Логотип Казан Утлары
Хикәя

МИН ӘНИГӘ БИК КИРӘК!..


Ышанмыйм..
Нигә әле көндәлек язу гашыйклар эше генә булырга тиеш? Минем, зур абыемнар кебек, кемнедер сагынып, төннәр буе йоклый алмыйча изаланып, аерылышу газаплары кичергәнем юк Чөнки мин әлегәчә яратып караган кеше түгел. Яшемә күрә ашыгасы да юк. Ләкин сонгы көннәрдә никтер көндәлек язасым килә. Абый әйтә, көндәлек яздыра торган өч сәбәп бар. аның берсе— зур югалту, икенчесе—хәвеф, өченчесе—билгесезлек, шушы өч авырлыкнын берсен тагып карамыйча кеше көндәлек яза алмый, ди. Ни өчен яратуны да сәбәп итеп алмыйсын дип сораган идем, көлле генә, мәхәббәтнең өч сәбәпкә лә катнашы бар. ди.
Мин көндәлек язарга телим, тик сәбәбен белмим әле. бәлки минем өчен югалту белән хәвеф һәм билгесезлек өчесе бергә буталгандыр?..
Безнен Дустайда утыз гына моржа утырып калган. Әле мин туганда гына да ике йөзләп иде диләр. Ышанмыйм. Шул кадәр кеше каян килсен ди ул Дус- тайга? Әгәр булган икән—кая сон алар? Үлеп беткәннәр дияр идең—үз үземне хәтерли башлаганнан бирле авылыбызда ике генә кеше үлде, алары да хәвеф корбаннары Берсен Әфганстанга хезмәт итәргә киткән жиреннән табутка салып кайтардылар, икенчесенең гәүдәсен тапмадылар. Әгерҗедән кайтышлый буранга юлыгып адашкан диделәр. Ә безнен якта адашкан кешене эзләп таба алганнары юк әле Чөнки ерганакларда кыргый этләр өере яши. Әллә каннардан күчеп килмәгән ул этләр. Күрше-тирәдә күпме авыл таралып беткән Калага киткән хуҗалары этне үзләре белән ияртә алмыйлар. Менә шуннан калган инде ул безнен якларда кыргый этләр. Бүредән дә хәтәррәк ди алар. Бүре хет уттан курка. Ә бу этләр, гомер буе кеше тирәсендә яшәгәч, уттан да. чурттан да. кызыл төстән дә. мылтыктан да курыкмыйлар ди.
Кич җитеп, кояш офыкка сыеныр җай эзли башласа, тәрәзәдәге бозлар калыная, ишек тупсасына кагылган эшләпәле кадакны бәс сара. өй эчендәге җылы кисәк тартыла Шулчак бер-бер артлы мичләр ягыла. Утыз морҗадан ургылып-ургылып төтен чыга. Яхшылабрак санап карасаң тагын унбишләп морҗа бар әле. Азарыннан илле градуслы суык килсә дә төтен чыгасы юк. Күптән кеше яшәми инде ул өйләрдә. Китеп беткәннәр. Хуҗаларының кайсы
КамилКӘРИМОВ (1950)-лролтз/л-, -taA'ai AjAr» /• . /,,,ч <-,</.и,■■ -Он
артында шомыртым» һ б. китаплар авторы Казанда яши
Ижаунын корыч кою заводында, кайсы атом электр станциясе төзи, кайсыберләре Түбән Каманын химия заводына урнашып калган. Минем абый да. Әфганстаннан исән-сау кайткач, тиешлечә ял да итмичә КамАЗга китеп барды. Абый әйтә, кайда фатир тиз бирелсә—адәм баласы бәхетен шуннан эзли ди. Ышанмыйм' Югалган әйберне генә эхтәп була. Бер дә белмәгән калаларда эзләп йөргәнче, шул бәхетне авылда гына эхтәп карарга иде. Югалса да шх- шында гына югалгандыр
Ул өйләрне без жәй көне дә суык өйләр дип йөртәбез. Уен белән мавыккан чакта мажара эзләп тә кермибез, ташландык бакчаларында кыргыйланып үскән кура җиләген дә ашыйсы килми, хужасы булмагач, алмаларын да урлавы кызык түгел Кызганыч өйләр алар. Дөрес, икешәр морҗалы кешеләр әлеге салкын өйләрне угынга сүтеп яга торалар. Абый әйтмешли, өй өйне ашый
Без Дустаинын сонгы малайлары
Җиденче класста укысак та. безне нәниләрне чакыргандай бәпкәчем, кил әле дип дәшәләр Кызыграк сүз ычкындырсак, башыбыздан сыйпап, аркабыздан сөяләр. йоклый алмыйча интексәк—берәр конфет бирәләр Азрак булышыйк дип. балта-пычкыга тотынсак, кулыбыздан алалар. Уйнап калыгыз, янәсе, эшне үзебез генә жииәрбез Уен якшәмбе көнне генә тәти ул мина Башка вакытны мин юлла—Дустайдан Табылдыкка йөреп укыйм. Яшьтәшләр белән авылда ял көнне генә күрешәбез.
Үзебездә укыганда рәхәт иде лә ул.
Безне—ягъни Дустайнын унбиш малай-шалаен—тугыз укытучы укыта иде. анын да берсе директор булып исәпләнә Директор тарих дәресләрен алып бара. Калганнары өчәр төрле фәннән керә Әйтик. Зәет Сәетович рус теле һәм әдәбияты дәресләрен берүзе үткәрә Калган укытучыларга ла фәннәр җитәрлек. чөнки мәктәбебез сигезьеллык дип атала
Бар иде рәхәт чаклар Ялгыш, дәрескә килми калсак, әти-әнине мәктәпкә чакыртып тору юк. укытучылар үзләре көненә икешәр тапкыр хәлне белеп торалар, шул уңайдан калган дәресләрне дә аңлатып китәләр Мин ате салкын тиеп авырган очракларда терелеп беткәч тә берәр атна урын өстендә ауный торган идем, рәхәт ич—иртүк торып интегә-интегә мәктәпкә йөгерәсе юк. дә-ресләреңне әзерлә дип йодәгмиләр. ормыйлар-сукмыйлар Сигезенче классны тәмамлап шәһәргә чыгып качканчы шулай яшәргә исәп Ата-аналар җыелышын да мәктәптә үткәрү юк. әйтәсе сүзләре булса, өй саен йөреп, укытучылар үхләре килеп әйтә торганнар иде.
Мәктәптәме?
Әгәренки берәрсе безгә ошап җитмәгән сүз әйтсә, куйган билгеләре белән ризалашмасак. йә дәрестә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмәсаләр өйгә кайткач әтигә генә әйтәсе Шулай, безнең якларда сигезьеллык мәктәпләрнең үз законнары бар Әле без—мал айлар, җыелып киңәштек тә. укырга гадәттәгечә иртәнге сигезгә түгел, ә тугызга йөрергә дигән карарга килдек
Тик рәхәтебез озакка бармады
Ел ахырында алты агайне сигезне тәмамлап бөтен эшне боны. Җитмәсә, яңа уку елында беренче класска килерлек бер бала да юк иде Әйтәм ич. бүтән М I I III lip юк 6i шеи . In I III I I ин чиш I I. ipi.i * Ills I lit Ulen укьнхчыир белән тугьгзга-тугыз калдык. Мәктәбебез беренче класс ы з гына эшли башлады Безгә игътибар тагын ла артты, һәр укучы исәптә, класс саен берәу генә без, күккә генә чөймиләр Иртән килүебезне мәктәпнең баскыч төбенә чыгып көтеп торалар Хәл-әхвәлне, ати-әниләребезнен, күрше күлән. ryi.ni тумачаларыбыз иын исәнлеген сорашалар, бәйрәмнәрдә конфет-прәннекләр белән сыйлап чәй куеп эчертәләр Бервакыт. кызык өчен генә, парталарның утыргычы каты, көне буена бик ардыра, дигән идек, икенче атнаны ук районнан ялтыравыклы язу сызу өстәлләре кайтарттылар, укытучылар бүлмәсендәге тугыз йомшак утыр гычны безгә бирделәр, ә үзләренә сайгактан озын эскәмия ясаттылар
Кемдер каядыр исемен күрсәтмичә генә жалу язган да һич көтмәгәндә комиссия килен төште
Укытучы.тарыбы зны күрсәгез—Ижау базарында акча янчыгын югалткан Әгерҗе хатыннары шикелле тыз-быз йөгерештеләр Безне шундук өйгә куып кайтардылар Урамга чыккач, сигезенчедә укучы атаманыбыз аңлатып маташты Апа ышансан Имеш мәктәбебез иртәгәдән “башлангыч шп йөртелә чәк. ике баланы укытырга бер генә укытучы калачак Дүртенчедән алып сиге
88-
зенчегә хәтле класслар—ягъни без—Табылдыкка йөреп укырга тиешләр икәнбез Дустайда калган ике малайлы ике классны җитәкләү хокукы өчен укытучылар арасында “классовый” көрәш бара, имеш...
Ы шанмыйм.
Атаманның күп сүзе хак булды. Икенче көнне үк безне машинага төяп Табылдыкка илтеп куйдылар. Комиссияне әйтәм. һич югы бер генә ел—мин сигезне бетергәнче генә түзмәделәр. Хәзер шулар аркасында җиде бала алты чакрым йөреп укы инде Үзебез дә сизмичәрәк калдык. Әгәр алданрак белгән булсакмы—без ул сигезенчене бетергән малайларны үгетләп, классларында берәр ел күчми кала торган итә идек.
Безнен Дустайдан киткәнне генә көткәннәр—мәктәбебез бинасы фураж складына әверелде Ә башлангыч дип үзгәртеп аталган Дустай мәктәбе суык морҗалы өйләрнең берсенә күчте.
У кытучыл арыбыз кайсы-кая чәчелеп бетте. Математика укытучысы кибетчене эшеннән алдыртып анын урынына калды, физигыбыз комиссияләр үтә торгач, икенче группалы инвалид таныклыгы алып пенсиягә чыкты, татар теле укытучысы яна фураж складына мөдир һәм каравылчы булып урнашты. Калганнары гаиләсен ияртеп төрле шәһәрләргә туган-тумачалары гирәсенә чыгып китте. Араларыннан берсе генә—рус теле укытучысы Зәет Сәетович кына, без-нен белән Табылдыкка йөриячәк, укырга түгел инде, укытырга. Мин аның сигезенче класста укып йөргән чакларын хәтерлим әле, ул чагында алар безнең— октябрятларның вожатыйлары булып йөриләр иде. Кайту белән җыр укытучысына өйләнде Хәзер бер кечкенә бәбиләре бар. Җырлап кына яшәп яталар ..
Баштагы мәлне Табылдык мәктәбенең беренче дәресенә барып өлгерер өчен без сөт машинасы янына җыела идек. Сөт заводына барышлый ул безне алып китә, кайтышлый алып кайта. Сентябрь айларында әллә ни юл газабы күрмәдек. Иртәнге дүрттә уянырга да өйрәндек, ферма яныннан кузгалганда көн яктысы машина кузовындагы сөт бидоннарын санарлык кына була әле. Без менеп утырган бидонда иртәнге сөт җылысы Табылдыкка барып җиткәнче суынмый, йөзгә сал кынча җил бәрсә дә тунарга ирек бирми. Хәер, безнен Әгерҗе юлларында әллә ни җилләнеп барырлык түгел. Машинабыз бер чокырдан чыгып икенчесенә төшкән чагында, савымчылар ныклап беркетмичә йокы аралаш кына япкан капкачлардан сөт бөркелеп чалбарыбызны, ә кызларның итәкләрен юешли. Шунысы бар, без Табылдык мәктәбенә килеп төшкәндә дәресләр башланырга өч сәгать вакыт кала, ике класска бүленәбез дә чишенеп чалбар, итәк киптерәбез Чалбар кипкәнне көтеп без йокыга китәбез. Табылдык малайларының аяк тавышларыннан уянып чак киенеп өлгерәбез. Алар класска килеп керүгә. сездән көтүдән кайткан сыер исе килә дип. җанга тияләр. Көн саен көлүләренә түзәрбез анысы, интернатта кунып укырга гына кушмасыннар.
Октябрь аена кергәндә рәтләребез сирәгәйде—соңгы ике кызыбыз Әгерҗедәге апалары янына китеп утыз бишенче мәктәпкә кергән. Авылга каникул вакытларында гына кайтачаклар икән. Ике малаебызны Ижаудагы туганнары үз янына алган Без Зәет Сәетовичка иптәшкә нибарысы өч бөртек кенә калдык.
Сөт машинасы өстендә ачык җыелыш үткәреп, өчебез дә уртак бер карарга килдек—тан йокыларыбызны әрәм итеп сөт машинасы белән чиләнмәскә, велосипед белән йөрүгә күчәбез.
Табылдык белән Дустай арасындагы алты чакрымны нибарысы ярты сәгатьтә үтеп, йокыны өч сәгатькә озынайттык. Экономняләнгән вакыт ярап куйды, йокы белән булышмыйбыз, укудан сон кайтырга бик ашыкмыйбыз— Табылдыкта көн дә кич кино күрсәтәләр. Киноны без “җиденче дәрес" дип йөртәбез, юкса Дустаебызга гомергә кино килгәне юк, теләгән кеше кинога да, концертка да, җыелышларга да Табылдыкка йөри.
Көннәр янып торган шәм кебек — күзгә күренеп кыскара хәзер.
"Җиденче' дәрестән сон гел караңгыга калабыз. Кыргый этләр очрамагае дип шүрлибез. Зәет Сәетовичка гына сиздермибез. Интернатта яшәү мәсьәләсендә сүз һаман ешрак чыга. Ашау мәсьәләсе генә куркыта, интернатта ашханә ризыгы шул. беләбез анын ни икәнен! Узган елны Әгерҗегә слетка баргач, тимер юл вокзалындагы ашханәгә кереп тамак ялгаган идек— икенче көнне мәктәпкә бара алмадык, шомырт суы эчә-эчә көч-хәл белән котылдык . Ә өйдә—көн саен таба ашы!
Зәет Сәетович үгетли үк башлады:
—Үз кадерегезне үзегез белмисез, интернатлары менә дигән' Сезнен көн саен кайтып-китеп йөрүегезне яна директор миннән генә күрә. Имеп!, сез мина ышанып кына юлга чыгасыз икән, әгәр иптәш булмаса Табылдыкта каласы икәнсез. Үзегезне кызганмасагыз. мине кызганыгыз хет Өемдә хатыным белән күкрәк баласы тилмереп көтеп ятканда, сезнен аркада интернатта кунып кала алмыйм ич инде мин’
Малайларның җелекләре жебеде. кызганудан пырыш-пырыш борын тарталар
Мин Зәет Сәетовичны сүз белән якларга теләдем
—Калыйк интернатта, рәхәтләнеп йокларбыз, туйганчы кино карарбыз, өй- дәгеләр дә сагыныбрак котеп торырлар
—Табылдык кызына күңелен төшкәч, сина шул гына кирәк инде.—дип. Зәет Сәетович алдында авызымны ябып куйдылар
Бу малайларга һич сереңне сөйләрлек түгел икән Кайтарып әйтергә жаен гына көтәләр
Күңелен тошкәч дигәннәре. Алсинә инде ул Күрше класстан
Шулай бервакыт гадәттәгечә, җыйнаулашып Табылдыкта кино карарга булдык. Карын ачкан чак иде. үч иткәндәй, киносы да кызык түгел—фильм башында ук жыетышка җыелганнар иде. ин сонгы кадрында гына таралыштылар. Ниндидер премияне алмыйча әрләшеп беттеләр Күнелсез инде безгә, боргаланып утырабыз. Сул ягыма унбиш, ун ягыма егерме борылганмын Егерме беренчесендә ни күрим Табылдык кызы Алсинә бөтенебезгә үч иткәндәй, экранга карап утыра, селкенми дә! Ул экранга, ә мин ана карап, егерме беренче борылышымда катып калдым. Алсинәне күреп карын ачуым да онытылды. Залдагы экран яктысында китап укырга була Тукта, нишләп шулай һуш китмәле тоела сон әле бу кыз? Мин маңгай чәчләрен артка тарап, толымнарын баш чүмеченә оеп куйган кызларны яратам Аннан, мина сөт кебек ак чырай- лылар түгел, күбесенчә кара тутлылар ошый Кызларга кечкенә, печ тик. яки төймә борын килешми шикелле, минемчә алар күтәртмә борынлы булсалар матуррак күренәләр. Күз мәсьәләсендә бәхәсләшергә җыенмыйм, беләм. кара чәчле кызларга коңгырт күз килешә. Менә шушы мин теләгән сыйфатларның барысы да бар Алсинәдә! Узган ел зур сабантуйда, күргәнием мин аны. алай ис китәрлек түгел иде ул Карасана, ничек тиз үсә бу кызлар, җитмәсә үскән саен матурланалар Әгәр бүген маҗаралы яки берәр сугыш турындагы кино булса, мин тәки Алсинәне күрмичә кала идем Менә ни өчен кирәк икән ул кызыксыз кинолар
Юлда кайтканда шатлыгымны уртаклашкан илем шул. әгәр кайтарып әйтә- селәрен белгән булсаммы?.
Өчәү идек. Табылдык интернатына күчкәч берәү калдым Теге ике малай Можга дигән кечерәк бер станпиягә туганнары янына киткән, шунда ук училище да бар ди Тиздән әти әниләре дә күчеп китәселәр ли Минем китәр җирем юк шул Абыем әле тулай торакта гына яши. ана ышанып җәһәннәмгә олагасым килми. Сигезне бетергәнче түзәргә инде
Табылдык интернатында мина утыз алтынчы урынны бирделәр Бөтенебез бер бүлмәдә, кызлар ничәүдер, белмим әле. санамадым, алары күршедә Төрлебез төрле авылдан җыйналсак та бер мәктәптә укыгач, читсенеп-ятсынып тору юк икән ул. Килгән көнне үк җыйнаулашып кәрт суктык Исәр калганнар җиңүчеләргә урын җәйде Ин сонгы "исәребез мичтәге кисәү башын сак ларга калды, юкса кисәүле килеш япсан бүлмәгә сөрем исе чыга Ә инде янып беткәнен кәгеп калакларны ябарга онытсан бөтен җылы урамга очып бетә Шуңа күр.) сонгы “җү гәрнен” эше бик тә җаваплы, имеш Ышанмыйм'
Кичке ашка, итсез генә дөге боткасы белән яртышар кружка сөт каплап куйгач, караватларга таралыштык.
Минем монын ише пружиналар өстендә йоклаган юк rue. кибет одеяллары ябынмаганга ла биш былтыр Матрасы җиле түмгәкне корамалап җыйган сы ман Хәер, таралып китәрлек түгел—караватның пружиналары салынган. ягу белән матрасның җиле кисәге бергә өелә Мендәрне акламадым - никтер баш тәгәрәп төшә Сүрүен ачып карасам механизаторларга кул сөртергә бирә торган төрле төстәге бер төенчек мамык Тәмам йокы качты
Өйдәге үрдәк мамыгыннан тутырылган ястык, үзебез сырган түшәк, ялтыр
тышлы калын юрганыбызны күз алдыннан җибәрмичә сәгатьләр буена интеккәч кенә йокыга кителгән.
Ике авыл арасында ләмәк ерып йөргән эзләребезне калын кар каплады. Якты көн озын тәнәфес хәтле генә калды. Дәресләр беткәндә караңгы топы башлый.
’ Яшисез рәхәттә, ата-анагыз яныгызда түгел, җаныгыз ни тели шуны эшләп тик ятасыз, абзар-кура җыештырасыгыз, утын турыйсыгыз, бала карыйсыгыз да юк".—дип, Табылдык малайлары безгә кызыгалар. Ә без - интернатныкылар. аларга кызыгабыз. Әти-әни хөрмәтендә яшәп, үз рәхәтләренең кадерен үзләре белмиләр.
Кич җитүгә тәрбияче әби мич ягасым бар. дип, өенә кайтып китә, аны төнге унберләрсез көтәсе дә юк. Шул арада интернатның асты-өскә килеп ала. колхозның йөри алырдай нинди техникасы бар—һәммәсе безнең тирәгә җыела. Табылдык егетләре безнең бүлмәгә кереп тула. Күрше бүлмәдән кызларны чакырып чыгарырга, яисә хат кисәге тапшырырга кушалар. Үзебезгә кирәкмә* гәннәрен чакырабыз инде. Кичтән үк. бик күп итеп хәйләләр табып куябыз да үзебезнең арадагы малайлар кызыгып йөргән кызлар хакында сүз кузгалса тотлыкмыйча гына ялганлыйбыз: "Көне буе ютәлләп тора иде; туганнарына утырмага китте; эче авырта бугай; кичләрен өйдә утырмаган өчен әтисе килеп пыр туздырып китте...” һ. б.
Табылдык егетләре безне мич авызы тирәсенә җыеп тәмәке тарттыралар. Мин катышмыйм әле. Алсинә белән күрешеп сөйләшмичә торып, тәмәкегә өйрәнмәскә булдым—бәлки ул исен сөймидер?!
Алмаш-тилмәш тәмәке суырган арада әллә ниткән мәзәкләр сөйләп алалар. Мәзәкләрен тыңлыйм, анысының исе юк. Мин дә берне сөйләдем. .
Әгерҗенеке берәү хатынын ияртеп Казанга барган. Базарда йөргәндә адашып хатынын югалткан. Агай аптырап калмый, якында гына бер милиционер була, шуның янына килә дә: "Ярдәм итә күр, зинһар, хатыным югалды”,—ди.
Ярар, эзләрбез,—дигән милиционер,—хатыныңның портреты нинди?”
Агай портрет сүзен анлап җиткермәгән. Шуннан сон милиционер үзенчә аңлатмак булган: “Әйтик, менә минем кызым чем-кара чәчле, бит алмасында мине бар, керфекләре озын, елмайганда ияк очына мәхәббәт чокыры чыга, биле нечкә, гәүдәсе. .” Абзый аны ахырынача тынлап бетерә алмаган: “Иптәш милиционер, әйдә лутчы синең кызны гына эзлик”,—дип җавап биргән.
Мин сөйләп бетергәч берсе дә көлмәде, чөнки мин тәмәке тартмыйм. Кемдер “Әйдә, лутчы синең Алсинәне генә эзлик”,—дип өстәп куйган иде, әй тотындылар көләргә!.. Ирексездән киендем дә Алсинәләр өй түренә киттем
Кызны күреп булмас инде, анысы хак. өй түрләрендә башкалар юк микән, шуны гына беләсем килә.. Һәй. мондый суыкта кем йөрсен сон? Тынычланып кайтыр юлга борылган идем, баскан җирендә кар шыгырдатып Алсинә килә Ул инде, билләһи ул—иңендә чиләк-көянтәсе. Мин аны куркытмас өчен баганадагы лампочка яктысына килеп бастым. Ул да яктыга сыешып кына тукталып калды.
—Нихәл, Алсинә?
—Исәнмесез, Баязитов...
Әгәр, нишләп йөрисен дип сораса, оятымнан көртлек кебек карга чумам хәзер. Алдан ук җавап эзлим, Алсинәнен чиләгенә бозлар эленгән, мамык шәленең яңак тирәсен бәс сарган.
—Ярый,—ди бу,—болай да чиләгемә боз утырды, Болын чишмәсенә барган идем.
—Ай-Һай. бигрәк еракта бит сон ул сезнең Болын чишмәгез. Бүреләр өне янында, курыкмыйсынмы?
— Нәрсәдән куркыйм ди, интернат ачканнан бирле бүреләр безнең авылдан качып беттеләр инде алар... Син. Баязитов, дәрес әзерләмичә нишләп урамда йөрисең әле?
— Менә, геометрия китабы кирәгие, шуны эзләп чыккан идем. Үземнеке авылда онытылып калган.
—Хәзер, көтеп тор. алып чыгам, мондый суыкта китап эзлим дип капка санап йөрмә.
Әллә инде китапны куенында йөрткәнме? Икенче чиләге капкаларыннан кереп өлгермәде:
—Баязитов, мә!—дигән тавыш ишетелде.
—Сау булып тор. Алсинә, рәхмәт инде, син булмасан. иртәгә геометриядән,—дип вакытны сузмакчы булам.
Ә ул:
—Хушыгыз, Баязитов,—дип капкаларын ябып та куйды.
Төне бус Алсинәнен геометрия китабын укып чыктым. Йә тумбочка өстендәге лампочка янып төшәр, йә үзем сүнәм Үзем сүнгәнмен. Җәелмәгән урын өстендә киемнәр белән эреп киткәнмен Уянырга ашыкмый идем әле. көтмәгәндә йөземә мендәр килеп төште. Мин аны-моны абайламыйча тотып аткан мендәр дә кемгәдер тиде бугай, аны да кемдер ай-вайлап бүтәнгә тотып орды. Ул арада әле бер, әле икенче якка әллә ничә мендәр очты—кемгә һәм ничек тисә дә барыбер инде, тик мендәр очуы гына дөрес булсын Күпләребез мендәрен югалтып уеннан чыга барды. Минем кулда да буш сүрү генә калган иде, шуна күрә, эш юктан эш булсын дип. ишек янында сакта тордым. Иртәнге мичкә ягарга утын күтәреп кергән тәрбиячебезне күргәч малайларга кычкырды м - кы ч к ырды м —ти к ишетмәделәр
Соңгы мендәр, утын күтәреп кергән тәрбияче әбине бәреп екгы. Уен кырт өзелде, шау-шу көне буе тукталмас кебек иде—бер мизгелдә тынлык урнашты, һушына килгәннәребез мендәребезне тутырырга дип ашык-пошык идәннән мамык җыя башлады. Мин ары чаптым бире чаптым, әмма мендәр сүрүемә салырга бер уч мамык тапмадым. Куркудан чамасыз күп төйгәннәрдер—мина калдырмаганнар.
Әбиебез чәчелгән утынын да җыймыйча чыгып китте
Сырмаларыбызнын эчен йолыккалап мендәр тышларын бераз кабартсак та җәзадан котылып булмады—минем ише биш малайны бер атна буена кинога җибәрмәскә, урамга чыгармаска, дип әмер бирелде.
Бердәмлек дигән нәрсә көчле бездә, анысы Ни өчен әле "мендәр сугышы" өчен бишебез генә җавап тотарга тиеш ди?.. Калганнарыбыз да урамга чыкмас булды. Бер кич утырабыз, ике кич утырабыз бик астында Өченче көнне Муса Жәлилнен Моабит шигырьләрен кычкырып укыйсы килә башлады
Сонгы җырым палач балтасына
Башны куйган килеш языла.
Без, малайлар, ялгыз гына йөргәндә ничава болай. Ә инде бер тирәгә җыйналсак, әллә кайдан арабызга маймыл килә дә керә, керә дә безне үрти, этлеккә өйрәтә, котырта, әтәчләндерә
Бер атна буе йозак астында уйланып яткач шундый нәтиҗәгә килдем- холкыбыз-фигылебезгә караганда уку елы беткәнче интернат сакларга туры киләчәк безгә Әле алда нинди җәзалар көткәнен кем белгән.’! Хуш. тимер караватым, сау бул. буш мендәрем, газиз башкайларымны сина бүтән салмам
Хәзер, Зәет Сәетовичка ияреп, кон саен чаңгы белән килеп-китеп йөрим
Расписаниеләрдә физкультура гел беренче сәгатькә куела, минем ике авыл арасын килүем дәрескә чутлана, өйлән берәр сәгать соңрак чыгарга була дигән сүз.
Вакыт кына җитми.
Зәет Сәетович артыннан йөгереп барам, анардан калышмаска тырышып кайтам.
Апсинәләрнсн өй түрен таптарлык га ара калмый
Ул кыз гел күз алдымда минем
Кайсы гына дәрескә керсәм дә: һәр кагыйдә, формула, закон һәм теоремада Алсинә бар' Әгәр укытучы, эндәш сүзләр җөмлә уртасында ике яктан да өтер белән аерыла дисә, мин Алсннәне кино карап утырган җирендә ике як күршесеннән зур өтерләр белән аерып куям. Формула дигәннән А + В дигән формула ошый мина—Алсинә плюс Баязитов—матур яңгырый, әйеме’ Квадратларыбыз ничек буладыр, анысын иркенләбрәк уйлап карыйсы бар Закон мәсьәләсендә AICHIIO теләсә кайсы законга да сыя Физиканың соңгы .тәресләрен- дә гел Архимед законнарын күз аллыма китереп утырдым Алсинә зур сыек лыкка-Туен елгасының кип төшенә сикереп төшә, ә як-якка Алсинә зурлы гындагы дулкыннар йөгерешә Жәй генә җитсен, ул дулкыннарны туйганчы кочарбыз әле Жирнсн гарту көче турында Ньютон бер дә юкка гына баш
ватмаган, дөрес бит, әй, Алсинә булган жир мине гел үзенә тартып тора Ә геометрия! Ул гел Алсинә турында гына язылган бугай. Һәр теорема да дөп- дөрес исбатланган Ике нокта арасында бер генә туры сызык үткәреп була Әйе шул, Алсинәләр өе белән интернат арасында бары тик минем сукмак кына булырга тиеш. Исбатларга кирәксә, теләсә кайсы егеткә исбатлап күрсә-термен Алсинәне ныграк белер өчен тизрәк укыйсым килә.
Ә әлегә, тәнәфес саен юк сәбәпне бар итеп: жиденче “А” пунктыннан җиденче “Б” пунктына барып житәргә, кара-каршы бәрелешмичә һич югы янәшәсеннән генә булса да үтеп китәргә!
Ә беркөнне кояш чыкмады
Ишегалдында капканны эзләп табарлык түгел—буран күзне сылый. Көч- хәл белән Зәет Сәетовичларнын өй түренә барып бастым. Дөресен генә әйткәндә. мин бүген аньш: ' Мондый буранда юлга чыгып тормабыз",—дигән сүзен ишетер өчен килгән идем. Дөнья хәлен белеп булмый, дигәндәй, әни мине кызганып озата килде. Шушындыйлар итеп интегепләр алган белемен- нен игелеген күрергә язсын”, ди. Мәҗбүри уку хакында башкача ни әйтәсен инде. .
—Син кал,—ди Зәет Сәетович,—мондый буранда дәрескә килми калсаң да гаеп түгел. Мина карама—мин эш кешесе, әгәр буран чыккан саен прогул бирә башласан коммунизмны кем төзер?!
Мин өйдә калыр идем дә. тик Зәет Сәетовичны юлга үзен генә чыгарасым килми. Аннан Алсинәләр ни әйтер? Әле буранның тиз генә басылып куя торган гадәте дә бар. Классташлар икенче кыш җиткәнче үртәп йөрерләр: аяз көнне бураннан куркып өендә калган, дип.
Әнинең күз яшьләре юеш карга әйләнеп күз төбенә ягыла, әйтерсең мине соңгы юлга озата Түзмәдем, чаңгыларымны салмыйча гына әнием янына килдем дә аны кочаклап күз төбендәге тозлы кар бөртекләрен үбеп алдым. Ник болай сагышлы сон ул бүген?..
Зәет Сәетовичнын чаңгысына тагылып дигәндәй барам, аның пырыш-пы- рыш борын тартканы ишетелә, үзе сирәк-мирәк кенә артына борылып мине барлый. Дустайны чыгып текә тауны менүгә буран тагын да көчәйгән кебегрәк булды, битне кычыткан белән чаккан шикелле итә, туры карап барырлык түгел. Ичмасам, ботинкам чаңгыдан чыгып интектерә. Аны яңадан эләктергән арада Зәет Сәетович ун-унбиш метр киткән була. Көчкә куып җитәм үзен. Чаңгы ычкынган саен, укытучы кешегә: “Туктагыз инде!”—дип, һаман кычкырып та булмый.
Зәет Сәетович юлны ничек чамалыйдыр—анысы башка сыймый. Мин ияреп барырга риза. . Бераздан ул да туктап калды.
—Кайсыбызның сәгате дөрес? Минеке нишләптер тугыз тулып килә,—диде ул аптырап.
—Минеке дә шулай.
—Кызык, әллә кайчан Табылдыкка килеп җитәргә тиеш идек бит инде без.
—Адаштык микәнни, абый?
—Әллә куркасын?
—Юк. кире кайтып китик, интегеп йөрмик, дип кенә әйтүем.
—Кайтыр юлыңны таба алгач, адашу буламыни ул?!—диде Зәет Сәетович елмаеп.
Анын елмаюы мина да күчте.
—Себердә яшәмибез лә, абый, барыйк та барыйк, берәр авылга чыгарбыз әле. Тик басып торгач буран куенга керә.
—Өермә буран кешене бер тирәдә бутап йөртергә дә мөмкин. Юлны турырак тотарга тырышыйк.
Кузгалып биш-ун минут киттек микән, тагын чангым ычкынды. Бу юлы икенче аяктан Үземчә тиз генә каптырган кебек идем. . ул арада чаңгы эзе күмелгән. Зәет Сәетович юкка чыккан. Кайсы якка киткәнен чамалап адымнарымны тизләттем. Барам да барам, ә укытучым һаман саен күренми. Ярты сәгатьләп бара торгач, кычкырып та карадым Тик жавап бирүче генә юк.
Минем сәгать белән тагын ике сәгать атлый торгач, сыерлар кычкырган тавыш ишетелде! Сөенечтән тәнемә яна сауган сөт җылысы йөгерде;
Мин бер генә өйне күрдем—ишегаллары капкасыз, йөзлегенә буяу тимәгән тәрәзәләре җирдән хәтсез биектә—буй җитәрлек түгел, түбәләре такта Башка
йортларны күрерлек түгел, шулай да чит авыл икәнен әллә каян тоеп торам.
Чангы таягы белән үрелеп кенә тәрәзәләрен шакыган идем, өй эченнән андаешсыз мыгырдаулар ишетелде. Хужанын озак чыкмавыннан сабырсызланып өйләренә кереп киттем. Тыштан ап-ак мамык өеменә охшап торса да. өй эче янгырдан каралган такта төсендә иде
Безнен Дустайдан сигез чакрымда гына Ямиташ авылы барлыгын ишетеп белә идем, тик монарчы барып күргәнем юк иде Күрдем
Ар җингие белән көч-хәл аңлаштык: ул татарча, мин арларча белгәннәрем- не әйтә торгач шунысын аңладым, биш өй аркылы гына мәктәпләре бар икән
Мәктәп сүзен аңлап алу белән бөтен арганнарым гәүдәмне берьюлы басты Керосинкада җингинен чәе кайнап чыкты Күмер төсенә кергән чуеннан. тавыкларга дип пешерелгән бәрәңгене катай мискәгә сатып, өстәл өстенә китереп куйгач, мина көч керде. Кыстаганнарын да көтмичә бәрәңгегә ябырылдым
Ямиташның мәктәп дигәннәре, бездәгечә, утынга сүтеләсе бер өй иде. Бер өйдә ике малай укып утыра Укытучылары мине бәрәңге белән сыйлаган жин- гидән дә картырак. Фамилиясен Вахрушева диде. Чәче аксыл кызгылт төстә, алсу йөзендәге шадралары ясмык төйгән куна тактасы шикелле. Елмайганда кисәк кенә егерме яшькә яшәреп киткәндәй була. Анын белән русча сөйләштек. Әлеге ар малайларының берсе өченчедә, берсе дүртенчедә укый икән. Вахрушева түти: “Утыр әйдә, сине дә укытам".-ди Утырып сумкам эчендәге карны бушаткач, көндәлегемә бүгенге маҗараларны яздым да куен кесәмә салып куйдым
Мин караңгы төшкәнче үзебезгә кайтып китәм, бераз хәл генә керсен дә Зәет Сәетович кайтып минем юклыкны әйтсә, әнием нишләр? Дустайнын кайсы якта икәнен чамалыйм, юлны туры тотыбрак атлармын Буран басылганны көтсәң, бәлки ул оч көнсез туктамас
Көндәлегемне язып. Вахрушева белән хушлаштым да тагын чаңгыларымны кидем Көпшәк карга чаңгылар нык батса да эзем калмый, шундук буран күмеп бара. Шунысы рәхәт—җил уңаена атлыйм. Бер сәгать чамасы үткәч, чаңгыларым җиңеләйгән кебек тоелды—тау төшәм Бу—ике авыл арасындагы олы ерганак иде
Кинәт ерганак төпкеленнән кыргый этләр өргән тавыш ишетелде Алар күбәү—бик күбәү иделәр һәм тавышлары мина иярде Күңелем котылгысыз хәвефне сизенеп, буранны бөтенләй тоймас хәлдә идем Этләр өрүе һаман саен якыная бара. Аларнын кешегә үчләре бар Кыргый этләрдән котылырмын димә' Безнен якта адашкан кешене эзләп тапканнары юк әле Бу этләргә кемнәр генә юлыкмаган һәм тагын кемнәр юлыгыр икән? Азар мине куып килә Әгәр кар өстендә чаңгысыз калган булсам, мине ике сикерүдә куып җитәрләр иде инде Ерганак яры текәләнде бугай—чаңгыларымны тыяр хәл юк Аягымда чак басып торам Менә, чаңгымның берсе көрткә төртелде, икенчесе читкә каерды Мәтәлеп китеп кулбашым белән бер агачка килеп бәрелдем Агач' Кочагыма сыярдай гына каен агачы мине үзе күтәреп алды бугай. Кәрлә, кәкре, карт каен гына булсан да нинди көчле син каеным' Әнә ул этләр минем сумкамны ботарлый Китапларымны, буран алып китте Көндәлегем генә куен кесәмдә калды Каен төбендә кыргый этләр өрә. азе ярый, табигать сезне агач башына менәргә өйрәтмәгән Сез минем егылып төшкәнемне көтеп котырасыз. Тәнемдә кан җылысы бар чагымда мин бу каенны кочагымнан чыгармам Мине өйдә газиз әнием көтә, мин әнигә бик кирәк, мин аның соңгы улы