"ЗАМАНЫБЫЗ ТӘРӘККЫЯТ ЗАМАНЫДЫР..."
XX йөз башы татар әдәбиятының реализм юнәлешендә үсеп китүенә, сурәтләүнең
сатира алымнары, публицистик эчтәлек белән баюына зур өлеш керткән әдипләрнең
берсе—Шакир Мөхәммәдев. Ул безнең әдәбиятка беренчеләрдән булып татар сәүдә
буржуазиясе вәкилләрен алып керә һәм иҗатында чынбарлыкның мөһим, мона
кадәр сүз сәнгатендә читгәрәк калып килгән мәсьәләләрен күтәрә. Кеше һәм милләт
яшәешен, киләчәген мәгърифәт-белем, әдәп-әхлак. шәхес иреге, әйләнә-тирә
йогынтысы белән бәйләп караган мәгърифәтчелек реализмын иҗтимагый тормыш,
җәмгыятьтәге шартлар, яшәеш кануннары белән баета. Ул әдәбиятка алып килгән
яна төсмерләр, алым-чаралар реализмны төрләндерә, аның яна сыйфат үзгәрешенә
күчүенә җирлек әзерли
Әдипнең ижат мирасын өйрәнү исә соңарып. 1930 нчы
еллар азагында гына башлана. Бу өлкәдә аеруча
М. Гайнуллинның хезмә тен билгеләп үтәргә кирәк. XIX
йөз башы татар әдәбиятына бәйле хезмәтләрдә
М Гайнуллин. М Гайнетдинов. Ф. Мусин. Я. Ханбиков.
И. Вәли. Ү. Гыймадиев. Р Әмирханов, Ф Бәширов һ. б.
галим-тәнкыйтьчеләр Ш. Мөхәммәдевнен әдәби ижатына.
журналистлык эшчәнлегенә югары бәя биреп, аның сүз
сәнгатен яңа тема-проблемалар. сурәтләү чаралары белән
баетудагы һәм татар журналистикасын үстерүдәге ролен
билгеләп үттеләр. Шуның белән бергә, әдипнең сайланма
әсәрләренең М Гайнуллин тарафыннан 1958 елда
басылуын да әйтергә кирәк. Хәзер иңде әлеге җыентыкны
табуы да кыенлашты. Дөрес, язучының аерым әсәрләрен
“Казан утлары", “Мирас" журналлары укучыларга
тәкъдим
итте. Әмма танылган язучы һәм журналистның ижат
мирасын бөтен тулылыгында бастырып чыгару киләчәк
эше булып кала бирә.
Шакир Мөхәммәтша улы Мөхәммәдев 1865 елның 20 маенда Буа шәһәрендә туа.
Берничә ел мәдрәсәдә белем алган 14 яшьлек егетне тормыш эш эзләп читкә чыгып
китәргә мәҗбүр итә. 1879 елны Оренбургка килеп, ул самоварчы малай булып эшкә
урнаша, аннары сәүдә конторасына күчә. Шул елларда русча укырга -язарга өйрәнә,
хисап-икътисад эшен үзләштерә Бераздан Мәскәүгә күчә һәм рус сәүдәгәренә ялланып
эшли башлый, шунда сәүдә-хисап эшләре буенча курсларда укый. 1900-1901 елларда рус
сәүдәгәрләренең Харбин (Кытай) шәһәрендәге сәүдә конторасында эшли 1902 елда туган
ягына кайта. Буада бераз яшәгәннән сон. 1903 елда Оренбургка килә һәм шунда яшәп
кала. Әдип һәм журналист буларак актив ижат белән шөгыльләнә. 1923 елнын 10
ноябрендә үпкә авыруыннан вафат була.
Ш. Мөхәммәдев башта прозаик һәм шагыйрь буларак таныла. Әдипнең “Жәһалэт.
яхуд Галиәкбәр агай". "Яфрак асты, яки Мәкәржә ярминкәсе". “Япон сугышы, яки
доброволец Батыргали агай". “Хан кызы" кебек хикәя-повестьлары һәм күпсанлы
тезмә әсәрләре үз чорында гына түгел, бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Шуның белән
бергә, Ш Мөхәммәдев журналист буларак та бай публицистик мирас калдыра. Бу язмада
без анын ижат эшчәнлегенен шул ягына киңрәк тукталабыз.
Үзе мөхәррирлек иткән “Карчыга" журналында (Оренбург) һәм “Вакыт"
(Оренбург). “Әлгасрел-жәдит" (Уральск), “Шәркый рус" (Тифлис) һ. б. газета-
журналларда дөнья күргән күпсанлы язмаларында чорга, заманга, күптөрле
ижтимагый-сәяси вакыйгаларга бәясен, карашын һәм иҗтимагый, әдәби караш-
фикерләре үсеш-үзгәрешен күрәбез. Безнең каршыда ул тынгысыз жанлы
Шакир Мөхәммәдев
һәрнәрсәгә үз мөнәсәбәте булган каләм иясе, милләт язмышы өчен борчылып яшәүче
талантлы журналист буларак ачыла.
Әдипнен хикәя-повестьларында публицистик янгыраш көчле, аерым
вакыйгаларны сөйләп аңлатуда, нәрсәнедер ачык итеп яклауда, йә тәнкыйть итүдә
очерк төсмере дә чагыла. Ш. Мөхәммәдевнен публицистик язмалары жанр ягыннан да
гаять төрле Арада новеллалар һәм фельетоннар, сатирик мәкаләләр һәм пародияләр,
памфлетлар һәм көлкеле миниатюралар, очерклар һәм аллегорик хикәяләр бар. Ул һәр
жанрда дип әйтерлек бердәй тигез, уңышлы һәм актив эшли Әдип яшәешнен төрле
якларына игътибар итә һәм публицистик язмаларында чорнын актуаль мәсьәләләрен
кискен рәвештә күтәрә Аны милләтнең мәдәни, икътисади яктан артта калуы,
мәктәп-мәдрәсәләрнен һаман да заман таләпләренә җавап бирмәве, инкыйлаб яулаган
унышларнын реакция тарафыннан юкка чыгарылуы, социаль тигезсезлек, үз
мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы байларнын әхлаксыхлыгы, бозыклыгы, Думанын үз
максатларына ирешә алмавы, эшче һәм крестьянның авыр тормышта яшәве, дин
әһелләренең әдәпсез эш-гамаъләре һ. б. борчый
Югарыда әйтелгәнчә, Ш. Мөхәммәдевнен беренче хикәяләре ук публицистик пафос
белән сугарылган. Язучы үз күңелендәге теләк-фикерләрне укучыларга җиткерү өчен
әдәбиятны файдалана. Истәлек-хатларыннан күренгәнчә, ул шәкертләр алдында чыгыш
ясаудан да баш тартмаган, ә татар матбугаты барлыкка килгәнче Тифлистә чыга торган
“Шәркый рус" газетасынын актив хәбәрчеләреннән берсе була.
1902 елны туган ягына кайткач, Ш. Мөхәммәдев Буа мәдрәсәсе шәкертләре белән
очраша. Анын чыгышы 1907 елны “Әлгасрел-жәдит" газетасында басылып чыга. Дөнья
күреп, тормыш тәҗрибәсе туплаган әдип милләт язмышы өчен тирән- тен борчыла
“Милләтебез ятимдер, башка милләтләргә нисбәтән гыйлем- мәгьрифәггә, тәрәккый вә
тиҗарәггә без бик артта калганбыз",—ди ул һәм монын сәбәпләрен искелеккә ябышып
ятуда, гамьсезлектә. наданлыкта күрә Ш Мөхәммәдев башка милләтләрдән үрнәк
алырга, алар тәҗрибәсен өйрәнергә чакыра Анын идеалы булып, "ижтиһад сәясендә.
гыйлем-мәгърифәт аркасында бөек дәрәҗәләргә ирешеп, исемнәрене тарихта бакый
калдырган" Искәндәр һәм Напо- леон, Колумб һәм Эдисон, Шекспир һәм Вольтерлар
тора. Халыкнын. җәмгыятьнең киләчәге “милләт хадиме булачак, имам, мөдәррис,
таҗир (сәүдәгәр) булачак” яшьләргә бәйле. Инкыйраздан котылу юлы бер
генә—"заманыбыз тәрәккый заманыдыр, гасрыбыз гыйлем-мәгърифәт, һөнәр гасрыдыр
Шуңа күрә мәктәп- мәдрәсәләрне үзгәртеп кору, дөньяви фәннәр, шул исәптән рус телен
дә өйрәнү чор таләбе булып тора. Әдип театр булдыру, ятимханатәр, хастаханатәр ачу.
газеталар чыгару, җәмгыяте хәйрияләр оештыруны да тиз арада хәл ителергә тиешле
мәсьәләләр дип саный.
Халык язмышын үз язмышы итеп санаган Ш Мөхәммәдев ан-белем тарату,
тәрәккыяткә чакыру өчен һәртөрле мөмкинлектән файдалана Анын “Шәркый рус",
"Вакыт" газеталарында басылып чыккан мәкаләләре заманчалыгы, фикер-
карашларынын ачыклыгы белән әлеге максатка хезмәт и тә Әдип публицистик
характердагы “Кырымга сәяхәт"ендә иҗтимагый үзгәрешләрне, кешенен активлыгын,
кызыксынучанлыгын яклый Әлеге мәкалә XIX йөз башында активлашып киткән
сәяхәтнамә жанрына да ачыклык кертә, анын үзенә генә хас үзенчәлекләрен билгеләргә
ярдәм итә Автор укучысын сәяхәт кылырга, яна җирләр, халыклар, аларнын яшәү
рәвеше белән танышырга чакыра, чөнки “сәяхәт кешенен фикерен ача. күнелсн
нурландыра, белмәгәнен өйрәтә* Шунын өстенә “сәяхәтчеләр һәрнәрсәне күзләре белән
күрәләр, алар турында фикер йөртатәр. уйлыйлар" Әдип бу эшнен мөһимлеген,
кызыклыгын белдереп, сәяхәт кылучыга төп таләбен лә җиткерә "география, тарих, чит
тел һәм башка өлкаләрдән белеме булу да беренче шарт"
Ш Мөхәммәдевнен "Кәрван сарай вакыйгасы яхуд ысулы кадимнәр гимнастикасы"
исемле фельетоны искелек тарафдарларын фаш итә Жәмгынтънсң бөтен өлкәләрендә
барган көрәш мәктәп-мәдрәсаләрдә аеруча кискен һәм ачык төс ала Ул бәхәс, сүз
көрәштерү белән генә калмыйча, кайвакыт искелек гарафдарларынын физик коч
куллануына да барып җитә Әдип реаль тормышта булган шундый бер вакыйганы
күрсәтә' “Коры һәм мәгънәсез бәхәсләшүләр белән
башлары каткан, ялкаулыкка чумган (...), мәгънәсез китаплар укытып, бичара,
гөнаһсыз балаларның зиһеннәрен агулаган бер төркем надан, намуссыз хәлфәләр ( )
гауга чыгарып, бәхетсез укытучы III әфәндене бик каты кыйныйлар һәм, ярым-
ялангач хәлдә, укучы балалары, китаплары белән барысын бергә, мәдрәсәдән кар өстенә
чыгарып ташлыйлар" Сәбәбе нидә сон? Әлеге белемле, намуслы, тырыш мөгаллим
жәдит ысулы белән укытып, яхшы нәтижәләргә ирешкән икән. Анын укучылары
белемнәре белән генә түгел, тәрбияле булулары белән дә аерылып торалар, кадимчеләр
исә көнләшеп, ачуларын әнә шундый "гимнастика” белән чыгаралар.
Беренче рус инкыйлабы яулап алган матбугат иреге уңдырышлы туфракка төшә.
Татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә диярлек газета-журналлар чыга башлый. Атаклы
меценатлар Шакир һәм Закир Рәмиевләр нәшир иткән, мөхәррире Ф Кәрими булган
"Вакыт" газетасы дөнья күрү Оренбургта гына түгел, башка урыннарда да көтеп
алынган вакыйгага әйләнә. Шунда басылып чыккан “Аз булса да алга барабыз"
мәкаләсендә Ш Мөхәммәдев вакытлы матбугатның тормыштагы ролен шактый тулы
ача Татар телендәге матбугатның башлангычы итеп ул Бакчасарайда И Гаспралы
чыгарган “Тәржеман"ны саный. Нәкъ менә әлеге газета "Россиядә булган халаиклар
яхшы ук күзен ачкан, йоклаган фикерләрен уяттырган вә милләт тамырларын
кузгаткан иде”. Бөтен төрки-татар дөньясына таралган “Тәржеман"
мәктәп-мәдрәсәләргә жәдит ысулын кертүгә, мөгаллимнәр әзерләүгә, бе лем- мәгърифәт
таратып халыкның күзен ачуга, әдәбиятның үсеш-үзгәрешенә зур йогынты ясый.
"Ходайга шөкер.—дип шатлыгы белән уртаклаша әдип.—ул көткән заманыбыз, дүрт
күз илә интизар булган вакытыбыз да җитте: "Вакыт" газетасы бүген мәйданга
чыкты" Газетаны гамәлгә куючыларны ул ачык фикер белән халыкка юл күрсәтүче
булырга, белем-мәгьрифәт. әдәп-әхлак таратырга чакыра.
Ш Мөхәммәдевнең "Вакыт" газетасында басылып чыккан “Зур кешеләребез" һәм
"Төрмәләр тулды" язмалары үткен социаль эчтәлекле. Әдип инкыйлаб аша яулап
алынган ирек, азатлыкны, демократия күренешләрен шатланып каршы ала. Бу
үзгәрешләрне ул "башка кояш чыгу”га тинли. Анын карашы кин. Автор тар милли
кысаларда калмый. "Нинди генә диндә, нинди генә мәзһәбтә. яки кайсы гына милләттә
булмасын ( ..). һәркем бер иркен сулыш алып, гажәпсенеп. унга- сулга карый башлады'
.—дип яза ул. “Зур кешеләребез" сурәтле тел белән язылган очеркны хәтерләтә III
Мөхәммәдев хөррияткә бәйле рәвештә күңелендә туган шатлык хисләрен табигатьтәге
иркенлек, уяну белән, ташкын дәрьясы белән чагыштыра. "Ничә вакытлар җыелып
акмый торган суны ерып жибәргәч. теләгәнчә иркенләп һәр якка шаулап аккан кебек,
йөз еллардан бирле Россияле халыкларның йөрәкләрендә бикләнеп торган фикер
дәрьялары да. ташып, бөтен дөньяга таралды, чәчелде". Әле медатьнен икенче ягы да
бар икән. Инкыйлаб давылы түрә булып утырган "зур кешеләрнең" чын йөзләрен ача
Мона кадәр әдәп-әхлак үрнәге булып йөргән бик күп чиновникларның адәм
ышанмаслык мордар эшләр белән шөгыльләнүе хатыкка билгеле була. Әдип
хөкүмәтнең, бюрократик аппаратнын нигезләрен тәнкыйтьли
Ш. Мөхәммәдев инкыйлабны тулысынча яклый, шуна да анын "Төрмәләр тулды”
язмасы "тугрыны сөйләгән, хатыкны яклаган, халык өчен, ватан өчен җаннарын фида
кылучы яшь адәмнәргә" теләктәшлек, ә реакция тарафдарларына нәфрәт белән
сугарылган Тарихтан китәргә теләмәгән һәртөр искелеккә, артталыкка, торгынлыкка,
мәгьнәсезлеккә каршы көрәштә үтемле чара итеп язучы сатираны сайлый
Хикәяләрендәге, бигрәк тә "Япон сугышы яки доброволец Батыргали агай”
повестендагы сарказм белән көлү күпсанлы китап укучыларда теләктәшлек таба.
Шунын өстенә әдип тизлек белән үзгәреп торган вакыйгаларга үз вакытында
мөнәсәбәтен белдерү кирәклеген дә яхшы анлый. Ниһаять. 1906 елнын сентябреннән Ш
Мөхәммәдев "Карчыга” исемле сатирик журнал чыгара башлый. Мона рөхсәт
алынуның хөррият аркасында булуын ул яхшы анлый. шуна да журнатнын исеме
астына болай дип язылган: "Хөррият илә каимдер безем хәятымыз. истибдат дәвам
идәрсә якындыр мәматымыз” ("Азатлык булганда гына тормышыбыз бөтен була, ә
реакция көчәю үлемебезне якынайта") Журналның төп юнәлешен, мәсләген Ш
Мөхәммәдев "Максат" исемле мәкаләсендә ачык белдерә: "надан, тәкәббер, залим, ач
күзле капитатистлар илә сугышмак. кадәр хәл приказчик, конторшик һәм эшче
халыкның файдасына каләм йөртмәктер" һәм "ачлыктан аптыраган.
хокуксызлыктан гажиз калган, жирсез-сусыз авыл халкынын тормышыннан (...),
мәктәп-мәдрәсәләрдән вә гайре нәрсәләрдән бәхәс итеп, тиешсез һәм килешмәгән
эшләрне көлке тарихы (юлы) илә язып, рәсемнәре һәм күрсәтеләчәктер
“Карчыга"нын татар тормышындагы ямьсез якларны тупас итеп тәнкыйтьләве,
бик күпләрнен исем-
нәрен әйтеп көлүе кайбер
газста-журналлар белән
каршылыкка кигерә
Көлкеле журналларны
тупаслыкта гаепләгән
“Тәрҗеман"га җавабын-
да Ш. Мохәммәдев исә үз
максатыннан чигенмәяч-
әген әйтә: “ишаннарның
догасы бәрәкәтендә ти-
рән гафләт (карангылык)
йокысында булган татар-
ларны. ыспайлык кылган
булып, колак тишегенә
бик нечкә бер йон тыгып
кыймылдатканда йокы-
дан уйгатып булырмы7
Әлбәттә, булмас. Гафләт
йокысыннан уяту өчен,
сукканда авыртканы си-
зелә торган тупасрак корал истигъмал кылмак (кулланмак) файдалырак оулса кирәк
Кызганыч ки, азатлык һәм үсеш-үзгәреш дошманнары күп һәм көчле була әле
Карагруһ көчләр тырышлыгы белән “Карчыга" журналы 1907 елда чыгудан туктый
Барлыгы 9 сан гына чыгып калуга карамастан, ул искелеккә каршы кискен көрәше һәм
мәгариф, мәдәният, тәрәккыят юлындагы эшчәнлеге белән татар вакытлы
матбугатында мөһим урын алып гора Ш Мөхәммәдсвнең журналистлык таланты да
тулысынча ачыла. Ул мөхәррирлек итеп кенә калмый, ә күпсанлы мәкалаләр авторы да
була. Матбугат ирегеннән файдаланып мәйданга чыккан “Карчыга" инкыйлабны
эзлекле яклый Ш Мохәммәдев үзе сәяси мәсьәләләрдә социал- демократлар
позициясендә тора. 1906 елдан инкыйлабка каршы көчләр баш калкыта Илдә реакция
сөреме таралуын, анын фаҗигале күренешләрен әдип "Хәзерге хатләр" һәм “Хәсрәтле
көннәр" исемле мәкаләләрендә сәяси үткенлек белән ача. Һәртор погромнарны,
вәхшиләрчә үтерелгән гаепсез хатын-кызларны, бала-чагаларны һәм ирек, җир өчен
көрәшүчеләрнең Себергә җибәрелүен ул бодай бәяли “йөзләрчә адәмнәрнең асылуы,
киселүе күз алдына китерелсә, инсан гакылыннан шашар!" "Хәсрәтле көннәр"
язмасында илне кайгы-хәсрәт. күз яше. ачлык-ялангачлык басып алуы лурында
борчылып яза. Шулай да ул якты көннәр киләсенә ышана “Әмма бу иске тормышның
нигезе хәзер тәмам черегән, бүгенме-нртәгәме егылачак Хаклык һәрвакыт остен
булачагында һич шөбһә юктыр Хәзергә кадәр аяк астында изелгән эшче халык илә
жирсезлектән аптыраган авыл хаткы да. әлбәттә, бер кон моратларына ирешеп, дөнья
яктысы күрәчәкләр"
Тормышка үзгәрешләр кертүнен бары тик корәш аша гына мөмкин булуын 111
Мохәммәдев яхшы аңлый. Ә монын өчен “беренче шарт—берләшү" дип мөрәҗәгать итә
ул эшче вә крестьяннарга, приказчик вә конлоршикларга Анын әлеге карашлары
“Эшче халыкка" мәкаләсендә ачык чагылыш таба Әгәр лә беэ- үзебезнең кул көчебез,
үзебезнен мангай тиребез берлән тамак туйдыручы эшчеләр- үз кирәкләребезне үзебез
сорамасак. үзебезнен ачлы-туклы тормышыбызны яхшыртыр очен үзебез ижтиһад
кылмасак. (...) безнен көнебез дә. тормышыбыз да яхшыланмаячак"
1904 1905 елларда барган һәм Россиянен хурлыклы жинелуе белән тәмамланган
рус-япон сугышына 11) Мохәммәдев битараф кала алмый Мона сугыш
вакыйгаларының үзе кайчандыр хезмәт иткән Маньчжуриядә баруы да йогынты
ясагандыр, билгеле. Күпсанлы фельетоннарында генералларның буллыксыхлыгы
аркасында русларнын жинелүен ул көлеп яза. Әлеге сугышның илдәге тәргипсезлекне.
бюрократик системаны, ришвәтчелекне ачуын да күрсәтә. Шулай ук әдипнен сугыш
мәсьәләләренә берьяклы гына каравын да күрәбез. Үзенең атаклы "Япон сугышы яки
доброволец Батыргали агай" повестенда да. журналдагы язмаларында да ул әлеге
канкоешнын империалистик характерын, анын рус һәм япон халыкларына гына түгел,
кытайлыларга да кан-яшь, кайгы-хәсрәт. ачлык- ялангачлык алып килүен тулысынча
ача алмый. Дөрес, монда авторның мөмкинлекләре чикләнгән булуны, һәр язмасының
цензура аша үтүен дә онытмаска кирәк.
Беренче рус инкыйлабы басымы астыңда патша, законнар чыгару органы буларак,
Дәүләт Думасы оештырырга мәжбүр була. Думага сайлаулар вакытыңда төрле социаль
катлаулар мәнфәгатен яклаган партияләр арасында көрәш башлана Сайлауларның
әһәмиятен яхшы аңлаган Ш Мөхәммәдев укучыларын да гаять игътибарлы булырга, үз
кирәк-яракларын гына кайгыртучыларны якламаска өнди. Сәяси хәлне шактый ачык,
тулы аңлаган әдип кадетлар, социалистлар, октябристлар һ. б. партияләр юнәлешенә,
максатына зур булмаган аңлатмалар бирә. Татар халкы мәнфәгатен яклау максатында
оешкан "Мөселман иттифакы" партиясенә ул тәнкыйди карашта тора. “Мәкәржә
хәбәрләре", “Яна төш тәгъбире". “Срочный телеграмм" һ. б. фельетоннарында әлеге
партияне гади халыкны якламаучы итеп күрсәтә. Бу уңайдан аның “Карчыга"
журналының сигез санында эзлекле чыгып килгән “Митинг" исемле памфлеты
кызыклы. Мәсәлгә тартым язмада Россиянең эчке хәленә шактый тулы характеристика
бирелә. Мәкалә, аллегорик формада булса да, мөселман съездларында ясалган
чыгышлар белән журнал укучыларын таныштыруны максат итеп куя. Биредә
“Мөселман иттифакы" партиясен оештыручыларыннан булган Р. Ибраһимов белән Й.
Акчурин. Урта Азиядән килгән Г. Тупчибашевларнын фикер- карашлары да урын
алган. Белгәнебезчә. “Мөселман иттифакы” партиясе “дин һәм милләт берлеге" дигән
принципка нигезләнә. Милли бердәмлек тигезлеккә, азатлыкка, тәрәккыяткә ирешүдә
таяныч булып тора. Бүгенге көндә исә бик күпләр үз мәнфәгатьләрен генә кайгырту,
искелекне яклау белән генә мәшгуль: "Мәсләкләре жил кайдан иссә, шул тарафка
авышадыр. (...) Россия золымыннан, миссионерларның фетнәсеннән котылу өчен
русларның үзләреннән артык рус телен, рус законын укып, заманасына ярашу, дөнья
гыйлемен белү кирәк иде. Әмма алар, курчак уены кебек, тырнак кисү, мыек кырку,
ысул кадим, ысул жәдит илә гомер заигь итәләр”.
“Митинг" язмасынын ахыры юк, шунлыктан Ш. Мөхәммәдевнен соңгы фикере,
мөнәсәбәте ачылып бетмәгән. Әмма башка мәкаләләрдән күренгәнчә. “Мөселман
иттифакы" партиясенең эш-гамәлләрен әдип тулысынча хупламый, аеруча аларнын
дин уртаклыгы, милләт бердәмлеге белән мавыгып, эшче һәм крестьян
мәнфәгатьләреннән читләшүен кабул итми.
“Карчыга" журналында искелек-артгалыктан, кадимчелектән көлеп язылган
мәкаләләр даими урын ала. "Оренбург жәмгыяте хәйриясе" фельетонында автор
“Бәдавам” китабындагыча яшәргә чакырган кадимче байдан көлә. Анын кебекләр
жыелып “әдәбият кичәләре оештырмаска, гәжит-журналлар белән шөгыльләнмәскә"
дип беркетмә төзегәннәр икән Боларнын 1905 елны Оренбургта И. Кудашев-
Ашказарский оештырган беренче театр кичәсен таркатучылар төркеменнән икәнен
аңлау кыен түгел. "Карт байның хаты". “Юанкорсаковка ачык хат" язмалары да
һәртөр карагруһчылардан сарказм белән көлеп язылган.
Үзенен публицистик язмаларында Ш Мөхәммәдев яшь буынны тәрбияләү,
мәгърифәтле итү, хатын-кызларнын жәмгыятьтәге урыны, яшәешнең төрле якларына
бәйле әдәп-әхлак һ. б. мәсьәләләрне дә читләтеп үтми. Аның һәрбер мәкаләсе кешегә
хөрмәт һәм ана ярдәм итү теләге белән язылган. Әдип язмаларының сәнгатьчә
эшләнешенә, ягъни фикер ачыклыгына, укучыга тәэсир көченә, формасына, теленә
җитди игътибар бирә. Аның байтак фельетоннары фикер көрәшенә нигезләнгән һәм
алар диалог, пародия, ачык хат. телефонда сөйләшү рәвешендә язылган. Ш. Мөхәммәде в
рифмалаштырылган прозаны да яратып куллана. Бу алым аңа фикерне мәгънәви
тирәнәйтергә, укучыга тәэсир көчен арттырырга мөмкинлек бирә: "мәктәп-мәдрәсәләр
ислах кылынып. укулар көйләнсә иде. мәчетләрдә гавам
акларлык татарча вәгазьләр сөйләнсә иде: приказчикларнын хезмәт хакы байлар
тарафыннан сполна түләнсә иде * (“Рамазан хөрмәтенә теләкләр"). Язучы публицистик
язмаларында мәкаль-әйтемнәрлән. халыкчан гыйбарәләрдән уңышлы файдалана
(“Болганчык суда балык тоту"; “Комда калган балык" һ. б.) Ул юмор һәм сатиранын
төрле алымнарына мөрәжәгать итә. Ш Мөхәммәдев тормыштагы, аерым кешеләр
характерындагы кимчелекле яклардан турыдан-туры көләргә ярата, ә аерым
очракларда ул күз яше аша көлү булып янгырый
Шулай итеп, талантлы әдип һәм журналист Ш. Мөхәммәдев үэенен хикәя-
повестьларында. публицистик язмаларында чорнын актуаль мәсьәләләрен күтәрә, үткен
каләме белән жәмгыятьтәге каршылыкларны ачып сала, һәртөр искелек- артгалыкны.
ялган-мәкерне фаш итә һәм гади халык мәнфәгатьләрен, азатлык- тигезлекне яклап
чыга. Шуна күрә анын ижаты бүген дә заманча яңгырый.