Әнвәр Хәйри
Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин (Әнвәр Хәйри) 1947 елның 2
декабрендә Татарстанның Аксубай районы Шәрбән авылында туа. 1966
елда Норлат районының Колбай-Мораса урта мәктәбен тәмамлый. 1967-
1973 елларда Казан университетының тарих- филология факультетында
укый. Аңа мәктәптә һәм университетта уку елларында вакытлыча төрле
эшләрдә төрле вазифалар башкарырга туры килә: урман кисүче,
тракторчы, мәктәп укытучысы, музей хезмәткәре Югары белем алганнан
соң. 1974-91 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г.
Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый
фикер тарихы бүлегендә хезмәт итә. 1991 -95 елларда "Мирас”
журналында җаваплы эшләрдә эшли. Бер ел чамасы
Казандагы "Синдикат” акционерлар җәмгыятендә “Рухи яңарыш” фонды
директоры булып эшләгәннән соң. 1996 елда Татарстан Милли
китапханәсенә эшкә чакырыла һәм бүгенге көнгәчә анда сирәк китаплар һәм борынгы
кулъязмалар бүлегендә баш фәнни хезмәткәр булып хезмәт итә. 1970 елдан башлап, төп эше
белән бер үк вакытта: Казан дәүләт университетында, Казан дәүләт педагогия
университетында, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында. Татар укытучылар
белемен күтәрү институтында һәм башка уку йортларында гарәп телен, иске татар телен, ислам
дине тарихын, халык медицинасы һәм халык педагогикасы тарихын укыта.
Ә. Хәйри—бөтен табигате белән фән кешесе; ул—текстолог та. тәрҗемәче дә. язучы да
XIX—XX гасыр татар мәгърифәтчеләренең һәм әдипләренең күптөрле китаплары аның
тәрҗемәсендә басылып чыкты. Аларның саны берничә дистәгә җитә. Авторның үз китаплары
өчәү Алар—"Шәһри Бану—Шәрбән кыйссасы". "Ислам дине бәйрәмнәре". "Ризаэддин
Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия—әхлак мәсьәләләре" Ш. Мәрҗанинең “Мөстафадел—әхбар "
(1989). Р Фәхреддиннең "Болгар вә Казан төрекләре" (1993), шул ук галимнәрнең хәзерге телгә
күчерелгән әсәрләреннән— “Ислам дине—нинди дин?". "Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр".
"Нәсыйхәт—1", “Нәсыйхәт—2”, “Нәсыйхәт—3”, "Тәрбияле бала". “Әһле гыяль". "Шәкертлек
әдәпләре”. "Укыту кагыйдәләре”, “Тәрбияле ана”, "Тәрбияле хатын”. “Гаилә”; шуларга өстәп. К.
Насыйрн. М. Бигиев. 3. Камали, Г. Ибраһимов. Г. Акыш, Г. Сөләйман, Низаметдин. М. Йортыши.
М. Хөсәен һәм башка мәгърифәтчеләрнең һәм әдипләрнең хезмәтләре Ә. Хәйри тарафыннан
тәрҗемә ителеп матбугатта басылдылар.
Соңгы вакытта Әнвәр Хәйри милли тарихыбызга караган иң борынгы һәм иң беренче язма
чыганак булып торучы—922 елда Идел буе Болгар дәүләтенә ислам динен рәсми дәүләт дине
итеп игълан итәргә килгән илчелекнең җаваплы сәркәтибе Әхмәд Ибне Фазланның
сәяхәтнамәсен төп нөсхә кулъязмасының факсимель күчермәсеннән турыдан-туры борынгы—
классик гарәп теленнән бүгенге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итеп, фәнни эшкәртеп
матбугатка әзерләү белән мәшгуль.
Әнвәр Хәйри, шулай ук. актуаль темаларга гыйльми очерклар һәм публицистик мәкаләләр
язу белән дә шөгыльләнә. Татарстан радиосының "Балкыш" тапшыруында һәм "Яңа гасыр”
радиосында даими рәвештә тәрбия—әхлак мәсьәләләренә багышланган чыгышлар ясый.
1991 елда Татарстан ССР Югары Советы Указы белән мәдәният өлкәсендәге казанышлары
өчен Әнвәр Хәйригә "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем
бирелде.
1999 елда күпьеллык нәтиҗәле фәнни—тикшеренү һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен ул
"Татарстанның атказанган фән эшлсклесе" дигән мактаулы исемгә лаек буппы.
2004 елда милли мәгарифне үстерүдәге казанышлары өчен ана Республиканың Каюм Насыири
исемендәге премиясе бирелде. Шул ук елны ул Халыкара Мжълүматләштер', академиясенең
мөхбир әгъзасы итеп тә сакланды
Татарстан Язучылар берлеге 2005 елның 31 мартында уздырылган утырышында. Кабул итү
Коллегиясенең карарын раслап Әнвәр Хәйрине Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп
кабул итте.