Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ

КЫЙЛЬ ВӘ КАВЕЛ (КАУЛ, КАЛЬ) / Юк-бар сүзләр, имеш-мимешләр. Китапларда гадәттә цитаталар алдыннан кулланыла торган гыйбарә ( “әйтерләр, әйтәләр мәгънәсендә) Инан, бнллаһи. сүземә, дәге.пер кыйль вә кильләрдә. Габделҗәббар Кандалый. Тәмам вокзал эчендә кыйль вә каль, җән вә җәдәл. дәгъва вә гауга, кайда барырга белер хәл юк. Гали Чокрый. “Хаҗнамә" кулъязмасыннан. Аллаһы Тәгалә мәкруһ күргән нәрсәләр булыр: \)дин вә дөнья өчен кирәге булмаган кыйлкал; 2)күп сөаль, 3)урынсыз җирдә мал заигь итү.
КЫЙТГА г Континент, дөнья кисәге; нәрсәнең дә булса кисәге, өлеше, детале; парча (әдәби) Сәгать (механизмы) кыйтгалары
Күплек саны шәкеле — кыйтгат.
КЫЙЫНбор.төр Җәзалау, газаплау; газап, җәза. Бүгенге татар телендә кыйналу (кыен алу), кыен аша(т)у кебек сүзләр шушы мәгънәгә барып тоташалар. Борынгы төрки телдә к-ыйшгаы-газаплаучы. җәллад, палач мәгънәсендә йөргән. Газаплау урынын, зинданны кыйынлык дип атаганнар. / / Чөнки ул ач күлчелектән күп кыен алган иде Г.Тукай
КЫРЫК ТАРТМАЧЫ тар Вак сатучы, асламчы Каргалы якларында Казаннан капчык күтәреп килгән вак сәүдәгәрләрне күтәрәмчеләр дип атаганнар. Тубалчылар дигән исемнәре дә булган.
Тагын кара АСЛАМЧЫЛАР. КЫРЛАЙЛАР.
КЫРЫК ТӨЕН ТӨЙДЕРҮ тар — Кешене сөйдерү яисә биздерү өчен эшләнә торган ырым-сихер догасын укый-укый җепкә санап төеннәр төйнәүдән гыйбарәт хорафат.
КЫЯФӘТНАМӘ гф - Физиогномика, фнрасәт. II гасырда яшәгән грек галиме Палемон (гарәпчәдә: Иф.тимун) нигез салган фән Аның “Кешенең чыраена карап уку" ("Кыяфәтнамә") дигән төп хезмәте гарәп теленә тәрҗемә ителә һәм популярлык казана.
Кешенең килеш-килбәтенә карап холкын-фигылен белү кагыйдәләре еш кына мәкаль- әйтемнәргә тартым һәм уены-чыны бергә булган бу кагыйдәләр вакыты белән теге яки бу кешене төсмерләргә ярдәм итәргә дә мөмкин Mac.. "Ала күздә акыл булмый, майлы күздә ягым булмый". "Алан-йолан кешедә өмет юк" (ялт-йолт каранган кеше турында). "Бармагы озын һөнәрче булыр". "Ирене юка кеше усал булыр". "Кече казан ташучан. кечек кеше ачучан" "Күзе очлы угры булыр". "Эче караңгының йөзендә нур булмас" кебек галәмәтләрдә халыкның тормыш тәҗрибәсе чагыла һәм аларга психологик аңлатма табарга мөмкин.
КЯТИБ г.-Язу белән шөгыльләнүче, секретарь Кәтиб рәвешендә язу да очрый кәтиб фәрештә") Кятибул-куттаб-кятнбл-зр кятибе. баш секретарь ("генсек" -
"генеральный секретарь" кебегрәк) Бу термин тарханлык ярлыгында очрый.
Кятип язылышы да бар. КЯФЕР, КЯФИР г - Аллаһыны бар дип танымаучы, мөселман динендә булмаган кеше, көфер итүче Кайбер чыганакларда кяфирләр икегә бүленеп карала беренчеләре “кяфир инкяр лар. ягъни Аллаһы Тәгаләне инкяр итүчеләр, ә икенчеләре кяфир жоһү.т ләр (йәһүдиләр?). ягъни Аллаһы Тәгаләгә ышанып җитмәүче хәерсез кяфирләр Телдә китаби кяфирләр дигән сүз дә бар (христианнар һәм йәһүдиләр). Мәҗүси кяфирләр мәшрикъләр, аларга каршы җиһад игълан ителә
Суфилар бер мизгелгә Аллаһыны онытып, башка бер нәрсә турында уйлап алуны кяфир" диләр (“Суфичылык серләре")
, / Кеше чын дисә ул батыйль сүзне. Булыб кяфир кара кылгый йазене Таҗетдин Ялчыгол.
Электә мәдрәсәләрдә ~Кяфер .чү сән. мөселман мү сән?' дигән сорау биргәч, шәкертләр иман шарты буенча: “Әлхәмде лиллаһи меселманмен дип җавап бирергә тиеш булганнар
Кафир, кефер, кәфер язылыш һәм әйтелешләре дә очрый
Төрек телендә шушы ук мәгънәдәге “гәур" (рус телендә "гяур") сүзе баштарак зәрдәшт динен тотучыларга карата кулланылган, аннары гомумән барлык имансызларга нисбәт ителә башлаган Тавер" сүзе Габди шигырендә дә очрый “Мөселманнар сабыр кылың: Авыр булды бу дәвер, һәр ни булса алладандир. Димәгез кяфер, гавер!"
Күплек саны шәкелләре кяфирун (кәфирун). көффар
ЛАШМАН ХЕЗМӘТЕ. ЛАШМАНЧЫЛЫК тар Петр патша тарафыннан Казанда 1718 елда Каспий һәм Идел флотилияләренә кораблар төзү өчен оештырылган адмиралтиягә беркетелгән крәстиәннәр хезмәте Лашман немец сүзе, “урман эшчесе" дигәнне аңлата Казандагы Татар бистәсе халкының да күпчелеге шушы адмиралтиягә теркәлә Рус флотын төзү өчен урман кисеп ташу эшләренә җаваплы итеп чукынудан баш тартканнары өчен утарларыннан һәм биләмәләреннән мәхрүм ителгән татар морзалары беркетелә. Соңрак аларны гомумән "казна крөстиәннәре" катламына кертәләр. Лашманнар Кукмара. Шәмәрдән якларында аеруча күп эшләгән, чөнки кораб төзү өчен яраклы төз наратлар шул тирәләрдә мул булган И.А.Износковның 1885 елга караган мәгълүматлары буенча. Олы Әлдермеш авылы Лашман дип тә теркәлгән, бу исә авыл халкының лашман хезмәте белән шөгыльләнгән булуы турында сөйли
Бу вакытларда халыкка имән агачы кисү тыела, әгәр берәүнең имән агачы кискәне беленсә, ул каты җәзага тартыла
1718 1719 еллардагы халык санын алу мәгълүматлары күрсәткәнчә лашманчылык хезмәтенә Казан. Әстерхан. Нижгар. Воронеж губерналарыннан 11205 йорт җәмгысе 56113 кеше тартылган Лашманнар көненә 5-7 тиен алын коточкыч авыр шартларда эшләгәннәр һәм бу хезмәттә төп авырлык рустан башка халыклар җилкәсенә төшкән Шул ук вакытта рус хакимиятләре лашманчылыкка алу сәясәтен башка милләтләрне христианлаштыру һәм руслаштыру сәясәте белән бергә үреп алып барганнар 1748 елның 7 декабрендә чыккан указ буенча, христиан динен кабул иткән крәстиәннәр лашман хезмәтеннән азат ителгәннәр Дөрес, вакыты белән лашманнардан солдатка алу булмый, шуңа күрә лашман хезмәте аерым гаиләләр очен "мәгъкуль саналган (Ш.Мәрҗани)
Лашманчылар гөруһы арасында морзалар вә биш кораб ясап бирергә акчасы җитә торган Бурашев шикелле сәүдәгәрләр дә булган Казан сәүдәгәре Бурашсвның 1783 елның 4 апрелендә Петербургка кенәз Вяземскийга язган хаты билгеле Бурашев хатын "Сез. гали кенәз. лашманчы татарлар өчен бу хезмәтнең мөһлнк һәм ,Ш|>арлы икәнен беләсез" дип башлап китеп, урман кискән чакта үлүчеләр һәм кул аягы зәгыйфьләнүчеләрнең күплегеннән, бу эштә яшь буыннар күбрәк хезмәт иткәнлектән рекрут алганда солдатка яраклы яшьләрнең бик аз чыгуын әйтеп китә 1ашман бәетлоре"ннән Идел буе крәстиәннәренен озак вакытларга Урал Себер урманнарына да җибәрелүе күренә
Күптән түгел филология фәннәре кандидаты Эмиль Вәлие» тарафыннан мәшһүр казанлы Гавриил Петрович Каменевның (1772 1803) шагыйрь һәм журнал* г Максим Иванович Невзоровка (1763 1827) язган хаты табылды Бу хатта лашманчылар турында
тарихыбыз өчен мөһим мәгълүмат булганга, аннан өзек китерәбез (Эмиль Вәлиен тәрҗемәсе нигез ител алынды):
“Мөхтәрәм әфәнде Максим Иванович!
Казан палатасыннан алынган лашманнар турындагы мәгълүматны сезгә хәбәр нтәм
Петр 1 идарәсе вакытында лашманлыкка христиан динен кабул итүдән баш тарткан татарлар алынган һәм алар кораблар төзү өчен адмиралтия конторасы билгеләгән урманнарны кисүче эшче буларак файдаланылганнар. Мәрхүм императорның 1799 елның 16 декабрь указына кадәр алар чукынмаган йомышлы татарлардан (чөнки христиан динен кабул иткән татарлар керәшен татарлары дип аталганнар) гына торган һәм бишенче сан алуга кадәр 112653 җан булганнар. Ә указ басылганнан соң аларга тагын Нижегородск. Казан. Сембер. Саратов. Вятск. Оренбург губерналарында яшәүче татар, чуаш. мордва, башкорт, ар. чирмеш һ.б. халыклар да кушылып, барысы бергә 609664 кә җиткәннәр...
Лашманнар хезмәте түбәндәгедән гыйбарәт булган. Алар. Адмиралтия чиновниклары күрсәткән һәм тамга салган, кораб төзергә яраклы имән, нарат агачларын кисеп, бүрәнәләрне Идел. Зөя. Вятка, Сура елгасындагы пристаньнәргә чыгарып куйганнар Якындагыларына аларны күтәреп, ерактагыларга ат белән ташыганнар 1 октябрьдән эшкә керешкән жәяүлеләр 18 декабрьгә кадәр, бәйрәм һәм ял көннәрен дә кертеп, өзлексез урман кискәннәр Ә атлылар исә киселгән урманны ташып бетергәнчегә тикле эшләгән. Хезмәтләре өчен көненә җәяүлегә 20. атлыга 40 тиен түләгәннәр. Ике кеше тәүлеккә 4 сажинлы 14 агач кисеп чистартсалар, ат белән эшләүче һәр атка 15 поттан ким бүрәнә төямәскә тиеш булган.
Әйтергә кирәк, “лашман" сүзе гади халыкта кулланылмаса да. “лаш”—бирергә, “мән” — кеше дигәннән барлыкка килгән. Казна палатасы һәм указларда исә алар “эшче халык" дип йөртелгән. Белмим, мәскәүлеләргә “лаш” сүзе танышмы икән, бездә ул бернинди нигезсез салынган, артык салым дигәнне аңлата. Әйтик, акча алыштырганда салымны күп түләдем яисә ул салымны күп ала дип сөйлиләр бездә.”
Шул заманнарның күңел тетрәндерерлек ядкярләре булып "Лашман бәетләре" калган. Ихтимал, михнәт күрү мәгънәсендәге “Лаеш шулпасы эчү” сүзе дә лашманнардан чыгып таралгандыр. Халыкта авыр урман эшләрендә эшләүне "лашман тарту” дип атаганнар.
Ш Мәрҗани язганча, 1859 елларда лашман хезмәте (атлысы булсын, җәяүлесе булсын) бетерелә.
ЛӘГЫЙНЬ г. 1. Каргыш. Мәрхәмәтсез, юньсез затка карата әйтелә. Ләгыйнь Иван (Явыз Иван патша турында). 2.Куылган, сөрелгән. / Бер заман, иңмәс борын Иблис ләгыйнь. Торды инсан ал да гөл. син дә мин. Ш. Бабич.
ЛӘЙЛӘТ ӘЛ-МӘГЪШУШ г Тәртипсезлек кичәсе, "капшау төне". Урта гасырларда Багдадта христианнарның олы пост алдыннан була торган бер бәйрәм кичәсе Хатыннар ирләр төркеме белән аралашып бетә торган бу кичәдә мөселманнар да катнашканнар. Бу вакытта һәркем үзенең кулына тулы ирек биргән
ЛӘЙСӘН ЯҢГЫР- Моңа Нәкый Исәнбәттә мондый аңлатма бирелә: "Ләйсән көньякларда 23 нче марттан 3 нче майгача 40 көн эчендә яуган язгы җылы яңгырлар. Бездә исә күбрәк беренче күкрәү белән яуган җылы яңгырны ләйсән диләр". Р Төхфәтуллин ләйсән яңгыр "кар китеп бетәр-бетмәстә" ява, “иң бәрәкәтле, файдалы яңгыр санала, игенченең беренче шатлыгы," —дип яза. Татарда ләйсән яңгыр турында нисан ява диләр. Ләйсән суын җиде ел сакласаң, энҗегә әверелә имеш" дигән сүз дә бар. Соңгысында ләйсән-сәйлән-энҗе күчеше сиземләнә кебек.
Дәвамы киләсе саннарда