Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИШМИ ИШАН КАПКАСЫ


Үзенең эшчәнлеге белән халкыбыз тарихында билгеле бер эз калдырган тарихи шәхесләр бихисап. Атаклы Түнтәр мәдрәсәсендә 43 ел дәверендә рәис булып торган Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов тә шундыйларның берсе Әмма аның тормышы һәм эшчәнлеге бүгенгәчә тиешенчә өйрәнелмәгән, “ак тап" булып кала бирә. Булган мәгълүматлар да аның иҗгимагый-сәяси эшчәнлеген гаять берьяклы, гадәттә тискәре итеп кенә күрсәтәләр. Алардан чыгып фикер йөрткәндә, әлеге шәхес безнең күз алдыбызда карагруһ консерватор, дини фанатик, һәртөрле прогрессив үзгәрешләргә һәм яңарышка каршы торучы һәм патша жандармериясенең яшерен агенты булып кына килеп баса Без кичергән катлаулы совет чоры башкача уйларга мөмкинлек калдырмый иде шул—син “кызыл", йә “ак", башкача була алмыйсын. Хәтта әле 1999 елда гына дөнья күргән “Татар энциклопедик сүзлеге” дә (рус телендә) И. Динмөхәммәтовнын эшчәнлеген менә шулай бәяли: “...писал доносы в царскую охранку, последствием которых стали аресты прогрессивных татарских деятелей и закрытие некоторых новометодных медресе (“Буби" и др.) Автор книг по мусульманскому богословию" Мәкаләнең башына Г. Тукайның балачагыбыздан таныш шигъри юл чәпәп куелган:
Ишми ишан капкасы.
Нарат кына тактасы,
Нарат булмый нәрсә булсын.
Бары да донос акчасы.
Гавамнын бу шәхескә тискәре карашы Тукайның әлеге шигырь юллары белән генә дә чикләнми, әлбәттә. Аның турында Ф. Әмирхан, Ш. Мәржани һәм башка күренекле кешеләребез дә ана карата үзләренең тискәре фикерләрен белдереп калдырганнар. Ә. югыйсә, тарихка һәм әдәбиятка “Ишми ишан" исеме белән кереп калган Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов киң колачлы, тирән белемле шәхес булган. Ул гарәп һәм фарсы телләрен яхшы белгән, үзенең мәкаләләрен һәм китапларын, нигездә, гарәп телендә язган. Ул Коръәнне, хәдисләрне һәм фикхны тирәнтен өйрәнгән, зур дин белгече булган. Ул—оста һәм абруйлы имам, тәҗрибәле педагог Ул ялкынлы публицист, бәхәсче-полемист. фикер иясе—философ. Боларнын барысы өстенә ул әле үз иманына тугрылыклы һәм аны эзлекле яклаучы һәм пропагандалаучы идеолог та. Хәзрәт үзенен оппонентларының фикерен тирәнтен өйрәнгән, ул чорда Рәсәйнен ислам дөньясы өчен куркыныч көчкә әверелгән христиан миссионерларының (Н Ильминский, Л. Канашевич. С. Головатский) хезмәтләре һәм эшчәнлеге белән якыннан таныш булган. Ул үзенең фикерләрен ачык итеп, ышандырырлык аргументларга нигезләп, кискен итеп шул чорнын матбугат чаралары аша җәмгыятькә җиткерә белгән.
Ишмөхәммәт хәзрәт XIX гасыр ахырында—XX гасыр башында кайнап торган, эзләнгән, буталган татар дөньясы тормышында актив катнашкан, җәдитчеләр белән кадимчеләр арасында барган рәхимсез көрәшнең үзәгендә булган. Шушыны әйтү генә дә анын үз халкының язмышына, аның киләчәгенә битараф булмаган, үз кыйбласыннан бер вакытта да тайпылмаган аек фикерле шәхес булганлыгын икърар итәргә этәрә. Казан арты төбәгендә анын турында берсеннән-берсе кызыклы
T
------------------------------------------------------------------------- ---- ------ --- ---------------------------------------- us
риваять-сүпәр йөрүе дә юкка гына түгел Аны “олы ишан”, “дан мулла", “дәү мулла дип атаганнар, имеш, ул Дәүләт Думасы депутаты булган дип але дә сөйлиләр (билгеле, ул депутат та, ишан да булмаган) Түнтәр авылын ла яна мәчет төзелгәч, авыл халкы бертавыштан ана шәех Ишмөхәммәт Хәзрәт Түнтәри исемен бирде Шулай икән, бу шәхеснен тормышы, ижтимагый-сәяси эшчәнлеге ныклап өйрәнүгә, ачыклауга лаек, анын шәхесе тирәсендәге тиешсез ябышкак имеш-мимешләр алып ташланырга тиеш. Ислам диненә, анын изге асылына каршы ачыктан-ачык һәм оятсыз рәвештә алып барыла торган һөҗүм вакытында бу бигрәк тә кирәк.
Бу урында ‘Мәйдан" журналының 2003 елнын 8 санында бирелгән шагыйрь Разил Вәлиев белән әнгәмәсендә олы галимебез академик Миркасыйм ага Госмановнын бер фикерен китерү урынлы булыр дип саныйм “Тарихи вакыйгалар чыганакларда, гадәттә, бер яктан гына яктыртылган була. Чөнки кешеләр дә булып узган вакыйгаларны, фактларны бер ягыннан гына күрәләр Шуна күрә, тарих дөресрәк яктыртылсын өчен, ул төрле яктан, төрле кешеләр тарафыннан өйрәнелергә тиеш Бары аннан сон гына гаделрәк нәтиҗә чыгарылырга мөмкин"
Ишмөхәммәт Казан губернасының Мамадыш өязе Югары Сөн авылында авыр тормышлы гаиләдә туган Туган елы да. ижтимагый-сәяси эшчәнлеге кебек үк. төгәл тәгаенләнмәгән—берәүләр 1843 елны, икенчеләре исә 1849 елны атыйлар Малай бераз үсеп, кул астына керә башлау белән әтисе Нәкыйп аны татар дөньясында мәшһүр исеме булган Түнтәр мәдрәсәсенә китерә Мәдрәсәгә бу чорда Бохарада һәм башка ислам үзәкләрендәге мәшһүр мәдрәсәләрдә укып төпле-нигезле белем алган, күп еллар дәвамында Бохара. Кабул, Кандаһар, Лахор кебек ислам мәркәзләрендә яшәгән һәм эшләгән кин карашлы, инде зур галим һәм мәгърифәтче булып танылган Гали ишан җитәкчелек итә. Сүз унаеннан әйтеп китик, әлеге “Татар энциклопедик сүзлеге”ндә мин анын исемен тапмадым, кызганыч Гали ишан белән якын элемтәдә булган Шиһабетдин Мәржани аны “мәшһүр имам һәм башкаларга үрнәк укытучы" дип югары бәяли
Гали ишаннын белем һәм тәҗрибә эстәп дөнья гизгәннән сон нәкъ менә Түнтәр мәдрәсәсенә кайтуы очраклы хәл түгел Бүгенге көнгә икс йөз елдан артык тарихы булган бу уку йорты татар дөньясында кин танылган данлы мәдрәсәләрнең берсе булган Ул чорнын күп зыялылары балаларын шушы мәдрәсәдә укытуны өстен күргән Монда ерак Оренбург, Уфа. Омск, Төмән якларыннан килеп укучы яшьләр күп булган.
Гали ишан мәдрәсәгә 1829—1874 еллар дәвамында 45 ел җитәкчелек итә Ишмөхәммәт менә шундый олпат шәхеснен шәкерте була Мәдрәсәне тәмамлагач, остазы аны шушында укытучы-мөгаллим итеп калдыра Димәк, ул үзснен шәкертендә киң фикерле шәхес буларак үз күнеленә хуш килерлек сыйфатлар күргән Һәм шәкерт остазының ышанычын аклый, хәтта ул Гали ишаннан сон мәдрәсәнең җитәкчесе булып кала, һәм 43 ел буе җитәкчелек итә Шушы ике олпат шәхес җитәкчелек иткән 90 елга якын дәвердә укыту-гәрбия эшендә гасырлар буена ныгып килгән ислам традицияләрендәге дини кануннарга зур әһәмият бирелә
Казан артының күп авылларында И Динмөхәммәтов мөдәррислек иткән Түнтәр мәдрәсәсендә укып чыккан муллалар имамлык итә Алар дин нигезләрен тирән белүләре, ислам әхлагына тугрылыклары, иманлы булулары белән халык ихтирамын казаналар Минем туган авылым Мөнннгәргә. бертуган Бубыйлар өстеннән булган процесс белән бәйләп имамлыктан Әхмәтгәрәй Зарифов ахун читләштерелгәч. Түнтәр мәдрәсәсеннән Ишмөхәммәт хәзрәтнең ин яраткан шәкертләреннән берсе япь- яшь Мотыйгулла Зыятдинов имам булып килә Ул 1967 елда үэенен үлеменә кадар авылның имамы булып тора Динебез өчен ин караңгы елларда да. нинди генә җәфалаулар, эзәрлекләүләр булуга карамастан имамлыгын ташламый, үз иманына турылыклы булып кала, барчык җәбер-золымнарны лаеклы рәвештә кичер.. Хәзрәт авылның ин хөрмәтле кешесе була Аны юк ителүдән дә әнә шул халыкның яклавы, хөрмәте саклап кала.
Әле китерелми магмүмаг.тар үдмрс гена да Ишыотаммит «чмт.кн шапоене югары 6м бирергә, мегштанм-модәррис буларак анын типигым танырга җитәрлек нигез түгелмени1’
150
Түнтәр мәдрәсәсе 1918 елнын көзендә ябыла. Төрле елларда аның биналары мәктәп, аның интернаты, мондагы күмәк хуҗалыкның ашханәсе, склад итеп һәм башка максатларда файдаланыла, кадерсезләнә. Шулай итеп, татар халкының иманын чарлауга бәя биреп бетергесез өлеш керткән Түнтәр мәдрәсәсе яшәүдән туктый. 1999 елда бу мәдрәсәнең 200 еллыгы халкыбызның күп зыялылары катнашында, район хакимияте химаялегендә зур итеп билгеләп үтелде. Бүгенге көндә мәдрәсә биналарының берсендә бу шанлы авылнын тарих музее оешып ята. Авыл халкы укытучы, изге җанлы шәхес Рәфхәт Зарипов җитәкчелегендә гаять күп мәгълүмат һәм экспонатлар туплады. Музейда Түнтәр мәдрәсәсе. Гали ишан. Мөхәммәтнәжиб Түнтәри, Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов һәм башка шәхесләр турында да кин мәгълүмат алырга мөмкин.
Мәдрәсә ябылу белән анын мөдәррисе Ишмөхәммәт хәзрәт тә кулга алына һәм өяз үзәге Малмыжга китерелә. Ул яшерен суд белән (бәлки анысы да булмагандыр!) үлем җәзасына хөкем ителә. Хөкем карары 1919 елнын 8 маенда җиренә җиткерелә— 70 яшьлек Ишмөхәммәт хәзрәт ундүрт мөселман һәм бер носари рухание белән бергә атып үтерелә. Шунысы игътибарга лаек, Мәскәүдәге ФСБ архивында да, Киров өлкә дәүләт архивында да, Малмыжда да Ишмөхәммәт хәзрәтнең хөкеме һәм җәзалануы хакында мәгълүматлар табылмаган. Үз эшләрен эшли белгән кызыл җәлладлар!
Югарыла Ишми хәзрәт турында халык арасында күпсанлы риваятьләр йөрүе турында әйткән идек инде. Шундыйларның берсендә атып үтерелгән хәзрәтнең жәсаден Себер юлы буенда Малмыжтан ерак түгел урнашкан Борнак авылы кешеләренең төнлә яшереп алып кайтып, Борнак авылы зиратына җирләүләре турында сөйләнә. Бәлки чыннан ла шулай булгандыр. Ничек кенә булмасын, бу риваять халыкның шушы олы шәхескә нинди олы хөрмәт белән караганын барыннан да тирәнрәк итеп раслый торган саллы дәлил. Халык үзенең изгесен хыялында булса да олылап, кадерләп, хөрмәтләп җирләгән!
Инде әйткәнемчә. Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовнын тормышы катлаулы, каршылыклы, үзенчәлекле, анын эшчәнлегенә дә бәяне төрле яктан бирергә нигез бар. Кадимчеләр һәм җәдитчеләрнең ана биргән бәясе дә шуның өчен тамырдан капма-каршы. Кадимчеләр фикеренчә, ул "хакыйкый исламның яклаучысы, Рәсәйдәге ислам дөньясында ул олы ихтирамга лаек", аны “Дин вә мәгыйшәт” журналының нәшере Мөхәммәтаәли Хөсәенов белән бер дәрәҗәгә куялар, "мөселманлыкның терәге” дип атыйлар. Җәдитчеләр исә аны "урыс хакимияте ярдәмендә прогрессив алымнарга каршы көрәшүче” дип гаеплиләр, "Дин вә мәгыйшәт” журналы хезмәткәрләренең барысын да “Ишми әләкчеләре" дип атыйлар, хәзрәтнең үзенә “ишәк”, “фанатик”, "самодержавие агенты" дигән ямьсез ярлыклар тагалар, кимсетәләр (куштырнак эченә алынган өземтәләр “Хезмәт” газетасының 1998 елгы 20-22 саннарыннан алынды).
Октябрь инкыйлабыннан соңгы елларда меңәрләгән динчеләребез юк ителә, төрмәләрдә газаплана, сөргеннәргә сөрелә. Алар арасында җәдитчеләрдә, кадимчеләр дә, яңалык тарафдарлары да. аның дошманнары да бергә була. Аерма шунда гына— Ишмөхәммәт хәзрәт корбаннарның ин беренчеләреннән. Ә бит моны “яналыкка омтылу" дулкынында хакимияткә килгән жәлладләр эшли Күренә ки. уйланырга сәбәпләр җитәрлек монда. Җәмгыятебездәге бүгенге халәт, бүгенге сәясәт тә ул елларда барган фикер көрәшенә, анын актив тарафдарларына, аларнын кыйблаларына аеграк карарга этәрмимени?! Җәмгыятебезнең имансыз калуының сәбәпләрен дә әнә шул чордагы фикер көрәшеннән эзләргә кирәк түгелме?
Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов тирән белемле дин галиме. Анын ислам дине мәсьәләләренә багышланган дистәләгән китаплары, брошюролары нәшер ителгән. Билгеле, алар Октябрь инкыйлабына кадәр басылган. Нигездә, алар гарәп телендә язылган. Алар инде югалып беткән, сакланганнары да киң катлау укучыларга ирешмәгән Аларны барлау, туплау, тәрҗемә итү һәм бастыру бик тә зарур. Бу җәһәттән республикабыз хөкүмәтенең танылган динчеләребезнен хезмәтләрен аерым серия белән чыгару турындагы карары хуплауга лаек һәм тизләтүне таләп итә.
Анын фикерләү даирәсе кин, активлыгы гаять югары. Шул заман татар дөньясына
караган бер генә мәсьәлә дә анын игътибарыннан читтә калмый: уку-укыту, яшьләр тормышы, хатын-кыз һәм анын жәмгыятъ тормышындагы урыны, медииина- дәвалау, театр-сәнгать, жәмгыятъ күренешләре, шәхес һәм жәмгыятъ. Еш кына анын фикерләре кискен, усал, хәтта тупас Ул фикерләрен дәлилли белә. Ул—кыю. ачык. Әлеге фикерне ул барыннан да алда, беренчеләрдән булып әйтә. Ул битараф кеше түгел. Шуна да еш кына таяк, анын юан башы анарга төшә. Әнә шул кискен килешмәүчәнлеге анын жәдитчеләр тарафыннан төп дошман итеп кабул ителүенә китерә дә инде.
1909—1918 елларда Ишмөхәммәт хәзрәт "Дин вә мәгыйшәт” журналы белән актив хезмәттәшлек итә, анын актив авторы була Мин анын шушы чорда басылган җиде дистәдән артык мәкаләсе белән таныштым Мәкаләләрдә хәзрәтнен үз заманынын фикер иясе, бәхәсче-полемист, пропагандист булуы ярылып ята. Мәкаләләрендә ул киңәш итә, сорауларга жаваплар бирә, ислам нигехтәрен аңлата, аларга карата үз фикерләрен белдерә, уйлана, бәхәсләшә, кемнәрнедер яклый, кемнәрнедер гаепли, тәнкыйтьли... “Ураза һәм ифтар бабында шәригать үлчәве" (1910 ел, 8 сан), “Туганнар соравына ярдәм итәргә омтылу" (1910 ел, 10. 11 саннар). "Борынгы хәдисләрдә осталыкның үлчәве" (1910 ел, 15 сан). “Дәлилләү беренче эш" (1914 ел, 19 сан). “Миграж" (1914 ел, 23 сан), "Сөннәт әһелләре һәм җәмәгать ике дөньяда да шәһадәтчеләр" (1914 ел, 26, 27 саннар), “Коръәнне рухи мәгънәләре буенча бүлү” (1914 ел. 36 сан), “Пәйгамбәрләрнең солтанына чын күңеле белән ышанучыларны Аллаһы Тәгалә ярата” (1916 ел. II сан) кебек күп санлы мәкаләләрендә динебезнең четерекле мәсьәләләре аңлатыла, әхлак мәсьәләләренең кии спектры күтәрелә. Нинди генә чыгышын алма, анын кыйбласы бер—изге динебезнең пакьлеген саклау, ислам әхлагының өстенлеген раслау
Инде әйтелгәнчә, Ишмөхәммәт хәзрәтнен “Дин вә мәгыйшәт" кебек “искелек терәге" булган журналга язышуын да гаеплиләр Әмма шушы ук журналда, кайчагында анын белән бер үк санда, шул ук Түнтәрдән бик тә алдынгы карашлы саналган җәдитче Мөхәммәтнәжиб Түнтәри язмаларына да юлыгасын Башка жәдитчеләрнекенә дә.
И. Диимохәммәтовның жәдитчеләр белән принципиаль каршылыгы иң элек аның балаларны укытудагы яна, бәхәссез бик тә кирәкле һәм вакытлы яна методларга мөнәсәбәтендә чагыла. Үзенең күп мәкаләләрендә ул ачыктан ачык яна укыту алымнарын күтәргән җәдитчеләрне ачы тәнкыйтьли Мәсәлән. "Икамәт әл-борһан" (“Дәлилләр китерү") исемле брошюрасында ул болай дип яза: Яна методчылар шайтан партиясендә торалар" Ул “аваз методы ахыр чиктә исламның бетүенә китерәчәк" дип кисәтә, яна методның авторларын Коръәнне танымаучылар. күп Аллаларга табынучылар дип гаепли Динмөхәммәтовнын бу фикерләренә егерменче гасыр башында Санкт-Петербургта нәшер ителгән “Мир ислама" журналы ла игътибар итә (“Мир ислама". 1912 ел, 7 сан) Әмма хәзрәтнең бу мәсьәләгә багышланган язмаларының киң спектры белән танышкач шуны аңлыйсын—аны яңа методларның тормышка ашуыннан битәр шулар нәтиҗәсендә дин нигехтәрен укытуга игътибарның кимүе, аларны өйрәнүгә битарафлык сүлпәнлек туу мөмкинлеге куркы та һәм борчый Белгәнебезчә, бу борчылу һич тә урынсыз булмый Сүз уңаеннан искәртеп китик. Түнтәрнең үзендә үк. хәзрәтнен янәшәсендә яна ысул белән укыткан мәдрәсә эшләп ята, сонгы чорда анын үзенең ике улы да шушы мәдрәсәдә укый'
Ишмөхәммәт хәзрәт яна уку метолларын тәнкыйтьләүдән алга китеп носарый диненә карата да үз фикерен белдерә: "Христиан дине үзгәрүчән. ул эзлекле түгел, ә ислам дине бервакытта да үзгәрми" Хәзрәт кяфергә охшарга тырышуны хтарча киенүне кире кага: “Кем кяфернең баш киемен, бигрәк тә картуз кия-у л моргәг дин юлыннан чыккан кеше" Бу сүхтәре белән у т европачылыкның ахыр чиктә соң дәрәҗәдәге бозыклыкка китерәчәген кисәтә (өземтатар Тагарсган Үзәк Дәу.тәг архивының 199 фонды. I тасв . 786 аш. 82-84 бинардан алынды)
Шуннан ук алынган түбәндәге өзек гыйбрәтле "Этәр дә кяфер дип белеп анын киемендәге кеше ялгыш үтерелсә, үтерүчегә бернинди дәжәза бирелергә тиеш түгел, чөнки аларны (кяфер киемен киеп йөрүчеләрне-Р М ) үтерергә ярый" Әле генә
152.
халкын, анын иман сафлыгын кайгыртып вакытлы һәм бик урынлы кисәтүләр язган хәзрәтне монда инде без чын мәгънәсендә сукыр фанатик итеп күрәбез. Ни кызганыч, анысы да хас булган шул бу шәхескә.
Ике караш, ике агым арасындагы фикер каршылыклары еш кына чын физик бәрелешләргә дә китергән. Шул чор газета-журналларында, архив тупланмаларында андый мисаллар аз түгел. Мәсәлән. 1908 елда Түнтәрнең үзендә дә кадимчеләр белән жәдитчеләр арасында шундый бәрелеш килеп чыккан һәм анда җәдитчеләр, яңа метод тарафдарлары нык кына кыйналганнар (Татарстан Үзәк Дәүләт архивының 199 фонды, I тасв., 785 эш, 11 бит).
Жәдитчеләр белән көрәштә хәзрәт иң каты чаралар кулланырга чакыра: “Без яна методчыларга каршы дүрт юл белән көрәшергә тиеш:
а) аларны дошман итеп кабул этәргә;
б) алар белән ашамаска һәм эчмәскә;
в) аларның эшләренә һәртөрле комачау итәргә;
г) әлбәттә, безгә аларга өйләнергә ярамый”.
Динмөхәммәтов шәхесенең каршылыклылыгы менә шушы мисалларда бөтен тирәнлеге белән ачыла да инде.
Сүз дә юк. җәдитчеләрнең И. Динмөхәммәтовны патша жандармериясе агенты дип гаепләве дә нигезсез булмаган. Татарстан Республикасы Үзәк дәүләт архивыннан габылган материаллар да моны раслый. Мамадыш өязе уряднигы П. Проковьевка, Вятка губерниясе жандарм идарәсе ротмистры В. Будогосскийга язган хәбәрләрендә ул Идел буе “панисламистлары” эшчәнлеге хакында мәгълүмат бирә. Ул күп кенә танылган Казан муллаларын һәм башка җәмәгать эшлеклеләрен панисламизм хәрәкәтенең җитәкчеләре, башлыклары дип атый. Андыйлар исемлегенә хәзрәт Рәшит Ибраһимовны, Садрый Максудыйны, аның абыйсы Һади Максудыйны, Галимҗан Барулины, Габдулла Апанаевны, Йосыф Акчураны, Галимәрдән Топчыбашевны, Сөләйман Аитовны, Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйларны кертә. Шулай ук Ишмөхәммәт хәзрәт шушы кешеләрнең җирле йомышчылары-үтәүчеләре исемендә тагын 50 кешене атап китә. Алар арасында Түнтәр авылының кайбер муллалары да бар. Исемлектән Мамадыш, Лаеш, Цивильск, Царевококшайск, Чистай. Казан. Спас, Алабуга, башка бик күп өязләрнең динчеләре дә төшеп калмаган Ишмөхәммәт хәзрәт фикеренчә. аларнын гаебе шунда, “...барлык бу муллалар балаларны ниндидер яна ысул белән укыталар, яшьләр арасында “урыс патшасы” хакимлегеннән чыгарга һәм төрек составына кушылырга дигән коткы тараталар". Күрәсез, монда инде хәзрәт дин сафлыгы өчен генә сызланып калмый, үзенен сәяси гаепләүче роленә кереп киткәнен абайламый да кала.
Бертуган Бубыйларны гаепләү процессында да Ишмөхәммәт хәзрәтнең һәм аның тарафдарларының кулы уйнаганы билгеле. 1911 елда атаклы яңа методлы уку йорты булган Иж-Бубый мәдрәсәсенең ябылуы да алар “ярдәме” белән башкарыла. Дөрес, төп скрипканы монда Иж-Бубый мәдрәсәсенең үзендә, бертуган Бубыйларнын үз кул астында оялаган аларның шәхси дошманнары уйный. Иж-Бубый мәдрәсәсе мәгърифәтчеләрен И. Динмөхәммәтов: “Коръәндә әйтелгән—кем Коръән һәм шәригатькә каршы бара, ул хакимияткә каршы бара. Коръәнгә каршы чыгучы укытучылар да хакимияткә каршы баручылар”,—дип гаепли.
Бертуган Бубыйлар процессына бәйләп башка төбәкләрдәге күп кенә прогрессив дин эшлеклеләре дә эзәрлекләнә. Минем туган авылым Мөнингәр мәчетенен имамы ахун Әхмәтгәрәй Зарифов та берничә ай Сарапул төрмәсендә утыра, аның указы алына һәм ул имамлыктан читләштерелә. Югыйсә, ул тирән белемле, алдынгы карашлы, халыкнын ихтирамын казанган имам була. Юкка гына авыл халкы аны әле дә, йоз елга якын вакыт узуга карамастан, изге итеп искә алмас иде.
Күренә ки, халкыбызның зыялылары арасындагы төрле фикер каршылыклары патша хөкүмәтенә рус булмаган халыкларны буйсындыруда, аларнын сәяси аны үсешен тоткарлауда зур табыш булган, зур осталык белән файдаланылган.
Шуна да И. Динмөхәммәтовнын бу эшчәнлеге Вятка губерния жандарм идарәсе тарафыннан бик уңай бәяләнә, хәзрәт бу идарәнең ышанычлысы санала.
“И. Динмөхәммәтов дини фанатик булса да. анын фанатизмы татар һәм рус халыкларының бергә яшәвенә зыян китермәде һәм татарлар Рәсәйдә һәрвакыт хакимияткә карата тугрылыклары белән бүтән халыклардан аерылып тордылар",— дип раслый полиция департаменты (Татарстан Үзәк Дәүләт архивы. 199 фонд. I тасв. 795 эш. 83-84, 92-93 битләр) Шулай шул. бәлки шуна да кадере юктыр татарнын Рәсәйдә!
Жәдитчеләр. киресенчә. "Ишми ишан"нын жандармерия белән эшләгәненә капма-каршы бәя бирә. "И. Динмөхәммәтовнын шушындый “эшчәнлеге" аркасында халыкта таркалу, бер-берсенә карата ышаныч кимү, бер-берсенә дошман булу арта" дип билгелиләр Исемнәре күрсәтелмәгән бер төркем динчеләрнең Ырынбур мөселманнарының линия нәзарәтенә язган мөрәжәгатендә исә менә мондый юллар бар: “Үзенең һөнәре буенча ул халыкка тынычлык һәм яктылык китерергә тиеш, ә хәзрәт, киресенчә, ана коткы һәм караңгылык тарага Кешеләргә хакыйкать сөйләү урынына, ул аларны боза" (Оренбург өлкә дәүләт архивы. 21 фонд. 2 тасв . 618 эш. 11 бит). Мөрәжәгать итүчеләр Ишмөхәммәт хәзрәтнең эшчәнлегсн тикшерергә чакыралар
Ырынбур өлкәсе дәүләт архивында бер кызыклы документ саклана. Анда 1913 елла Киев шәһәрендә булып узган мөселман яшьләре җыелышы хакында сүз бара. Шушы җыелышта, башка күп актуаль мәсьәләләрдән тыш. кайбер ортодоксаль дин әһелләренә карата террор актлары оештыру турында да сүз кузгатыла. Һөҗүмгә дучар буласы кешеләр арасында Г. Баруди. Ф Мөхстдинов кебек билгеле исемнәр бар Вятка губернасының Малмыж өязеннән анда Ишмөхәммәт хәзрәт исеме дә кергән. Билгеле булганча, мондый актлар гамәлгә ашмый кала Әмма бу мисал халкыбыз тарихының гаять гыйбрәтле шушы чорында идея һәм фикер каршылыкларының никадәр кискен, ситуациянең никадәр киеренке һәм фаҗигале булганлыгын аңларга ярдәм итә кебек.
Хакыйкать һәрвакыт каршылыкларда, бәхәсләрдә туа бит ул Шушы бәхәс- каршылыкларның, ззләнүләрнен һәрдаим үзәгендә булган Ишмөхәммәт хәзрәт тә әнә шул хакыйкатькә бару юлларын табышкан, катлаулы һәм каршылыклы тормыш юлын үткән шәхес итеп бәяләнергә хаклы