мәктәбе дәреслеге саналган "Әлифба иман шарты
белән" һәм башка әсәрләрне күрәбез.
Бу басмаханәгә Петербургтагы "Азиат" типографиясеннән Хәмзә Мамышев, Гали
Рәхмәтуллин һ. б. осталар кайта. Алар — Г.Бурашев җитәкчелегендә Казанда XIX
гасырның беренче яртысында дөнья күргән китапларның төп өлешен үз куллары белән
җыйган, редакцияләгән, татар милли китабына юл ачкан каһарман китап осталары
XIX гасырның иң ахыргы елларында Оренбург, Петербург һәм Казанда берәр татар
типографиясе барлыкка килүгә карамастан, татарларга типография ачу 1905 елның 17
октябрь манифестына кадәр рөхсәт ителмәде. Манифест чыгу белән бер-ике елда
Оренбург. Уфа. Петербург. Казанда бер-бер артлы татар басмаханәләре барлыкка килә
башлый. XX йөз башында бары бер Казанда гына да дистәдән артык татар басмаханәсе
ачыла. Әмма иҗтыяҗны бу типографияләр канәгатьләндерә алмый. Алар белән
беррәттән Казандагы барлык урыс хосусый типографияләре дә XX йөз башында татар
наширләре заказларын үтәү белән мәшгуль булалар. Болар өстенә татарлар яшәгән күп
кенә төбәкләрдә (Әстерханда. Троицкида, Томскида. Самарада. Омскида,
Семипалатинскида. Стәрлетамакта һ. б. шәһәрләрдә) дә татар типографияләре,
нәшриятлары барлыкка килә. Татар басмачылыгының тулы географиясе әле
тулысынча өйрәнелмәгән. XX йөз башында татар телендә газета-журнал басу
181
Новосибирскида. Магаданда. Донбасста һәм Находкада да булуы билгеле
Әгәр XIX гасырның урталарында 40 - 60, гасыр ахырында 60- 170 әр татар китабы
басылып килсә. 1905 елгы революциядән соң елына 400 - 500 әр исемдә китап дөнья
күреп тора. Инде XIX йөз ахырында ук татар китабының гомуми тиражы 2 миллионга
җитә, ә XX йөз башында бу күрсәткеч 3 миллионга якынлаша.
Революциягә кадәр чыккан татар китабының исемлеге, безнең исәпләүләр буенча,
15 мең данәгә якынлаша Инде күреп үткәнебезчә, татар китабының үсү мөмкинлеге
гаять зур булган, аның алдындагы чикләүләр шул хәтле рәхимсез. киртәләр зур
булмаса, бу күрсәткечнең тагын да югарырак үрләячәгенә ышанмый мөмкин түгел.
Күпме соң ул 15 мең китап? Нәтиҗә ясап әйткәндә, революциягә кадәр татар
китабы үзбәк, казакъ. азәрбайҗан төрекмән нугай һәм кумыкларның һәммәсе
чыгарган китапларга караганда утыз мәртәбә артык булып чыга Русиядә чыккан
китаплар исемлеге буенча татар китабы урыс китабыннан тыш, бары латыш
китабыннан гына калыша, ә тиражы буенча аннан да алда тора.
Татар китабы күп фәннәрне эченә алган, эчтәлеге белән күпкырлы, энциклопедик
бай булган. Татар китабының күп басылуыннан без милләтебездә грамоталылыкның
ни дәрәҗәдә югары торганлыгын да билгели алабыз Революциягә кадәр үк чит ил
сәяхәтчеләре һәм урыс галимнәре татарлар укый- яза белү буенча урыслардан, хәтта
Австро-Венгрия империясендәге халыклардан да өстен торалар, дип язып
калдырганнар икән, моның хаклыгын татар китабы басылу масштаблары да ачык
раслый
Татар китабы эчтәлегенең энциклопедик күпкырлы булуыннан чыгып, без татар
укучыларының белем дәрәҗәсен дә шактый төгәл билгели алабыз Милли китаплар
аша татар укучысы дөнья фәненең төп уңышлары, дөнья халыклары тарихы, кешелек
тудырган рухи байлыклар белән шактый ук яхшы таныш булган.
Милли басма сүзебезнең, өч гасырга якын тарихы, бай мирас чыганагы, халкыбыз
тарихының көзгесе булуына карамастан, моңа кадәр игътибардан читтә калуы гаять
аяныч хәл. Язу. әлифбалар алмаштыру аркасында, басма сүзебезнең кадере бетте,
аның күп өлеше көлгә әйләнде, мәңгегә юкка чыкты, яндырылды. җиргә күмелде, суга
салынды Татар халкының хәтере кыскара баруы милли мирасыбыз хәзинәсе булган
китапка карашыбызга, аңа булган салкын һәм саксыз мөнәсәбәткә дә нык бәйләнгән
Милләтне милләт итеп саклап калыйк, аны үлемнән коткарыйк дисәк, без милли
китабыбызны коткару өчен дә көрәшергә тиешбез Чөнки ул—халыкның милли аңын
саклаучы, уятучы, аны тәрбияләүче гаять көчле корал да.