Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭНЦИКЛОПЕДИК “ЭТ БОРЧАГЫ"


Узган елнын ноябрь урталарында телевизордан “Большая Русская Энциклопедия"нен (БРЭ) беренче томы чыгуы турында хәбәр ителде. Татарчага аны “Зур Рус Энциклопедиясе” дип тәрҗемәләсәң, төрлечә аңларга була: энциклопедия зурмы, әллә рус зурмы? Мона кадәр кулланышта йөргән “Большая Советская Энциклопедия”дә (БСЭ) әле ни әйтсәң дә, барлык совет халыклары рәтендә без татарларның да урыны һәм өлеше бераз төсмерләнә иде кебек. Ә монда, ачык, анлаешлы итеп язылган: “Большая Русская...”
Менә шуңа күрә Президентыбыз Указы белән булдырылган Татар Энциклопедиясе Институтында безнең татар галимнәребез дә җин сызганып эшкә керештеләр, һәм әйтергә кирәк, аларнын хезмәт җимешләре дә инде күз алдында; Рус энциклопедиясенең беренче томы белән бер үк вакытта татар энциклопедиясенең дә беренче томы дөнья күрде.
Әмма шунысын искәртеп куясы килә; безгә өлгерлектә, ягъни сан ягыннан түгел, ә сыйфат ягыннан калышмаска иде. Аңа кадәр, әле 2002 елда гына галимнәребез “Татар энциклопедия Сүзлеге"н иҗат итеп өлгергәннәр иде. Бу турыда профессор Ф Ганиевнең “Ватаным Татарстан” газетасында мәкаләсе дә басылып чыкты (2003, 26 июль).
Күз күрде, кулга тимәде дигәндәй, бу “көтеп алынган хезмәт”не (Ф Ганиев аны шулай дип атый) бер генә районда да очратып булмый. Ул хәтта иң зур мәдәният учагы булган Республика Милли китапханәсенә дә җибәрелмәгән икән.
Энциклопедиянең беренче томына керешкәнче, әнә шул Сүзлекне китапханәләр аша халык игътибарына куеп бераз җилгәрсәң, фикерләр алышсаң, андагы кайбер хаталардан арынырга, алга таба эшне фәнни нигездәрәк корырга мөмкинлек ачылыр иде.
Ә хаталар анда шактый еш очрый һәм аларның кайберләренә Ф Ганиев тә үзенең мәкаләсендә кагылып узган. Аңа барыннан да элек, үсемлекләр аталышында баш сүз итеп рус телендәге исемнәрне куллану ошамаган... Һәм бу юнәлештә үрнәк итеп ул сиксәненче елларда чыккан “Татар Теленең Аңлатмалы Сүзлегс”н тәкъдим итә.
Безгә калса, киресенчә, үсемлекләрнең русча исемнәрен телгә алмыйча, татарча һәм латинча терминнар белән генә эш итү, анда киткән хаталарның төп сәбәбе. Үсемлекләр аталышы татар телендә фәнни системага салынмаган. Шулай булгач, андагы тотрыксыз, килде-кигге исемнәрне Энциклопедик сүзлектә баш сүз men кую—сәнәк белән суга язып кую кебегрәк була түгелме? Рус сүзләреннән башка, татарча-латинча тәрҗемәдә генә бирелгән Энциклопедик Сүзлек кемгә исәп тотып, кем өчен язылган? Язганда ук хатасыз яза алмаган латинча терминнарны аңлап, яки дөресләп укырлык бездән—татарлардан, хет берәр кешене табып булырмы?
Хәер, элгәре Ф Ганиев үрнәк итеп күрсәткән “Татар Теленең Анлатмалы Сүзлеге"нә күз төшерик. Калын-калын өч томнан торган бу хезмәт, сүзлектән бигрәк татар язучыларының төрле әсәрләреннән алынган цитаталар җыентыгын хәтерләтә. Фәнгә кагылышы булмаган бу әдәби цитаталар, үзләрендәге хаталарны да өстәп, сүзлектәге төп хаталардан игътибарны читләштерергә ярдәм итә. Мәсәлән: “Тиле нарат—урта пояста үсә торган агач—тис”. (Ill том, 106 б.) Бу тәрҗемәдә анын үз хаталары да бик җиткән. Беренчедән, тис дигән агач булмый, тисс дигән агач кына бар. Ф. Ганиев редакциясендә 1984 елда чыккан Русча-Татарча сүзлекнең беренче басмасында ук төшеп югалган “с”ны алдагы еллардагы басмаларда эзләп караучы булмаган һәм ул шул гарип исеме белән Анлатмалы сүзлеккә дә барып кергән. Икенчедән, тисс—наратка тәрҗемә була алмый; алар—икесе ике семьялыктагы үсемлек, ләбаса. Өченчедән, тисс—субтропик үсемлек, ул урта пояста үсә алмый.
Советлар иле таркалгач. Россиядә тисс кыргый хәлдә үсә торган хәзер бер генә урын калды. Ул да булса. Сочи шәһәре янындагы уникаль тисс-самшит урманлыгы (Тиссо-самшитовая роша)
Менә шуларга матур әдәбияттан эзләп алып, берәр цитата өстәсән. әлеге санап киткән хаталар югалып, онытылып калган кебек була
("Ул тайга' Ул тиле нарат дип йөртелгән дәү наратлар, колач җитмәс имәннәр'" Г Әпсәләмов.) Күрәбез. Г Әпсәләмовтан алынган хаталар тагы да гыйбрәтлерәк Тиле наратнын нинди агач икәне анда әйтелмәгән, ә менә тайгада колач җитмәс имәннәрне очрату, монысы инде, әкияткә сыймаслык могҗиза! Тайгала имән үскәнне кайчан күргәнегез бар?
Сүзлекнен мәгънәви эчтәлеген бутаудан башка әһәмияте булмаган бу әдәби цитаталарны Ф Ганиев картотек база дип атый. Сүзлектә алар өч миллионга җитә икән
Өч миллион! Моның өчен бөтен татар әдәбиятын айкап чыгарга кирәк. Күпме хезмәт куелган' Маймыл хезмәте
Әле сез арышнын нәрсә икәнен беләсез микән9 Аны белү өчен башта Сүзлеккә кертелгән 8 авторның моңа кагылышлы әдәби “шедеврын" укып өйрәнергә кирәк. Сигез цитата! Шуларнын берсенә генә күз салыйк: ("Әти белән икәүләп, ике зур арба арыш толп, хәзрәтнең ындырына алып барып, кибәнгә салып, дога кылдырып кайта идек" М Гафури ) Бу цитата Сүзлекне бутаудан башка нинди аңлатма өсти сон? Кибәнгә арышны түгел, арышнын көлтәсен салалар Димәк, хәзрәткә алар ике арба арыш түгел, ә арыш көлтәсе алып барганнар Көлтә сугу технологиясе узган гасырның 40 нчы еллар ахырында ук гамәлдән чыкты. Шулай булгач, мондый анахронизм белән Сүзлекне чүпләүнен кемгә кирәге бар9
Менә шундый сигез цитатаны укып өйрәнгәч, инде беләбез: “Арыш-орлыгын онга әйләндереп, кара икмәк пешерүгә китә торган башаклы үсемлек" була икән Әмма монда арыш ыругының кайсы семьялыкка керүе, һәм анын нинди төрләрне берләштерүе зурында бер сүз дә әйтелмәгән Аннан сон. нигә кара икмәк кенә9 Аннан ак икмәк пешерү технологиясе дә күптән билгеле Арышның кулланышы күп төрле Моны без Сүзлекнен үзендә, шул ук битеннән укып та күрәбез Анда “Арыш мае—аракы"—дип язылган Менә сина мә! Күрәбез, җитен, көнбагыш, рапслар кебек үк. арыш та майлы культуралар рәтенә керә икән ләбаса'
“Арыш мае" дип язылган аракы кибетләре яныннан узганда, мин туган телебез өчен оялудан башымны аска иеп. аяк астына карап узам Каян килә бичара татарга шундый шомакайлык, икейөзлелек. Аракы дигән хәрам ризыктан Ходаем, үзен сакла, тик. без мөэмин-мөселманнарыңны арыш маеннан гына аерма'
Органик химиядә дөньякүләм шөһрәт казанган Бутлеровлар. Арбузовлар. Гыйлем Камайлар белән бер республикада янәшә гомер итеп яткан бичара татарлар спиртны майдан аера белмәсеннәр, имеш
"Эт җиләге" дигән үсемлек нинди була икән? Минем шуны әле лә булса белә алганым юк Ф Ганиевнен 1984 елда чыккан сүзлегендә “паслен—эт җиләге" дип язылган Әмма “паслен”—бу бит әле үсемлекнен ыруг исеме генә Андый төрдәге үсемлек була алмый Шуңа төр исеме дә кушып, тулы исемдә “паслен сладкогорький" дип әйтсәң, анысы—саескан җиләгенә әверелә, имеш
Ә менә Анлатмалы Сүзлектә исә. шул ук “эт җиләге—белладонна" дип тәрҗемәдән гәп. Һәм. һәрвакытгагыча. шуңа карата әдәби цитата: ("Заһит вак кына кимешне төртеп күрсәтеп "исемен белмим' -дигән иле Мин “Эт җиләге -дип аңлаттым" М Шабаев) Эт җиләге дип М Шабаевнын нинди җимешне атаганын каян беләсең. Белладонна дигән андый үсемлек бездә генә түгел, гомумән, дөньяда юк Ул “Красавка белладонна” дигән үсемлектә төр компоненты буларак кына катнаша Итальян теленнән тәрҗемәдә белладонна-“чибәр туташ" (прекрасная дама) дигәнне аңлата. Кыргый хәлдә красавка белладонна Татарстанда гына түгел. Россия җирлегендә дә очрамый. Дару чималы буларак, аны Краснодар. Ставрополь якларында культурада (чәчеп) үстерәләр Фәнни телдә ул атропа белладонна (Atropa belladonna) дип йөртелә. Атропин дигән кыйммәтле даруны менә шушы үсемлектән ясыйлар да инде
Сүллектәге барлык хаталарны да санап чыгу—колач җитмәслек эш Алар анда иксез-чиксез Бигрәк тә “Кукуруз-берөйлеләр семьялыгындагы үсемлек".
"карабодай—ике өлешлеләр семьялыгындагы үсемлек" дигән "ачыш-табышлар"ны укыганда, боларны юри көлеп, мыскыл итеп язганнардыр дигән фикер туа. Дөньяда андый семьялыкларның юк икәнлеге ботаниканы өйрәнә башлаган бишенче сыйныф укучыларына да билгеле бит.
Әйтик, "кыяк үлән—кыяклылар семьялыгыннан, терлек ашатуга китә торган күпьеллык чүп үлән—осока” дигән аңлатма үзе генә дә ни тора?! Бернинди эчтәлеге булмаган җөмләгә шул кадәр тыгызлап-чуарлап хата тутыра алу тагы кемнен кулыннан килә. Кураннәр семьялыгындагы осока ничек итеп кыяклылар семьялыгына барып кергән соң? Җитмәсә, әле ул терлек ашатуга китә торган күпьеллык чүп үлән дә икән.
Кызганычка каршы, 2002 елда чыккан Татар Энциклопедия Сүзлегендә дә шуңа охшаш хаталарны очратырга була һәм аларның күбесе, кулланышта үзен аклаган халыкара фәнни терминнарны икърар итеп, Ф. Ганиев хуплый торган кушма сүзләргә алыштырудан килә.
Кушма сүз дигәч тә... ныклап карасаң ул үзе болай кушма сүз дә түгел. Ул, 18 гасыр урталарында ук мәшһүр Карл Линней тәкъдим иткән бинар кагыйдә буларак, исемнән һәм сыйфаттан торучы сүзтезмә. Аерма тик шунда гына; К. Линнейның бинар аталышында флористик системаның соңгы ике буыны—исем буларак ыруг һәм сыйфатны билгеләүче төр исемнәре күрсәтелсә (әче әрем, кара әрем, тәбәнәк әрем, ат кузгалагы, вак күзгалак һ. б.), ничә гасырдан сон Ф. Ганиев тәкъдим иткән. "Кушма сүзләрдә" исә, ыруг һәм төр дигән төшенчәләрнең исе дә сизелми (тал үләне, тавык үләне, каз үләне, шайтан таягы, куян тубыгы, бака яфрагы һ. б.).
Милләтнен сөйләм теле—аның культура дәрәҗәсенең күрсәткече. Ә культураны тиешле югары дәрәҗәдә тоту—аны карап, тәрбияләп торуны таләп итә. Игенчелек культурасы түбән булса, мәсәлән, кырларны чүп баса, уңыш кими. Нәкъ шуның кебек. Әлеге ике урынлы кушма сүзләр дә, үсемлекләр терминологиясендә артык балласт булып (күп сүз—чүп сүз), флористик системаны тәртипкә салуда уңайсыз киртә булып тора.
Жәй уртасы—Питрау көннәре җитсә, болын-кырларны бизәп, биек сабакларда тирбәлүче, гаҗәеп серле, алсу-кызыл төстәге эре чәчәкләр ачылып китә. Юкка гына аны халык телендә “бояр гөле" дип атамаганнар. Аның калган ыругдаш төрләре, кайсы—"тырнак гөле”, кайсы—“песи борчагы" исемендә йөри. Әмма болар фәнни агама була алмыйлар, чөнки анда үсемлекнең ыруг һәм төр исемнәре күренми. Мондый очракта руслар һәм башка алдынгы милләтләр аның халыкара терминга әверелгән латинча исемен, мальва (Malva) сүзен кулланалар. Ә нигә соң әле безгә дә шулай эшләмәскә? Безнен милләт алардан киммени? Юк икән шул. Мальваның матур исемен кушма сүзгә алыштырганнар; аннан “эт борчагы" ясаганнар. Менә шуннан сон инде халык телендә “тырнак гөле" дип йөртелгән “бөдрә мальва”ны "бөдрә эт борчагы” дип атарга тиеш булабыз. Тик монда нидер аңлашылып бетми; эт бөдрәме, әллә борчак бөдрәме?
Икенчедән, тырнак гөле дигән үсемлектән “эт борчагы” ясагач, бу семьялыкта яңадан андый исемдәге үсемлек калмый. Шулай булгач, бөтен семьялыкка исем бирүче "мальва” сүзен бетереп, аны “тырнак гөлчәләр семьялыгы” дип атау, туган телебезгә фәкыйрьлектән, зәгыйфьлектән башка нәрсә бирә сон?
Ниһаять, өченчедән. “Эт борчагы" дигән сүзтезмәдә баш сүз булып (ыруг исеме) "борчак" сүзе килә. Шулай булгач, бу үсемлекнең исемен “эт” сүзендә түгел, ә "борчак" сүзендә урнаштырасы була. Ә монысы, үз чиратында, мальвалар семьялыгын кузаклылар семьялыгына кушып, бөтен флористик системаны бутауга китерә.
Энциклопедик Сүзлектә “Тиле торма” исеме күзгә төртелеп тора. Торма ыругының латинча исеме—Raphanus. Димәк, тиле торма дип, төр исемен дә кушып тулы исемдә әйтсәк, ул Raphanus raphanistrum булырга тиеш. Сүзлектән шуны барлыйм дип карасаң, анда “Тиле торма—к. Сарыбаш” дип куелган, ягъни, сарыбашны карарга кушкан Ә анысын эзләп тапсаң, йә Ходаем!: "Сарыбаш- Erysimum” дип язып куйганнар. Менә сина мә! Менә сиңа Raphanus raphanis урынына Erysimum!
Ә ErysimumubiH нәрсә икәнен беләсез микән? Ул бит бөтенләй башка ыругтагы русчасы желтушник дигән шундый нәүмиз бер үсемлек. Аның нәрсә икәнен әле
ботаникага бераз якынрак торган агрономнарның да ишеткәннәре юк.
Ә тиле торма—безнен җирләрдә игенченең тенкәсенә тигән ин әрсез чүп үләннәрнең берсе. Аның белән контактта булмаган, хәтта авызында татып карамаган бер генә кеше дә юктыр, мөгаен Карабодай боткасы ашаганда, авызыңда 3x5 миллиметр зурлыктагы каты салам кисәгедәй чүп тоеп, телен белән аралап алсан, тиле торма орлыгы менә шул булыр. Карабодай чәчүлегендә кыен аерылучан чүп үлән буларак, ул, чистарту, җилгәрү, хәтта ярма ясау технологиясе бусагаларын исән-имин узып, аш өстәленә кадәр менеп утыра.
Беребез дә аңламаган латинга үрелгәнче, башта “тиле торма"нын русчасы "дикая редька" икәнен ачыкласаң, сүз дә юк, мондый акылга сыймаслык хаталарга энциклопедик сүзлектә урын калмас иде; “Тиле торма—к. Сарыбаш" дип читкә тайпылмыйча, туры гына: “Тиле торма—дикая редька—Raphanus raphamstrum" дип язылган булса, нинди унышлы тәрҗемә булыр иде. Үсемлекләрнең рус телендәге эзлекле тәртипкә салынган терминологиясен күрмәмешкә салынып, беркем дә аңламаган латинга үренү, күрәбез энциклопедик Сүзлекне нинди аяныч хәлгә куйган
Туган телебездә күпчелек үсемлекләр исемсез йөри Гадәттә, аларны чәчәкләре төсе буенча аерым төркемнәргә бүлеп, гомум исемнәрдә атап йөртәләр: сары чәчәкле булса—сарыбаш, ак чәчәклесе—акбаш, күк чәчәкле—күкбаш һ. б.
Ә менә араларында матур гына, фәнни кулланышка яраклы исемдәгесе булса, без татарларны менә шунысы тынгысызлый Мәгънәсез яна исемнәр эзләп тагып, анысын да бутап бетерәбез. Бакча-паркларда кин таралган куаклы агач сәрвинең борынгы матур исеменә ни җитмәгән9 Фәнни кулланыш өчен дә ул бик уңайлы Юк бит. Энциклопедик Сүзлеккә кертү өчен, күрәсең, хәзерге телдә әйткәнчә ‘‘крутой” исем кирәк булган: аңа “кузаклы гал” дигән яна исем кушканнар Әмма, моның нинди буталчыкларга китергәнен уйлап караучы булды микән9 “Кузаклы тал” дигән сүзтезмәдә баш сүз. ягъни ыруг исеме “тал” сүзе була. Бу исә аны кузаклылар семьялыгыннан алып, таллар семьялыгына күчерү, һәм шуның белән бөтен флористик системаны бутап бетерү дигән сүз. Инде болай да үтә ишле булган таллар семьялыгына, тагын кузаклы гал гына җитмәгән иде
Без латин телен өйрәнмәгән халык, аны аңлау түгел, рәтләп укый да белмибез. Үсемлекнең татарча һәм русча исемнәрен ачыкламаган килеш, таныш булмаган латинга кереп китү—нәрсәдән бу; саксызлыктанмы. тыйнаксызлыктанмы? Җитмәсә, әле алар дөрес кенә итеп язылган булса икән. Китапта күзгә төртелеп торган “Barlarea” (доресе; Вагһагеа-сурепка). “Poluopyrum" (дөресе: Polyqonum-ropeu, кырлач), “Faqupyrum ” (дөресе, Faqopyrum-гречиха. караболай). 'Bromus inermies" (доресе, Bromus inermis костер безостый, кылчыксыз кындырак) кебек төгәлсезлекләр без татарлар өчен бәлки игътибарга алмаслык вак-төяк булып тоеладыр. Ә югарырак даирәләрдә. Халыкара мәйданда, нәкъ менә шундый гаепсез, гади хаталар, колке объекты буларак, озаграк гомерле булучан.
Хәзерге вакытта русларның һәм татарларның рухи тормышында җаваплы чор һәр икесендә милли энциклопедияләр языла һәр икесе анын беренче томын инде чыгарганнар Татар энциклопедиясенең беренче томын әлеге күргән юк Күңелне борчыган нәрсә шул сынатмаска, калышмаска иде Калышмаска дигәнем- ашыкмаска, кабаланмаска иде Эш тизлектә түгел, ә сыйфатта. Кирәк чакта руслар энциклопедиясенә карап, аннан тәжрибә алып эшләү лә зыян итмәс иде Әнә, узган гасырның 60-70 елларында чыккан Зур Совет Энциклопедиясенә генә күз сал Утыз томнан торган әлеге җыентыктан, теләгән һәр сорауга тулы җавап табып була Иште менә 35-40 ел дәвамыңда актарып, аннан бер генә хата тапкан кеше дә юк. Менә ничек булырга тиеш ул Энциклопедия!