Логотип Казан Утлары
Публицистика

Язучылар берлегенең яңа әгъзалары


Рәис Гыймадиев
Рәис Мөбәрәкшә улы Гыймадиев 1954 елның 23
апрелендә Чистай районынын Каргалы авылында туа.
Биредә урта белем ала. Армия сафларында хезмәт итеп
кайткач. Чаллы шәһәренә килеп төпләнә Волгоград дәүләт
физкультура институтын һәм Казан дәүләт университетын
тәмамлый Икътисадны тирәнтен үзләштергән тәҗрибәле
белгеч бүгенге көндә шәһәрнең “Пассажир автотранспорты
предприятиясе" акционерлык җәмгыятен җитәкли.
Әдәбиятка һәм мәдәнияткә яшьтән үк тартыла ул.
Шигырьләр яза, шуларнын кайберләрснә үзе үк көйләр дә
иҗат итә Монысы, мөгаен, аның өздереп баянда һәм
тальянда уйнавына бәйледер. Үзе һәм Фирзәр Мортазин.
Зифа Нагаева, Илгизәр Мортазин шикелле үзешчән композиторлар җыр язган
шигырьләре дистәләр белән исәпләнә. Алар Салават Фәтхе тдинов. Венера Ганиева,
Рөстәм Закиров, Лилия Муллагалиева, Булат Нигъмәтуллин һ б башкаруында еш
яңгырый.
Рәис Гыймадиев—күпкырлы сәләт иясе, гаять үзенчәлекле шәхес. Шигырь дә яза,
көй дә чыгара, транспорт хуҗалыгы эшен дә оста оештыра. Ул— шәһәрдәге иң
абруйлы җитәкчеләрнең берсе санала, узган ел республика күләмендә үткәрелә торган
бәйгедә үз тармагында “Ел җитәкчесе” дип танылды. Ул шулай ук Чаллының мактаулы
гражданины исеменә дә лаек булды
Рәис Гыймадиевның шигырьләре көндәлек матбугатта “Ватаным Татарс тан",
"Шәһри Казан”, “Шәһри Чаллы”, “Нур", “Якты юл”, “Таң йолдызы" газеталарында
һәм “Татарс тан”, “Мәйдан” журналларында еш басыла. Соңгы елларда Татарстан
китап нәшриятында аның "Җырларымны сиңа багышлыйм ” һәм “Яратып яшәгез!"
дигән шигырь китаплары дөнья күрде. Туган җир, мәхәббәт, яшьлек, милләт, әхлак
темаларын үзенчә ачкан ул шигырьләргә сафлык һәм самнмилск хас Хәзер шагыйрь
үзенең өченче китабын басмага әзерләп бетерде
Татарстан Язучылар берлеге 2005 елның 31 мартында уздырылган утырышында
Рәнс Гыймадиевны Татарстан Язучылар берлегенә кабул итте (тәкъднмнамә
бирүчеләр Гәрәй Рәхим, Рабит Батулла, Факил Сафин).