ХЕЗМӘТ ТӘМЕ ЯКИ ШӘҖӘРӘ ҖЕБЕ
Бер кәлимә кереш
Тормыш дигәнен ул—буыннар алмашыну, буыннар диалогы, өлкәннәрнен яшьләргә үз тәжрибәләрен тапшыруы. Әмма һич төкәнмәс кыенлыклар нәкъ менә аталар һәм балалар, өлкәннәр һәм яшьләр арасында туа. Хәзер, фәнни-техник
алгарыш, глобальләшү һәм реформалар чорынла ошбу каршылыклар аеруча үткенләште Өлкәннәр, ничек кенә тырышмасыннар, тормыш көенә, үзгәртеп корулар адымына җитешә алмыйлар, һәм дә яшьләр аларны аңламый башлый. Яшьләр исә заманга хас бөтен нәрсәне шундук эләктереп алалар һәм киләчәккә шөбһәләнеп карыйлар
“Хезмәт тәме”н язу теләге балаларым һәм туганнан туган кардәшләрем үсеп җитеп, мөстәкыйль юлга аяк басканда, мөнәсәбәтләр акыл өйрәтү, вәгазь уку рәвешендә корыла алмый башлагач туды Начар заманнар булмый, дип әйтәсе килде үзләренә. Чынлыкта бары безнен заман безнен тормыш кына бар Беркем дә үзенә асыл дәвер сайлап ала алмый. Бер тәгаен заманда үз гомереңне тиешенчә, җиренә җиткереп яшәү өчен мәнгелек кагыйдәләрдән чыгып эш итәргә кирәк Ягъни адәм заты бары тырыш хезмәт аша. үзенә салынган сәләтне гамәлгә ашыру аша гына яшәешен тәэмин итеп, үз шәхесен ача ала.
Шул җәһәттән караганда, минемчә, һәрбер кешенен. бигрәк тә ир-атнын тормышы, тәҗрибә буларак, яшьләр өчен кызыклы һәм гыйбрәтле
ШӘҖӘРӘ ҖЕБЕ
Без кемнәр сон? Без каян килгәнбез9—Бәләкәй чактан ук кызыксындыра башлаган сораулар бу. Шулар белән Миргарифан бабама да тынгылык бирмәдем Хәер, мондый сораулар анын күнеленә хуш килә торган иде. йөзләре ук балкып китәр иде. Шундый мәлләрдә ул мине, читән тарантаска утыртып. ЧалпьТ. Карповка1 авыллары тарафына, күпер аша Ыкнын икенче ярына—аръякка, әрәмәле к-тугайларга алып чыга иде. бабаларыбыз рухы сеңгән урыннарны күрсәтеп, тарих томаны белән өртелгән заманнарны бәян кыла торган иле Көймәдә ау карарга барганда да күп нәрсәләрне минем яшь хәтергә уйдырып калырга гырышыр иде Мин бөтенесен дә анлап та җиткермим, әлбәттә, бәләкәй башымда төрле төрле исемнәр, атамалар, вакыйгалар болгана, бутала башлый, әмма бер өлеше барыбер дә хәтер киштәләрендә урнашып кала инде
Шул рәвешле, нугай бие Гираятгән алып анын шанлы токымы Нугайбиккә кадәрге чорны колачлаган. Гираят би шәҗәрәсе дип атап йөртелгән шәҗәрә барлыгын кечкенәдән үк белә идем инде мин Нугайбнкнен оныгының оныгы булган Миргарифан бабам, ягъни әтинең әтисе, үзенә мәгълүм нәрсәләрне терки барып шәҗәрә агачының үз тармагын үстергән Төрки халыкларның белемле катламнары өчен элек-электән килгән гадәти бер эш бу Бабаларыңны, нәсел шәҗәрәңне белү мәдәнилек билгесе булып саналган Бер берсе белән танышканда алар иң әүвәл нәсел-нәсәбен сорашканнар
Юл сайлау
1966—69 еллар.
Балачакта мин сәяхәтләр турында хыяллана идем Шуңа күрә дә киләчәк тормышымны геологлар, эзләүче эзләнүчеләр арасында күрә илем
Үсә төшеп. хәрби комиссариатларда ел саен комиссия үтә башлагач, андагы офицерлар, физик күрсәткечләремә карап, мине хәрби училишега керергә кыстый башладылар Римат Райханов4 белән без Юрий Гагарин укып чыккан Оренбург очучылар мәктәбенә керергә ниятләдек Үрнәге бар иле Бу-безнен урамнын Нил Гафиуллов. хәрби очучы булып алгач, ул һәр җәйне авылга матур хәрби формадан кайтып төшә торган иде Дингез авиациясендә хезмәт иткән Нил абый сөйләвенчә аларнын самолетлары, умарта кортлары ояларыннан чыгып очкан сыман, дингез өстенә тау куышындагы аэродромнан очып чыга икән
Римат миннән бер класс алдарак укыды, шуна күрә Оренбургка минсез генә китеп барды Училишега ул Чапаев академиягә кергән кебегрәк имтихан тота турникта күтәрелүне дә (11 тапкыр кирәк), пресс тотуны да (18 секунд)—бирә Ә менә математиканы тапшыра алмый Без физик нормативларны каяндыр белеп алган идек, шуна күрә алдан .ipy гына шөгыльләнгән дә идек Төп сынау шул дип уйлап, фәннәргә тиешенчә әһәмият бирмәгәнбез
’ Мнриханов Миргарифан Мирихан улы (1903 1977)
■’ Татарстанның А анакай районы
1 Башкортстанныц Бакалы районы
4 Исем фамилия үзгортелгон
хәрби-дингез училищесына керергә күндерде. Хезмәтен төгәлләгәч, ана офицер исеме бирмәкче һәм хәрби академиягә укырга жибәрмәкче булалар Сугыштан сонгы елларда гадәти хәл була бу. Әти исә баш тарта, туган ягына, сөйгән кызы янына кайтып, авыл хуҗалыгында механик булып эшли башлый. Әмма гомере буе үзенен дингездә үткән яшьлеген сагынып искә ала торган иде.
1967 елның язында, хәрби училишега керү өчен кирәкле документларны сорап кәгазь килеп төшкәч, өйдә әни2 катнашында "консилиум" үтте Әни безнен планнарны пыран-заран китерде дә куйды Хәер, минем мона әлләни кәеф кырылмады үзе. Көз укырга киттем
Өлкән классларда укыганда әтинен эшенә дикъкатьләбрәк күз сала башладым. Бу вакытта ул инде “Татсельхозтехника”нын Тымытык филиалы җитәкчесе иде Жәйге каникулда Индус Әгьләметдинов белән МТСка (машина- трактор станциясе— "Сельхозтехника"ны халык шулай искечә атап йөртә иде) эшкә кердек Һәркайсыбыз. рамнан башлап, тар чылбырлы бер Т-38 (КДП) тракторы жыйды. Мотордан тыш бөтен агрегатлар, узелларны да үзебез жыйлык. хәтта тизлек тартмасын да Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, мин тартманы җыйганда детальләрне бутаганмын, тракторым алга барасы урында—артка, артка барасы урында алга таба хәрәкәт итә иде Кабинаны алып куеп, тартма эчен механик ярдәмендә җыясы булды Шул рәвешле мин әти һөнәрен үзләштерә башладым. Әтине "Сельхозтехника”да ихтирам итәләр иде Хәтта куркалар да иде үзеннән. Әти техниканы искиткеч шәп белә, ин катлаулы гөзексезлекләрне дә шундук сизеп ала, моторның яисә башка бөтен агрегатларның да “чиренә" “диагнозны" тавышы буенча гына куя. Мин авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында укып чыгып әтинен "фирма"сына кайту, анын эшен дәвам итү фикеренә күнә дә башлаган идем инде. Династия була бит. кызык! Әмма, безнен планнар әнигә мәгълүм булгач, алар бу юлы да чәлпәрәмә килде. Әни, бөтен авыл механиклары да эчкечеләр бит алар, эшләре дә кызыксыз, дөнья бетереп запчасть эзләп чабудан башлары чыкмый, дип ярып салды. Тагын бер авыл хезмәткәре гаиләсенен жәфа чигүен теләмим, дип тә өстәде әле.
Кем булыйм сон инде алайса? Берәм-берәм һөнәрләрне күздән кичерәм. Завод эше батмый—көн дә бер капкадан кереп түбә астында, һаман бер хәлдә кыймылдыйсын. Әле тегендә, әле монда йөреп ачык һавада эшләсән иде ул Нинди эш була ала сон бу? Төзелеш була ала!—Кадак кагу белән чокыр казудан гайре берни аңламаганга төзелеш мәйданнарындагы ыгы-зыгы миңа олуг тәртипсезлек булып тоелса да. Ниятемә әти белән әни дә каршы төшмәделәр.
Ул чакта авиация институты белән химия-технология институтына керү мактаулы, төзелеш институты исә икенче сортлы уку йорты сыман иде. безнен авылдан ул заманнарда анда кереп укучы булмады. Иң гаҗәбе шул тагын: безнен якта пыр тузып нефть чыгарып яталар, һәркайда вышкалар тезелеп киткән, факеллар дөрләп яна, шәһәрләр төзелә Нефтьчеләрнең шөһрәтле чагы. Бу һөнәрнең романтикасы төзүченекеннән һич ким түгел инде юкса Шулай да нефтьче булу уе башыма да кереп карамады Олылардан да ничектер андый киңәш бирүче булмады.
Институтка укырга керергә йөк машинасы әрҗәсендә күрше малае Миргазимов Мирмәхмүт1 белән (без аны Мәхмүт дип кенә йөргә идек) икәү бардык. Беренче кичне Чистайнын Колхозчылар йортында кундык. Шул төнне үк Мәхмүт яшь хатынын өзелеп сагына башлады Ул 10 нчы класста укыганда үзеннән ничәдер яшькә аткәнрәк. озын тәнәфестә “чибурики" (ачы камырдан ясалган "пончиклар"ны
' Мириханов Мөжэһидан Миргарифан улы (1927 2001)
’ Мириханова (Набиуллина) Мәфруза Миннулла кызы (1926)
Дингез флотында сигез еллап хезмәт иткән дингезче әти' исә мине Нахимов
житкәч. тыныч кына тугызынчы класска
Назиф әти-анисе белән. 1954 ел.
шулай дип атап йөргә идек) сатучы буфетчы кызга өйләнгән иде.
Казанда Фәнис абыйларда тукталдык, ул гаиләсе белән Оренбург трактында. Кабан күле буендагы авыл өенен яртысын биләп яшәп ята иде Мәхмүт документларын авыл хуҗалыгы институтына бирде дә минем белән яшәп калды, анын бүтән барыр җире юк иде. Әмма, хатынын сагынып кара сагышларга батканга, имтиханнарга җүнләп әзерләнә алмады бахыр Өстәл янында утырганда кинәт үксеп җибәреп чабып чыгып китәр иде дә, Кабан яр буенда бердәнберен уйлап моңланып, сагышлы җырлар җырлап йөрер иде Көннәрдән бер көнне Мәхмүтебез, имтиханнар башланганны да көтеп җиткермәстән. авылга кайтып китте Язмыш кочагына ыргылды Армиядән сон ул хатыны белән аерылышты алар
Мин имтиханнарга бердәнбер китап буенча әзерләндем "Татарча-русча сүзлек" дип атала иде ул. Пифагор теориясен һәм гомумән татар мәктәбендә үзләштереп. ВУЗга керү өчен кирәк булган бөтен гыйлемне сүзгә-сүз тәржемә иттем, сүзләрне русча әвәләп чыгарырга өйрәндем. Фәнис абыйнын хатыны Зәгъфүрән апа. минем хәлемә кереп, әйтелешне, басымнарны дөресләргә ярдәм итте. Файдасы гына бик сизелми иде шул.
Математиканың язмачасын җиңел тапшырдым. Телдән дә унды эш. чөнки анысын да язып тапшырдым Урысча анлыим бит. фикерне кәгазьгә дә төшерә алам. Сөйләгәндә исә акцент коточкыч була Өстәвенә, приставкалар. предлоглар, родлар" һәм кушымчалар да гаҗәеп рәвештә бугала Физиканы бик җайлы бирдем, тагар укытучысы гуры килде чөнки, гравитация законын туган телебездә бәян иттем Рус телендә иншаны (изложение), хаталар аз булсын дип, ярты битлек кенә итеп яздым. Яшь гвардияче Сергей Тюлениннын фашист штабы урнашкан мәктәпне ничек яндыруын кып-кыска җөмләләр белән тасвирлап бирдем Алдылар институтка.
24 августта авылда мина унҗиде яшь тулуны һәм укырга керүемне бәйрәм иттек. Әти-әнигә йөргән кызым Розаны күрсәттем. Көтелмәгән хәл булмады инде бу, кинодан кемнең кемне озата кайтканын авылда бөтен кеше дә белеп тора бит
Икенче көнне мине, япь-яшь студентны, Казанга озаттылар Ун яшьлек сенлесе Әлфияне житәкләп автобус станциясенә Роза да килеп җитте, истәлеккә гәзит кисәгенә төрелгән фоторәсемен бүләк итте
Яшьлек бураннары тузгып торган дүрт елдан Роза минем хатыным булды
Көннәрдән бер конне Миргарифан бабамны, табигый ки. Нугайбиккә кадәрге бабаларыбыз кем булган сон, дигән сорау биләп алган. Моңа җавапны ул олкән нәселдәшләребездән тапкан Нәсел агачыбыз төпкә габа менә болай бара икән бит Нугайбнк— Хәсән—Урсай—Жияш—Истангол—Сарыбай—Б} гәк— Аккүз—Арслан—Алганчы—Куганчы—Гнраят Нәсел җебенеп Нугаибнктән безнең замангача дәнамы менә болан Нугайбнк—Сәлтәш—Әхмәтхан— Мирихан— Миргарифан—Мөҗәһнлән
Шәҗәрәбез башында торган Гираят би Нугай урдасының бер нәсел-ыруы башы булган Ул XV гасырда. Имән калада (булачак Уфа) гомер кичергән Чын исеме—Гирәй. күплек санны белдергән "ят" кушымчасын өстәп, “Гираят” дип дәшү—олылау билгесе Бу ырунын ораны (тотем)—бүре, тамгасы— күз. ыру агачы—юкә. ыру кошы-каг булган.
Студентмын
1969-74 еллар.
Баштагы курсларда укуым рус сөйләм телен үзләштерүгә кайтып калды Семинардагы беренче чыгышымны тыңлаганда группадашларым тәгәри-тәгәри калле Мин исә шуннан сон дәшмәс булдым Бик озак ачылмады минем авыз
Исем-фамилия үшзргелг.)
ШӘҖӘРӘ ҖЕБЕ
Семинар дәресләреннән зачет өчен һәр тема буенча язма рефератлар тапшырам. Имтиханнарны да телсезләрчә генә бирәм. Укытучының соравын ишетүгә шатыр- шотыр яза башлыйм Мине һәм тагын берничә татар студентын рус теле буенча факультатив дәресләргә йөрергә мәҗбүр иттеләр. Русча авыз тутырып өченче курста гына сөйли башладым.
Баштарак булачак һөнәремнең нидән гыйбарәтлсген һич чамалый алмадым, укыганыбыз югары математика. КПСС тарихы, фәнни коммунизм, физика иде. ягъни гомуми үсеш өчен кирәкле фәннәр. Өченче курстан специальләшү китте: төзелеш механикасы, төзелеш материаллары, бераз сонрак төзелеш эшен оештыру керә башлады Ләкин һөнәребез барыбер дә чамаланмый иде әле. Формулалар, исәп-хисап, схемалар, сызымнар—уку тек уку инде. Хәтта Зәй ГРЭСында, КамАЗда. эшче булып, геодезия буенча практика үтү. төзү-монтаж идарәсенең эшчәнлеген документлар буенча өйрәнү дә төзүчелек тойгысын уятмады әле.
Төзелеш тәмен тату дүртенче курсны төгәлләгәч кенә насыйп булды. Мине химия- технология институтының бер отрядына мастер итеп җибәрделәр. Отряд командиры. Марс атлы егет. Мөслим районының Түбән Табын авылында механик мастерскойлар һәм терлекчелек фермасы салуга шартнамәләр төзеп кайтты. Мин исә. заказчының биредәге вәкиле Нурулла абый белән килешеп эшләп, төзелешне оештырырга тиеш идем.
Проект төзелеш башланганчы эшләнеп бетәргә тиеш булса да (заказчы вазифасына керә бу), ул юк иде. Аны көтеп торырга вакыт га юк иде инде. Кырык кешелек отряд, мәктәп бинасында урнашып, эш көтә иде. Максат—ике ай эчендә мөмкин кадәр күбрәк акча төшерү. Һәрхәлдә, башка отрядларныкылардан ким булмаска тиеш. Шундук төп көчне Ыкнын аръягындагы тауга, таш карьерына җибәрдек. Егетләр бер гаңнан икенче таңга кадәр эшлиләр. Кувалдалар, ломнар белән ватып, трактор арбаларына төп стена материалы булачак ташны төйиләр. Борынгы Рим коллары хезмәтен хәтерләтә иде бу күренеш. Эштән кайтуга ятакка ава иде егетләребез Ашатуын шәп ашаттылар үзләрен. Колхоз ит белән бәрәнгене жәлләмәде, отряд кызлары, кыен шартларда эшләп тә. кулинария сәнгатенең иң югары үрнәкләрен күрсәттеләр. Иртәнге ашны өлгергер өчен аларга иртәнге өчтә, тан әтәчләре белән үк торырга туры килә иде.
Өч көн дигәндә мастерскойларның проекты әзер иде инде. Әүвәл колхозга ни кирәген ачыкладым, шуны кәгазьдә гәүдәләндердем, тиешле кешеләр белән килештереп, колхоз рәисеннән раслаттым. Шуннан сон отрядның бер өлешен нигез салуга куйдык. Фермага исә проект хажәт булмады. Асылда бу хан заманында салынган стеналарны һәм түбәне янарту—капиталь ремонт ясау иде. Колхоз прорабы безне койма тоту, һәйкәл штукатурлау кебек башка төрле эшләргә дә җәлеп иткәли иде.
Керәсе акчаны чамалап карагач, уйга калдым. Аз чыга иде. Өстәмә договор буенча күрше Туйгилде авылында “Трудовик” хуҗалыгы өчен гараж салу да хәлне жинеләйтми иде Исәп-хисабымны командирга күрсәттем. Ашыгыч рәвештә төшемлерәк эш —шабашка эзләргә кирәк иде. Марс үзенең командирлык вәкаләтләрен мина күчерде дә. мин шәһәрләр һәм авыллар буйлап “озын акча" эзләп киттем
Мөслимгә, зона отрядыбызга да сугылдым. Аның командиры, миннән ике-өч яшькә генә олырак, төптән юан чыккан, әмма шактый елгыр егет, мине әтисе өендә кабул итте. Үзләренең йорт-кураларын, хуҗалыкларын күрсәтте. Бар датөзек- ныклы иде. Мина бигрәк тә умарталары һәм умартачылык җиһазлары ошады. Бу командир кинәшен тотып, Минзәләгә юл тоттым. Ремонт-төзелеш идарәсе башлыгы, кызыл чырайлы, зур гына борынлы урыс, дустанә кабул итте үземне. Сөйләшеп- гәпләшеп алдык, объектларны карап кайттык, шартнамә да төзеп ташладык. Кичен ул мине өенә алып кайтты. Хатыны белән икәүләп җыйнак кына бер фин өендә яшәп яталар икән Кыстый-кыстый сыйладылар, икесе дә мина ничектер жәлләп, баласытып карап утырдылар.
Берничә көннән Минзәләгә остарак егетләребездән торган ике бәләкәй бригада белән килеп төштем, аларны РСУ салырга тиеш булган ике хосусый кирпеч йорт төзергә куйдым.
Аннары Азнакайга, булачак бабаем Газизулла Хикмәтулла улы Кәрамуллин янына китеп бардым Бу вакытта ул колхозара төзелеш оешмасына (МСО) җитәкчелек итә иде. Уразай авылындагы терлекчелек комплексынын түбәсен ябуга шәп кенә шартнамә төзедек.
Г. Кәрамуллин—колхоз1 рәисе чакта. 1964 елны безнең авылда Н. С. Хрушевнын
үзен каршылаган кеше. Бабайга хәзер сиксән тулып килә, бездә. Мәскәү кырыенда дачада яши ул. Әби (Һидая апа) 1989 елны дөнья куйды
Ниһаять, отряд ин кулай сандагы бригадаларга бүленде, эш гөрләп бара башлады. Ләкин мина мәшәкать артты гына. Әледән-әле чыгып торган мәсьәләләрне хат итү өчен туктаусыз Мөслим. Минзәлә, Азнакай арасында йөреп торырга туры килә иде Төзүчеләр бәйрәме көнендә минем янга. Түбән Табынга Роза килде Икәүләп күрше Мәлләтамак авылына барып, Бәдерлехәят апанын (әтинен апасы) хәлен дә белеп кайттык.
Август азагында отряднын төп өлеше, командир белән бергә. Казанга кайтып китте Мин исә сентябрьгә кадәр төшемле эштәге бригадаларыбыз янында калдым Вакыт тиз үтте. Әмма эшнен кыены һәм хәтәре алла иде әле Отряд эшләгән бөтен җирләрне йөреп чыгып, исәп-хисап ясыйсы һәм ышанычнамә нигезендә бөтенебез өчен акча аласы бар иле. Каешка кынлы аучы хәнжәрен астым ла, ошбу җаваплы миссияне үтәүгә керештем Минзәләлән машина туктата-туктата кайтканда төнлә, портфель тулы акча белән Түбән Табынга кадәр 15 чакрымлап араны пычрак ерып җәяү үтәсе булды.
Казанда мине түземсезләнеп отряд көтә иде. Командирга портфельне һәм исәп- хисап кәгазьләрен тапшырдым да ин якын торган ятакка аудым Уянмый озак кына йоклаганмын.
Аннары “Татарстан” ресторанында банкет ясадык. Бергә эшләгән егетләр рәхмәт сүзләрен мул яудырды. Бик тә рәхәт булып китте үземә. Гомеремдә беренче тапкыр эшемнен нәтиҗәсеннән чын канәгатьлек тойдым Отряд жан башына шактый гына акча эшләде, бу инде әлеге сезонда безгә ин яхшы биш отряд арасына эләгүне тәэмин иткән нәгижә иде
Мин үземә тигән акчадан әти-әнигә яна радиола сатып алдым, без бәләкәй чактан ук калган "бер күзле” “Иртыш" нык “картайган" иде инде. Казан авиация институтының икенче курсында укыган энекәш Назилга да бераз кием-салым алдым.
ШӘҖӘРӘ ҖЕБЕ
Казан ханлыгы яулап алыну һәм Нугай урдасынын таркалуы Коньяк Урал һәм Идел аръягының этник картасы нык кына үзгәрүгә китергән Нугайларның төп өлеше көньякка—Иделнең Түбән агымына һәм Төньяк Кавказ яны далаларына күченә башлаган Хәтта Кырым ханлыгының дала өзешенә дә барып урнашкан алар Бу күченүләр бигрәк тә XVI гасырның икенче яртысы—XVII гасырның башында кочәя Ырынбур далалары аша Ык елгасына таба Гнраят бинең олкән улы Куганчы ягыннан оныклары һәм оныкларының балалары да күчеп килә Ык елгасы үзәненә беренче тапкыр алар хәзерге Дияш' авылы тирәсенә килеп чыга Авыл Истәнгол улы Җияш (Джияш—Дияш) исемен йөртә булса кирәк. Соңрак алар шундагы Коры елганын сул як ярына күчеп утыралар.
Бу җирләрне патша соныннан Петербург бояры Карповка бүләк итеп бирә Карпов монда Воронеж губернасы крестьяннарын күчереп утыртып. Усы. Николаевка. Пошмкино һ. б авылларны сала Алпавытның үзәк утары Карповкада' була
Эшкә билгеләнү
1973- 74 еллар
Алдагы хезмәт эшчәнлегемә бик җитди карый илем мин МТСның участок механигы булган, бер таңнан икенче тангача өйгә кайтып кермәгән әти образы балачактан күз алдымда торгангамы, гомумән ир-атны муеннан эшкә күмелеп яши торган зат дип белә идем
Дүртенче курсны тәмамлау белән әйләнәм дип хтдан ук хәл кылып куйдым Диплом язганда кыз-кыркынга вакыг әрәм итмәм, институтны бетерүгә гаилә атты ныклы нигезем булгач, бөтен көчемне зшкәбирермен, янәсе Ләкин кемгә өйләнергә менә’ Беренче мәхәббәтемнән дә көчле хис табылмады Бик дөрес адым иде бу Роза тормышымда ирешкән ин зур уңышым булып чыкты Калган бөтен уңышларым-казанышларым шактый дәрәҗәдә ана бәйле булды
Диплом проектын эшләгәндә, уку отличнигы буларак, мина металл
' Азнакай районы "Авангард’ колхозы. Гымытык авылы
J Ь.ннкорк таннын бакалы районы
’ БашкортСтаннын Бакалы районы авыл лары
конструкцияләре кафедрасында калырга һәм аспирантурага керергә тәкъдим иттеләр. Тулай торакта бүлмә һәм аена туксан сум стипендия гарантияләнә иде. Мин диплом җитәкчемә рәхмәт әйттем, практикадан башка теория берни дә түгел ул. фәнгә, бәлкем, төзелештә 2-3 ел эшләп алгач әйләнеп кайтырмын, дидем Эшкә туган якка якынрак "бүленәсем" килә иде. Азнакайга ук кайта алмый идем, чөнки әти белән бабай район оешмаларында җитәкче урыннарда эшлиләр, әтинең энесе Легендар Мириханов исә—райбашкарма рәисе урынбасары Алар минем хезмәт биографиямә йогынты ясый алалар һәм ясарга атлыгып торалар иде. Колхозара төзелеш оешмасының баш инженеры яки төзелеш профтехучилишесы директоры вазифасыннан башларга тәкъдим итте алар Мин исә моны һич теләми идем. Тормышта бөтен нәрсәгә мөстәкыйль рәвештә ирешәсем килә, үзегез кебек—гади механик, авыл советы хезмәткәре, тракторчы булудан башлап, дип җавап бирдем. Болай дип тә өстәдем: бер тирәдәрәк яшәрбез, ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә күрешеп торырбыз, әмма сез минем эшкә катышмассыз.
Миңа кулай шартларны тәэмин итә алырлык шәһәр Әлмәт булып чыкты. Әлмәтгән килгән "сатып алучы"—"Татнефтегазстрой" берләшмәсе вәкиле мине деканат аша эзләп тапты. Без комиссия утырышына кадәр булачак эшемнең шартлары турында җентекләп сөйләштек, ягъни телдән генә хезмәт контракты төзедек. "Сатып алучылар" дип институт тәмамлаучыларны эшкә билгеләү алдыннан оешмалардан килгән кешеләрне әйтәләр. Төзелеш белгечләре җитми иде ул чорда, чонки бөтен ил олы бер төзелеш мәйданына әйләнгән иде Мәскәү янына. Ленинградка. Ташкентка. Балтыйк буена эләгү бәхет санала иде. Шәп урыннарны әйбәт укыганнар сайлап ала. Эшкә бүлү комиссиясенә чират укудагы уртача баллга һәм җәмәгать активлыгына карап төзелә иде. "Кызыл" диплом иясе буларак мин ошбу рейтингта алдагылар арасында идем. Шуна күрә минем Әлмәткә ризалашуым комиссия әгъзаларын бераз гаҗәпләндерде дә әле.
Август азагында, мин хәрби сборда булып кайткач, без. ягъни мин һәм җиденче ае белән барган Роза. Әлмәтгә “Татнефтегазстрой”нын кадрлар бүлегенә килеп кердек. Кабинет хуҗасы безне якты чырай белән каршы алды, документларны кабул иткәч, сентябрьдәге ялыбызны тынычлап уздырасыбызны әйтте. Мәсьәләләрнең шулай тиз хәл ителүенә сөенеп, үзебез яшәячәк шәһәр урамнарын бераз карап йөрдек тә, әти-әниләр янына Тымытыкка, бәрәңге һәм чөгендер алышырга кайтып киттек.
Сентябрьнең җылы бер көнендә, хәтта ул совет заманы өчен дә фантастик булып тоелган, телеграмма килеп төште Әлмәтгән: "Приезжай получения "квартиры”. Ләкин бу—чынбарлык иде. Тулай торактагы яшәү мәйданын тапшырганлыкка белешмә алыр өчен тиз генә самолет белән Казанга барып кайтып, авылга “хрушевка" йорттан ике бүлмәле квартир ачкычларын тотып кайттым.
Бабай (Г Кәрамуллин) ышанмады, аның эш "Волга"сында. әти белән өчәүләп, төнгә каршы Әлмәткә китеп бардык. Татарның тотып карамыйча күңеле булмый бит. Картлар (ул чакта илле дә тулмаган булган әле үзләренә) квартирның астын өскә китереп карап чыктылар. Төи уртасындагы дөбер-шатырга күршеләр чабып чыккан, бер очтан таныштык та үзләре белән.
Бераздан күчендек. Студент чемоданнарын, туй бүләкләрен һәм дә әни кадерләп җыеп барган Сабантуй бүләкләрен колхозның йөк машинасына төядек. Өлкән классларда укыган чаклардан башлап көрәштем, сонгы елларда авылда батыр ла калган идем. Студент чакта классик көрәш буенча Татарстанның югары уку йортлары жыелма командасында булдым, республика данын бөтенрусия ярышларында якладым.
Роза белән бар милекне таратып салдык. Көнкүреш өчен иң кирәкле нәрсәләрне якындагы хужалык кибетендә сатып алдык. Шулай итеп, беренче көнне эшкә үземнен “җиһазланган" квартирымнан киттем мин.
ШӘҖӘРӘ ҖЕБЕ
Жияш улы Урсай (1698 елла дөнья куя) Карпов утарыннан ераккарак—Ау Кырласына күчеп утыра, яңа авыл Урсай1 дип атала башлый Урсаң бабайга Исхак. Бики. Кыдрач. Минай һ. б. типтәр ыруглары да килеп кушыла. Тора-бара Урсай авылының урыны үзгәрә. Беренче зиратның Тымытык юлындагы "Читән күпер" янында булганлыгы мәгълүм.
Татарстанның Азнакай районы
"Мастер"—"оста" дигән сүз
1974- 75 еллар.
Теләгемне искә алып, мине сәнәгать (промышленность) төзелешенә, 6 нчы трестка, аннан 43 нче төзү-монтаж идарәсенә җибәрделәр Анда исә кадрлар бүлеге молирс, зур зәнгәр күзле, аксыл чәчле ханым, мина иртән иртүк бөтен башлыклар җыела торган идарә базасына барырга тәкъдим итте.
Базада сәгать алтыда башланган эш бүлешүне (разнарядканы) идарәнен баш инженеры П Сычев үткәрде—башлык ялда чак икән. Соныннан ул мине үзенен УАЗигына утыртып конторга алып кигте Анда баш инженер үзе. производство- техник бүлеге башлыгы һәм кадрлар бүлеге мөдире минем белән сынау гәбе (собеседование) үткәрделәр. Кызыл тышлы дипломымны ачып карагач, мине утырып эшләргә түзем, кәгазь белән эш итәргә ярата торган кеше дип уйлап. конторда калырга кыстадылар. Мин исә биш ел эчендә кәгазьдән гарык булганымны, аспирантурадан да шунын аркасында качуымны, бары төзелеш мәйданында гына эшләргә теләвемне әйттем Баш инженер диплом эшемнен темасын сорады да. янә фургонга улыртып объектка алып китте.
Бу—Әлмәт спираль җөйле торбалар заводы, кыскартып әйткәндә, “спираль" иде Мине монда мастер итеп билгеләп, прораб карамагына бирделәр Ул исә мине сагаеп, көнләш күрен кабул итте. Баксан, салуга хирыс, эше дә аксый икән Сөйләшкәндә күзгә туры карамый бу. биеп торган юртак кебек түземсезләнә, сүз беткәнне дә көтмичә, төзелеш мәйданы буйлап чираттагы әйләнешенә ыргыла Аны урынында туры китерүе читен, эзләү лә файдасыз Сукмагына басып көтәргә кирәк: каршына үзе килеп чыга ул.
Прораб мина бернинди эш-вазифа да йөкләмәде, сызымнарны өйрәнергә кушты Мин көннәр буе вагончыкта утырам, осм-өем яткан сызымнарны, рәтен-чиратын тапмыйча, актарам да актарам Әледән-әле моңсу күз карашымны тәрәзәгә төбим Төзелеш миннән башка гына бара Ул мина мохтаҗ түгел!
Шулай бер атналап вакыт үтге. Ниһаять, култык астына папка кыстырып, кырыс чырайлы участок башлыгы килеп чыкты. Ул шундук хәлне анлап алды, мина зур булмаган бер градирня1 төзүне йөкләде
Бу объектта өч кеше градирнянын төбен бетонлап яга иде. Боларга да кирәк булып чыкмадым, мина бер генә сораулары да юк иде Өсләрендә тормас өчен градирнянын сызымнарын өйрәнергә китсп бардым Төзелеш мәйданындагы барлык эшче төркемнәрне карап эшләткән бик тә тәҗрибәле бригадир В Кильдюшев бу объектка да әледән-әле сугылып китә иде Минем эшчеләр белән мөстәкыйль рәвештә аралашуымны һич өнәмәде ул. Бршадир бөтен нәрсәне дә үзе хәл итә. шул рәвешле мине артыкка чыгара иде Бер тапкыр Кильдюшев. булачак градирня янында озаккарак тукталып, сызымны тегеләй дә. болай да боргалап карый башлады Эшчеләр омег белән ана текәлделәр. Килешмәгәнчә артык озакка сузылды бу Аннары бригадир теләр-теләмәс кенә вагончыкка юнәлде, кергәч, искитмәгән кыяфәт белән сызымны өстәлгә ыргытты да. анда нәрсә сурәтләнгәнне аңлатып бирүемне таләп игте Градирня төбендәге чокырчыкның опалубкасы сызымына теше үтмәгән икән бахырның. Бу конструкциянең хикмәтен һич читенсенми аңлатып бирдем үзенә Сонрак Василий Федорович белән мондый аралашулар ешайганнан ешая барды
Күпмедер вакыттан прорабны эштән алдылар. Объект минем өстә калды Тәртипсез рәвештә өелеп яткан металл конструкцияләрне маркалары буенча аерып тездек, тон корпусны монтажлау өчен әзерлек эшләрен башлап җибәрдек Шактый зураеп киткән бригадасын эшче төркемнәргә һәм сменаларга бүлеп. В Килыиошсвка ал арны ип кулай рәвештә эш урыннарына беркетергә ярдәм иттем, моңа ул үзе дә сөенде Завод төзелешенә участокның яна башлыгы Наум Моисеевич Шгейман килгәли башлады Безнең институтны ике ел элек кенә тәмамлаган иде ул Яхшы хәтерлим үзен, бокс ярышларында ару гына чыгыш ясый торган иде Беренче көннәрдән алып безне и арада әйбәт мөнәсәбәт урнашты
Октябрьдә кызым Чулпан туды
Әлмәт торба заводы СССР нефть-газ тозелеше министрлыгының ин мөһим
Градирня кабат куллану нчен су суыту корылмасы
объектлары исемлегенә кертелде. Эшче көч, материаллар белән тәэмин итү яхшырды, зур җитәкчеләр килү ешайды. Шул көннәрдә биредә тагын бер мастер, институтта минем белән бер курста укыган Илдар Володкин эшли башлады. Бу Әлмәт егете каладашы Рәмзия Хәйруллинага өйләнгән икән (Рәмзия дә безнен курсташ). Шуннан сон ул да Түбән Камадан Әлмәткә кайтырга ниятләгән. Илдарнын безнен идарәгә, безнен объектка эләгүе очраклы хәл булса да, монда беренче кат очрашканнан сон без бер-беребезгә беректек. Әле хәзер дә бергә-бергә гомер итәбез.
Шул арада объектта эш тәмам кызды. Өч смена эшлибез, әледән-әле планеркалар үткәрелеп тора. Төзү-монтаж идарәсе башлыгы Евгений Иванович Подлипский көн саен килә, трест управляющие Виктор Алексеевич Алютов белән “Татнефтегазстрой" берләшмәсенең башлыгы Владимир Николаевич Зиновьев та шактый еш килеп чыга башладылар. Ара-тирә хәтта Мәскәүдән министр урынбасары, элекке • Татнефтегазстрой’' берләшмәсе башлыгы Марат Хәйретдинович Хөснетдинов та килеп төшә иде.
Үз планы-ние буенча үз көенә ипләп кенә эшләргә күнеккән участок башлыгыбыз мондый вәзгыятьтә тәмам югалып калды. Бездән бөтен булган ресурсларны да кырыс графикны, оператив киңәшмәләрнең карарларын үтәүгә туплау сорала иде. Наум Моисеевич исә бар нәрсәне үзенчә эшли, һич кирәкмәгәнгә Подлипский белән низагка керә. Планеркаларда исә кабул ителгән карарларны үтәү сроклары өзелгән өчен нәкъ менә идарә башлыгына эләгә, шунлыктан ана күрсәтмәләрен турылан-туры мастерларга бирүдән башка чара калмый. Эш көйләнә... Көннәрдән бер көнне идарә башлыгы Штейманны прораб итеп күчерү һәм участок башлыгы вазифасын башкаруны миңа йөкләү турында приказ чыгарды.
Шулай итеп, минем мастерлык "эпопеям” нибары биш айга сузылды, прораблыкны сикереп үтеп, төзелеш участогына җитәкчелек итә башладым.
ШӘҖӘРӘ ҖЕБЕ
XVII гасыр азагында Гираят би ыруы вәкилләренә патша грамотасы белән Көнчыгыштан—Ык елгасы, төньяктан һәм көнбатыштан—Мәллә елгасы, көньяктан Коры елга белән чикләнгән җир биләмәсе бирелә.
Урсайнын олы улларыннан берсе Хәсән төпләнү өчен ике елга кушылган, бик тә матур һәм бай табигатьле урынны сайлап ала. Яна авылны (1704), уйсу урында булганга, "Җәлпәк (Чалпак1) ” дип атыйлар. Вакыт үтү белән, әйтергә җайлы рәвештә, “Чаллы"га әйләнә ул.
Патша указы җирле феодаллардан игенчелекне үстерүне таләп иткән. Шуна карамастан, Чалпыга нигез салучылар бөртекле ашлык игү өчен урыннын аз өлешен генә (җан башына 50 дисәтинәдән) тәгаенлиләр, төп мәйданны исә ау җирләре итеп һәм елкы көтүләре өчен болыннар итеп калдыралар.
Хәсән бик тә уңган һәм сәләтле кеше була. Анын иген кыры бик шәп эшкәртелә. Шуна уңышны да мул бирә Иген культураларына "теше үтмәгән" авылдашлары җирләрен Хәсәнгә бирәләр. Ул баеганнан байый. Аның иген мәйданы тора-бара 2 мең дисәтинәгә җитә һәм укытылган агроном җитәкчелегендә эшкәртелә. Чалпы халкы авылның беренче басуын әле дә “Хәсән басуы" дип атап йөртә (Хәзер бу басу аша Азнакай— Чалпы юлы үтә.) Унган сәүдәгәр буларак, Хәсән тирә-яктагы сәүдәне дә уз кулында тота. Кәрван белән ерак шәһәрләргә ярминкәгә еш йөри торган була.
Участоклы да булдым
1975- 77 еллар.
Участокта дүрт бригада, прораблар һәм мастерлар, нормачы һәм табельчы— жәмгысе йөздән артык кеше эшли.
Наум Штейман үзгәрешне бик авыр кичерде. Икенче көнне үк начальнигым урынына утырып ана эш кушу, күрсәтмәләр бирү мина да жинел түгел иде Ахыр чиктә Наум түзмәде. "Оргтехстрой'’га күчте Әмма бәйрәм көннәрендә, наряд япкан көннәрдә Иллар Володкин белән без аны шул “кәгазь эшле” конторда эзләп табып, өчебезгә бер шешә алып аулаграк берәр урында кәефләнеп утыра торган идек.
Күпмедер вакыттан мин Володкинны прораблыкка тәкъдим иттем. Яшь мастерлар да килде, эш гөрләп бара башлады. Гомеремдә беренче мәртәбә дәүләт
' XIX гасырга караган Самара губерна статистика мәгълүматларына "Чалпак" булып кергән.
планы, матди хисап тоту дигән нәрсәләргә тап булдым Субподрядчылар белән мөстәкыйль рәвештә көн саен кинәшмәләр үткәрә башладым Бу хәл Подлипскийнын күнеленә хуш килде, миңа ышанычы артты, объектка сирәгрәк сугыла башлады Кичләрен көн нәтижәләре һәм идарә башлыгына сораулар белән конторга үзем килә идем Әкренләп безнен участок трестта ин яхшылар арасына керде.
Эшем киеренке һәм авыр да, кызыклы да иде. Иртән 5 тә торам, 6* да идарә базасында разнарядка, 7“’да, эшчеләрнең төп вахтасы килгәнче, мин инде объектта булам. Өйгә икенче сменаның оешып эшли башлавына ышангач, төнге 11 ләрдә генә кайтам Аяклар гүли, ут яна, Роза аларга юеш сөлге урый
Төннәрен икътисад, идарә итү, эш психологиясе, яисә төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре һ б буенча китаплар укыйм. Шунсыз булмый—эш тәҗрибәсе алга бик күп сораулар куя Институт белеменең база гына булып торуын һәм эш тәҗрибәсендә бик аз кулланылуын чын-чынлап әнә шул чакта анладым мин Документларымны Казан финанс-икътисад институтының читтән торып уку факультетына җибәрдем, аспирантурага керү турында уйлый башладым, әмма эшне һәм укуны бергә алып бару мөмкин түгел иде Шулай да эшемә кагылышлы катлаулы мәсьәләләргә караган махсус әдәбият укуны гадәткә керттем Ял көннәрендә сызымнар өйрәндем, техник чишелешләрне камилләштердем, рационализаторлык тәкъдимнәрен заказчы белән килештерүгә әзерләдем.
Рационализаторлыкка әүвәлге "кырыс” участок башлыгым Н Гордсевтан өйрәндем мин Ике ел эчендә утызлап тәкъдимемне гамәлгә ашырып. “Татнефтегазстрой" берләшмәсенең ин яхшы рационализаторы исемен алдым
ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнгәч, мина Әлмәт шәһәр комсомол комитеты секретаре булырга тәкъдим иттеләр Әмма мин баш тарттым
Күп тә үтмәде, берләшмәгә чакырып, Алабугага, механикалаштырылган эшләр идарәсенә (УМР) баш инженер булып күчәргә тәкъдим иттеләр Ләкин тресттан җибәрмәделәр, үзебезгә кирәксен, диделәр Соңрак трестның партком секретаре чакырып алып, үсәчәк кадрлар резервында икәнемне һәм партиягә керергә тиешлегемне әйтте. Шулай итеп, мин КПСС әгъзалыгына кандидат булдым
ШӘҖӘРӘ ҖЕБЕ
Нугайбик (1736—1802) Хәсән байнын зарыгып көтеп алган бердәнбер улы Нугайбнк исеме Идел-Урал төркиләрендә сирәк очрый Этник составы гаять чуар булган төбәктә яшәгән Хәсән бай шуның аша нәселләренен Нугай токымыннан икәнлеген күрсәтергә теләгәндер инде Исемнең малай туган елны Ык буенда Чаллыдан ерак түгел салынган Нагайбәк кирмәненә1 нисбәтән кушылу ихтималы да бар Кирмән нугайларның бер кавеме булган нагайбәкләр казак хезмәтен башкарган урында салына.
Хәсән үзенең улына европача белем бирергә тели. Рус телен үзләштергәч. Нугайбик дворян балалары һәм патша чиновниклары укыган Самара гимназиясенә керә.
Соңыннан Нугайбик әтисенә хуҗалык эшләрендә ярдәм итә башлый Берничә ел рәттән сәүдә кәрваннары белән ерак шәһәрләргә бара Старшина әтисе кул астындагы территорияләрдән салым җыю системасын эшли, губерна түрәләре белән багланыш булдыра Әтисенең вафагыннан сон ясаклы татарларның старшинасы итеп ул билгеләнә (ягъни район администрациясе башлыгы итеп, өязләр һәм волостьлар ул чакта булмый әле). Старшина, салым җыюдан тыш. хокук саклау, суд эшләрен башкару, хөкем карарын гамәлгә ашыру һ б. белән дә шөгыльләнә, ягъни тулы властька ия була.
Абзагыз инде баш инженер
1977-78 еллар.
Апрельнең кояшлы бер матур көнендә Е Подлипский. объектка килгәч, үзенең җитәкче урынбасары булып трестка күчәчәген, гөзү-монтаж идарәсендә үзгәрешләр булачагын, мина баш инженер урыны тәкъдим ителәчәген әйтте
Мин исә яна вазифама әзер түгел булып чыктым Түрә эшенә яраклы киемем
' Хәзер Башкортгганнын бакалы районындагы Нагайбәк авылы
юк икән бит Монарчы киеп йөргән прораб тужуркасы белән ямаулы чалбар һәм кирзы итек “җитәкче иптәшкә" килешми иде инде Кешелеккә кия торганы исә артык яшьләрчә иде. Роза, бар булган акчаны учлап. Мәскәүгә китеп барды, аннан кримплен костюм һәм берничә күлмәк белән галстук алып кайтты.
Шул рәвешле 25 яшемдә мин чын түрәгә әйләнә башладым. Үз кабинетым да. машинам да барлыкка килде. Элекке баш инженер Сычев мине беренче көнемдә конторга алып килгән бортлы машина мина күчте (әржәсен бераздан “буханка"га- микроавтобусныкына алыштырдым) Кабинетка мәктәп тактасы элеп куйдым, акбуры да табылды һәм. озакка сузмыйча, фәнни-техник советта персоналны укыту һәм аттестацияләү; шунарчы бездә кулланылмаган, үзем дә менежмент турындагы китаплардан гына укып белгән эш— кадрлар резервын үстерү өчен тест сынавы; төзелешнең үзкыйммәте, рационализаторлык, эш вакытын жую. механикалаштыру һ. б. мәсьәләләрне карый башладык Яна эш мине мавыктырып. баш-аягым белән йотып алды.
Инде туганлашып беткән торба заводы төзелешенең штаб башлыгы да булдым. Участок башлыгы итеп үз урыныма И Володкинны тәкъдим иттем Эш шактый көйле бара башлады. Әлмәт шәһәр партия комитеты инструкторы Ф X Мөхәммәтшин белән танышуым да шул чакларда булды. Ул мине шәһәр суүткәргеченен безгә тапшырылган өлешен салу мәсьәләсе буенча чакырып алды. Фәрит Хәйрулловичка әле ул чакларда ук хәлгә керергә тырышу, гаеп эзләүдән битәр куелган бурычны үтәргә ярдәм итәргә омтылу, теләктәшлек хас иде Соңрак ул сәүдә министры, премьер-министр булды, хәзер —Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
Мине исә хезмәт баскычында тагын бер адым көтә иде Моны бер гадәттән тыш хәл дә тизләтте. Төзү-монтаж идарәсенең яна башлыгы, анын урынбасары һәм инженер-техник хезмәткәрләр гөркеме ОБХСС дәгьвасы буенча хөкем ителеп. "химия"гә—жәзаны шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр үтә торган урынга эләктеләр. Идарә белән җитәкчелекне үземә алып, эш барышында яна команда туплыйсы булды
111ӘЖ&РӘ ҖЕБЕ
МИЛЛИ азатлык алуга өметләнеп. 1773 елның ноябрендә Нугайбик Пугачев восстаниесенә кушыла һәм анын полковникларыннан берсе була Уфа каласын штурмлауда, "адаш" кирмәнне—Нагайбәкне алуда катнаша 1774 елнын 15 гыйнварында Нугайбик Хәсәнов1 һәм Аренкул Әсәев житәкчелек иткән ике мен кешелек төркем бер атусыз Зәй кальгасын ала Ничәдер көннән патша гаскәрләре килеп житкәч. фетнәчеләр Нугайбәк кирмәненә чигенәләр Әмма март башында аны да калдырып китәргә мәжбүр булалар 10 октябрьдә әлеге төркем Эстәрлегамак янында генерал Ларионов тарафыннан гар-мар ителә. Ставка мәгълүматларына караганда, атаман Нугайбик Хәсәнов эзсез юкка чыга
Фетнә бастырылып, еллар үткәч, шау-шу сүрелә төшкәч. Нугайбик авылына кайтып керә һәм 1802 елны вафат була. Ул Чалпы авылының иске зиратында жирләнгән Нугайбикнен тугыз улы була: Яркән, Ярмөхәммәт. Шәмсетдин. Хөрмәкәй. Сәлтәш. Шамбаз, Морадым. Габделвахаб һәм Котлызаман.
Идарә белән идарә итәм
1978-80 еллар.
Идарә (СМУ) башлыгы булып алгач, бернинди кыенлык та сизмәдем. Беренче көннәрдән үк трест җитәкчесе В Алютовнын ярдәмен тоеп тордым Безнен мондый мөнәсәбәтләргә башка кайбер идарә башлыклары көнләшеп тә куя торган иде Бигрәк тә В Тифунля. Трестта лидерлык ул җитәкчелек иткән 38 нче төзү-монтаж
Фетнәгә кагылышлы тарихи документларда Нугайбек Асанов
Назиф Мириханов гаиләсе бе лән
1979 ел.
идарәсеннән безнен 43 нче идарәгә күчә башлагач. аеруча сизелде бу хат. “Тифунля" фамилиясенә килгәндә, ул Виктор Александровичның бабасынын исеме-аты “Ти- Фун-Ли"дан ясалган Кытай токымыннан булуы Виктор Александровичның йөз- чыраена да үзенчәлекле бер ямь биреп тора Безнен үзара мөнәсәбәт бер-беребезне ихтирам итүгә корылган әйбәт көндәшлек иде. Сонрак. трест җитәкчесе булгач, мин Виктор Александровичны үз командама алдым. Ростовка күчеп киткәнче ул үзенен зур оештыру осталыгына ия булуын Ярославль өлкәсендәге газ куу компрессор станцияләрен төзүдә тагын бер кат күрсәтеп алды әле
Илдар Володкин исә безнен төзү-монтаж идарәсенең баш инженеры итеп билгеләнде 1нче участок башлыгы булып Наум Штейман да кайтты Әмма, үзен минем остазым һәм дусты дип санаганга, мин тәкъдим иткән кырыс “хакимият вертикален”ә. таләпчән-эшлекле мөнәсәбәткә күнә алмады. Күпмедер вакыттан, одессит буларак. Урта Азиягә, хатынының әти-әниләре янына күченде, “үзгәртеп кору" башлангач исә АКШка, совет заманнарында ук хат алышып торган туганнары янына китеп барды ул.
1979 елнын апрелендә улыбыз Илнур туды. Эшкә яңа төсмер өстәлде: партия һәм совет органнары, каймакта исә партия өлкә комитеты белән үк багланышка кереп алулар Ияләшү жәһәтеннән монысы иң катлаулысы иде Бер тапкыр шулай, партиянең шәһәр комитеты бюросында, каты куллы беренче секретарь В Борисов тәкъдиме белән, район колхозларына шефлык ярдәме күрсәтү срокларын өзгән өчен дип. чак кына эштән очырмадылар үземне Шул ук утырышта минем алдан гына хисап тоткан 42 нче төзү-монтаж идарәсе башлыгы В Вилдановны алдылар да әнә. Мине торгызгач, бюро әгъ-залары, башкарма комитет рәисе Геннадий Кыямович Беляев белән “Әлмәтнефть" нсфть-газ чыгару идарәсе башлыгы Ринат Гыйма- диевич Галиев (‘Тыймаделисла- мович” дип аны партиянең шәһәр комитетында беренче секретарь булгач атап йөртә башладык) яклап чыгыш ясадылар. Күпчелек тавыш
белән шелтә чәпәделәр үземә Алга // Мириханон Таткпмплекпшштаж таба мондый көтелмәгән хәлләргә трестының баш инженеры 1980 ел
1ЛӘҖӘ1Ю ҖЕБЕ
Нугайбикнен тугыз улыннан Хөрмәкәй—кантон, ягъни кантон' башлыгы була Анын улы Шәнгәрәй (1792—1878) дә кантон була Бай яши. тегермән тота, урман били XIX гасырнын беренче яртысында Нугайбикнен бу буыны Россиянен дворян катламына күтәрелә
Шәмсетдин лә. анын улы Хәлил мулламын Габделфатих утлы да—ахун, Хәлил уллары Сабир белән Шәкүр-мулла булалар. Фатих безнен якларда беренче булып уз тегермәнен эшләтеп жнбәрә
Ярмөхәммәтнең оныгы Ибраһим (Мөхәммәдьяр улы), Бохара мәдрәсәсен тәмамлагач. Чалпыда мулла була.
Сәлтәш Нугайбнк улы, ягъни бабамнын бабасынын әтисе. 1790 елны Чалпыдан Урсайга күчен утыра
Котлы иман токымыннан бүгенге көндә Әлмәггә кон күреп яту чы авылдашларым “Елхөвнефтъ" нефть һәм газ чыгару идарәсе (НГДУ) башлыгы. ТРДәуләт Советы депутаты Ардинат һәм атаклы табип-галнм Айрат Нугайбеконларны әйтеп үтәсем
1798 1864 елларда Россия н-мнернжIIKII коньяк кончыг ышында (х.»ирк Гатарстаннын Кончыгыш 1МНонн.1рынла Ьашкирп ганда. Оренбург OIK.KVILI» •• leui-n У ч.мион ( агмпч. I амара O IK.» iJiHii м б.ннкор! Miiuiup ка.ымарынын I.’ кантонга 6ү|енын һом Оренбург генерал губернаторына буйсынган территориигь нди|ы системасы бу пан)
юлыкмаска тырыштым
килә. Урсайда туган Тымытык мәктәбе укытучысы Нугайбекова Ганжә апаның УЛЫ. ТР Югары суды коллегиясе әгъзасы, юстиция генералы мәрхүм Галим Абдуллаев та Котлызаман тармагыннан иде.
Адресым—Советлар Союзы
1980- 81 еллар.
Вакыт үтү белән “Татнефтегазстрой’’нын Татарстаннан читтә башкара торган эш күләме нык кына артты. Нефть кудыру станцияләре һәм магистраль үткәргечләрдә газ-компрессор станцияләре кору өчен “Таткомплектмонтаж” тресты оештырылды. Мине шул трестнын баш инженеры итеп чакырдылар. Шулай итеп, 28 яшьтә бөтенләй башка тормыш башланды. Шул замандагы “Мой адрес—Советский Союз’’ дигән жырдагычарак, 2-3 мен чакрым юл үтүләр, шул арага ресурсларны күчерүләр, озакка сузылган командировкалар гадәти хәлгә әйләнде. Объектларыбыз географиясе Уренгойдан—Ярославль өлкәсенәчә. көньякта Волгоград өлкәсе һәм Краснодар краенача араларны колачлый иде. Трест карамагында арендага «тынган АН-2. ЯК-40 самолетлары һәм вертолет бар. Без берьюлы унике нефть кудыру һәм алты газ-компрессор станциясен төзүдә катнашабыз. Трест махсус механикалаштыру идарәләрен, производство-техник комплектлау идарәсен, блоклы-комплектлы җайланмалар заводын һәм Төмән өлкәсе Ноябрьск шәһәрендәге 3 нче төзү-монтаж идарәсен дә кертеп, җиде төзелеш оешмасын эченә ала. Эшләүчеләр саны өч мең кешегә житә. Төмәндә һәм Сургутта штаб-квартираларыбыз бар.
Баш инженерның эше бик тә кызыклы: объектларны блок-комплектларга бүлеп, заводта ясап, төзелеш мәйданында жыеп кору; хезмәтне вахта-экспедиция ысулы белән оештыру; яна технологияләр куллану һ. б. Павел Федорович белән эшне бүлештек без Ул күбесенчә компрессор станцияләрен төзүгә җитәкчелек итте. Мин исә насос станцияләреннән кайтып кермәдем. Кирәк булганда бер-беребезне алыштыра да идек
Әмма мине монда озак тотмаска уйладылар. "Удмуртнефтегазстрой” трестын җитәкләргә тәкъдим иттеләр "Татнефтегазстрой” башлыгының кадрлар буенча урынбасары В Хужиәхмәтов белән Ижевскига очтык. Трестта, партия өлкә комитетында булдык. Шәһәр үзәгендә биреләчәк квартирыма кадәр күрсәттеләр. “Сынау гәбе”нә Мәскәүгә чакыртып алдылар Министрның кадрлар буенча урынбасары бу эшкә күңелем яту-ятмавын яшерми әйтеп бирүемне сорады. Мин элекке эшемнең ошыйрак төшүен, Ижевскига күчәргә атлыгып тормавымны, тәкъдимне ихтыяҗ туганга, кирәк булганга гына кабул итәчәгемне әйттем.
Башка төрле сәбәпләр дә булган, күрәсең. Август аенда, гаиләм белән Кырымның Судак шәһәрендә ял итеп ятканда, берләшмә башлыгы В. Зиновьевтан тиз арада кайтып җитәргә боерган телеграмма килеп төште. Кара дингез буена “Жигули”да килгән илек, кайтканда машинаны жан-фәрман кудым: Әлмәткә тәүлек ярымда кайтып җиттек. Баксан, минем башлыкны башка эшкә күчерәләр икән. Трест белән җитәкчелек итү мина калды.
ШӘҖӘРӘ ҖЕБЕ
Нугайбик улы Сәлтәшнен уллары: Ачуак, Шәйморат, Әхмәтхан (бабамның бабасы). Шәймөхәммәт. Гәрәйша. Җиһангир. Мирхәйдәр.
Әхмәтхан мулла була. Анын уллары: Мөслахетдин, Михрихан (Мирихан)— бабамнын әтисе. Мөхәммәтхан. Касыймхан, Мияссәр.
Мирихан (1853—1914) мулла һәм сотник (берничә авылның хакиме) була. Чаллы мәдрәсәсен тәмамлый. Шактый алдынгы карашлы кеше була ул. Авылда беренче велосипедны ул сатып ала. авыл халкын шаккаттырып, беренче булып ул җилдерә. Улы Миргарифанга мөселман белеме бирү белән чикләнмичә, күрше авылдагы тарих, география, физика, математика да кергән рус мәктәбендә дүрт класс укыта.
Трест җитәкчесемен
1981- 85 еллар.
29 яшьтә трест кадәр трестны җитәкләү бер уйлаганда мине монарчы күрелмәгән катлаулыклар даирәсенә чыгарырга тиеш иде. Әмма минем эштә берни дә үзгәрмәде. Командировкаларга еш йөргәнлектән, без трестның элеккеге җитәкчесе белән
"хуҗалыкта чиратлап калып, бер-беребезне бик тә көйле алыштыра идек. Әмма кайбер 45-50 яшьлек идарә (СМУ) башлыклары һәм аппаратный бүлек башлыклары минем белән әтиләрчә-абыйларча. жилкәдән катулы, санламауга якын торган мөнәсәбәт урнаштырмакчы иделәр. Барып чыкмады Тиз арада, бик тә тәэсирле дисциплинар- психологик алымнар кулланып (берничә кеше эштән дә алынды), кайберәүләр белән беркадәр үзара юл куешып, төгәл-анык эш мөнәсәбәтләре урнаштырылды. Коллектив алдында торган бурычларны шунсыз үтәп чыгып булмаячак иде
Тиздән берләшмә җитәкчесе В Зиновьев СССР нефть-газ төзелеше министрлыгының Идел буе һәм Урал буенча Баш территориаль идарәсе башлыгы булып Казанга күчте. Хәзер исә ул РФ ягулык-энергети- ка министрлыгы инсти-тутларының берсендә ректор, зур һәм бердәм гаиләсе белән Мәскәүдә яшәп ята. Безнен трестның баш инженеры булып исә күпмедер вакыттан Илдар Володкин эшли башлады. КПСС үзәк комитеты партия өлкә комитетларына Уренгой—Ужгород. Сургут—Полоцк кебек магистраль торба үткәргечләрен төзүчеләргә ярдәм күрсәтергә кушты. (Шул җәһәттән КПСС- нын Төмән, Свердлов өлкә комитетларына ки-ңәшмәләргә дә баргалар- га туры килде ) Шушы күрсәтмә нигезендә җирле гөзелеш материал
лары белән тәэмин игүдә һәм трассада эшләүчеләрнең көнкүреш мәсьәләләрен хәл кылуда әлләни кыенлыклар чыкмады. Бары тик объектив кыенлыклар гына бар иде: суыклар, табигать һәм һава шартлары, кайбер очракларда кешеләргә хас йомшаклыклар Эш режимы—сугыштагы кебек тәүлекнең буеннан буена киеренке хәлдә буласын. Мәскәү әледән-әле бөтен трассаны колачлаган селектор киңәшмәләре үткәреп тора, һәр бәләкәй генә гаеп өчен дә жавап тотасын
Кырыс производство шартлары кадрларны чыныктыра, кочлеләр. сәләтлеләргә тиз арала үзләренең оештыру осталыкларын ачарга мөмкинлек бирә, зәгыйфьләр исә чыдамыйча китеп баралар иде Мина Түбән Новгород өлкәсендәге газ куу компрессор станциясендә өч айлап кайнашырга туры килде Шулчакны бер монтаж идарәбезнең участок башлыгы Илшат Сәфәргалисвне беренче тапкыр эш кызуында күрен сокландым Сәфәргалнев бераздан бу идарәнең баш инженеры итеп куелды
Безнен трассалар Татарстан территориясе аша үтмәде Шуңа күрә республика җитәкчелеге белән алыш-бирешебез юк диярлек Партиянең Ә.тмәт шәһәр комитеты беренче секретаре булып өлгергән Ринат Гыймадслисламович Гхзиев безгә, “оча торган" монтажчыларга, теләктәш иде.
Татарстан өлкә комитеты безгә аяк чала алмый, әмма хаклы рәвештә кече ватанны да онытмауны таләп итә иде Өлкә комитетының икенче секретаре Леонид Максимович С магин безнен трестка Казанда Новинка" дигән күргәзмә комплексын төзүне йөкләде. Бу эшне без ярты елда башкарып чыктык беренче субайны 1984 елның февралендә сугып, кызыл тасманы 7 ноябрьдә кистек
8. ,к У • з» в
объектларны ягулык, Мирчхан улы Миргарифан тозегм шэҗзрэнең бер олеше
Әтиемнен әтисе—Миргарифан бабай Мирихан улы тимерчедә, тегүчедә, умартачы да. балыкчыда, балта остасы да. столяр да,—җитмеш төрле һөнәр иясе иде. Өстәвенә.
1918 елны авыл аша үтеп барган кызыл гаскәрләр 16 яшьлек Миргарифанны атаучы итеп алып китәләр. Мәләкәс янында чигенгәндә актар кулына эләгә ул, әмма сорау алганнан сон җибәрәләр тагын Утлар-сулар кичеп авылга кайтканда анда аны инде һәлак булган дип уйлыйлар. Ишек алдына исән килеп кергән улын күреп, әнисе һуштан язып егыла. Миргарифан. әтисеннән ми- рас булып калган терлеген һәм милкен тапшырып. колхозга беренчеләрдән булып керә, шунын өчен кулаклар тарафыннан кыйнала. Кадаклы күсәк белән кыйныйлар аны, канга баткан гәүдәсен дә, күсәкне дә читән янындагы кычытканлыкка ташлап китәләр. Өч көн дәвамында җаны кыл өстендә тора. Кемнәр кыйнаганын белә бабай, үзе ихтирам иткән, туган тиешле кешеләр була алар.
колхоз тимерчелегендә эшли башлый, авыл һөнәрчесенә әйләнә.
Мәскәү, Академия
1985-87 еллар.
Биш елга якын трест житәкчесе булып эшләгәч, министрлык минем кандидатурамны СССР Министрлар Советы каршындагы Халык хуҗалыгы академиясенә ике елга укырга җибәрергә тәкъдим итте.Кинәшер өчен әти янына кайттым Ул, һич икеләнеп тормыйча, укырга киңәш итте, кайчандыр үзе шундыйрак тәкъдимнәрдән баш тартып соңыннан үкенүен оныта алмый иде ул. Бөтен формаль шартларны да үтәдем: партиянең шәһәр комитетында, өлкә комитетында булдым, үзәк комитетта “сынау гәбен” уздым.
Мәскәүгә күчеп килгәндә кызым Чулпанга—11, улым Ил нурга—6, үземә 33 яшь иде.
Уку баш шүрлегемдә еллар дәвамында тиешле бер тәртип белән урнашкан бөтен нәрсәнең астын өскә китерде. Җитмәсә, илдә “үзгәртеп кору” башланды. Үткән заманнарны хурлау китте, безнең баштан узган авыр эш-хезмәткә дә "торгынлык" дигән тамга сугылды” Академиядә безгә лекцияләр укыган А. Абалкин, А. Аганбегян, Г Попов, П. Бунич кебек танылган галимнәр үз фикерләрен ачыктан- ачык әйтү мөмкинлеге алдылар. Бик тә кызык иде бу. Семинар дәресләре аеруча ханты уза торган иде.
Ике ел үтте дә китте. Укуны мин яхшы нәтиҗә белән очлап, халык хуҗалыгында, макроэкономика идарәче буларак “кызыл” диплом алдым.
ШӘҖӘРӘ ҖЕБЕ
Бөек Ватан сугышында, иптәшен сугыш кырыннан алып чыкканда, Миргарифан бабамнын ун кулы яралана—автомат пулялары бармак сөякләрен чәрдәкләп бетерә Балачакта бабай мине гарип бармаклары белән куркыта торган иде. Алар балык тоту өчен көйләнгән, ди торган иде сөяксез имән бармак—кармакка ипләп кенә суалчан кидертер өчен, үзе дә кармак рәвешендәге урта бармак—балыклы кәрҗин тоту өчен, янәсе.
60 нчы еллар азагында, совет власте дингә элеккечә үк каты тормый башлагач, бабайны, революциягә кадәр мулла булган, мәдрәсәдә дини гыйлем алган кешенен малаен, авыл халкы мулла итеп йөртә башлый. Бабай Коръәнне яттан белә, тан тишегеннән торып радиодан гарәпләрне тыңлый, намазын калдырмый, уразасын тота, җомга көннәрне мәчеттә вәгазь укый. Билгеле инде, авылда никахлашу да, җеназа да.—бер генә дини йола да ансыз үтми торган иде.
ШӘҖӘРӘ ҖЕБЕ
мулла вазифасын да үтәде. Ягъни Урсам авылында ин кирәкле кеше иде.
Әйткән очракта каты җәзага тартылачакларын да белгәнгә, бу эшне йомып калдыра ул. Миргарифан бабай күмәк эштән баш тартып.
Авторның бабасы Миргарифан Мириханов. 1971 ел.
Янә эшкә билгеләнү
Министрлыкның кадрлар бүлеге мине уку төгәлләнергә ярты ел кала чакыртып аллы Чыгышым белән мөселман булуымны, башка төрки телләрнең татар теленә охшашлыгын истә тотып. Урта Азиядәге оч берләшмәнен берсенә җитәкче булып китәргә тәкъдим итзеләр Бу—Төрекмән (Ашхабад). Актүбә (Казакъстан) һәм Урта Азия (Ташкент) нефть-газ төзелеше берләшмәләре Мин исә. шагыйребезнең мәгълүм шигырь юлларын әйтеп ("Рус түгелмен, ләкин россиян мин"), баш тарттым Телләребез охшашлыгы да, совет чорында онытылган дин уртаклыгы да Урта Азия оешмаларында! ы мөнәсәбәтләрнең үзгәлегенә тәэсир итә алмый иле Алар минем яшәү гамәлләремә, эш стилемә һәм алымнарыма һич кенә лә туры килми иде Теләгемне тагын бер кат кырт кисеп әйтгем Яна эшем Татарстанда, бер дә юкта Башкортстанла булсын иде. дидем. Мина исә, бу республикаларда кадрларга ихтыяҗ юк. диделәр Күпмедер вакыттан соң Саратовтагы "Приволжскнефтегазстрой" берләшмәсендә баш инженер урынын тәкъдим иттеләр Мин ризалык бирдем кайчандыр татар шәһәре (Сарытау) булган Саратов Татарстаннан 700 чакрымда гына, ял көннәрендә кайтып та килергә мөмкин
Диплом вакыты житкәндәрәк мине министр В Чирсков дәшеп алды. Кадрчылар алдан кисәтеп куйдылар: министр теләгенә каршы киләмәвен хәерле Чирсков сүзне "Саратовка барасын киләмени'’” дигән сораудан башлады Мин исә әлеге мәсьәләнең хикмәтен төшендереп бирдем Жавап итен Чирсков үзенен Саратовтан икәнен, әмма мина анда бару кулай түгеллеген әйтге. Илдә зур үзгәрешләр көтелгәнен аңлатты Министрлык концерн итеп үзгәртеләчәк икән, аппаратта эшләүчеләр саны ун тапкыр кимеп, булачак концерн аппаратына башлыча производство җитәкчеләре жәлеп ителәчәк икән Мине чакыруы да нәкъ шул сәбәпле булган Квартир мәсьәләсен ярты ел эчендә хәл кылырга вәтъдә бирде Шулай итеп мин Мәскәүдә калдым
ШӘҖӘРӘ ҖЕБЕ
Миргарифан бабайның биш улы (Мирхафизан. Мөжәһидән. Багис. Легендар. Фәнис) һәм оч кызы (Бәдерлехаят. Галия. Әминә) бар
Мирхафизан абый (1925-43)—ике метрга якын буйлы чибәр пәһлеван, сөйләгәндә бөтенесен лә авызына каратып тоткан комсомол активисты, авыл кызларының кумиры була Боек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип исәпләнә Сугыштан кайтып килүче солдат, авылыбызга сугылып, чын хәлне сөйләп бирә Хафиз Мири ханов разведка взводы командиры була Бер тапкыр. ~ тел" алган чакта, алар отрялынын эзенә тошәдәр Хафиз төп төркемгә әсирне штабка илтеп җиткерергә боера да. үзе берничә иптәше белән эзәрлекләп килгән немецларны тоткарларга дип бәрәнге бакчасында ятып кала. “Тел"нс алып киткән разведчиклар автомат тавышларын озак ишетәләр әле Бераздан тавыш тына
Багис абый (1929)—Миргарифан бабабызнын туган авылы Урсайла калган бердәнбер улы Механизатор, бригадир, колхоз рәисе урынбасары булып эшләде
Легендар абый (1939-89)-нәселебездәге тагын бер пәһлеван, сабантуйлар батыры иде (Миргарифан улларының бөтенесе дә сабантуйларда мәйдан тота,—керәшә һәм гер күгәрүдә ярыша иле) Армиядә авыр атлетика буенча спорт остасы бу за Тракторчыдан башлап Азнакай районының Вахитов исемендәге совхозлар берләшмәсе генераль директоры булуга ирешә Гомере азагында Әлмәт районында совхоз дирекгоры иде. хәзерге вакытта Мәмәт авылында анык исемендәге урам- Мириханов урамы бар.
Фәнис абый (1945) КХТИны тәмамлаганнан сон Пермьдә хәрбзз заводта зшләп пенсиягә чыкты. Хәзер Казанда яши
Министрлык
1987-91 еллар.
Министрлыкның Баш фәнни-техник идарәсендә аның җитәкчесе лә. тулаем диярлек мәскәүлеләр һәм себерлеләрдән торган коллектив га мине ничектер битараф рәвештә хәтта ки сагаебрак га каршы алды Озын һәм авыр күнегү -җайлашу чоры башланды Зур аппаратка хас кырыс режимлы >ш шартлары, бетмәс-төкәнмәс субординация координация уены, линиядәге җитәкче ия булган мөстәкыйльлек-
U6_
хөрлек һәм тагын кайбер башка өстенлекләрне җую минем өскә берьюлы ишелеп төште Илдәге гомуми вәзгыять хәлне тагын да четереклеләндерде. Гаммәви мәгълүмат чаралары бөтен бәлаләрнең дә башын “эзләп таптылар": министрлыклар, гадәттән тыш үзәкләштерү һәм икътисадны идарә итүнең тармакчыл төре икән бу Чиновникларны "министрлык күселәре” дип кенә җибәрәләр иде.
Мин мона күнмәдем, көрәштем. Җитәкче урынбасары буларак үземнең юнәлеш буенча фәнни-техник советларда чыгыш ясадым, журналларга мәкаләләр яздым, тикшеренү һәм тәжрибә-конструкторлык эшләрен энәсеннән җебенә кадәр тикшереп кенә кабул иттем. Әмма тарих тәгәрмәче объектив рәвештә сызылган юлдан тәгәри иде инде. Министрлык хәлсезләнгәннән-хәлсезләнә барды, чөнки бюджеттан финанслау кими, аппарат берөзлексез кыскартыла иде. Бу бетмәс-төкәнмәс газапка СССР таркалу чик куйды: союз күләмендәге бөтен министрлыклар, шул жөмләдән, нефть-газ министрлыгы да, шул мизгелдә үк җан тәслим кылдылар.
Министр безне актлар залында җыйды да, министрлыкның гамәлдән чыгарылуын игълан итте. Хөкүмәт “Нефтегазстрой" концернын оештыру турындагы тәкъдимне хупламаган, “Роснефтегазстрой” акционерлык ширкәте һәм төрле-төрле ассоциацияләр корырга карар ителгән. Министрыбыз "Роснефтегазстрой"ны җитәкләүдән баш тарткан һәм “Внештрубопроводетрой” тышкы икътисади берләшмәсе (ассоциациясе) президенты булган. Мин менә шушы берләшмәнең төзелеш фирмасы директоры итеп чакырылдым.
Министрлыкта эшләгәндә минем тәкъдим белән Әлмәттән Мәскәү янына, төзү- монтаж идарәләр башлыклары булып В Малышев. И. Сәфәргалиев. А. Чекордов. А. Шәмсетдинов күчтеләр. Ягъни без "Татнефтегазстрой"ның Мәскәүдәге рәсми булмаган өлеше кебегрәк тормыш итә башладык.
ШӘҖӘРӘ ҖЕБЕ Мөжәһидән Миргарифан улы—минем әти. Таза гәүдәле булганга, аны 1943 елны 16 яшендә үк армиягә алалар. Ул чорда яшьләрне саклый башлыйлар инде, әтине дә сугышнын алгы сызыгына җибәрмиләр Ул һәлак булганнарны күмә, прожекторчы була, механик-машина йөртүче һөнәрен үзләштерә. Кара дингезне миналардан арындыра, махсус бүлектә эшләп, дезертирлар аулый. Авылга 1951 елны, 8 елдан сон гына кайтып керә.
Ул вакытта район үзәге булган Тымытыктагы МТСка механик булып урнаша. Беренче мәхәббәте Мәфрүзәгә өйләнеп җибәрә. Бер-бер артлы балалар дөньяга килә Назиф (1952)—мин булам, Назил (1955), Фәйрүзә (1958), Наил (1962).
Ярык торба янында
1991-93 еллар.
Без. министрлыкнын элекке чиновниклары, көтмәгәндә-уйламаганда базар шартларында торып калдык. Дәүләт планы да юк, бюджеттан финанслау да. Теләсә ипчек акча эшлә дә, җанын теләгәнчә яшә! Бик тә кызык иде бу. Без, оптимизм тулып ташкан хәлдә, “Внештрубопроводетрой” ассоциациясе исеменнән чит ил партнерлары белән бетмәс-төкәнмәс очрашулар, сөйләшүләр башлап җибәрдек.
Подольскида, бер фәнни-тикшеренү институты базасында канадалылар белән бергәләп обой җитештерә торган завод—“Декор" акционерлык ширкәте, Краснодарда швед җиһазында агач эшкәртү цехы ачып җибәрдек. Америкалы партнерлар белән Мәскәүнен “Чайка” дигән ачык бассейны урынында кунакханә комплексы төзү, "Москва” кунакханәсен үзгәртеп кору буенча тендер алды тәкъдимнәрен әзерләүдә катнаштык. Бу һәм башка шундый проектлар гамәлгә ашыру җәһәтеннән артык четерекле булып чыкты һәм бернинди нәтиҗә дә бирмәде. “Чайка' ны сүтеп күпкатлы кунакханә салырга Мәскәүнен архитектура советы рөхсәт итмәде, “Москва” кунакханәсен ишүгә бары 2004 елны гына тотындылар.
Чит ил партнерлары белән уртак оешмалар корган “Татнефть” үрнәгендә “Татнефтегазстрой катнашында инглизләр белән уртак ширкәт төзү омтылышы да булды. Әмма илдә тиз инвестицияләр җәлеп итү барып чыкмады. Безнен эшчәнлек бер алтын бөртеге табар өчен тонналап ком юдыртуга ошый башлады. Юридик затларга тышкы икътисади эшчәнлек белән мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнергә рөхсәт иткән закон оешма директорларының кызыксынуын арттырды, аларнын
үзләренен дөньяны инләп-буйлап йөриселәре, чит ил партнерлары белән эш йөртәселәре килә башлады.
Ассоциациябезнең төп эш нәтиҗәсе кимегәннән-кими барды
Безнен эшчәнлек сәүдә-арадашлык гамәлләренә кайтып кала башлады Илдә бөтен юные нәрсәгә кытлык булу. Россиягә товар кертүдә Социалистик илләрнен үзара ярдәмләшү советы (СЭВ) илләре өчен кайбер ташламаларның сакланып катуы катык куллануы товарларын, азык-төлекне, югары басымга чыдамлы метагт торбаларны һ б. күпләп куярга мөмкинлек бирә иде әле үзе Бу өлкәдә ару гына эшләдек.
Тора-бара базар гулылана барып, конкуренция артып, сәүдә терминалларына ия профессиональ күпләп салучылар пәйда була башлады Сайларга кирәк иде шушы юнәлештә шомарыргамы, әллә Дөресен әйткәндә, табышы булса да сәүдә эше күнелемә ятып бетми иде
Менә шул чакларда тармак коммерция банклары ачу модага керде Академиядә бергә укыган сабакташым, РФ ‘Тоскомнефтепродукт"ы рәисе урынбасары Ю Данилов “Нефтепродукт” банкын җитәкли башлады һәм урынбасары итеп мине чакырды
Әлбәттә инде, Даниловнын тәкъдименә күндем мин. Ин авыры шул булды: нефть-газ төзелеше тармагында егерме еллап эшләү дәверемдә беренче тапкыр үз теләгем белән бүтән эшкә күчерүне сорап гариза язарга туры килде
ШӘҖӘРӘ ҖЕБЕ Урсайда туган әниебез Мәфрүзә әтигә чыбык очы туган тия Анын әнисе Бибиһаҗәр Нугайбик токымнары Урсайдан күчеп китеп салган Яна Урсай1 авылы кешесе Әхмәтшәкурнын кызы Бибиһаҗәр әби (1903—1998) белән анын ире Миңнулла (безнен бабай/ бергә Урсай авылынла тигез озын гомер кичерделәр Миннулла бабай беренче бөтендөнья сугышында әсир төшеп, дүрт ел Австрия алпавыты плантацияләрендә зшли Брест солыхыннан сон әсирләрне алмашкач, Кызыл армиягә эләгә. 1922 елны, ниһаять авылга кайтып җитсә, аны ишелергә торган буп-буш өй каршылый Әти-әнисе һәм сигез энесе- сенлесе 1921 елгы ачлыктан үлгән була. 1938 елны агротехник Миңнулланы колхозный орчык бәрәңгесе черегән өчен халык дошманы дип төрмәгә утырталар Фин сугышы башлангач Ватан алдындагы гаепне кан белән аклау өчен ирекле рәвештә сугышка җибәрүләрен сорый ул. Фин кампаниясеннән сон япон нар белән булган Хәсән күле сугышына эләгә Гаебе акланып авылга кайтуга ике ай да үтми. Бөек Ватан сугышы башлана.
Миннулла бабай бу сугышта башта разведка взводында була, "тел" алган өчен "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнә ("Башына бер юндырдым капчык кидердем, җилкәгә салдым да. кайтып җиткәнче чаптым да чатым") Сталинныкыдай кәттә мыеклы, озын буйлы. көчле-гайрәтле ир-ат иле бабай Шу з озын буе аркасында чак кына теге дөньяга да китеп бармаган Траншеядән иелеп - сыгылып йөрүдән гарык булып, бил язып алыйм дип тураюы була, снайпер пулясы уң яңагыннан кереп, юл уңаенда азау тешләрен лә коеп, су т яңагыннан чыга Госпитальдә ятканнан сон аны саперлар отделениесе командиры итәчәр Отделение кышлаклардан җыелган, русча бер авыз суз белмәгән үзбәкләрдән гыйбарәт бу /а Бабай боерыкларын татар телендә иңдерә Тознләр-сүтәләр. миналарны
' Башкортстаннын Бакалы районы
’ Нибнунин Миннулла Набнулла улы <1898
Оныклар барда шәҗәрә өзелмәс! 2005 e.t
зарасызландырдтар. күперләр шартлаталар. Сапер бер генә тапкыр ялгыша диләр Миннулла да бер тапкыр ялгыша—минага баса. Бер аягы өзелгән хәлдә җир астыннан казып алалар аны Госпитальдә наркозсыз-нисез аркылы пычкы белән аягын кискәндә йөрәге тибүдән туктый. Салкын сарайда аңга килеп, үзен мәетләр арасында күргәч, яман акырып җибәрә Күпне күргән санитарлар аны ис китмичә генә "якты дөньяга" күчереп куялар.
1943 елны Миннулла американ протезын шыгырдатып авылга кайтып төшә Протезга күнегә алмый, үзенә җайлап агач аяк ясап кия. Протез исә. без бала-чага күңеленә шом салып, озак еллар чоланда асылынып торды.
Бабай 1945 елгача колхоз рәисе була, соңрак агротехник булып эшләде. Пенсиягә чыккач, ун ел рәттән алачыкта колхоз арбалары очен тәгәрмәч сукты. Без алачыкка килеп аның күз иярмәс тизлек белән эшләгәнен күзәтеп торырга ярата идек
Банк
1993-98 еллар.
Идарә рәисе урынбасары буларак мина филиаллар челтәрен, банк катнашында төрле юнәлештә фирмалар һәм инфраструктура булдыруны, инвестиция эшчәнлеген. күчемсез милек белән операцияләрне, кредит алган эшмәкәрләрнен бизнес планнарын тикшерүне, зур завод, оешма җитәкчеләре—VIР клиентлар белән багланыш тотуны йөкләделәр.
Эш тагын мине баш-аягым белән йотып алды. Яңа даирәне үхләштерү. хисапсыз очрашулар, берсе икенчесенә ялганган командировкалар.
Дәүләт структуралары тарафыннан оештырылган банк буларак, без дәүләткә хас бөтен үзенчәлекләрне дә йоктырган идек. Бу хәл үзен сиздерми калмады.
Кризис билгеләре нефть промышленносте үзгәртеп корылгач, ягъни тармаклар юк ителеп, нефтьне чьи арудан алып сатуга кадәр бөтен процессларны да эченә алган, вертикаль рәвештә берләштерелгән. интеграция ясалган нефть компанияләре оештырылгач сизелә башлады. Безнен кендек анабыз—нефть продуктлары дәүләт комитеты жан тәслим кылды, гамәлгә куючыларыбыз—’ Нефтепродукт" берләшмәсенең республика һәм өлкә берләшмәләре яна оешкан төрле-төрле нефть компанияләренә таралышып беттеләр. Аларның күпчелеге (безнең устав фондынын 37 процентын да эләктереп). "Сиданко" компаниясе карамагына күчте. Әмма “Сиданко” безне танырга теләмәде, аның “ОНЭКСИМ" атлы банкы бар иде инде Без беркемгә дә диярлек кирәкмибез булып чыктык.
Соңрак банкара кризис һәм дефолт үз эшләрен эшләделәр. Безнең банк акчасынын зур гына өлеше "Аэрофлот”. ВББ "Эскадо" банкларында терәлеп калды Мин ликвидация комиссиясендә кердем, һәм үзем өчен төп бурыч итеп Әлмәт филиалы клиентлары белән исәп-хисап ясауны билгеләдем, ягъни үземне туган Татарстаным белән тоташтырган күпернең януын теләмәдем Максатка ирешелде—бурычын аерып чыгарып, филиалны “Зенит" банкына саттык. Әлмэтгә ул филиал хәзер дә әйбәт кенә эшләп ята.
1997 елны кызым Чулпан кияүгә чыкты
Ликвидация комиссиясендә чакта ук яна эшкә дәшүләр булды Шулардан ин мөһимнәре “Зенит" банкына Татарстан белән эш алып баручы идарә рәисе урынбасары итеп; Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы хокуклы Вәкиле урынбасары итеп.
Мин сонгысын сайладым.
ШӘҖӘРӘ ҖЕБЕ Гираят би шәжәрәсенен дөреслеге һәм Н. Мирихановнын нәселе турында чыганак экспертизасы нәтиҗәсеннән:
Төрки-мөселман халыкларының шәҗәрәләре фәнни әйләнешкә XVIII гасырда кертелде, алар тулы кыйммәтле тарихи мәгълүмат чыганагы дип карала...
Гираят би шәҗәрәсе берничә вариантта сакланып калган. Аларның кайберләре археографии экспедицияләр вакытында Татарстанның көнчыгышында (Азнакай районы) һәм Башкортстаннын көнбатышында (Бакалы районы) табылган Вариантларнын барысына да буыннарны санау, исемнәрне язу һәм теркәлгән затларнын өлкәнлек дәрәҗәсен күрсәтүдә уртаклык хас. беркадәр орфографик
үзгәлекләр мондый гор чыганаклар өчен котылгысыз дип санала, һәм бу хәл генеологиянен чынлык дәрәҗәсенә тәэсир итми Шул ук вакытта Гираят би шәҗәрәсенең Н Мири ханов гаиләсендә саклана торганы күп өлеш кинрәк тә. тулырак га Беренчедән, ул хәзерге замангача җиткерелгән, икенчедән, фәнгә мәгълүм башка версияләрдән аермалы буларак, анда Гираят бинен үзенен элгәрләре дә саната Шәҗәрәнен бу вариантының төн өлеше Гираят бидән алып Нугайбикнен улларына кадәрге вакыт аралыгында архив вариантлары белән тәнгәл килү генеологиянен Гираят бинен элгәрләренә караган өлешенә дә ышанып карарга мөмкинлек бирә.
Бәян ителгән барча дәлилләрдән чыгып, без Гираят би шәҗәрәсе Н Мнриханов нәселенең чын тарихын чагылдыра дип саныйбыз Гираят би нәселе исә Чыңгыздан булмаган, аристократик рангка инде урта гасырларда ук ирешкән төрки нәселләренең берсе дип каралырга тиешле
В. ТРЕПАВЛОВ,
Россия Фәннәр академиясенең Россия халыклары тарихы һәм милләтара монәсәбәгләр pare җитәкчесе.
тарих фәннәре докторы
Вәкиллектә
Шулай итеп. 1998 елла мин Тулы хокуклы Вәкилебс» Ф Мөхәммәтшиннын урынбасары булдым Фәрит Мөбарәкшович белән ул атс Россия Федерациясенең Тышкы эшләр министр-лыгында эшләгән чакта ук татар ‘•Зыялылар” клубында танышкан идек Шул вакыттан бирле үзара әйбәт, якын мөнәсәбәт һәм хезмәттәшлек урнашты. Хәзер Ф. Мөхәммәт шин Россия Федерация сенең Үзбәкстандагы Илчесе Эшкә билгеләнүгә кадәр Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәри i Хәй руллович Мохәммәтшин белән ныклы сойләшү
булды. Әлбәттә инде, \л чакта да. бер елдан сон. мине Вәкил итеп билгеләгәндә лә карарлар бары Татарстан Президенты М Ш Шаймиев тарафыннан кабул ителде.
Бөтен үткән юмерем һәм хезмәт биографиям хәзерге эшемә әзерлек булган сыман тоела мина Янә туган Республикам белән ялгаган язмышка рәхмәтлсмен
Тормыш хронологиямнән Вәкиллектә эшләү дәверендә улым Илнур өйләнде, оныкларым Тимур. Сәлим. Камил дөньяга килделәр. Гомер буйлап бару дәвам итә
М Шаймиев. К) Лужков кебек отус ютлар янында Н Мнриханов та һич артык түгел 20<Ч ел