Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫН ХИКӘЯЛӘР


Соңгы елларда үзенең кызыклы ро-маннары һәм повестьлары белән күпләгән укучыларны сөендергән, прозадагы иҗади казанышлары өчен ( "Каргышлы этаплар "романы. 1999 ел) Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге премиясенә лаек булган Рәфкать Кәраминең матур гына хикәяләре дә бар икән, ләбаса! Алар- ның күбесе “Өзелгән чәчәк" исеме белән Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан (2002) җыентыкта урын алган.
"Урман эченнән ялгыз юлаучы атлый. Машиналар, атлар йөреп такырлаган киң юл булса да. ул саргылт туфлиләре белән кипкән үләннәрне, коелган яфракларны таптап, аяк астында шарт-шорт сынып калучы корыган агач ботакларына басып, юл читеннән бара бирә ".
Әлеге китаптагы "Кәккүк тавышы” дигән хикәя әнә шулай башланып китә. Биредә, без китергән өзектә, бары тик ике генә җөмлә, әмма игътибар белән укыган кеше өчен анда күп мәгънә, тирән эчтәлек ята.
Автор хикәясен “урман эченнән" дип башлый—димәк, сөйләмгә кереп киткәндә үк безнең игътибарны урманга— зур серләр тупланган урынга —юнәлтә. Шул ук вакытта кеше күңелен гел дә үзенә тартып, гел дә ымсындырып торган серле мохит, тиз генә аңлап бетерү мөмкин булмаган үзенчәлекле бер дөнья бит әле ул урман! Әсәрнең кереш өлешендәге әлеге җөмләләр алда буласы хәл-ләргә бик мәгънәле ишарә сыман кабул ителә. Аннары инде “ялгыз юлаучы” дигән гыйбарә бирелә, анысы шулай ук безнең күз алдында тәэсирле күренеш тудыра. Бу сүзләрне хәтта хикәянең икенче исеме итеп тә куеп булыр иде кебек.
Алга таба автор әлеге ялгыз юлаучының киң юлдан түгел, ә юл читеннән баруына игътибарны юнәлтә, һәм шул ук вакытта кипкән үләннәр, коелган яфраклар, корыган агач ботаклары да искә алына... Ә болары инде укучы күңелендәге ялгызлык, моңсулык, нәрсәнедер юксыну тойгысын тагын да көчәйтә. Хикәянең әле генә укылган исеме “Кәккүк тавышы” дип куелган булгач әлеге тойгы бермә-бер үсә. Менә шушындый тирәннән уйлан ылган һәм нечкә сәнгать чаралары белән язылган кереш өлеш, ягъни матур башлам безнең күңелләрне, зиһенебезне бер темага, эчтәлеккә көйләп куя. “Ә ул тема нинди соң?” дигәндә без озак еллар буе читтә йөреп менә хәзер үзенең туган авылына кайтып килүче
Нәгыйм язмышын күз алдыннан үткәрәбез. Башта бер-бер артлы өч хатынга өйләнгән, аннары аларның һәрберсендә ятим балалар калдырып авылдан чыгып качкан Нәгыймнең—озак вакыт авырып үлгән әнисен дә күмәргә кайтмаган Нәгыймнең—бүгенге хәлен без хикәянең тәүге юлларында күп төрле ишарәләр, образлы кинаяләр аша сизенгән булсак, әсәр эченә кереп киткәч тә автор сәнгатьчелекнең ышанычлы юлын ташламый. Хикәя героеның хәзер нинди күңелсез хәлдә—ялгызак булып калуын—тормышчан һәм реалистик сурәтләнгән эпизодлар аша ача ул.
Гөлнисаның олы кызы.—диде карчык. юлдашының, туктап, чишмәгә төшеп киткән кыз артыннан бирелеп карап торуын күргәч."
"Гөлнисаның олы кызы? Димәк, ул минем кыз була бит. Әйе, чат әнисе. Нәкъ
Рәфкать Карами Өзелгән чәчәк Хикәяләр. - Казан. Татар кит. нәшр., 2002 224 бит
Гөлнисаның яшь чагы. Ә нигә соң бу карчык аны Гөлнисаның олы кызы диде. Нигә синең кызың дими?"
Нәгыймнең менә шушындый уйлары укучыга инде тиешле нәтиҗәне—бу әсәре белән автор әйтергә теләгән фикерне шактый тирән итеп сеңдерә. Димәк. Нәгыйм качып йөреп үзенең олы бәхетен—балалар атасы булу шатлыгын да— югалткан. Аны олы тормыш белән бәйләүче җеп, яшәеш белән бәйләүче үзәк тамыр өзелгән. Хикәянең баш өлешендәге моңсулык, ялгызлык мотивлары ахыргы өлештә яңадан көчәя һәм әлеге бәхетсез герой күңелендә, колагында кәккүк тавышы—ялгызлык символы булган кәккүк авазы—булып яңгырый
Рәфкать Кәраминсң бу китабында тагын “Өзелгән чәчәк" дигән кызыклы хикәя дә бар. Әлеге жанрның танылган осталары А. Чехов һәм Ә. Еники сыманрак башлап китә ул әсәрен автор: "Өченче звонок чылтыраганда күп тиражлы газета редакторы Закиров буфетта бик тәмләп сыра эчә иде " Хикәядә төп геройларның берсе булачак менә бу кеше-не без беренче мәртәбә әнә шунда—бу-фетта—күрәбез, сыра эчкән чагында. Ә бит ул бирегә әдәби-музыкаль кичәгә дип килгән . Ләкин бераздан ачыкланганча. Закиров бирегә ирекссздән генә килеп эләккән икән шул—редакциядәге икенче хезмәткәр командировкада булу, һәм бүгенге кичә турында язардай бүтән кеше табылмау аркасында гына!
Ә кичә барышында ана бер яшь ханым белән танышу бәхете дә елмая алар хәтта икенче өлешкә калмыйча, танышлыкларын дәвам итү өчен янәшәдәге бакчага ук чыгып китәләр. Чираттагы бер очрашуда исә әлеге ялгыз ханым аны өенә үк чакыра, чөнки ул әдәбият-сәнгать кешеләренә бик тә мөкиббән икән
Әсәрнең ахыры болай бетә. Ләйсирә исемле теге ялгыз ханым вәгъдәләшкән көнне өендә Закировны көтеп утыра бер сәгать, ике сәгать көтә ул аны "Ә бу вакытта Закиров- эштән кайтышлый юл уңаенда баҗаларына сугылган хөрмәтле кунак-—кухняда, өстәл янында. бик тәмләп сыра чөмерә һәм баудан гына азган майлы чехонь базыгының койрыгын кимерә иде "
Әнә шулай итеп, хикәя Закировның сыра эчүе белән башланды һәм шуның белән төгәлләнде дә. Димәк, әсәр эчендә булып узган хәлләр: яшь ханым Ләйсирә белән мавыгу да. аның белән әллә нинди “югары материялар". әдәбият-сәнгать хакында үтә кызыксынып сөйләшкән булып кылану да—боларның берсе дә Закиров өчен мөһим дә, кирәк тә түгел икән! Аның алары Закиров дигән әлеге бәләкәй генә бер түрә кисәгенең зыялы булып күренергә тырышуы, үзенчә бер битлек киюе генә икән'
Рәфкать Карами бер карауга гади генә булып күренгән әнә шундый эпизодларда кешенең кем икәнлеген, нинди икәнлеген ачып бирүче характерлы сыйфатлар таба һәм аларны укучы хәтерендә калдырырдай итеп сурәтләп бирә белә
Ул вакыйга-күренешләрнс дә әллә каян, югары сфералардан яки без белмәгән хыялый ераклыктан түгел, ә көндәлек яшәеш-көнкүрештән таба. Менә мисал өчен "Төче миләш" дигән чагыштырмача кечерәк күләмле хикәя Даниал исемле бер ир, хатыны сүзен тыңлап, малаен музыка мәктәбенә укырга бирмәкче була. Ләкин, директор хатын әйтүенә караганда, мәктәптә ннде урыннар бүленеп беткән. Димәк, Даниал алдында хәзер гаять тә четерекле проблема килеп туды—ул үзен, үзенең булдыклылыгын раслый аламы-юкмы?
һәм максатка ирешү өчен кешенең мескенләнүе, ялынуы, әлеге директор алдында түбәнсенүе башлана. Менә шу-шындый психологик халәт хикәядә бик тә нечкә һәм төг әл сәнгать чаралары ярдәмендә ачыла. Башын түбән игән миләш агачы яныннан узганда ул түзмәде. үрелеп бер кызыл тәлгәшне тартып азды. Юл аркы. зы чыкканда авызына капкан ике миләшне трамвай рельсына төкерде Азар бик төче иде Ә урманда. иркендә үскән агачларның җимешләре ачы була."
Мескенлеккә төшкән Данналнын эчке портретына бик тә төгәл штрих, деталь бу. Ул да бит малаен кешегә кызыгып кына, хатыны сүзен тынлап кына музыка мәктәбенә бирергә уйлаган иле. Ягъни бүтәннәргә ияреп, ныклап уйламыйча эшләнгән эш идс ул. Ә нәтиҗәдә төче миләш сыман килеп чыкты* Ягъни таби-гать ялгышлыгы кебек'
Бүгенге тормышта күпләр килеп гләгә торган әнә шундый реалистик ситуация
алыну, аның ышандырырдай һәм кеше күңеленә тәэсир итәрдәй булып сурәтләнүе нәтиҗәсендә хикәя истә кала, уйландыра, гыйбрәтле гомумиләштерү ясардай уйлануларга алып килә. Гомумән, китаптагы хикәяләрнең күпчелеге реальлеге, чынлыгы белән ота, укучы күңелен яулый. Биредә үзебезнең классигыбыз, хикәяләр остасы Әмирхан Еникинең шул хакта әйткән фикере тагын бер мәртәбә искә төшә. "Мин уз башымнан кичкән яисә кемнән дә булса ишеткән чын вакыйгалар турында гына язам " дигән иде ул бер әңгәмәсендә.
Р. Кәраминең бу китабына кергән “Йомыш” дигән хикәяне укыган чагында да бүгенге яшәештә еш кичерелгән шундый гыйбрәтле кичерешләр яңадан баш калкыта, хәтергә килә.
Хикәянең баш герое сәгать буе чират тора-тора, кабул итү бүлмәсендәге сек- ретарьшага йомышын кат-кат аңлата- аңлата. ниһаять, югарыдагы бер түрә янына үтеп керә. Ә теге түрәнең нинди мәшәкать диген? Менә ул моның алдында бер дустына шылтырата:
"—Роберт Фердинандович. ничек хәлләр? Миндә дә. Бу атнада бер ял итеп аласы иде Гаилә белән. Ухага чыгып керәсе... Әйе, стерлядка... Хатының Клара бит әле? Аңа да ял булыр... "
Язучы Р. Кәрами менә шушы кыска гына өзектә бүгенге түрәләрнең чын йөзен ачып бирердәй сүзләр таба, алар- ның яшәү рәвешләрен күрсәтә. Боларга халык та, милләт тә кирәкми! Боларга синең җитди йомышың да—колак яныннан исүче йомшак җил кебек кенә! Ә алар өчен беренче урында: шәхси иминлек, күбрәк байлык туплау, җылы урында утырганда күңелле итеп яшәп калу!
Ләкин түбәнлеккә төшсә дә хикәя герое мондый хәл белән килешеп яшәргә теләми шул. Әсәрне тәмамлаучы менә бу юлларда хәзерге тормышта изелеп яшәүче күпләрнең эчке халәте, кискен фикере чагыла:
"Ишектән чыккач та юл аркылы гына Җәлил торуын беләм. һәйкәлгә карамадым. Оят. Шундаен гаҗизлеккә төшә-төшә теләнеп йөр, имеш Ә Җәлил гадәтенчә, горур. Ул безнең кебек мескен түгел. Чәнечкегә уралса да. башы— горур. Кичер, туган, без фәкыйрьләреңне. Әллә өйрәттеләр, әллә үзебез күнектек түрәләргә бил бөгеп, баш иеп керәбез. Ишекләрен аяк тибеп кенә ачасы урынга... ”
Менә бу юлларда чиновникларга—“халык хезмәтчеләренә"—карата гади халык вәкилләренең типик уй-фикерләре бик тә калку чагыла. Ә әдәбият шуның белән көчле дә бит ул: тормыш-яшәеш сулышын дөрес күрсәтүе белән, кешеләрнең эчке дөньяларында нинди хәл-әхвәлләр булып ятуын, анда нинди “җимешләр” өлгереп килүен дөрес итеп, тәэсирле итеп күрсәтү белән көчле чын әдәбият!
Бу китапта без үрнәк алырдай матур, яхшы һәм якты күңелле геройлар да күп. Мисал өчен “Якты елмаю” әнә шундыйлардан берсе. Аның төп герое Касыйм ага үзенең хатыны белән бәхәс вакытында зур горурлык хисе кушып болайди: "Минем шәкертләрем арасында ике композитор, өч җырчы бар. шуларның берсе бөтен илгә танылды Бу азмы? Ә күпме музыкант тәрбияләдем мин?! Ничәмә- ничә кешене музыкага гашыйк иттем! Туган көнем җитсә, котлаулар почта тартмасына сыймый..."
Ә инде “Шофер хатыны”, “Куллар, куллар...” дигән хикәяләрдә ирләре белән бергә тормыш, яшәү авырлыгын кичергән татар хатыннарының мәгърур образлары тасвирлана. Әлеге хикәяләр гаять зур тәрбияви көчкә ия, аларда үрнәк герой образлары бар.
Китапта мәхәббәт турында да хикәяләр күп. “Җепшек кар ява”, “Хуш, ак каен” һәм “Өзелгән чәчәк” шулар арасында иң уңышлылары дип санала ала.
"Сәгать сигезенче ун минут китте Ә Кифая һаман юк та юк. Җитмәсә, эч пошырып җепшек кар ява. Биткә, кер-фекләргә сылана, колак тишегенә тула. Җиле дә. уч иткәндәй, ник бер минут туктап торсын. Әле уңнан, әле сулдан бәрә. "
Мәхәббәт темасына багышланган “Җепшек кар ява” исемле хикәя әнә шундый күренешне тасвирлау белән башланып китә. “Кәккүк тавышы” дигән хикәягә ничек кереп китүне без инде күреп үткән идек. Анда "кипкән үләннәр", "коелган яфраклар ", "корыган агач ботаклары " дигән гыйбәрәләр безне ялгыз кәккүк язмышына дучар булган бер кеше фаҗигасе белән очрашуга әзерләде.
Биредәге табигать күренеше укучыга нәрсә хәбәр итә соң?
Ирек ничәнче кабат инде биш катлы йортны әйләнеп чыкты дип дәвам итә автор хикәясен. (Ләкин бу җөмләдәге бер кечкенә кимчелекне җәя эчендә генә искәртеп үтик “ничәнче кабат" түгел, ә “ничәнче кат” кирәк! Чөнки "кабат" сүзе ул үзе үк берничә мәртәбә кабатланган эш-хәрәкәтне белдерә).
Аның көткән кызы Кифая өенә кайтмый да кайтмый . Егет белән кыз арасындагы әлегә тотрыксыз булган, җепшек кар шикелле мөнәсәбәтне белгертә икән әлеге күренеш, һәм чыннан да: Кифаяны көтә-көтә өй тирәли йөргәндә егет икенче бер кыз белән танышып китә, әзрәк сөйләшеп йөргәч алар тагын да очрашырга сүз куешып аерылышалар
Кечкенә генә күләмле менә шушы хикәя мәхәббәт темасына, аның нечкәлеген, тиз үзгәрүен, шуңа күрә сак мөнәсәбәт кирәклеген күрсәтүгә багышланган бер музыкаль әсәр шикелле тәэсир итә. Ул уяткан хис-кичерешләр күңелдә озак вакыт уйнап, дулкынланып тора— тере килеш яши! Бу. әлбәттә, хикәяченең үз максатына ирешүе, укучы күңелен яулап алуы турында сөйли
Китапның икенче өлеше яшүсмерләргә багышланган һәм ул "Ихлас күңелем" дип атала. Бүлекне ачып җибәргән “Кәкре багана" хикәясе нәкъ менә яшүсмерләр! ә хас булган психологик халәтне төгәл бирүе белән игътибарга лаек Төзелешкә электрчы булып эшкә килгән яшь Илһамның бер дә сер бирү i еләге юк, үзен һәр эштә дә оста, тәҗрибәле итеп күрсәтәсе килә аның. Ләкин менә электр баганасына менәр чират җитә, шунда инде әлеге "калай әтәч"нсң кем икәне ачык күренә аның тез буыннары калтырый башлый, башы әйләнә, хәтта багана үзе дә кәкре булып күренә аңа Көч-хәл белән багана очына хәтле менеп җи гә ала тагын. Әмма төшүе тагын да кыенрак икән, ләбаса һәм, ахыр чиктә. Илһам дигән егетебез кикриген шиңдерергә— чынлыкны танырга мәҗбүр була
Каюм абзый, син ачуланма инде бу минем беренче багана иде
Шулай итеп әлеге "калай әтәч"нен та-вышына да кешеләрчә аһәң килеп керә, үзе дә тормыш тәҗрибәсе ала “Эшкә өйрәнү дә, кешеләр арасында яшәргә өйрәнү дә әнә шундый сабак алудан башлана ул” дип әйтә сыман биредә автор үзенең менә шушындый чын хикәяләре белән.
Ә “Шагыйрь” дигән кечкенә генә күләмле икенче әсәр исә укучыны бөтенләй бүтән типтагы егет белән таныштыра. Мәктәптәге иптәшләреннән яшереп кенә шигырьләр язган ул... Кайчагында тегеләр рөхсәтсез алып укысалар бик уңайсызланган, оялган да—чөнки анын иң садә, иң саф хисләренә кагыла-лар ич . Ләкин, барыбер, аңа авылда “Шагыйрь" дигән исем тагыла. Бирегә командировкага килгән автор анын белән танышырга тели, ләкин җавап аяусыз була шул
—Юк бит ул хәзер.—диде Мәхшәр. — Былтыр көз көне үлде ул.
Эш ничек булган: бу шагыйрь егет көзге бозда уйнап йөрегәндә бата башлаган ике баланы судан тартып чыгарган икән. Әнә шул чагында үзенә салкын тидергән, авырып бераздан үлеп тә киткән...
Хикәядә әлеге яшь шагыйрьнең нинди шигырьләр язуы күрсәтелми, бәлки алар боек әсәрләр булгандыр, бәлки яга башлаган кешегә хас өйрәнчек кимәлдә булганнардыр алар Ләкин әсәргә “Шагыйрь" дигән исем кую һәм әлеге ситуацияне тасвирлау биредә киңрәк мәгънә ала Безнең илдә чын шагыйрьләрнең ни өчен бик иртә үлүләренә җавап бирелә бу әсәрдә Чын шагыйрьләр алар, әлеге әсәрдәге яшь егет кебек, һәрчак кешегә ярдәмгә ашыгалар шул' Алар өчен ке-шеләр, ил. халык мәнфәгате һәрчак иң беренче урында була. Алар әнә шул олы һәм изге максатка фидакарьләрчә бирелгән. тулысынча гомерләрен багышлаган була Безнең илдә шагыйрьләрнең һәм. гомумән, фидакарь җаннарның иртә үлүләре иң элек әнә шул асыл максат, асыл билгеләнеш белән аңлатыла.
Югары максатларны, саф әхлакны һәм рухи батырлыкны, матурлыкны мактаган менә шушындый әсәрләре белән Р Кэрами яшьләр күңеленә, әлбәттә, якты юл сала. Бу бүлектәге “Кушаматлы Әбүзәр". “Әдрән диңгез буенда". "Кышлак" дигән хикәяләр дә үчләренә зур тәрбияви тәгенр көче салынган булулары белән әһәмиятле Бүген безгә менә шуның кебек матур әдәбият әсәрләрен тәрбияви максат.шрда файдалануны көчәйтү турында гына ныграк уйларга кирәк.
Китапның өченче бүлеге “Бераз гына елмаеп-көлешеп алсак та ярар" дип исемләнгән һәм ана, исеменнән үк күренгәнчә, юмористик әсәрләр тупланган Р Кәрами дигән бу авторыбыз юморда да кызыклы гына әсәрләр иҗат итә ала икән бит! Бигрәк тә аның “Рәфкать Кәрами мәзәкләре" дип бирелгән кыска күләмлеләре аеруча уңышлы килеп чык-кан. Аларда реаль кешеләр, чын вакыйгалар елмаю кояшы турында балкытып бирелгәч аеруча истә кала. Ә инде “Дустым өйләнә” дигән хикәя юмордан бигрәк сатирага тартым булып чыккан. Кибет директоры кызына өйләнергә йөргән егет кисәгенен үтергеч көлү утына килеп эләгүе ул әсәрдә чыннан да са-тирик чаралар ярдәмендә ачылган.
Р Кәрами хикәяләрендә нинди җитешсезлекләр күзгә ташлана соң?
Китапка кергән берничә хикәянең эч-тәлеге белән дә, хәтта язылу рәвеше белән дә гадәти очеркны хәтерләтүен әйтми үтү мөмкин түгел. “Бер очрашу” белән “Гөрләвекләр ага челтерәп” әнә шундый тәэсир калдыра. Җитмәсә әле аларда тема, эчтәлек яңалыгы да юк.
Аннан соң Р. Кәраминең байтак кына хикәяләрендә рус сүзләренең урынсыз кулланылуы эчне пошыра. Менә 10- биттән бер өзек: ... чөнки график буенча аларның отделениесе дежур торырга тиеш иде ". Шәһәрнең янгын сүндерүчеләре турындагы шушы җөмләне. "... чөнки бүген аларның кизү тору чираты иде " рәвешендә чын үзебезчә сүзләр белән язарга мөмкин ич инде, югыйсә'
Яисә менә 69-биттә: Аркаларына каеш белән ранец аскан бәләкәйләр мәктәп формасыннан " дип яза Р Кәрами. Биредә ранецны—биштәр, ә форманы мәктәп киеменнән дияргә була иде.
Ә бит нигездә Р. Кәрами халыкчан һәм матур әдәби телдә яза. Мәсәлән, 6-биттә бер герой. —Югалды ул. Асия Кәбиров- на. башы-аягы белән юк"—дип әйтә икән, биредә инде аның холкы, темпераменты ачык чагыла.
Яисә менә 61 -биттән тагын бер мисал. Ир белән хатын икесе ике җирдә эшли, әлегә ике җирдә торып яталар. Шушы хакта хикәядә болай әйтелә:
—Болай ике казан асып яшәү кыендыр бит...
Мондый үрнәкләрне Р Кәрами әсәр-ләреннән күп китереп булыр иде.
Ә гомумән алганда, Р. Кәрами хикәя-ләреннән тупланган “Өзелгән чәчәк” исемле бу китап хәзерге тормыш һәм безгә замандаш булган кешеләр турындагы җитди уйлануларга, күзәтүләргә бик бай. Китапны тулаем укып чыккач мондый нәтиҗәгә киләсең:
—Әйе, хәзерге тормышта кешеләргә эш-хәрәкәт мөмкинлеге бик тә артты. Шуңа күрә тирә-юнебездә активлык, динамизм да көчәйде, һәм шул ук вакытта, әлеге тенденция нәтиҗәсе буларак, кешеләрнең үзара бәрелешләре, конфликтлар да арта бара. Рухи-психологик яссылыкта да, иҗтимагый-социаль планда да күбәя бара әлеге бәрелешләр.
Ләкин әнә шундый чорда яшәп тә, шундый ситуациядә калып та, аннан рухи һәм әхлакый яктан саф-пакъ килеш чыга алган, вөҗданнарын керсез саклый алган матур күңелле һәм батыр рухлы кешеләр бар. Бүген әнә шундыйлар үзләренең сафлыгы, батырлыгы белән хөрмәтләп баш идерә. Без аларда—аларның бүгенге яшәешендә—үзебезнең алдагы иманлы юлыбызның башын, башлануын күрәбез.