Логотип Казан Утлары
Роман

ИМАНЫҢНАН БЕР ЯЗСАҢ...


I БҮЛЕК
Ертык Закир, рэкет ФорштаОт. Торек Госман. Исяюнбулдан кайткан энҗе муенса. чибәр Нурия-Нора. алып-сатар юл күрсәтүчеләр. Страсбургтагы аукцион. Марк Рагшенбах джаз- оркестры. диңгезче киемендәге татар егете "Скорцени
—Бу челләне әйтер идем, коне буе тын алырлык булмады, шөкер, кнчкә бераз сүрелә төште, юкса, тын алырлык түгел иде, җил дә чыкмакчы. бүген, могаен, айванда гына йоклармын инде, дин эндәште бакчадагы караңгылыкка карап, эре гәүдәле, мәһабәт кыяфәтле ир-ат
Эсселектән интеккән диярсең, караңгылыкка күмелгән бакчадан тыйнак кына көлеп куйган хатын-кы з тавышы ишетелде Бүлмәңдә ике кондиционер улап утыра, бүлмә саен шулар Сүндереп йөрмәсәм, гун киеп йөрер идең бугай Җитмәсә, машинаңа да япон кондиционеры куйдыргансың. Теге ялагаен Халгаев мактанып туя алмый, беркемдә дә андый яңа нәрсә юк имеш Фирмасы гына ни тора, дигән була. Исемен онытып жибәрдем
‘‘Хитачи” ул, дип куйды Мәхмүтов, ләкин хатынының сүзенә кушылмады Элеккеге хат ыны исенә төште Зөһрә ире белән бодай иркен сөйләшергә, күршесен, милиция начальнигын ялагай дип әйтергә жорьәт итмәс иде Ул жиңел генә урыныннан күтәрелде дә самавыр янында кайнашучы Мияссәрәне яхшырак күрү өчен зур айванның Урта Азиядә бакчада корылган сәкене шулай айван дип йөртәләр— икенче ягына күчеп утырды Җитез хәрәкәтле, зифа сынлы хатынын читтән күзәтеп утырырга ярага ул. Яратмаслык та түгел, тал чыбыт ыдай сыгылмалы Мияссәрәгә әле беркем лә утыз бишне бирми, ул шулхәтле чибәр һәм яшь күренә
Хәер, хатыны белән чагыштырганда тазарак, бераз симезрәк кебек тоелса да. аның әле көче ташып юрган чагы, хәрәкәтләре жигсч. гәүдәсенең һәр чалымында көчкуәт тәгаенләнә Шуның өстено. аның үз-үзен тотышында, һәр ымында аксөякләргә генә хас ниндидер затлылык та бар. шунлыктан аны үзе югында еш кына Дирижер дип тә әйткәлиләр иде Әмма аны Дирижер дияргә батырчылык итүчеләр даирәсе
Рауль МИРХӘЙДӘРОВ (1941) язу чы. рус һом татар тглларснд<э чыккан оч днсгага якын китап ангоры Аның "Иртлюган сагыш Кара аксаяклор' ("Карга короле'), "һврннрсыо акчалата"романнары. I/гъландуенча танышу "повесте. байтак хнкаялоре "Казан утиры җурнлзы битмренла л» донья күрде Мнскнуда яшн
бик тар булып, ул кушамат ана ябышып кала алмады Чынлыкта аны бик үтемле итеп Хуҗа дип кенә йөртәләр иде.
Мәхмүтов ирексездән хатирәләргә бирелгәнен сизми дә калды. Бик күптән, моннан утыз еллар элек, аны, әле ул чакта япь-яшь инженерны һич көтмәгәндә партия эшенә чакырдылар. Күктән төшкән бәхет булып күренгән бу тәкъдимнән башта ул каушап та калган иде, әмма аның ризалыгын сорап тормаячакларын да яхшы белә иде. Дөресен генә әйткәндә, аның үз һөнәреннән һич тә аерыласы килми, төп хыялы районда оста күпер төзүче булып танылу иде. Үз гомерендә өченче күперен төзеп ятучы инженер өчен хыялның иң югарысы, кәттәсе иде ул.
Райкомда эшләү ниндидер билгесезлек белән куркыта, анда Алланың кашка тәкәләре сыман өстен ниндидер бүтән сыйфатларга ия, башкача уйлый белүче кешеләр генә эшлидер сыман тоела. Ул чын күңеленнән алар компаниясенә ятышмаячагына, төп эше күпер төзү икәнлегенә ышана иде.
Иртәгә яңа эшкә чыгасы дигән көнне бердәнбер костюмын тагын бер кат чистартып, үтүкләп алды. Коммуналканың кысан бүлмәсендә элеккеге хуҗалардан калган, сыдырылып, чатнап беткән көзге каршына басып, үзенә таләпчән караш ташлады, аннан исә каушаганлыгы, югалып калганлыгы йөзенә чыккан бер кемсә карап тора иде.
“Шушындый мескен кыяфәтең белән син дә хакимияткә үрлисеңме?”—дип үзен үчекләп алгандай итте, әмма яшь һәм үткен акылы яңа эшнең элеккесеннән кай ягы белән аерылып торуын аңлап алган иде инде.
Күпер төзү эшендә ничек киенүең, үз-үзеңне ничек тотуың, ни рәвешле сөйләшүең, боерыкны ничек бирүең әллә ни әһәмияткә ия түгел, иң мөһиме—инженерлык белемең, осталыгың иде. Алардан башка күпер төзеп булмый.
Юк, ул чакта ук инде яңа эшенең нигезе нәкъ менә шунда гына дип күңелен беркетеп куймаган иде, теләсә кайсы башка эштәге кебек, анда да төрле серләр тулып ятадыр, тере кешеләр белән эш итү уен түгел. Әмма ләкин табигатьтән бирелгән үткен акылы, үзе әле аңлап бетермәсә дә. ниндидер бер мөһим нәрсәне эләктереп алганын сизенми калмады. Костюмын бер читкә куеп көне буе көзге янында әвәрә килде, максаты “үз йөзен” булдыру, ягъни яңа эштә үзенә генә хас йөрү рәвеше һәм хәрәкәтләр белән күренү иде. Икенче көнне иртән башын югары тотып, ышанычлы адымнар белән райкомның парадньш ишегеннән килеп кергәндә ул инде бөтенләй башка бер кеше иде, һәрбер хәрәкәтендә, ымында үзенең хаклыгына нык ышану ярылып ята иде Читтән карап торган берәүгә ул теләсә нинди мәсьәләне бер селтәнүдә хәл итә алырдай кеше булып тоелыр иде, чөнки һәр хәрәкәтеннән көч вә дәрт ташып тора иде.
Ул бакча түренә, самавыр янында кайнашучы Мияссәрәгә күз ташлап алды. Калай торбадан озын ялкын телләре ургыла, алар яктысында хатынының йөзе чагылып китә, буй-сыны тагын да сыгылмалырак. зифарак булып күренә, хан-атлас дип йөртелүче затлы тукымадан тегелгән күлмәге исә ялкын телләре белән бергә төрле төсләргә, төсмерләргә кереп уйнаклый иде.
Әйтерең бармы, болар барысы да бер тылсымлы дөнья булып тоела иде. Караңгы төн, шылт иткән тавыш та ишетелмәгән тынлык, һәр куагы, агачы каралган, матурлап киселгән бакча һәм ут яктысында төрле төсләргә кереп уйнаклаучы күлмәк кигән чибәр хатын Самавыр менә-менә кайнап та чыгар, табын янына дәшәрләр., әмма аның бу ләззәтле мизгелләрне озаккарак сузасы килә иде.
Уйларына, тәнендә сулкылдаган рәхәтлеккә бирелеп, ул тирә-ягында ни барын онытып җибәргән кебек иде. самавыр торбасының җиргә төшеп киткәне генә куе һәм тыгыз тынлыкны бозып, күк күкрәгәндәй булып ишетелде.
—Кулыңны пешермәдеңме?—беренче сүзе шул булды. Ярарга тырышыбрак әйтелде бугай, әмма бу аның ихтыярыннан башка килеп чыкты һәм ул үзенең йомшарып китүенә уңайсызланып та куйды. Ир кеше хатын-кызга үзенең мөнәсәбәтен ачыктан-ачык сиздерергә тиеш түгел. Аның үзен кайчандыр шулай өйрәткәннәре кебек, ул инде күптән башка чыгып, үз гаиләләре белән көн күрүче улларында да шул сыйфатны тәрбияләргә тырыша иде.
Ул көнне аңа бик мөһим ике хәбәр килеп иреште. Внешторгтан килгән ашыгыч телеграммада Страсбургта үткәреләчәк аукционда район ат заводының чиста нәселле атлар сәүдә күргәзмәсенә катнашырга чакырылуы әйтелгән иде.
Икенчесе—Ташкенттан алынган яшерен депеша—киләсе атнада аның үзенең Үзәк Комитетта, идеология секретаре янында булырга тиешлеген искәртә иде.
Бусы Страсбурпагы аукционда өченче тапкыр катнашу булачак. Францу парный шәхси чакыру җибәрүен ул яхшыга юрады. Димәк, аның ахалтекин токымлы атларын һәм гарәп чабышкыларын Европада да күреп алганнар, бәяләгәннәр Башкалага ни өчен чакыруларын да чамаламый калмады, әлбәттә. Республика делегациясенең XIX бөтенсоюз партконференциясеннән кайтканына инде өч айдан артык вакыт узды, шул вакыттан бирле төрле дәрәҗәдәге кабинетларда бер сорауга җавап эзли бирәләр кемнәр соң алар матбугатта коррупциядә гаепләнгән делегатлар9
Рәсми җавап әлегә юк, әмма һәрнәрсәдән хәбәрдар күршесе, полковник .Халтаев бер атна чамасы элек җеп очын чыгарды. ‘Бер нәрсәне төгәл беләм.—диде ул.—моннан өч ел элек Әнвәр Абидович Тилләхаҗиев урынына килгән яңа секретаребыз шундый ук эшләр өчен җавапка тартылачак. Дөрес, аның колачы элеккегедән нык калыша икән"
Депешаны алгач, райком секретаре үзенә бәлки өлкә партия оешмасын җитәкләргә тәкъдим итәрләр, дип тә уйлап куйды Әмма бу сизенүдә шатлык хисе юк иде. Их. моннан бер җиде ел элек тәкъдим иткән булсалар, дип көрсенеп куйды ул һәм кәгазьне сейфка яшерде Самавыр кайнаганны көткән арада аның яңа вазифа турында уйлыйсы килми, хәтта Страсбургка бару да артык кызыктырмый иде инде һәм кинәттән, бөтенләй уйламаганда, көтмәгәндә дигәндәй, беренче тапкыр Көнбатыш Германиягә сәфәре исенә төште Аукцион курорт сезонының иң кызган чаганда Висбаден дигән шәһәрдә үткәрелгән иде Шифалы суларда дәваланырга бөтен дөньяның акча капчыклары җыелган чак. Дөрес, ул мәшһүр Висбадснны түгел, ә бары тик Мәскәү аэропортына төшеп ут ырган вакытны гана исенә төшерде
Очыш аз на азагына туры килеп, ул депутат бүлмәсендә берүзе генә булып чыкты Әмма ярты сәгатьләп телевизор янында вакыт үткәреп азапланган арада бүлмәне ниндидер шома егетләр басып алды. Иркен холлны алар күз ачып йомганчы яхшылап төрелгән тартмалар, әрҗәләр, төеннәр, бәйләм-бәйләм итеп бәйләнгән кавын тәлгәшләре белән тутырып та ташладылар Ахырдан шулай ук яхшылап кәгазьгә төрелз ән үтә зур нәрсәләрне кертеп куйдылар. Аларнын артык сак кылануларына караганда, бу төеннәрдә ваз ылучан, уалучан әйбер булырга тиеш иде Тагын бераздан бүлмәне искиткеч матур роза чәчәкләре тутырылган әрҗәләр күмеп китте. Депутат бүлмәсендә аларнын баш әйләндергеч хуш исе чайкала башлады
Мәхмүтов кизү торучы хатыннан башкалага берәр делегация-фәлән бармыймы дип белешеп карады. Тез есс исә ирен чите белән сизелер-с изелмәс кенә елмаеп куйды һәм хөкүмәт членнарыннан берсенең баруын әйтге. Ерактагы башкалага ул һәрвакыт шундый багаж белән юл тота икән
Очкычка угырыр вакыт җитте, әмма министр күренмәде, шул ук шома егетләр аның байлыгын күз ачып йомганчы самолетка төяп тә куйдылар Аукцион турындагы уйларына бирелгән Булат Мөэминовнч хөкүмәт члены турында бөтенләй оныткан иде инде. Әмма ул таз ын үзен искә төшерде, самолезтан трапны алган вакыгга гына килеп җитге. Ул кәнәфигә чумуза лайнер очыш сызыгына килегз тә басты. Таган бер ярты сәгатьтәзз хөкүмәт әгъзасы бөтен салонны яңгыратып борын сызгырга. "зур дәрәҗәләр биләүче" адәмнән тирә-якка авыр махмыр исе тарала нде
һава лайнерының тәгәрмәчләре җиргә тиюгә үк "бөегебез"нен күзләре ачылды һәм самолет аэропорт бинасы янына якынлаша башлауза ул пилотлар кабинасына чумды. Анда кораб командиры белән нәрсә хакында сөйләткәннәрдер. анысы безгә нәмәгълүм, ләкин ул сер дә берничә минуттан билгеле булды.
Мәхмүтов тәрәзә янында утыра иде. Табигый ки, бинага якынлашып кнлүчс самолетны каршы алырза азззкынзан ун-унике кешелек төркемне абайламый калмады Араларында таныш кешеләр да бар нде кебек Республиканың Мәскәүдәге даими вәкиззлегендә эшләүчеләр иде бугай алар Әйе. нәкъ шулар Кайчандыр вәкззллек кунакханәсендә төн үткәрергә туры килгән Мәхмүтов аларны шунда ук исенә дә төшерде. Каршы .узучылардан бераз читтәрәк унлап хөкүмәт "Чайка’сы һәм алар арасына ниндидер могҗиза белән килеп эләккән "Мерседес" га бар нде һәм ул бу манзиналарның нәкъ менә Ташкент рейсына мөнәсәбәтле икәнен дә аңлап алды
Бер хөкүмәт әгъзасы өчен күбрәк зугел микән дип уйлап куйды Мәхмүтов. ләкин шикләре бик тиз арада таралды Лимузиннар, чынлап та, Ташкент рейсын көткән булып чыкты
Беренче булып тразгган хөкүмәт әзъзасы төште, ана каршы алучъезар ташланды, тәкнн ул аларнын берсе белән генә салам алышты да казганнарына очкычның йөк бүлегенә
таба күрсәтте, аннан инде йөкне бушата башлаганнар, әрҗапәрне, тартмаларны, төеннәрне трап янына тәртип белән тезәләр, аларга йөкнең хуҗасы үзе җитәкчелек итә иде
Бик саклык белән генә читкәрәк алып куелган сәер, серле әйберләр дә пәйда булды, һәм кинәт ул серле төенчекләрнең берсен төргән кәгазьнең ертылганын күреп алды. Аның эчендә идәнгә куела торган зур ваза күренеп китте. Ләкин гаҗәпләндергәне ваза түгел, ә аның тышында сурәтләнгән кеше булды. Бәйрәм көннәрендә хезмәт ияләре портретын урамнарга күтәреп чыга торган ил җитәкчеләреннән берсе иде анда
Багаж хуҗасы бу җитешсезлекне бик тиз күреп алды һәм вазаны тиз арада яңадан төреп тә куйдылар, һәрбер тартмада, төендә һәм тюкта хат конвертын хәтерләтүче ак катыргы кисәге дә бар иде
Мондый операцияләрне бер генә тапкыр башкармаганлыгы сизелеп торган “дәрәҗәле адәм”нең хәрәкәтләренә күз иярми иде Чәчәкле тартмаларның берсен чыгарулары булды, ул аннан катыргы бирканы тартып алды, анда күчтәнәч алучының фамилиясе язылган икән, кычкырып фамилияне әйтте. Кара “Чайка" вәкиллек хезмәткәрләре янына килеп туктады, алары исә җитез генә багажникны тутырдылар, вазаны сакланып кына машина салонына тапшырдылар. Ак катыргы биркалар өзелә торды, чираттагы фамилия яңгырады, машиналар берәм-берәм бүләк өләшкән урыш а килә торды Боларның барысына алты-җиде минут вакыт китте. Бу сәер тантананың инде күптән гадәткә әйләнгәне сизелеп тора иде. Соңгы "Чайка”га хөкүмәт әгъзасы үзе дә утырды, аңа соңгы вазаны тапшырдылар. Күрәсең бу кыйммәтле бүләкне ул үзе тапшырырга һәм барып җиткәнче аны кочаклап утырырга тиеш иде.
Җентекләп оештырылган бу мәрәкәне салонның ул утырган ягындагы тагын өч- дүрт тәрәзәдән күзәтеп булыр иде, әмма самолеттан чыгарга чакыру көтеп, мазаланып утырган юлчылардан аңа игътибар итүче булмады.
Ләкин ул тагын бер кат ялгышты, самолетны югары түрәләрнең шәхси шоферлары гына көтми иде. Әгәр ул башын күтәреп бинаның икенче катындагы тәрәзәләргә күз салган булса, анда гражданский киемдәге ике елгыр кешене дә абайлаган булыр иде. Алары килеп туктаган һәр машинаны ипләп кенә фотога төшереп баралар, моны исә ак катыргы кисәге ачылып, аннан югары дәрәҗәдәге түрәнең—юмарт бүләкләр алучының фамилиясе күренгән мизгелдә эшлиләр иде.
Ташкенттан алынган депеша аны уйларыннан арынырга мәҗбүр итте. Шунысы сөенечле, әле уйланырга тулы бер атна вакыт бар. Анын инде күптәннән үз тормышындагы, аеруча соңгы еллардагы вакыйгаларны бер җепкә тезеп, тәртипкә салып карыйсы килә иде.
Мияссәрә кайнап торган самавырны сакланып кына сәке янына алып килде.
—Сабыр ит, булышыйм,—диде ире һәм астыннан арык суы агып торган тәбәнәк сәкедән төште, самавырны ашъяулык өстенә—дастарханга алып куйды. Табын әзерләнгән өстәлне үзбәкләр дастархан дип атый.
—Бүген мин сезне танымыйм,—дип шаян елмайды Мияссәрә, иренә үзбәк гадәтенчә “сез" дип дәшеп.—Әллә перестройка дигән нәрсәләр безнең якларга да килеп җитте инде. Әгәр ул безнең ирләребезне шулай үзгәртә икән, мин аны ике куллап якларга риза.
- Карлыгачым минем, сәясәтне ирләргә калдыр инде. Әйдә, чәй салып җибәр, юкса тама! ым кипте, дип анын шаяруына кушылды хуҗа. Сәер, беренче хатыны белән мондый мөгамәлә мөмкин түгел иде Ләкин аның шәрекъта аеруча кыйммәт бәяләнүче башка сыйфатлары бар иде. Зөһрә беркайчан да аңа каршы әйтмәде, беркайчан да анын эшләренә катнашмады. Үлүе дә сабыр, тыныч булды. Яман чир аны бер ай эчендә коры сөяккә калдырды, бернинди врач-табиблар ярдәм итә алмады
Булат хатынының кулыннан хуш исле чәй салынган касәне алды һай Мияссәрә! Анын кулы тигән һәр нәрсә балкый, ялтырый башлый, ә чәй пешерүен әйтәсе дә юк! Мөгаен, мактаулы кытай вә япон хатыннары да анын осталыгыннан көнләшер иде. Өйдә урнашкан гадәт кагылгысыз, ничек кенә арыган булмасыннар, кичке, соңгы чәйне бары тик самавырдан гына эчәләр алар Чәй янында шаян сүз куера, Булатның хатынына ягымлы, бернинди шаярусыз иркәләү сүзләре әйтәсе килә, әмма тагын үзен тыеп кала. Хатыныңны яратырга кирәк, әмма иркәләп бозарга ярамый. Өлкәннәрнең киңәше, васыяте шундый. г
һәм ул моннан унике ел элек көтмәгәндә Мияссәрәгә өйләнгән чакларын исенә төшерде Икенче елын буйдак булып йөри иде инде. Малайлар үсеп җиткән, өчесе дә
Ташкентта укыйлар Ләкин өйдә дә, бакчада да эш тавык чүпләп бетерерлек түгел Үзен тәрбияләп торуга, уңайлыкларга өйрәнгән Булат хатынын югалтуны бик авыр кичерде Шәрекътә ялгыз яшәгән ир-атны өнәп бетермиләр, шунлыктан монда буйдаклар юк диярлек Бигрәк тә яшьрәкләр арасында Шуңа күрә аның шәхси тормышы күпләрнең күзенә шырпы булып керде бугай. Ни әйтсәң дә райком секретаре бит Шәрекътә күп нәрсәгә күз йомарга мөмкиннәр, әмма әхлак мәсьәләсендә, йолаларны саклауда беркем дә битараф калмый.
Дөрес, кыз-кыркынның, хәтта бик яшьләрнең дә үзенә игътибарлы караш ташлауларын сизми түгел Әмма алардан берсе дә ул көткән кеше булып чыкмый, җан тартмый иде. Буйдак булып күпме йөргән булыр иде. билгесез, әмма очраклы рәвештә бер туйда катнашу аның тормышында барысын да пыран-заран китерде дә ташлады. Нык кына соңарып, инде кәләшне алып кергән вакытта гына килеп җитте ул. Туйның иң кызган чагы, кәләшнең ахирәтләре бер-берсен алыштыра-алыштыра кунаклар алдында бии башлады. Кияү йортындагы ыгы-зыгыны күз алдына китерерлек түгел. Шунлыктанмы, аны тиз генә күреп алмадылар, хәер, ул үзе дә бик күзгә ташланырга теләми иде Сиздермичә генә биючеләр арасына үтте дә. соклануына тыела алмыйча дәртләнеп кул чабарга тотынды. Кәләшнең дус кызларыннан берсе— шәһәрчә киенгәне—аеруча тырыша иде. Анын сыгылмалы, дәртле хәрәкәтләренә күз иярми. Табигый ки, иң көчле алкышлар да ана яңгырады
-—Искиткеч, шаккатмады хәл, борынгы көйләрне никадәр нечкә тоемлый икән бу кыз! диде ул янында басып торган кешеләрнең берсенә
Чынлап ошыймы? Ошаса яучы җибәрергә сон түгел әле.—диде әңгәмәдәше кинәт җитдиләнеп.
Ул югалып калды, ничек җавап бирергә дә белмәде Шул арада аны ху-җалар күреп алды. Шәрекътә туйлар таңга кадәр дәвам итә. һәм шулай итеп, сокта калган дәрәҗәле кунагыбыз иртәнгә хәтле рәхәтләнеп күңел ачты, киткәндә ул инде күзенә ташланган кызның Мияссәрә исемле булып, яучы җибәрергә тәкъдим иткән кешенең бу кызга әтисе ягыннан туган тиешле икәнлеген дә белә иде инде.
Үзбәкләрдә кияүгә бик иргә, унҗиде-унсигездә үк чыгалар, ә егерме дүрт яшьлек Мияссәрә, күпләр уйлаганча, сазаган кыз санала иде инде Табигый ки. кызнын әти- әниләре, туганнары Мияссәрә язмышы өчен чын-чыннан борчылалар, гаиләдәге ин сөйкемле баланын язмышы алар өчен әрнеткеч ярага әйләнгән иде Еллар үтә тора, кияүләр күренми. Район җирендә һәр егет исәптә. Бәлки яучы җибәрү турында сүз каткан ai аның фикер төбендә ниндидер яшерен мәгънә дә булгандыр
Шәрекътә өйләнү үтә дә четерекле, нечкә эш Мәхмүтов тә тәкъдим ясарга ашыкмады Кире каксалар нишләрсең ’ Бу инде синең авторитетың өчен урамда күсәк белән орудан да яманрак булачак. Шул ук вакытта башкалар ярдәменә лә таянырга теләми иде Бер-ике тапкыр Мияссәрә эшли торган культура йортына барып кайтты Шәхси мәсьәләләр турында сүз кузгатмасалар да. райком секретареның юкка килмәгәнлеген. аның игътибарының культура учагына юнәлтелмәгәнлеген кыз бала аңламый калмады, әлбәттә.
Сез килеп йөри башлагач, безнең культура йорты чып-чынлап чәчәк ата башла! ан иде,— Мияссәрә әле хәзер дә шулай дип шаяртырга ярата. Анын онытканда бер дигәндәй, сирәк-мирәк кергәләп йөрүен "кыз белән йөри" дип әйтеп тә булмас иде, ләкин Мняссәрәнең хәтерендә болар барысы да нәкъ менә анын янына килеп йөрү, аерым игътибар булып саналган икән
Мондый килеп-китеп йөрүләр күпмегә сузылыр иде. билгесез, әмма монда да хәлиткеч рольне галиҗәнап очраклылык уйнады булса кирәк Район партия конференциясенә әзерләнеп йөргән көннәр иде ул. Табигый ки. культура йортын тиешенчә бизисе, әзерлисе бар һәм Мияссәрә: ә көн саен диярлек райкомга, димәк ки. аңа секретарьга шалтыратырга, киңәшергә туры кәсне Райкомнан башка гына күп мәсьәлә хәл ителерлек түгел Шундый сөйләшүләрнең берсеннән соң ул үзе лә аңламый калды, трубканы куяр алдыннан хыялындагы яшерен серне кинәт кенә ярды да саллы
Мияссәрә. ә сез миңа кияүгә чыгар идегезме’’
—Сез нәрсә, бөтен эшне шулай телефоннан гына хәл итәсезме’’ дип гаҗәпләнде Мияссәрә
Ул бер мизгелгә телсез калды, кызның үз өстеннән шулай ярым шаяртып көлүен көтмә! ән иде һәм аны бары тик шул шаяру гына коткара ала да иде инде
16.
—Әйе, шулайрак шул. сезгә кызлар белән менәсәбәтнен кабинет ысулы ошыймы'. Хәзер бик күпләр язмышларын компьютерларга, никахлашу контораларына тапшыра дип сөйлиләр. Миңа менә телефон да жнтә.
—Кызык, сез дә заман рухында эш итәсез, прогресстан артта калмыйсыз икән, — дип көлеп җибәрде Мияссәрә—Тиешенчә яучылар җибәрсәгез, бәлки уйлап карармын . Мина калса, сезнең ышанычыгыз юк түгел кебек, -диде ул иркәләнгәндәй иттереп. Аңлаган кешегә аңларлык сүзләр иде.
Озакламый алар тыйнак кына туй үткәрделәр, котларга туган-тумача да якын танышлар гына җыелды. Шәрскътә икенче тапкыр өйләнүне артык кумпайт мыйлар. Яна гаиләсеннән унды ул, Мияссәрә белән аңлашып, дус яшиләр. Еш кына ул үзенең яшьләрчә дәртле, дәрманлы булуын хатыныннан күрә. Чөнки Мияссәрәгә көчле, үз бәясен белүче, җиңел сөякле булып күренәсе килә, ә бернигә карамастан, шат күңел саклау, үзеңнән көлә белү кебек сыйфатлар Мияссәрәдән күчте. Элегрәк ул шаяруларны кабул итми, аларны җитәкче кешегә килешми дип саный иде.
Ике уллары. Хәсән белән Хәсән үсеп килә, әле менә икесен дә “Артек”ка җибәрделәр.
—Кәефең күтәрелер көннәр дә булыр икән.—диде Мияссәрә чәй сала-сала,—атна буе сөмсерен коелып йөрдең. Начальниклар өчен авыр вакытлар җитте шул. Халыкның рәнҗеше чиктән ашкан, бөтенесен чыгарып селкергә ашыгалар, әйтә алмый калырмын дип куркалармы. Еллар буе телсез-чукрак булып яшәгәч, кешечә аңлаша да алмый башладылар бугай.
—Әйе. заманасы. —дип башлады ул, әмма нилектәндер тукталып калды.
—Гластность заманасы,—дип исенә төшерде Мияссәрә яңа чыккан урыс сүзен һәм тыйнак кына көлеп куйды.—Истә калдырырга вакыт, үзгәртеп кору башланганга дүртенче ел. Алай-болай трибунада чакта оныта күрмә тагы, анда әйтеп торучы табылмас. Гафу итмәсләр үзеңне.
—Онытмам,—дип шаяртты Мәхмүтов.—Анда мин һәрвакыт кәгазьдән укыйм бит.
Әмма бу шаярту һавада асылынып калды. Мияссәрә дә, Булат Мөэминович та сүзне дәвам итәргә ашыкмадылар.
—Үзгәртеп кору хәбәрдарлык -диде ул бик озак торганнан соң уйчан гына.— Мин кем соң, мин бит башкалар ихтыярын башкаручы гына. Очы белән күккә терәлгән пирамиданың нигезендәге бер таш. чыгырдагы винтик. Миңа кирәк хәтлесен генә белгертәләр.—Ул бушаган касәне хатынына сузды һәм тагын дәвам итте.—Мин үземне хатадан хали. гаепсезмен дип әйтергә җыенмыйм, ләкин шунысын да онытмыйк, бер генә чара да югарыдан күрсәтмә булмыйча эшләнми, иң вак детальләренә хәтле өстәгеләр белән килештерергә туры килә. Хәер, болар гына миннән җаваплылыкны төшерми төшерүен. Шәхси хужалыклардагы мал-туарны бетерүне мин уйлап чыгардыммы, йөзем бакчаларын мин кистемме, яшелчә түтәлләренә, нәниләрнең уен мәйданчыкларына мамыкны мин чәчтемме? Йөз меңнәрчә шәһәр кешеләрен кар төшкәнче мамык басуларында мин тотаммы? Халыкны бутифос белән мин агулыйммы? "Ярамый’’, “тыела”, “рөхсәт ителми”, "кушылмаган” кебек меңнәрчә боерыкларны мин бирәмме?!
—Сездән дә бирелә шул,— дип куйды Мияссәрә. Ләкин Булат Мөэминович инде аны ишетмәде, кемдер тыңлыймы-юкмы, анысы мөһим түгел, ул бары сөйләргә, эчен бушатырга кирәклеген генә белә иде инде, иреннәре арасыннан җавапсыз калачак кәлимәләр агылды да агылды.
—Халык мине власть, дип саный, миңа ышана. Барысы өчен дә мин җаваплы янәсе. Өстәгеләр дә төртеп күрсәтеп тора, әнә. имеш, ул аңлап җиткермәгән, таякны артык бөккән.
—Ни дисең, Аллаһы Тәгалә сезне шулай үҗәт һәм тырыш итеп яраткан инде,— дип куйды Мияссәрә. Ләкин ул аның төрттерүен колагы яныннан гына үткәреп җибәрде. Иң мөһиме күңелдәгесен әйтеп бетерү иде, чөнки мондый сүзләрне трибунадан сөйли алмыйсың.
—Әйе. без инде хәзер винтик булырга теләмибез.—дип җитди генә әйтеп куйды Мияссәрә Ләкин, үзегезне ул хәтле гаепләргә ашыкмагыз, безнең район өлкәдә начарлардан түгел Тилләхажиевны кулга алганнан сон иске гвардиядән үз вазифасын саклап калган бердәнбер кеше дә сез. Димәк, яңа җитәкчеләр дә сезгә ышана.
Ул бик озак кына эндәшми утырды һәм тагын әйтеп куйды:
—Мондый әңгәмәгә тартканым өчен гафу ит. хатынының күкрәгенә ятып елаган ир-атны аңламыйм, ә яхшы сүзләрең өчен рәхмәт Әйе. күп нәрсәдә гаепледермен. Шунысы әйбәт, сине үз эшләремә катыштырмадым
—Юкка,—дип аның сүзен бүлдерде хатыны.—Обком секретаре булмагае, хет патша булсын, әмма Әнвәр Тилләхаҗиев белән дуслыгыгыз миңа ошамый, дип бер генә тапкыр әйтмәдем ләбаса. Үлгән атасының сөякләренә дә тынгылык бирмәгән бит. уйласаң чәчләрен үрә торыр кабердә ун пот алтын яшереп сакласын әле Ә халыкка Коръән хәдисләре белән яшәүче саф мөселман булып күренмәкче. дога укымыйча өстәл янына да утырмаган, дип сөйлиләр Өлкәнен ата коммунисты изге булган, имеш.
Мәхмүтов чын күңеллән көлеп җибәрде. Аның болай тугарылып, озаклап көлгәнен Мияссәрәнең күптән ишеткәне юк иде инде Иренең көлүе аны сөендерде сөендерүен, әмма ул аның сәбәбен аңлап бетермәде һәм үпкәләгәндәй сорап куйды
—Әллә берәр нәрсәне ялгыш әйттемме9
-Юк, кадерлем, кызганычка каршы, барысы да шулай шул. Мин бары тик Тилләхажиевны күт алдына китердем Синең ни әйткәнеңне ишетсә нишләр иле икән9 Вот котырыныр иде Аның серкәсе су күтәрмәгәнен белмисен бит.
Беләсем дә килми Тупас, икейөзле кеше ул Кәефеңне бозмас өчен сөйләгәнем генә булмады, район үзешчәннәрен Заркситка алып барганда бию ансамблендәге икс кызга күзе төшкән. Ике ялагаен, Халтасв шикеллерәк бәндәләрен җибәргән. Мин җилнең каян искәнен бик тиз аңлап алдым, хәер, ул наданнар яшереп тә тормадылар, мескен кызларга аеруча хөрмәт, хәерхаһлык күрсәтәләр имеш Мин аларның кулларын кыскарттым, кыланышларыгыз хакында Мәскәүгә язам, дигәч, шыр җибәрделәр тагы Аларны Ташкент белән генә куркытып булмый Анда барысы ла дуслары, әшнәләре. Җае килсә, ул уйлап за тормыйча хәтта Рәшидовның үзенә аяк чалыр иде.
—Андый нияте бар иде аның, дип раслады Мәхмүтов һәм тагын көлеп куйды Ул да сине бер күрүдә яратмады, кемгә өйләнәсең, дип теңкәмә тиеп бетте Шәрекъ кызлары кебек алдыңда бөтерелеп йөрмәгәненә ачуланма, яшь бнТ әле. өйрәнер, җитмәсә мондый олы дәрәҗәле кешене беренче тапкыр күрүе, дип чак котылдым
Мондый да ялагай икәнегезне белми идем әле. дип көлеп куйды Мияссәрә Баһадир гәүдәле ире янында бөтерелүче, ачуыннан шартларга җиткән Кәтүк күз алдына килде Мин беренче күрүдән үк кем икәнен белгән кебек, ул да мине беренче күрүдән үк таныган икән. Нишләп соң киңәшенә колак салмадыгыз9 Мияссәрә елмаеп иренең күзләренә каралы
Бәлки самавырны яңартып җибәрербез, җырлап утырганда күңеллерәк бит. диде Булат Аның хатыны белән башланган бу сөйләшүне туктатасы килми, чөнки инде байтактан болай ачылып сөйләшеп утырганнары юк иде. һаман эш тә эш. эш тә эш Кунак-төшем, бала-чага кайгысы Вакыт җиткереп булмый Шушылай кара- каршы утырып гәпләшүгә ни җитә Бүтенге чәй эчү Мияссәрәгә дә ошый иде булса кирәк, ул да җиңел генә ризалашты Булат сикереп торып самавырга ябышты
Ярдәмчем минем, дип пышылдады Мияссәрә һәм аннан читкәрәк тайпылды. Төн, тынлык, якындагы һәм ерактагы дуваллар артында бер-бер арлы утлар сүнде, хәтта Халтаевларның һәрчак шау-шулы ишегалдыннан да тавышлар ишеге гми иде инде
Беркем дә комачауламый, ничек рәхәт, дип куйды Мияссәрә —Юкса, өйгә керергә өлгермисен, әле аннан, әле моннан чапкын килеп җитә, райком дежурные сугыла. йә булмаса ашыгыч депеша кигерәләр Табын янына гына утырасын, безнең дастарханга береккән диярсең, дустын Халтасв поила була, койма ярыгыннан каран торган диярсең Мин инде сезнен гавышны оныта башлаган идем Беренче тапкыр туйганчы сөйләштем ичмасам.
Син чаклы. Мияссәрә. без тормышыбызда нәрсәнедер югалтып барабыз бугай 1 афу ит. бу минем сине санга сукмавымнан түгел, әллә нинди борчулы. ыгы-зыгылы гаманла яшибез. Өйгә кунакханәгә кайткан кебек йокларга гына кайтам, монда да ялгыз калырга ирек бирмиләр, яткан ятагыңа диярлек килеп керәләр бит Әле lohpo исән чагында ук бешен ой райком филиалына әйләнгән иде инде, кич димиләр, төн димиләр, киләләр дә керәләр Әйтерсең, мин гере кеше түгел. миңа та ял игәргә, гаиләм. балаларым белән аралашырга кирәк түгелмени?’ Мондый кичләрне ешрак булдырыр өчен нәрсәнедер үзгәртергә кирәк булыр Мәхмүтов әллә нишләп кенә дулкынланып куйды
Рәхмәт Бик те яхшы булыр иде балалар белән бөтен гаиләбез белән кич
утырулар,—дип хыялларына бирелгәндәй сузып кына әйтеп куйды Мияссәрә.
—Беләсеңме,—дип елмайды Булат, аның кәефе күтәрелгән иде.—үз йортыңда теләсә нинди конференцияләргә, пленумнарга, тагын әллә нинди сүз боткасы куерткан җирләрдәгегә караганда күбрәк нәрсә ишетеп була икән. Сүз уңаеннан, оездә әллә нинди фәнни-тикшеренү институтлары тулып ята. ә Америкадагы Гэллап институты кебек иҗтимагый фикерне өйрәнүче оешма юк. Юкса, безнең матбугат даими рәвештә аларның мәгълүматларыннан файдалана. Андый оешмадан башка гына дөньяны күзаллавы, дөрес карарлар кабул итүе бик читен бит Бер чиктән икенче чиккә ташланмас өчен монда да, Мәскәүдә дә шундый оешма булдыру зарур. Ул сулар һава кебек кирәк. Әгәр андый оешма булса, мин сиңа аның бездәге вәкиле вазифасын ышанып тапшырыр идем. Синең бик әйбәт килеп чыгар иде ул.
Мияссәрә дәшми, яңакларына йөгергән алсулыктан аңа бу сүзләрнең ошаганын гына чамаларга була.
Көтмәгәндә Мәхмүтовның күзе сәгать телләрен шәйләп алды, вакыт соң иде инде. Хәер, бу йортта беркайчан йокларга иртә ятмыйлар анысы.
—Соңлаганбыз, кадерлем, соңлаганбыз без бүген, ә миңа иртәгә “Коммунизм" колхозына барасы. Шофер Госман таң тишегеннән килеп керер, син торып азапланма, юл уңаеннан берәр чәйханәгә сугылырбыз, чәйне шунда гына эчәрбез. Кызыл күпер янында, су буендагы чинарлар астына сыенган шундый бер чәйханәне беләм мин. Берәр җаен табып сине дә алып барырмын әле. Безнең районда аннан матур башка җирне мин белмим.
Булат хатынына ярдәм итмәкче булып урыныннан күтәрелде, әмма Мияссәрә ягымлы елмаеп аны туктатты:
—Мәшәкатьләнмә, мин үзем,—диде ул.—Йокы алдыннан бар. саф һава сулап кил, ә урынны мин, әйткәнеңчә, монда, ачык һавада, сәкедә генә җәярмен.
Булат Мөэминович җилкапканы ачып урамга чыкты да күкрәк гутырып кичке һаваны сулады. Төнге урам буп-буш, күк йөзендәге тулган ай нуры аны буеннан- буена җете ачык төсләргә манган. Тынлык. Бакчалар яныннан чылтыраучы арык тавышы күңелле музыка булып яңгырый. Мәхәллә инде байтактан, моннан ун-унбиш еллар элек үк төзелеп беткән иде. Бөтен җир куе яшеллектә. Дәрәҗәле район бу. Төзелеш өчен җирне теләсә кемгә бирмәделәр Күптәнге йола буенча, һәркем өе каршындагы юлны карап тора, арыктан су сиптерә, кичләрен берничә тапкыр су сибүчеләр дә бар. Шунлыктан, һава җиләс, сулыш алулары иркен. Ә Мәхмүтовның башыннан өйдә булган сөйләшү китми, әле ул үзен һаман хатыны белән гәп куерткандай хис итә иде.
—Менә сиңа Мияссәрә!—дип куйды ул соклануын яшерә алмыйча.
Хәтерендә тагын истәлекләр яңарды. Моннан җиде еллап элек булыр, нәкъ менә шушындый җәйге кичләрнең берсендә, соңлап кына туйдан кайтып килешләре иде. Кәефләре әйбәт, рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар. Хәсән белән Хәсәнне тапканнан соң Мияссәрә тагын да чибәрләнеп киткән иде. Ул чибәрлек күпләрнең күзенә ташланган икән, туйда да шулай булды. Биергә чыккан Мияссәрәдән ир-ат халкы күзен алмады диярлек. Яңа өлгереп җиткән, менә-менә кияүгә чыгарга торган кызлар да аның янында төссезләнеп, ямьсезләнебрәк калды кебек.
Юл буе алар яшь вакыттагыча шаярышып, көлешеп кайттылар. Мияссәрә хәтта арттан берәрсе килми микән дип берничә тапкыр борылып карарга мәҗбүр булды.
—Берәрсе ишетеп торса, райком секретарыгыз бигрәк бала-чага кебек кылана ди күрмәсеннәр тагын,—диде ул.
Шул чакта Булат ярымшаяртып сораган иде:
—Син нишләп миңа, тол калган иргә кияүгә чыктың соң әле?—дигән иде. Җавапка ул сез бит яшьләрдән дә яшьрәк, әнә туйда ничек барысын да уздырып биедегез кебегрәк шаян сүз ишетергә теләгән иде. Әмма Мияссәрә дулкынлануын тыя алмады, сорауны тагын ишетергә теләгәндәй, кабатлап куйды:
—Нишләп мин сезгә кияүгә чыктым?—һәм уйлап та тормыйча, инде байтактан күңелендә әзер җавап йөрткәндәй, бер тында әйтте дә салды —Чөнки сезне халыкта Күпер Булат дип йөриләр —һәм аның бу сүзләрне аңлап җиткермәвеннән курыккан кебек, ашыгып тезә башлады:—Сез беренче тапкыр мәдәният йортына килеп кергәч монын нәкъ менә минем янга килү икәнен бөтен күңелем белән аңлап алдым мин Ул чакта әле алга таба ниләр булыр дигән ниндидер уйларым, өметләрем димме, берсе
да юк иде, ләкин шулай да, сезнен килү мине бик дулкынландырды, мин сезнен икенче тапкыр килүегезне көтә башладым һәм кинәт кенә телефоннан ясалган тәкъдим Ул мине сөендерде дә, куркытты да Никадәр генә кыю булып, заманча булып күренмим, миндә дә бит шәрекъ психологиясе, әле дә ул йөктән арынып житә алганым юк. шул ук вакытта мин үз язмышымны үзем хәл итәргә хакым юклыгын да белә идем, сезнен кебек дәрәҗәле кеше белән язмыш җепләрен бәйләү мәсьәләсендә бигрәк тә. Бөтенесен до гаилә җыелышы димме, туган-тумача хәл итте. Берәүләр яклады, икенче берәүләре каршы төште, бәхәс кызып кына килгән чагында кышлактан бабам Сәгьдулла килеп төшмәсә. бәхәснен ничек бетәсе дә билгеле түгел иде Ә бездә бабай сүзен аяк астына салмыйлар.
Дөресен әйтим, безнен гаиләдә сезнен кушаматны белмиләр иде. Шул чакта бабам алар кышлагында ике күпер төзегәнегезне, Делбер суы аркылы күпер булмаганлыктан ничек иза чигүләре, яз саен ташунын күперне алып китеп җәфалавы турында сөйли башлады Ә сез төзегән күперләр һаман тора, ин куркыныч ташуга да бирешмиләр икән Шулай ук күрше кышлакта сез төзегән күпер турында да тәмләп сөйләде Өмәгә барган булганнар икән. Күпер салу жннсл эш түгел шул Карасу елгасында. "Коммунизм” колхозында салынган зур һәм ин матур күпер хакында да бәйнә-бәйнә әйтте. Иң яраткан күперегез булып, аны нык мазаланып, зур авырлыклар белән салгансыз, ди. Әле шуның өчен чак кына эштән дә алмый калганнар, имеш
Сәгьдулла бабам сез майтарган эшләр турында, сезнен үзегез хакында шулкадәрлс кабынып, яратып сөйләде, мина калса, туган-тумача монда ни өчен җыелганын да оныта башлаган иде инде. Сүзен бабам мондый сүзләр белән төгәлләде
Әгәр оныгыма яучыны шул Күпер Булат җибәргән икән, мин каршы түгел. Ә инде өлкәнрәк дисәгез, зыян юк, минем әтиемнсн дә икенче хатыны яшь иде, Аллага шөкер, биш бала, шул исәптән, мине дә тәрбияләп үстерделәр. Күперне ышанычлы, төпле кешеләр генә сала ала, шикләнмәгез.
Шулай итеп сезнең белән минем язмыш хәл ителде дә куйды.
Күңел төбеннән калкып чыккан бу хатирәләрне искә төшерү аңа рәхәт иде һәм ул авыз эченнән генә “Күпер Булат” дип кунды
“Әгәр миннән җир йөзендә нәрсә дә булса кала икән, алар шул күперләр булыр да ахрысы", - дип фикер йөртте ул Күперләр зурында уйлану ана күңел рәхәтлеге бирә, күперләр, юл үткәргечләр, акведуклар. дренажлар үзенең гомерлек мәхәббәте, яраткан нәрсәләре булыр дип ул кайчандыр башына да китерми иде бит
Әле райкомга эшкә күчкәч тә үзенең төзелеш бүлегенә эләгә алмавына үкенгән иде, анда ул барыбер шул күперләр белән бәйле булыр нде Әмма вакансия пропаганда бүлегендә генә нде Әле дә исендә, ул үзе төзи башлап та тәмамлый алмыйча китәргә мәҗбүр булган күпер төзелешенә качып-посып диярлек көн саен барып йөрде, объектны сафка тапшырганчы яңа прорабка киңәшләр биреп торды Ул чакта аңа бу тормышындагы соңгы күпер булып тоелган иде
Ләкин, бәхеткә. барысы да башкача килеп чыкты. Бервакыт ана инде пропаганда бүлеге мөдире булып эшләгән чапанда тау битендә урнашкан ерактагы бер кышлакка барырга |уры килде И ул якларның матурлыгы! Нәкъ менә макталган Швейцария күренешләре инде. Әмма барг ан чакта uiixjwp бик ерактан уратып барды, ул әйткәнчә, бердәнбер күперне ташу алып киткән икән Ул күпер булган урынны күрсәтүләрен сорады Бер тапкыр күз ташлауга ук күпернең бу урында беркайчан та ныклы булмаячагын да аңлап алды һәм менә шул чакта анда яңадан күпер салучы җене уяггды да.
Райкомда да. өйдә дә көтүләренә карамастан, ул колхозда калды һәм өч көн буе колхоз жи I өкчесен яңа күпер гөзергә үгетләде, бик яхшы урын тапканлыгын, проектны да бушка, бернинди волокитасыз үзе әзерләп бирәчәген әйтте, авылда жысн җыегг. тәки халыкны үз артыннан ияртте Шулай итеп, көзгә беренче күпер әзер дә булды Әнә шул чактан башлап, ерак кышлакларда күперләр, акведуклар. орнпгналь юл үткәргечләр салу гадәткә керде
Вакытлар үтеп ул райком секретаре вазифасында расланганда халык аның нәрсәгә хирыслыгын бик яхшы белә нде инде Беренче эше итеп ул юл идарәсендә эшләүчеләрне куын таратты. анда эшен яхшы белгән кешеләр пәйда булды Район биләмәләрендә кнчү-күпер булмаган кышлак калмады, шунын өстенә. күперләр вә гайре җайланмалар хыялны эшкә җигел. чын-чынлап яхшы эәвык белән эшләнә иде Эштән алуга сәбәп бута язган Карасу күпсрсн«э килсәк, анын хакта хәтта
‘’Архитектура" журналында һәм кайбер башка махсус басмаларда мактап язып та чыктылар, өлкәгә килгән туристларның фотоаппаратлар асып күперне карарга килүе бер йолага әверелде.
“Иртәгә Карасуны күрермен,—дип уйлап куйды ул һәм аңа алдагы бу очрашуны көтүдән тагын рәхәт булып китте.—Кирәк бит, Кызыл күпер.. .’’Уйлары Мәхмүтовны тагын әллә кайларга алып кереп китте. Бу исем күпергә очраклы рәвештә ябышып калса да, аны беренче булып кем шулай әйткәнен ул хәтерләми, ләкин мәгънәсе чын- чынлап дөрес иде. Күпернең терәк баганаларына кызыл төстәге таш сайлаганда әле ул халыкның күперне дә кызыл дип атаячагын башына да китерми иде. Туристлар исә күпер атамасында үзләре аңлаганча ниндидер тирән революцион мәгънә эзлиләр. Хәер, кем белә, бәлки, күпер бу якларда яна тормыш башлануын белдерүче символ буларак кабул ителәдер дә.
Булат рәшәткә тотылган тәрәзәләре шар ачылган ташпулатлар яныннан акрын гына атлый бирде. Тау итәгеннән исүче талгын җилдә кичтән мул итеп су сибелгән яфраклар лепердәшә. Алар арасында да үзгә тавышлар бар. Күккә ыргылган көмешсыман тирәкләрнең эре яфраклары шавында үзгә мәгънә, үзгә яңгыраш, ниндидер көй бар. Аларны инде бернинди бүтән шау-кыштырдау белән дә бутый алмыйсың. Кичке салкынча һава тәэсир иттеме, Булатның бөтен тәне рәхәт иңрәү белән сулкылдый, йокыны кул белән алып ташладылармыни.
һәр өй янында диярлек арык буендагы агач асларында эскәмия, арада арка терәве куеп ясалган бик уңайлылары да очрый. Алар йә койма, йә биек тимер капка төсенә буялган, кайберләрендә хуҗалары онытып калдырган, көрпәч дип йөртелүче мендәрчекләр дә очрый. Карагай бүрәнәләрдән юнып, ун-унбиш кеше рәхәтләнеп сыярлык итеп ясалган олы эскәмия аеруча күзгә ташлана иде. Арыкка терәлеп диярлек торган бу утыргыч, әйтерсең, узган-барган юлаучыларны ял итәрә чакыра. Булат та ирексездән сүзсез чакыруны кабул итте һәм эскәмиягә чүмәште. Әмма кесәсендәге сигаретка тыгылыр алдыннан балакларын сызганып, аякларын талгын челтерәүче арык суына батырды. Озын-озак эссе көндә җылынган су инде суынырга өлгергән, таманча салкынлыктан тәндәге бөтен күзәнәкләргә рәхәт сулкылдау тарала иде. Күзеңне йом да, таңга хәтле изрәп угыр... Күрше йортлар янындагы буш эскәмияләргә күз төшерә- төшерә ул инде бик еракта калган студентлык еллары хатирәләренә бирелде.
Мәскәүдә уку насыйп булды аңа. Мәскәү елгасы аръягындагы бистәдә торды. Анда да илленче елларда нәкъ менә мондагы кебек бер-ике катлы йортлар, һәрберсе янында диярлек бакча, капка төпләрендә эскәмияләр иде. Аннан соң аңа Оренбургта өч ай буе диплом практикасы үтәргә. Җаек суы аша күпер салуда катнашырга туры килде. Торыр бүлмәне ул шулай ук шәһәрнең борынгы сәүдәгәрләр төбәгендә, Аренда дигән бистәдә тапты. Анда гел татарлар гына яши һәм ул торган урын үзбәкләрдәге шикелле үк мәхәллә дип атала иде. Әле хәзер дә хәтерендә, аны Заһид хәзрәт мәхәлләсе дип йөриләр иде. Кичләрен ул “Топольләр” дип аталган паркка йөрергә чыга торган иде.
Арык ярлары буена утыртылган көмешсыман тирәкләрнең яфраклар шавы аңа нишләптер ерак Оренбургта калган, бер башы белән далага барып тоташкан паркны хәтерләтте.
Акрын гына челтерәүче талгын су сигарет төтенен үзенә тарта, агым белән ярышырга теләгәндәй сыек төтен арык өстендә тибрәлә, әмма көчләр тигез түгел, агым су акрын гына аны йотып бетерә бара. Буш эскәмияләр кызыклы чагыштыруга китерде. Мондый гаҗәеп төндә Мәскәү бистәсендәге эскәмияләрнең, табигый ки, әгәр исән булсалар, буш булуы шикле. Кайчандыр ул яшәгән Оренбургтагы Аренда бистәсендә дә шулайдыр, һәр икесендә эскәмияләр гашыйкларның кавышу урыны иде. Монда да биек дуваллар артына поскан һәр йортта Ромео белән Джульетта яшендәге егет-кызлар яши, әмма хәтта исерткеч хуш ис чыгарып миндаль чәчәк атканда да, алмагачлар ак күбеккә баткан сихри көннәрдә дә мондагы эскәмияләр буш булачак. Чөнки монда башка йола, башка гадәтләр, башка әхлак кагыйдәләре. Монда гашыйкларның таңны бергә каршылауларын очрата алмассың. Һәм ул үзенең сирәк-мирәк культура йортына кергәләп йөрүен очрашу дип атаган Мияссәрәне исенә төшерде. “Тагын райком гаепле" дип елмаеп куйды һәм урыныннан күтәрелде, әмма арык яныннан китәсе килми иде.
“Сәер төн, нишләптер күзгә йокы керми—дип уйлап куйды ул өйгә таба
кузгалганда. Юкса, көн нинди авыр булган иде бит Бөтен мәхәлләне диярлек йөреп чыктым Элек Мәскәү бистәсендә яисә Оренбургта каравылчылар шакылдавык тотып шулай төне буе кварталдан кварталга йөри торганнар иде Мин дә бүген авылдашларымның төнге йокысын саклаучы булдым бугай"
Күзгә йокы кермәү, тамырларында уйнаклаган көч вә дәрман аны чыннан да гаҗәпләндерә иде Юкса, кичә генә йокысыз авыр төн үткәргән иде. Төне буе бер үк төш кереп җәфалады Имеш, ул үзенен яраткан Карасу күпере буйлап ашыга, кулларында чәчәк бәйләме, каршы ярда аны Мияссәрә көтеп тора, кул изи. ашыктыра. Әмма күпернең уртасына килеп җитүгә күпер җимерелә һәм ул аста ургылучы Карасуның саргылт дулкыннары кочагына оча Болар барысы да акрынайтылган кино күренешләре сыман кабатлана, ул курку дан чалшайган йөзне дә, артка каерылган кулны һәм ычкынып киткән чәчәк бәйләмен дә күрә, хәтта тирән һәм шау-шулы тарлавыктан ургылып тауларга кадәр барып җитүче, кыялар арасында бәргәләнүче коточкыч курку авазын— кайтавазны да ишетә. Ул салкын гиргә батып уянды, бернәрсә дә аңламыйча өстенә ишелеп төшкән күренешләрне алып атарга теләде, әмма янадан бастырылып йоклап китте, янадан астында җимерелеп баручы күпер сайгаклары буйлап Мняссәрәгә каршы атлады Бары тик таң атканда гына авыр йокыга талды.
Өйгә җитеп килгәндә генә тагын бер нәрсәгә игътибар итте төнге мәхәллә буйлап ике сәгатьләп йөрүгә карамастан, бер генә патруль мотоциклы да. кизүлектә йөрүче бер генә милиционер ла очрамады Югыйсә. Халтасв никадәр ышандырган иде. имеш Ранмбаев дигән бәндәне кулга алганнан соң район көнен дә төнен лә милиция тарафыннан җентекләп саклана Дөрес, бер атна чамасы элегрәк ул өйләдән соң мәхәлләне карап йөрүче гражданский киемдәге ике кешене очраткан иде анысы һәм аның уйлары тагын яңа проблемаларга кереп китте
Республикада Мәскәүдән тикшерүчеләр эшләвен. аларнын мамык, каракүл, анаша сатып баеган, ришвәткә һәм вазифа җинаятьләренә баткан яшерен миллионерларны дер селкеткәнен ул яхшы белә иде. хәер, ул беркемнән дә сер түгел иде инде
Бик күпләрне тәшвишкә төшергән көннәр иде ул, дәрәҗәле кешеләрнең байтагы тыныч йоклый алмый, бәлане кайсы яктан көтәргә белми интегә Шул ук вакытта оешкан җинаятьчелекнең Урта Азиядә һәм Казакъстандагы яшерен миллионерларны әле прокуратурага кадәр үк исәпләп чыгарганы мәгълүм булды, зссе якларга бернинди аяу белмәгән башкисәрләр агыла башлады Алар һөҗүмнәрен бөртегенә кадәр исәпләп, нигезләп оештыралар, ашыгасы юк. бер уңышлы операциядән дә җинаятьчеләр тан калдырырлык калҗа эләктерәләр Алар яшерен миллионерның гадәтләрен, гаиләсенең, күршеләренең көнне ничек үткәрү ләрен озаклап өйрәнәләр, яшерен рәвештә төшерелгән йөзләрчә фоторәсемнәрдән досье әзерлиләр Мондый җитди әзерлеккә итальян мафнозилары да көйләшерлек иде Еш кына алар милиция формасы киеп, тентү үткәрергә ялган рөхсәт кәгазе тотып киләләр, ашыкмыйлар, кабаланмыйлар, һөнәрмәндлектә үзләрен көнләшерлек тыныч тоталар
Хәзер инде бу җинаятьчеләрнең яшерен миллионнар туплаган байтак адәмне капчык селкегәндәй тотып селкегәне мәгълүм, шунысы гаҗәп, таланганнардан берсе дә хакимияткә жалоба белән килмәгон. юкса, төнге талаучыларның күбесенең кулыңда хәтта ялган карар да булмаган Бандитлар миллионерларның яшәү рәвешен генә түгел, психологиясен дә җентекләп өйрәнгәннәр, аларнын шикаять белән килмәячәкләрен дә төгаен белеп зш иткәннәр
Боларны ул җилнең кайсы яктан исүен бнк тиз чамалаучы Халтаевтан да ишетеп белә иде. Әмма Ранмбаев вакыйгасы аны тәмам шаккаттырды
Колхоз рәисе Ранмбаевны райбашкармага күрше районнан күчергәннәр иде Моның яңа сикереш өчен трамплин гына булуын да күпләр чамалаган иле инде Эшчән, җитез, көче ташып торган, һәрнәрсәне мөгезеннән эләктереп алырга яратучы бу депутатның бик яшьли үк түрәләр тарафыннан “иркәләнеп" үстерелүе, югарыла йонлы куллары булуы да ачык гоемлана иде Ранмбаев райбашкармада бер ел да эшләргә өлгермәде, аны тикшерүчеләр чакырып алды Чакырып алдылар да нахак юллар белән җыйган сәрмаясын дәүләткә кайтарып бирүен таләп иттеләр, хәтта төгәл суммасын әйттеләр Ранмбаев бик озак тарткалашты, барысын да кире какты, әмма колхоз бухгалтеры һәм мамык заводы директоры белән күзгә-күз очраштыргач, күлмәген күтәреп тикшерүчеләргә корсагын, каннар үтүк белән яндырылган канлы эзләрне күрсәтте һәм барысын да түкми-чәчми сөйләп бнрде
Көзге урак өстендәге караңгы төннәрнең берсендә Раимбаевларның капкасында кыңгырау шалтырый. Мамык җыйган көннәрдә район башлыклары кайчагында таңга кадәр утыра, шунлыктан ул бер шикләнмичә, кунак килгән дип белеп, капканы ачып җибәрә. Яше әле кырыкка да җитмәгән бу кеше куркаклардан түгел, шуның өстенә, ишегалдында ике овчарка да бар. Ләкин ул нишләптер этләрнең өрмәвенә игътибар итеп тормаган.
Йолдызлы погоннар таккан, милиция киемендәге җиделәп кеше килеп керә. Үзен аеруча иркен тоткан берсенең иңнәрендә хәтта полковник погоннары булган. Керәләр дә болар, исәнләшәләр, ярдәм сорап килгәнлекләрен әйтәләр. Бернәрсәдән дә шикләнмәгән Раимбаев бүре буар этләренең тып-тыныч булуларына игътибар итмәстән (ә алар инде күптән агуланган булган), төнге кунакларны өенә чакыра. Килеп керүгә үк чал чәчлесе тентү үткәрергә дигән карар чыгарып күрсәтә һәм янындагы капитанга пүнәтәйләр чакырырга куша. Барысы да ашыкмыйча, кабаланмыйча, төпле итеп, закон кушканча итагать саклап башкарыла. Капитан ике пүнәтәй алып керә, алары исә тын гына бер якка барып чүмәшәләр. Лейтенантларның берсе сорау алу беркетмәсенә теге яки бу әйберне ничек язарга кирәклеген “полковник”тан сорый- сорый нәрсәләр алынганын җентекләп яза башлый. Өйдә табылган нәрсәләр, ә алар шактый күп була, аларны канәгатьләндерми күрәсең. “Полковник” папкасын ачып ниндидер кәгазьләр укый да баш әйләндергеч дәрәҗәдәге астрономик суммадагы акчаны дәүләткә кайтаруны таләп итә. Әмма ут-суларны кичкән Раимбаев үзен алып китүгә үк әлегә пүнәтәйләр янында утырган хатынының бөтен өлкәдәге туган- тумачага шалтырата башлаячагын белә; шулай итеп барысы да җайга салыначак, моның ише полковникларны гына күргән бар, дип уйлый. Милләтләренә караганда, болар җирле хокук сакчылары, үзебезнекеләр, өлкә үзәгеннән яисә Ташкенттан килгәннәрдер. Иң мөһиме, алар Мәскәүнекеләр түгел.
Талаучылар йорт хуҗасы куркып калыр, барысын да чыгарып салыр дип көткәннәр булса кирәк, ләкин ике сәгать буе интеккәч, аның үз ирке белән алтыннарын вә акчаларын бирмәячәген аңлагач, алар битлекләрен салырга мәҗбүр була. Вакыт ашыктыра Хатынын анадан тума чишендереп, авызын-кулын бәйләп идәндәге паласка ташлыйлар, аяклары арасына электр кайнаткычы тыгып куялар.
-—Башлавын синнән башлыйбыз, әгәр акчаларны бирмәсәң, хатыныңны электрга тоташтырабыз.
Хатынының авырга узган чагы.
Раимбаевның күлмәген умырып төшерәләр, кулларын-аякларын бәйләп диванга чалкан салалар һәм корсагына электр үтүге куялар. Ул шунда гына боларның бандит икәнен, эшнең уең-муен гына түгел икәнен аңлап ала. Барысын да чыгарып бирергә туры килә. Акчаларын бирә, әмма бу хакта беркемгә дә сөйләми, ай буе диярлек янган җирләрен дәвалап өйдә ята. Ярты елдан соң Мәскәү тикшерүчеләре кулга алгач кына бу коточкыч вакыйгалар өскә калкып чыкты һәм Халтаев милициягә районны җентекләбрәк сакларга боерык бирде.
Халтаев яшәгән ихатага килеп җитәрәк ул туктап калды, милиция башлыгы йорты чын мәгънәсендә алып булмаслык крепостьны хәтерләтә иде. Койма өстендә өч кат чәнечкеле тимер чыбык җитми дә, почмакларында автоматлы сакчылар баскан манаралар юк.
Үз ишегалдына кайткач та әле ул бик озак бернинди максатсыз арлы-бирле йөренде, өйгә кереп кайбер кәгазьләрне алып чыкмакчы, караштырып утырмакчы иде, тик хатынын уятудан курыкты. Җәйге кухняга кереп газ плитәсендә су кайнатып алды, чәй пешерде дә Мияссәрә урын җәеп куйган айван-сәкегә барып утырды.
—Нәрсә булды соң әле минем белән, тик торганда истәлекләр кичәсе килде дә чыкты.—дип ачы елмаеп куйды ул. Чәйнек бушаган иде инде. Уйлары исә яңадан бик еракта, үткәндә калган истәлекләргә барып тоташты.
Сабый чактан ук тәрбияләнгән балалар йортлары искә төште, язмыш дәфтәрендә аңа шундый дүрт йорт сынавын узарга язган икән. Дөресен әйткәндә, ул бары тик соңгысын гына яхшы хәтерли. Анысы инде балалар йорты түгел, интернат санала һәм унъеллык мәктәпне дә ул шунда тәмамлады. Детдом балаларыннан бик азына гына урта белем алу бәхете тәти. Аларга бер генә юл бар—җиде еллык мәктәптән соң һөнәр училищесы яисә ФЗӨ мәктәбе. Булат исә балачагыннан ук китапка, белемгә тартылды. Моны сукыр кеше генә күрмәскә мөмкин иде. Ул яктан язмышка
зарланырлык түгел, тормыш юлында гел яхшы кешеләр очрап торды, нәкъ менә алар һөнәр училищесыннан коткарды да. Чоры өчен шактый хәвефле, шактый куркыныч гамәл иде бу
Аның әтисен утыз бишенче елда кулга алдылар, ләкин ул чакта күпләргә тагылган маддә буенча түгел. Ул бәлки, чыннан да, яна тәртипләргә каршы булгандыр. Хәзер моны ачыклау мөмкинлеге юк диярлек Бохаранын соңгы әмире Сәет Алимханнын баш салым җыючысы булып хезмәт иткән әтисе, һәм табигый ки. совет власте урнашкач, бөтен өстенлекләреннән мәхрүм калган. Басмачылар хәрәкәте башлангач. Җунаид-хан кул астында кылыч тотып сугышмаса да, алар белән яшерен элемтәдә торган Шуның өчен аны атып үтерделәр дә. Ачлык, ялангачлык, җимереклек Кешеләр кая барып бәрелергә белми. Шул елларда гаилә пыран-заран килә, әнисенең Кашгария якларына чыгып киткәнлеге генә мәгълүм, үзенең тагын сенлесе һәм нәни энесе булганлыгын да хәтерли. Ана ул вакытта биш яшь тулган иде инде
Җиде сыйныфны туган телендә тәмамласа да. ул сигезенчедән башлап рус интернат-мәктәбендә укыды. Кешеләр белән җиңел аралашучан. һәрчак ягымлы һәм үткен акыллы, шаян холыклы үсмер егет интернатның "сөйкемле сөяге", иң яхшы укучысы булды, мәктәпне медаль белән бетерде
Дүртенче сыйныфта укыганда, сугыш елларында ук. гәрчә мондый типтагы башка интернатлардагы кебек чәчләрен алганда баш түбәсендә тәре калдырмасалар да. ул үзенең башкалардан аерылып юрган ниндидер махсус йортта тотылуын аңлаган иде инде
Мәктәптә чыгарылыш кичәсе булыр алдыннан аны интернат директоры Төркестан хатын-кызларыннан беренче большевик саналучы Инкыйлаб Рәхимовна чакырып алды. Хәзер аның исемен тарих дәреслекләрендә сш очратып була Сөйләшү бик озакка сузылды.
—Булат... дип башлады ул һәм нәрсәнедер хәл иткәндәй тукталып калды, уйлануы, дулкынлануы йөзенә чыкты Менә син инде үсеп җиттең, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басачаксың.. Синнән яхшы кеше, яхшы белгеч чыгачагына ышанам мин, Сиңа һичшиксез укырга кирәк, акылың үткен, башың эшли, туган ягыбызга, халкыбызга файда китерерсең, лип белом Тик менә анкетаң Мондый анкета белән сине бер институт та укырга кабул итмәстер Мин сине алдагы язмышын турында сөйләшергә чакырдым... Безнең үрнәк саналучы интернатка алу өчен Кокандтагы балалар йортындагы танышларым, аларны мин партиядә бергә эшләгән еллардан беләм. синен атаңның исемен үзгәртеп яздылар. Мәхмүтов бездә Рәсәйдәгс Иванов кебегрәк киң таралган фамилияләрдән Алар синең 'дело'нны кан чиреннән күптән вафат булган фамилиядәшеңнеке белән махсус рәвештә бутан җибәрделәр Өстебезгә нинди куркыныч алганыбызны аңлыйсыңдыр, дип беләм Заманалар авыр, теләсә кайдан дошман эзләү дәвам итә. шунлыктан мин сиңа хәзер үк институтка барып керергә киңәш итмәс идем. Армия яшең җиткән. Хезмәт итеп кайт Аннан соң икеләнеп i ормыйча укырга кер. өстебезгә алган куркыныч тәвәккәллекне, өметебезне акла. Иң яхшысы моннан ераккарак. Мәскәүгә үк кит Армиядә хезмәт иткән, укып йөргән арада нәрсә до булса үзгәрер, берәр вакыт баланын агасы өчен җавап бирмәгөнлеген дә аңларлар әле
1949 ел иде бу.
Хәтерендә армия хезмәте истәлекләре уйнап аллы. Мәскәү янындагы Кунңсвода хезмәт итәргә туры килде аңа. Хәзер инде ул яклар шәһәр эчендә калды Илле өченче елның мартында. Сталинны күмгәндә Кызыл мәйданны камаган гаскәр сафында да булырга туры килде Башкалар кебек ул ла яшьләрен тыя алмаган иде Армиядә Саня Кондра гов исемле егет белән дуслашты, өч ел буе казармада караватлары янәшә бу цы. солдат хезмәтенең ачысы да төчесе дә алар өчен уртак иле Нәкъ менә шул Кондра говтан апа күпер җене күчте до бугай Бергә хыялландылар, i өзүчс инженерлар институтына да бергә керделәр, имтиханнар тапшырганда ул Мәскоүлә. Арбагга аларнын өендә до яшәп алды әле
Кондратов хәзер танылган күпер төзүчеләрнең берсе. Дәү ләт премиясе лауреаты илдәге иң тур күперләрнең байтагы аның катнашыңда төзелде Хезмәттәш дустының фамилиясе матбугатта еш очрый
С тудент чагында партиянең XX съезды булып узды Ул инде байтак нәрсәдән хәбәрдар, күпне белә, күпне аңлый иде Мәскоүлә яшәү эзсез у »мын С ъстддан сон хәтта ул декана гка барып, үзенең шәхси “дело"сындагы буталчыклык турында сөйләп
бирергә дә җыенган иде. Ләкин Кондратов туктатып калды, сабыр итәргә кушты. Булат яхшы укый, иң катлаулы техник фәннәр дә аңа бик җиңел бирелә Укытучылар еш кына аңа “Сездә табигатьтән килүче инженерлык фикер йөртү сәләте бар” дип кабатлыйлар. Диплом алгач аны кафедрада калдырасы иттеләр, ике-өч елдан кандидатлык диссертациясе дә яклый алган булыр иде Күперләрне субай нигезләрдә төзү турында якланган диплом эшенә бик җитди проект оешмалары да игътибар иткән иде Әмма ул бернинди кызганусыз ымсындыргыч мөмкинлекләрдән баш тартты, күңеле, бөтен барлыгы туган якларына ыргыла иде.
Җан тартмаса, кан тарткандыр. Туган якларында булмаганга сигез ел узган иде. Дөрес. Мәскәүдә якташлар күп. алар белән аралашып яши. беренче номерлы медицина институтында укучы Зөһрә белән дә шулай танышкан иде
Бик күптән, һай, бик күптән булган икән шул болар: Мәскәү. Сталинны күмү, Кунцеводагы казарма, анда ул барысы 1072 тапкыр төн кунган икән. Башка бик күпләр кебек, ул да армиядәге көннәр вә төннәр санын санап бара иде. Аннан соң Оренбургта практика, ярым ташландык "Топольләр” паркы. Сирәк очрый торган Нора исемле кыз белән йөрү Хәзер инде ул аның кыяфәтен төгәл генә күз алдына китерә алмый, бары тик исеме генә хәтергә уелып калган, юкса, ул аны Форштадтка кадәр озата һәм бу шактый кыюлык сорый торган гамәл иде. Чөнки иң башкисәр ышпана яши торган төбәк ул. шунын өстенә, Нора да теләсә кемнең күзе төшәрлек иде. “Топольләр”да чакта үзенә кырын караучыларны сизә иде ул, әмма язмыш аңа мәрхәмәтле булды, ә бәлки аны кастеттан яисә финкадан шул Нора саклап калгандыр да. Форштадтагы иң хәтәр Ертык Закирның ул ни теләсә шуны эшләргә әзер икән дип ишеткәне бар иде. Норага ошый иде ул. тагын бер-ике айдан инженер буласы, укуы Мәскәүдә, зур төзелештә башлык буласы кеше. Форштадт ышпанасы тү!ел инде.
Үрмә гөлләр һәм вак розаларга чолганган карт имәннән Халтаевлар ихатасына илтүче юлга куе караңгылык сеңгән, җәйге кухня да тоташы белән шул шомлы караңгылык аст ында. Чәйнек бушаган булуга карамастан, аның газ кабызыр өчен генә ул караңгылыкка керәсе килми. Тәненә төнге салкынлык йөгерде, ул буй-буйлы калын пижамасына үрелде, андыйлар инде күптән модадан чыкты, бары тик Урта Азиядә генә аны һаман иң кәттә киемнән саныйлар иде бугай.
"Илле җиде яшь тә тулып китте, тормышны үткән дин санарга мөмкин,—дип моңсу сүрәнлек белән уйлап куйды ул.—Инкыйлаб Рәхимовнаның зур юлга озатуы әле һаман кичә генә булган кебек Минем өчен башлары белән җавап бирергә җыенган, миңа ышанган, өметләнгән кешеләрнең ышанычын акладыммы икән?"
Үз-үзенә бу сорауны моннан җиде еллар элек биргән булса, мөгаен, уйлап та тормыйча горурлык хисе белән "әйе” дип җавап биргән булыр иде Әмма соңгы җиде елда мондый ышану кимегәннән-кими бара иде инде
Язмышында хәлиткеч адым ясарга этәргән мәрхәмәтле Инкыйлаб Рәхимовна, нишләптер, беркайчан да аның хәтереннән җуелмады. Ничек кенә баш ватмасын, буталчык уйлануларында, хәтер төпкелендә казынуларда ул мантыйкка сыешлы эзлекле бер фикер оештыра алмый интекте. Ул чактагы сурәтен төгәл хәтерләми инде, бары тик көмешләнә башлаган, европача китәрелгән чәчләре һәм гасабилык беленеп торган нечкә озын бармакларындагы папирос кына күз алдына килә, шул сурәт аны еллар буе эзәрлекли Әйе, махсус интернат директоры тәмәке тарта иде, монысы хәтергә яхшы уелган. Ләкин аңа Мияссәрә белән бүгенге сөйләшүдә ерак балачакта калган шул карт коммунист хатын да катнашты кебек тоела, шушы сәер хәлне аңлый алмый интегә иде.
“Инкыйлаб. Инкыйлаб .. —дип куйды ул һәм күңелен шатлык хисе биләп алды, уйга салган табышмакка җавап тапты кебек Инкыйлаб "революция" дигән сүз ләбаса, димәк. Революция Рәхимовна килеп чыга. Чүл эссесе бөркелеп юрган бу якларда да революция дигәнең кешеләр күңелендә тирән эз калдырган, аңа бөтен йөрәге белән ышанганнар да аз түгел Әнә. Мияссәрә дә бүген берничә тапкыр "инкыйлаб” дип кабатлады түгелме сон. үз язмышында хәлиткеч роль уйнаган карт большевик исеме, шулай итеп, яна заманда яңача яңгыраш тапты бугай.
Ташкентта Ленин музееның алагаем олы филиалын ачу тантанасын телевизордан күргәндә ул инде байтактан райком секретаре булып эшли. Югары Совет депутаты иде. Репортерлар интервью алган кешеләр арасында Даниярова да бар иде. Ап-ак чәчле, начар гына киенгән һәм ярым бөкрәйгән карчыкны ул бик тиз занып алды.
Шунысы да истә, ветераннар алтын йөгертелгән бронза тоткалар куелган калын һәм биек имән ишекләр, мәрмәр һәм хрусталь белән балкучы мәһабәт залларда үзләрен уңайсыз хис итәләр иде бугай, шома паркет идәндә алар боз өстендә йөргәндәй сакланып атлыйлар һәм бай туганнарына мәҗлескә килеп эләккән хәерчеләрне хәтерләтәләр иде. Хәер, аларны экранда озак күрсәтеп тормадылар да. ветераннарны аларнын эшен дәвам иттерүчеләр, үзләренең гөнаһларын һәм хаталарын юу өчен юлбашчы) а бөек храм төзеткән, түшләрен киереп атлаучы агайлар вә ханымнар кысрыклап чыгарды Кешелек тарихында шулай барысы да яңадан кабатлана: элек гөнаһларын юу өчен соборлар һәм мәчегләр төзетсәләр, хәзер юлбашчыга зиннәтле вә тәкәббер филиаллар коралар
Экранда Даниярованы күргәндә ул чак кына “Әнием!" дип кычкырып җибәрмәде Интернатта бик күпләр аңа шулай дип эндәшә иде, ә инде аның өчен. Инкыйлаб апа. мөгаен, чынлап та әни кебек булгандыр да. чөнки ул ана үзенең ышанычын һәм мәхәббәтен, күңел җылысын башкаларга караганда күбрәк бирде, аның хакына тормышын куркыныч астына куйды. Дулкынланудан аның йөрәге кысылды, күзләре яшьләнде
Ул чакта әле Зөһрә исән иле. анын күрше бүлмәдән хатынын чакырасы, ана үзенен ятимлек еллары, үзләре өчен әнигә әйләнгән карт большевик Даниярова турында сөйләп бирәсе килде, әмма нәрсәдер туктатып калды. Телевизордан Инкыйлаб апаны күрү тәэсирендә иртәгә үк Ташкентка шылтыратырга, кайда яшәвен ачыклар) а кирәк булыр, дип күңеленә беркетеп куйды Монда алып килермен, хатыным, балаларым белән танышт ырырмын, гомеренең соңгы көннәрен монда үткәрер. Соңлап булса ла. өметләре акланганны белсен. Хыялы шундый иде
Әмма икенче көнне яңадан эш мәшәкатьләре басты, көндәлек ыгы-зыгы китте беркая да шылтырата алмады. Ә бер ярты елдан газеталарда Инкыйлаб Рәхимовнаның вафа ты хакында матәм белдерүе басылып чыкты. Әле дә исендә, шул кичне ул чамасын белмичә эчте дә эчте; урыс гадәтенчә Революция Рәхимовнаны искә алу гына түгел, үзенең аңа карата хыянәгсн шәраб белән күмәрт ә теләү дә иде бу Никадәр кызганыч булмасын, үзенең мөнәсәбәтен ул башкача аңла га ал мый иде инде. Үкенү хисе бүген дә йөрәген кыса, бәгырен телгәли.
—Сатлык җан. дип куйды теш аралаш айван-сәкедә утырган кеше һәм як-ягына каранып алды. Мәһабәт имәннән төшкән күләгә сулга таба күченә төшкән, ай яктысы җәйге кухняны ак нурга манчыган, айваннан хәтта газ плитәсе дә аерымачык күренеп тора иде. Әмма аңа хәзер чәй кирәк түгел иде инде Аңа оят иде. ул хәтта ирсксездән як-ягына каранып алды, нишләп безнең күңелебез, җаныбыз богаудагы кебек, нишләп без тирә-якка шикләнеп карыйбыз соң әле, дип. моңсу гына уйлап куйды ул. Хәтта төннәрен, япа-ялгыз калганда да як-ягыбызга карамыйча булдыра алмыйбыз, үз уЙларыбыздан куркабызмы? Аның инде бик күптәннән болан уйланганы юк иде Сот и тапкыры Мәскәүдә институт тәмамлаган көннәрдә Саня Кондратов белән утырганда булды бугай Ничек шулай бөтенесе дә юкка чыккан сон әле ‘ Фикер алышмыйча, бәхәсләшмичә, сүз көрәштермичә генә яңа идеяләр тумас бит Уйлары тагын Мияссәрәгә әйләнеп кайтты, нәкъ менә ул фикерләрен шулай чуалтып ташлады түгелме Тагын тәне эсссле-суыклы булып китте. Әгәр хатыны белән сөйләшмәгән булса. Инкыйлаб Рәхимовнаны искә төшергән булыр иде микән?! Ай-Һай* һәм узган еллар дәвамында беренче тапкыр укытучысының сурәте ан ачык булып күз алдына килен басты Менә ул шнек яңагына сөялеп интернат ашханәсенә карап тора имеш Ьулаг Мө змннович аның җентекләп юылган, күкрәгенә бант бәйләнгән ак кофтасын бәрхет сыман йомшак, шәрекъча зур. якты күзләрен күргән кебек булды, ул күыәрдә мәңгелеккә олы кай) ы яшереш ән кебек тоела иде Аның карашы ашап утыручы кызлар һәм малайларның башлары өстеннән шуып үткән дә. каядыр еракка төбәлгән, нечкә озын бармаклары юк-юк га битенә төшкән чәчләрен рәтлән куя Нәрсә хакында уйлый икән ул. моңсу карашы ераклардан нәрсә эзли икән'’ Мөгаен, авыр язмышлы бу малайлар һәм кызлар кем булып үсәрләр, өметне акларлармы, мин хыялланган и гге.тек һәм гаделлек җәмгыятен төш алырлармы. дин уйлыйдыр ул.
“Хәзер инде мин кайчандыр үземә тормыш юлын ачкан Инкыйлаб Рәхнмовналан яшь ягыннан өлкөнрәкмен. әгәренки аның өмет ләрен акладым дин расласам, кү ңе.темә авырлык алган булыр идем, дип уйлый ул Хәер, миннән генә түгел, бик күпләрдән күңеле бизтән булыр иле" Tai ын Ленин музее филиалын ачу тантанасы исенә төште. Карт большевикларны мәһабәт заллар да, варислары саналучы кукрайган түрәләр дә
сөендерми, моны гап-гади тамашачы да бик тиз сизеп алырлык идс шул. Ул гына да түгел, алар арасында хәтта упкын тоемлана. алар бер-берсен аңламыйлар кебек иде. Шунлыктан тантана ветераннардан башка гына дәвам итте дә булса кирәк.
Ике иякле симез ленинчылар.
Мин үлсәм дә сезнен сафта булмам —
Ул елларда яшь шагыйрь Александр Файнберг шулай дип язган иде бугай.
Хыялында гына булса да анын белән сөйләшеп карар өчен ул интернат ашханәсе ишеге янында басып торган Даниярованы хәтереннән җибәрмәскә тырышты, әмма.. вакыт узган шул инде, үткәнгә кайтыр юллар юк.
Үткәннәрдә казынуда ниндидер ачы тәм булуга карамастан, ул бәхетле иде, чөнки күп еллар узганнан соң интернатта тарих укыткан укытучысының газиз һәм якты сурәтен күңелендә яңарта алды. Бу үз гомерендә беренче тапкыр иде бугай.
Туган портына кайтып туктаганнан соң гәүдәсенә ябышып каткан кабырчыклар, суүсемнәрдән вә гайре хәшәрәтләрдән арынырга теләгән кораб кебек, ул да бүген үзенә карата аяусыз иде, чистарынырга, күңелне, хәтерне сафландырырга кирәк иде.
Көтмәгәндә, тагын Нора исеме калкып чыкты, ул аны бүген арык янындагы көмешсыман тирәкләр шавы астында бер исенә төшергән иде инде. Хатирәләрдән хәтта йөзенә кызыллык йөгерде, ярый әле моны хет күреп торучы юк. Нораның чибәр йөзен никадәр тырышса да, хәтеренә китерә алмавы гына түгел, анын турында уйлаганда гаделсезлеккә юл куюы да күңелен кыра иде. Нора Модистка. Хәзер инде андый сүз дә юк бугай, ул чорлардан соң колакка чалынганы булмады. Хәзер күбрәк чит ил әйберләре, фирменный чүпрәк эзләп чабулыйлар. Аның үзенә дә еш кына райпотребсоюз рәисе Сәлим Хәсәновичка баш ияргә туры килә, Ташкенттагы киленнәре җанга тия. әле велюр пәлтә. әле кайры тун, йә булмаса твид костюм кирәк имеш.
Нора. Чынлыкта исә, паспортындагыча әйткәндә, Нурия иде ул, ләкин алай эндәшкәнне яратмады. Бервакыт өйләренә, әти-әнисе белән таныштырырга чакырды. Егетнең киләсен белгән әни кеше телеңне йотарлык бәлеш пешергән иде. Шул чакта ул кызына Нурия дип эндәште дә инде. Дөрес, Булатның үзенә дә Нурия дигән исем якынрак, әмма аңа Нора дигәне дә ошый Чибәр кызларга андый гына иркәләнү килешеп кенә тора Бер карасаң, Нора исеме аңа чат ябышкан иде шул. Оренбургның Советская урамындагы иң купшы "Люкс” мода салонында эшләүче кызга башкача эндәшеп тә булмас иде.
Пыяла витриналары белән балкып утыручы салон ул елларда Оренбургның мода үзәге иде. Дөрес, аны бизәгән рәссам әлләни баш ватып тормаган, витриналарны Тулуз Лотрек стилендәгечә битләренә челтәр каплап изрәгән Чибәркәйләр белән тутырган. Чия төсендәге хисчән иреннәр, озын бармаклы, кызыл тырнаклы иркә куллар күзгә ташлана, хәтта ул бармаклардан кан төсендәге лак тамып торган сыман тоела башлый иде.
Төнге тынлыкта ул кинәт кенә биек үкчәләр шакылдаганны ишеткән кебек булды, Нора шундый баш әйләндергеч биек үкчәле түфли кия торган иде. Йә яннан, йә арттан, йә алдан ерыклы тар юбка модалы санала. Андый киемле кызлар турында "Баруын гына кара, аяклары белән язамыни!" диләр иде. Мондый стиль хатын-кызлардан аерым бер йөрү рәвешен булдыруны таләп итә, моның өчен исә чын-чынлап талант кирәк булып, ул һәркемнең дә кулыннан килми торган иде.
Күзләре төнге бакчага текәлсә дә, анын карашы бик еракта калган үткәннәргә кереп баткан, колагында аның белән очрашуга ашыгучы Нораның түфли шыкылдавы яңгырый. Ул аны башка беркем белән дә бутамый иде. Ул Нора белән бәйле кадерле истәлекләрне хәтеренә төшерергә тырышты, йөзенә тагын моңсу елмаю кунды, чөнки борынына сирень исләре килеп кергәндәй булды.
Оренбург дигәч тә сирень исенең борынны кытыклый башлавы очраклы түгел. Ул бәхетле язда Булат һәркөн Норага фарсы сиреньнәре белән ландыш чәчәкләре алып килә иде. Ландышны кызлар үлеп ярата, моңа "Ландышлар" җыры да сәбәпче булгандыр әле. Кайда гына барма шул популяр җыр яңгырар иде. Күптән, бик күптән булган икән шул болар!
Менә, имеш, ул Совет белән Киров урамнары чатындагы афиша тумбасы янында басып тора, сонга калудан мәңге арына белмәс Нораны көтә. Аның йөзен исенә
төшерергә тырышып карады, ләкин хәтер сандыгы ачылмады, кызның йөзен күрергә теләгән саен, анысы битен әле генә бүләк ителгән сирень чәчәкләре белән каплый иде. Ул аның йомшак күкрәк тавышын, көлүен ишеткән кебек була, дулкынланудан йөрәге талпынып тибә башлый .. Әмма тансык йөзне күрә алмый, кыз ана карамый Хәтеренең көчсезлегенә үртәлеп, ул карашын аска күчерә һәм очлы борышты, лак белән ялтыратылган "лодочка” түфлиләрне, кара төстәге челтәр оекларга чумган төз аякларны ап-ачык күрә, моннан утыз ел элек тә атар хәзергечә модалы саната иде Тагы Юка кытай габардиныннан тегелгән озын юбка. Аның һәр ике ягыннан ерыклар калдырылган, бер ягында ерык зур төймә белән төгәлләнә. Караш өскә үрмәли Анда ниндидер җиңел металлдан ялтыратып ясалган зур аеллы киң каеш Нәкъ шундый каешны ул үткән атнада гына Ташкенттан кайткан, модалы киенергә яратучы киленендә күргән иде. Нәкъ менә шул килене моданың соңгы яңалыклары белән танышып торырга ярдәм итә дә инде. Караш тагын югарырак күтәрелә һәм Норанын җилкәчекләр куелган ачык алсу төстә) е кофтасына тап була, хәзер Мияссәрә дә шундыйракны кия. Нора кофтасындагы перламутр төймәләргә, түшендәге кара муар бантка хәтле ачык хәтерләүче Булат аларда әллә ни аерма күрми, аерма бары тик елларда—арада яткан утыз елда гына.
Әйтерсең, рекордлы биеклекне яуларга җыенган һәм соңгы мөмкинлеге калган сикерешче, ул дулкынлануын баса алмыйча карашын тагын да өскәрәк күгәрергә җыена. Алда тагын укышсызлыкмы? Юк. аның йөзе урынында бушлык түгел анысы, хәзерге авангардист рәссамнар төшергәнчә, ниндидер минут саен алышынып торучы эре сызыклар, чалымнар гына. Аның чибәр йөзне, өске ирене янына кунаклаган нәни миннс. елмаеп караган дымлы күзләрне күрәсе килә. Ай. Норанын көлгән вакытта күзләренең ничек балкуын күрсәгез иде сез. очкыннар чәчри, әллә нинди тылсымлы яктылык, шатлык очкыннары бөркелә башлагандай була. Телисеңме-теләмнсенме. әнә шул шатлык дулкынында йотыласын.
Мондый минутларда ул ирексездән ана таба якыная, чиста сулышын тоя, кызый исә башын артка т ашлап елмаюын белә. Гәмерендә иннек белмәгән алсу иреннәреннән күзләреңне альт булмый. Кайчагында ул көлүен тыя алмыйча, үзе дә белмичә тел очын чыгара һәм өске тешләре буенча үткәреп ала. бу гадәте аны әллә нинди яклауга, саклауга мохтаҗ яшүсмер кызга охшатып калдыра һәм Булатның йөрәге кысыла, күзләре дымлана. Урамнан үткәндә теләсә кемне борылып карар) а мәҗбүр итүче зифа буйлы, чибәр кыз чыннан да мине сайлады микәнни дип уйлый Була)
Ул сакланып кына карашын алсу кофтадагы муар бант-күбәләктән ала һәм нәфис муенда еллар үтү белән инде табигый ялтыравыгын югалта башлаган энҗе муенсаны күрә. Бу энҗе муенса алар гаиләсендә иң кадерле нәрсәдән саналып, буыннан-буынга. әбиләреннән оныкларына күчеп бара икән. Моны да Булат белә иде ипле Менә хәзер Нораның чираты җиткән. Кыз моңа әйтеп бетергесез шат. Мөселманнарда энҗе теләсә нинди бриллинт-гәүһәрдән өстен санала. Монысы да мәгълүм иде
Еш кына ул: "Энҗе муенсам кайда икән ’” дип шаярта, күзләренә ясалма курку чыгара һәм ашыгып муенсасын эзли башлый. Булат та шул уенга кушыла, җнлкапка янында хушлашканда, муеныннан үбеп колагына пышылдый:
- Тикшерик әле, энҗе муенсаң урынында микән ’ ди.
Булат Мөэминович ышанычын югалткан иде инде, тагын уңышсызлыкка очраудан шикләнә-шикләнә, ихтыяр көчен җыеп, карашын кайчандыр Нораның бабасы Истаңбулдан алып кайткан >нҗе муенсадан аера, һәм менә сиңа могҗиза, күз алдына Нора килеп баса.
Ләкин аның күзләрендәге шаян елмаю, ирен читләрендә) е җиңелчә көлемсерәү юкка чыккан Андый чагын кайда күргәне бар сон әле аның’ Тырышсаң, барысы да күз алдына килә икән
Оренбург вокзалы 11ассажирлар ташкыны буып өлгермәгән борынгы i teppoH. тимер юлдан ерак түгел парк Аннан тынлы оркестрның вальс уйнавына хәтле ишетелеп тора. Ташкенттан Мәскәүгә габа үтүче скорый поезд, өр-яңа вагон һәм аның баскычында Булат Акрын гына кузгалып i и и iei ен арттыра баручы поездга ияреп юла) лып ла атлый, аларның куллары бер-берсенә ябышкан диярсең Менә шул чакта Норанын күзләре әнә шундый моңсу нде. Ю1ЫЙС0. кайгырырга сәбәп тә юк иде бит Барысы ла сөйләшенгән, аңлатыш ан Булат яңа елга кайтачак, кулына дштлом алгач. яз көне аны үзс белән алып китәчәк. Барысы да вәгъдә белән беркетелгән иде түгепме сон ’
Кызлар күңелен алдый алмыйсың, язмышларына янаган һәлакәтне үк булмаса да, ниндидер фаҗигане кыз күңеле шул чакта ук тоемлаган, шунлыктан аның кулларын ычкындырмаган, поезд аны кызның кайнар кулларыннан йолкып диярлек алып китте бит. Мәскәүгә барып җиткәнче Нораның моңсу карашы күз алдыннан китмәгән иде. “Нишләп моңланды соң әле ул?” дип ваемсызланып уйланган иде Булат. Аны алдарга уенда да юк иде, чын күңеленнән кәләшем дип атый иде бит.
—Нора, бәгърем, гафу ит .—дип пышылдады Мәхмүгов ирексездән.
Әгәр ул бүген Инкыйлаб Рәхимовнаны искә төшереп, аңа хыянәт иткәнлеген, үзенең гаебен танымаган булса, Нораны искә алуы да шикле. Арык янында бары тик үткәннәрдән күңелле һәм матур мизгелләрне генә искә төшереп ләззәтләнмәкче иде. Чөнки яшьлектә барысы да матур, җиңел, барысы да романтика томанына төренгән, хыял канатларында уйнаклый торган була. Яшьлеккә барысы да сыйган, “Топольләр” паркы да, иң модный саналган “Чия бакчасы” көен дөбердәтеп уйнаучы Марик Раушенбахның джаз оркестры да, җиз торбалар һәм саксофоннар тантанасы да.. Анда Эллингтонның моңсу-дәртле “Кәрван” көе яңгырый. Аны башкарганда Оренбург джазменнарының кумиры, шәһәрнең беренче дендие Раушенбах саксофонда үзе уйный иде. Начальство киткәч, парк ябылыр алдыннан борынгы парк өстендә рок-н- ролл авазлары тетри, сәхнәдә һәм бию мәйданчыгында нәрсәләр булганлыгын белү өчен барысын да үз күзләрең белән күрергә кирәк. Ялганларга кирәк түгел, үзеңне барыбер алдый алмассың, арык янындагы эскәмиядә хәтердә менә шушы күренешләр генә яңарды бит, хәтта Нораның—кәләшеңнең йөзен дә күз алдына китерә алмадың.
—Нинди пәслек,—дип куйды ул кабахәтлекне, түбәнлекне аңлатучы борынгы сүзне искә төшереп. Әмма өстенә алган бу гаепне кире кагу, аклану теләге юк иде. Хәтта Ертык Закир турында да җансыз бер нәрсәне искә төшергәндәй генә уйлап алды. Ә бит ул чакта бөтенләй башкача иде, четерекле иде. Хәтердә казыну исә тагын бер кат сатлык җан булуны, хыянәтне тануга китерәчәк, Данияровага карата кебек үк булмаса да, алдан уйлап эшләнмәсә дә, барыбер кылган гамәлләре хыянәткә тиң булыр иде.
Кеше тормышында хыянәт өчен җавап тотар көннәрнең шиксез килеп җитәчәге билгеле. Җәзасы күңел тынычлыгын югалту гына булса да, хисапны бары тик үз- үзеңә генә бирергә туры килсә дә, бик авыр хөкем ул.
Бүген шундый көн, дөресрәге, төн булды. Ул моны аңлый һәм җавап тотудан качу сәбәпләрен дә күрми, артка таба юллар юк, болан да артык күп чигенелгән иде инде.
“Бар яктан да үзем гаепле”,—дип уйлады ул бакчага күз салып. Монда барысы да аның кулы белән утыртылган, тәрбияләнгән, үстерелгән; буш вакыты булса бакчада казыну яраткан эше, әмма вакыт дигәнең беркайчан да җитми. Бакчаның шушылай каралган, тәрбияләнгән булуында исә, әле бит йөзем бакчасы да, кура җиләге утыртылган аерым кишәрлек тә бар, аныкыннан бигрәк, бакчачы Хәмракол әкәнең хезмәте ята. Ихатада бер унбиш еллап эшли инде ул. Сабыр, ярдәмчел һәм диндарга охшаган бу карт аларның бакчасына кайчан, ничек, нинди шартларда килеп эләкте соң әле? Берчак шуны исенә төшерергә тырышып караган иде, булдыра алмады, сорашыр, белешер кешесе юк, ул чакта Зөһрә вафат булган иде инде. Бакчачы турындагы уйлар күңеллеләрдән гүгел, ул чәйнекне алды да җәйге кухняга таба китеп барды. Куәтле имәннең күләгәсе тагын да сулга табарак авышкан, газ плитәсе янында яп-якты, хәтта ут яндырып торасы юк. Чәй кайнаганчы ул Халтаевларга чыгучы капкага барып терәлгән сукмак буйлап йөрергә тотынды, әйтерсең, милиция начальнигының ишегалдына бәреп керергә һәм горилланы хәтерләтүче күршесеннән үзенә бакчачы итеп Хәмракол әкәне кем урнаштырганын сорарга тели иде. Ул барысын белә, тәгаен белә торгандыр.
Чәйнек кайнап чыкканны ишетүгә ул кухняга кайтты. Бүген Халтаев белән дә, бакчачы белән аңлашырмын, дип тынычландырды ул күңелендә кымырҗып утырган кортны һәм айванга әйләнеп кайтты. Чәй эчсәң баш ачыла, уйларга җиңелрәк була, өстәвенә, майлы пылаудан соң тамак кибеп интектерә иде.
Үткәннәр чәнечкеле тимер чыбык шикелле авырттырып аның җанына шул хәтле нык ябышкан иде ки, ул алардан берничек тә котыла алмады. Тагын күз алдында Нораның моңсу йөзе, бер мизгелдә сүрәнләнеп, сүнеп калган күзләре, эсселектән яргаланган иреннәре пәйда булды. Әйтерсең, ул аны нәрсәдәдер сүзсез генә битәрли иде. Юкса, тормышта аннан да шаян, шук бүтән бер кызны да очратканы булмады. Вокзалдагы хушлашу мизгелләрендә алда торган ниндидер бәлане сизенепме, аның
күзләре сүрелде, йөзендәге балкыш сүрәнләнде. Әле дә исендә, ял көннәрендә Җаек буена кызынырга төшкәч, ул аннан күзләрен йомуын үтенә һәм битенең эчтән яктыртылган кебек тоелучы балкышына сокланып ята иде Анын яңакларындагы алсулыкның чынлыгын тикшерергә теләгәндәй, битләренә кагыла һәм шунда гына анын бернинди иннек-кершән ягынмаганын исенә төшерә торган иде
Дөрес. Нора күзен йомып озак ята алмый, түземе җитми һәм шаярып акланырга тотына, имеш, аның да аны күрәсе, исендә калдырасы килә. "Син бит китәсе кеше", дип котыртырга тотына Ничек кенә тырышмасын, күзен кайчан ачачагын чамалый алмый, һәрвакыт ул әллә нинди бер көтелмәгән мизгелдә була иде Норанын күзләре дөньяга ниндидер могҗиза көтеп, тирә-якта ачыш асарга әзерләнеп, зур булып ачылып карыйлар Бу карашта яшьлекнең мәңге кабатланмас чисталыгы тормышта әле бернинди бәла-казага очрамаган, алдауны, ялганны белмәгән кешенең рухи сафлыгы чагыла. Әнә шул караш күңелендә назлы кызгануга охшаш хис уята, үзендә андый хис тә булыр дип башына да китерми иде ул. Тирә-яктагы чынбарлыкка караш ташлап алганнан соң киң ачылган күзләр ачык бер яктылык белән балкый башлый, йөзе тагын да матуррак, камилрәк булып тоела иде. Бүген ул һичьюгы хәтерендә шул йөзне кабат күрергә тели иде. Ләкин хәтер дигәнең ана буйсынмады
— Үзеңә күрә таман.—дип моңсу гына уйлап куйды ул.
Ачыктан-ачык әйтик дисәк, мөгаен, бүген Ертык Закирны, чегәннеке шикелле куе. дулкынланып торучы кара чәчле, таза, базык гәүдәле егетне дә искә алырга кирәк булыр иде. Дүрт елын Тын океанда, диңгезче хезмәтендә калдырып кайткан егет туганда ук тельняшка киеп тугандай булып тоела, ул аны беркайчан да салмый иде шикелле. Сәер кушаматы исә йөзенә язып куелган, әмма сул яңагындагы бу ертык яра аның шактый ук сөйкемле йөзен артык ямьсезләми дә иде. Ертык дигән кушаматны әле флот хезмәтенә киткәнче үк алган егет Форштадта һәм. табигый ки. бөтен шәһәрдә иң абруйлылардан санала, бик күпләр анын белән дуслашырга тели иде Дөрес, флотта аны башкача. “Скорцени" дип йөртә башлаганнар Моңа тышкы охшашлыгы белән битендәге яра гына түгел, чиксез кыюлыгы, куркусызлыгы да сәбәп булган иде Диңгез десантчылары арасында абруй казану авыр нәрсә, әмма ул тыныч көннәрдә хезмәт итеп тә күкрәгенә орден тагып кайтты Ниндидер хәрби өйрәнү вакытында командирының тормышын саклап калган икән
Читтән Kapai анда бераз эрерәк тоелса да. Мәхмүгов үткен күзле, күзәтүчән егет иде Армиядә хезмәт итү һәм дүрт ел буе М.юкәүдә хөр студент тормышының тәмен тату эзсез үтмәгән. Оренбургның гап-гади бер провинция икәнен ул бик тиз чамалап алды. Хәер. джаз, яңа биюләр һәм яңа мода монда да килеп җиткән иде инде, алар яшьләрнең тышкы кыяфәтен танымаслык үзгәрткән “Топольләр"дә бу аеруча күзгә ташлана иде. Бию мәйданчыгын кап урталай бүлгәннәр диярсең, бер якта бөтен ил буенча “стиляга" дип даны чыккан яңа модага иярүчеләр биесә, «алның икенче яртысында иске модага ябышып ятучылар таптана Болары күбрәк ир-ат затыннан Хатын-кыз кавеме яңалыкка тиз няләшүчән. алар бер-бсрссннән калышырга теләми, араларында аерма әллә ни сизелми кебек, әмма күзәтүчән кеше монда да ниндидер төсмерләр абайламый калмас иде
Күз алдына китерел карагыз, бер якта зәңгәр төстәге, әйтеп бетергесез дәрәҗәдәге тар чалбар, аягына калын каучук табанлы түфли. өстенә шакмаклы күлмәк кигән егет торса, икенче яктагысының чалбары кулың киселерлек итеп үтүкләнгән вә чамасыз киң булыр, һәм, табигый ки. моңа изүе кендегенә хәтле үк ычкындырылган ап-ак күлмәк өстәлер, эчтән диңгезчеләр тельняшкасы күренеп торыр Аларның һәркайсы каршы яктагыларның киемен мәгънәсез һәм ямьсез санар
Яшьләр арасында менә шундый күчеш, сыныш хөкем сөргән чорда үтәргә зуры килде диплом практикасын Булатка Оренбургта
Шуның өстенә. бу якларда хакимлек иткән әхлак кагыйдәләрен вә йолаларны да истән чыгарырга ярамый Ул чакта барыннан ла злек көчкә табыналар һәм холкының никадәр ирек сөючән. баш бирмәс булуына карамастан. Нора rete яки бу егет белән йөрүдә дә ирекле түгел иде Сүзен беркайчан да җншә очырмый торган Форшталт ышпанасының янавы, куркытуын санга сукмау өчен никадәр үзсүзле. текә холыклы булыр! а кирәклеге да аңлашыладыр Чибәр Нора Форштадтта яши шу л.ш булгач, ут бары тик Форшталт егетенеке, ягъни мәсәлән. Ертык Закирныкы гына була ала. Моңа аларның иманы камил иде Мәсьәләнең башкача хәл ителүен алар бөтен Форшталт
өчен хурлыкка санар иде. Форштадт намусын алар күз карасыдай саклый, үзләре Норага битараф булган хәлдә дә Ертык Закир өчен гомерләрен дә жәлләмәс иделәр. Хәзерге төшенчәләр буенча наив бер нәрсә кебек. Әлбәттә, шулай. Әмма ул елларда бер Оренбургта гына түгел, меңнәрчә башка җирләрдә дә гаиләләр әнә шул я «ылмаган кагыйдәләр нигезендә барлыкка килде, араларында чын бәхетлеләре дә аз түгел иде
Әгәр дә “Люкс” салонының иң чибәр модисткасы Нора, аңлавыгызча, яна моданы башлап йөрүчеләрдән, аны тормышка үткәрүчеләрдән булса, Закир төп мә!ънәсендә аның киресе иде. Үлем куркынычы янаса да, пистолет көпшәсе төбәп торсалар да Закирга беркем дә, беркайчан да тар зәңгәр чалбар кигерә алмас иде. Тельняшканы салу турында, гомумән, сүз дә булырга мөмкин түгел. Моны ул флотка хыянәт итү дип санар иде. Ким дә түгел, артык та түгел. Сөйгәненең нинди юбка, нинди кофта киюе әллә ни мөһим тоелмый, ләкин шулай да, дус кызлары арасында аның аерылып торуы күңеленә хушлык бирә иде. Иптәшләре. “Кара, әнә гүзәлең Нора килгән, тагын һуш китәрлек күлмәк кигән”,—дисәләр, башы күккә тигәндәй була. Кызның кием-салым белән мавыгуына ул каршы түгел, хәтта “гомерең буе бәрхет белән кеш киеп йөрерсең” дип ант и гкәне дә булды. Флот хезмәтеннән соң Төньякта, алтын приискаларында эшләгәндә шундыйрак җыр ишеткән иде ул. Кеш тун ук булмаса да, аннан ким саналмаучы кара көрән төлке туны альт кайтты. Бу тунны аңа кәләшеңә бүләккә дип тайгадагы бер аучы биргән иде. Аның да шактый ук гыйбрәтле үз тарихы бар. Аучыны гулай торакта блатнойлардан коткарып калды Закир. Юкса, картны үтергәнче тукмарлар, Себердә кыш буе җыйган кыйммәтле тиреләрен дә талап алган булырлар иде.
Закир Нора белән тимер юлчылар сараендагы кичәдә танышты. Нора унынчы класста укый, ә Закир хәрби өйрәнүләрдә күрсәткән кыюлыгы өчен ялга кайткан иде Әле тагын бер ел чамасы хезмәт итәсе бар. Аларның мөнәсәбәтләре баштан ук ябышып китте, дип әйтеп булмас, кыз хат язарга вәгъдә итмәде, истәлеккә фотосын бирмәде. Ләкин кыз хакында диңгезче егетнең күзе төшкәнен аңламады дип әйтеп булмый, әлбәттә. Аңа көн саен диярлек гашыйк булалар иде. Шуңа күрә, гаҗәпләнмәде дә, сөенмәде дә. Форштадта яшәп, “Топольләр”дә яшьли бөтерелә башлаган кызның күрше урамдагы Ертык Закир турында ишеткәне бар, флотка киткәнче озаткалап йөргән Светлана Соколянская дигән ахирәтен дә белә иде. Ертык Закир кебек абруйлы егетнең үзе белән сөйләшкәндә югалып калуы, дулкынлануы ошый иде аңа, табигый ки, күп кызларның көнләшеп карауларын да сизми калмады, әлбәттә.
Чапаев белән Оружейная урамнары чатында, кайчандыр чәй белән сәүдә иткән. Истанбулдан энҗе муенса алып кайткан бабалары төзеткән борынгы таш йортта яшәүче кара күзле, зифа буйлы укучы кызга башын югалтырлык дәрәҗәдә гашыйк булу өчен Закирга ун көн җитеп ашты.
Нораның фоторәсемен барыбер тапты, үзе белән алып китте, тапмаса Әхмәтшин да булмас иде. Язарга артык һәвәс булмаган егет берничә тапкыр хат та язды, әмма Нора аларның берсенә дә җавап бирмәде.
—Кайткач, кирәген бирәм әле мин аның,—ди иде караңгы чырай белән "Скорцени” кысан кубриктагы иптәшләренә, ләкин карават янында баш өстенә элеп куелган фотоны алып куймады.
Закир гражданкага нәкъ ике елдан соң әйләнеп кайтты, элеккегесе кебек үк нәкъ яңа ел алдыннан, һәм тимер юлчылар сараендагы балда нәкъ элеккечә Нора янына килеп басты. Әйтерсең лә ике ел булмаган да, узмаган да. Кыз, гадәттәгечә, ахирәтләре, таныш егетләре арасында иде. Ләкин “Скорцени" аларны күрмәгән дә кебек аны биюгә алып чыгып та китте. Нора янында күз ачып йомганчы бушлык хасил булды, әле генә тирәсендә бөтерелгән егет-җиләнне җил очырып алып киттемени. Нора әле яңа вәзгыятьне аңлап җиткермәгән, моны көндәшләренең чираттагы бер мәкере дип уйлап баш вата иде, әмма ахирәтләренең берсе күзен ачты, гап-гади итеп аңлатты да бирде:
—Әхмәтшин кайтты бит,—диде ул аңа сабыйга әйткәндәй итеп
Әхмәтшин үзе армиягә алынган таксопаркка әйләнеп кайтты. Тын океан флоты командованиесе кыю диңгезче тәрбияләп үстергән коллективка рәхмәт әйтеп, анын батырлыгы, ни өчен орден белән бүләкләнүе турында хат та җибәргән иде. Аны геройны каршылагандай каршы алдылар, монысы инде Закирны бөтенләй гаҗәпләндерде, юкса ул үзе кылганнарны батырлык дип сөйләп йөрмәс иде.
Нәкъ шул көннәрдә иң соңгы модельдәге “Волга” кайтарткан шәһәр комитеты гаражыннан чем кара “ЗИМ"ны таксопарк балансына күчергәннәр икән. Горкомда
жиде ел чамасы йөрсә дә, гел бер кулда булганлыктан, әле шактый әйбәт хәлдәге "ЗИМ" таксопаркта шактый бәхәс кубуга сәбәп булган, аны дәгъва кылучылар хәттин ашкан Менә шунда Әхмәтшинны искә төшерәләр лә, ул коткаручы фәрештә шикелле була Машинаны орденлы кызылфлотчыга бирү турында сүз чыккач, бу карарга парткомда да, профкомда да каршы төшмиләр
Уңган бригадага эләккән иде. төньяктан "Скорцени” шактый калын кесә белән кайтты Җай килсә, анда бер елда кайчакта ун елда да эшләп булмаслык акча төшерәсең. Башын югалтырмын дип тормады, акчасын беркем белән дә бүлешмәде Хәзер генә ул ярым пышылдап рэкетчы дип сөйләгән булалар, чынлыкта рэкет әллә ни гомерләрдән бирле бар, бары тик чит илдән кергән яңгыравыклы исеме генә юк иде. Әле армиягә киткәнче үк, ана, авызыннан ана сөте дә кибеп бетмәгән егеткә, мәңге онытылмаслык бер вакыйганың шаһиты булырга туры килгән иде
“Топольләр”дә биюләр башланырга әле шактый бар. вакыт үткәрергә дип, ул бильярдныйга кереп чыгасы итте Ишек төбендә Форштадтның өлкәнрәк егетләрен очратты Аларның күбесе белән Закирның мөнәсәбәте киеренке, чөнки яшь бүре баласы сыман ул Форшталт өерендә үз урынын булдырырга тырыша, ә монда урынны жиңел генә бирмиләр иде Ләкин бүген ул кызрач егетләрне танымады, аларны. әйтерсең, алыштырып куйганнар, алар югары дәрәҗәле рәсми кешене озатып йөргәндәй, нәкысрәк бостон костюмлы, озын буйлы, аксыл чырайлы егетнең һәр сүзен йотып баралар иле
Закир Төрек Госманны күреп белми, әмма аның шушы арала төрмәдән чыгарга тиешлеген ишеткән иле. Аның белән бик очрашасы да килеп тормый, чөнки киләчәктә Форшадтга үз урынын булдырырга һәм тоткан дәрәҗәсен беркем белән дә бүлешергә теләми иде. Күңелендә шундый шөһрәт сөючән уйлары бар иде аның Әмма чигенергә, каядыр читкә китәргә соң иде инде, алар чак кына маңгайга маңгай бәрелешмәделәр ул да башкалар белән бер!ә кул бирергә мәҗбүр булды.
—Их, Госманның кайтканын юасы иде бит.- дип куйды әле кичен генә кәрт уйнаганда соңгы ыштанын салырга мәҗбүр булган Колга Федька
Егетләрнең кесә ягы такыр иде бугай, беркем дә дәшмәде. Закирның акчасы бар иде барын, ләкин ул аларны сыйларга җыенмый, чөнки аларны үзе өчен абруй санамый, сыйласаң, иң яхшысы, әнә яшьтәшләрең янында бул. Төрек Госман да аңа ошамады, дуамал карашлы шушы "үләксә’’дән бөтен шәһәр куркып торсын әле. дип уйлап куйды ул.
—Үзем сыйлыйм,—диде кинәт Госман һәм ашыкмый гына кесәсеннән “Казбек” чыгарды һәм ябык кулы белән җәйге буфет ягына күрсәтте Такта-фанердан оештырылган андый буфетлар >лск бөтен ил буенча сибелгән иде
Чакыру үзенә кагылмаган кебек Закир бер читкәрәк китте, исәбе бильярдныйда калу иле. ләкин Госман аның ни уйлаганын сизде булса кирәк, көтмәгәндә аңа атап эндәште:
Нәрсә, Ертык, әллә мин кайтканга шатланмыйсыңмы?—диде. Тавышы тигез, хәтга яг ымлы сыман, сүзләре лә гадәти кебек, әмма Закирның эчендә нәрсәдер куырылып килде, каны каткандай булды, блатнойларнын бер-берсен Төрек белән куркызулары юкка түгелдер, мөг аен
"Беркатлы лох түгел бу. түгел, кайтуга ук минем хакта да белешеп өлгергән”.— дип уйлап куйды Закир Госман белән янәшә атлаганда Күрәсең, аның ягггерен ниятләрен дә җиткергәннәрдер, хәер, ул аларны яшереп тә тормый иде
Җәй1 е буфет янында буш өстәлләр юк диярлек, пыяла тәрәзә янында халык мәш килә, шәраб белән аракыдан тыш, мичкәле сыра саталар. Шау-шулы дусларын буш өстәл табын утырткач. Госман Закирга таба борылды
Әйдә, миңа булышырсың, диде дә буфетның арткы ишегенә таба китте
Ишек шар ачык иде. әмма ул бушаган шешә әрҗәләре белән томаланган булып чыкты Госман аларны эчкә таба тибеп җибәрде Тавышка хатыны белән кулдаш булып эшләүче буфепгы йөгерен чыкты
Әссәламегаләйкем, Шакир абзый, мөгаен, мине сагынып беткәнсеңдер инде, дип шат тавыш белән эндәште Госман һәм пеләш башлы, юан бәдәнле адәмне кочаклап та алды.
Закирга алар күптәннән таныш булып тоелды
Кайтып җиттең, димәк, диде тегесе артык шатлану хисләрен сиздермичә, үзе
калтыранган кулларын кая куярга белмичә интекте, алъяпкычының кырыен бөгәрләп маташты.
—Булды, кайттым,—дип раслады кунак,—беренче эшем итеп, дусларым белән синен янга килдем. Туган якка кайтуны юарга кирәк бит. Әйдә, тиз генә мәтәштереп ал, безнең танцыга җитешәсе бар. Гүзәлкәйләр көтеп арыгандыр .
—-Нәрсә бирим?—диде югалып калган буфетчы.
—Без алтау. Димәк, өч шешә аракы, кабымлык күбрәк булсын, эчтә бүреләр улый, соңрак кеше башына икешәрдән сыра. Яңа мичкәдән, кысласын да онытма.
Шакир абзый ялт итеп кухняга кереп китте һәм шундый ук тизлек белән поднос тотып килеп тә чыкты. Кабымлык мулдан иде: эре итеп туралган колбаса, сыр, ысланган майлы җәен кисәкләре, тозлы кыяр. Әрҗәдән өч шешә аракы килеп чыкты. Кабымлыклы подносны ул Закирга тоттырды, шешәләрне Госманның үзенә бирде. Акча түләгәндә кирәк булуым бар дип уйлаган Закир беразга гына зуктап калды, әмма Госман акча урынына буфетчыга татуировка белән чуарланып беткән кулын гына тоттырды һәм битараф кына ■‘рәхмәт" дип куйды, ашыкмыйча ишеккә таба атлады.
Саранлыгы, комсызлыгы телдән төшмәгән Шакир абзыйны мондый хәлдә күреп. Закир телдән калды, шулай да ишегалдына чыккач Госманнан сорыйсы итте:
—Ә акча?..
—Нинди акча?—дип гаҗәпләнде Госман.—Сдача алмадың, дип әйтмәкче буласыңмы?
Закир злсккедән дә битәр югалып калды, кайчандыр кәсебен трамвайда кесә карагы булып башлаган, соңрак кәрт уенында танылган шулер Госманның җитез бармаклары күз ачып йомганчы буфетчының кесәсенә йөзлек акча, ягъни базар телендәгеме әйтсәк, ”аякчу"ны шудырып өлгерде микәнни, дип уйлап куйды.
Ниһаять, Госманга да барып җитте. Закирның бу кадәр дә “пешеп җитмәгән” булуын көтмәгән иде ахрысы, шаркылдап көлеп җибәрде, кулындагы шешәләр бер- берсенә бәрелеп зеңли башлады. Хәтта алар төшеп ватылырлар кебек тоела иде.
-Ну, көлдердең син мине. Ертык, мәңге онытмам, диде ул көлүен тыярга тырышып һәм куллары белән күз читләрен сөрткәләп. Аннан шешәләрне Закир кулындагы ирләрчә җайсыз-уңайсыз тотылган подноска куйды һәм өстәп әйтте:— Исендә ют, мин түгел, ә ул миңа үлгәнче бурычлы.
Нәрсә, әллә кәрт уенында оттырган идеме?
Карыйм, карыйм, жүләр икәнсең әле син. Ертык. Җитмәсә. Форштадтта барысын үз астыңа алмакчы буласың Эчкәнең өчен симереп каткан Шакирга акча түләмәкче булгач, сиңа нигә ул өстенлек, хакимлек?
—Ә син ни эшли аласың аңа, син бит сәүдә инспекторы да, мент та түгел!
—Бик күпне эшли алам,—диде Госман артык җәелеп тормыйча Иреннәре арасында цингадан бозылган кара тешләре күренеп кипе Аңлата башлады — Мәсәлән, кулыңа монтировка тоттырып сине арткы бүлмәсенә җибәрә алам. Ике минутта өч әрҗә аракыны ватып чыгу ни тора. Ә бит аны аңа беркем дә списать итмәячәк.
Менә шунда гына Әхмәтшин тупас һәм ертлач буфетчының Госман алдында тәгәрәп йөрүенең сәбәбен аңлап алды Дефицит сыраны Шакир абзый өстәлгә үзе китереп бирде һәм арты белән чигенгәндә, ялагайланып. Госманны теләсә кайсы вакытта килергә чакырырга да өлгерде. Ишегалдында булган сөйләшүне исенә төшердеме. Төрек кинәт гасабиланып чинап җибәрде.
—Сдача кайда?
Аннан башканы көтә дә алмаган буфетчы хәтеренең тишек иләккә әйләнүенә зарлана-зарлана яхшылап бөгәрләнгән ике йөзлек чыгарып сузды.
Форштадтка чын хуҗа кайткан. Закир моны шул көнне бөтен тирәнлеге белән аңлап алды да инде, һәм нәкъ шул көнне “җиңел” тормыш романтикасының нәрсә икәненә төшенде, аның ахыр чутта кая илтеп чыгарачагын да күз алдына китерде.
Флотка, армия хезмәтенә чакырылу белән дә унды ул.
Монда сурәтләнгән вакыйгалардан соң берничә ел үткәч, Төрек Госманның кайтуын "Топольләр” паркында, Шакир абзый янында бәйрәм иткән компаниядә катнашучылар коралланып Актүбәдәге ювелир кибетен басарга маташканда эләктеләр. Клим белән Колгасар Федьканы кибет түбәсендә атып үтергәннәр, аларны
Госман каплан торырга тиеш булган, калганнары герле срокка тагын төрмәгә эләкте
Алтын табучылар артеле тирәсендә Госман кебегрәк кешеләрнең, хәзергечә әйтсәк, рэкетирларның бөтерелүе **Скорцени"ны гаҗәпләндермәде.
Тайгада алтын эзләргә ул флотта чакта, демобилизациягә бер ел калып килгәндә үк язылган иде Өч дус берләшеп эшләргә карар бирделәр Аларның табышуы, бер- берсен аңлавы да табышмак булып калды. Өч дусның сыйфатлары бер-берсен тулыландыра, баста иде кебек Колька Шугаев, мәсәлән, армиягә киткәнче үк алтын- көмеш белән эш итәргә өлгергән. Карабах егете Саркис Овенян алыптай таза гәүдәле, көче ташып торган баһадир иде. Каптеркада аңа тәки ярашлы парад мундиры таба алмадылар II индиен генә биреп карамадылар, барысы да кысан нде. Юкса, флотта кәрлә кешеләр хезмәт изә дип тә әйтеп булмый Өйгә кайткач. Одессага барып, флот истәлегенә махсус заказ белән форма тсктерәм. дип шаярта иде ул Ннчек итсә итте, интендан т дарның җелегенә үтеп бетте, шулай да кайтыр алдыннан офицерлар белән генераллар! а гына бирелә торган парал мундиры өчен материал алуга иреште Булдырды егет.
Җай гына эшләп ятучы артель артык кечкенә түгел, барысы илле ике кеше булып, барысы ла шушы ук коллективта эшләп ятучы биш утоловннкка ясак гүлиләр икән Шым иткән кеше дә юк "Агайлар"га түләргә кирәклеге, ул гынамы, шактый мулдан ычкындырыр! а кирәкле! е беренче получканы алганда ук аңлашылды Акча алырга баракка лагерьның карт бүресен ияртеп пахан үзе килюн иде. Тагын биш минуттан авызыннан каргыш вә янау сүзләрен ургыта-ургыта барактан чыгып очачагын күз алдына китермәгән булгандыр ул.
Менә бу кирәкмиме сина? дип сорады Саркис блатнойнын борын төбенә бала башы зурлыгындагы йонлы йодрыгын куеп Хәләл акчамны синең белән бүлешсәм, гомерем буе үземне Kapiaii яшәячәгемне аңлыйсыңмы син?
Кылт итеп Закирның күз алдына куркудан калтыранучы симез буфетчы килеп басты: юк, аңа охшарга теләми нде ул. әгәр мондый хәл була калса һәм ул Форштадттагы берәрсенә барып ирешсә. Ертыкның кемгәдер ясак түләвен белсә, аңа хәтта бер генә шкег та сәлам бирмәячәк иде
Шугаев тыныч булып кала алды, нәфрәтен, ачуын йөзенә чыгармады
-Монда һәрвакыт шулай булган, бу тайга законы диде ул салкын гына, ләкин дусларын үгетләп маташмады. Озак кына тын торгач өстәп әйтте Сакланырга туры килер, блатнойлар бунт күтәргәнне яратмый һәм тимер карават янындагы стенадан бүрәнәгә кадакланган тактаны каерып алды, аштан көпшәсе киселгән мылтык обрез килеп чыкты. Кирәге чыгар әле дип, вездеход йөртүче Жоркадан алган идем, ул аны кандадыр кәрт уенында откан булган
Себер егете Шупгев аз сүзле, әмма ышанычлы, таянырлык кеше иде. Дүрт ел буе диңгез десантында хезмәт итү моны бер генә тапкыр расламагандыр Аларның берсе дө флот туганлыгыннан шикләнми, һәм шунлыкпш булса кирәк, үзләрен артык кыю тоталар иде
Әгәр аларның алтын приискасындаг ы тормышын берәр язучыга яки кинорежиссерга сөйләсәң. могаен. үтә дә мавык!ыргыч китап яисә кинофильм килеп чыгар иде. Йә калам, йә бетем дип яшәү, туктаусыз көрәш ел буена туктамады. Шугаевның салкын канлылыгы һәм чыдамлыгы ла. Әхмәтшиннын блатнойлар гадәт-йоласын белүе һәм башбирмәс кыюлыгы да. Овенянның шаккап ыргыч көч-гайрәте дә. бер- бсрсенө сүзсез ышанулары та. кыскасы, азмы-күпме тормынгга туплап өлгергән бар тәҗрибәләре кирәк булды. Уголовннклар алар арасына чөй кагарга бер тапкыр гына тырышып карамады Шугаев янында бигрәк тә озак бөтерелделәр. Себер егете икәнен кат-кат исенә төшерделәр, ят диндәге кяферләрдән аерылса, ясактан азат итәргә дә вәгъдә биреп каралылар Ләкин диңгезчеләр арасындагы бердәмлекне какшата алмадылар, флот аларны чын-чынлап туганлаштыртан rue инде
Берничә гапкыр төннәрен дөрләп янган барактан сикереп чыгарга да туры килде, обрез тотып, дусларының йоклаганын да саклап утырган чаклар булды Ә көннәрдән бер көнне әбәт ашап утырганда кансыз, җан өшеткеч сугыш башланып китте Ул чакта драгада механик булып эшләүче усал һәм мәкерле бандитны Овенян кулыннан мотҗи та белән генә йолкын алды лар, юкса җан тәслим кыласы иде Үлмәде, эт кебек, яңадагг аякка басты Ләкин ул инде исәпкә керми иде Аның бандит лык гомере шуның белән тәмамланды Оч кешегә каршы дүртәү катты Артельдәгедер ачыктан-ачык
аларны якламый, ләкин гаиләләрен исән-аман асрау уе белән йончыган Себер мужиклары диңгезчеләргә теләктәш, күп чакта алдан кисәтеп куялар, блатноилар оештырырга маташкан мәтәвек хакында хәбәр бирәләр иде. Икенче обрез белән ике көпшәле винчестерны да алардан сатып алдылар Акча мул төшә, диңгезче егетләр, бәлки, икенче елга да калган булырлар иде, әмма чираттагы амнистия якынлашып килгәнлеге мәгълүм, уголовниклар түземсезләнеп ярдәм көтә. Алар теләсә нинди кабахәтне дә үз даирәләренә алырга риза, чөнки диңгезче егетләр аркасында артель кулдан ычкына башлаган иде.
Закир биш елдан соң Оренбургка әнә шундый тормыш тәҗрибәсе туплап әйләнеп кайтты. Биш елда байтак сулар акты, Форштадт та үзгәрде, ышпаналар сирәгәйде. Берәүләре ул ил хәзинәсенә алтын эзләп йөргән якларга сөрелде, икенче берәүләре исерек сугышта пычакка кадалып гомерен очлады, өченчеләре төрмәләрдә һәм бәрелешләрдә сәламәтлекләрен бетереп, кан төкереп, һәм иң мөһиме—әйләнә- тирәдәгеләргә йогынтысын югалтып, тынычланып калды. Ләкин яшь җилкенчәкләрдә ниндидер бозыклык эзе, көзге әтәчләргә хас ертлачлык бар иде әле, үсмерләр арасында элеккеге Форштадт егетләренең маҗаралы кыланышлары легенда булып йөри, байтагының йөрәгендә яклау таба иде Караклык, усалларча талау, шантаж кебек нәрсәләр яшьләрне артык кызыктырмый инде, ә менә баш бирмәс “егетлек”, кыю хулиганлык элеккечә югары бәяләнә иде әле. Бу даирәдән биш ел аерылып торса да, киң күңелле, ачык чырайлы, бу якларның Робин Гуды буларак танылган Ертык Закирның исеме онытылмаган иде.
Приискаларында җеп өзәрлек хәле калмыйча алтын юдырганда, кулына винчестер тотып иптәшләренең йокысын уголовниклар һөҗүменнән саклап озын-озак төннәр үткәргәндә ул туган шәһәрендәге абруе хакында башына да китерми, яраннары һәм тән сакчылары арасында, ниндидер бер президент сыман, һәр боерыгының сүзсез башкарылуына ирешкән Төрек Госман шикелле буласы да килми. Андый киләчәк кызыктырмый иде аны. Себердә калуы да акча җыю, кайтып йорт сатып алу яисә төзү һәм яхшы гаилә тормышы кору теләгеннән иде.
Нораның аңа төрмәгә ризык ташуын, аннан хатлар көтеп ятуын да теләми иде ул. Әле дә хәтерендә, моннан ун еллар элек, әле ул мәктәптә укып йөргән чакта, күрше урамдагы Әлфия исемле кыз асылынып үлде Барысы да юктан гына кебек, кибеттә чиратта торганда аңа кемдер “бур сөйрәлчеге” дип әйткән имеш, кыз шуны күтәрә алмаган. Юкса, Әлфия яшьлеге белән ялгышкан бер бичара, аны аңлар дәрәҗәдә булганмыни?! Заманында Аркан кушаматлы Шамил аны тәмам сихерләгән. Форштадтагы Төрек Госманның элгәресе булган бу егет аңа кулыннан бар нәрсә дә килүче куәт иясе булып тоелган. Әнә шул куәт иясе утызга да җитә алмады, кыска гомеренең дә өчтән бере төрмәләрдә һәм лагерьларда үтте. Закир үзенең гомерен шулай мәгьнәсезгә яндырырга теләми. Төшендә ул үз йортын, хатынын, балаларын күрә, хатыны булып бары тик Нора гына тоемлана иде
Ул блатнойлар тормышына кереп батмавына, төзәтеп булмаслык хаталар эшләп ташламавына, “Топольләр”дәге теге кичәдә Госманның чын йөзен таный алуына сөенә, язмышына рәхмәтле иде. Төрек уголовниклар дөньясында иң югары баскычта, закондагы бур булып, андыйлар бөтен илдә бармак белән генә санарлык. Закир кемнедер куркытып, дер калтыратып ашап-эчүне, мәҗлес коруны күз алдына китерә алмый, дусларны исә бары тик хәләл акчага гына сыйларга ярый, дип белә һәм монын киресенә аны беркем дә ышандыра алмас иде. Хәтта бурдан, карактан тартып алынганы да аңа шатлык китермәс иде, монысын да яхшы белә.
Ике ел эчендә мәктәп баласы Нора бар яктан килгән чибәр һәм сөйкемле кызга әйләнде дә куйды. Яшьлегендә ышпана арасында үз урынын табарга ашыккан Закир кебек үк, ул да институтка барып тормады, мода өлкәсендәге сәләтенә таянып, үзен шул юлда табарга омтылды. Аның тумыштан килгән ниндидер үтә затлы зәвыгы, сиземләү сәләте бар, куллары алтын иде. Тырышлыгы җитәрлек. Модистка өчен болар иң асыл сыйфатлар. Баш иючеләр, артыннан йөрүчеләр хәттин ашкан булса да, кияүгә чыгу уе юк иде әле.
“Теләгемне белдерим генә...”—ди торган иде ул бу яктан бәхетләре чамалырак ахирәт кызларына күзләрен шаян елтыратып.
Аңа укымышлы егетләр, студентлар, яшь инженерлар һәм, табигый ки, Раушенбах тирәсендә бөтерелүче джазменнар күбрәк ошый, бу стилягалар ялан саен "Люкс”ка
киләләр, нидер тектерәләр, кыскарталар, таманлыйлар Яңа ел кичәсендә үзенә гашыйк булган диңгезче егеттән исә ул. океан исе сеңгән, мәгънәсен аңтап бетерерлек булмаган берничә хат алса да, аны тәмам оныткан, ул хатларг а җавап бирү турында уйлан та карамаган иде. Закирның дуслары ана еш кына сәлам тапшыралар, хәтта яныйлар, койрыгыңны бик болгап йөрмә, гиз кыскартырбыз дип кисәтәләр, менә Ертык кына кайтсын, ул тар балаклы җилбәзәкләреңне акылга утыртыр, диләр иде Әмма яшьлег е белән ул боларның берсен дә җитди кабул итмәде
һәм менә Закир әйләнеп кайтты Аның җитди ният белән кайтканын Нора бик тиз сизеп алды. Моңарчы янында бөтерелгән егетләр күз ачып йомганчы юкка чыкты Төньяк белән арасын тулысымча өзеп кайтып, яңа ел кичәсендә Норага менә дигән төлке гун бүләк иткән көннән башлап, анын янында, әйтерсең, ниндидер бушлык хасил булды. Дөрес, аны хәзер дә биергә чакыралар, әмма аларның мөнәсәбәтендә нәрсәдер у и эрде, күзләре элеккечә елтырамый, ә кызыйга үзенә сокланып карау, колагына бер-бер артлы төрле комплиментлар пышылдау ошый иде
Бервакыт биюләр туктап торган арада ул оркестрның җитәкчесе Раушенбахка зарланып та алды, кияүг ә чыкмаган тол хатын хәлендә калдым инде диде һәрнәрсәгә көлебрәк караучы Марик уйлап та тормыйча әйтте дә салды
- - Нора бәг ырькәем, диде ул,—син бит хәзер тамгалы, сиңа "Закир кызы" дигән тамга салынган. Син шаһиншаһның сөекле кәнизәге кебек, аз гына чама югалтуга ул егетләрдән күз ачып йомганчы турсык, ягъни евнух ясыйлар да ташльпЬгар Закир белән шаярырга ярамый Дөрес, джазмен нарга анын мөнәсәбәте әйбәт, бусы синең аркада бугай, кич саен аның өчен "Аргентина тангосьГн уйныйбыз, күрәм бит, ул аны бары тик синең белән генә бии. Билләһи, алдамыйм, шактый матур күренәсез, шулай булгач, буйсын инде син. кызый, диде дә үзен көтеп тору чыдар янына, сәхнәг ә ашыкты
Закирга аггың мөнәсәбәте ике төрлерәк иде: бердән, аңа егетнегг салон янына җиде урынлы чем-кара ЗИМда килеп туктавы ошый Яңгырлы көннәрдә бигрәк тә Лакланган кәттә машинаның эченә чумганда ул хатын-кызларнын үзенә көнләшеп карап калганлыгын сизмимени. Шулай ук, аның игътибарлы карашын тоюда күңелгә җылылык бирә, ул теләсә кайчан ярдәмгә килергә әзер, тынычландыра белә, агегыи азга Яшьләр арасында үзен бәйсез тота алуы да күңеленә хуш килә Ул чакларда моңа ирешү җиңелләрдән түгел иде Үзенең болар өчен ‘Закир кызы" дигән тамгага бурычлы булуын да яхшы аңлый ул. Раушснбахның Закир тамгасын кыска һәм кискен итеп әйтә белүе аны гаҗәпләндерде Ләкин тамга маңгайда гына түгел иле шул. ул үзен аяклары тышаулаш ан кебек хис итә бантлады Әле яна гына унтугыз яшь тулган кызның хөрлек яратучы җаны бернинди ирексезләүне кабул итә алмын, көчләп тагылган игътибар ятьмәсеннән ничек булса да котылырга тели иде.
Ошамаган яклары да күп. Закирның Себердән алып кайткан җүләр акчага отставкага чыккан әллә нинди бер интенданттан БМВ маркалы трофеи мотоциклы сатып алган, шуңа ут ырып өйләре яныннан тырылдый уза да китә, уза да китә Башка знге юк диярсең. “Топольләр"гә дә шуның белән килә, утырып йөрик дип җанына тия. Кыз мотоцикл дигән нәрсәне күрәлмас дәрәҗәгә җитте, анын өчен драндулет дигән сүздән башкасы юк иде.
Ярый, бик әйбәт сакланган БМВга күз йомыйк, ди. I әрчә ул мотоциклны да, мотоциклчыларны да сөймәсә дә Боларлан бигрәк аны башка нәрсә үрти. 'Закир паркка г итара күтәреп килә, ул көнне бию мәиданчыг ыггда күренми диярлск, читтәге берәр аллеяда тирәсенә дусларын җыеп утыра бир.) Мондый кичләрдә ул Закирны күралмый башлый, аның янындагы дусларын исә ышпана дип кенә җибәрә, юкса арада юньле генә кешеләр дә була. Закир яхшы уйный, тавышы да магур. моңлы иде Ник болар кызда нәфрәт тудыра соң. дип гаҗәпләнергә генә казга Хәзерге буын яшьләре ышанмас та. монда сурәтләнгән чорларда гитараны түбән тек билгесе, мещанлык атрибуты дип саныйлар иде Кемдер хакында Ал гитарада уйный икән . дисәләр, мондый бәя теләсә кемне аяктан егарлык иле Көлке түгелмени > Ул i ынамы. урыслардагы Машенька, Даша. Катя, татарлардагы Сәрия. 1 өлйөзем. Мәрфуга кебек сөйкемле исемнәр дә борынгы булып тоела. авылчалык. колхозчылык билгесе булып санала иде.
Шул сөймәгән гитарасын рәхәтләнеп йомычкага әйләндерер иде Нора Закир шул уен коралы белән аны аз да түгел, кнм дә түгел, бөтен дөньяда хур итә кебек тоела. Ул 3*
чактагы төшенчәләр буенча, гитарада уйнавы Закирны, кая инде ярату, хәтта аралашырга лаек булмаган түбән кешеләр янына алып ата иде. Тагын биш-алты елдан гитараның иң дәрәҗәле уен коралына әвереләсен. илаһи очышка күтәреләсен каян белсен ди ул’ Гитара сәхнәдән оркестрларның бөтен җиз-бакырын очырып төшерәчәк әле Раушенбах кебек саксофонда соло сызгыртса, яисә Глеб Кастоян шикелле трубада уйнаса, иңде һич югы, Тәлгать Ямбулатов шикеллерәк итеп ялтыравыклы бәрмә коралларда дөмбердәтсә бер хәл иде Юк шул. Ул берничә тапкыр шуларга өйрән дип тәкъдим итеп тә карады. Марик та Закирның музыкага искиткеч сәләтен раслап тора, ләкин егет кире үгез кебек катты да калды, гитараның жанын аңламауда гаепләде әле.
—Гитара җаны9 Шул мещан уен коралында жанмы?—дип усал көлгән иде кыз ул кичне.
Җитмәсә, яңагында ертык жөй. Кәефе начар булганда ул бары тик шул җөйне генә күрә дә иде.
Тагы Киенүен генә кара. Хурлык бит. Монда да шул искелек калдыгы гитара шикеллерәк. Үгет-нәсихәткә, катгый таләпләргә колак салды салуын, кием-салымын бераз үзгәртте дә, Форштадтагы ахириләреннән нык аерыла башлады, ләкин Раушенбах даирәсенә, аның дусларына охшарга бик ерак иде әле Ә инде тельняшка турында ул ишетергә дә теләмәде, аңа якынлашканда күлмәгенең өстәге төймәләрен бераз эләктерә башлады, бары тик нык ачуланганда гына иң соңгы сәдәфкә хәтле барып житәр һәм "Инде канәгатьләндеңме?” дип сорар иде.
Кыскасы, алар алтын приискасындагы кебек үзара сугыша бирделәр, бары тик винчестер гына җитми иде.
Юк, хыялында сөйгәнен мондый итеп күз алдына китерми иде Нора, китерми иде
Көннәрдән беркөнне Раушенбах аны "Топольләр”дә Мәскәүдән диплом практикасына килгән ике егет белән таныштырды. Ул елларда халыкның бүгенгечә күченеше башланмаган иде әле, Оренбургта газ ятмалары табылмаган чак булып, хәтта отпускыда каядыр барып кайту да олы вакыйга санала иде, һәм табигый ки, ерак башкаладан ике егетнең килеп төшүе игътибарсыз калмады Мәскәү егетләре дигәнебез исә Булат Мәхмүтов белән аның аерылгысыз дусты Саня Кондратов иде.
Арбатта тәрбияләнеп үскән үткен егет буларак, Саня беренче кичтә үк оркестрда уйнаучы музыкантлар белән танышып алды, аларны уртак кызыксыну—музыка берләштерә иде. Саня һич иренмичә Олег Лундстрем оркестры (аның хакында кеше ышанмаслык имеш-мимешләр күп йөри иде) һәм Александр Цфасман турында сөйләп ташлады. Джазның Ленинград мәктәбе, анда патша булып утыручы Вайнштейн һәм әле көчен сынап кына караучы джаз аранжировщигы Кальварский турында да сүз чыкты Кыскасы, Кондратов барысын да белеп сөйли. Арбатта да, институтта да ул джаз фанаты санала, яхшы гына фонотекасы бар, яңа дусларына ул аннан өлеш чыгарырга да вәгъдә итеп өлгерде. Шулай итеп, алар беренче көннән үк “Топольләр'дә шактый күренекле кешеләргә әйләнделәр.
Әгәренки ул көннәрдә Закир шефлыкка алынган колхозга җибәрелмәгән булса, ике практикантның килеп төшүе Нораның язмышында бернинди чагылыш тапмаган булыр иде
Раушенбах паркта аларны үтеп барышлый гына таныштырды. Соң иде инде, биюләр беткән, халык тарала башлаган. Алар бер-берсен юньләп күреп тә өлгермәделәр. Әмма тагын бер көннән, якшәмбе иде бугай, Марикның туган көне булды. Оренбург джаз сөючеләренең кумиры аны үзенчә “бик олы юбилей" саный, хәер, монысы шаярту гына булса да. провинциаль шәһәр өчен Раушенбахның туган көне чын-чынлап истәлекле һәм мөһим бер вакыйгага әйләнде, бию кичәсен өзмәс өчен хәтта паркка пединститут оркестрын чакырырга туры килде. Зәвык һәм яшьләрчә уен-көлке белән үтәсе кичәгә бик күпләрнең эләгәсе килә иде Тик бу даирә үзе дә шактый киң һәм күпсанлы булып, аның үз шагыйрьләре, рәссамнары, җырчылары, актерлары бар, музыкантлар турында әйтеп торасы да юк, кыскасы, яшь зыялылар җыелган мәҗлескә эләгү шактый четерекле мәсьәләгә әверелде Әмма кичәгә керү хокукы бирүче бер өстенлек бар. анысы исә джазга мәхәббәтеңнең чынлыгы иде. Табын янында ике яшь инженер Нора белән аның дус кызы янына туры килделәр Кичә беткәндә генә кунакчыл хужа бер читкәрәк чакырып, Мәскәү егетләренә Нораның четереклерәк халәте һәм Ертык Закир турында сөйләп бирде, мөнәсәбәт-ләрне артык тирәнәйтмәскә киңәш итте.
37
Итагатьле Марик соңрак кисәткәнме, бәлки, язмыш кушуы булгандыр, әмма озакка сузылган кичә барышында егет белән кыз йөрәгендә очкын кабынып өлгергән иде инде Ничек кабынмасын, кызлар яшь, чибәр, сөйкемле, һәр нәрсәгә сокланып караучан иделәр Инженер һөнәре дә сатириклар һәм усал кайнаналар телендә көлү вә сүгенү ләһҗәсенә әйләнеп өлгермәгән, хатын-кыз таифәсендә мыскыллы елмаю уятмый иде әле. Бәлки, киресенчә булгандыр. Бүгенге күзлектән караганда, фантастика булып тоелырлык хәл. Юк шул. ул чакларда Оренбургта, ярым татар, ярым рус шәһәрендә Миша, бераз сонрак Жора, татарларда Рөстәм-Рустик, Җәүдәт-Женя булганда уңышка ирешү җиңелрәк, һәрхәлдә, сине башкалардан өстенрәк санарлар иде. Менә шундый гаҗәеп вакытлар иде ул Маша-Дашалар. Сәрия-Мәрфугалар искелек калдыгы, кызык түгел, ә Жора яисә Рустик булып йөрү үзе бер хыял сыман, инженер һөнәре дә көлке саналмый Оркестрлар инде Дюк Эллингтон һәм Глен Миллерны уйный. Бунин белән Есенин. Хемингуэй белән Ремарк китаплары кулдан гөшми башлаган иде. шул ук вакытта яшь йөрәкләрне җилкендергән Раушенбах хуҗалык иткән сәхнәдән бер-ике адым гына читтәрәк торган җәйге буфетта Форштадтның хуҗасы Төрек Госман сыра чөмерә иде
Егетләр Марик әйткәннәрне игътибарсыз калдырмады, Кондратов мондый шәһәрләрдәге блатнойларнын аяусыз усаллыгын яхшы белә. Мәскәүдә. бигрәк тә Ордынкадат ы ышпаналар тормышыннан хәбәрдар иде ул. Алар арасында ла үз Ертыклары булып, исеме генә башкача. Шамил икәнлеген дә хәтерли иде Ләкин барыбер озата киттеләр. Төн буе бергә биегән, күңел ачкан кызларны ялгыз калдырмассың бит инде, аларнын кинәт читкә кыяклау сәбәбен дә кызлар дөрес аңламас иде. Беркемнең дә куркак булып күренәсе килми
Ул кичтә Саня танымаслык булып үзгәрде, хәер. Нораның дус кызы Сталинага карата Марик бернинди тыю сүзләре дә әйтмәгән иде һәркайда беренче булырга яраткан егет Сталинаны гына түгел, бөтенесен дә сокландырырга тели иде бугай. Раушенбах янында мәш килүче ир-егетләргә дә эрудициясен, белемен, башкала гадәтләрен күрсәтергә, шуның белән үзенең өстенлеген расларга тырышты һәм кичә азагына шуңа иреште дә, кыз-кыркын гына түгел, барысы да аның һәр сүзен йотып бара башлады Сталина исә Санядан күзләрен ала алмый, авызына кереп китәрлек булып тыңлый иде
Бер көннән соң алар тагын “Топольләр"дә очраштылар, дөресрәге, тәнәфес вакытында оркестрантлар белән сөйләшеп торганда кызлар җир астыннан үсеп чыккандай алар янында пәйда булды Бәлки аларнын да үз планнары булгандыр Нораның Булатны ак биюгә чакыруын күргәч, сәхнәдәге Марик бармак янып алды. Нора шаярып кына җавап бирде
— Нәрсә, синең дустың аркасында хәзер миңа юньле кешеләр белән аралашырга да ярамынмы?
Саня белән Сталина арасында кабынган мәхәббәтне кеше күзеннән яшерерлек түгел иде инде, кызый егетнең бармакларын бер генә минутка да кулларыннан ычкындырмый, аның бу игътибары Кондратовны бөтенләй үсендерә иде
Нора белән исә барысы да катлаулырак, четереклерәк Арада, әйтерсең. Ертык Закир корып куйган күзгә күренмәс пәрдә тора, телисеңмс-тсләмисенме. аның исеме килә дә чыга. Нора белән Булатка үткен пычак белән кискәндәй әйтелгән ярым шаярулы. асылда җитди һәм куркыныч мәгънәле сүзләр килеп җитә
- Курыкма, мин сине рәнҗеттермәм, саклармын, дип шаярта Нора һәм Булатка сыена.
-Мондый матур исемле кыз янында үлсәң дә үкенечле түгел, дип җавап кайтарды Булат һәм Нораның яңакларында кабынган алсулыкны абайлап алды
Шулай да ул кичне Закирның дуслары белән чак кына бәрелеш булмый калды Еракта ахирәтләрен күреп алган кызларның чнткәрәк китүе булды, бер төркем егетләр аларны койма буена кысрыклады Әгәр дә бу аңлашуның иң киеренке ноктасында Раушенбах килеп чыкмаса. моның ничек тәмамланачагы билгесез иле
Марик ү зе тиешле санаган бер егетне чнткәрәк алып китте, мәскәүлеләрнең ү зенен дуслары икәнлеген, кызлар белән аның туган көнендә танышканлыкларын. Закир хакында белүләрен, кисәтеп куел!айлыкларын, бу очрашуларның исә бары тик башкала егетләре белән интеллигентларча аралашу гына икәнлеген аңлатты Дус- ишләр Закирның Нора аркылы джаэменнар. бигрәк тә Раушенбах белән
аралашканлыгын беләләр иде, шунлыктан, практикантларны тынычлыкта калдырдылар, ләкин киткәндә янап алырга да онытмадылар;
—Кара аны. Марик, ул-бу булса, Закир алдында үзен жавап тотарсың Нора хакына ул бертуган абыйсын да кызганмаячак.
Төнлә үзләре бүлмә алган Аренда бистәсенә кайтып барганда Булат көтмәгәндә әйтеп куйды:
—Беләсеңме, Саня, мин Ертык Закирны бик яхшы аңлыйм. Мин дә Нораны башка беркемгә дә бирмәс өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләр идем.
—Нәрсә, дускай, гашыйк булдыңмы әллә?—дип сорады гаҗәпләнгән Кондратов.
—Бәлки. Ләкин безне кисәтеп куйган минуттан бирле мин үземне кулда тотарга тырышам. Шөлләдем, дип әйтеп булмый, безнең халыкга шундый ышану бар: чит- ятларныкы барыбер бәхет китерми. Бездә кәләшне балачактан ук ярәшеп куялар һәм алар арасына керү иң зур гөнаһ санала. Андыйны беркем дә аңлый алмас. Монда да шундыйрак хәл. Нора үзе әйтте, Закир аны байтактан, флотта хезмәт иткән чагыннан ук ярата һәм кияүгә чыгарга да тәкъдим ясаган.
—Бигрәк иске карашлы кеше икәнсең, изге диярсең, сөйгәнеңне шулай җиңел генә ташлап китәрсеңме? Миңа калса, мәхәббәт өчен көрәшә белергә дә кирәк. Без әле күреп тә белмәгән Закир әнә нәкъ шулай эшли дә.
—Сүзләрендә мантыйк бар-барын, әмма без башка кавемнән, без гадәт-йоланы ана сөте белән сеңдерәбез, нәселдән килә торган сыйфат ул,—дип үзенекен сукалады Булат.
—Ә Нораң Сталина шикелле ирекле булса?—дип түземсезләнеп сорады Саня.
—Ул чакта бөтенләй башка эш. Синең шикелле баш әйләндереп кенә йөрмәс идем, ике дә уйлап тормый өйләнер идем. Матурлыгын гына кара, фәрештә диярсең, аңа карасам, хәтта башларым әйләнеп китә, моңа кадәр әле минем беркайчан да болай булганы юк иде
—Әйе, институттагы буялган чәчле кызлар әйтмешли, битараф азиат гүзәл җенес хакында болай сөйли башлаган икән, эшләрең начар синең Булат...
—Шулайдыр ахрысы.—дип җитдиләнеп жавап бирде Булат,—һәм мин язмышны сынап карамаска булдым. Бер атна өйдән чыкмыйча диплом өстендә утырачакмын, ә син Сталина белән йөри бир, ул арада, бәлки, Ертык Закир да кайтыр һәм барысы да үз урынына утырыр. Әгәр минем белән кызыксынса, кая югалуымны сораштырса, берәр нәрсә уйлап табарсың шунда...
Шулай итәргә килештеләр дә.
Бәлки бу вакыйга шушының белән тәмамланыр һәм бүген Булат җанындагы тагын бер гөнаһта казынып, күңел яралары алып утырмаган булыр иде. Әгәр дә өч көннән соң Кондратов кайтып Сталина белән булган төнге сөйләшү хакында әйтмәгән булса, шулай булыр иде дә. Дөрес, ул ниндидер яшерен максат куеп сөйләмәгән. Гадәтенчә Булат әйткәннәрнең барын да Сталинага җиткергән, беркемгә дә чыгармаска вәгъдә алган. Шуннан соң сүзне җыеп кара инде син! Бигрәк тә ниндидер егетнең дустыңа өйләнергә әзер икәнен бел дә, телеңне тыеп кал. Яшь кызлар күтәрерлек йөкмени?! Әгәр дә серне шул ук көнне дустына җиткермәсә гомере буе газапланып яшәр иде. Кызлар холкының андый нечкәлекләрен Кондратов тоемлый аламыни. Хатын-кыз теләсә нинди баш әйләндергеч вәсвәсәгә бирешмәскә мөмкин, әмма кияүгә чыгу турында ишеткәч, аның күңелендә барысының да асты өскә килә, саклык, чамалап эш итү. акыл бизмәнендә үлчәп карау дигән нәрсәләр бер дә булмагандай юкка чыга. Хәтта ялгыш кына әйтелгән сүз дә, киная дә аларда йоклап яткан хыялны уята, хыялларында патша сарайларына тиң йортлар калкып чыга, әллә нинди планнар барлыкка килә, алар теләсә нинди елганың агымын кире борырга әзер. Әгәр дә мондый планнар тууга сәбәп булган сүзне әйткән берәр кемсә ул прожектларны күрә калса, һичшиксез, башын тотып күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга чыгып качар иде. һәм инде моннан соң тәкъдим ясау урынына якындагы ун елга нинди өмет-ниятләр булырлыгы бөртекләп тасвирланган никах шартнамәсе-килешүе тотып килер иде.
Нора белән дә нәкъ шулай булды, әле моңарчы беркем дә керә алмаган йөрәгендә Булаттан башка һичкемгә урын калмады. Ул “Булат” дип пышылдаганда егет күңелендә ут кабынган кебек, аның үзенең дә бу исемне әйткәндә башы әйләнә башлый һәм ул аны көненә йөзәр мәртәбә кабатлый иде.
Ә бергә буласы тормыш бары тик алсу буяуларда гына гәүдәләнә. Туйдырып
39 бетергән Оренбургтан, ышпана тулып яткан Форшталтан чыгып китү ин сөендергәне иде. Үзен ул йә Мәскәүдә, йә Ташкентта, йә Владивостокта итеп күз алдына китерә Кондратов эшкә кайда билгеләүләре мөмкинлеген, хәтта Булатны кафедрада калдыру ихтималы барлыгын да ычкындырып өлгергән иде. Мәскәүне исә ул тоташтан мода йорты дип уйлый, менә кайда колач җәеп булыр иде. күренекле ханымнарга, данлы актрисаларга киемнәр гегәр иде! Мәскәү аның өчен әллә кайдагы, ерак-ерактагы шәһәр, буш сүз түгел, аларның өендә башкала турында сүз еш чыга, чөнки чәй белән сәүдә итүче бабасының Ордынкада хәтта үз йорты булган, аны революциядән сон тартып алганнар. Менә ул, имеш, күз явын алырлык матур күлмәк киеп Мәскәү театрларында йөри, кичке реклама утлары балкыган Горький урамында сәйран чигә. Мәскәүнең үзәгендәге бу урамны Булат белән Саня и лтифатсыз рәвештә Бродвей дип кенә җибәрәләр иде. Тагын күз алдына булачак йорты килеп баса, менә ул Булатның дусларын һәм хезмәттәшләрен кунак итә. алар арасында Сталина белән Саня да бар, имеш. Ни хәл итәсең, ахирәтләрнең андый планнары да бар иде.
Нораның уйлары юк-юк та һаман Булатка әйләнеп кайта, анын танцыга йөрми башлавына әллә нинди баш әйләндергеч сәбәпләр таба Кондратов томан җибәреп өлгергән, дус кызлар бсрсеннән-берсе кызганычрак әллә нинди вариантлар уйлап чыгардылар, болар тормыштагыга караганда күбрәк кино күренешләрен хәтерләтәләр иде. Әмма телисеңме-юкмы. сәбәп бар—итагатьле, тәрбияле Мәгъшукларның кавышуына колхозда печән чабып ягучы бер усал зат комачаулык итә. Закирның дуслары Булатка янаганнардыр, үтергәнче куркытканнардыр сыман булып тоела, бу хакта хәтта Кондратов та бетми торгандыр. Аларның Мәскәү студентын гына түгел, теләсә кемне өркетә алганнарын. Форштадтга гомер кичерүче буларак, ул бик яхшы белә иде. Мондый фараз тагын башка уйлар тудыра, кулын сорарга җыенучы Булат ышпанадан куркып калгандыр, шуңа күренмидер кебек тоела башлый. Эштә чакта исә күз алдында коточкыч күренеш пәйда булды, хулиганнар тарафыннан кыйналып ташланган Булат Аренда бистәсендә ята һәм. табигый ки. бу кыяфәт белән аның күзләренә күренергә кыймый Көтелмәгән ачыштан ул чак кына елап җибәрмәде, мондый хәл буласын алдан ук чамаламавына үз-үзен битәрләргә кереште.
Эштән иртәрәк кипе һәм базарга чапты, егет янына үзең килү никадәр генә гарьлек саналмасын, Булат янына барыбер кереп чыгарга булды Боларның барысында үзен гаепле саный, очраклылыкка гаянырг а ярамый, нәрсәдер кылырга, мәхәббәтеңне яклап көрәшергә кирәк дип белә иде. Өйгә кайтуга тавык пешерде, әбисе белән вак бәлешләр ясады, пыяла банкаларга тозлы кыярдыр, кайнатмадыр кебек тәм-том тутырды, озак уйлап тормыйча, буфеттан бер шешә яхшы шәраб алды һәм кичен, танцы урынына Арендага китеп тә барды. Ул үзенең фаразларына шулкадәр нык ышанган иде, күңелендә яраткан кешесен кызгану хисе шулкадәр тирән һәм аянычлы иде, Булатны сау-сәламәт хәлендә күргәч, ирексездән елан җибәрде һәм бик озак тынычлана алмады.
Булат көтелмәгән тансык кунакны үзенчә тынычландырырга кереште, юка иңсәләренә ефәк шәлдәй сузылып төшкән чәчләреннән сыйпады, яшьләрен сөртте. Тыела алмыйча үксүдән калтыранган үтә кадерле җан иясен кочагында тоюдан, анын якынлыгыннан исерде, хәтта үзе дә елап җибәрергә әзер ггде. Бераздан, тынычлана төшкәч. Нора яшьләрен йога-йота бүген нинди хисләр кичергәнен, аны нинди хәлдә күз алдына китергәнен сөйләп бирде
Кызлар белән артык күп чуалмаган һәм мондый хәлгә беренче тапкыр тарыган Булат үзе дә Норадан ким дулкынланмаган иде. Кы зны кочаг ыннан чыг армаган килеш җанында инде күптәннән бәргәләнгән назлы сүзләрне пышылдады, һәм алар, мөгаен. Нора күптән ишетергә теләгән мәхәббәттә аңлашу булгандыр да
Тонлә, шактый соңарып кайткан Кондратов аларны өйалдыңда, хуҗаның зур җиз самавыры янында тыныч кына гәп корып утырган хәлдә күрде, күзләренең сәер елтыравыннан алар арасында ниндидер оер мөһим нәрсә бу агайлыгын аңлап аады һәм бу чыннан да шулай иде Алар мәхәббәттә аңлашып, бср-берсенә тугрылыкта вәгъдәләр биреп өлгергәннәр һәм киләчәктә аларны бары тик бәхет кенә көтәсенө чын күңелдән ышаналар иде. Алар Закир турында, һәрхәлдә, бу кичтә башларына да кертеп карамадылар, Пора барысын ла үз ое генә алды
Закир менә-менә шәһәргә кайтып төшәргә тнеш. бу хакта Норага бик тиз җиткергәннәр иде инде. Аерылышканда ул Булаттан "ТопольләрҮә килеп йөрмәвен.
Закир белән барысын да җайга салганчы күзгә күренмәвен үтенде, Оолай да тәшвишләнеп көтүдән изаланып беткән иде. Инде хәзер, барысы ла хәл ителгәч. Ертыкны үртәргә ярамый, ачуы чыкса анын ни кыласын белеп булмый, кайчандыр паркта котырынган чагы әле дә күз алдында. ~
Чабып барган атны туктатыр, янгын телләре чорнаган өйгә ташланыр— бу сүзләр йөрәгендә мәхәббәт уты кабынган хатын-кыз турында әйтелгәндер, андыиларны бернинди киртә туктата алмый, алар бернәрсәдән дә курыкмый. Хәзер инде Нораның Закирны көтеп газапланасы килми, арадагы аңлаешсыз һәм сәер мөнәсәбәтне тизрәк өзеп ташлыйсы килә иде. Мәхәббәт ялкынында сулкылдаган җанның бәргәләнүен аңларга була, шуңа күрә ул дуслары аркылы анын кичекмәстән шәһәргә кайтуын сорады Икенче көнне кич белән Әхмәтшин “Топольләр”дә пәйда булды да. Сөенеченнән нишләргә белмәгән Нора аңа каршы ташланды һәм бию мәйданчыгыннан алып та китте. Паркта өч сәгать буе, аннан соң Форшталтта, аларнын өе янында таңга кадәр сөйләштеләр. Барысын да кичерергә, күрергә туры килде: күз яшьләре һәм ялварулар, түбәнсетү һәм янаулар, үгчгтләү һәм куркытулар, пышылдау һәм ярсып кычкырып җибәрүләр—берсе дә, берсе дә калмады.
“Бергә булырга язмаган икән, туган абыем бул”,—диде Нора һәм аның аяклары астына егылды, гомере буе туганы итеп яратырга вәгъдәләр бирде. Бу кадәр ялыну, ялвару, мәхәббәте хакына теләсә нинди корбаннарга әзер тору кебек хисләргә беркем дә каршы тора алмас иде Барлык бу хисләр үзенә дә якын һәм таныш булган Закир кызның бу кадәр ялваруын күтәрә алмады, сынды, таң алдыннан ул кызга туганы кебек булырга һәм аны сакларга ант итте.
Бер көн узгач, кара төн уртасында Арендада практикантлар яши торган веранданың ишеген шакыдылар. Соңга калып килгән кунаклар Закир белән Раушенбах булып, аларнын моңа кадәр кайдадыр инде бик озак аңлашканнары сизелә иде. Марикнын уңайсыз елмаюыннан аның үз ирке белән килгәнлеген дә төшенеп була иде. Кунакларның болай кызуы, күрәсең, ярсулы әңгәмәдән генә түгел, аларнын һәркайсының кулында икешәр шешә аракы да бар иде.
—Сеилемә гашыйк булган кеше белән танышырга килдем, —диде Закир керә- керешкә һәм шешәләрне шартлатып өстәлгә утыртты.
Аның артында калган Марик ниндидер ымнар, ишарәләр ясый, куллары белән нәрсәдер күрсәтә, болар барысы бергә “курыкмагыз” дигәнне аңлатырга тиеш иде бугай.
Закир, артында ниләр кылынганны сизгәндәй, кинәт арыган тавыш белән әйтте:
—Әйе, әйе, курыкмагыз, мәхәббәтне йодрык белән тотып торып булмый икән. Давай, стаканнар бирегез дә, мәхәббәт турында сөйләшик, Марик сезне бик укымышлы, белемле егетләр дип ышандырды.
Әллә нинди көтелмәгәнчә сәер төн булды ул, кайберәүләр гомере буена да андый көчле кичерешләрне татый алмый' Закир жаны бәргәләнүгә чыдый алмый, эчендә янартауларның утлы ялкыны белән янәшә бозлы таулар бәрелешә, аның бу хисләрне авызлыклап, кемгәдер сөйлисе, тәүбә-истигьфар кылгандай бушанасы килә, җаны шундый урын эзли, вакыты шундый иде. Арендадагы иске сәүдәгәр йортының верандасы нәкъ шундый җир булып чыкты да.
Бушану кайнар һәм гыйбрәтле булды. Ерак төньякта ялкын телләре чорнаган барак, Форштадтта варисы булып калырга өндәгән Төрек Госман, коткаручысына рәхмәт йөзеннән Нора исемле кәләшенә дип тайгада төлке тун бүләк иткән аучы карт, океаннар гизүче корабның кысан кубригы, “Скорцени” кушаматлы матросның караваты өстенә эленгән фоторәсем, кызның күңелен рәнҗетүче гитара—берсе дә калмады һәм алар җавапсыз калган мәхәббәткә гимн булып яңгырады.
Дипломатлык итагатеннән бихәбәр Ертык бер генә тапкыр да турыдан-туры Булатка мөрәҗәгать итмәде, ләкин алар барысы да аңа сөйләнде, дөньядагы иң кадерле нәрсәсен—сөйгәнен канлы йөрәгеннән аерып алучы, бирелгән анты аркасында аны сеңлем дип атарга мәжбүр кешене аңларга мөмкин һәм мөмкин дә түгел иде.
Төн бер мизгел шикелле генә тоелды, шешәләр бушады, ләкин аракы алмый иде, сүз һәм хисләр аракыдан көчлерәк булып чыкты, бары тик хисчән Марик кына вакыт- вакыт яшереп тә тормыйча күзендәге яшьләрен сөртеп ала һәм бу кичтә әллә ничә тапкыр кабатланган тостны игълан итә:
—Мәхәббәт өчен!
— Мәхәббәт өчен —дип арыган тавыш белән кабатлады Булат Мөэминович.
Кулына стакан тоткан Раушенбах анын күз алдына шулкадәр ачык сурәттә килде ки. әйтерсең болар әле кичә генә булган кебек иде Ә бит инде моңа утыз ел үтеп тә киткән
Канымда сатлыкҗанлык геннары бармы икән әллә'.’"—дип коты очып уйлап куйды Мөхмүтов, өстенә салкын су койган кебек булды. Инкыйлаб Рәхимовна әтисе хакында аның сатлыкжан, хыянәтче булганы өчен атып үтерелгәнлеген сөйләгән иде түгелме соң?
Әтисе хакындагы шөбһәле уйлары бераздан күңел тынычлыгы белән алышынды, генетик нәселдәнлек турында сүз дә булырга мөмкин түгел, чөнки аны киресенчә, нәкъ менә тирән ышануы һәм тугрылыгы өчен, башка идеяләргә һәм идеалларга тугры калганы өчен атып үгерделәр дә. Яңа властька тугрылыкка ул ант итмәгән, димәк, моны сатлыкҗанлык дип атап булмый Ә Сәет Алимханга ул. мөгаен. Коръән тотып ант иткән булгандыр.
Юк, Булат кылган гамәлләренә җиңел аклану табарга теләми иде. бигрәк тә бүген.
“Сатлыкжан.. -дип тагын кабатлап куйды ул тагын бер мәртәбә. Бүген ничәнче кабатлавыдыр инде, анысын үзе дә белми. Гыныч кына яши бирәсең, йокы бүсәсең, кешеләр, төгәлрәге, массалар язмышын хәл итәсең, ә ул кешеләрне күргәнең дә юк күргәнең дә юк. ”
һәм кинәт кенә аңында бүгенге кулланышта сирәк очрый торган сүз вөҗдан сүзе калкып чыкты, әйтерсең, үзе дә сизми Кызыл китапның В” хәрефе куелган битен ертып алды. Әйе. иләккә салган судай тормышыбызда вөҗдан дитән нәрсә юкка чыкты, комга сеңеп беттемени, һәм аны эзләргә, табарга, хокукларын кайтарырга бик ашкынып та тормыйлар, чөнки барысына да болай җиңелрәк, изелүчеләргә дә изүчеләргә дә. ә инде җанында вөҗдан дигән нәрсә булса, тегесе дә. монысы да була алмас идең.
Югалган сүзнең баш миен тукгаусыз бораулап торуы юкка түгелдер, кайбер сүзләр күзгә күренерлек төсмер алу сәләтенә ия. алар фоторәсем ясагандагы кебек ачыклана баралар һәм төгәл сурәткә әйләнәләр. Үзенең бөтен аңлы тормышын Булат Мөэминович төрле дәрәҗәләр, вазифалар, орденнар алган лаеклы вә мөхтәрәм кешеләр арасында үткәрде, ләкин бүген бик сирәк кулланылучы вөҗданлы сүзен ул аларның титулларына һәм бүләкләренә кушып әйтә алмый, теле әйләнми, җаны карыша иле. Этәр до ана кемне лә булса чын, асыл мәгънәсендәге вөҗданлы дигән нөзәкагъле исем белән билгеләп үгү хокукы бирсәләр, алар, һичшиксез. Инкыйлаб Рәхимовна һәм аның махсус интернаттагы хезмәттәшләре булыр иле. хәтта блатнойлар Форштадтындагы ялган романтикада үскән Ертык Закир атлы егетне дә кай яты беләкдер шул исемлеккә кертеп булыр иде Чөнки алар ант. бурыч, намус, сүз бирү, горурлык кебек төшенчәләрне, ул сүзләр туры мәгънәсендә ни аңлатса, нәкъ шул мәгънәсендә аңлыйлар һәм бернинди ташлама, искәрмә ясамыйча кулланалар да иде.
Вөҗ-дан-лы. дин куйды Булат һәм бу сүзнең әйтелешендә үк матур, горур яңгыравын абайлап алды Шуны аңлады, әгәр бүген аңа кем дә булса үзенең бөтен дәрәҗәләрен һәм бүләкләрен исеменә кушылачак шушы сүзгә -бернинди ташлама, аерым хокуклар һәм өстенлекләр бирми торган сүзгә алыштырырга тәкъдим итсә, ул озак унлап тормас иде
Кинәт кенә яңа сорау туды “Ярар, дәрәҗә һәм дә вазифамны кызганмыйча алыштырдым ти. аннан гына чын вөҗданлы кеше булырмынмы сон’” Артык баш ватуның мәгънәсе калмады, изге китапларда язылган “Бер тапкыр аддасан 1 дигән мәгълүм тәгъбир кылт итеп исенә төшкән иде
Беренче мәхәббәтенә. Норага хыянәт иткән, анын бөтен тормышын бозып ташлатан кешене вөҗданлы дип буламы9 Моннан беркая ла кача алмыйсын. Москәүдән нинди хатлар яза идең бит1
Ә Закирга карага кылынганны ничек аңлатырга, дөресен генә әйткәндә, син аның тормышын ботарлап аттың һәм үлеменә сәбәпче булдың
Намус белән, вөҗдан белән әйткәндә. шулай ук Нора язмышына да син җаваплы
Әле өйләнмәгән. райкомда инструктор булып эшли башлаган чагы тис Зөһрә Мәскәүдә институт тәмамлап кына килә, шул көннәрдә ул көтмәгәндә Кондратовтан гунта чакыру алды Сигез ел буе бертә шатлыкны да кайгыны да уртаклашып гомер кичертөн ин яхшы дусты өйләнә иде. Кондратов анын язмышына у най йогынты ясаган
42.
бик азларның берсе, аның аркасында ул инженер булды да бит. Саня Сталинага өйләнә. Кайчандыр уйнап кына башланган роман шулай итеп никахлашуга килеп җиткән иде.
Табигый ки. Булат туйда Нораны очратачагын төшенде, иске дусты аңа тагын бер талпынырлык, вөҗдан белән эш итәрлек мөмкинлек бирә иде кебек. Юкса, Саня Зөһрәне дә белә.
Юк, соңгы мөмкинлекне файдаланмады, туйга бармады, телеграмма җибәрү белән чикләнде, янәсе, эше күп, сәламәтлек какшап тора, дөресрәге, вакҗанлылык күрсәтте, курыкты ул чагында. Хәзер, намус хөкеменең иң югары кимәлдәге таләпләре яктылыгында фикер йөртсәң, яшьлек дустын да саткан булып чыга. Шулайдыр... Юк, нәкъ шулай, чөнки ике елдан сон ул Кондратовтан тагын бер хат, соңгы хатны алды.
Дөрес, хат Саняның үзенә адресланган булып, аны Оренбургтан Сталина язган иде. Ул кечкенә улы белән туган шәһәрендә кыш үткәрә, ә Саня Ангарада үзен танытачак, данга күмәчәк өченче күперен төзеп ята иде.
Сталина барысын да бәйнә-бәйнә тасвирлаган иде. Төрек Госман иреккә чыккан, тагын иске гамәлләренә тотынган. Форштадтта яшьләрдән һәм иске дусларыннан яңа банда оештырган. Шулай бсрвакьгг Госман райондагы банкны басмакчы булган да, аларга машина кирәк булып чыккан Моның өчен иң кулае такси. Закирга әйтеп караган. Әхмәтшин баш тарткан, дуслары белән Төрек: “Әйдә без сине бәйлик тә, машинаңны алыйк, һөҗүмнән соң шәһәрдә ташлап калдырырбыз”,—дигән. Закир монысыннан да баш тарткан. Сүз уңаеннан, аңа ун мең сум вәгъдә иткән булганнар.
Талауны чигерә алмаганнар, банктагы шымчылары акча килгәнлеген хәбәр иткән булган, банда ашыга башлый, кулга төшәсе акчаны читкә җибәрәселәре килми Закир белән килешә алмагач, Госман киткәндә ачуын яшерми, машинаны көч кулланып табачакларын әйтә.
Аларның таксины урлап алып китәчәкләрен, бәлки иптәшләреннән кемнең дә булса һәлак булачагын Закир берсүзсез аңлап ала. Банданы куып җитеп. Госманны читкәрәк чакыра да әйтә:
—Әгәр дә бүген төнлә берәр таксист һәлак булса, үзеңне дә якты дөнья белән бәхилләштем сана,—ди.
—Тынычлан, Ертык, безгә юеш эш кирәкми,—дип гасабиланып җавап бирә Төрек.—бар, эшләвеңне бел дә, ментларга ычкындырма, артык изге булып кыланасын... вөҗданлы кеше имеш
—Ничек булдыра алсам, шулай яшим, ә мин әйткәннәрне онытма, мин дә сүзләремне җилгә очырмыйм,—ди Закир һәм машинасына таба китә.
Ике адым да ясарга өлгерми, Госман мәче җитезлеге белән аның артыннан сикерә һәм аркасына, калак сөяге астына, нәкъ йөрәк турысына пычак белән кадый.
Бер сәгатьтән соң Форштадтта Закирның бандитлар утырган машинасы кинодан кайтып килүче Нораның күзенә чалына һәм ул ниндидер яман хәл булганны сизенеп, участковыйга чаба. Тревога буенча өлкәдәге бөтен милицияне аякка бастыралар, Төрек Госманның ниләр майтарып ташларга сәләтле икәне мәгълүм, тан алдыннан шәһәргә керү юлында аларны бөтен табышлары белән кулга төшерәләр.
Закирны күмәргә бөтен Оренбург килә, һәр ике таксопарк шоферлары чистартылган, ялтыратылган машиналарда, сиреналарын туктаусыз кычкырта- кычкырта үзләренең иптәшләрен соңгы юлга озата.
Сталина шулай ук Нораның Закир кабере өстендә ничек өзгәләнүен дә язган иде. Аларның мөнәсәбәтләре якыная башлаган, инде туйга да күп калмаган булган.
Авыр, моңсу хат иде ул, ахырында тагын бер кайгылы хәбәр килеп чыкты.
Закирның үлеменнән соң Нора үз-үзен кая куярга белмәде, дип яза иде Сталина. “Бу каһәрле шәһәр мине ике сөйгәнемнән дә аерды, мин монда кайчан да булса бәхетле була алмам”, дип өзгәләнде. Кырыгына. Закирның әнисе рөхсәте белән. "Кичер мине, сөеклем... Нора" дип язып граниттан кабер ташы куйдырган. Кырыгын үткәргәндә дә үзен Закирның хатыны кебек тоткан, ә икенче көнне., юкка чыккан. Хат та, бернинди язу да калдырмаган. Менә ничәнче ай эзлиләр инде.
Сталинаның хатына Кондратов бернинди өстәмә-фәлән язмаган, “Исәнме” дә. “Сау бул” да юк, хат үзе барысын да аңлата иде.
“Сатлыкҗанлыкның эзе гомер буе эзәрлекләп килә”.—Моны бүген Булатка раслап
торуның кирәге юк Күрәсең, хатыныннан алган хатны җибәргәндә Кондратов аларның дуслыгына жената укыган көн булган Моннан сон алар беркайчан ла күрешмәделәр, хат алышмадылар, гәрчә бик теләсә. Булат армиядә бергә хезмәт иткән сабакташ дустын М.текәүдән бик жинел эзләп таба ала иле. Кондратов танылган кеше, аның исеме магбуг атта еш күренеп тора Ләкин ул Булатка нәрсә дип әйткән булыр иде, синең тормышың тоташыннан вак-вак сатылулардан тора дипме? Ә моны ишетәсе килми
“К)к инде, нинди генә хәйлә корма, вөҗданлы булу—безнең хакта түгел",—дип ачынып уйлады Мәхмүтов.
Зөһрәгә өйләнеп, үзен һәм иптәшләрен аны яратам дип ышандырып, ул үзенең беренче хыянәтен ясады Кемне алдыйсын, йөрәгендә барыбер Нора иде, наз тулы хатлары Оренбургка агылып торды лабаса Мәхәббәтне үлчәүгә куялармыни, сөйгәнеңнең югары белемле яисә талантлы модистка булуы мөһиммени’’ Ә инде дөреслек пәрдәсен тагын ла күтәрә төшсәң, үлчәү тәлинкәсендә Зөһрәнең белеме басмады. Нора әле унтугызынчы яшь белән генә бара—ул да укый алган булыр иде. их, мәхәббәт өчен ул гына киргә булсамы башка як тартты, үлчәүдә Зөһрәнең әтисе югары дәрәҗәдәге партия работнигының йонлач кулы да бар иде шул Мәскәүдәге даими вәкиллеккәеш кереп йөргән Булат анын юмартлыгы хакында ниләр генә ишетми иде.
Булатның Оренбургтагы элемтәләре хакында белгән Зөһрә кулындагы куәтле коралны бик саклык һәм осталык белән эшкә җикте, тоткан җиреннән сындырырга курыкты, чөнки ул вакытта кияүләрне ачыктан-ачык сатып алмыйлар иде әле һәм үз дигәненә ирештс дә.
Зөһрәнең әтисе кызының ирен райкомга алдырды, хәтта промышленность бүлегендә урын бушаганны да көтеп тормалы, үзе исән чагында киявен райком секретаре итәчәген белә иде һәм үзенекен итте, кияү балакай белемле, мәнле кеше булып чыкты, яшьлеге белән дә башкалардан аерылып тора иле
Син хәзер номенклатура кешесе, гомерең бус обоймада утырачаксың, ли торган иде югары дәрәҗәдәге кәнәфи биләүче кайна гай игешле кеше -Ә күперләр, төзелеш белән әвәрә килүен бер сафсата гына, иң күп дигәндә трест управляющие була алырсың Төзүченең шуннан артык күтәрелер җире юк Шуннан нәрсә'* Үзең шикелле бер малай-шалай. райком инструкторы чакырып алыр да. үзе синнән ике тапкыр яшьрәк булуга карамастан, урын да тәкъдим итеп тормастан, пешереп чыгарыр Пешерергә сәбәп һәрвакыт табыла ул Оскә партия линиясе буенча үрмәлә, власть алар кулында булды һәм булыр да Инженер, хужалык эшлеклссс. галим, язучы, артист болар берсе дә ышанычлы түгел, өметсез, менә авам-менә авам дип торган багана кебек, бары тик номенклатура кадрлары гына кыйммәтле, алар гына бәяләнә
Бабай тиешле кеше Зөһрә шикелле үк яман чирдән бик иргә үлеп китте, күрәсең, бу аларның нәселендә бардыр Зөһрәнең хакимият башындагы әтисе шулай иргә вафат булмаса. Булат, мог аен. бүген республика башкаласындагы кәнәфиләрнең берсендә угырыр иде һәм. табигый ки. Ленин музее филиалы ачылу тантанасында катнашкан һәм карг большевичка йөрәгенә тагын бер яра ясаган булыр иде Үзенең тарих укытучысы Даниярова белән очрашудан качмас иде бит кача алмас иде
У йлар бер вакыйг алан икенчесенә сикерә, күз алдында бер-бер арт лы таныш нөгтәр алышына, кешеләр һәм горле урыннар пәйда бу ла Мәскәү. Кунцево, институт, сол 1.1 г казармалары. Кызыл мәйдан. Мавзолей. Сталинны күмү. Оренбург, кара ЗИМ рулендәге Ертык Закир. Форштадтгагы злеккегс чәй сәүдәгәренең икс катлы кызыл кирпеч йорты. “Топольләрдәге джаз, "денди" Раушснбах. Арендала диплом эшен ягып бетергән портның верандасы. Җаек суы. әрәмә. Нора, джаз сөюче Кондратов белән Сталина, илленче еллар ахырында Мәскәүдәге якташлык, Коканд детломынла үткән еллар. Инкыйлаб Рахимовна һәм анын киресе Әхрар I ыйннятовнч I ыйннятов. Зөһрәнең аның язмышына килеп кергән әтисе, нишләптер төшләрендә һаман жимерс иән булып күренүче Карасу күпере, гориллага охшаган күрше менә бүген дә. төн уртасында аның ни уйлаганын тикшереп торырга маташучы милиция башлыгы Халтаев. вакыг-вакыг ул аны янәшәсендә торган кебек хис итә баш гый. әмма тора- бара күнекте тагы. Ташкентта Ленин музее филиалы ачылу, анда Даниярованын катнашуы тантанага бөтенләй башка төсмер биреп җибәргән иде һәм Булат Мөэмзнзовнчнын үзенең тормышы. Истанбуллзн кайткан энҗе муенса. Мззясе«»роне
күрәлмый башлаган обком секретаре Тилләхаҗиев; яшереп җыйган миллионнарыннан колак кагучы Раимбаев. полковник погоннары таккан ялган полковник төркемендә нишләптер лейтенант Халтаев килеп чыга, хәзер инде күптән мәрхүм булган, тар бостон костюмлы Төрек Госман—болар бөтенесе дә әллә нинди тыгыз чуар йомгакка әйләнделәр, һәм менә шушы чуар йомгак анын тормышы була да иде инде.
II БҮЛЕК
Мамык Наполеоны. Аксай ханына ахалтекин чаптары. Бохара әмиренең алтыны, туган көнгә докторлык диссертациясе. ОБХСС башлыгының догасы, өйгә китереп бирелгән партбилет, дучега охшаган кеше
Ташкентта инде бик күптәннән булган тантанадан уйлар башкасына—башкалада булмыйча, район дәрәҗәсендә генә узса да киң колачлыгы белән алардан калышмаганына әйләнеп кайтты. Байлыгы, муллыгы, шау-шуы белән у;, хәтта аларны уздырып та җибәргән иде бугай. Ул чакта илдә ниндидер ярыш, көндәшлек рухы хөкем сөрә иде—кем теге яки бу чараны затлырак, баерак итеп үткәрә ала. Бәйрәмнәр һәм юбилейлар эстафетасы мәмләкәт буйлап тугыз баллы дулкындай ургылып уза. янәсе, "күрегез, без кемнәр" яисә "без дә төшеп калганнардан түгел”, эш белән булмаса, юбилейлар белән шаккатгырырбыз
Үзенә илле яшь тулган көнне, аның юбилеен районда шулай кумпайтып. шау- шулы итеп үткәргәннәр иде. Дөрес, ул үзе бернәрсәгә дә ка1ылмады. оештырып йөрмәде. Райком аппараты аңа ярарга геләп. һәркайдагыча артыграк тырышып ташлаган булып чыкты: тау башында ни булса, итәгендә шул булыр, ди бит. Юбилей комиссиясен турыдан-туры Халтаев үзе җитәкләгәнне ул соңрак, газеталардан гына белде. Өлкә газетасында матурлап ретушьланган фоторәсеме белән күләмле мәкалә басылып чыкты, ә район газетасын әйтәсе дә юк Баш мәкаләсеннән башлап иң соңгы абзацына кадәр аңа багышланган иде. Карасу күперенең рәсеме ярты битне алып тора. Кылган игелекләре хакында укырга да уңайсыз иде.
—Артык төче язылганнар.—диде ул басылган мәкаләләр хакында газета редакторына, тегесе аны шәхсән үзе тәбрикләргә дип шылтыраткач.
Әмма газета эшендә ярты гомерен үткәргән, нинең ни икәнен яхшы белгән карт бүре көлеп кенә куйды:
—Юкка рәнҗетмәгез, теләсә кемне илле яшьлегенә Ленин ордены белән бүләкләмиләр.—дип җавап бирде ул.
"Чыннан да. бер карасаң, теләсә кемгә мондый югары бүләк тәтеми шул".—дип уйлап куйды ул сөйләшүдән соң һәм мәкаләләрнең артык купшы язылуы хакындагы уйлары да юкка чыкты.
Культура йортындагы рәсми өлештән соң кунаклар ишегалдына кайттылар, ул чакта менә бу айванны сүтеп алырга, хәтта ике агачны кисеп ташларга туры килгән иде. Хатынының бер дә кистерәсе килмәгән иде дә. тик Халтаевны туктатып буламыни, монда да ул үз бакчасындагыдай кылана бирде.
Мияссәрә аны яратып бетермәгәнен яшереп тормый иде. шул чакта әйткәне әле дә колакта яңгырап тора кебек.
—Мондый мәрәкәне Халтаев кына оештыра ала. ай саен мәҗлес уздырып шомарып бетте инде, җае гына чыксын . Шул "Волга"сының туган көне генә уздырылмый калгандыр да. Киң күңелле, юмарт кеше имеш, аның мондый мул табыннарны ни өчен оештырганын белмиләрмени, халыкны дуракка санагач та... Йола дигән булып бүләк җыю икәнен сабый бала да аңлый бит. Юкса, ришвәтне ачыктан-ачык биреп булмас иде. Ни генә альт килмиләр аңа. Исләрең китәр... Барысын да капка янына чыгып үзе каршы ала. кемнең ни китергәнен, ничек сулаганын да белеп тора ул.
Кызым сиңа әйтәм. киленем, син тыңла, дигәндәй. Булат бу сүзләрнең яшерен мәгънәсенә бик тиз төшенде. Мияссәрә турыдан-туры әйтергә базмыйча, кешеләр синең хакта да шулай уйламасын, дияргә тели иде. Шунлыктан Халтаевны кисәтеп куйды, беркем дә бернинди әйбер дә күтәреп килмәсен, диде. Табигый ки. Халтаев барысын да үзенчә аңлаган һәм "буш кул белән, әмма чиста күңел белән килергә кирәк" дигән күрсәтмә тараткан, ләкин милиция башлыгының гадәтен яхшы белгәнгә.
күпләр моны киресенчә аңлаган, бүләкнең кыйммәтен икеләтә, өчләтә арттырырга кирәк дип кабул иткәннәр. Райком хуҗасы милиция башлыгы аша буш хәбәр житкертмәс' Ә инде Мәхмүтовнын бу мәсьәләдә артык нәзакәтле, таләпчән икәнлеген ях^ны белгән Халтаев юбилярның кәефен бозмаслык җайлы юл тапкан. Кунаклар юбиляр янына аның ишегалды аркылы керергә тиеш булдылар, кыенсындырып торган бүләкләреннән шунда арынып чыктылар. Бу исә бөтенесенә дә шулай булырга тиешле булып тоелды.
Юбилейның искә төшүенә мәҗлеснең артык бай. мул һәм купшы булуы гына сәбәп түгел иде. Хәер, анысы да искә алырлык. Өстәлләрдә ниләр генә юк иде Бөтен көйгә кыздырылган сарык түшкәләре, жәен вә божыр пылавы, тауларда махсус ауланган киек-фәлән ите, күрше буада тотылган форель дисеңме—барысы да бар иде... Иң танылган җырчылар, музыкантлар, хәтта районга янәсе Ташкенттан очраклы рәвештә килеп эләккән ике биюче юбилярга мәдхия укып, җырлап, уйнап, биеп торды аны шигырь белән дә. җыр белән дә мактадылар, өлкәдәге күренекле кешеләр сынын коюда специальләшкән Заркент ташкисәре бөтен рәвешен китереп 137 номер сугылган гипс сын бүләк итге. кычкырып игълан ясады: 137 номерлы бу сәнгать әсәре киләсе айда республика башкаласындагы сәнгать күргәзмәсенә, бөтенхалык игътибарына тәкъдим ителәчәк, диде. Бераз буталган шикелле итеп, әллә инде игътибарны күбрәк юнәлтер өчен бераз тын торганнан сон. ул күргәзмәгә чит ил кунаклары да киләчәген өстәп куйды. Аның сүзләрен көчле алкышларга күмделәр. Мәхмүтовнын үз зурлыгында сын койган ташкисәр нәрсәне күздә тоткандыр, шатлыгы эченә сыймаган кунаклар нәрсә уйлагандыр, нәмәгълүм, бәлки аларга мондый орденлы шәхес бөтен дөньяны шаккаттырырга мөмкин булып тоелгандыр9
Юбилейны ул бүген бөтенләй башка сәбәпләр аркасында искә төшерде
Якшәмбе көнне иртән, өендәге эш бүлмәсендә Ленин орденын учына куеп, аны сынга ясалганы белән чагыштырып угырганда. әйтергә кирәк, сындагъгсы чыныннан өч тапкырга зуррак булып, шунлыктанмы гайре табигый һәм законсыз булып тоела иде,—ишеккә кыяр-кыймас кына шакыдылар. Җавапны көтеп тә тормастан. үзен кертмәсләр дип уйлагангамы, ашыгып-кабаланып бусагада бакчачы Хәмракол әкә пәйда булды. Бүлмәгә керүгә үк ул, бер сүз дә дәшмичә, кәнәфидә утыручы орденлы кеше алдына килеп егылды; берни дә аңламаган хужа сикереп торды, өстәл яныннан чыгар өчен кәнәфине кузгатырга кереште, чөнки карт аны почмакка бикләп калдырган иде. Гаҗәп тәэсирле күренеш иде бу: буй-буйлы ефәк пижама кигән, түрәләрчә тук чырайлы, кулына Ленин ордены тоткан таза Мәхмүтов. аның артындагы китап шкафында үз зурлыгындагы сын һәм аның алдына тезләнгән, сәләмәләргә төренгән карт.
"Хан йортындагы иртә"... Заркент сынчысы моны, әгәр дә җитәрлек фантазиясе булса, шиксез, шулай дип атар иде
Карт аның аякларына ябышкан иде, шулай да хужа җаен табып бу сәер тоткынлыктан ычкына алды. Картны келәмнән торгызмакчы булды, әмма тегесе кул- аяклары белән җиргә ябышкан, бу мөмкин хәл түгел иде кебек.
-Ялварып сорыйм, зинһар, тыңлагыз -диде Хәмракол әкә хуҗаның ишектән чыгып китәргә һәм кемнедер ярдәмгә чакырырга җыенуын сизенеп Халгаевның бакчада кичәге юбилей мәҗлесенә корылган өстәлләрне сүтеп йөрүен күреп алган иде инде ул.
—-Торып кәнәфигә утырсагыз гына тыңлыйм.— диде Хуҗа кискен итеп Ул инде көтелмәгән бу хәлдән айнып өлгергән иде
Карт җитез генә келәмнән торды һәм юбилярны ишегалдындагы кешеләр чакырып алыр, яисә телефон бүлдерер дип курыккангамы, ашыгып тезәргә кереште
—Алла хакы өчен минем улымны коткарыгыз, райпотребсоюз базасында склад мөдире булып эшли ул, исеме Рәхмәтулла, аны сезнең күргәнегез дә бар. нн зур склад анда, начальство дефицитны шуннан ала. Зур суммада җитмәүчелек, без аны түлибез, каплыйбыз, тик эшне япсыннар г ына
—Бу суд. прокуратура, ОБХСС. милиция эше. мин аларның эшенә тыкшына алмыйм. Дәүләт милкен әрәм-шарөм итүчеләрне, җинаятьчеләрне яклавым турында ишеткәнегез бармы ’ дип каты итеп җавап бирде ул һәм сөйләшүне беткәнгә санап, ишеккә таба юнәлде, әмма карт көтмәгәнче җитезлек белән сикереп торды һәм юлны бүлде
—Сез әйбәт кеше, тамырыгыз яхшы нәселдән, сез әмир шикелле үк бөтен тирә- якнын хуҗасы, сез ничек әйтсәгез шулай була, мин күп яшәгән, күпне күргән кеше, белеп әйтәм: сезнең сүзегез законнан өстен! Сезнең бәйрәмгә безнең гаиләдән бүләк булсын, бу чын күңелдән, үзегезгә кирәге чыкмаса, балаларыгызга ярар.—һәм ул көтмәгәндә аңа күн янчык сузды.
Булат Мөэминович кискен генә аның кулын читкә этәрде, янчык картның калтыранган кулларыннан ычкынып идәнгә төшеп китте, келәмгә алтын патша тәңкәләре сибелде.
—Каян алдыгыз моны?—диде йөзе агарып киткән райком секретаре.
Хәмракол әкә келәмгә тезләнеп, бер сүз дә әйтмичә алтын тәңкәләрне җыярга кереште. Тынлык озакка сузылды һәм Булат моның бер-бер провокация булмагаеннан шикләнеп инде Халтаевны чакырмакчы иде, карт тонык тавыш белән сөйли башлады:
—Болар синең әтиең белән миңа яхшы заманнар килгәнче Сәет Алимхан сакларга кушып калдырганнарның бер өлеше, без аның белән бер хезмәттә идек. Синең әтиең Мөэмин түгел, ә Әкбәр-хаҗи, әйбәт кеше иде, мәрхүм, хәтта үлем куркынычы астында да мине сатмады, аның улы мине яклар, канаты астына алыр дип уйлаган идем...
—Мине нишләп Әкбәр-хаҗиның улы дип уйлыйсыз?
—Сез—коеп куйган әтиегез, бер тамчы су кебек, хәтта чигәгездә миңегез дә нәкъ аныкы, тавышыгыз, бөтен килеш-килбәтегез әтиегезнеке. Аннан сон. мин сезнең кайда үскәнегезне, укыганыгызны белештем, барысы да туры килә, мин ялгышмыйм. Әгәр теләсәгез. Сәет Алимханның җәйге сараенда әтиең белән бергә төшкән фоторәсемне бүләк итә алам, әмир сараенда бик яхшы фотограф бар иде, хезмәт хакын ул минем кулдан ала иде...
Мәхмүтов “ә” дә, “җә” дә димәде, ишек яныннан китеп тәрәзә катындагы диванга барып чүмәште. Бакчачы аның каршындагы журнал өстәленә алтын тәңкә тутырылган янчыкны китереп куйды.
—Алып куегыз, минем өйдә ничәнче ел яшисез инде, ришвәт алмаганны белергә тиешсез.
Карт шомартып ялтьгратылган өстәлдән алып янчыкны куенына кыстырды. Булат Мөэминович сүзсез генә утыра бирде, ләкин карт бакчачы да чыгып китәргә ашыкмый иде. Ниһаять ул ялынган сыман сөйли башлады:
— Алла шаһит, сезнең күңел яраларын кузгатырга теләмәгән идем, гафу итегез, ләкин үзегез мәҗбүр иттегез... Бөтен кеше дә ала бит, сез дә алсагыз, мин дә дәшмәс идем Чигенер урыным юк. Улым—иң өлкәне, биш баласы бар. .—Карт бәйләнчекләнмичә, ашыкмыйча гына сөйли, әмма Мәхмүтов сизенә, моның артында ниндидер шантаж бар сыман. Моны кем оештырган, артында кем тора? Ленин ордены аның уч төбен яндыра, фикерен тупларга комачаулый кебек. Бер көн дә тагып йөри алмадым, дип уйлап куйды ул. Ләкин егерме елдан артык власть башында утырган кеше буларак, үзен бик тиз кулга алды, һич көтмәгәндә, кирәкмәгән чакта ачылган сереңә ия кеше алдында җебеп төшү ярамас, үзеңне тагын бер кат коткарырга инде Даниярова юк, дип уйлап куйды ул һәм бер карарга килде:
—Мин сезгә ярдәм итәрмен, ләкин минем әтиемне белгәнгә түгел, ә бәлки безнең йортта эшләгән кеше буларак. Зөһрә истәлегенә ярдәм итәрмен, ул сезне бик ярата иде, ләкин... бер шартым бар...
Хәмракол әкә дулкынлануын тыя алмыйча ашыгып әйтте:
—Теләсә нинди шартка да риза..
Кабинет хуҗасы инде хәлне үз кулына алган иде.
—Шартлар мондый,—дип дәвам итте ул.—Улыгыз бурычын каплый, ярты елдан да калмый районны ташлап китә, башка өлкәгә күчә. Дәүләт кесәсенә кулын тыкмаслык итәргә кирәк. Шунлыктан, әрәм-шәрәм и гү турындагы документлар минем сейфта сакланыр, икенче кат мин аңа ярдәм кулы сузмам, хәгга үзегезне минем бертуган абыем дип ышандырсагыз да.
Карт кайчандыр әмир сараендагы гадәте буенча ишеккә таба арты белән китге, рәхмәтләр укый-укый бүлмәдән гаип булды.
Булат Мөэминович тормыш сәерлекләре турында уйлап куйды, шатлыгы да кайгысы да янәшә йөри икән. Нәкъ менә бүген бәйрәмне бозарга кирәк бит! Ул үзенең “Мөэмин улы" урынына "Әкбәр улы” дип язылган документлары хакында күптәннән
оныткан иде инде Карт алдамый, Инкыйлаб Рәхимовна да ана атасының исемен онытмасын өчен нәкъ шулай дип әйткән иде. ләкин ул аның "хаҗи" икәнлеген, мөселман дөньясында ин мәртәбәле гамәл—Мәккәгә хаж кылган кеше булганлыгын беренче тапкыр ишетте.
Иң соңгы мәртәбә ул болар хакында әле институтта укыганда, деканатка кереп, анкетасына төгәллекләр кертергә җыенган чакта Кондратовка сөйләгән иде. әмма иптәше киңәш итмәде Хәер, соңгы тапкыр Саняга түгел, ә булачак кайнатасы Әхрар I ыйниятовичка сөйләгән икән Киявенең биографиясендәге шундый факт анын югары урынына зыян китермәсме, дип турыдан-туры сорады Зөһрәнен әтисе көлеп кенә куйды, киявем шундый дәрәҗәле ата-анадан икән әле. дип сөенде генә Ә инде боларны ачарга кирәк түгелме дигәч, “Үткәннәрдә казынырга кирәкмәс, күптән инде бала атасы өчен җавап бирми", диде
һәм менә хәзер, югары дәрәҗәләргә ирешкән, детдомдагы вакыйгаларны һәм Инкыйлаб Рәхимовнаны оныткан, атасының яңа исеменә күнегеп беткән бер заманда атасын һәм аның кылган гамәлләрен белгән шаһит табылсын әле' Райком секретареның партиягә кергәндә яшереп калдырган мондый фактны теләсә ничек әйләндерә алырлар иде, районда да, өлкәдә дә дошманнары бар. җайга салынган хуҗалыгы келтерәп барган районга кызыгучылар җитәрлек, әзергә-бәзерне йотарга •җыенучылар бетмәс
Ә нишләп боларны партиядән яшергән9 Сорауга җавабы да бар анысы, ул бит Зөһрәнең әтисенә бернәрсәне дә яшермичә сөйләп биргән иде. Инкыйлаб Рәхимовнаны искә алырга да онытмаган иде Әхрар Гыйниятович гади коммунист кына түгел, өлкәдәге барлык коммунистлар өстеннән дә коммунист, обком секретаре, партия съездлары делегаты, депутат Ләкин хәзер боларга кем генә колак салыр икән, һәр нәрсәгә көче җиткән Гыйниятов бакый дөньяда. Мәхмүтов биографиясендәге фактны яшереп калдырганда Әхрар Гыйниятович яшерен максатны күздә тоткан, чөнки ямьсез кызын Мәскәүдә укыган өметле яшь белгечкә кияүгә бирәсе булган, димәсләрме Бөтен партияне кайнаган белән тәңгәл куярга ярамый яравын, әмма ул чакт а сереңне I ыйнияговка сөйләү партия алдында җавап тотуга тиң иде. ул мәңгелек, какшамас көч булып тоела иде. Әлбәттә, бакчачы аның кем кияве икәнен белгән, шуңа күрә моңынчы эндәшмәгән дә кем генә өлкә комитеты секретаре кызының яраткан иренә күләгә төшерергә батырчылык итәр икән
Булаг Мөэминович чын-чынлап курка калды. Гыйниятов катнашыннан башка корып өлгергән бәген т ормышы упкын алдында калды. Ленин орденын да ул хезмәтем белән яулап алдым дип ышана иде. Соңгы егерме елда анын районында үстерелгән каракүл тиресен Европа аукционнарында кулдан йолкып диярлек алалар, бигрәк тә “сур” һәм “антик" дигән төсләрне яраталар Болар бөтенесе дә аның тырышлыгы аркасында барлыкка килде ләбаса һәвәскәр галим, селекционер Эгамберлыевны нәкъ менә ул тапты, канаты астына алды, бөтен җирдә мамык үстерү белән мәш килгән бер заманда каракүл җитештерүне алга сөрде. Үзен югары бүләккә нәкъ менә каракүл тиресе, каракүл сарыклары үрчетү һәм шулардай ил казнасына кергән валюта өчен тәкъдим иттеләр дип саный иде ул.
һәм хәзер болар барысы да куркыныч астында Өлкә комитетына барып, соңлап булса да биографиягә ачыклык кертергәме’ Мантыйкка сыя кебек, ләкин монда ла нәрсәдер җитми, Заркенгга өлкә комитетына яна кеше утыргач, кадрлар сәясәтенең асты өскә килде Тәхеттәге ханмыни, уңга да сулга да дәрәҗәле вазифалар һәм постлар таратыла, барысы да аңа тугрылыкка ант эчкән кешеләргә. Секретарьның ул җитәкләгән районга күз салгалаганын сизә ул, җае чыкса, төртеп төшерергә дә күп сорамас, әлегә сәбәп кенә юк, халык арасында абруе бар, Күггер Булат дип Йөриләр Болар да аңа мәгълүм, әлбәттә. Юк. Гнлләхаҗиевка барырга, әллә канчанг ы тарихны сөйләргә ярамас, төрмәгә тыгып куярга да күп сорамас, атып үтерелгән халык дошманының хезмәттәшен еллар буе бакчачы итеп тот та Алтын турында .да әйтеп бирергә туры киләчәк Аннан Хәмрәкол әкә хәзинәсеннән бер тәңкә лә алыа.дым дип исбатлап кара Болай уйларга нигез җитәрлек, яңа обком секретарена ярамаган кешеләрне ничек пычракка буяганнарын күрмәслек түгел
ШУШЫ көннән, бер үк вакытта сөенечле һәм көенечле көннән башлап Мәхмүговнын күңеленә шик корты белән бергә курку керде, үтенә ышанычы кимеде, әйтерсең, артыннан күзәтү алып барылган кеше иде
48
Дөрес, райпотребсоюз склады мөдире Рәхмәтулла җитмәүчелекне тавыш-тын чыгармыйча гына каплап, йортын сатты һәм гаиләсе белән Нәманганга күчеп китте, йола буенча төпчек улы янында яшәп калган Хәмракол әкә элеккечә аның бакчасында эшли һәм күзгә күренмәскә тырыша, хәер, моны эшләү артык кыен түгел, хуҗа бик иртә чыгып китә, соң кайта, ләкин ул бакчачының эшләгәнен сизеп тора иде.
Ярты ел үтте, Хәмракол әкә белән булган вакыйга да онытыла башлады, ул инде Ленин орденын тагып йөри һәм аңа күнегеп килә, шул ук вакытта өстендә ниндидер бәла куеруын да ул сиземли иде. Болар аның үз-үзен тотышында чагылмый калмады, бик тиз кызып китә башлады, тирәсендәге кешеләрнең сүзләре, гамәлләре шик уята, һәркайда мәкер тоемлана иде. Бу үзгәрешләрне беренче булып Мияссәрә абайлап алды, ләкин ире моның сәбәбен арыганлык белән аңлатты, чыннан да, берничә ел рәттән ял алмыйча эшли иде. Мөгаен, тагын бер-ике ай шулай дәвам итсә, ул чыдап тора алмас, йә өлкә комитетына, йә Үзәк Комитетка барыр, аңлашыр иде... Намуслы кеше буларак, ул чын вөҗдан газаплары кичерә иде. Җитәкче булу бер хәл, гади кеше буларак та ул үзенең икеле-микеле халәтен яхшы аңлый. Бу яклардан бөтенләй китеп барсаң, яисә гомумән партия эшеннән баш тартсаң яхшы булыр иде дә бит. Ләкин мондый хәлиткеч адымнан аны нәрсәдер тотып тора, рухын сындыра. Бакчачы язмышының ачык булмавы газаплый, әгәр дә ул өлкәгә яисә Үзәк Комитетка барса, аның хакында да сөйләп бирергә туры киләчәк.Серен ачкан, шул ук вакытта үзенең кем икәнлеген дә таныган диндар картны хөкем кулына тапшырырга туры килер. Хәмракол әкәнең Халтаев кулына барып элә1-ү ихтималыннан гына да аның чәчләре үрә тора иде. Карт бакчачы аны хыянәтче дип атар, бәддога укыр. Монысы шиксез. Моннан кырык ел элек атасы Әкбәр хаҗи сатмаган, ә менә аның малае...
Шәхси кичерешләр һәм дәүләт алдындагы җаваплылык, бурыч һәм шәфкатьлелек кебек төшенчәләр шулкадәр буталып бетте ки. дөресен генә әйткәндә, ул бөтенләй югалып калды. Ләкин мәсьәлә бөтенләй көтмәгәнчә хәл ителде. Көз җиткән иде инде, мамык җыяр вакыт якынлаша. Шул көннәрдә аны өлкә үзәгенә, пленумга чакырып алдылар. Ел саен була торган гадәти эш һәм Булат Мөэминович Заркентка барып кайтканнан соң тормышында яңа исәп башланыр дип күз алдына да китерә алмый иде. Утырыштан соң аны беренче секретарьның ярдәмчесе эзләп тапты һәм китми торырга, иртәгә иртән беренче янына килергә кушты; мондый очракларда гадәттә сөйләшүнең темасы алдан әйтелә иде, әмма ярдәмче ләм-мим, нинди саннар әзерләп килергә кирәклеген әйтеп тормады, иңсәсен җыерып куйды да китеп барды. Әле монда да ул сөйләшүнең үз шәхесе хакында барачагын башына китермәде, якын көннәрдә Төркиядән каракүл сарыклары сатып алырга җыенучы делегация киләчәге мәгълүм. Чакыруны Истанбулдан сәүдәгәрләр килүгә бәйле дип фараз итте. Беренченең йомшак ягы бар, ул чит ил кунакларын кабул итәргә ярата, хәтта Заркентка турист булып килгән атаклы кешеләр белән аралашу җаен таба. Ә инде рәсми хуҗа сыйфатында чит ил бизнесменнарын кабул итәргә туры килсә, үзәк яисә чит ил матбугатына эләгү мөмкинлеге, табигый ки, алгы планда үзенең берәр алдынгы хуҗалыкны күрсәтеп торуын мәңгеләштергән фото да чыгасы булса,—мин-минлеге чамасыз Тилләхаҗиев танымаслык үзгәрә, өлкә мәшәкатьләрен бер якка себереп кенә ташлый торган иде.
Булат Мөэминович хәтта чакыруга сөенеп тә куйды. Өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлегендә аның җентекләп әзерләнгән язмасы бер еллап ята иде Саннар, исәп-хисаплар, газета-журнал кисентеләре, фоторәсемнәр белән ныгытылган әлеге язмада ул артык табыш китермәүче мамык хуҗалыгы урынына нәселле ат заводы булдырырга тәкъдим иткән иде. Шулай булса, югары элиталы каракүл сарыклары һәм тире белән дан алган кебек үк, дөнья базарына чиста нәселле чаптарлар белән дә чыгып булыр иде. Бервакыт Мәхмүтов Мәскәүдә очраклы рәвеш гә генә аукционга эләккән иде, нәселле атларны никадәр яратып алулары, алар өчен астрономик суммаларда акча түләүләре аны шаккаттырды. Өлкә комитетында бу эшкә юл ачуларына шикләнми, чөнки дәүләттән бер тиен дә сорамый, сәрмаясы җитәрлек, ат үрчетүдә тәҗрибәле белгечләр тапты, хәтта йөзләп ат асралучы ферма ачып җибәрергә батырчылык игге. Ахалтекин токымлы чаптар—“Абрек” кушаматлы айгыр һәм гарәп нәселләреннән килүче алмачуар, “Чегән кызы” кушаматы алган нечкә аяклы бия ферманың горурлыгы иде. Эшне буш урында башлап җибәрергә туры килмәячәк.
Беренченең дансөярлеге дә искә алынган иде. ул башка дәлилләр белән бергә, аукционнарның ел саен кайсы илләрдә һәм шәһәрләрдә үткәрелүен санап чыкты;
нәселле ат сарык түгел, аның белән популяр берәр журналның ялтыравыклы тышлыг ына эләгү үзе генә дә ни тора.
Кич буе райком секретаре өйдән үк алып килгән исәп-хисапларын, дәлилләрен барлап утырды, ат заводы турында сөйләшүгә әзерләнде, хәтта Тнлләхажиевнын дусты, бөтен илгә танылган агроберләшмә директоры, ике гапкыр Социалистик Хезмәт Герое Әкмал Ариповнын нәселле атлар яратуын да ачыклап өлгерде Аның Аксайдагы төп хуҗалыгында матурлыкта тиңнәре булмаган атлар асрала. аларнын нәсел җебен бөтен дөньяның ат белгечләре исәптә тота икән
Билгеләнгән сәгатьтә Мәхмүтов өлкә комитетында иде инде, ярдәмче аның килүе хакында шунда ук хәбәр бирде, ләкин аны бик озак чакырмый тордылар Беренче секретарьның андый гадәтен Булат белә, кайберәүләрне алгы бүлмәдә бишәр сәгать интектерүе хакында ишеткәне бар Шулай итеп, ул чакырылган кешегә тискәре мөнәсәбәтен сиздерә, алгы бүлмәдә тәмам изреткәннән соң. сәгатьләр буе газапланып утыруын белмәгәндәй, кабул иткәндә мәрхәмәт күрсәтә икән Күрәсең, хан сараендагы итагать кагыйдәләре турындагы тракт атларны ныклап өйрәнгәндер, дип уйлап куйды Булат, кул астындагылар һәм йомыш белән килүчеләр өстеннән алар шулай шаяртырга яраткан, ди.
Булат Мөэминовичны ул өйлә алдыннан гына кабул итте Салкынлыгы кыяфәтенә чыккан иде, хәтта кул бирмәде Шәрекъ йоласы буенча саулык-сөламәглек. тормыш- көнкүреш. бала-чага хакында сорашуны әйтәсе дә юк. Югыйсә, күрешмә! өннәренә дә байтак иде. Болар инде бнк күпне аңлата Мәхмүтовка ул чыннан да штрафннклар өстәле яныннан урын күрсәтте Иң почмактагы җайсыз бу урынны авыл районнары секретарьлары шулай дип йөртә имеш. Монысы да билгеле иде Утырган арада Булат Мөэмннович аның өстәлендә үзенең шәхси эше тупланган папканы .га күреп аллы Зиннәтле кабинет хуҗасы аны юри шулай күренерлек урынга куйган кебек тоела иде. һәм Мәхмүтов әңгәмәнең төрек делегациясе гурында да. ат заводы турында да булмаячагын аңлап алды. Принцинсызлыгын һәм үшәнлеген өчен җавап бирер чак җитте дигән уй йөгереп узды
Табигый ки. ул беренченең сәер гадәтләре хакында белә, андый хәбәр тиз таралу- чан. Тилләхаҗисвнын г игантомання белән мавыгуы да сер түгел, бөтен проектлары, тәкъдимнәре киң колачлык, капитал салымнарда үлә юмартлык белән шаккаттыра. Әгәр дә алар чынбарлыктан, кешеләр ихтыяҗыннан аерылмаган һәм кайчан га булса бер тормышка ашарлык булса. Тилләхаҗиевка илдә тиңнәр табылмас иде
Сүз иярә сүз чыгып, өлкә комитетындагы яшь инструкторлардан берәү яңа җитәкченең фамилиясен атамыйча гына:
—Диванда кырын ятын, баш әйләндерерлек прожектлар корып ятучы Мангыов беркатлы һәм гаепсез җан иясе, ә инде беркем белән лә бүленмәгән чиксез властька ия булып, мәңге тормышка ашмас фантазиясенә миллионнарча кешеләрне һәм дәүләт акчаларын таргучы Маниловлар бүг енге заманның аждаһалары, монстрлары. дш ән иде.
Үтергеч бу холыкнамә беренченең колагына барып ирешми калмаган, әлбәттә Партия куштаннары тырыша белә ул Ярты еллап үттеме-юкмы. башбирмәс егетне командировкада чакта кулга алдылар. Ришвәт алганлыгын раслаучы я. нан шаһнг 1ары да табылган. Яшь партия работнигының сизенүе дөрескә чыкты, ләкин ул аны үз язмышын күздә тотып әйткән дип раславы кыен
Элеккеге обком секретаре кабинетында Мәхмүтов сш була, күн башлаш ыч.тарына хуплау сүзләре ишетә, яклау таба торган иде. Хәзер исә ул кабинетны танымады
Түрдәге өстәл зурлыгы белән башларны өйләндерерлек иде. шуның оегснә ул чамасыз тәбәнәк: мебель фабрикасы шзайнеры Кәтүкнең Напо леондай кыска буси һәм маршалларча кылануын да искә алган Кабинет хуҗасын сш кына Кәгү к дип тә. Мамык Наполеоны дни тә. кыскартыбрак Наполеон дип тә йөртәтәр иде Шун гыктан ахрысы, аның өстәленә " Г хәрефен хәтерләтеп терәтеп куелган икенче, озынча өстәл дә тәбәнәкле!е белән гайре табигый тоела иде
Кабинетны күптән гүгст генә ремонтлап бетергәннәрбу лса кирәк. һәрч.» ыә Мәхмүтов мондагы ү згәрешне беренче тапкыр күрә нде Беренче секретарь аеруча ярага торган әрлөүлс киңәшмәләрдә мондый өстәл янындагы гарипләрчә тәбәнәк урЫНДЫКЛЯрТЯ чүмәшкән кешеләрне күз алдына китереп, ул чак кына елмаеп куймый кадды
Беренче озын буйлы кешеләрне күрә алмый икән, дип тә сөйлиләр (хәер, монысы
4. .к »•. м •
гүзәл женес вәкилләренә кагылмый, имеш), шунлыктанмы, хакимияткә ул килгәч, кыска буйлы ләпәкчеләр вазифа баскычлары буйлап бик тиз өскә үрмәли башладылар. Вакытлар узар, махсус рәвештә тәбәнәк ясалган өстәлләр янында бары тик үзенә тиң кешеләр генә калыр, дип ышана иде бугай ул. Мәхмүтовның башында "көфер уйлар әйләнде дә әйләнде.
Күпер Булатны үзеннән ерактагы почмакка утыртуы да аның физик өстенлеген күрмәү өчен түгел микән әле. Мәхмүтовның Көнбатыш илләрендә кәнсәләрия эшенең оештырылуы, тармакларда җитәкчеләрнең ничек туплануы хакында бер китап укыганы бар. Шунысына игътибар иткән иде. анда күзгә ташланып торган физик кимчелекләре булган кешеләргә югары вазифа, кешеләр, коллектив язмышын хәл итәргә ышанып тапшырулары икеле, чөнки физик яктан кимчелекле икәнлеге аның аңына сеңгән, аны русча “комплекс ущербности" диләр бугай, менә шул нәрсә кул астында эшләүчеләр белән мөнәсәбәттә, димәк, тулаем эш барышында тискәре чагылыш тапмый калмый икән. Китап авторының хаклыгын раслаучы классик мисал аның каршында утыра иде.
Әгәренки Тилләхаҗаевның артык озынга сузылган һәм буталчык монологын әңгәмә дип аңлап булса, үтә дә сәер нәрсә килеп чыкты, чөнки әңгәмә дигән сүз үзе үк анда һичьюгы ике кеше катнашуны күздә тота, ә ул келәмгә чакырылган партиядәшенә авыз ачарга да ирек бирмәде. Үзенең я змышын кулларында тотучы бу кешене тыңлаганда Мәхмүтов ирексездән Муссолинины исенә төшерде, Мәскәүдә укыганда трофейга алынган докуменатль фильм караганы бар иде. Бер карасаң, аэродром чаклы өстәл янында утырган бу кеше белән дуче арасында бернинди уртаклык юк кебек. Ләкин хикмәте бар икән, тыңлаучылар, толпами ул, яисә бу очрактагы кебек, аерым бер кешеме, күз ачып йомганчы власть, көч гипнозына эләгәләр, ихтыярны буып куючы сихергә охшаган шушы сәер көч курку һәм буйсыну теләгеннән башканы уята алмый, меңнәрчә кешеләрнең җаныннан, күзләреннән, йөрәкләреннән саркыган курку флюидлары исә аны туендыра, көчен-егәрен арттыра тора. Мәхмүтов шундый халәттә иде.
Беренченең чәчен кырдырып алдырганлыгы да аны дучега охшата төшә иде кебек. Мамык җыйган вакытта ул көннәр буе эсседә була, өлкәнең барлык якларына барып чыга һәм аның мөселман йолаларын шулай җентекләп үтәве, кешеләр күзенә ташланмый калмый; кешенең тышкы кабыгының искиткеч мөһим роль уйнавын, массаларга тәэсир итүен Мәхмүтов яхшы белә иде. Авыл районнарында хуҗалык рәисләре белән кичке ашка ул аксакалларны да чакырта, ашап туйгач, янәсе гадәтенә кергән, беренче булып амин тота икән, дип тә сөйлиләр. Бу исә аксакаллы картлар күңеленә аеруча хуш килә, күзләреннән яшь кенә чыкмый дип сөйлиләр, беренченең мөселман йолаларына тугрылыгы, диндарлыгы хакында сүз шулай тарала.
Хәер, беренченең дингә исе китмәве хакында якын кешеләреннән ишеткәне бар, җанында иманы юклыгын да белә. Менә хәзер карагыз, районнарга чыгар алдыннан махсус кырдырылган баш белән "амин тоту” йоласы халыкка тәэсир итмичә калмастыр шәт.
Мәхмүтов курыктымы соң? Бәлки. Ләкин ул тышка чыкмады, ул үз-үзен тота белә иде Ул хис иткәнне аңлатырдай сүздә юк бугай, әмма үз-үзенә танырга теләмәсә дә, ул барыбер куркуга охшаш иде. Өлкә комитетына шәхси чакыру алганда хәзер бик күпләрне хайвани дип әйтерлек курку хисе биләп ала. Әлбәттә, бу кабинетта кайнатасы Гыйниятов утырганда монда демократия, бердәмлек, татулык вә мәхәббәт хисләре генә тантана итә, башбаштаклык очраклары булмый иде дип уйламый ул. ләкин ул чакта нәрсәнең хупланганы, ни-нәрсәләрнең кире кагыласы ачык иде. мәгънәсен тегеләй дә, болай да аңлап була торган башваткычлар яңгырамый иде. Соңрак, Гыйниятовны башка кеше алыштыргач та алар бу кабинетта шактый тәнкыйть һәм әр сүзләре ишеттеләр, ләкин күңелне хайвани курку хисе биләми иде әле, ул хис менә шушы кыска буйлы, терекөмештәй хәрәкәтчән һәм тынгысыз кеше белән бергә килде, аның эш-гамәлләрен, нәрсә уйлаганын аңлап булмый һәм ул күпләр өчен һәлакәткә тиң булып, язмышларының асты-өскә килде. Ул килгәч өлкәдә хуҗа һәм диктаторның берәү генә икәнен, аңа Ташкент яисә Мәскәүнең абруй түгеллеген күпләр сизенеп өлгерде. Биләмәсе артык еракта булганлыктан түгел, сәбәпләре яңа туган вәзгыятькә бәйле иде булса кирәк, ләкин гомерләренең байтак өлешен ерактагы караңгы районнарда үткәргән кешеләр моны аңлап бетермиләр иде.
Шушындый фикергә килгәннән сон (бу исә җитмешенче елларда булган хәл) Мәхмүтов ирексездөн кабинетта эленеп торган СССР картасына күз төшереп аллы I ажәп бит, —дип уйлап куйды ул, шулкадәр зур ил белән сайлап куелган органнар, Совмин яисә ҮК. Госплан түгел, чынлыкта өч йөзләп обком секретаре җитәкчелек итә Реаль власть алар кулында, барысы да үзара таныш, һәркайсы автоматик рәвештә илнең Югары Советына депутат итеп сайлана. Мәскәүдә дә. үз республикаларында да Үзәк Комитет әгыалары. җентекләбрәк карасаң, аларны тагын закон чыгаручы дистәләрчә органнарда очратып була. Дәрәҗәле постта алар, кайнатасы Гынниятов шикелле үк, бакый дөньяга күчкәнче утыралар Аның урынына килгәне белән дә шулай булды, анысы картлыгы аркасында хезмәт урынында ук җан тәслим кыллы. Мондый хакимият иң көчле масон орденының төшенә дә кермәгәндер, обком секретарьлары дигән “нәсел”нең куәтенә дөньяда тиңнәр табылмас
Бервакыт Кәтүк янына ниндидер таләп белән Югары Совет депутаты килгән. дип сөйлиләр Вик үк игътибар белән тыңламаганны сизенеп, ул берничә тапкыр таләпчән рәвештә "Мин депутат”,- -дип кабатлаган имеш
Ниһаять, кабинет хуҗасы үҗәт кунакны тыңлап гарык булган һәм аның күз алдында шикаятьне ерткалан ташлаган
—Мин теләгәнгә генә син депутат булдың. Ә хәзер бар. ипкә комачаулама, бүгеннән кулыңда мандатын юк дип саный аласын, икенче чакырылышта башка бер бригадир депутат булыр. Өстеңә ишелеп төшкән бәхеттән файдаланырга акылын җитми, дип кистереп әйткән ди.
һәм шулай булып чыга да.
Кабинет хуҗасының дучега охшарга тырышуы шикле, үрнәк алыйм дисәң, мисалга ерак барып йөрисе юк, ләкин алар арасында барыбер ниндидер охшашлык бар иле: авыр башын үгездәй аска иеп сөйләвендә дә, пышылдаудан кинәт кычкыруга күчү ендә дә, әңгәмәдәшен күз белән бораулавында да тоемлана иле болар, ул кинәт кенә өстәленә текәлеп ката һәм авьн эченнән бу эшкә бернинди катнашы булмагандай нәрсәләр хакында мыгырданырга гогына һәм болар көтмәгәндә бөгештәй яна ягы белән ачыла, алдарак әйтелгән җөмләгә яки фикергә усал-явыг төсмер өсти иде
Юк. яңа обком секретаре гади-салә кеше түгел, әгәр куркудан һәм дулкынланудан югалып калмасаң, игътибар беләнрәк тыңласаң, аның фикер йөртүендә алдындагы кешенең шөлләвеннән җим алучы сәер бер эзлеклелек була иде.
Төрлечә аңларга урын калдырып, тыштан караганда эзлексез тоелган мондый сөйләү рәвеше әйткәннәрдән бик җиңел генә баш тартырга урын калдыра, әгәр кирәк булса, аны бөтенләй капма-каршы мәгънәдә үстерергә мөмкинлек бир.», ә инде ул-бу була калса, мине дорсс аңламаганнар, дип барысыннан да читкә кгпәргә була Менә шушылар Беренче белән Аппенин диктаторы арасын та охшашлык тудыра да иле нн ге
Наполеон никадәр генә җирәнгеч тоелмасын. Мәхмүтов аның шанганн галанты барлыгын бәяләми калмады, сөйләшү дәвам иткән саен гәрчә моның ниндидер уен. камилләштереп гән режиссурасы булганлыгы тоелса да. беренче сөйләгәннәрдә гадәтилек, гариплек, кәпрәю югала; көлке тоелучы аэродром чаклы өстәл, кәрлә урындыклар онытыла, анын Наполсонныкыдай кыска буе да артык күзгә ташланмый башлый Күрәсең, Беренче болар хакында белә яисә си генә булыр, шунлыктан ул һәрвакыт озак һәм үз-үзенә нык инанган тавыш белән сөйли, кү чәрендә үзенә көлебрәк карауны тоемлаган теләсә кайсы гигантны иблис алымнары кулланып сытып китәрснә ышана иде.
Хәзер инде үзгәртеп корылган, сипләнгән кабинетның элеккеге хужасынын кияве, өлкәдәге иң тур районның җитәкчесе аңа нәкъ менә шундый "көлен караучы гарный берсе булып тоела иде Дөрес, I ыйннятов Кәтүккә беркайчан да начарлык кылмады, киресенчә, кайчандыр партиягә ул тәкъдим иткән иле әмма ү гс белән берни гә шин алмый, аның кызының ирен кан төсендәге кызыл келәмдә аунатасы, анын я гыш анын ялварганын күрәсе кило Дәрәҗәле байтак кешеләр анын алдына тезләнеп аунадылар инде, һәм ул аларнын берсен дә ирләр өчен аеруча оят 6v нан бу гам.зше кы тудан туктатып калмады, киресенчә, сиздерми генә өстәл астындагы сигнал кнопкасына баса һәм кабинетка ярдәмчесе килеп керә иле Анысы исә кемнеңдер мондый түбәнлеккә баруы киң җәмәгатьчелеккә барып җигәргә тиешлеген белә Ялчы үзенең хуҗасын сүзсег лә аңлый
’ Шуның белән бергә, ул аны ахыргача изеп, сытып остерерг» лә уГзламый. чөнки
Мәхмүтовны халык ярата, абруе бик зур. хуҗалыгы карап туймаслык. Аның районына кызыккан тугрылыклы кешеләрдән кайсысы гына эшне шулай алып бара алыр икән, чөнки монда буш сүзләр, прожектлар гына җитми, яхшы нәтижә дә кирәк горур Мәхмүтовка кислородны буып кую кабинет хуҗасы файдасына түгел. Анын бары тик җай чыгудан файдаланып, аны бөгәсе, тәлинкә тотканын, үзен аяуны ялвар! анын күрәсе, шулай итеп, аны үзенең тугрылыклы яраны итәсе килә, гагы, гомере буе бурычлы икәнен сизеп, аның олы җанлылыгын бәяләп яшәсен. Мәхмүтовкә кагылышлы материалларны ул кулга очраклы рәвештә генә төшерде, аларны акыллы файдалана белсәң, болар Күпер Булатның язмышын ботарлап ташларга артыгы белән җитәрлек иде.
Әгәр дә Кәтүк тормышын партия карьерасына багышламаган булса, аннан бик тә оригиналь фикерләүче, иң мөһиме, уйларын гадәти булмаганча бәян итә белүче язучы чыккан булыр иде. Шәрекъ Кафкасы дияргә мөмкин булыр иде. Мәхмүтов белән ялгыз калып ул бер сәгатькә якын сөйләште, сөйләшүнең төсмерен үзгәртә-үзгәртә сүзләрдән мәкерле боҗралар тезде (көченең нидә икәнлеген белгәнлектән, бер генә тапкыр да кәнәфиеннән тормады), тавышында йә янау төсмерләнде, йә булмаса, корбанына котылыр юл күрсәтүче мәгънәви ачыклыклар калдыра килде. Берничә тапкыр кулына шәхси эш теркәлгән папканы алып, аны актарган булды, Сталинга охшарга тырышып, зәңгәр карандаш белән анда ниндидер тамгалар ясады, ләкин бер генә тапкыр да райком секретареның нәрсәдә гаепләнгәнен тәгаен әйтмәде. Халык дошманы буларак атып үтерелгән әтисе хакында да, Мәхмүтовның чынлыкта чит кеше документлары белән яшәвен дә. үзенең кем улы икәнен белә торып, социаль чыгышын партиядән яшерүен дә сиздермәде. Алтын, бакчачы Хәмракол әкә, кайчандыр Кәтүкнең партия карьерасының юл башында Мәхмүтовка ярдәм кулы сузган элеккеге кайнатасы Гыйниятов турында да сүз булмады.
Алда әйтелгәнчә, җан куырырлык бер генә гамәлен, бер генә фактны искә төшермәсә дә, хәтта аз гына җеп очын чыгармаса да, аның керделе-чыктылы тоелган хисле сөйләмен мәгънәсез үк дип атап булмас иде. Ул җәзага чакырылган кешенең бар үткән тормышын рентгеннан карагандай белгән кыяфәт ясый, үзенең бетмәс- төкәнмәс көче-куәтенә ышандыра, Мәхмүтовның яшәгән һәр көнендәге иң вак күренешләргә кадәр аңа мәгълүмдер сыман тоела башлый. Мондый басым астында түзеп тору сирәкләрнең кулыннан киләдер.
Хәер, соңгы көчләрен җыеп ихтыярын бер йодрыкка туплый алган кунак кына түгел, әңгәмәдәшенә мәкерле ятьмәнең яңадан-яңа җылымын ташлый-ташлый кабинет хуҗасы үзе дә арып беткән иде инде. Аның өстәл астындагы кнопкага басарга әзерләнгән аягы талчыкты, инде берничә тапкыр Мәхмүтов чыдый алмас, менә-менә аягы астына, даны чыккан кызыл келәмгә егылыр һәм ярлыкавын сорап мәлҗерәп төшәр сыман тоелып куйды.
Кәтүкнең оста корылган психологик һөҗүменнән беркем дә исән чыга алмый иде, бу юлы да ул берничә тапкыр инде тантана итәм дип укталып куйды, ләкин борчылу белмәс Мәхмүтов тавыш-тын чыгармады, көтте, ул үзенең нәрсәдә гаепләнүен тәгаен белергә тели иде.
“Каты чикләвек бу!” дип уйлап куйды секретарь һәм яшерен куркыту хисен иң югары ноктасына җиткерергә булды. Очрашу тәмамланганын сиздереп, хушлашканда әйтте:
—Партия алдындагы гөнаһыгызны аңлагансыздыр, дип ышанам, үземә хас принципиальлек белән, сезгә анда урын юк, дип саныйм. Ләкин бу мәсьәләне мин үзем генә хәл итмим, хәер, обком бюросының минем тәкъдимне хуплау гына түгел, алгарак карап, сезгә каршы җинаять эше кузгатуына ышанам. Партия сафларының чисталыгын пычратырга теләүчеләргә сабак булыр! Анда протекционизмга урын юк, аның каршында барысы да тигез, туган-тумачалык та, югарыдагылар белән әшнәлек тә, иске хезмәтләрегез дә коткарып кала алмас.
Кунак хушлашмыйча гына чыгып барганда, ишек янында аны дучега охшаган кешенең тавышы куып җитте:
—Киңәшем бар, Заркенттан бер-ике көн китми торыгыз, мин сезнең мәсьәләне озакка сузарга җыенмыйм.
Мәхмүтов артыннан ишек ябылуга кабинет хуҗасы гасабиланып сигнал педалена басты, шунда ук ишек төбендә битенә мыскыллы елмаю чыккан ярдәмчесе пәйда булды.
—Нигә ыржаясың...—дип усал мыгырданды обком секретаре.—Эчәргә сал, тәмам хәлдән тайдырды, хәшәрәт
Ярдәмченең күләгәсе түр башында бүлеп куелган якка шуышты. Архитектор искиткеч оста яшереп планлаштырган ял бүлмәсендә күп сыйдырышлы “Розенлев” фин суыткычы тора иде.
Әнвәр Абидович өстәл яныннан торды һәм әле яна гына тәмамланган сөйләшү хакында уйлана-уйлана киң кабинет буйлап йөренергә тотынды
—Бер вагон цемент бушаттыммыни.—дип куйды ул караңгы чырай белән һәм аяк киемнәрен салып, идәнгә жәелгән келәм сукмактан ишекле-түрле йөгеренде, аннан соң идәнгә ятып берничә тапкыр күтәрелде. Ул үзенең көче белән горурлана, районнарда бәйрәмдә көрәшкә чыкмый калмый һәм бик сирәк жинелә. яшьлектәге көчен һәм җитезлеген әле дә булса югалтмаган иде. Ул шулай идәндә үк утырып калды, шәрекъча аякларын бөкләп, җайлап урнашты Ярдәмчесе аның алдына коньяклы бокал һәм лимон телемнәре салынган җиз поднос китереп куйды. Беренче коньякны аракы эчкән шикелле бер кабуда йотты да комсызланып лимон чәйнәргә кереште, ярдәмчесенә эндәште
—Син дә арып беткәнсеңдер, звонок булуга чабып керермен. Гыйниятов киявенең идәндә аунавын, селәгәен агызып, балаларын кызгануны ялварганын күрермен, дип уйлагансыңдыр...
Хуҗасының теләген үтә бер сизгерлек белән тоя белүче ярдәмче бокалны тагын кырыена хәтле тутырды, ялгышырга ярамый, хуҗа салганыңны битенә сибәргә дә. аты-юлы белән сүгеп ташларга да күп сорамас Эчертеп бозасың” дип усалланып кычкыруы гына да ни тора.
Әнвәр Абидович икенче бокалны инде ашыкмый гына, тәмләп, йогымлап кына эчте, коньякның рәтен белә ул, юк-бар нәрсә эчми, сәламәтлек кадерле бит
Мөгаен аны астан өскә карап утыру туйдырды булса кирәк, кул ишарәсе белән ярдәмчесен янәшә утырырга чакырды, үзе үк аңа салып та бирде
“Шефка барып җиткән, тагын фәлсәфә сата башлый инде бу”,—дип уйлап куйды ярдәмче күңелсез генә.
—Мәхмүтовның күз яшьләрен мин дә, син дә күрә алмадык Шундый каты мужиклар күбрәк булсын иде, юкса эшләүнең кызыгы бетеп килә Чак кына кычкыруга ук асларына җибәрәләр, бүлмәдә тын алып булмый башлый.
Бераз кабып алганнан соң кыюланып кит кән ярдәмче сүз кыстырырга базды
—Нигә үзегезне интектереп азапландыгыз9 Тыңлаучан судья бар. прокурор сезгә ярар өчен җай чыкканы гына көтеп йөри, эшне башкарыйк та, руслар әйтмешли, концы в воду. Миндә һәркемгә материал бар, сайлап ал гына һәм әйткәннәреннән канәгатьләнеп кычкырып көлеп җибәрде, киң ачылган авызы тулы алтын тешләре ялтырады.
—Синең акылын белән яшәсәм, Йосыфкаем, мин инде күптән төрмәдә утырган булыр идем,- диде хуҗа килешүчән гавыш белән һәм урыныннан күтәрелде
Ярдәмчесе ашыгып аның туфлнләрен китерде һәм иелеп, күнегелгән җитез хәрәкәтләр белән бауларын бәйләргә тотынды. Әнвәр Абидович исә ашыкмый гына фикер җебен сүтте
—Булдыклы кешеләрне утыртып бетерсәң, кем эшләр, өлкәне алгы сафка кем тартыр? Син яклаган кешеләр белән, кадерле Йосыф, коммунизм төзеп булмый, гомерең буе нык үскән социализмда яшәмәгәең
Яңадан өстәл янына барып утыргач та сүзен дәвам итте
—Мәхмүтовны төрмәгә тыгарга түгел, акыллы итеп кулга ияләштерергә кирәк Монысы кыенрак булыр, аңладым мин аны. каты холыклы, горур кеше икән Ә безнең бурыч четереклерәк. сарыклар да исән булсын, бүреләр дә тук булсын, дигәндәй, ул безгә дә тугры булсын, дәүләткә дә хезмәт итсен Кана пары киселгән кош кирәкми миңа, шунлыкт ан аның районын тартып алырга ярамас Халык га аны яклап тау булып күтәрелер . Үзен беләсең бит. Әкмал хан булып. Әкмал хан аның ниндидер бер айгырын ачыкгаи-ачык тартып алырга җөрьәт итми, ә тегесе акчага риза түгел Кешеләр җибәреп караган. Зур акча тәкъдим иткән Мәхмүтов үз сүзендә каткан, мин аны күңел өчен түгел, ә нәселле ат заводы өчен тотам ди икән, янәсе ул ахалтскин агының чын бәясе йөз мең доллар Әкмал инде бер ел буе котырына, мин аның үзенә илле мең акча тәртәм, ә ул дәүләткә тиясе йөз мең турында баш вата, дип җекләнә.
Хужа боржоми салырга ымлады да сүз жебен суза бирде:
—Мин. егетләрең белән бар да, элек ничек эшләгән булсаң, шулай кылан, бушка тартып ал, дип Әкмалны кыздыра торам. Юк, ди Арипов, егетләрем генә түгел, үзем дә Мәхмүтов районыннан исән чыгып ычкына алмам, ди. Халык ярата аны. Күпер Булат дип кенә тора, аның өчен утка да. суга да керергә әзерләр. Ә син Йосыф, шундый бөркетне төрмәгә тыгарга дисең, сатлык судья белән прокурор таптым, дип сөенәсең. Юк. халыкны үртәргә ярамый, ул кемнең кем икәнен яхшы белә.
Ярдәмчесенең борыны салынганын күреп ул килешкәндәй әйтеп куйды:
—Кәефеңне төшермә, Йосыф, кемнеке өстен чыкканын күрер көннәр алда әле, мин шундый нәрсә уйлап таптым. Күпер Булат мәңге очына чыга алмаячак, мичәүдәге ат шикелле булыр да калыр. Син тапкан кәгазьләрнең бәясе әйтеп бетергесез аның, кадерлем.—һәм сүзне тәмамлап өстәүне кирәк тапты:—Әйдә, тагын берәрне җибәрик тә. өйләдән соң бер җиргә барып ял итеп кайтыйм...—Тансык уй көтмәгәндә килде булса кирәк, йөзенә хәйләкәр елмаю җәелде, хуҗасына кушылып ярдәмче дә елмая башлады, хуҗасын ул ярты сүздә аңлый шул.
—Бу Күпер Булатын тәки җелегемә үтте,—диде хужа һәм коньякны рюмкаларга үзе агызды. Кәефе күзгә күренеп күтәрелде, эчеп куйганнан соң сүз тагын элекке эзенә төште:—Мин дигәнчә килеп чыкса. Мәхмүтовның ул айгырын Ариповка үзем бүләк итәм, сөендерәм әле бер.
—Әгәр барып чыкмаса?—ярдәмченең теленнән бу сүзләр үзеннән-үзе ычкынды, мәкерле сорау бирергә ярардай вакыт җиткәнлеген аңлаган иде ул.
Сорау кабинет хуҗасын кыен хәлдә калдырмады, ул сейфны яба-яба теш арасыннан гына сытып чыгарды:
—Менә шунда синең дусларың, судья белән прокурор кирәк булыр да инде...
Бер-берсеннән канәгать булып алар икесе дә рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр.
Ярдәмче “Варцихи" калдыклары аунап яткан подносны, бокалларны өстәлдән җыеп алды һәм яшерен ишеккә таба юнәлде. Хуҗаның кабинетында андый ишек тә булып, ул турыдан-туры ишегалдына, бакчага алып чыга, алар белән күрешкәнен сиздерергә теләмәгән кешеләрне, табигый ки. хатын-кызларны кабинет хуҗасы янына ул шул ишектән алып керә. Шеф караңгы бер районда секретарь булып эшләгән чорлардан бирле егерме еллап үз янында тоткан ярдәмчесенең уйларын укып баргандай алдан ук чамалый иде.
—Нурматов. чыннан да. Ташкентка, киңәшмәгә китте микән?—диде ул илтифатсыз гына.
—Мин сезнең ни теләгәнегезне алдан ук чамаладым, тикшереп куйдым, хәзер ул республика прокуратурасында милиция органнарында коррупция һәм ришвәтчелек турындагы киңәшмәдә утыра.
- Ул, нәрсә, әллә тәҗрибә уртаклашамы?—Икесе дә тагын көлеп куйдылар, шефның икеләнүен кул белән алып ташладылармыни.
-Нурматов Заркентта булса ни дә, булмаса ни. ул сезгә киртә түгел, берәр вакыт комачаулаганы булдымы!—дип оятсыз елмайды ярдәмче.
—Бозык кеше син, Йосыф,—дип йомшак кына шелтәләгәндәй итте хужа.—Ни дисәң дә. туган тиешле кеше бит. минем кем икәнемне онытма, әхлакны, йолаларны сакларга кирәк.
Ярдәмче кызыл келәмгә басмаска тырышып урап үтте һәм кабинеттан чыкты. Кабул итү бүлмәсендәге кешеләргә өйләдән сон обком секретареның булмаячагын, иртәгә килергә кирәк булырын әйтергәме-юкмы дип чамалап торды һәм иң соңгы минутта вакланып тормаска карар итеп, “Й. С. Юнысов" дип язылган җиз тактачык кадакланган калын ишеккә кереп югалды. Аның аппартаменты шефыныкына каршы гына урнашкан иде.
Әнвәр Абидович туры телефон трубкасына үрелде. Өлкә ОБХСС башлыгы Нурматовка чины буенча туры телефон куелырга тиеш булмаса да, ул куярга кушты, шулай итеп, аны бюро членнарына тиңләде. Бер атуда ике куян эләктерде. Бердән, баҗасының дәрәҗәсен күтәрде, икенчедән, үзенә дә уңайлылык тудырды. Шәрәфәт көне буе шәһәр телефонына ябышып ята. элек аңа беркайчан эләгеп булмый иде, ә бусы һәрвакыт буш, ул туры телефоннарны биш урынга, шул исәптән, хәтта, ванна бүлмәсенә дә куйдырды. Көтәргә яратмый ул. Телефон трубкасында Шәрафәтнең уенчак тавышы ишетелде:
-Заркент әмире әллә үзенең бәтиен онытып та бетерде инде
Әнвәр Абидовичнын теленнән ягымлы, назлы сүзләр агыла, хәтта тавышы танымаслык булып үзгәрде, ләкин ул бик тиз тормыш чынбарлыгына әйләнеп кайтты һәм ашнын әзерме-юкмы икәнен белешеп алды, тискәре жавап ишеткәч, бер сәгатьтән булачагын әйтеп трубканы куйды. Икенче трубка күтәрелде, эчке элемтә телефоны Обком пешекчесенә төшке ашка заказ бирде һәм канәгатьләнеп кулларын угалады Ярты сәгатьтән барысы да әйбәтләп төрелгән, машинага чыгарып куелган булыр Шефны читкә чыгып та ашаткалау гадәткә кергән иде инде
Ярдәмчесе иртән үк кул куярга бер кочак кәгазь күтәреп кергән, аларнын яртысын да карап чыгарга өлгермәгән иде әле. шунлыктан, ярты сәгать эчендә ШУШЫ эшне башкарып атмакчы булды Бер кәгазьгә күз төшерде, икенчесенә, әмма игътибарын туплый алмады, һәр имзаның бәясен яхшы белгәнгә күрә, кызыл папканы бер читкәрәк этәрде. Калып торсын. Горур һәм үжәт Мәхмүтов белән “сүз көрәштерү" артык арыткан, нервысын чыгарган иде
Ул биек аркалы кәнәфигә утырды һәм башын артка ташлап каш өстен уарга кереште, кайчандыр бер акыллы кеше аңа биткә пгундый гимнастик күнегү ясарга киңәш иткән иде Массаж тәэсир иттеме, әллә Шәрәфәт белән очрашуны искә алу сәбәп булдымы, баш авыргуы бердән юкка чыкты
—Шәрәфәт.—дип куйды ул сузып, көйләп әйткәндәй, йөзенә канәгать елмаю җәелде,—Иң матур чәчәгем, иң кадерле хәзинәм минем Бу сүзләр артык кычкырып әйтелде. Ул үзенең эш кабинетында утырганын онытып җибәргән иде Шәрәфәт турындагы уйлары, алдагы очрашу аны күптән обком бинасыннан алып чыгып киткән иде инде
Шәрәфәт дигәнебез хатынының сеңлесе булып. Хәлимәдән сигез яшькә кечерәк иде Әнвәр Абидович шәрекъ төшенчәләре буенча шактый сонга калып, угызга җиткәч кенә өйләнде. Аныңчы кояш астында үз урынын эзләде, үз кәнәфиен булдырырга кирәк иде Аны районла иң күренекле кияү санадылар, сайланса, сайланырлыгы бар иде. Тилләхажиевлар белән туганлашырга хыялланучы гаиләләр аз түгел. Илдә коммунизммы, социализммы, дәүләтчелекнең башка берәр формасы булырмы, анысы мөһим түгел. Тилләхажиевлар бар. булды һәм булачаклар, чөнки алар ак сөяктән, алар белән туганлашсаң беркайчан да югалмассың. Менә шунлыктан ул. буй-сыны көнләшерлек булмаса да. гүзәлләрнең гүзәле Хәлимә Касыймовага өйләнә алды Юкса, районда да. кыз укып йөргән Ташкентта да Хәлимә дип өзгәләнүчеләр аз гут ел иде.
Хәлимә ике курс кына бетерә алды да. мәгърифәтле һәм дә власть сөючән ире артыгын рөхсәт итмәде, хатынлык өчен университетның ике курсы ла хәттин ашкан дип саный иде ул.
Район социаль тәэминат бүлегендә гади бухгалтер булып эшләүче Касыймовның өч кызының өчесе дә чибәр, аларның кемгә охшап тууы табигатьнең бөек сере, чөнки ни өнисе, ни әтисе матурлык вә буй-сын яг ыннан күзгә ташлана торган инсаннардан түгел.
Хәлимәнең апасы Диләрә Ташкентта укыганда әйбәт кенә егеткә кияүгә чыгыл хәзер инде башкалада яши, ире олы галим булып китте
Хәлимә килен булып төшкән Тилләхажиевлар йорты тәэминат бүлегенең тыйнак хисапчысы йортыннан нык аерыла, монда инде бүтән дәрәҗә, бүтән мөмкинлекләр Үзбәкләрдә туган-тумачалык изге санала, кешегә шул мөнәсәбәттән чыгып бәя бирелә, туган- тумача көч һәм ярдәм чыганагы; монда аңа таянмыйча берни дә эшли алмыйсың Хәлимәнең сеңлесе. чибәр һәм чая Шәрәфәт көнен лә төнен дә Тнлләхаҗисвларда үткәрә башлады һәм бик тиз арада норттагыларның сөеклесенә әйләнде, хәтта Әнвәр Абидовичнын әти-әнисе тагын бер уллары булмаганга аһ иттеләр. Шәрәфәт бигрәк тә ошый иде шул
Хәлимә бер-бер артлы бәби алын кайта башлагач. Шәрәфәт өйдә алыштыргысыз кешегә әйләнде Бераз соңрак, нәрсәгәдер үпкәли калса. Шәрәфәт Кәтүккә гел шуны искә төшерә торган булып китте, янәсе, әнә синең балаларың минем кулда үстеләр Хәер, бу чынлыкта да шулай иде
Акселерация дигән нәрсә эссе якларда да үзенекен итә. инде сигезенче класста укыганда ук Шәрәфәт буй-сыны белән анасын куып җитте Эштән кайткан чакта ул еш кына Шәр.»фәгие көзге янында, анасының киемнәрен киеп караган хәлдә очрата иде
Андый чакларда да кыз һич кенә дә югалып калмый, телевизордан күргән манекеншииалар шикелле рәвешен кигереп боргалана, теге яки бу киемне киеп карын һәм кабат-кабат “Монысы килешәме?"—дип сорый:
Ул моны шул хәтле иркәләнеп һәм көязләнеп, кыю әйтә ки, алдында шәрекъта үскән кыз торганлыгын онытып җибәрәсең. Ә кием-салым аңа, чыннан да, килешә, кызны апасына караганда затлырак, чибәррәк итеп күрсәтә. Әнвәр Абидович күңеленә хилафлык китермичә танырга мәҗбүр:
—Килешә, искиткеч килешә!
Шәрәфәтнең көзге алдында сөйкемле боргалануын ул әле уен дип кенә кабул итә иде. Көннәрдән беркәйне, кыз инде тугызынчыда укып йөри иде, ул төшке ашка өйгә кайтты. Хәлимә бала табу йортында иде. Шәрафәт җәйге кухняга ап-ак күлмәк киеп килеп керде, аны Әнвәр Абидович узган ел гына Грециядән алып кайткан иде әле. Килеп керде дә сәхнәдәге шикелле аның алдыннан узгач сорау бирде:
—Ничек, мәктәп балында иң чибәр кыз мин булырмын микән?
һәм нәкъ менә шул чакта ул алдында җиткән кыз басып торганын аңлады да. Хатынына охшаган булса да. ул башка төрле матурлык белән аерылып тора, алар йортында уздырылган вакыт һәм вәзгыять аңа бөтенләй яңа төсмерләр өстәгән иде. Ниндидер европача нәфислек бар икән бу кызда, дип уйлап алды ул һәм чын күңелдән әйтге:
—Әлбәттә, Шәрәфәт, син бүген аккош булып күренәсең,—диде.
—Рәхмәт, Әнвәр әкә,—дип сөенде Шәрәфәт,—минем бик-бик тә сезгә ошыйсым килә,—һәм йөгереп килеп аны үбеп алды.
Чыгып барышлый исә ишек янында туктап калды һәм очынып әйтеп салды: Апамның бәхете бар икән, сезнең хатыныгыз булу бәхет түгелмени?!
Тилләхаҗиевларга кунак еш килә; Шәрәфәтнең җитезлеге, чисталыгы, зәвыгы һәм итагатьле була белүе дә ярап куйды.
Аның өстәлгә приборлар куйгандагы төгәллеген, чакырылган пешекчеләргә боерыкны ничек бирүен күреп, Әнвәр Абидович чын күңелдән:
—Синнән башка нишләгән булыр идек,— дип әйтә торган иде.
Кунаклар таралышкач ул еш кына шаярта:
Шәрәфәт, бүген Әхмәт әкә тагын җанга тиде бит, кодаларлы кайчан җибәрик дип кызыксына.
Ана кияүгә чыгарга иртәрәк әле, башта укысын.—дип сүзгә кушыла Хәлимә. Хәер, ул да кунакларның сеңлесенә күз төшергәнен чамалый иде.
Әмма бервакыт, икесе ялгыз калгач, сүз тагын кодалар гурында чыкты һәм Шәрәфәт уенын-чынын бергә кушып әйтте дә ташлады
Менә сезгә мин уйлап та тормыйча кияүгә чыгар идем, ә нефтебаза директоры малае, шуның өстенә. гади авыл малае мине кызыктырмый, балаларымның әтисе сезнең кебек күренекле нәселдән булуын теләр идем.
Мин бит инде өйләнгән кеше, белгән булсам, көткән булыр идем,—дип шаяртуга шаярту белән җавап бирде ул.
Булса ни,—диде Шәрәфәт,—икенче хатын итеп алыгыз, шәригать күп хатын алуны тыймый ла!
Әнвәр Абидович шикле яссылыкка күчеп баручы гәпне туктатырга ашыкты:
Белмәгән нәрсәң юк, шәригать кануннарын да. күп хатынлык турында да беләсең, ә минем идеология работнигы икәнлегемне оныткансың, мине бит икенче көнне үк партиядән чыгарып атачаклар.
Чыгарсыннар, сез инде болай да бай! Алай булса, мине хатынлыкка алыр идегез.—дип киреләнеп җавап бирде унынчы класста укучы кыз бала.
Бу сәер сөйләшү тәки аның күңеленә сеңеп калды. Ул чакта әле ул үзенең хезмәт баскычлары буйлап шулай текә күтәреләчәген, өлкәдәге кешеләр язмышын хәл итә башлаячагын күз алдына да китерми иде, шунлыктан, хатынының сеңлесенә карата яман уй башына да кереп карамаган иде Әмма Шәрәфәтнең сүзләре дулкынландырмый калмады. Әйбер сатып алганда, хәзер ул аларны Шәрәфәткә дип тә ала башлады, кызның шатлануын күрү чиксез канәгатьлек китерә иде.
Хәлимә хәтта берничә тапкыр җитди итеп кисәтеп тә алды:
—Сенлемне шашындырма сана, юкса сезнең өйдә ул бөтенләй үзгәрде, үзен хан кызыдай итеп хис итә башлады.
Ул шаяртып кына куйды:
—Әлбәттә принцесса, хан кызы! Әйдә сөенсен, шатлансын, синен сеңлең ич ул!
Шәрәфәт мәктәпне яхшы тәмамлады. нәкъ шул көннәрдә районга разнарядка килеп төште. Мәскәүнең әдәбият институтына республика квотасыннан бер урын бирелгән икән һәм ул нәкъ вакытында булды да. Шәрәфәт журналистка булырга хыяллана, шигырьләр язгалый. район газетасына мәктәп комсомолы эшчәнлеге хакында мәкаләләр биреп бара Шунын өстенә. аны гөнаһтан ераккарак җибәрү дә хәерле булыр иде
Әнвәр Абидович чыгарылыш кичәсенә ак түфли алып кайткач, рәхмәт хисләре ташыган кыз аны иреннәреннән шул хәтле кайнар итеп үбеп алды, мона кадәр аны әле беркемнең дә бодай дәртле үпкәне юк иде. менә шунда ул үзенең упкын читендә басып торуын аңлап алды да.
Шәрәфәт укырга китеп баргач ул аны онытты да. Сентиментальлек дигән нәрсә ана хас түгел, шуның өстенә. сагынып маташырга буш вакыты да калмый иде. Тын алыр ара юк: эш, карьера, гаилә—иртә таңнан чыгып китә, караңгы төшкәч кенә кайтып керә
Ләкин язмыш тәгәрмәче бөтенләй көтелмәгән борылышлар ясый, кайда нәрсә табачагын, яисә югалтачагын беркем дә алдан белми Ике еллап вакыт узды. Өлкәдә үткәрелгән ниндидер киңәшмәләрнең берсендә ул иң югарыдагы Түрәнең күзенә чалынган, кыюлыгы, колачлы фикерләве белән яхшы тәэсир калдырган һәм аны озакламый Мәскәүгә. КПСС Үзәк Комитеты янындагы Иҗтимагый Фәннәр Академиясенә укырга җибәрделәр Бөтенесе бер атнада хәл ителде августта әле ул мамык җыю кампаниясенә әзерләнеп йөри иде. ә сентябрьдә башкалада лекцияләр тыңлый башлады Юлг а чыгар алдыннан аңа республика хуҗасы үзе хәерле юл теләде кочаклап үпте һәм яхшы укырга киңәш бирде, "Син безгә кирәк булачаксың", диде Менә шул чакта Кәтүк »чтән генә аңа тугры хезмәт итәргә, аның өчен гомерен дә жәлләмичә утка да. су га да керергә ант итте Хәлбуки, аны моннан беркем дә сорамаган һәм (угрылыкта ант иттермәгән иде.
Шулай итеп, Мәскәүдә аларның юллары тагын кисеште. Академиягә китәр алдыннан ул аны бер ел буе диярлек күрмәгән иде. яшьләр нәшриятында практика үткәнлектән. Шәрәфәт каникулга кайтмаган иде Әнвәр Абидовичның Мәскәүгә укырга киләчәген белүгә үк. ул телефоннан ялынып-ялварып башлыклы, аксыл төстәге дубленка алып килүен үтенә башлады, хәзер шундыйлар модага кергән икән Кайры тун белән бергә тагы башка чүпрәк-чапрак та алып килде ул. ләкин боларны Хәлимәгә әйтеп, сиздереп тормады, хәләленең көнләшә башлавы ла бар иде
Кәтүкнең моңа кадәр әле бер тапкыр та Мәскәүдә булганы юк иде һәм нке ел эчендә башкалага тәмам ияләшеп беткән Шәрәфәт бик кирәк булып чыкты Булачак идеология работникларын тәрбияләү, укыту белән нигезле итеп җитди шөгыльләнәләр, культура программасы бай. театрларга, концертларга, күргәзмәләргә. Кино йортындагы махсус сеансларга йөрергә мөмкинлек бирелә Әнвәр Абидович Шәрафәткә бер тылсымчы кебек бул ты. Мәскәүне шаулаткан теләсә кайсы спектакльгә, премьерага, сәхнә йолдызлары концертына, кинофестивальгә, дан- шөһрот яулаган чираттагы яңа галант белән иҗади очрашуга билет таба ала иде ул Шәрәфәт апасының иренә сокланып туя алмый, горурлана һәм академия тәмамлап кайтканнан соң аны нинди биек очыш көтәсен уйлап хыяллана иде
Яңа елны академиянең тулай торагыннан ерак түгел урнашкан "Пекин" ресторанында каршы алдылар Зиннәтле залга, бәйрәмчә киенгән кешеләргә күз йөртеп, Әнвәр Абидович бәйрәм итүнең ко лачыннан, музыка тавышларыннан исерде, язмышның борылыш лары хакында уйланды, әле ярты ел злек кенә у г бу чакта у йларга кыймый иде бит һәм иелеп янында утыручы Шәрафәтнең битеннән үбеп алды Куе чия төсендәге кичке күлмәк кигән яшь. чибәр, тифа сынлы кыз ир-атнын игътибарын магнитлаган кебек үзенә тарта. Әнвәр Абидович исә боларның барысын да күреп, сизеп тора һәм шундый гүзәлнең үзенеке булуыннан горурлана, сөенеп туя алмый иде. Нәкъ менә шушы яна ел төнендә кыз аның сөяркәсенә өйләнде лә
Мәскәүдә яшәүнең гайре күңелле яклары да байтак икән Һич кенә дә акча җиткереп булмый иде Шәрәфәт белән мөнәсәбәтләрен ул башкаларга сиздермәскә тырышты, һәр курста диярлек якташлары укый, аның тәртибе хакындагы мәгълүматларның үзе мәңге тугрылыкка ант иткән кешегә да барып ирешү ихтималы
бар. Ә ул, кешеләрнең байтак йомшаклыгына күз йомса да. уйнаш кылу дип аталган бозыклыкны кичерми, андый юлда эләккәннәрне усал һәм каты җәзалый да белә. Тотанаклы. әхлаклы кеше буларак, ул кешеләрдә дә шул сыйфатларны югары бәяли иде. Шулай булгач. Кәтүкнең куркыр, шикләнер нәрсәсе күп. ә Хәлимә белән араны өзү турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
Шәрәфәтнең тулай торагы еракта. Останкино сөт заводы янында. Добролюбов урамында. Хезмәт хакы тулысы белән таксига китеп бара. Шуның өстенә, күрешү, очрашу өчен "Пекин"нан ерак түгел. Тишино базары янында яхшы бүлмә алырга туры килде. Анысына айга йөз сум китә. Кыскасы, акча... акча... акча...
Укырга киткәнче райком секретаре булып ул өч ел гына эшләп калды һәм кайчан да булса текә күтәреләчәген сизенгәндәй, беркемне дә үзенә артык якын җибәрмәде Бәлки, тумыштан сак булуы тәэсир иткәндер, ул бары ышанычлы кешеләр, туган- тумача. үз нәселе кешеләре аша гына эш йөртте, кулына кергән хәтлесе тулаем җитеп бара иде. Ә баксаң, башка төрле тормыш та бар икән, монда әллә никадәре акча да җитмәс иде
Мәскәү аны шушы ачышы белән тетрәндерде; дөньяга күзләре яңадан ачылган кебек булды, нинди колач белән эш итәргә, ниндирәк эшләр майтарырга кирәклеген аңлады ул. ниһаять.
һәм инде бервакыт район җәмәгать туклануы идарәсе башлыгы шылтыратып, тормыш-көнкүреш, хәл-әхвәл турында сораштырырга тотынгач. Әнвәр Абидович артык зарланып тормастан. әйтеп ташлады: дустың, милиция башлыгы белән килеп чыксагыз ни була, хәлләремне күреп китәр идегез, кунак итәрмен, театрларга йөрербез. Районга хуҗа булып торган чагында шушы ике әшнә тырышып-тырмашып анын күңеленә юл табарга сәбәп-сылтау эзлиләр иде. Аның читләтеп әйткәнен дөрес аңлаганнар булып чыкты, бер атнадан аспирант Казан вокзалында икесенә бер купе алып килгән якташларын каршы алды, ул кадәр йөк белән Аэрофлот кабул итми икән. Шул көннән башлап Мәскәүдәге тормыш җайга салынды, кунаклар төгәл бер интервал белән килә тордылар, аспирантыбыз почтага да. телеграфка да ышанып бетми иде.
Көтмәгәндә ул тагын бер. шактый нык сизелерлек ярдәм алды. Аеруча шатлануның сәбәбе бүләкнең суммасында түгел, ә кемнән булуында иде. Урнашкан гадәт буенча, һәр курстан соң аспирантлар җәйгә каникулга кайткач Үзәк Комитетка керәләр, һәрвакыт Беренче аларны үзе кабул итә. тормышлары белән кызыксына. Мәскәү яңалыклары, сабакташлары, укытучы-остазлары турында сораштыра. Әнвәр Абидович шундый хисап визиты белән барганда коточкыч дулкынланды. Шәрәфәт турында, районнан кунакларның еш килүе хакында әйткән булсалар, нишләрсең?! Ләкин, курыксаң да. курыкмасаң да бу очрашудан котылып булмый иде.
Беренче аны үзе турында хәбәр бирүгә үк һич тоткарлыксыз кабул итте һәм моны Әнвәр Абидович яхшы фалга юрады, әмма барыбер куркудан һәм дулкынланудан куллары тирләп чыкты, күз кабагы тарта башлады. Аның дулкынлануын кабинет хуҗасы исә шулай булырга тиеш хәл дип кабул итте, мөгаен, моны үз шәхесенен бөеклегеннән, кабул итүнең тантаналы булуыннан күргәндер. Ул һәрнәрсә турында җентекләп, бөртекләп сорашты, аның академияне үтә яхшы белгәнлеге, андагы кайбер нәрсәләр турында аспирантлардан ким хәбәрдар булмаганлыгы сизелеп тора иде. Сораштыру, хәл белешү озаккарак сузылган саен кунакның үз-үзенә ышанычы арта барды, тынычлана төште, димәк, белми, чакмаганнар, сизенмәгәннәр. Табигый ки. бөтен тормыш ваклыкларын сөйләп бирергә беркатлы адәм түгел иде ул. якташлары аркылы күзәтү булу мөмкинлеген сизенә, сизенү генә түгел, бу хакта белә һәм аннан да битәр, тоемлый иде.
Әңгәмәне тәмамлар алдыннан Беренче аталарча җылылык белән сорап куйды:
Акчаң җитәме? Хәерчеләнеп бетмәдегезме? Белгәнемчә, сезнең гаиләгез зур. дүрт балагыз бар.
Аспирант җиңелчә сагаеп калса да сиздермәде, уйлап та тормыйча җавап бирде: Академиядәге ашханә бик әйбәт, иң мөһиме—арзан. Җитә. Мин тыйнак яшәргә күнеккән кеше—Ул инде партия даирәләрендә “Әти” дип йөртелүче бу кешенең "тыйнаклык" сүзен яратуын, аны бик еш куллануын белеп өлгергән иде.
Җавап, күрәсең. Беренчене канәгатьләндерде, ул серле генә елмаеп куйды да өстәл яныннан торып кабинет буйлап йөреп килде, тәрәзә янына басып, юлның икенче ягында, яр буенда яшеллеккә чумып утырган "Пахтакор" стадионына озаклап карап торды.
Менә тушы минутларда Әнвәр Абидовичнын куркудан бала йоннары кабарды да инде.
“Әти” бик озаклап нәрсә турындадыр уйланды, кайвакыт ул кабинетта кеше барлыгын оныткан кебек тоела башлады. Аннан сон өстәл янына килеп утырды, сәркатиптән чәй сорап алды һәм ягымлы итеп эндәште
— Кадерле Әнвәрҗан, мин бит сезне Мәскәүгә гыйлем туплар, диссертация яклар, галим кеше булып кайтыр өчен генә җибәрмим. Галимнәр бездә җитәрлек, хәтта артыг ы белән, кемгә төртмә, кайсысы фәннәр кандидаты да. кайсысы фәннәр докторы Җан башына гыйлемле кешеләр саны буенча илдә беренче урынны тотабыз Минем ин зур теләгем бергә укыган кешеләр белән дуслашыгыз, якташлык җәмгыятендә, кухнядагы майлы казан янында мәш килеп, пылау пешереп вакыт әрәм итмәгез. Кызганыч, аспирантларның әллә ничә буыны шул баткаклыкка батып калды Академия ул, минем карашымча, әгәр тарихтан хәтерләсәгез, патша вакытындагы Царское Село лицее. Паж корпусы. Преображенский полк кебек. Үзәк Комитет секретарьлары, шәһәр һәм өлкә комитеты секретарьлары, министрлар, депутатлар, газег редакторлары һәм гаммави информация хезмәте җитәкчеләре шуннан гына чыга Киләчәктә үз төбәкләрендә дилбегәне кулларына алачак шул кешеләр белән дуслашыгыз, алар белән ныклы бәйләнеш булдыру башкаладагы төп бурычыгыз Шул максатка сезгә өч ел вакыт бирелә Дөнья кендекләре белән дуслык аша сез ватанга, аның чәчәк атуына хезмәт итә алачаксыз. Аңладыгызмы?
Артык дулкынланудан, ышанып һәм якын итеп сөйләшүдән кунак телен йоткандай булган иде, ул бары тик баш кына селки алды
Кабинет хуҗасы чәйне йомрыларга үзе салды һәм ниндидер кнопкага басып әйтте —Сабир, кереп чык әле. зинһар, минем янда Мәскәүдән Әнвәр Тилләхажиев Мәгърур кыяфәтле ир-ат килеп керде һәм кунакка игьтибар белән карап алгач. Беренче алдына, өстәлгә юка гына конверт куйды Сабир атлы бу кеше чьи ып итүгә, “Әти” сүзен дәвам иттерде:
—Бу сезгә. Әнвәрҗан, әнә шул бәйләнешне булдыру, ике арада күпер салу өчен Аны ничек исраф итүегез хакында хисап сорамам, чөнки аны әрәм-шәрәм итмичә акыл белән тотанагыгызга ышанам, сезнең җиңел кулыгыздан һәркайда дусларыбыз ишәйсен. Әгәр үз кулыгыздай гына килми торган берәр эш килеп чыкса, әйтик, укытучылардан яисә аспирантлардан кемдер Самарканд. Бохара. Хива, Ташкент белән танышырга тели икән, бер дә кыенсынмыйча шылтырата аласыз. чакырыгыз, әйбәтләп каршы алырбыз.
Хушлашканда Беренче көтмәгәндә сорап куйды
Минем үтенечем сезне кыенсындырмый т органдыр, авырлык китермәстер бит?
- Ышанычыгызны акларга тырышырмын, дәмулла, диде артык хисләнүдән башы әйләнгән кунак һәм аның кулын үбәр| <> иелә башлады. әмма Хуҗа ирек бирмәде, иңнәреннән кочып алын, ишеккә хәтле озата килде
Кабул итүдән, үзенә күрсәтелгән ышанычтан күкнең җиденче катында йөзүче Әнвәр Абндович конверт турында бөтенләй оныткан иде, бары тик кич белән, поездда кайт ып барганда гына ул аны исенә төшерде һәм конвертны ачып карады, анда илле мен сум акча салынган саклык кенәгәсе ята иде.
Поездда ул төне буе йоклый алмады, җанында бәйрәм, йөрәге күкрәк чггглегеннән сикереп чыгарга җыенгандай ашкынып тибә... ул берничә тапкыр суыныр, тынычланыр өчен вагон коридорына чыгып та карады, ләкин тынычлана алмады, сикерәсе, биисе, җырлыйсы килә иде. Ләкин бу шатлык үз карамагына илле мен сум акча алудан гына түгел, аны акча мәсьәләсе борчымый иде инде Ин мөһиме, ул Беренченең ышанычлы кешесенә әверелде, аның ни бәя юрганын у г яхшы белә. Беренче теләсә кемне үзенә якын җибәрми, ә инде үзенекеләрне. хәтта гаеплелөрне дә, беркайчан да рәнҗеттерми иде
Әле кичә генә Хәлимә белән очрашуны ул борчылыбрак көтә, үзен гаепли саный иде, әмма инде Беренче белән сөйләшүдән сон. әйтерсең, аның гөнаһларын ярлыкадылар һәм алар бер дә булмаганча гаип булдылар, у.г гына да түгел, х г үзенең кулында яклаучы вә саклаучы кәгазь, индульгенция бар дип хис итә. анын киләчәктә булачак гөнаһлары да кичереләчәк дип уйлый, үзен иң югарыдагы изүләт кешесе итеп тоя башлаган иде Шунлыктан Шәрафәт белән мөнәсәбәтләр юк-бар, вак нәрсә булып, аның газаплануларына сәбәп була алмый иде инде Үзәк Комитет бинасыннан
чыккач ул үзен башка, бөтен кешеләрдән өстә, югары очышта итеп хис итте ки. хәзер анын кылган гамәлләре гади кешелек әхлагы, йолалар һәм гадәтләр кысаларына керми, шунлыктан, ул хатыны алдында да. Шәрәфәт һәм аның әти-әниләре алдында да үзен гаепле санамый иде инде.
Мәскәүдә чагында ул еш кына өен. гаиләсен искә төшерә, сагына, элегрәк беркайчан да якыннарыннан аерылмаган кеше буларак, күрешү мизгелләрен күз алдына китерә торган иде; әмма "Әти” янында булып чыкканнан соң. моңарчы булган кыйммәтләр: йорт, гаилә, балалар дигән төшенчәләр кинәт әһәмиятен югалттылар. Аның җаны туганнары, балалары һәм хатыны белән очрашуны уйлап бәргәләнми, ул әле үзен һаман Анхор суы буендагы күз явын алырдай ак бинаның бишенче катында хис итә. иңнәрендә Беренченең ышанычлы кулларын, аның җылылыгын тоя иде. Бу хис шул хәтле көчле иде, ул җанына тынычлык таба алмыйча бәргәләнде, түземсезләнеп кичне көтте. Караңгы төшүгә үк мәчеткә китеп барды. Мулла белән алар инде күптән әшнәләнгән иделәр, бу мөнәсәбәтләрне кеше күзенә бик үк күрсәтергә теләмәсә дә, мәчеткә шактый нык ярдәм итеп килде. Ислам диненең асылда райком шикелле үк бер принципларны алга сөрүен сизеп алган иде инде ул. Дин ахирәттә оҗмах вәгъдә итсә, райком исә халыкны якты киләчәк белән ымсындырып тота. Гадирәк итеп әйткәндә, ике рухи остаз бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар иде.
Мулла, бердән, аның шулай соңлап килүенә, икенчедән, райондагы беренче мөселманның артык дулкынланган булуына гаҗәпләнде. Абруен күтәрер өчен мәчеттә аның хакында ул шулай "районның беренче мөселманы" дип сөйли иде. Йола кушканча, мулла кунакны бакчага чакырмакчы булды, хезмәтчеләре дастархан әзерләргә ташланып та өлгергәннәр иде. әмма кунак кул гына селтәде.
—Дәмулла. йөрәгемдә ут кайный, башта бер кешегә мәңге тугрылыкка Коръән тотып ант итәсем килә, аннан соң гына табын янына утыра алырмын, җаным тынычлангач кына.—диде.
Мулла Коръән китерергә кушты. Изге китапны алып килүгә ул кунактан сорады:
—Тугрылыкта ант итәргә сез вәзгыятьтән чыгып мәҗбүрме, әллә моны вөҗдан кушуы буенча эшлисезме?—диде.
—Йөрәк кушуы буенча,— диде кунак дулкынланып.
—Мәслихәт, бик мәслихәт. Аллаһы Тәгалә мәҗбүри бирелгән антны сөйми.
Аспирант ак паласка тезләнде һәм иңнәрендә әле һаман кул җылысын тоеп торган кешегә инанып һәм хыянәтсез тугры хезмәт итәргә ант сүзләрен кабатлады.
һәм менә нәкъ шул көнне ул гаиләсеннән аерылды да: юк. ул гаиләне туендыру, киендерү, аның ихтыяҗларын кайгырту кебек өстенә йөкләнгән вазифалардан ваз кичмәде, ләкин ниндидер гамәлләре өчен гаиләсе алдында гаепле санап газаплану кебек нәрсәләрне үзе өчен түбәнлек саный башлады.
Мөгаен, яшь һәм чибәр Шәрәфәт. Мәскәү хәлләре, үзен беренче тапкыр кеше арасында Наполеон дип атый башлаулары, еракта калган истәлекле еллар хакында бик озак уйланып утырган булыр иде ул. әмма телефон шылтырады һәм обком пешекчесе ризыкның әзер булуын, яхшылап төреп, машинага кертеп куелуын хәбәр итте. Телефон аны тансык уйларыннан аерды һәм еш кына бер сәбәпсез нәфрәтенә буыла торган Әнвәр Абидович трубканы атып бәрде, хәтта рәхмәт тә әйтеп тормады.
Кызыл төстәге телефон трубкасы урынына килеп төшүгә, икенчесен, ак төстәгесен күтәрде һәм аннан Шәрәфәтнең тавышын ишетүгә мыгырдап куйды:
—Хәзер чыгам
Аның кәефенең бер сәбәпсез кинәт үзгәрүенә, авызлыкланмаган кыргый дәрткә бирелүенә ияләшеп беткән Шәрәфәт әле ярты сәгать элек кенә гашыйк егетләрне хәтерләтеп күгәрчендәй гөрләгән кешенең мыгырдануына бер дә гаҗәпләнмәде.
Аркасына аждаһа сурәте төшерелгән, укалап чигелгән атлас халатына төренеп Шәрәфәт көзге каршына килеп утырды һәм яхшылап ясатылган чәчләрен рәтләгәндә бер бөртек ак чәч күреп алды, әмма йолкып ташламады, моңсу гына тагын берәү, дип уйлап куйды Көзге янында байтак бөтерелүенә карамастан, тагын бер кат җентекләп үзенә күз төшереп алды, яңакларына чак кына иннек өстәде һәм ул ярата торган "Черная магия" хушбуен җиңелчә сөрткәләп алды Башкасын белми һәм белергә дә теләми, монысын исә әрҗәсе белән генә китереп ташлый, әрҗәдә уникешәр төргәк була. Бизәнү-ясануның соңгы сызыкларын тәмам кылгач, ишек янына ашыкты. Әнвәр Абидович көтәргә яратмый. Иркәләп бозылган бала диярсең, һәр нәрсә секундында
булсын Мин шулай телим, бетте-китте вәссәлам' Калганы минем эш түгел. Кияүгә чыкканнан сон булган һәм гадәти көн үткәрү тәртибен бозып ташлаган бер вакыйга әле дә исендә Шәрәфәтнен Бер ахирәте янына шигырь укып утырырга дип чыгып кына киткән иде Кирәк бит. нәкъ шул минутта Әнвәр Абидович анын янына киләсе иткән. Ул өйдә юк! Коточкыч җәнҗал купты ул көнне, котырынуына түзәрлек түгел иде һәм шул вакытта Тилләхажиев катгый таләп куйды: моннан сон беркайчан да өйдән чыкмыйсын, теләгән чагымда мин сине күрә алырга тиеш' Ул Ташкентка кинәшмә-мазарга киткәндә, яисә өлкәгә командировкага чыкканда гына Шәрәфәт каядыр йөри ала торган булды
Нәкъ шул чакта алар өенә туры телефон куелды. Наполеонны якыннан белмәгән кешегә бу мәгънәсезлек булып тоелыр иде. ләкин Шәрәфәт аның үз дигәненә ирешү өчен бернәрсә алдында да туктап калмаячагын белә. Ул елдан-ел тотнаксызлана, түземсезгә әйләнә барды. Бервакыт партия өлкә комитеты пленумы барганда туры телефон шылтырый башлады Пленумны телевидениедән күрсәтеп торалар, әле биш минут элек кенә Тилләхажиев президиумда утыра иде Телефонны ялгыш жыйдылар бугай, дип уйлап куйган иде. Әмма шылтыратучы чыннан да ул иде. сөйләшүе ягымлы, артык назлы яңгырый иде, Шәрәфәт хәтта шикләнә калды, сорарга мәҗбүр булды:
—Ә пленум ничек'’ диде
Ул исә инде төп чыгышны ясаганлыгын, хәзер сәгать ярымлап өстәмә докладлар тыңланачагын, соңыннан фикер алышу буласын әйтте, кыскасы, күнелсез. ялыктыргыч эш. шуна күрә аны күрәсе килгән икән
—Хәзер үк килеп җит. машина җибәрдем, яшерен ишек янында сине Йосыф көтеп торыр.
Ун минуттан ул аның ял бүлмәсендә иде инде. Идеология мәсьәләләренә багышланган пленумнан хәтта кул чабу тавышлары ишетелеп торды Шәрәфәт һич кенә дә тынычлана, онытыла алмады, бертуктаусыз кабатлый бирде ‘111у ндыи мөһим чара синнән башка гына узамы?” Ә ул исә кул гына селкеде: "Әнә Цезарь ниләр генә кыланмаган, башына китерерлек тә түгел, мин аннан кайтышмы, пленум карары инде бер атна элек үк әзер иде” Шулай да фикер алышу өлешенә кереп өлгерде һәм коммунистның әхлакый йөзе хакында дәртләнеп, канатланып чыгыш ясады
Юк. ул көтәргә яратмый
Шәрәфәт коттеджның ачык верандасына чыгып кына өлгерде, капка төбендә машина күренде
Алгы бүлмәгә килеп керүгә кием-салымга аерым бер таләпчәнлек белән караучы түрәбез җиңел пиджагын салып Шәрафәткә тоттырды Анын холкының һәр чалымын сеңдереп бетергән Шәрәфәт исә һич тә курыкмыйча һәм икейөзләнмичә ягымлы итеп сорады
-Нишләп йөзең кара болыттай әле. Заркент әмиренең кәефен кем шулай бозды икән?
- һәрчак бер кабахәте табыла тора, иртән булмаса, төшкә барыбер кәефеңне бозалар, дип тугарылып китте Т илләхаҗиев. - -Синең Мәхмүтов турында ишеткәнең бардыр, өлкәдә иң алдынгы районда
- Әлбәттә, бар. Күпер Булатны кем белми, бик тә хөрмәткә лаек, мөхтәрәм кеше, диләр.
Син дә шул ук җырны җырлыйсын хөрмәткә лаек имеш дип үртәде Кәтүк Менә шул кем әле Күпер Булатын ят элемент булып чыкты, социаль чыгышын партиядән яшереп килгән Ничәмә-ничә еллар буе качып йөреп кара әле Ну и кешеләр, партиягә сыланырга гына торалар
Шәрәфәт гаҗәпләнеп карап торды һәм аның шаяртмаганын аңлагач, кычкырып көләргә тотынды, хәтта кулыннан пиджак төшеп китте
Шәрәфәт башын жинелчә артка ташлап, кытай атласыннан тегелгән халат итәкләрен тотып, матур итеп көлә белә. Аның көлүе Наполеонны бөтенләй аптырашта калдырды, кинәт кенә ул тынычланып калды һәм ризалашкандай сорап куйды
Кадерлем. әллә мин берәр көлке нәрсә әйттемме ’ диде.
Шәрәфәт аны кочаклап алды
Әгәр берәрсе сине читтән карап торса, ни сөйләгәнеңне ишетсә көлеп үләр иде' Нәфрәтен шул хәтле чын булып тоелды. Смоктуиовскийларың бер якта торсын
- Әлбәттә, коммунист буларак, чынлап ачуым кабарды. Мәхмүтов кебекләргә
безнең сафта урын булмаска тиеш!—дип яңадан кабынып кипе ул.
Шәрафәт көлүен тыя төшеп аңлатып бирде:
—Әнвәржан, ярар, Булат ят элемент, сыйнфый дошман улы да булсын, ди, ләкин син дә гидайлардан түгел, моны бөтен кеше белә ләбаса. Тилләхаҗиевлар —күренекле нәсел, аксөяк дворяннардан, князьләр дияргә мөмкин. Кыз чагымда шул князьлеген өчен яраттым да инде мин сине.
—Чыннан да. үзем турында уйлаганым юк иде,—дип югалып калгандай булды Кәтүк, ләкин үзен бик тиз кулга алды.—-Ләкин мин үземнең чыгышымны махсус рәвештә партиядән яшермәдем, әтиемне халык дошманы буларак атып үтермәделәр, Аллага шөкер, узган ел үз өендә үз үлеме белән дөнья куйды. Аннан соң, Тилләхажиевлар—алар барыбер Тилләхажиевлар булып кала, тапкансың чагыштырыр кеше, Заркентта Мәхмүтовлар идарә итәргә тиеш түгел!—дип әтәчләнде обком секретаре
—Ярый инде, тынычлан, кадерлем! Вак-төяк өчен кабындың да киттең.—һәм кочагына алып үбә башлады, аны ничек тынычландырырга кирәген, үзенең өстен көче барын сизә иде ул.
Шул ук мизгелдә Мәхмүтов турындагы уйлары да таралып очты, алар вак һәм мәгънәсез булып тоела башлады, авы гыннан арслан үкерүенә охшаш аваз ургылды һәм ул, дөньяда! ы бар нәрсәне онытып, Шәрәфәтне кулларына күтәрде дә йокы бүлмәсенә йөгерде.
Шәрәфәт юкка I ына ычкынырга теләп бәргәләнде, верандада калган ризыклар, аларнын суынуы хакында мыгырданды, әмма болар барысы да ясалма кыйлану гына булып, Наполеон аларны колагына да элмәде.
Бер ярты сәгатьтән соң ул төшке аш, верандада калган кәрҗиннәр хакында үзе үк искә төшерде Шәрәфәт кызыл агачтан ясалган, корабка охшаган биек караваттан җиңел генә сикереп төште. Ачар аны шаяртып безнең корвет дип йөриләр дә иде. Чуалып безкәй ак җәймәләр, ак атластан сырылган юка юрган, чыннан да, читтән караганда борынгы корветның шәлберәеп төшкән җилкәннәрен хәтерләтәләр иде
Шәрәфәт алдан ук махсус хәзерләп куйган челтәрле күлмәген киеп алды һәм аның сокланып караганын сизгән хәлдә көзге каршында туктап алды, чәчләрен төзәткәләде, аннан яңадан корвет янына килде:
Аз гына сабыр и! инде, ун минуттан ванна бушый, беләсең бит. бездәй хәерчеләрнең ваннасы берәү генә...
Кәтүк әйтелмәгән, әмма сүз араларына кыстырылган яшерен мәгънәне дә аңлап алды: болар безнең коттеджны да үзеңнеке шикелле заманчага, уңайлыракка алыштырыр вакыт җитте, дигәнне аңлатырга тиеш иде. Ул бу гаделсез сүзләрдән кабынып "Минем ике ваннам булса, балаларым алтау, җитмәсә, синең әти-әниеңдә бездә тора",— димәкче иде, әмма үзен тыеп калды, чөнки зифа сыннан күзләрен ала алмый иде...
Шәрәфәт элеккечә һаман чибәр иде әле, Мәскәү аңа файдага булды, үзен карарга, тәрбияләргә өйрәтте, ашауда нәзберек, диета тота, махсус рәвештә ач утырган чаклары да бар. Гимнастика белән шөгыльләнә иде, хәзер аэробика белән җенләнә башлаган. Вакыты муеннан. "Мин ирекле кеше, шагыйрә бит”,—дип кенә җибәрә ул яңа танышларына. Юк-юк та машинада җилләнеп кайта, урамга машина! а утырып чыкса, түрәләрдән шыр җибәрүче ГАИ хезмәткәрләре дер калтырый башлый. Мәскәүдә чакта аборт ясаткан хатынның бернәрсәдә гаме юк, операцияне өйдә генә ашык-пошык ясагангамы, әллә җиренә җиткереп эшли белмәгәннәрме, хәзер аның баласы булмаячагы ачыкланды. Шунысы да хак, аның кайчандыр бала төшертүе хакында беркем дә белми, һәрхәлдә, ул үзе шулай дип саный.
—Алла җәзасын бирде аңа!—Иренең сеңлесе белән бәйләнешләрен сизгән Хәлимә генә рәнҗеп шулай дип кабатлап куя. Хәер, еллар узу белән аны гаилә, балалар, тормыш мәшәкатьләре басты, иренең суынуына кул селтәде һәм балалар хакына дин яши бирде.
Наполеон үзе дә аңламый, аны Шәрәфәткә бернинди хатын-кызга булмаганча тартылу хисе били, юкса, комсомолдагы, өлкә башкарма комитетындагы һәм профсоюзлардагы яшь карьеристкалар чак кына сиздерүгә үк сөяркәсе булырга әзер иделәр, ләкин ни уйлаганнарын алдан ук белеп торган кешегә алар кызык түгел иде Шәрәфәтнең дә аңа тартылганын, аның янында үзен бәхетле хис иткәнен сизә ул.
аны алдап булмый Яшь хатынга анын назлары тансык һәм кадерле иде Аларнын бер-берсенә карата тыелгысыз дәртендә ниндидер патология дә бар иде сыман, үзе бик ышана торган дустына, врач-психиатрга сөйләгәч, ул да нәкъ шулай диде Бәлки, чыннан да. шулайдыр Шәрәфәт әле мәктәптә укыганда, ундүрт яше дә тулмаган чакта төннәрен аларнын йокы бүлмәсе янына килеп, ишек аркылы тыңлап торганы, һәр сулыштан, ыңгырапгудан. ишетелүче һәр кыштырдаудан ничек дулкынлануы хакында сөйләгән иде
Ванна бүлмәсендә су туктаганны ишетеп, ул да урыныннан күтәрелде Шәрәфәт белән анын ире Хәким Нурматовның иркен йокы бүлмәсендә һәркайсынын аерым гардеробы бар. Алты ишекле, шомартып ялтыратылган шкаф стенанын сул ягына куелган, мөселман кануннары буенча, ир кеше шул якта йокларга тиеш
Ул нинди дә булса халат алмакчы булып таныш шкафның ишекләрен ачып җибәрде һәм гаҗәпләнүеннән хәтта сызгырып җибәрде
—Оһо, бер айда күпме нәрсә китергәннәр.—дип куйды Аның байтактан Шәрәфәт янына килгәне юк иле. һаман эш чыгып торды, бер-бер артлы комиссия килде, командировкаларга барып кайткалады.
Аны каршы алганда Шәрәфәт кигән халатка ошаганны сайлап алды, монысында да алтын аждаһалар булып, алар кара атласка төшерелгән, үреп ясалган авыр билбавы күнелгә аеруча ятышлы, билеңне алтын пута белән буып куйгандай буласың икән
Халатларның күплегенә гаҗәпләнмәде, монда ин яхшылары, затлылары гынадыр әле. дип уйлап куйды ул. Почмактагы берәр әрҗәдә аларнын йөзләп булуы ла ихтимал. Үзләрендә дә шундый ук хәл Нишлисең, халык йолалары, кая барсаң да ишә чапан салырга гына торалар. ОБХСС башлыгына исә кайчагында көненә өчәрне алырга туры килә.
Кәтүк чуклы билбауны буып куйды да Шәрәфәт шикелле үк көзгедәге чагылышына игътибар белән күз төшерде, күңелен канәгатьлек хисе биләп алды, әмма бәхетле елмаерга әзер иреннәр кинәт куырылып килде, чөнки үзеннән-үзе кесәгә тыгылган куллары һәр ике кесәдән алтын тәңкә тартып чыгарган иде Патша тәңкәләре! Хәзерге курс буенча һәркайсы ун мен сумга тартучы алтын тәңкәләр'
— Вәт мыштым, вәт хәйләкәр җан. бу да алтын тозлый башлаган икән һәм кинәт кенә ачуы ташып чыкты Нишләп миңа, туганына, үзенә игелек кылган кешегә пычрак кәгазь ташый әле бу! Кайтсын гына, күрмәгәнен күрсәтәм әле мин моның
Тәңкәләрне нишләтергә микән дип уйланып торды, табигый ки. аларны кесәдә калдыру дигән нәрсә башына кереп тә чыкмаган иде Миендә туып өлгергән яңа фикердән иреннәренә елмаю кунды һәм ванна! а үтешли ул кухняда аш әзерләп маташучы Шәрәфәз янына сугылды Шыпырт кына аның янына килде һәм аркасыннан сыйпап әйтге
—Менә сиңа, бәгырькәем, миннән бүләк, диде һәм берни дә аңламый торучы Шәрәфәт алдында симез учларын ачып җибәрде
Шәрафәтнең майга буялган кулларына бирмәс өчен тәңкәләрне кесәсенә шудырды да күңелле сызгыра-сызгыра. ире хисабына ана бүләк бирүенә сөенеп, коенырга кереп китте.
Озаклап, тәмләп юынды, башында исә Шәрәфәтнең ире- Хәким Нурматов турындагы уйлар бөтерелде
“Ничек миннән яшереп алтын җыя башлаган әле бу? дип уйланды Кәтүк Ничек батырчылык иткән, нишләп миңа әйтмәгән, минем белән килештермәгән'*
Кайчандыр нәсел-нәсәпсез көчекне район милиция бүлегендә ыштан төбе шомартучы мескен лейтененатны үзенең туганы, ышанычлы кешесенә әйләндерүе хакында исенә төшерде. Кара сине аны. хайванны, полковник погоннары тагын алгач, яшереп шггын җыя башлаган Алтынга минем генә хакым бар. алтыннар минеке генә булырга тиеш икәнне белмиме? Гнчләхаҗисв фамилиясе үзе үк “а;ггын сүзеннән яса пан. “хаҗи” кушымчасы да өсталтәч, ул минем иң югары нәселдән икәнлегемә ишарәли ләбаса! Кәтүкне һич арттырмыйча “Алтынга согынучы". “Алтын хөкемдары” дип әйтеп булыр иде. андый кеше үз биләмәләрендә башка берәүтә алтын җыю хокукы бирә аламы ’
Мәскәүле Шәрәфәт белән укуларын бер үк вакытта тәмамладылар алар, тәкнн ул кызга тагын ике елт а Мәскәүдә калырга киңәш итте, җитмәсә, кафедрада урын тәкъдим итәләр, кандидатлык диссертациясе яклау мөмкинлеге дә ачылып тора иде Анын сүзе канун. Шәрәфәт каршы килеп маташмады
Кайткач ул тагын районны җитәкли башлады, ләкин Шәрафәтне кайдадыр урнаштыру, аңа үз хокукларын да саклап калу кирәклеген беркайчан да онытмады.
Шулай берчакны, район милициясе башлыгы, әле академиядә укыганда танышып, дуслашып өлгергән полковникта кунакта чагында аның башына котылу юлы килде дә. “Кул астындагы кешеләр арасында кияү булырлык берәр әйбәт егет юкмы,—дип сорады ул.—Тик бер сыйфаты булу шарт, анысы да булса, саранлык”,—диде. Тегесе көлеп кенә куйды, шаярта дип уйладымы, барлык хезмәткәрләренең, картының да, яшенендә комсызлыкта, карунлыкта аерылып торуларын әйтте. Рәхәтләнеп көлгәннәр иде Ләкин райком секретареның шаяртмавын сизгәч, полковник җитди итеп уйлап карарга вәгъдә бирде. Өч көннән ул секретарьга бер егетне күрсәтте һәм холкын аныклап бирде: бу егет акча дисәң туган анасын сатып җибәрергә, әтисен буып үтерергә әзер. диде. Шул егет Хәким Нурматов булып чыкты да инде.
Наполеон аны бер айлап диярлек күз уңында тотты, егет аңгыралардан түгел, әмма коточкыч аумакай һәм саранлыкта, комсызлыкта чикләрне белми иде. План өлгереп беткәч, ул Нурматовны чакырып алды һәм әйләнмичә-бәйләнмичә дигәндәй, әйтте дә салды, минем белән туганлашырга теләмисеңме, диде. Нәсел-нәсәпсез лейтенант аптырашка калды, Әнвәр Абидовичның кияүгә чыкмаган сеңелләре юк, барысы да тормышта, бала үстереп яталар, аерып җибәрергә җыенулары ишетелми; секретарьның якын туганнары арасында гарип-гораба да күренми—лейтенант бу нәселдән башка берәр кызга тиң булырмын дип күз алдына да китерә алмый иде.
Аның югалып калуын күреп, кабинет хуҗасы балдызының, ягъни Шәрәфәг Касыймованың Мәскәүдә аспирантурада укып йөрүен, каникулга кайткач егегне күреп ошатып калуын, бу хакта туган буларак үзенә сөйләп бирүен әйтте. Аның да укырга Мәскәүгә бару мөмкинлеген исенә төшерде. ОБХСС работникларының ел ярымлык курслары ачылачак икән. Шәрәфәт белән менә шунда күрешергә мөмкинлек туачак имеш.
Әйе, лейтенант аңгыралардан түгел, дәрәҗәле кешеләрнең сөяркәләрен, йә булмаса азып-тузып йөргән кызларын кул астындагы тыңлаучан кешеләргә аткаруларын, аларга мәңге хәерхаһ булырга вәгъдә итүләрен белә иде ул. Монда да шундыйрак хәл булмагае.
Дөрес, лейтенант Шәрәфәтне белә, бер мәктәптә, параллель класста укыганнар. Мәскәүдән тагын да чибәрләнеп, көязләнеп кайтканын җәй көне күреп, чамалап калган иде, кайсыдыр бер хезмәттәше әйтмешли, ул француз тут ашларын хәтерләтә башлаган иде. Аның икеләнгәнен сизенеп, кабинет хуҗасы очраклы рәвештә генә ычкындыргандай әйтте: яхшы укысаң, кайткач та район ОБХСС башлыгы булырсың. Нурматов шуннан кимрәккә исәп тотмый да иде, бер атнадан ул укырга кит еп барды Мәскәүдән капитан дәрәҗәсе алып һәм., өйләнеп кайтты.
Менә шул вакытлардан бирле Әнвәр Абидович Шәрәфәтнең ирен һәрвакыт янәшәдә тотарга тырышты: өлкә комитеты секретаре булгач та аңа өлкә ОБХСС башлыгы урынын ышанып тапшырды. Дөресен әйтергә кирәк, Нурматов бернинди кыенлык тудырмый, урынын белә һәм нәрсә хакына мондый дәрәҗәгә, шәфкатькә, бөек мәрхәмәткә ирешүен аңлый иде Тәртәгә тибү яисә теләсә кайсы мәсьәләдә буйсынмау аның өчен төшемле вазифадан колак кагу гына түгел, хәтта тормышыннан ваз кичү белән дә төгәлләнергә мөмкин. Ә ул үзен шушы вазифадан башка күз алдына китерә алмый иде инде. Юкса, бик теләсәң, полковникка карата көненә бер генә түгел, өч җинаять эше кузгатып булыр иде.
Халат кесәсендәге алтын турындагы уй бер генә минутка да тынгы бирми башлады. Күпме җыя алды икән бу баҗай тиешле адәм актыгы, бәйдән ычкына башламаганмы?
Шалишь, тәңкәләреңнең иң соңгысына кадәр барыбер алырмын анысы. Өлкәдә алтын ул хәтле күп түгел, тагын бер көндәшкә түзеп торып булмас, дип уйлап куйды Кәтүк һәм кинәттән кәефе дә күтәрелде
Кайнар душтан сон полковник хушбуйларын тәненә мул итеп сөртеп тә алгач ул ашханәгә килеп керде:
—Эчтә бүреләр улый! Кайда минем зур кашык, диләрме әле?
Әзер табын янында көтеп утырган Шәрәфәт кинәт кенә кулларын чәбәкләп куйды:
—Кара сана, нәкъ кытай мандарины булгансың, салынып төшкән нечкә мыегың гына юк, менә бу вазада нәкъ синең сыңарың димме, игезең димме сурәтләнгән бугай
Аш бүлмәсенең почмагында борынгы ваза-кувшин булып, анда Кәтүк буйлы
елмаеп торучы кытай кешесе төшерелгән, ул да кырылган башлы, аждаһа сурәте ясалган кара атлас халаттан иде Шәрәфәт бик нечкә зәвыклы, антиквар әйберләрне яхшы аңлаучылардан. Мәскәүдә укыганда да алар белән кызыксынуы кимемәде, киресенчә, белеме-мәгьлүматы тагын да тулыланган иде
Әнвәр Абидович бер тамчы судай үзенә охшаган сурәтле кувшинны кочаклап алды һәм рәсемгә төшәргә җыенгандай аның алдына килеп басты Шәрәфәт күрше бүлмәгә йөгерде һәм “Полароид” фотоаппараты тотып керде, тиз генә аны сурәткә төшереп тә алды. Ниндидер бик борынгы рәссам ясаган портретның тач үзе булуыннан обком секретаре таң калды, фоторәсемне кулыннан төшермичә озак сокланып торды һәм “Ничек уйлыйсың, бу чыннан да. император микән?"—дип кат-кат сорады һәм җавабын да үзе бирде:
—Әйе, ошаган, үтә дә нык ошаган. Тик миңа "мандарин" дигән сүз ошамый, кытай богдыйханы, дөресрәге, кытай патшасы дисәк, шәбрәк булыр, диде һәм алар икесе дә көлеп җибәрделәр.
—Эчәргә бер нәрсә дә куймадыңмы?—диде үзен кытай патшасының сыңары санаган кеше өстәлгә күз төшереп алганнан соң кырыс тавыш белән
—Эшкә бармыйсыңмыни?— Шәрәфәт сөенечен яшереп калдыра алмады, хисе сүзләренә чыкты.
—Юк. алтын тәңкәм, бармыйм, синең янда кунарга калам, минем дә тугрылыклы подданныйларым кебек тугарылып алырга хакым юкмыни.’—Әнвәр Абидович таралып бәйрәм итәргә җыена иде. Шәрәфәт моны бик тиз сизеп алды һәм сервант янына ашыкты, озакламый, кыйммәтле шешәләр тезелгән арбачыкны тәгәрәтеп китереп тә җиткерде. Тилләхаҗиев сирәк укый, укыганда ла газетлардан ары китми, анысы да югары посттагы кеше укымый калырга тиеш булмаган язмалардан гына гыйбарәт иде. Әле Мәскәүдә академиядә укыганда аның кулына бер хикмәтле китап эләккән иде. Хәзер төгәл генә хәтерләми дә, әллә тәмле аш пешерү серләре турында идеме ул, әллә югары катлам кешеләренең тормыш рәвешен сурәтләгән роман идеме, шул китаптан укып белгән каләресе күңеленә мәңгегә сеңеп калды ла Шуны сөйли, теләсә кайсы мәҗлестә шуны таләп итә торган булып китте Әйтик, тозланган семга балыгына һәм, гомумән, балык янына ак шәраб куела, ит белән киек янына кызыл шәраб, ә кофе эчкәндә ликер белән коньяк муафыйкъ
Бүген исә обком буфетында нәфис алсулыгы күзне иркәләп торган симез семга балыгы әзерләгәннәр икән, шунлыктан ашны аракы авыз итүдән башладылар Рәвешен китереп эчеп куйгач, ашыкмый гына анысын-монысын кап кададылар, бары шуннан соң гына сүз үзеннән-үзе алтын тәңкәләргә таба тәгәрәмәсме дип уйлап, ул акрын гына сорап куйды:
— Ничек соң, Хәким бик рәнҗетмиме?
Беркайчан да бу хакта сораганы, кызыксынганы юк, аның өчен ниндидер Хәким дөньяда бармы-юкмы. барыбер кебек иде, һәм көтмәгәндә шундый кайгиртучанлык. Гап-гади кешеләрчә сорау Шәрафәтне хәтта кыенсындырып куйды һәм ул чын күңелдән җавагг бирде
— Юк, рәнҗетми Миңа калса, аңа бу эшен ташларга кирәк, юкса аның бик начар бетүе бар
—Арттырма, ничек дисәң дә. ул миңа туган тиешле булып чыга, мин барында аның башыннан бер генә чәч бөртеге дә төшмәячәк
— Мин ул хакта түгел, дип үзенекен сукалады Шәрәфәт. аны минемчә, берәр җүнлерәк психиатрга күрсәтергә кирәк, акча дигәнен белән акылыннан шаша бугай инде
—Ничек инде ул алай?—дип кызыксынды кытай патшасы роленә тәмам кереп өлгергән Әнвәр Абидович Аның күңелен кыбырсып торучы уе төенләнде, ымсындыручы алтын сере дә шунда ятмыймы’’
Шәрәфәт исә бөтенләй башка нәрсәне күзлә тота иле аны, чыннан да. өйгә агылучы акча да, алтын да, аларның муллыгы да кызыксындырмый, иренең кыланышы җирәндерә һәм ул шунлыктан тормыштан аерылган, унлап чыгарылган шигърият дөньясында яши. антиквариат белән мавыгуы да шуннан иле
—Син беләсең, мин синең эшеңә лә. аныкына ла катышмыйм, тәрбиям шундый, син үзең дә шуны хуплыйсын Элегрәк аның эшкә ни тотып киткәнен, ни күтәреп кайтканын күрми дә илем, иң мөһиме -өс-башы чиста, пөхтә, тамагы тук булсын.
өйдә жайлы-уңайлы булсын. Хатын-кызның төп зше шул дип саный идем. Бер ике еллап булыр, көн саен диярлек өйгә йә портфель, йә “дипломат” тотып кайта, киткәндә куллары буш була. Ирем өстеннән шымчылык итәргә, эшенә тыкшынырга теләмәсәм дә күрми калып булмый. Дүрт йөзләп портфель, "дипломат" җыелгач шаярып кына "Инде безгә галантерея кибете ачарга да була".—дип әйткән идем, ничек сөенүен күрсәгез' Икенче көнне үк ул базардан бер кибет директорын ияртеп кайтты, сөенечемә, димме, бөтен нәрсәне алып та киттеләр, барлык почмакларны, диван асларын чистартып чыктылар. Ләкин барысы да элеккечә калды, көн саен ул берсеннән-берсе яңа. берсеннән-берсе модный "дипломат" яисә портфель тотып кайта Баштарак мин аның эше шундый, мөһим документлар җыела торгандыр да. шуларны алып кайтадыр, дип уйлый идем. Бу фараз да туры килмәде Андый шәп "дипломат"ларны әрәм-шәрәм итәргә дәүләт ул хәтле бай түгел лә. Шуның өстенә, әгәр ул портфельләр МВДныкы булса, алар бөтенесе бер иш булыр иде
Соңрак мин боларны бүләк-мазар. дип уйлый башладым "Дипломат", портфель дефицит бит. Ләкин ОБХСС башлыгына мең "дипломат" ник кирәк9 Монысы инде бөтенләй башыма сыймый. Хатын-кыз кызыксынучанлыгы җиңде, гафу итә күр. кайтып тамак ялгап алгач, кабинетына бикләнеп сәгатьләр буе “дипломат" белән нишләп утыруын караштыра башладым. Кайчагында аны көтеп алып булмый, йә телевизор янында, йә зиннәтле йокы бүлмәсендә ялгызым йоклап калган чаклар да була.
Беләсеңме, ул өйгә акча алып кайта икән бит... Кич буе шуларны карап, ишен ишкә аерып, санап утыра. Майланып беткән берлекләр дә. кыштырдап торучы йөзлекләр дә була. Аларын аеруча ярата. Күргәнем бар. Көн саен шушы яшерен ләззәткә ничек бирелгәнлеген күрсәң икән! Нәрсәдер яза. боза, амбар кенәгәсенә терки Төн буе нәрсә эшләп утырасың, дип сорасаң елмаеп кына куя: "Хезмәт буенча, кадерлем. болар дәүләт сере, синең ирең дәүләт кешесе, полковник".—ди. Башта хәтта кызык тоела иде. буш вакытларында ни белән шөгыльләнүен күз алдына китереп көлә идем, ул да бит синең шикелле таң белән чыгып китә, караңгы төшкәч кенә кайтып керә, аның өчен шимбә дә. якшәмбе дә юк.
"Дипломат" тотып кайтып кергән көнне син килеп чыксаң, ишекне ачык калдырып гыйшык-гашрәткә бирелсәк тә. ул берни күрмәс иде. акча дигәндә дөньясын оныта ул. Миңа шулай тоела.
Бер ел да үтмәде, өйдәге бөтен почмак, караңгы бүлмәләр, антресольләр, шкафлар тагын портфель, “дипломат" белән шыплап тулды, бусында алардан котылырга инде син ярдәм иттең.
Әнвәр Абидович үткән ел әтисенең җеназасында нинди шәп юл уйлап тапканын исенә төшерде. Күмешергә, мәетне соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә кулъяулык, түбәтәй, сөлге яисә күлмәк бүләк итү гадәте бар. Үзендә һәм баҗасында сакланучы чапаннар, портфель һәм “дипломат"лар турында шул чагында исенә төште һәм ул борынгы ханнар шикелле юмартлык күрсәтергә карар кылды Җеназага килгән һәр кешенең иңнәренә чапан салдылар, һәркайсына "дипломат" яисә портфель тоттырдылар. Табигый, чиннар искә алынды. Кемгәдер парчалы халат белән яшерен кодлы күн "дипломат" эләксә, кемгәдер бүләкнең гадирәге, очсызрагы туры килде. Хәер, обком секретаре белән ОБХСС башлыгына очсызлы әйбер бүләк итмиләр. Әле беркемнең дә мондый бай бүләк таратканы юк иде. аксакаллар әйткәнчә, хәтта Бохара әмире дә ул хәтле булдыра алмаган Шулай итеп, аның юмартлыгы, әтисенә ихтирамы хакындагы сүз халык арасында бик озак йөрде.
Матәм көнне Тилләхаҗиевлар йортына килгән сигез йөз алтмыш кеше арасында, монысын җентекләп исәпкә алып барганнар иде. кемнәрнеңдер үзе кайчандыр бүләк иткән чапан яисә “дипломат’ны алган булуы да ихтимал
Шунысын да әйтергә кирәк, күмәргә килүчеләргә бүләк тарату белән бергә, җеназага килгәндә кесәгә конверт кыстырып килү йоласы да бар; түрәләр өчен туй яисә кеше күмү чыгымнар китерми, киресенчә, ул көн ришвәт вә йолымны беркемнән шикләнмичә, ачыктан-ачык җыя торган көнгә әйләнә, курыкмыйча алып киләләр, тапшыралар Йоласы шундый...
Әнвәр Абидович кайгы уртаклашуларны тыңлап, конвертларны алып торды, баҗасы шикелле аларны санап утыруга кадәр барып җитмәде җитүен, моның ише вак-төяккә аның вакыты юк иде. шулай да хатыны әйтеп куйды, ул көнне йөз мен сумлап акча кергән булып чыкты.
Шуннан соң кеше күмү чыгымлы дин әйтеп кара инде.
- -Әлбәттә, серен белгәнемне ачмадым, бары тик минем белән ешрак булуын үтендем, китап укырга, бергәләп телевизор карарга кирәклеген әйттем, ул киреләнеп үзенекен тукый бирде, имеш, син минем өчен дә укы инде, минем эшләр муеннан янәсе Шунысы сәер, бер еллап булыр инде, хәзер ул “дипломат** яисә портфель тотып кайтмый, әмма дә ләкин барыбер кабинетына бикләнә дә акча санарта тотына, әллә еллар буе җыйган өчлекләрен, берлекләрен алыштырып алды инде Миңа калса, ул ычкына башлады бугай, яраткан акча номерларын бухгалтер кенәгәсенә язып барса да гаҗәпләнмим
Менә шунда бөтенесе дә ачыкланды, димәк, баҗасы да аның шикелле үк алтынга күчкән һәм шунлыктан өйгә "дипломат" ташымый башлаган. Әбәт вакытында беркатлырак тоелган сорауны юкка бирмәгән ул. Теленнән исә бөгенләй башка сүзләр чыкты:
Юкка борчыласың, кадерлем, аның эше чынлап га дәүләтн әһәмияткә ия. авыр эш, синнән яшеренс до, серлесе дә булыр, аларны таратмаска имза куеп ант иткән кеше ул. Төннәрен акча санавы да гаҗәп түгел, эше шундый, төрле ертлачлардан, пычрак куллы бәндәләрдән күпме хезмәтсез табышны кайтарып алганнарын күз алдына да китерә алмыйсың. Күрәсең, идарәдә эшерә алмый торгандыр, шунлыктан эше өйгә ияреп кайта, сездә уңайлы бит, беркем дә комачауламый Ә “дипломат"лар. портфельләргә килсәк, монысы тәртип түгел, бөтенләй мәгънәсезлек. Мин аңа әйтермен. Мал-мөлкәтне, инвентарьны саклый белергә дә кирәк, син хаклы, кадерлем.
Юк, мин күзләреннән күрәм, аны психиатрга күрсәтергә кирәк, —дип үзенекен сукалады Шәрафәт.
Алга таба бу хакта сөйләшү кызыксындырмый иде инде, үзенә кирәкнең барысын да ачыклап өлгерде, сүзне туктатыр өчен ул ризалашкан сыман итте.
һичшиксез психиатр катнашырга тиешле тагын бер, дөресрәге таты икс очракны сөйләмәкче булган Шәрафәт телен тешләп калды, сөйгәненең кәефен юмам төшерүдән курыкты.
Шаккаткыч хәл иде бу Бервакыт төнлә уянып китте һәм иренең йокы алдыннан дога укыганын ишетеп алды. Бу көнне дә ул танга кадәр диярлек кабинетында акча санап утырган иде. Сәер дога булып чыкты ул. Хатыны янына ятар алдыннан ул гадәттә дога сүзләрен авыз эченнән генә мыгырдый һәм Шәрәфәт аны һәркемгә балачактан ганыш изге сүзләр дип белеп, артык игътибар итми иде Ә бу юлы дога сүзләре артык ачык итеп әйтелдеме, әллә игътибары көчлерәк идеме, ул барысын да ишетте.
И кодрәтле Аллам, - дип пышылдый иде зиннәтле йокы бүлмәсендә ОБХСС башлыгы, кул астымдаг ы бу тупракта кибетләр, складлар, базалар, кунак йортлары, кемпинглар, ашханәләр, кафе-рестораннар. рүмөчнәйләр, сыраханәләр, базарлар, толкучкалар. техник хезмәт күрсәтү станцияләре ишәйсен' Алыпсатарлар, спекулянтлар, фарцовщиклар, валютчиклар, наркоманнар, теш техниклары, бурлар, караклар, фахишә-простигуткалар. халык малын әрәм-шәрәм итүчеләр, рэкетирлар, сараннар вә комсызлар, намуссызлар, каруннар, пычрак куллы адәмнәр, ертлачлар һәм I астролерлар. маклерлар, ришвәтчеләр көннән-көн артсын! Комсызланып үз- үзләрен белешгерми башласыннар, уяулыкларын югалтсыннар да минем кулга төшсеннәр, минем өчен таласыннар вә һәм дә урлашсыннар иде'
И Аллаһым, минем биләмәләремдә ин кыйммәтле нроституткалар яшәсен вә тамыр җибәрсен, йөзәр мең тәңкәләр әйләнүче катраннар ачылсын, наркотиклар вә алтын сәүдәсе чәчәк атсын. Ачыкавы г туристлар килеп тулсын, кесә капшаучыларга һәм дә кооператорларга шатлык өстенә шатлык килсен Рәхәтләнеп таласыннар, урлашсыннар, алдасыннар, акча кайтарып бирмәсеннәр, үлчәгәндә үз якларына "ялгышсыннар”, товарны яшерсеннәр, итәк астыннан вә арткы ишектән сатсыннар Яшәсен товарның кибүе һәм коруы-югалуы. шәрабка, сырага, сөткә вә каймакка су кушсыннар, колбасага җаннары ни тели. кәгазьме ул. кирза итекме, шуны өстәсеннәр, мин аларны барыбер ашамыйм. Электрон үлчәү гәрне ватсыннар, герләрне ител киметсеннәр, аракы белән келәмнән башлап мебелью кадәр барлык гор сул юварлар белән сәү гә итсеннәр Ювелир кибстләре!гдәалдашу чәчәк атсын, бриллиант урынына ялтан пыяла сатсыннар, кибетләрдәге агалтынның яртысы көмешкә әйләнсен
Кешеләр күбрәк төзесеннәр, фатирларын ремонтласыннар иде. и Ходаем, теләсә кайсы вакытта кереп, гәрчә бу кадакның стенада әле хан заманнарыннан ук тырпаеп торганын белгән хәлдә дә "Моны каян алдын, белешмәң кайда?” дип сорарлык булсын иде
Җитмәүчелек көннән-көн артсын, барысы-барысы—трусиктан алып сабынга хәтле дефицит булсын! Дефицитны булдыра белүчеләр мәңге-мәңге үз урыннарында утырсыннар, караклар һәм ачкүзләр, шулай ук бер тиенгә ярамаслык товар чыгаручылар яшәсен, читтән әйбер кайтарту, бигрәк тә капиталистик илләрдән импорт дигәнең чәчәк атсын!..
Икенче тапкыр иренең шушылай укынуын Шәрәфәт бер ярты еллап вакыт узгач ишетте, һәм ни гаҗәп. ул аны бер генә ләһҗәсен дә ялгышмый сүзен-сүзгә кабатлады, күрәсең, болар аның чын догасына әйләнгән иде. Психиатр чакырмый кая барасың?!
ОБХСС башлыгы хакындагы сөйләшү табынның ямен җибәрә язды, көтмәгәндә ачылып китүенә үзен гаепле санап. Шәрәфәт Әнвәр Абидович хөрмәтенә чәчәкле- чуклы тост әйтергә булды; менә шунда инде ул кытай патшасын да. аның бер тамчы судай аңа охшаганлыгын да әйтергә онытмады. Дөрес. Шәрәфәт хакыйкатькә бераз гына хилафлык китерде китерүен, гөнаһы үзенә булсын, чөнки вазада сурәтләнгән кешенең кулында китап иде, вазаны кодалаган кешеләр—борынгы кытай фарфоры белгечләре—анда сарай шагыйре сурәтләнгәнен әйткәннәр иде. Рәсемдә кытай патшасы үзе дә бар иде барын, ләкин ул вазаның почмакка караган ягында булып, артык күзгә ташланмый иде. Әгәр аны борып күрсәтсәң, кытай патшасына охшашлык турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Бу исә сөйгәненең кәефен төшерәчәге шиксез, чөнки инде ул образга кереп алган, юк-юк та шул почмакка күз төшереп ала иде Үзенең сарай шагыйренә охшаганлыгын белү аңа һич кенә шатлык китермәс, ә бәлки, бөтенләй кимсетер иде.
Ләкин сөйгәнен яхшы беләм дип санаучы Шәрәфәт нык ялгыша иде. Нәкъ менә бүген аның кәефе әйтеп бетергесез яхшы, чөнки баҗасының ел буе күпме алтын тәңкә җыеп өлгергәнен компьютердан да тизрәк санап чыгарган иде. иң тыйнак бәя белән генә дә баш әйләндергеч күп җыела иде алар. Көтмәгәндә күктән төшкән бәхеткә ничек куанмыйсың, ди. Ә инде Шәрәфәтнең көтмәгәндә психиатр турында сүз кузгатуы көткәннән дә артык. Болар бөтенесе дә бер кичтә, бер очрашуда бит әле. Хисләренә чыдаша алмаган Әнвәр Абидович сикереп торып Шәрафәтне үбеп алды Аның бу назлы кыйланышын Шәрәфәт үзенчә аңлады һәм күңелендә җылы дулкын күтәрелде, кыскасы, алар икесе дә бәхетле иде.
Шәрәфәт аны тагын бер матур тост белән сөендерде. Эш шунда, алар күрешми торган арада Наполеон Ташкентта докторлык диссертациясе яклап өлгергән иде. Моңынчы алар икесе бер чамада, икесе дә философия фәннәре кандидаты, икесе дә диссертацияләрен Мәскәүдә яклаганнар иде. Әнвәр Абидовичның яңа диссертациясен укып чыгарга да вакыты булмаганлыктан. җаваплы һәм четерекле бу эшне Шәрәфәткө тапшырган иде.
Диссертациядә бернинди ачыш-фәлән. яңалык булмаса да. ныклы профессионал кулы сизелеп тора иде. шулай да Шәрәфәт мәсьәләнең асылына кагылышлы берничә яңа фикер өстәде, тәкъдим кертте, бераз гына үзгәртә төште һәм материал бөтенләй яңача яңгырый башлады, фикерләвендә мөстәкыйльлек чалымнары пәйда булды. Шуңа күрә ул докторлык диссертациясенә үзен автордаш дип тә саный һәм моның белән бик горурлана иде. Апасы белән сүзгә кергәнлектән, диссертация яклаган көнне Шәрәфәт Тилләхажиевларга тантанага бара алмаган иде. менә хәзер алар уңышлы яклауны яңадан, тагын бер кат билгеләп үтәләр шикелле килеп чыкты. Үзенең фәннәр докторы икәнен исенә төшерү обком секретареның кәефен тагын да күтәреп җибәрде, алар икесе дә полковник хакындагы күңелсез сөйләшүне бөтенләй оныттылар. Мәҗлес ахырында, кайчандыр Мәскәүдә өйрәнгәнчә, кофе белән коньяк эчеп утырганда, ул шулхәтле хисләнеп китте ки. чын-чынлап әйтеп салды:
—Теләсәң, туган көнеңә сиңа да докторлык диссертациясенә заказ бирә алам. Абрам Ильич өлгерер дип беләм. башы шәп эшли аның .—диде.
Шәрәфәт чын күңелдән сөенде сөенүен, ләкин салкын акыллы булып кала белде:
—Хәзер үк килешмәс,—диде ул.—Сездән соң ук ярамас, әллә нәрсәләр сөйли башларлар. Бераз сабыр итик, бер-ике елдан соң бәлки
Шулай хәл иттеләр дә.
Шәрәфәт өстәл җыештырган арада ул квартир буйлап йөреп алды, сөяркәсе зәвык
белән бөртекләп, табигый ки, анын ярдәме белән «кыйган китаплар тезелгән киштәләр янында бөтерелде, ләкин берсен дә кулына алмады, китап тоту теләге юк иде. Зур экранлы Шарп телевизоры янында бер өем кассетаны куреп алды Ялтыравык капларына караганда, аларны полковник әле күптән түгел генә кемнәндер конфискацияләгән булырга тиеш. Чөнки элегрәк аларда "Басф” кассеталары юк иде Менә фильм карасан ярый һәм ул телевизор белән видеомагнитофонны тоташтырып та куйды.
Өйдә балалар комачаулый, Хәлимә дә каршы, берничек тә порнографик фильм карый алмыйсын Ә обком секретарен исә нәкъ шул фильмнар кызыксындыра да иде инде. Уйлап-уйлап та очына чыга алмый, баш вата, бу фильмнарда төшәргә Көнбатышта шул хәтле чибәр хатыннарны каян табып бетерәләр икән9 Фильмнарны гадәттә алар Шәрәфәт белән икәүләп карыйлар һәм Кәтүк соклануына, дәртенә чыдый алмыйча, сөяркәсенең тәнен төя-төя кычкыра
—Кара син бу себеркене, фән кандидаты да түгел, ә ниләр генә кыланмый, высший пилотаж бу, өйрән, өйрән!—дип кабатлый һәм кычкырып көлә башлый.
Анын мондый ачыктан-ачык әдәпсезлеге баштарак Шәрәфәтне уңайсызландыра иде, әмма тора-бара күнекте, күрми-сизми башлады Өлкәдә һәм республикада хакимлеге үсүдән исергән Наполеон көннән-көн йөгәнсезрәк, тупасрак була бара, беркемнен фикеренә колак салмый. Шәрәфәтнен киңәшләрен лә санга сукмас булып китте Хөрмәт иткән, табынган бер генә кешесе бар әмма анын белән сирәгрәк күрешергә туры килә, һәм ул сөекле обком секретареның асыл йөзе турында берни дә сизенми иде булса кирәк
Биш-алты кассетаны актарып чыкканнан соң ул, ниһаять, үзен кызыксындырган фильмны тапты, ләкин еш кына ирен көтә-көтә Шәрәфәт йоклап китә торган тирән велюр кәнәфине уңайсыз санап, телевизорны йокы бүлмәсенә, үзләре корвет дип атаган карават янына тәгәрәтеп алып кипе Алар киноны урый өстенә ятып карый торганнар иде.
Аның дәртләнеп чакыруына колак салып, бер ун минуттан йокы бүлмәсенә Шәрәфәт килеп керде, әмма фильмны караудан баш тартты, чөнки ире белән бер өч тапкыр, ахирәт хатыны белән ике тапкыр караганы бар иде инде Сәбәбе лә табылды, ул богдыйханны яхшылап сыйларга жыена. шунлыктан өй тагманы белән сарык кабыргасыннан сумса пешерергә кирәк икән Тәмле тамак, ашарга ярата торган кеше буларак, Наполеонга бу фикер бик хуш килде. С ыйланырга икән сыйланырга Әмма Шәрәфәтне кухняга теләмичә генә җибәрде.
Ун минут та үтмәде, ул телевизорны сүндерде, яныңда чибәр хатын булмаганда секс фильм карау кызык түгел, дәрт кузгалмый икән Шуның өстенә әллә каян гына Күпер Булат турындагы уйлары калкып чыкты, аларны читкә куарга теләсә дә. котыла алмады. Хәер, уйлар анын турында ук түгел, аны күбрәк Әкмал Арипов кызыккан Абрек кушаматлы ахалтекин айгыры борчый иде Әлбәттә, Аксай ханы Мәхмүтовка йөз мең доллар чыгарып та сала алган булыр иде. контрабанда валютасы җитәрлек, алтын тәңкәләр дә бирә алыр иде. ләкин Мәхмүтов дәүләт казнасына керәсе акчалар турында уйлый, яшел доллар белән Микулай патша акчалары аңа бар ни дә. юк ни Юкса. Сәет Алимханның бакчачы Хәмракол саклап яткан хәзинәсен күптән кулга төшергән булыр иде
Ул айгыр- айгыр гына түгел, чистый Алланың кашка тәкәсе булды, нәкъ шул ат Аксай ханы белән мөнәсәбәтләрнең өзелүенә китерергә мөмкин Әллә ничә талкыр читләтеп аңлатырга тырышты лабаса, имеш Абрек синең биләмәләреңдә, димәк ки. көч куллан. Күпер Булатны гына буйсындырыр хәлең юкмы
Әкмал Арипов белән ачуланышасы килми, икесе дә бер мичәүдә. Югарынын ышанычлы кешеләре булганлыктан гына да түгел. Сәбәпләре байтак аның Арипов баш әйләнгеч ти злектә көчөйгәннән-көчәя бара, кайбер мәсьәләләрдә "Әти"гә ана караганда да зуррак йогынты ясый Юкса, агропромышленность берләшмәсе җитәкчесе иң зур өлкәнен обком секретаре белән янәшә куярлык түгел кебек, әмма барысы да киресенчә иде шул. Ә инде акча мәсьәләсендә Әкмал хан белән ярышу бөтенләй мәгънәсезлек булыр иде
Мин Крез, ә син хәерче, дигән иде бервакыт салып утырганда Аксай ханы Салмыш баштан әйтелсә дә. бу сүзләр Наполсоннын бәгыренә кадалды һәм ул тырышып-тырмашып алтын җыярга тотынды Бүген очраклы рәвештә кулга төшкән
Сәет Алимхан казнасының калдыкларына баҗасы җыеп өлгергән алтыннарны да кушып карады, инде үзеңне хәерче дип санамаска да була, әмма да ләкин, аңа Аксай Крезы белән бил алышырга иртәрәк иде әле.
Аксай ханыннан бер Әнвәр Абидович кына шүрләми, хәтга "Әти” үзе дә аның һаман үсүче йогынтысыннан, бетмәс-төкәнмәс мин-минлегеннән шикләнә башлаган иде, Әкмал ханны күзәтебрәк торырга кирәк дигән фикерне дә ул әйткән иде. Әгәр Әкмал хан партия эшендә булса. “Әти" аны үз янында, Ташкентта тотар иде, йә булмаса берәр мөселман иленә илче итеп җибәрер иде; үз янында көндәш яисә көчлерәк кеше барлыкка килүен сизенүгә ул һәрчак шулай итә, мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителә, аларга күз-колак булу җиңелрәк, ә хәзерге хәлдә Арипов тормышында нәрсә дә булса үзгәртергә соң иде инде. Ул республикада үз ханлыгын булдырды, монда хәтта “дәүләт эчендәге дәүләт” дигән сүзләр дә туры килеп бетми. Аны күзәтү мөмкинлеге юк, Аксайга килүче һәм китүче юлларны тоташы белән буып куйды, көнен дә, төнен дә каравыл каланчаларында башларына милиция фуражкасы кигән сакчылар тора. Менә шунлыктан аның белән дуслыкны югалтырга ярамый, Аксайга илтүче бердәнбер юл ябылырга мөмкин, менә шуннан соң аның нәрсә эшләргә җыенуын белеп кара инде, сиңа каршымы, әллә хәтта “Әти"нең үзенә карата бер-бер этлек ясарга җыенып ятмыймы9 Никадәр генә хәйләкәр һәм мәкерле булмасын, табын янында төшереп алгач, ул да пар чыгара һәм кайбер нәрсәләрне ычкындыра иде. Колак сала һәм сүзне оста алып бара белергә генә кирәк.
Юк, аңа чиста токымлы атлар яратучы белән берничек тә сүзгә керергә ярамый, гәрчә бөтенесе дә шул кире без кәй Мәхмүтовка барып терәлсә дә, ул аңа теләсә кемгә боерган кебек, атыңны Әкмалга бир дә, тавыш-тыныңны чыгарма дип әйтә алмый иде. Кайбер кемсәләргә тел кыймылдату да кирәк булмас иде, сиздер генә, атын үзе үк Аксайга илтеп бирер, Арипов белән бер табын янында утыруны дәрәҗә санар иде әле. Күпер Булатның ни әйтәсе алдан ук билгеле, ат заводы дигән сылтау табар, дәүләт мәнфәгатьләрен искә төшерер, ул гынамы, байның нәфесен нигә авызлыкламыйсыз, партия алай кушмый дип тә җибәрер. Бәлки аны шуның өчен ярата да торганнардыр? Ни генә эшләсәң дә. бер генә юл кала: Мәхмүтовны сындырырга, куркытырга, Заркент сараена хезмәт иттерергә кирәк, шунда гына айгыр мәсьәләсе дә үзеннән-үзе хәл ителер.
Аның тормышы белән айгыр тормышын тигезләргә, араларына тигезлек билгесе куярга! Кинәт кенә башына килгән шушы усал һәм явыз уйдан ул рәхәтләнеп көлеп җибәрде, үзенең үткен акылына сокланып туймады. Аның көлгәне хәтта кухняга барып ишетелде һәм сумса пешерергә суган чистартып йөрүче Шәрәфәт кытай патшасына охшарга омтылучы кешенең кәефе күтәренке булганга сөенеп куйды.
Әйе, болгавыр заманнар килеп җитте, дип уйлануын дәвам иттерде обком секретаре, түрәләр кесәләренә агылучы жүләр акчадан исерде, баш бирмәскә маташалар. Хәтта Югарыдагы абзый үзе да күпме мамыкны өстәп язганнарын белмидер, тикшерерсең бар, барысы да сабырсызланып көзне—дәүләт казнасыннан акча агыла башлаячак чакны көтә, көрәп кенә өлгер. Халык та тик ятмый, ризасызлар артканнан-арта, беренче кар төшкәнче халыкны кырда тоту, мәктән һәм балачак дигән төшенчәне онытып баручы сабыйлар, өлкәннәрне дә, нарасыйларны да кырып килүче сары чире, тирәлекне агулаган бутифос, рәнҗетелгән, үзләрен һәм балаларын алда ни көткәнен белмәгән һәм шунлыктан үзләренә кул салучы, үз-үзләрен тереләй яндыручы яшь хатыннар турында Мәскәүгә бәйнә-бәйнә язып торалар. Кышлакларда көзге туйлар башланган көннәрдә коточкыч тере факеллар дөрли башлый, ләкин, Аллага шөкер, ул хатлар “Үзегез тикшерегез” дигән тамга сугылып Ташкентка әйләнеп кайталар, һәм тикшерәләр дә, баш бирмәсләрне, телен тыймасларны камчы белән ярырга да күп сорап тормыйлар, моннан кире өстән жалу белән йөрмәсләр. Кояшлы яклардагы бәхетле тормыш хакында зарланып йөрмәскә сабак булыр.
Кәтүкнең чынлап торып ачуы кузгалды, дусты—Аксай ханы өстеннән шикаять белән йөрүләре генә житмәгән. Мәскәүгә чаклы чапкын җибәргәннәр. Дөрес, Ташкентган. Үзәк Комитеттан комиссия җибәртүгә ирештеләр ирешүен. Шуннан да югары сикерә алмадылар. Ариповпың көч-куәтен, миллионнарының мөмкинлекләрен беләләрмени алар. Шикаятьне тикшерүгә җитдирәк кыяфәт бирү өчен комиссиягә Үзәк Комитет кешеләре белән бергә республика Югары Советыннан да вәкилләр кертелде, аны депутат Бузрук Бскхуҗаев җитәкләде. Нәкъ менә ул соңгы нәтиҗәне
чьи арды да инде. Бөтенесен дә ялган һәм яла ягу дип таптылар Комиссия фикереңчә. Социалистик Хезмәт Каһарманы. Югары Совет депутаты Әкмал Ариповтан да яхшырак хан, ягъни мәсәлән, председатель юк та һәм булырга да мөмкин түгел икән Бөтен илгә данлыклы шундый кеше кул астында эшләү бәхете тәтегәнгә халыкка куанырга вә һәм дә сөенергә генә кала. Аксай ханына шушындый карар чыгарту җиңелләрдән булмады анысы. Караны ак. акны кара дип күрсәтү өчен республика прокуратурасының сатлык тикшерүчеләренә байтак маңгай тире түгәргә туры килде.
Хөкүмәт комиссиясенең мондый карар чыгаруын ишеткәч дехканнардан берсе “Карга карганың күзен чукымый", дип куйган булган. Табигый ки, бу сүзләрне Әкмал ханга җиткерми калмаганнар, анысы шул ук төнне үз куллары белән дехканның телен кисеп алган. Хөрмәтле кешеләрне моннан кире үләксә белән туенучы кошка тиңләрлек булмасын, дигән.
Юк, халык бик борчымый Кәтүкне. Ул түзәргә өйрәнгән инде, киләчәктә дә түзәчәк, баш күтәрә калсалар, анын кулында никадәрле көч' һәр эшләүчегә ике милиционер туры килә.. Аның җанын икенче бер нәрсә кимерә, мамыктан кергән миллионнарны имен симергән һәркем юрганны үз ягына тарта, үзен акыл иясе, олы кеше дип исәпли башлый. Әнә Әкмалны гына ал Элеккеге трактор бригадасы хисапчысы, шыр надан кемсәне элек кем белә иле. ә хәзер министрлар, обком секретарьлары аның аягы астында ауный.
Кара Түбә обком секретарен кара, үзен әллә кемгә куеп. Ташкенттан рөхсәт тә сорап тормыйча, Кара Түбәдән Мәскәүгә. Ленинградка авиарсйслар ачыгг җибәргән Халыкка уңайлы булсын өчен, дип уйласагыз, нык ялгышасыз, болар барысы да Беренчегә “Без дә төшеп калганнардан түгел" дип әйтү өчен Авыр самолетлар кабул итәрлек беренче класслы аэропортны ике елда төзен кара әле' Соңгы очрашуларның берсендә “Әти” моңсу гына "Мондый мин-минлек яхшыга илтми", дип куйган иде. Акыллы кеше, төпле сәясмән фикере белән Кәтүк гулысынча килеште. Кайчандыр аңа тугрьглыкка Коръән тотып ант иткән өчен генә дә түгел, ул аңа чыннан да чын күңелдән һәм барлык вөҗүден багышлап хезмәт итә иде.
Кара Түбәнең партия әйдаманы үзен шулхәтле көчле адәм игеп си ю икән ки, хәтта зур бер эшчеләр коллективы алдында чыгыш ясаган.та болан лиг он имеш "Мин сезнең киләсе елга социалистик йөкләмәләрег езне аллым, анда сез обкомга мөрәҗәгать иткәндә мине “безнең Ленин” дип атагансыз Тыйнак түгел бу. иггтәшләр. партиячә түгел, дөрес, хезмәт массалары белән эшләвемне шулап бәяләвегез мине чиксез горурландыра” Болар да Югары агайның колагына килеп ирешкән иде. Обком секретареның бу сүгтәре көчле алкышларга күмелгән дип тә сөйлиләр. Табигый ки, үрнәкне коммунистлар үзл«»рс биргән Сизмәмешкә салышып кына халык теленә кертеп җибәрелгән “безнең Ленин” сүзе үзе дә Беренчегә уч итеп эшләнгән, аны алдый алмассың
Дөресен генә әйткәндә. Наполеонга хезмәттәшләре арасында ьп ы-зыгы кирәк түгел, киресенчә, бердәмлек, татулык файдалырак, чөнки аның максаты ”Әги”нең хакимиятен ныгыту, моның өчен кайчакта "Басмачы” дип йөртелүче Әкмал Арипов белеп дуслык та ярап тора. Аксай ханын Кара Түбә секретаре белән талаштыра алсан. "Әти" сөенми калмас иле дип тә уйлап кунды Кәтүк. Ләкин моңа өмет юк дәрәҗәсендә, хыял гына булып кала. Дөрес. Ариповны Мәскәүдән килгән комиссия кулы белән юк итеп була иде булуын, әмма Бскхуҗаевның нәселле атлар яратучыны ни өчен һәлакәттән саклап, яклап калуы аңлашылып бетми. Бу нинди гамәл. Беренчегә үч итеп эшләнгәнме, әллә киресенчә, аның үтенече буенчамы'*
Бәлки, тылсымчыга тиң эшмәкәр, аның "җиде кат рентабельлеккә" ирешкән хуҗалыгы турында гатлы ялганны юкка чыт аруның Шәрекь кө и есе булган, бар нәрсә гөлбакчага һәм хуш искә күмелгән, һәр кешесе туйганчы пылау ашап. Әндиҗан полькасын биеп рәхәттә яшәгән Республика турындагы мифка да зыян китерәчәген аңлаганнардыр?
Бәлки Ташкент вә Мәскәүнең һәркайда ярылып яткан башбаштаклыкны, колбиләүчелекне күрмичә, азау ярган деспотның я пан казанышларына мәдхия җырлаучы танылган ягучыларын, журналист тарын жәлләгәннәрдер. юкса боларны күрер өчен бай табын яныннан торып Аксайнын беренче очраган тыкрыгына гына борылырга кирәк иде
Бәлки "Әти" үзе дә шөлли башлагандыр, картайды бит инде, кайчагында хезмәтләреннән файдаланган булса да, Әкмал нукерларыннан курыкмаслык түгел.
Болары барысы да так фаразлар гына, чынбарлык исә барыбер табышмак булып, сер булып кала бирә “Әти"нең үзеннән бу хакта турыдан-туры сорап булмый.
Әгәр минем кулымда булса, ике дә уйлап тормыйча Ариповны Мәскәү кулы белән тар-мар иткән булыр идем, дип уйлый ул. Аның шикелле кешеләр моннан алтмыш еллар элек, басмачылар хәрәкәте вакытында, Җунаид хан белән Курширмәт курбаши халыкны кан калтырап торган заманнарда кирәк иде. Хәзер башка замана, башка ысуллар...
Шул арада кайберәүләр өчен бөтенләй яңа мөмкинлекләр ачылды, республикага Леонид Ильичның кияве. МВД генералы юл сапты. Булсын даладагы Кара Түбәдә, булсын зыялы Бохарада, булсын изге Хорезмда, булсын теләсә кайсы өлкәдә— һәркайда генералны патшадай күреп кабул иттеләр. Ничек шулай булмасын. Ташкентта аны чит ил делегациясе башлыгын кабул иткәндәй, иң югары рангта, барлык дипломатик хөрмәт билгеләре белән каршылыйлар, хәрби парад та. пионерлар котлавы да—берсе дә калмый. Халыкны урамнарга меңәрләп куып чыгаралар. Үзәк Комитетның тантаналы утырышын “кияү" килгән көнгә туры китереп, залда һәм президиумда күренүен аягүрә басып каршы алалар, кул чаба-чаба күпләрнең куллары суелып бетә, һәрбер өлкә хуҗасы бүгенге һәм киләчәктәге мәнфәгатьләре хакына аның белән дуслашып калырга тырыша, кем белә, бәлки, аның аркылы Мәскәүнең үзенә туры юл салып булмасмы дип өметләнә.
Ул чакта Кәтүк җайлы моментны ычкындырды, яшь хатыны белән килгән генералны Кара Түбәдәгедән кимрәк кунак итмәсә дә. ачыктан-ачык дуслык тәкъдим итеп маташмады, үзен эре һәм бәйсез тотты, шуның белән кунакны гаҗәпләндерде дә бугай. Генералны ул баҗасы Нурматов шикеллерәк итеп күз алдына китерә, үтә файдалы рәвештә өйләнеп алган, йонлы кулдан файдалана белүче шома егет дип уйлый, аның вакыты үтәчәгенә шикләнми һәм бабасы түрдә утырганда гына власть башында булачагын аңлый иде. Мәскәүдә үзенең дуслары җитәрлек, академиядә бергә укыган иптәшләре текә генә күтәрелеп киттеләр. “Әти”нең киңәшләре һәм ярдәме ярап куйды. Сабакташларының киләчәге өметле, алар республикада кемнең кем икәнен яхшы чамалыйлар, кемгә таянырга икәнен беләләр. Җае гына чыксын. Ә инде кияү балакай хет генерал-полковник булсын, министрның беренче урынбасары исәпләнсен, барыбер артык ышанычсыз тоела, җитди түгел кебек иде. .
Леонид Ильичның кияве килеп киткән саен республикада кадрлар алышына башлый, кемнедер алалар, кемнедер куялар, мөһим урыннарга үз кешеләр үрмәли, хәтта Югары агайның иске аркалашы эчке эшләр министрын да икенчелрәк урынга кысып төшерделәр.
Бәлки "Әти" аларга үч итеп Әкмал ханны үстергәндер дә, шуңа күрә аны Мәскәүгә йотарга ирек бирмәгәндер9 Көтелмәгән бу уйдан хәтта сискәнеп куйды. Барысын да алдан күрә белүче кеше буларак, "Әти" мондый мөмкинлекне дә күздә тоткандыр, әлбәттә. МВД өчен ул нукта да. йөгән дә була ала. Юкса, аларның кулы артык озынаеп китте түгелме?
Юк. ул фетнә күтәрергә азапланучыларны якларга тиеш түгел, каратүбәлеләр, бохаралылар. жизаклылар һәм теләсә кайда сүзләре үтүчән ташкентлылар кебек юрганны вакытыннан элек үзеңә таба тартырга ярамый Әкмал Арипов үрнәге дә аңа килешеп бетмәс Аксай ханы өлкә, хәтта иң көчле ыру һәм якташлык вәкиле дә түгел, ул мин-минлеге белән көчле, ул барыннан да элек үзен алга этәрә. Нәсел җебе белән кызыксынучыларга "мин Аксак Тимер төбеннән" дип кенә җибәрә, властька, кодрәт иясе булырга, байлыкка омтылу шуннан, кан исе аны куркытмый, киресенчә, тагын да дәртләндерә генә.
Барысын да яңадан "Әти кул астына тупларга кирәк, киткәндә үзенең варисын билгеләп китәрлек булсын, шулай гаделрәк булачак, һәркемнең өмете бар лабаса! Шулай булганда ул үзенең мөмкинлекләре күбрәк һәм өстенрәк икәнлеген чамалый иде. Ул укымышлырак, белемлерәк, нәсел тамырлары тирәнрәк, Мәскәүдә укыган, башкала белән ныклы элемтәләре бар, фәннәр докторы Һәм барыннан да элек рухы белән “Эги’Тэ якынрак. Моңа ул бер кәррә дә шикләнми иде.
Катлаулы, берсеннән-берсе мөһим уйлар җанга тынгы бирми, карап бетерә алмаган секс-фильмны да. Шәрәфәтне дә, махсус әзерләнүче кичке ашны да, хәтга баҗасының алтыннарын да онытып җибәрде, нәкъ менә аның караватында җәелеп ятуы исә башына да кереп чыкмады. Чөнки күз алдына әллә каян гына тагын Булат Мөэминович килеп басты. Аны нишләтергә инде, дип сабырсызланып уйлап куйды ул. Аның абруен, халык арасындагы исемен нишләп үз максатларымда файдаланмыйм соң әле
дигән уй калкып чыкты. Мәсәлән, Мәхмүтовны "Әги"гә тәкъдим итеп була ич, ул исә караклыкка һәм намуссызлыкка кереп батмаган кешегә урын таба белер. кайча1ында андый кешеләр дә кирәк була.
Мәскәүдә1е даими вәкиллек бинасында узган кышкы озын кич исенә төште Аспирантураны тәмамлап өйгә ашкынган бер мәлне Югары агай белән бик тә күңелле итеп, бик озак гәпләшеп yi ырганнар иде алар.
Нинди уңайдан икәнлеге хәзер инде анык кына исендә дә калмаган, шундыйрак фикерне “Әти дә әйткән иде бугай һәм менә шул фикер хәзер нәкъ вакытында искә төште һәм Булат Мөэминовичны төрмәдән саклап калды да бугай.
“Урыслар аристократларын инкыйлаб чорында юкка чыгардылар, гражданнар сугышында кырдылар,—дигән иде ул йомшак бәрхет сыман тавышы белән.— анысыннан да. монысыннан да исән калганнарны төрмәләрдә, лагерьларда череттеләр, йә булмаса чит илләргә чыгып китәргә мәҗбүр иттеләр, алардан калган балаларның ике буынына белем юлын яптылар Без аларнын тәҗрибәсен искә алырга һәм үзебезнең аксөякләргә, зыялыларга мәрхәмәтле булырга тиешбез"
Мәхмүтовны төрмәгә илтеп тыксаң, остазның киңәшен тотмаган, аның ихтыярын бозган булып чыгасың түгелме соң? Шуның өстенә. әгәр дә ул Мәхмүтовнын әтисе аксөякләрдән икәнлеген, утыз бишенче елда атып үтерел!әнлеген. шулай итеп гаиләнең, тулы бер ыруның юкка чыгарылуын, ярты гасыр үткәч шундый ук тарихнын яңадан кабатлануын да ишетсә, ачуының чиге булмас. Әйе. бнгрәкләр дә ямьсез килеп чыгасы икән шул. Моның өчен “Әти” баштан сыйпамас
Башка берәр нәрсә уйлап табар! а кирәк булыр, дип фикер йөртте ул, һәм шулай итеп, якын көннәрдә Булат Мөэминовичка каршы җинаять эше кузгагу дигән мәсьәлә кон гәртибеннән төшеп калды Аннан соң нәрсә буласы да ачык түгел, чөнки Наполеоннын кәеф дигән нәрсәсе артык тиз үзгәрүчән иде
Бүген аның бары тик җанга якын күңелле хәлләр турында гына уйлыйсы килә иде. Махмудов белән озакка сузылган авыр сөйләшү артыгы белән җиткән, бөтен көннең ямен җибәрде, тәмам чыгырдан чыгарды, каһәр суккыры
Шул чакта кухнядан Шәрәфәтнсң җырлап җибәргәне ишетелде. Анын тавышы күңел! ә хозурлык бирә торган матур яңгырашлы, саф һәм чиста иде /Хпасыныкы да шулай. Бу сыйфат гомумән Касыймовлар нәселенә хас. Тирә-якта моны белмәгән кеше юк. Димәк, бүген Шәрәфәтнсң кәефе әйбәт. Кунарга калып яхшы иттем ахрысы, дип уйлап куйды Кәтүк. Кырык якта кырылып яткан >ш дигәнең барыбер бетмәс ул. Ял итә белергә дә кирәк. Күңеле татын йомшарып китте. Тискәре вә үҗәт Күпер Була! белән сүз көрәштерүгә дә карамастан, көн бүген искиткеч матур иде.
Эх, “Эти" мине үзенең варисы итеп билгеләсә иде. дип гагын татлы хыялларга чумды ул. Беренче эшем игеп картаны кисеп турар идем, өлкәләр санын кыскартырга кирәк булыр, дүрт-биш булса арт ыгы белән җиткән Генерал-губернатор Кауфман берүзе идарә иткән бит әле. хәзерге элемтә чаралары да. юллары да. автотранспорты да. авиациясе дә булмаган, барлы-юклы бер кәнсәләрия барысына өлгергән Бохара әмире Сәет Алимханны гына алып кара Ярдәмчеләре бармак белән санарлык кына Җитмәсә, нинди тугрылыклы булганнар Аның казнасыннан калган хәтинәне нәфесеңне сузмыйча ярты гасырдан артык саклап кара әле Шундыйларны җыйсам, мәгънәсе күбрәк булыр, көндәшләр дә кими төшәр Ә инде Коръән тотып тугрылыкка ант итәрлек биш-алгы кешене барыбер табармын мин. Ник тапмаска!
Сәет Алимхан кәнсәләриясе исенә төшүгә уйлары әмир казнасы калдыкларына күчте. Тугрылыклы яраннары хан алтынын алын килгән көнне искә алырга да кү ңелле иде шул. Яшьтән хан сараенда үскән ниндидер Хәмрәкол дигән кеше саклап ягкан икән ул алтынны. Әмир алтыны турында! ы хәбәргә ышаныр тык түгел иде, шунлыктан ул Хәмрәкол әкәне кичекмәстән алып килергә әмер бирде һәм аны оч сәгать үтүгә Күпер Булат районыннан китереп тә җиткерделәр. Өлкә комитетында киңәшмә барт ан чак иде" барысы хакында да хәбәрдар Иосиф сәер йөкнең килеп җигүе хакында белгертте Киңәшмәне ашыгыч рәвештә туктатырга, зш күнлекне сылтау итеп, барысын да озатырга туры килде. Ул гына да түле i. ярдәмчесенә ул сәркәтнпне кайтарып җибәрер! ә. ишекләрне бикләргә кушты. Ял бүлмәсендә хатын-кызлар белән "шаяргала! анда" да бодай кыланмый иде __
Күз алдында алтын, коточкыч күп алтын пәйда булуга ул игътибар һәм зпагать белән каршы алырга җыенган кар! турында бөтенләй онытты, аны озатырга ашыкты.
Тыңлавы да ярым-йорты гына булып, бер колактан керде, икенчесеннән чыкты, ул берни дә хәтерләми иде. Соңыннан Йосыф барысын да бәйнә-бәйнә бөртекләп, җентекләп сөйләп бирде. Ул чакта барлык уй-теләге алтын белән бәйле, тизрәк алтын белән япа-ялгызы каласы килә иде. Баштарак, алтын ялтыравыннан күзләре томаланмаган чакта, ул Хәмрәкол әкәне юмарт бүләкләрмен, ике-өч йөз тәңкә акча бирермен дип уйлаган иде. хәтта хисләренә тыела алмыйча акча янчыгына да тыгылган иде. әмма иң соңгы мизгелдә барысыннан да ваз кичте һәм Йосыфка аксакалның тамагын яхшылап туйдырырга, аны шәхсән үзенә илтеп куярга кушты, шулай итеп, бу кичкә ярдәмчесеннән дә котылды.
Ялгызы калгач, капчыкны идәндәге келәмгә бушатты һәм телсез калды. Баш әйләндергеч матур, искиткеч манзара иде бу. Кабинет хуҗасының моны беркемнең дә күрә алмавына хәтта эче пошып куйды, чөнки аның алдында дөньядагы иң гүзәл композиция—күз явын алырлык кызыл келәмдә саф алтын өелеп ята иде. Рубенс. Гойя. Модильяни. Рафаэль. Тициан. “Мона Лиза", "Джоконда". "Тугызынчы вал". “Нарат урманында таң ату", реализм, кубизм, модернизм, импрессионизм кебек нәрсәләрең чүп! Менә кайда ул чын импрессионизм, реализм, поп-арт Болар күзне генә иркәләп калмый, җанны җылыта, назлый, кочагына чакыра. Алтын үзе дөньядагы иң югары, иң камил сәнгать ул!
Дөньядагы иң гүзәл шедеврлар да аның җанын, бәгырен черегән күн белән эчләнгән шушы иске капчыктан коелган нәрсәләргә караганда көчлерәк дулкынландыра алмас иде.
Йә Хода! Бу манзара шулкадәрле көчле тәэсир итә иде ки. аяклары аның ихтыярыннан башка бию хәрәкәтләрен сорый башлады һәм ул кызыл келәм өстендә тау булып ялтырап яткан алтын тәңкәләр һәм зәркәнле зиннәтләр өеме янында котырып бии башлады. Аның әле беркайчан да. бер генә туйда да бу кадәр дәртләнеп, үз-үзен онытып биегәне юк иде. Ул тәмам хәле беткәнче биюдән туктый алмады, ә инде буыннары арып хәлсезләнгәч, алтын өеме өстенә ауды һәм аны кочагына шудырырга тотынды “Болар минеке, минеке!" дип тамагын киереп кычкырасы килде, әмма авыз ачылмый, ул биюдән тәмам хәлдән язган иде.
Ул кичне Кәтүк бик озак эштән китә алмый утырды. Дөрес, бернәрсә дә эшләмәде эшләвен. әмма алтын янында ятудан, аны бер җирдән икенче җиргә күчереп куюдан да татлырак, рәхәтрәк нәрсә юк иде. тәңкәләрдән манаралар ясап карады, келәм уртасында юллар тезде, шушы матурлыкка сокланып туя алмады, бу кадәр зиннәтне һич кенә дә капчыкка кире тутырып сейфка яшерәсе килми иде. Төннәр буе акча санап утыручы баҗасы Нурмаговны да шунда гына аңлый башлады—бу бик сирәкләргә эләгә торган татлы ләззәт, җан рәхәте икән.
Еракта калган ләззәтле кичне ул шулкадәр ачык итеп күз алдына китерде ки. хәтта колагында бер учыннан икенчесенә коелучы алтын тәңкәләрнең чыңы ишетелгәндәй булды. Аһ алтын чыны! Дөньяда аннан да гүзәлрәк бүтән бер чың бар микән? Ул хәтта тирә-юньдәге башка тавышларны ишетмәс өчен күзләрен йомды, колагында алтын чыңыннан башка бер авазга да урын булырга тиеш түгел иде. Шушы халәтендә йоклап киткәнен дә сизми калды.
Аккош мамыгы тутырылган кытай мендәрләрендә елмаеп төш күреп ятучы кешенең колагында алтын чыны яңгырый, күз алдында берсеннән-бсрсе сәер күренешләр алышына башлады. Имеш, менә ул обкомдагы ял бүлмәсеннән эш кабинетына чыгып килә, өстендә полковник Нурматов гардеробыннан алынган алтынлы, укалы халат, билендә ефәк билбау, күкрәгендә өч Ленин ордены янәшәсендә Шәрәфәт шаяртып Г ертруда дип йөри торган Социалистик Хезмәт Героеның өч алтын йолдызы. Алар янында депутат значогы Монысы инде теләсә нинди Гертрудалардан да югарырак бәяләнә, чөнки тормышның болгавыр баткакларыннан бары тик ул гына коткара ала да. шуңа күрә аны калкавыч дип атыйлар да. Андый асыл шәһадәтнамәне бер генә илдә дә. бер генә сенаторда яисә конгрессменда да таба алмассың, шул бик иске, кадими заманнарда казынсаң гына инде. Бу инде чын-чынлап кытай патшасының саклагыч бөтие—пайцзасы!
“Исәнмесез, мин сезнең яңа патшагыз”,—ди ул һәм бюрога җыелганнар алдында түбәнчелек белән баш ия.
“Долой!—залда күк күкримени.—Безгә богдыйханнар. мандариннар кирәкми! Яшәсен конституцион ирекләр!"
Әнвәр Абилович ОБХСС башлыгының зиннәтле халатына күз төшерә һәм кием- салымы белән нәрсәдер бутаганын аңлап ала, тынлыктан файдаланып залга кычкыра
—“Иптәшләр, борчылмагыз, мин хәзер”,—ди һәм күз ачып йомганчы ял бүлмәсенә кереп югала.
Бу юлы инде ул остенә парчалы халат киеп, башына кардан да аграк чалма чорнап килеп чыга. Маңгаенда исә "Төн хакиме” дип язылган, моңа кадәр әле беркем дә күрмәгән, каратларын санап бетергесез күләмдәге алмаз балкый имеш.
“Бүгеннән башлап мин Заркент өлкәсен Заркент әмирлеге дип үзгәртергә булдым һәм мине хәзер “бөегебез”, “сез галижәнаб” дип йөртүегезне сорыйм
Кабинетта тагын коточкыч тавыш куба, мондыйны аның әле бер генә бюро утырышында да күргәне юк иде.
“Бетсен самодержавие! Безгә ханзадәләр кирәкми! Азатлык! Демократия! Коры закон!”
Кәтүкне залдан җил күтәреп алып киттемени, әмма залдагылар тынычланырга да өлгермәде, ул партиядәш иптәшләре алдында яна кыяфәттә пәйда булды
Яшькелт-кызыл төстәге мундир белән ак панталон кияр өчен бераз унайсызрак иде, җитмәсә, ботфорт кунычлы игек тә кыса кебек, әмма ул өчпочмакны хәтерләтүче баш киемен төшеп китмәсен өчен кырыеннан тотып (ни дисәң дә. күбрәк түбәтәй кияргә күнеккән кеше), каты адымнар белән якын һәм газиз тоелучы өстәле янына атлады һәм әмер биргәндәй тавыш белән кычкырып җибәрде:
“Заркент өлкә комитеты бюросын ачык дип белдерәм”.
Аэродром хәтле өстәл янында утыручылар сызгырырга, яман тавышлар белән кычкырырга керештеләр.
“Монархияме? Юк' Карточкалар системасы һәм талоннар бетсен' Халыкка спирт! Сине Корсикага!" Беркайчан да тавышы ишетелмәгән өлкә социаль тәэминат бүлеге мөдире барысын да уздырып кычкыра иде.
Бер аягына аксый төшеп, өчпочмаклы баш киемен култык астына кыстырып, башында әлбәттә Нәманган түбәтәе иде, ул яңадан киемен алыштырырга чыгып китте Бу юлы инде ул костюмны җентекләбрәк сайлар! а булды. Муен астыннан ук электерелгән китель.» хәрби галифе, кәҗә күненнән эшләнгән йомшак күн итек тап- таман гына булып чыкты. Мондый кисм киеп йөрүчеләрне хәтерли иде әле ул һәм табигый ки, үзен бу киемдә бик тә уңайлы, җайлы хис итә башлады.
Әмма ул чыгып бер генә сүз әйтергә дә өлгермәде, элек-электән таныш вә дус иптәшләре гагын әллә ниләр кыланырга тотынды. Ул залга уйланган кыяфәттә, ун кулын күкрәгенә, кителенең өченче төймәсе янына куйган хәлдә килеп керде
Җиңел промышленность бүлеге модире—авыр гәүдәле, тыны кысылып интегүчән кеше урак-чүкеч төшерелгән кызыл байракны болгый-болгый кычкырырга тотынды
“Хәзер нинди заман икәнен белмисезме! Тәрәзәгә күз салыгыз! Галифе белән хәрби френчка кайту юк! Яшәсен Карден, Хуго Босс. Зайцев белән Адидас!”
“Ярар сана, дип килеште ул Минем әле тагын бер мөмкинлегем бар" Күрәсең, элекке бюро утырышында сүз куешкан булганнардыр
Ул яңадан ял бүлмәсенә, ү «енең гардеробы янына чыкты һәм аннан "Дормсй" фирмасында тегелгән ачык соры тоегәге. күзгә күренер-күренмәс нечкә генә зәңгәр буй-буйлы гап-гади инглиз костюмын алды. Бу фонда чия госендәге тыйнак депутат значогы матуррак, яктырак булып күренә иде.
һәм идәненә кызыл келәм җәелгән иркен кабинет шунда ук танымаслык булып үзгәрде дә куйды. Монда бөтенесе дә гадоти, таныш, якын иде Аның күренүен аягүрә басып, кочле алкышлар, мәрхәбә тавышлары белән каршы алдылар Аларның һәркайсыннан әллә нинди җылылык бөркелә иде. һәр җыерчыгына тикле таныш йөзләрдә елмаю, теләктәшлек балкый, әле ярты сәгать элек кенә диярлек аларның матбугат иреге, ирекле сайлаулар, хокук системасын үзгәртеп кору, ниндидер конституцион мөмкинлекләр, гарантияләр, кыскасы, җүләр кеше дә әйтмәслек ниндидер башка таләпләр кычкыруына ышанырлык га түге.'! иде.
“Башлыйк, иптәшләр", диде ул катгый тавыш белән һәм тәбәнәк урынлыгына утырды. Нәкъ шул мизгелдә уянып та китте.
Кухняда Шәрәфәт җырлый, идәндә аждаһалы, әмма инде кесәсеннән алтын тәңкәләре алынган халат аунап яга һәм Әнвәр Абилович тынычланып калды
Ә бу вакытта Булат Меэминович кунак йортының шыксыз бүлмәсендә ята Һәм билгесезлектән интегә иде. Күпме генә уйланмасын, ул үзенең никадәр куркыныч, икейөзле, принципсыз кеше белән бил алышканлыгын башына да китерә алмый иде әле.
Наполеон куркытып алырга теләгән һәр нәрсә аны чынлап та тәшвишкә төшерде, обкомнан ул бик каты дулкынланып, борчылып чыгып китте. Ни дисәң дә, өлкә хужасы теләгәненә ирешкән иде инде.
Ахыры киләсе санда.