Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь


ТУГРЫЛЫК
Г. ХАЛИТНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
Гомере буе әдәбият фәненә хезмәт иткән, бөтен ижади эшчәнлеген әнә шул олуг максатка
юнәлткән татар галимнәренең берсе ул—Гали Халит Анын әдәбият тарихына һәм теориясенә
караган күп санлы хезмәтләре, әдәбиятыбыз классиклары Г. Тукай, М. Гафури, Ш. Камал. М
Фәйзи, һ. Такташ ижатларына багышланган тирән эчтәлекле мәкаләләре озак еллар буена
әдәбият сөючеләрнең игътибарында булачак.
Гали Халит (Гали Мөхәммәтгали улы Халитов) 1915 елның 26 июнендә Татарстанның
Тәтеш районы Үтәмеш авылында туа Авылда башлангыч белем алганнан сон, 1930 елла
Казанга килеп, педагогия техникумында, аннары педагогия институтының тел-әдәбият
факультетында укый. Институтны тәмамлагач 1942елнын көзенә кадәр Арча педагогия
училищесында әдәбият укыта
1942 елнын октябреннән башлап Гали Халитнең язмышы озак еътар буе Казан Тел, әдәбият
һәм тарих институты белән бәйле Башта әдәбият секторына җитәкчелек итә, ә 1966 елдан ул
шул ук секторның өлкән гыйльми хезмәткәре вазифасын башкара 1948 елда Г Халит М Гафури
ижяты буенча кандидатлык диссертациясе, ә 1968 елда “Тагар әдәбиятында ижат методы
проблемалары (1905-1932)" дигән темага докторлык диссертациясе яклый
Тел, әдәбият һәм гарих институтында озак еллар эшләү дәверендә Г Халит әдәбият
тарихын системалы рәвештә тикшеренү алып бара Аны ин беренче чиратта XX йөз башы татар
әдәбияты кызыксындыра Шулай ук. ул әлеге чорда татар әдәбияты мәйданында күренекле урын
тоткан әдипләрнең ижади үзенчәлекләрен өйрәнү буенча нәтижәле эшли.
Илленче еллардан башлап Г Халит татар әдәбиятынын совет чорын, бигрәк тә егерменче
еллардагы әдәби хәрәкәтне өйрәнүгә игътибарын юнәлтә Г Халитнең татар әдәбияты тарихына
багышланган мәкаләләре үзәк матбугатта. СССР Фәннәр Академиясенең М Горький исемендәге
Дөнья әдәбияты институты хезмәт тәреңдә еш басыла.
Г Халитнең "Халык шагыйре Тукай" (1939). "Мәжит Гафури иҗаты’ (1941), “Татар
әдәбиятында реализм мәсьәләләре" (1948). “XX йөз башында гагар әдәбияты (1954). "Шагыйрь,
чор, герой" (1971). "Яна гасыр поэзиясе" (1979), Тукай и его современники" (1966). "Герои,
рожденные революцией" (1967), "Поэзия дерзаний" (1980) һ б. китаплары бар
Гали Халит Татарстанның һәм РСФС Рн ы н атказанган фән эшлеклссе. Татарстан
Язучылар берлеге әгъзасы иде
1993 елда вафат булды.