ГАЛӘМНӘРНЕ УРАП КАЙТКАН КЕШЕ СЫМАН...
(ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН)
Хакыйкать
Сулар ага, еллар ага, гомер ага... Җир үзе дә бер искерә, бер яцара. Үзгәрәләр кешеләр дә, нигезләр дә,— Бертөрлелек сыя алмый бу дөньяга... һәммә җисем сайланышта, үзгәрештә.
Тик бер нәрсә кала мәңге бер рәвештә:
Ул ХАКЫЙКАТЬ! Бүгенгеме,
кичәгеме
Аерма юк!
Без табынган бу изгелек ни зурлыкта? Без сон аның бөтенеме, кисәгеме?..
Тик хакыйкать бүленмәгән өлешләргә - Ваклап булмый аны алтын-көмешләргә!
Без хатын-кызлар ич...
Без хатын-кызлар ич...
Яшьлектә генә ул
Кычкырып көләсең.
Үкереп елыйсын
Беркемнән яшерен тормыйсың.
Күңелең шар ачык
Чаршау да, пәрдә дә Кормыйсың...
Яшь чакта тормышың Төп-төгәл. түгәрәк.
Ә үзең—
Гөлләрдән яралган Бер гамьсез күбәләк... Без хатын-кызлар ич... Яшьлектә генә ул Өлеш юк. бүлеш юк, Шобага салыш юк, Җирәбә тотыш юк.
Үлчәүләр тип-тигез—
Отылу. отыш юк...
Без хатын-кызлар ич...
Бүгенге ул нәрсә
Без алга, иртәгә
Йөз тотып яшибез.
Бүгенгә дәшмибез.
Кайвакыт сагаеп.
Саргаеп китсәк тә.
Яисә өметләр
Киселсә кисәктән.
Юк әле бирешү.
Бөрешү эшмени!
Без кабат дөрлибез.
Янәдән яшьнибез.
Без хатын-кызлар ич,
Көтәбез,
Ышанып яшибез!..
Хәтереңдәме?..
Хәтереңдәме, мин ул көнне матур идем. Син яраткан шаян күлмәгемне кидем. Без ул көнне төнгә ялгап бәхет кичтек, Мин Ләйләсе, син Мәҗнүне идең Җирнең...
Хәтереңдәме, без ул көнне Мәхәббәтнең Икебез дә хуҗасы һәм... колы идек. Шул изге хис каршысында бала идек, Балалыкны рәнҗетмәслек олы идек...
Хәтереңдәме җитәкләшеп очкан чаклар?
Ә каеннар озаграк бездән саклар Истәлеген ул язларның. Яфраклары Берәм-берәм әкият сөйләр безнең хакта...
Ә бүген без икебез дә гади инде, Очалмадык йолдызларга, калдык җирдә. Бу дөньяда ничә яфрак, саргаешып. Әкият сөйли икән мәңге тынмас җилгә?..
Асылташ
Бер әкият әйләндерде минем башны. Эзләп тап, дип, хикмәтле шул асылташны: Китерер ул, диде, сиңа бик зур бәхет. Каурыедай, тылсым!а бай асылкошның...
Шактый гомер уйлап аны иза чиктем. Ул һәр яктан миңа серле нурын сипте.
Сихерләнеп, аны озак эзләдем мин. Тапмасам да, өметемне өзмәдем мин.
Асылташ ул җирдә ятмый анысын беләм. Алданганмын, дип, үземнән-үзем көләм. Еллар узды... Онытылды серле таш та. Әкият тә борчымады мине башка...
Әмма күңел кайчак балкып-балкып китә: Шул асылташ, ахры, һаман мине көтә...
Бер уйлаганда...
Бер уйлаганда, бер уйлаганда.
Гаҗәп тә соң тормыш дигәнең:
Әйләнә дә кала түшәмгә
Кичә басып йөргән идәнең...
Бер уйлаганда, бер уйлаганда.
Сәер дә соң кеше дигәнең:
Ярдәм сорап килсәң, күз йома Кичә генә дус дип йөргәнен.
Бер уйлаганда, бер уйлаганда.
Кызык та соң бу дан дигәнең: Булып чыга шома урындык Кичә алтын тәхет дигәнең...
Бер уйлаганда, бер уйлаганда, Ярылып яткан ялгыш дигәнең Мөһерен сугып, раслый да куя Берәүләрнең язмыш дигәнен...
Ышанам йөрәгемә
Ышанам йөрәгемә:
Ышанган кебек кешегә
Моңлы җыр кирәгенә
Сандугач булып кунарлык Кабере тирәгенә...
Ышанам йөрәгемә:
Ышанган күк Мәхәббәткә
Тереклек терәгенә.
Ияртеп алып менәрлек Йолдызлар төбәгенә.
Ышанам йөрәгемә:
Ышанган күк әниләрнең
Изге җыр-теләгенә.
Тирбәткән чакта сабыен Салып ак беләгенә...
Ышанам йөрәгемә:
Ышанган кебек дусның да
Үзеңнән зирәгенә.
Гомер юлларын кичкәндә
Сыналган сирәгенә.
Ышанам йөрәгемә: Ышана белсә үзе ул Тик туган җиргә генә.
Җырласа һәм җылын белсә Ил белән бергә генә. Тик шуңа күрә генә мин Ышанам йөрәгемә!
"Уел" көе
Сугышта хәбәрсез югалган Фатыйх абыема багышлыйм.
Үзәкләрне өзеп, үкси-үкси "Уел” көе агыла үзәннән. Кем булыр бу ялгыз өзгәләнгән, Яшь китереп безнең күзләрдән?
Кем булса да булыр, җыр—үзе бу, Хәтер җепләренә уралып, Агыла да агыла тын бушлыктан, Күксел офыкларга юл алып.
...Әни белән шулай бала чакның Йолдызлы бер җәйге төнендә Тыңлап торган идек без бу көйне. Хәйран калып, капка төбендә...
Әй. кызым, ди, әни, шушы җырны Фатыйх абзаңнан да остарак Җырлаганын белмим беркемнең дә, Гомере генә булды кыскарак...
Сузып-сузып җырлар иде, мәрхүм, Бигрәк иркен иде сулышы, Өзелепләр калды ярты юлда, Каян гына чыкты сугышы!..
Әй ул көннәр, күпме газиз ирләр. Әрәм булды ла соң, бәгырьләр. Услып-уелып “Уел” гына ага, Җырлар озын кыска гомерләр...
Хәбәр булып гүя үткәннәрдән, Агыла да “Уел”, агыла.
Әллә кайта безгә сәлам булып, Әллә китә Фатыйх абыйга...
Намусыңа
Язгы бозмы, көзге бозмы ул— Намусыңа синең таянам... Ярылмасмы чатнап ышаныч, батырмасмы алдап яңадан?..
Язмыш ташкыннарын үтәрлек, ышанырлык ныкмы күперләр? Таеп түгел, хәтәр алданып, упкыннарга очты күп ирләр...
синең, таянам
Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма.
Мәкаль
Утлар-сулар кичәр юлыңда һәр басманы үзең салмыйсың... Тәвәккәлләр китсә артыңнан, ышанычлы изге җанмы син?!
Хыянәткә әгәр тарысак, кем коткарыр безне яңадан... Язгы бозмы, көзге бозмы ул— Намусыңа синең таянам...
Һай, бер гомер генә җитәмени...
Һай, бер гомер генә җитәме соң Йөрәктәге сою хисенә?!
Терелермен кебек үлгәч тә мин. Мәхәббәтем төшеп исемә...
һай. бер гомер генә җитәме соң Күңелдәге безнең моңнарга?! Калсаң икән мәңге бу дөньяда Былбыл сайрауларын тыңларга...
һай, бер гомер генә җитәме соң һәммәсен дә әйтеп бирергә?! Миләр генә эшләп китим икән. Килү өчен кабат бу җиргә?!.
Фәрештәләр кыры
Фәрештәләр кыры... Кыяр-кыймас колак салам: әллә былбыл җыры?. Канатларым җәеп, бастым сакка. Кара белән язып куйчы акка: Зинһар, чүпли күрмә, пычратма. Таптый күрмә берүк безнең хакка!! Шайтан халкы тулса, танган изәр. Барча кошлары Ходайның бизәр... Зинһар, шайтаннарга капка ачмасыннар.
Фәрештәләр өркеп качмасыннар!.. Кара белән язып куйчы акка: Таптамагыз, зинһар, безнең хакка! Канатларым җәеп, бастым сакка...
Галәмнәрне урап кайткан кеше сыман
Ник бу. кайчак, йөзләреңә тел белән дә әйтеп булмый горгаи сагыш төсе чыга? Ник текәлеп уйга калдың күк чәчәккә.
Галәмнәрне урап кайткан Кеше сыман?
Җир шарының үзенә сыеп бетмәс кебек нинди сагыш йөрәгеңә тулды кереп?
“Гади бер гөл" диеп йөргән могҗизаның ачтың мәллә кинәт бер-бер мәгьнә-серен?
Беренче кат күргән төсле ник текәлдең, ни эзлисен минем дымлы күжтәремнән? Нинди бер көй табыйм икән икебез өчен әйтелмичә калган моңлы сүзләреңнән?..
Юк. һич үбеп туфрак-жирне үксемисең ут-сулардан исән чыккан ир төсле син. күзләреңнән танып алдым шул мизгелдә Галәмнәрне урап кайткан Җир Кешесен...
Яшәү көне
һәркөнне дә яшәмисең аны кайнап-дөрлән, шаулап-гөрләп кенә, һәркөнне дә эшләмисең аны янып-көеп, пешеп-тирләп кенә...
.Андый көннәр—илһам уянганда— чын бәхетле Яшәү көне була. Андый чакта күңел, башак кебек, иҗат орлыклары белән тула.
Мин ул көнне чынлап азат булам тормышның вак мәшәкатьләреннән. Таң нурлары эзләп сихерләнәм хәтта кичнең ал шәфәкъләреннән.
Яшәү көнем—нәкъ яңадан туу, бу—сүз түгел баллы-точеләрдән. Тик ул көнне мине табалмассыз, качам мин битараф кешеләрдән.
һәм берзаман, гап-гади бер көнне мин урамга чыгам, узып чорны,— Өләшергә һәрбер очраганга Яшәү көнем бүләк иткән җырны.
Редакциядән:
Бу айда куренекле шагыйрә һәм публицист. журналыбызның актив авторы Лена Шагыйрьҗан олуг юбилеен каршылый Купсанлы укучылар һәм редколлегия исеменнән аны тәбрик итәбез, иҗат уңышлары^ сәламәтлек телибез.