Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯНГЫННАН КАЛГАН БАГАНАЛАР


ХИКӘЯТЛӘР
Танклар һәм тавыклар
Бер акыл иясс әйткән: кешелек үзенең узганы белән көлеп аерылыша, дигән. Дөрестән дә шулайдыр. Хәлбуки, ни газаплы сугыш вакытындагы хәл-әхвәлләрнең дә кайсыберләрен хәзер елмаеп-көлеп искә алабыз, үз вакытында шактый хәтәр вакыйгаларны да мәзәк итебрәк сөйлибез.
Илгә гитлерчылар басып кергәч, безнең әти белән Зур абый да бер-бер артлы фронтка киттеләр. Авыру әнинең сыңар канатына сыенып, без—биш бала торып калдык. Эшкә-гамәлгә яраклыбыз Каюм абыйга да нибары ундүрт-унбиш яшьләр генә булгандыр. Шулай да. ул инде укуын ташлап, колхоз эшенә җигелде. Язын сыер җигеп җир сукалады, җәен төннәрендә ат көтүе көтте, кышын дворда атлар карады. Аз гына буш вакыты булдымы, тезенә юкә "каешларын” тезеп, чабата тугырга (безнең якта шулай әйтәләр) утыра иде. Әзер чабаталарын Алпар базарына барып, сатып кайтучы да ул. Ләкин бервакыт чабата саткан акчалары гаилә хәзинәсенә эләкми башлады. Чөнки фронтка танк колоннасы төзү өчен дип. һәр хуҗалыктан сәрмая җыя башладылар. Ә төрле-төрле налог-салымнарнын. заемга көчләп-көчләп яздыруларның күплеген әйткән дә юк инде.
Ул да булмады, кышкы бер көндә, янә дә фронт өчен дип. өй борынча берәр тавык җыеп йөри башладылар. Менә тавык түшкәләре төялгән чаналы ат безнен капка төбенә дә килеп туктады. Бу вакытта Каюм абый эштә иде.
—Кайсы тавыгыңны бирәсең фронт өчен?—дип, колхоз рәисе Әслах. каты-усал тавыш белән әнигә эндәште.
—Кайсын дип. нибары бер тавыгым белән сыңар әтәчем генә торып калды лабаса. Үзебез дә бәрәңге кабыгы онына алабута орлыгы кушылган коры аш белән генә җан асрыйбыз —диде әни. ниндидер мәрхәмәт өмет иткән кыяфәттә.
—Үзем өчен түгел, фронттагылар өчен. Монда саботаж булмаска тиеш!—диде Әслах. —Анда үз атагыз, үз улыгыз да ач утырадыр окопта, нибучь! Тавыгыңны
Шамил МАННАПОВ (1938) - шагыйрь, прозаик; “Тугрылыкалиһәсе". "Кайту", “Апрель авазы ". “Өндәге төшләр", “Әтиурманы ". “Мәңгелектән елмаю " һ. 6 китаплар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать зшлеклесе. Казанда яши.
калдырабыз, әтәчеңне алабыз. Тавыгыңа күрше әтәче дә җитешер, нибучь. Шулаймы. Сәпәр?- дип, янында аның сүзен җөпләп торучы аксак бригадирның янбызына төртте. Икесе дә тәмәкедән саргайган тешләрен ыржайтып, ат кебек кешнәп куйдылар һәм ишекне ачык калдырып, чыгып киттеләр. Ишек алдында аларның пыр тузып, әтәчне куып йөргәннәре, аннары тавык кытаклаганы, әтәчнең хәвефле итеп чырыйлап кычкырган тавышлары ишетелеп торды. Бераздан барысы да тынды Бугазыннан, ак карны кызартып, кан тамчылаган әтәчне тоткан зобаниларның капкадан чыгып китүләре күренде.
Шуннан озак вакыт үтмәде, эштән Каюм абый кайтып керде. Бусаганы атлауга, гадәтенчә:
—Әни, ашарга бармы?—дип сорады.
—Әй, улым,—-диде әни. абыйнын яңагы яңакка ябышкан, зур булып күзләре генә утырып калган ач йөзенә кызганып караган хәлдә.—казан аскан гына идем, персиятсл белән бригадир кереп, эшемне бүлдерделәр.
—Ни калган аларга монда?
Әтәчебезне фронтка алып киттеләр,—диде өни. үзендә елмаерга көч табып
Каюм абый чишә башлаган сырма сәдәфләрен аннан-моннан гына кире каптыргалады да, тиз генә урамга атылды. Ә бераздан, кулына зур гына бер әтәч түшкәсе тотып, кайтып та керде, минсиңайтим
—Мә, әни. тиз генә йолкы да сал казанга!—диде ул.
— -И-и, бу бит безнең әтәчебезгә бер дә охшамаган лабаса.
—Әтәч исәбе барыбер, диде Каюм абый. —Чанадан иң зурысын эләктердем дә, әллүр өйгә. Олаучы Харунша бабай борылып карарга да өлгерә алмый калды
Ул көнне без бик тәмләп тавык шулпасы белән сыйландык Әни исә: "Кеше тавыгы—харам ризык "—дип, чәй генә зчеп утырды Үзе әледән-әле әтәчебезне кызганып, аның нинди уңган булуы, тапкан җимен дә үэс капмыйча, "Кот-кот-кот1 итенеп, тигибикәсен чакырып сыйлавы турында сөйләп алды. “Корг. корт таптым' дип әйтүе булгандыр инде үзенчә, мескенемнең", дип. сүзен янә шаяруга борырга тырыша иде шикелле. Итле аштан соң, Каюм абыйның да йөзенә нур кунгандай булды. Башка вакытларда ул мондый җыру суза иде:
Каичьпммда алабута.
АШ ашасам, эч авырта.
Әпой бирегез Атланып корчаңгы атка.
Киттем военкоматка.
Мине күрегез!
Ә бүген чабата ясый-ясый болай җырлап җибәрде Әтәч менгон читәнга.
Кнксрикүк итәргә.
Әточко да вакыт жнткон Әрмияга китәргә
Әнинең.
I и шырпы җиңәр өчен танклар гына җитмәгәнме, тавыклар да кирәк микәнни ’ дигән сүзенә җавап итеп Каюм абый этте
И, әни, әллә син ул тавыклар фронтка барып җитәр дип уйлыйсыңмы'’ Аларның күбесе төрле-төрле түрәләр табынында ятып калачак бит Сабыйлар күз яшеннән курыкмаган бәндәләр харам ризык дип торырлар дисенме.’! диде.
Юлбасар
Колхоз рәисе Әслахның үзенә охшаган бик усал эте бар иде Урманда очратсаң, бүре дип белерсең үзен Шундый ук соры ионлы, тырпаен торган колаклы, күзләре икс утлы күмер! Исеме дә ерткычныкы Юлбарыс Без аны Юлбасар дип атый идек Хәлбуки, бу мәлгунь үз зурларыннан узып баручыларның эледәй-әле каршына чыгып утыра һәм берәр кисәк ризык ташламасаң. ары җибәрми Ул бигрәк тә мәктәп балаларына каны! а Иртән аларның букчаларың күтәреп, мәктәпкә баруларын сагалап
кына торада тешләрен хәтәр ыржайтып, юлларын кисә. Укучы бала, бичара, нишләсен инде, озын тәнәфестә тамак ялгарсың, дип, әнисе биреп җибәргән кадерле ипи кисәген, йә мичкә тәгәрәтеп пешерелгән кабыклы бәрәңгесен теге юлбасар алдына ташлый Эт исә, тәгамны алып, юлдан читкә чыгып ята.
Безнең Каюм абый үзе дә ашауга бик батыр, ә гаиләдә ризык ягы такы-токы гына булганлыктан, черек бәрәңге күмәчен теге туймас тамак белән бүлешәсе килми. Нишләргә? Әһә, аның бит төнлә атлар көткәндә бүре куркыту өчен үзе ясаган наганы бар. Ул бер көнне, шул наганны әтидән калган (әти сугышка киткәнче урман каравылчысы иде) ядрәләр белән корып, букчасына сала.
Әһә, теге ачкүз дә бәбәген алартып, юлга чыгып утырган! Чираттагы узгынчыдан “ясак” алып калырга исәбе.
—Кит юлдан. Юлбарыс, яхшылык белән, югыйсә, минем сиңа дигән хәтәр сыем бар!—дип әйтеп карый Каюм абый. Кая ул! Теге шайтан алап авызын ачып, хәнҗәр кебек казык тешләрен ыржайтып, ырылдап кына куя. Каюм абый аны урап узарга чамалап карый, юк, җибәрми теге, һаман каршы төшә, һаман якынлаша бара үзе, каһәр! Каюм абый ун кулын букчасына тыга. Теге мәләвен миңа ризык ташлый икән, дип, озын телен чыгарып, селәгәен ялап куя. Ләкин, бу ни хикмәт, малай кулындагы нәмәрсәдән ут бөркелеп чыга, һәм күкрәгенә күсәк белән ордылармыни?! Юлбасар башта артка таба мәтәлчек атып китә, аннары үзенә хәтәр куркыныч янавын чамалап, капка астындагы тишектән йортларына шуышып кереп китә. Каюм абый исә, кеше- кара күргәләгәнче, кире борылып, өйгә элдертә. Ләкин өйгә кереп тормый, наганын ышанычлы урынга яшереп куя да, бакча артлатып кына мәктәпкә ашыга...
Мәктәптән кайтуына әни аны борчулы йөз белән каршылады.
—Әй, балам, нәстә эшләдең син?! Монда персиятел пунәтәйләр белән кереп, актармаган җирне калдырмадылар. “Бандит малаең наганын кая яшерде?!”—дип үзәгемә үттеләр чистый. Рәзе персиятел этенә кул күтәрәләр, дүрәк! Ярый әле ул эзвире дә дөмекмәгән, ату падсуд җибәрерләрие үзеңне, Алла сакласын!—дип битәрләде әни.
Әги белән Зур абый фронтка киткәннән соң, иң өлкәнебез булып калган Каюм
абый:
—Кайгырма, әни,—диде,—“стрелок” тотылмаган—карак түгел. Табалмаулары яхшы булган наганны. Аның каруы, моннан соң ул юлбасар ризыгыбызны талап калырга җөрьәт итмәс.
—Шулай да, кая яшергәннең соң мылтыгыңны?—дип кызыксынды, инде тынычлана башлаган әни.
Каюм абыйның сипкелле, ач яңаклы йөзендә елмаю чаткылары күренгәндәй булды:
—Хе-хе. Сыерның яңа гына салган “бәлеше” эченә тыктым мин аны. Гаунанын гаунага тимәгәнен беләм лә мин. Хе-хе...
Әни дә тешсез авызын яулык белән каплап, елмайды:
—Кайвакыт тизәкнең дә кирәге чыга шул. Моннан соң начар кешегә дә ул сүзне әйтергә телең бармас инде.
Ат шаукымы
Сугыш башланганның икенче язында безнең Каюм абыйны, үзе кебек үк чая-үткен, Талибулла абый белән бергә, колхоз атларын көтәргә билгеләделәр. Бу ике яшүсмер көне буе төрле эшләргә җигелгән бахбайларны төнгелеккә Чирмешән буендагы болынга, чәчелми калган кыр-басуларга алып китәләр, таң яралуга, янә нужа бабай йөген тартырга алып кайталар иде. Ул елларда техника ягы шылтыр-пылтыр “колесный” трактор гына булганлыктан, бөтен эш атлар сыртына төште бит. Аның каравы, пар җирләре күп калдырыла, ә анда исә азык мул иде. Печән урман буйларында тагын да куерак, әмма ул тирәдә төнлә куркыныч. Урман ешлыкларында бүре күзләре ут булып яна, аларның Айга карап сузып-сузып улауларыннан йөрәккә шомлы салкын йөгерә
Каюм абый Ак бәкәл кушаматлы атына атланып эшкә китәр алдыннан әни аны, төрле догалар укып, баштанаяк сыпыра, “Юлдашың Хозыр-Ильяс булса иде, ярабби! ’ дип, теләкләр теләп кала, иртән кайткач, җиңел сулап, Ходайга мен шөкерләр итә иде. һәм аның догалары күп вакытлар кабул да була килде.
.59
Ләкин салкынча бер иртәдә Каюм абыйнын кайтуын көтеп торганда, ишектән атылып-бәрелеп Талибулла абый килеп керде Каушавы-дулкынлануы йөзенә чыккан.
Сәрмәдия апа! Бүреләр бер таебызны харап итте! Көтүне куып кайтканда. Каюмның аты кинәт өркеп, силос базына егылып төште. Әйдәгез тизрәк!—диде ул.
Көтелмәгән бу хәбәрдән барыбыз да өнсез калдык. Шулай да әни сорашырлык көч тапты:
—Әй, Ходаем' Каюм үзе кайда соң? Ник ташлап калдырдың аны?!
Ташламадым. Силос базыннан өстерәп чыгардым мин аны. Азаплана торгач, атны да коткардык. Тик Каюм әллә нишләде, һаман: “Бүреләр1 Бүреләр килә! Тайны коткарыйк!”—дип сөйләнә. Әйткәнне аңламый Кайтмый
Әни: “Әй, Ходаем, үзең ярдәмеңнән ташлама Сабырлык бир' "—дип сөйләнә- сөйләнә, башына әтинең бүреген киде дә, Талибулла абыйга иярде Мине дә үзе белән җитәкләде.
Без силос базы янына килеп җиткәндә Каюм абый, Ак бәкәлнен ябык муенына башын куеп, үзалдына нидер сөйләнеп тора иде.
—Улым, нишләп һаман кайтмыйсын? Әйдә, чәй кайнады. Сөтле чәй эчеп, җылынып йокларсын —диде әни, анын чәбәләнеп беткән чәченнән сыйпап.
Каюм абый күтәрелеп карады, ләкин аның зур коңгырт күзләрендә безне күрү- тану әсәре сизелмәде
—Бүреләр килә! Талибулла, катырак шартлат чыбыркыңны' Күрмисеңмени, бер тайны көтүдән аерып алдылар!. Харап итәләр! Минем наган бер генә зарядлы бит, бүтәнчә аталмыйм!—дип өзгәләнергә тотынды.
Әни аның бер ягыннан, Талибулла абый икенче ягыннан култыклап, өйгә таба әйдәкләделөр.
Өйгә кайткач, әни абыйга мәтрүшкәле чәй эчерде, әтинең толыбына төреп сәкегә яткырды. Абый азга гына онытылгандай булды. Әмма кинәт сикереп торды да: “Бүреләр! Бүреләр килә!" дип, ишекле-түрлс чабулый башлады.
Бу тамашадан әни гаҗиз калды:
—Бар әле, улым, тиз генә Маһруй әбиеңне дәшеп чык. Өшкертмичә булмас бу баланы!—диде.
Маһруй әби авылда бердәнбер имче карчык. Яңа туган балаларның кендек әбисе дә ул Заманында авылның колхозга керми калган бердәнбер кешесе Арышындыр, бодаендыр үзенең бәрәңге бакчасында үстерә Ире урман каравылчысы булган Кышкы бер төндә аны урманда муенына балта белән чабып үтергәннәр. Аты анын үле гәүдәсен һәм кулыннан җибәрмәгән мылтыгын чанасында алып кайта. Утын урларга килгән бәндәләр харап иткәннәр, дип сөйләделәр Шуннан бирле Маһруй әби тавык кетәге кадәр 1енә өендә япа-ялтыз яши Көз көне бакчасындагы уңышын чалгы белән чабарга Каюм абый булыша аңа. Әнинең ахирәт дусты бит Уйнаганда егылып-нитеп, әнигә зар кылсак, ул безне Маһруй әбидән өшксрттерә Дога сүзләре отып алырга бик тә җанлы
"Әгрек-бэтрвк. әүвәлгедән катырак1 Килмәдем мин каршына, килдем батман арышына Өф-ф* Өф-фф1 Ак кишер, күк кишер.
Өшкерүем килешер'
Тьфу! Тьф-фу-у!. "
Чыннан да өшкерүенең шифасы тия бит, өй! Авырту шундук басылгандай була. Янә урамга чыгып чабабыз
Әмма бүген күрше әби өшкергәндә элек без ишеткән гадәти сүзләрне әйтмәде, без аңламаган телдә укыды догаларын. Үзе өшкерә, үзе авызын аледән-әле зур итеп ачып исни.
—Әй. ахирәткәем, улыңа ат шаукымы кагылган лабаса' Күрәсеңме, ничек иснәтә, мөлөвен! Иншалла, минем сулышымның шифасы тими калмас.—диде ул соңыннан
Дөрестән дә, бераздан Каюм абын селкенеп куйды, торып утырды, күзләрен тутырып безгә караты
Әни аңа, ничек кирәк алай, өзек-төтек кенә хәлне аңлатып бирде Абый тынычлангандай, башын иеп тыңлап утырды, төнге вакыйганы хәтеренә төшерергә тырышты бугай
—Атың нәрсәдән өректе соң, улым? Ничек алай күрәләтә базга барып төште икән?
—Ә-ә, әйе, исемә төште,—диде абый. —Ак бәкәл белән кайтып барганда кычыткан арасыннан кинәт кенә бозау кадәр эт килеп чыкты. Теге, Әслах бурзае. Ат аны бүре дип белдеме, кинәт янга сикерде, ә анда силос базы икән.
—Ул алабай үчен алгандыр синнән,—диде әни, уфтанып. —Син бит ул мәлгуньне аткан идең. Мәптеккә баручы балалар каршына чыгып, юклы-барлы ризыкларын талап калган өчен. Ипи кисәгеңне бирмәсәң, юлыңа аркылы ята да тәки җибәрми, дигән идең бит.
Сүзгә Маһруй әби кушылды:
—Юньле кешеләр Гитнырга каршы яуда кан түгә. Ә ул юньсез китүенә ярты ел да булмады, кулын марляга урап кайтып та җитте. Нимес атканда акуптан үзе кулын өскә күтәреп торгандыр әле, пуля эләксен дип. Персидәтелне әйтәм. ..
Аннары күрше әби янә Каюм абыйга борылды:
—Син, балакаем, атың урамга чыгып китте, дип сөйләндең мин өшкергәндә. Ничек
булды ул?
Абый күгәргән маңгаен учы белән уыштырып алды.
—Әйе шул. Әкәмәт инде. Ак бәкәл кечерәйгәннән-кечерәя барып, эт кадәр генә булып калды. Аннары капка астындагы ярыктан шуышып чыкты да китте . .
—Әһә!—диде Маһруй әби. —Аллага шөкер икән! Ат шаукымыннан котылдын болай булгач, балакаем!
Әнинең дә йөзенә элеккеге нуры кайтты.
—Улым, сез бит тайларны көтүгә алып чыкмый идегез, нишләп кичә дә абзарда гына калдырмадыгыз соң?—дип сорады ул.
Инде абый үзенең кайдалыгын тәмам төшенгән иде, ахры, төгәл җавап бирде:
—Кичә дә бикләп калдырган идек, әни. Кешнәүләре белән йокларга ирек бирмиләр, дип, каравылчы Хаммәткирам абзый чыгарып җибәргән аларны.. Ә җавапны безгә бирәсе инде...
Дөрестән дә гаепне көтүчеләргә сылтадылар. Бүре бугазлаган тай өчен кәҗәбезне сатарга туры килде безгә. Ә Талибулла абыйлар колхозга бер сарык илтеп бирделәр. Әни әйтмешли, мал малга җиткәнче. Газраил янга җитә, ди. Баш сау булса, мал өчен ничу кайгырырга. Иң мөһиме—Каюм абый ат шаукымыннан котылды!
Хәер, котылды дип өздереп әйтү дөрес үк булмастыр. Хәлбуки, абыйның ат яратуы һич тә кимемәде. Әле офицер булып хезмәт иткәндә дә, кунакка кайткан саен, атлар сараена бармыйча калмый иде ул. “Боларның кайсы минем Ак бәкәлем нәселеннән?”—дип, ат караучы Габделхак абзыйдан сораша. Шул атны яллы муеныннан сыйпый-сыйпый иркәли. Аннары:
—Ат яратмаган татар юктыр ул дөньяда. Безгә борын-борыннан ат җене, ат шаукымы кагылган. Үзенең иярләнгән аты белән дә, “татар" дигән аты белән дә горурланган безнең бабайлар. Безгә шул гадәт нык сеңеп калган,—дип, үзенчә нәтиҗә ясап куя торган иде...
Уеннан—уймак
Кайбер хәтәр хәлләрнең азагы әкияттәге кебек күнелле генә тәмамланса да, авыр сугыш елларында гел алай булмый иде шул. Ул заманда алдын-артын уйламый әйтелгән сүздән, мәзәктән, хәтта мәҗлестә җырланган җырудан да гаеп табып, кемнеңдер әләкләве белән, аны сәясәткә борулар, бер гаепсез адәмнән халык дошманы ясаулар гадәти хәлгә әйләнде. Мәсәлән, үз кәҗәсен: “һәй, мур кыргыры, Сталин сыеры! дип әрләгән Мирза бабайны, даһи юлбашчыбызны мыскыллаган өчен, кулга алып киттеләр. Көннәрнең берендә күрше колхозның рәисен зинданга олактырдылар. Төнлә үз өендә кем беләндер салып утырганда “Колхоз—диңгез, без—пароход, дөбердәтәбез генә...”—дип җырлаган, имеш...
Ә бер көнне колхоз идарәсе каршындагы телеграм баганасы янына узган-барган кешеләр туктала, халык җыела. Баганага карыйлар да, нидәндер шау килеп көлешәләр Күрсәң-баксаң, кайсыдыр шаяны баганага муеныннан мунчала бау белән чалдырып, тавык үләксәсен һәм бер бәрәңгене асып куйган. Тавыкның муенындагы кәгазьдә мондый сүзләр: Миңа ел саен 100 йомырка налог салалар. Ач килеш ничек түләп бетерим мин аны? Җитмәсә, әтәчемне дә фронтка алдылар. Болай яшәгәнче, үлүем
артык!” Ә бәрәңге үзенә “кул салу” сәбәбен шигырь белән язып калдырган:
“Иртә дә мин. кич тә мин.
Чуенда да, мичтә мин Моннан ары бу хурлыкка Чыдый алмыйм һич тә мин
Башымны да кырмагыз,
Күтемне дә кырмагыз Басудан әпәй орлагыз.
Миңа ышанып тормагыз!"
Багана янында тукталган һәркем шушы “васыятьнамәләрне" укый да көлә-көлә үз фикерен өсти:
—Ну, шәп әйткән бу, мал-лай!
—Сүлисе юк, прәме өстенә баскан!
—Шулай килештереп кем язды икән, ә?
— Бәрәңгесен дә жәлләмәгән, әй, үзе ашаса, берсәк тамагы туяр иде.
Кай арада бу хәл турындагы хәбәр район үзәгенә барып җиткән, диген. Аннан кара айгырны тиргә батырып, милиция башлыгы Гаскәрев һәм тагын берничә погонлы агай килеп төште.
—Бу нинди саботаж монда? Таралыгыз!—дип кычкырды Гаскәрев, борын астындагы Гитлерныкы кебек квадрат мыегын хәтәр кабартып —Кем эше бу?!— дип, күзен алартты ул үзен каршыларга чыккан колхоз рәисе Әслахка.
—Бала-чага шаяруыдыр, иптәш Гаскәрев, мин боларны алып ташларга куштым инде. .
—Юк, бу дошман эше! Ә сез сыйнфый уяулыгыгызны җуйгансыз, пнимаешь' Без ул кулак калдыгын тнз табарбыз! —Гаскәрев баганадагы язулы кәгазьләрне күн бияләйле бармаклары белән йолкып алып, сумкасына салды.
Шуннан соң ул авылның партия оешмасы секретарен, авыл советы председателен, берничә активистны идарәгә чакырып китерергә боерды Ләкин болар да әлләни әйтә алмадылар Бары тик: “Кагыйдәгә туры китереп, сызыклы дәфтәр битенә язылгач, берәр укучы бала эше түгел микән'’" дигән уртак фикергә килделәр
Милиция начальнигы үз иярченнәрен алып, мәктәпкә юнәлде Болар укытучылар бүлмәсенә бөреп кергәч, анда утыручылар сискәнеп куйдылар Хаерлсгә йөрмәс бу бәндә! Мәктәп директоры Мөгаллимә апа, бик тиз һушына килеп, елмайгандай итенде
—О, әйдүк, иптәш Гаскәрев. Сезне мәктәбебездә күрүебезгә бик шагёыз,—диде ул.
Мәгәр милиция башлыгының йөзен кара болыт сарган иде
—Шатланырлык эш юк әле монда! Менә бу язуларны кем язганлыгы кызыксындыра безне,—дип, теге кәгазьләрне өстәлгә жәеп куйды Язуларны берәм- берәм карап чыктылар, әмма таныпмы-танымыйчамы, белмибез шул, диюдән узмадылар.
—Кемнәрнең шигырь язу белән шөгыльләнүен беләсездер бит шәт?—дип сорады Гаскәрев
—һи, бездә шигырь язмаган укучы аздыр ул. Югары класс укучылары, борынына кызлар исе керә башлауга шагыйрьгә әйләнәләр. Бср-берсснә шигырь белән истәлек дәфтәрләре язышалар
—Ә ул дәфтәрләрне без дә укып карасак9—диде Гаскәрев
—Юу-у-ук, алар аны яшереп кенә тоталар Бирмәячәкләр
Алайса, югары классларда диктант яздырыгыз' Дәфтәрләрне бергәләп тикшерербез.
Һәм бергәләп тикшерәләр дә. Теге, мордар киткән тавык һәм бәрәңге “васыятьнамәләре" белән чагыштыра-чагыштыра тикшерәләр һәм, әһә, Гаскәрсв бер дәфтәргә йонлач йодрыгы белән шапылдатып суга.
Менә ул. каналья' Асыл кош аягыннан эләкте' Бер үк кул!
Дәфтәрнең тышына җиденче класс укучысы Нугайбәк исеме язылган булуын күреп, укытучылар хафага төште Шулай булмыйни? Нугайбәк һәр фәннән отличнога укучы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, мәктәп стена гәзитен баштанаяк ул чыгарып килә...
Каушаудан-куркудан тагын да агарып төшкән ябык чырайлы үсмерне укытучылар бүлмәсенә җилтерәтеп алып керәләр. Шундук сорау алу башлана. Мәгәр Нугайбәк, уеннан—уймак чыгаруын абайлап, гаебен танудан шүрли, башын гына селки: “Юк, мин язмадым Мин берни дә белмим!” ди. Аны милиционерлар үзләре белән район үзәгенә алып китәләр.
Шуннан соң, авылда болай сөйләделәр: Нугайбәктән янә бик каты сорау алганнар. “Кем өйрәтте сиңа советка каршы эшне кылырга?!”—дип төпченгәннәр. Юньле җавап алапмагач, башын резин кыршау белән кыса-кыса сораганнар. Колак-борыннарыннан шаулап кан киткән Нугайбәкнең. Шуннан ул, авыртуга түзә алмыйча, гаебен танырга
мәҗбүр булган...
Нугайбәк суга төшкәндәй хәбәрсез югалды, һәм. . биш елдан янә калкып чыкты. Ул кайтканда бала хәсрәтен күтәрә алмаган әнисе вафат иде инде. Нугайбәк кайтты. Кайтты, ләкин ул инде элеккеге бик яхшы укыган, зиһенле, шат күңелле яшүсмер булып түгел, ә иртә чаларган башын иеп, каһәрләнгән язмышын яралы күңеленә төреп, аз сүзле, кешеләрдән читләшүчән инсан булып кайтты...
Тәмле куллы апа
Комбайн ышыгында, саламнан түшәлгән табында тамак ялгап утырабыз. Күршем Миңнур, кулындагы арыш ипие телемен зур итеп кабып куйгач:
—Их, тәмле дә соң, нәкъ Сәгъдия апа икмәге кебек!—диде.
Сәгъдия апа икмәге Без аны бик еш шулай искә алабыз. Ә кем соң ул?
Сәгъдия апа миңа аеруча якын. Әни ягыннан туган тиешле кеше. Шуңа микән, сугыш елларында һәм аннан соң да әле ул ипи пешергән саен, миңа дип атап, бәләкәй генә ипине (аны безнең якта питрач диләр) безгә дә китерә иде. Әни бу ризыкны янә алты кисәккә бүлә һәм ул бөтен гаиләнең тамагын ялгарга җитә иде. Балтырган, кычыткан, алабута яфрагы кебек үләннәрдән әмәлләнгән аш белән карынны алдап тереклек иткән ул вакытларда әлеге ару оннан пешерелгән ипекәй безнең өзелергә торган тормыш җебен ялгап җибәрергә ярап куя иде.
Сәгъдия апа, мин белә-белгәннән, колхоз механизаторларына ипи пешерде. Осталыгын белеп алгангамы, әллә гаделлеге-тугрылыгы өченме, әлеге изге гамәлне елның-елында аңа кушалар иде.
—Синең кулың тәмле, Сәгъдия апа,—диләр иде механизаторлар.
Ә Сәгъдия апа гадәтенчә кеткелдәп көлеп, болай дия иде:
—Эшләп ашаганга шулай ул, наныйлар, тир түгеп алганга...
Анын салам түбәле, җыйнак кына өе яныннан без—малайлар да тыныч кына узып китә алмыйбыз. Тирә-юньгә таралган тәмле ипи исеннән авызга сулар килә, адымнар акрыная, хәтта уен да онытылып тора. Яңа гына мичтән чыккан ипи исеннән дә тәмлерәк ис бармы икән тагын дөньяда?!
Әнә, ачык тәрәзәдән Сәгъдия апаның кояш кебек түм-түгәрәк ипиләрне кызыл ашъяулыкка куеп, тигез кисәкләргә бүлгәләве күренә. Кырга, механизаторларга илтер өчен әзерли инде ул шулай. Аның кояштанмы, әллә мич кызуыннанмы, алсуланган куллары ипине шундый оста әйдәндерә ки, сабый баланы чәбәкли-чәбәкли бишеккә сала дип белерсең. Бу эш аңа әллә ничек килешеп үк тора. Ипине тагын да тәмлерәк булсын өчен шулай тылсымлый диярсең.
Ул арада Сәгъдия апа да безне күреп ала. Кулларын чигүле ак алъяпкыч итәгенә сөрткәләп. тәрәзәгә килә:
—Нәстә сез, гашыйк егетләр кебек, күзегезне ала алмыйсыз әле?!—ди ул, кеткелдәп. —Беләсегез килсә, сез бит янгыннан калган баганалар инде. Сезнең язмышларны бик яшьли сугыш көйдерде шул, наныйлар.
Без дәшмибез, борыннарыбызны тарткалап, яланаякларыбыз белән юл тузанында таптанабыз.
—Аңлашылды,—ди Сәгъдия апа һәм юка гына ипи телемнәре кисеп, тәрәзәдән суза. —Мәгез, наныйлар, тамак ялгап алыгыз. Картым белән улымның сугыштан исән- сау кайтуларын теләгез.
Эгисе сугышта һәлак булган Миңнурга һәм, туган буларактыр инде, миңа калынрак
телем эләгә.
Үсеп җиткәч, үзегез иккәне белән игелек күрсәтерсез, наныйлар,—ди Сәгъдия
апа, безне озатканда.
Сугыш бетеп, авылдагы морҗалардан ипи исләре тарала башлагач, таныш сукмак ничектер онытылды. Моңа, бәлки, безнен теләкләрнең кабул булмавы да сәбәпчедер Теләк теләгәндә Ходайны искә ала белмәдекме икән әллә9 Безне ипи белән сыйлаган юмарт апабызның газиз кешеләре сугыш мәхшәреннән әйләнеп кайта алмадылар Мәктәптә укулар тәмамланып, ап-ак калачны мазутлы кулларыбыз белән үзебез эшләп ала башлаганда, механизаторлар өчен ипине Сәгъдия апа түгел, пекарняда ул өйрәткән кыз-кыркыннар сала иде инде
. . .Уйларымны Миңнурнын тәкъдиме бүлде:
—Әйдәгез, Сәгъдия әбигә бер бөтен ипи алып барабыз! Бүген үк, эштән сон.
Без килгәндә Сәгъдия әби сәкедә, камыш намазлыгы өстендә оеп утыра иде Шыпырт кына аның намазын төгәлләвен көттек
Менә ул озак итеп дога кылды, авыз эченнән илгә-көнгә изге теләкләрен теләгәннән соң, әкрен генә кузгалып, намазлыгын җыештырып куйды. Шуннан соң гына, төсе уңа башлаган коңгырт күзләрен безгә текәде:
—Сез кем малайлары буласыз, оланнар9—диде ул, аз гына калтыранган башын туры тотарга тырышып
—Исәнме, Сәгъдия әби? Без—синең малайларың булабыз. Син кайчандыр ипи белән сыйлаган ташбашлар. Менә үзебез эшләп алган ипине алып килдек сиңа Сәгъдия әбинең еллар сырлап узган, ләкин иман нуры сирпелеп торган йөзендә бер мәлгә аптырау галәмәте чагылгандай булды. Аннары хәтеренә төшерде бугай, авызын ак яулык чите белән каплый төшеп, элеккечә кеткелдәп көлде:
—И-и, наныйларым, сезмени бу?! Танымый да торам лабаса. Ай. рәхмәт яугырлары.
Ул ипине яшь бала күтәргәндәй, йомшак кына итеп кулына алды:
- Уңган күренә. Чүпрәсе дә, кабаруы да килгән моның Улларым эшләп алган булгач, бигрәкләр дә тәмледер әле бу ипекәй Әйдәгез, узыгыз Сезне үзем салган әпәй белән сыйлармын Әнә, чәем дә кайнаган, самавырым табында көтә безне Күңелем сизгән күрәсең, намазга утырганчы ук кайнатып куйган идем
Әти урманы
Авылга кайтканда мин иң әүвәл Зариф урманы белән күрешәм. Киткәндә иң соңыннан Зариф урманы белән саубуллашам Кайтыр юл да, китәр юл да шушы урман аркылы уза. Җил-җиләслс агачлар арасына килеп керүгә, яфраклар кыштырдавында әтием тавышын ишеткәндәй булам
...Үземне белө-белгөннән бирле минем әти урман каравылчысы булып эшләде Табдслмәгыйз абзый ул- урманны да тунатмас, утынсыз да калдырмас", -диләр иде авылдашлар анын зурында. "Урман җене кагылгандыр сиңа, шуннан кайтып кергәнен юк. Ялгыз ничек кенә эчең пошмыйдыр урманда',—ди әни дә еш кына Әти исә нарат сагызыдай саргылт мыегы астыннан елмая гына —Урманда кеше ялгыз буламыни?' Урман җанлы бит ул Чыннан да. әти урманга җитте исә агачлар белән сөйләшә башлый
- Иһи-һи, матурым, сугыш зәхмәте сина да кагылган икән,—ди ул, корыган имен янына тукталып Шыр сөяккә калгансың лабаса Кышлары зәһәр килде шул. кышлары Сугыш узган урманнарның хәле сезнекенә караганда да мөшкелрәк булды Агачлар да солдатлар кебек сугышты фашистка каршы Күпме партизан туган ое итте урманны...
Эгн агач тамырлары кебек кытыршы бармаклары белән әле бер кәүсәне, әле икенчесен сыйпый-сыйпый һаман эчкәрәк атлый. Ә минем тизрәк авылга, дуслар белән уйнарга кайтасым киле. Өлсдән-але —Әти, кайтыйк инде-с, дип куям
Кайтырбыз, улым, сабыр әйлә. ди әти Әниеңнең чәе дә өлгермә! ә идер әле Күрәсеңме, никадәр агач корыган, алар урынына язын яшь үрештеләр утыртырга кирәк булыр Ир-егет үз гомерендә, ким дигәндә, бер өй салырга, бер булса да агач утыртырга тиеш.
Ниһаять, без кайтыр юлга борылабыз Урманны чыккач, әти ике көпшәле мылтыктан һавага атый җибәрә. Бу анын әнигә:
"Без кайтырга чыктык, чәеңне әзерли тор!”—дигән шартлы сигналы.
Кайчандыр бөтен мәктәп белән бергәләп утырткан яшь агачлар инде үсеп житге Алар да урманга кушылып шаулыйлар. Без дә җиткән егет булдык. Тик әти генә картайды Күптән ялга чыгарга вакыты җитсә дә, урманын ташламады ул Тамырланып китә алмаган үсентеләр урынына яңаларын утыртып, шуларның төпләрен йомшартып йөри бирде. Тагын шунысы бар: өлкәнәйгән саен агачларны кайгыртуы, урманга булган сакчыллыгы һаман арта барды аның. Ул инде утынга да үсеп утырган агачларны кисми, төпсәләр генә кубара башлады. Иртәтаннан балтадыр, ломдыр алып урманга китә. Күлмәге лычма тир белән аркасына ябышканчы төпчек кубара. Яфрак-туфрак белән томаланган булсалар да, аларны тиз таба ул. Кайчандыр шул урында мәгърур гына шаулап утырган имән егетләрен, каен кызларын, усак малайларын яхшы хәтерлидер, күрәсең. Үзе төпчек кубара, үзе иске танышын очраткандай сөйләнә:
—Мынатыраккынасы, сиңа да вакыт җитте, матурым. Картаймыш көнендә тагын бер ялкынланып алырга насыйп икән әле...
Инде мин бала вакыттагы кебек әтине ашыктырмыйм, шулай да төпсәләрне арбага төяп, олауны әйбәтләп бәйләнгәннән соң да, әтинең һаман ашыкмавын абайлагач,
әйтми булдыра алмыйм:
—Кайтырга вакыт түгелме икән, әти?
—Кайтырбыз, улым, кайтырбыз,—ди әти,—бераз сулу алыйк. Урман агай белән
дә сөйләшеп туймадым бит әле...
Инде мин дә урман телен аңларга өйрәнеп киләм бугай. Аның әкрен искән җилдә моңлы гына шаулавы миңа әтием тавышы булып ишетелә.
Тамырлар
Без Кадыйр абый белән өлгереп килгән иген басулары буйлап атлыйбыз. Күпме күзәткәнем бар: сәхрәгә чыктымы, аның җилдә каралган йөзе яктырып-балкып китә, тургайлы күк, иркен кырлар чагылган зур коңгырт күзләре тагын да ягымлылана төшә, хәтта ки ул үзе дә янә бер карышка калкуланып-үсеп киткәндәй була. Бөдрә чәчләрен тузгытып искән җил кебек, иген кыры, тургай моңы кебек табигый тота ул үзен биредә. Аның белән ни турында гына гәпләшмик, сүз, ничектер, үзеннән- үзе игеннәр иленә килеп тоташа. Ул һәр басуга туктала-туктала уңышның күпме чыгасын күзе белән үлчәп-чамалап ала, теге яки бу сортның үзенчәлеге, холкы- фигыле турында мавыгып сөйли. Үзе, барган уңайга, басу кырыйларында аллы- гөлле булып көязләнеп утырган билчән, сөтле үлән, солыча кебек чүп үләннәрен йолкып-йолкып ыргытырга да өлгерә.
—Болардан бик матур бәйләм ясап булыр иде,—дим мин.
Кадыйр абыйның зур коңгырт күзләре миңа елмаеп-сынап карый.
—Иген арасында чәчәк дигәнең дә чүп үләне генә булып кала шул, энекәш. .
Имәнсәр янына җитәрәк ул, ниндидер хикмәт очраткандай тукталып, карашын бер ноктадан аермыйча торды. Аннары иелде дә сак кына йолкып алды. Челән борыны кебек нечкә генә кузаклы торна борчагы иде бу. Агроном абый аны башка чүп үләннәре кебек итеп читкә атмады, кузакларын җыеп, икегә бүлде дә кулларын аркасына яшерде:
—Кайсы кулдагысын аласың?—диде ул елмаеп.
Нәкъ бала вакыттагы шикелле...
Без Кадыйр абый белән куышып диярлек үстек. Бәйрәм көннәрендә генә авызга "ару” аш эләгә торган сугыш заманы иде ул. Башка көннәрдә әни ашны һәртөрле үлән яфракларыннан пешерә. Ә бу “витаминнарны" җыеп кайту безгә—ике малайга
йөкләнгән.
Иртә таңнан көтүне куып кайтуга әни тегеп биргән капчыкларыбызны алабыз да урманга. Болан сазлыгына юнәләбез. Монда нинди генә нигъмәтләр юк: балтырган Дисеңме, какы, дәгел дисенме, елан көпшәсе, кузгалак дисеңме, зәрдә яки каз тәпие дисеңме бары да бар. Шулар белән капчыкларны шыплап тутыргач, баеп барган кояшка аркан борылып, кайтыр юлга кузгалабыз. Кадыйр абый алдан атлый, мин— аның артыннан Капчык авырлыгыннан иелгәнгә мин анын үзен күрмим, бары тик аю табаныдай билсез аяк эзләренә генә карап кайтам. Эзләр алга таба ераклаша бара.
ераклаша бара. Капчык бавы тирләгән кулларымнан акрынлап түбән таба шуыша. Урман авызына чыгып җитәбез дигәндә капчык кулдан бөтенләй ычкынып китә Мин. гарьләнеп-үҗәтләнеп. аны кабат күтәрмәкче булам, ләкин никадәр генә азаплансам да, калчыкнын яңадан минем арык җилкәләремә менәсе килми. Мин. еларга җитешеп, ачудан капчыкны типкәлим.
Кадыйр абый туктый, тирләгән маңгаен күлмәк жине белән сөрткәләп миңа карый
—Нәрсә, чыгымчылыймыни? Шулай, үлән ашы ул барганда гына алып барам, кайтканда мина ышанмагыз, дип әйтә ди шул, энекәш Ярый, борыныңны салындырма, хәзер тыңлатабыз аны.
Ул ике капчыкның авызын юкә кабыгы белән тоташтырып бәйли дә үз җилкәсенә атландыра.
—Киттек!
Булдыксызлыгыма кәефем кырыла, иреннәр бүлтәя, гаебемне аклыйсым, Кадыйр абыйга ничек тә ярдәмләшәсем килә Теләк кенә булсын, җае табыла дигәндәй, юл читләрендә сузаеп утырган торна борчакларын җыя башлыйм Вак кына әчкелтем борчакларны кузакларыннан бөрчим дә Кадыйр абыйның авызына каптырам, бөрчим дә каптырам
—Молодец, энекәш, атны шулай, чыбыркы белән түгел, солы белән куарга кирәк аны! —Бу сүзләр мине тагын да дәртләндереп-канатландырып җибәрә
Борчак белән мавыгып, ындыр артына кайтып җитүебезне сизми дә калабыз Шул көннән башлап мин торна борчагын алдан ук хәстәрләп бара торган булдым.
—Әйдә сугыштан кайткан төшенә әтигә дә торна борчагы җыеп куябыз'
Бу тәкъдим икебезгә дә бик ошады. Инде җыелган борчакны өчкә бүлә башладык Ике өлешен үзебез тәмләп ашыйбыз, бер өлешен әтигә дип җыеп куябыз
Соңыннан, әти фронттан кайткач, үзен торна борчагы белән сыйлавыбыз турында кеткелдәп көлө-көлә искә ала торган булды. Шул вакытта яшьләнгән күзләрен җиң очы белән сөрткәләп алуы да хәтердә..
Солдат хезмәтеннән соң Кадыйр абый туп-туры Казан авыл хуҗалыгы институтына кайтып керде. Авыз тутырып “ару ипи" каба алмый үскән авыл малаеның бу адымына берәү дә гаҗәпләнмәде. Сугыш елларында күбесенчә кысыр калып, чүп үләннәре баскан туган туфракта һәммә кешегә җитәрлек икмәк үстерергә хыяллануы табигый хәл иде.
— Кыргый үсемлекләрнең генетик мөмкинлеге гаять зур —Кадыйр абыйның күкрәктән чыккан ягымлы тавышы мине яңадан бүгенгегә, рәшә уйнап торган кырга кайтарды Утыйсың, йолкасың, гербицил белән агулыйсың—барыбер үсәргә җаен таба, шайтан
Кадыйр абый туфрак галимнәренең, башлыча Нобель премиясе лауреаты Норман Борлаугныц бу өлкәдәге гаҗәеп эшләре турында сөйли Галимнәрнең әйтүенчә, чүп үләннәрнең культуралы үсемлекләр өчен зарары гына түгел, файдалы яклары да бар икән ләбаса Башлыча, алар җирдәге дымны яхшы саклый икән Каршылыклы бу дөнья дигәнең.
Агроном абый, минераль ашламаларга күчеп, аларны сакларга биналар җитенкерәмәүдән, шул сәбәпле никадәр кыйммәтле-туклыклы матдәләрнең ачык һавада исраф булып, юкка чыгуыннан зарланып ала да янә кулындагы торна борчагына кайта.
Тамырга ашлама кирәк, ләкин ашламаны суырып алыр өчен тамырның да нык булуы мөһим,—ди ул. торна борчагының тырпаеп торган калын тамырларын аралаштыргалап. —Әйтик, менә шушы кыргыйларның тамыр көчен ипекәйгә күчерәсе иде. Тамырда бит хикмәг
“Әйе. хикмәт тамырда шул”,—дип кабатладым мин. үзебезнең нөсел- тамырларыбыз шәҗәрәсенең игенчеләргә тоташкан булуын уйлап
Ачы какылар
Туган авылыма кайткан саен мин зират яныннан урап килмичә калмыйм Бу изге урыша аяк басуга күңелне чиксез бер дулкынлану хисе биләп ала, җанны ниндидер сәмави бер моң сара. Канчандыр шул тирәгә. Түбән очка, болын ягыннан көтү &. .к у . м »
каршыларга төшүләр, көтү кайтканны көткән арада зиратка какы җыярга сугылган чаклар хәтердә яңара. Менә әле дә карт тирәкләр, мине таныгандай, талгын җилдә шыбырдашалар. Ә шул тирәкләрнең ябалдашына оя корган каргалар да, нәкъ балачактагы сыман:
—Кар. кар, ка-ар! Кар, ка-ар!—дип сәламлиләр. Әнә кемдер иске бер кабернең тузган рәшәткәсен алыштырып маташа. Якынрак киләм. Күршем Гомәр ләбаса Агроном Гомәр. Янында чем кара күзле, йомры башлы малай да бар.
—Бу—күрше абыең булыр,—диде Гомәр, аңа мөрәҗәгать итеп — Хәтерләмисеңмени? Узган ел конфет алып кайткан иде бит үзеңә.
Бераз дәшми торганнан соң малае:
—Бабайны да сурәтеннән генә күреп беләм ич мин, әти,—дип куйды. Аның тоныграк күкрәк тавышы миңа бик тә үз тоелды. Әйе, Гомәрнең дә балачакта сөйләшүе нәкъ шундый иде бит. Аның шушы зиратта: “Әти-и, мин монда-а..." дип еламсырап әйткән тавышы яңгырап киткәндәй булды.
Күрше Галим абый сугыштан яраланып кайткан иде. Янында чибәр генә бер апа да бар. “Шәфкать туташы икән. Галимне әҗәл тырнагыннан шул гына алып калган икән, инде өйләнешкәннәр —дип сөйләделәр авылда. Тиздән аларның улы—Гомәр туды. Ләкин яшәү белән үлем янәшәдә генә йөргән. Улының: “Эттә!”—дип теле ачылуын да ишетә алмыйча, иске яралары ачылып, Галим абый вафат булды.
Үзеннән берничә яшькә олырак булсам да, Гомәр күбрәк минем белән уйнап үсте. Хәер, бик күп уйнарга да туры килмәде безгә. Буразнада абынып егылмаслык булып җирдән калкуга әниләрнең кул арасына керә башладык. Безнең иң зур эш—иртән көтү куып, кичен терлекләрне каршы алу иде. Юл уңаенда киртә арасыннан кысыла- кысыла зиратка керәбез, “бисмилла”бызны әйтә-әйтә, какы җыеп чыгабыз. Тамак тәмугка кертә, диләр бит...
Шунысы гаҗәп, зиратка кердекме, Гомәребез агачлар арасына кереп китә дә гаип була, югала. Аннары, ничек кинәт югалган булса, шулай искәрмәстән килеп безгә кушыла. Үзенең кулында какысы да бик аз, күзләре дә кызарган шикелле.
—Җыйган берен ашап барасың инде әллә?—дип сорыйм.
—Әйе.
—Ә күзләрең нишләп кызарды?
—Какы ачысыннан.
Көннәрдән бер көнне без сиздермичә генә аның артыннан сагалап бардык. Гомәр зиратның аргы башындагы кызыл йолдызлы чардуган каршына килеп тезләнде. Әтисенең истәлеккә калган, кояшта уңып беткән пилоткасын башыннан салып кулына
тотты.
Бу якка искән җил белән аның:
—Әти, мин монда-а. . мин быел укырга керәм. .. Әни әйтте. . Әги-әти...—дигән өзек-өзек сүзләре ишетелде.
Без, яшеренгән урыннарыбыздан чыгып, Гомәр янына килдек. Үзен зурлар кебек тотарга яратучы Әнвәр әйтеп куйды:
—Нишлисең бит, малай, үлгән артыннан үлеп булмый. Үлгәннәр дә кире кайталмый.
—Дөрес түгел, минем әти кайтачак!—диде Гомәр яшенә буылып. —Әни беләме,
әллә синме?
—Әле хет синең әтиең авылга кайтып җитә алды Минем әтинең кабере дә
билгесез...
Без, юатырга тырышып, Гомәргә үзебезнең какыларыбызны бирдек. Ул бер сабакны кабарга дип авызына китергәндә какыга күз яше тәгәрәп төште. Малай какыларны кире сузды:
—Ачы...—диде.
Күршем рәшәткә куйган арада без әнә шуларны искә алып, хатирәләргә бирелдек.
Ә шулай да, әти кайтачак дип дөрес сукалаганмын бит,—диде Гомәр, зур учлары белән улының кара бөдрә чәченнән сөеп. —Менә Ирек улымны гел дә бабасы кебек.
диләр...
—Ә какы ачы дип дөрес әйтмәгәнсең, әти,—диде малай. —Какы бер дә ачы түгел, какы бик тәмле.
Без Гомәр белән гаҗәпләнеп бер-беребезгә карашып куйдык.
Без ашаганнары ачы иде шул, улым. Сезгә андый ачыны татырга язмасын инде берүк!
Су тәме
Авылдан хат килде. “Абый, кышкы каникулда барып чыгарга уйлыйм. Сезгә берәр әйбер алып киләсе түгелме? Бал, бәрәңге, ит-мазар кирәктер, бәлки —дип язган Салих энекәш.
Мин уйга калдым. Йомышым юк түгел. Авылдан китертергә ниятләп, нык сагынган-тансыклаган әйберем бар минем Тик ул энекәш язганнарның берсе дә түгел Бәлки, энекәшкә сәер булып та тоелыр. Чөнки мин тансыклаганы шәһәрдә дә дефицит түгел—торбадан фатирыма шаулап килеп тора. Кранны гына борасы Әйе. әйе—су. Идел янында да суга сусыйсын икән шул Хәлбуки, мин тансыклаган су гади генә түгел, ә туган авылым суы! Үзебезнең ындыр артында кайчандыр әти белән икәү тапкан чишмә суы
Бүгенгедәй хәтеремдә: әтинең сугыштан. Бөек Ватан сугышыннан кайткан елы иде. Солдат итеге белән нык-нык басып бәрәңге бакчасы казый Бәләкәй генә көрәгем белән мин дә әтигә булышкан булып йөрим. Яз исе, дымлы туфрак исе. яшь бөреләр исе борынны кытыклый Рәхәт.
Бервакыт әти мине үз янына чакыра.
—Күрәмсең, улым9 ди.
Карасам, көрәк эзеннән мөлдерәп чыккан су буразна буйлап эз салырга азапланып ята Мин көрәг ем белән туфрак сибеп караган идем, шундук яңадан бәреп чыкты
Әти:
—Чишмәне томаларга ярамый, улым, гөнаһ була' диде дә учларын төкерекләп, су чыккан урынны казый, тирәнәйтә башлады Көрәк сабынын яртысы күмелерлек булгач, су яхшы ук тибә башлады Шуннан соң әти аны янәшә генә агып яткан инешкә борып төшерде. Чишмә суы, үзенә бертөрле тавыш белән челтерәп, зур суга кушылды Г үя ки ул үзенә юл сапканга шатлана, безгә рәхмәт әйтә иде
Икенче көнне әти чишмәгә каен бура төшерде Ян-якларына түгәрәкләп тал утыртты. Ялга туктаган арала сугыш хатирәләрен дә сөйләп алды
Әти сугышта артиллерист булган. Дөресрәге, туп тартып йөрүче атларны караган Дошман ч:лан, үзе чигенгәндә еш кына суларны да агулап калдыра иде,—дип сөйли әти Шунлыктан атларыма суны буралы чишмә, коелардан атмыйча, яна гына төшкән снаряд чокырларыннан эчертә идем Җир, улым, безнең халык күңеле кебек бит ул, аз гына кагылдыңмы, чишме булып ургый Дошман гына агулан бетермәле түгел аны. Әйе!.. Үзебезгә дә шул яна чишмәләрдән су алып чәй куя идек
Кичен әти чәйне яңа чишмә суыннан кайнатырга кушты Самавырны Кенигсбергган алып кайткан иде Янбызына дистәләгән медаль төшерелгән Тула самавыры Фашистларның да чәй эчеп карыйсы килгән, күрәсең, бездән талап алып киткән булганнар Әти чәй яратканга аны калдырмаган, үзе белән алган, тик самавырның юлда борынын гына югалткан Әти аңа яңа борын куйды Солдат самавыры, күпне күрсә дә, гамәлгә яраклы иде.
Әти, беренче чәшкене агызып "каплап" куюга, самавыр җизе төсендәге мыекларын сыпмргалап
Булган бу, әкәмәт!—дип куйды. — Кәүсәр чишмәсеннән бер дә кайтыш түгел икән ләбаса
Шул көннән башлап әти самавырны үзебезнең чишмә суыннан гына куйдыра торган булды. Күршедә генә кое бар югыйсә Суы да көмеш кебек чип-чнета. алып чьпу да җиңелрәк Ү »ебсзнсн чишмәдән китергәндә тау менеп, тау төшәсе бар Ә бу эш мннем өстә
Кайвакыт суны күрше коедан алам да чишмәдән китердем дип хәйләлим Буламы соң! Әти иренен тидерү белән үк сизеп ала.
—Нинди судан куйдыгыз самавырны9 дип сорый
—Чишмә суы белән, ди әни, мин әйткәнчә
—Кил але, эчеп кара әле.
Әни татып карый да
—Әллә инде тагын Сукыр тавыкка бар да ярма Су—су инде.- ди
Әти жиз мыегын учы белән сыпыргалый:
—Мин үзебезнең чишмә суын дөньядагы бернинди су белән буташтырмыйм, алыштырмыйм да. Ә сез, әкәмәтләр, тәмен дә аермыйсыз .—дип куя. Аннары, чәшкәсен читкә этәреп, ачусыз гына әйтә:
—Малай, тагын бер мәртәбә алдашсаң, матри,—ди.
“Су булгач, барыбер түгелме икәнни. Әти аның тәмен ничек аера икән?" дип, шакката идем.
Инде хәзер төшендем. Үзем дә су тәменә сизгерләнә барам. Туган җир суы башка сулардан аермалы була икән шул. Чит җирләрдә йөреп, туган ягын өзелеп сагыну сусавын кичергән кеше генә тоядыр аның чын тәмен...
"Кибән башы"
Кешеләр күп уза биредән, әмма чүплек савыты янында, тәмәке төпчекләре арасында тилмереп яткан “кибән башы”на илтифат итүче юк. Инде мин дә узып киткән идем. Шулай да нидер исемә төшкәндәй тукталдым, акрын гына кире борылып киддем Ипи телеменең кабылган урыны—авыз шикелле булып, мина нидер әйтте кебек. “Оныттың да мыни?! Хәер, хәтерләмәсәң дә, гаеп итеп булмый. Ул вакытта сабый гына идең шул әле син...” —Ипи телеме миңа гүя шулай эндәште.
Онытып буламыни ул көннәрне? .
Безгә бик күп кеше җыйналган иде. Менә ишекне киң ачып, өйгә бер өер салкын ияртеп, әти кайтып керде. Керде дә мине көчле кулларына алып күкрәгенә кысты. Аның җиз мыеклары битемә орынды, муенымны кытыклады. Тик мин башка вакыттагыча көлә алмадым—әтинең кызарган күзләрендә яшь тамчысы елтырый иде...
Әни өстәлгә мичтән яңа алынган түм-түгәрәк ипи китереп куйды. Әти “кибән башьГн кисеп алды да, читеннән тешләп, калганын әнигә бирде. Әтинең нигә шулай эшләгәнен мин соңыннан гына белдем.
—Ипи телеме аны ашый башлаган кешенең исән-сау әйләнеп кайтуын тели, улым Адәм баласын ризыгы тартып кайтара,—диде әни.
Шуннан без әтине сагынган-юксынган саен сандыктагы кадерле икмәкне алып карый, караган саен әтине ныграк сагына торган булдык. Әти булмагач, ничектер өй дә салкын, аш та тәмле түгел кебек иде. Ашка кычыткан, балтырган кебек нәрсәләр кушылды. Хуш исле арыш ипиен черек бәрәңге кәлҗемәсе алыштырды. Инде теге “кибән башьГна караган саен, әтине генә түгел, авыз тутырып тәмле ипи ашаган бәхетле көннәрне дә сагынабыз, авызга ирексездән сулар килә иде. Эх, бер генә кабып карарга' Юк, ярамый. Мин ашамыйча да түзәрмен, тик әти генә исән-сау әйләнеп кайтсын!
Шулай да “кибән башьГн бер көнне чак кына ашамый калдым бит, әй. Авырып тора идем. Кичкә таба төшләнә-саташа башлаганмын. Имеш, әни мич тутырып ипи пешергән. Өйгә тәмле булып яңа пешкән ипи исе таралган. Әни зур гына бер телем кисеп миңа суза:
—Аша, улым, аша,—ди.
Күзләремне ачсам, чыннан да, әни минем кулыма ипи тоттырып маташа иде. Әлеге “кибән башьГн.
—Аша, улым, әтиең болай да исән-имин кайтыр Аллаһы боерса, аша. Сугыш туктагачтын, моннан да тәмлерәк ипиләр пешерербез әле,—ди әни, үзе яшьле күзләрен миннән читкә яшерә.
Мин хәлсез кулларым белән ипи кыерчыгын күкрәгемә кыстым. Шул килеш кабат изрәп киткәнмен. Уянып, күзләремне ачсам, өйгә кояш нуры тулган. Баш авырту да. күңел болгану да беткән кебек. Күкрәгемдә нинди каты нәрсә бар дисәм, “кибән башы” икән. Ярый әле ашамаганмын дип сөенүемнең чиге булмады
Сугыш бетте. Өги яраланган килеш булса да әйләнеп кайтты. Ул алып кайткан “куян калачы” белән мавыгып, сандыктагы кисәк турында чүт кенә онытып җибәрмәгәнмен Сандыкны ачып, “кибән башын” алдым да әтигә суздым.
—Өги, ипекәйнең кешене сугыштан исән-сау алып кайтуы дөресме?—дип сорадым мин.
Өги, “кибән башьГн тамырлары бүртеп торган кулына алып, учы белән сыйпый- сыйпый бераз уйланып торды да әйтте:
Дөрес, улым, хак әйтелгән сүз ул,—диде. —Гитлер мәлгуньне җиңәргә
булышучы да, безне сугыш мәхшәреннән саклап алып чыгучы да шушы—туган як ипекәе булды.
Уйларымнан айнып, чүплек савыты янында аунап яткан ипи телеменә каралым Ул да үзен ташлап калдыручының яңадан кадерләп кулына алганын көтәдер шикелле тоелды миңа.
Моң
Филармониядән килгән егет баянын сайрата
Бу моң минем йөрәгемдә күптән тамырланган. Тик тормышның эреле-ваклы мәшәкатьләре вакыт-вакыт аны томан эченә күмгәндәй итә
Авыл чирәмендә бергә тәгәрәп үскән Адашларда (икебезнең дә исемебез бер булганга, без бер-беребезгә шулай эндәшәбез) бәйрәм ясап утырганда әлеге моң һич уйламаганда-көтмәгәндә яңадан кузгалды.
Җыр-көйне үлеп яратканымны белгәнгәме, Адаш кунакка баянчы егетне дә чакырган булып чыкты. Филармониядән икән. Егет, чыннан да, көйләрнең хасиятен белеп, барлык бормаларын табып, бөтен шартын китереп уйный
Шулай уйнап-җырлап утырганда күзем өстәл читендәге бәләкәй тальянга төште Сәерсенепме дим, хәйран булыпмы, ана карап телсез калдым.
—Таныдыңмы әллә, Адаш?—диде авылдашым һәм гармунны сузылып алды ^Танымыйча! Кыңгыравына, күрегенең һәр сырына кадәр таныш лабаса Сәгыйтьваккас гармуны ич бу!
Сәгыйтьваккас Авылыбызның атаклы гармунчысы иде ул. Яшькә бездән әллә ни өлкән булмаса да, күбрәк зурлар арасында үсте Безнең ише малай-шалай якын да килә алмаган кичәләрдә, аулак өйләрдә, мәҗлес-мазарда башына чиккән түбәтәен кигән, кулына тальянын тоткан Сәгыйтьваккасның урыны һәрвакыт түр башында булыр иде Уйнавын да уйнап карый иде шул: чылтырап аккан чишмә тавышыдай гаҗәеп авазлар күңелне сихерли, җанны иркәли, сине гүя ки тылсым канатларында еракка-сракка, өлегәчо күрмәгән-белмәгән гаҗәеп ямь дөньясына очыртып алып китә иде.
Ил өстснә яу ябырылып, авылыбызның ир-егетләрен сугышка озата башлагач, Сәгыйтьваккасның гармуны тагын да моңлырак уйный башлады Кынгыраулы тальян гармун фронтка китүчеләрне җырлатып урам әйләндерә, авылны чыкканчы озата бара, аннары, үзәкләрне өзеп, ялгыз гына моңаеп кайта. Ялгыз дип, гармунчы ялгыз каламы соң? Без аны хөрмәт йөзеннән “уфалла" арбасына утыртып кайтабыз. Ә ул уйнавын гына белә. Башын кыңгыр салган. Бизәкле кәләпүше эченнән бүселеп чыккан саргылт чәчләре җилдә тузгый. Җилдәнме, әллә болан гынамы бераз дымсуланган зәңгәр күзләре әллә кая Чирмешен буйларыннан да узып, офыкка төбәлгән...
Ә көннәрнең берендә аның үзенә дә чират җитте “Сәгыйтьваккасны каралырга чакырг аннар икән”, дигән хәбәр һәммәбезне әсәрләндерде.
—И-и, наныкасм. гармунчысыз калырбыз микәнни” Безнең күңел моңын синеңчә матур итеп кем генә әйтер инде?!—диештеләр фронтовик хатыннары
Саулыгы чамалы булган, күрәсең—сер бирми генә йөргән—Сәгыйтьваккасны солдатка алмадылар Мәгәр ул үзе моңа бер дә шатланмады Район үзәгеннән кайтып килешли гармунын да кулына алмады. Кичен дә тальянның тавышы-тыны чыкмады Берничә көннән сон гына яңадан телгә килде тальян. Элеккегә караганда да моңлырак-хәсрәтлерәк иде аның тавышы
“Сәгыйтьваккас, сыер җигеп чәчүлек орлык ташыганда язгы суга баткан, шунда аякларына салкын тигән. Чирмсшән аша ничәмә-ничә каггчыкны корыга чыгарган бит Шунда җилегенә үткән суык хәзер йөрәгенә төшкән икән Авылда әнә шундый хәбәр йөрде
Сугышның дүртенче язында без Чирмсшән бозлары өстснә яккан утлар белән бергә кайгы-хөсрәтлөребезне дә агызып җибәрдек шикелле
Язгы талг ын җилләр: “Сугыш бетте! Фашистлар Германиясе тар-мар ителде1” дигән шатлыклы хәбәр китерде
Яу кырына төрксм-төрксм булып киткән ир-егетләр берән-сәрән генә кайттылар Әйләнеп кайзучылар арасында Сәгыйтьваккасның әтисе дә юк иде Кара кайгы, төпсез тобадай тирән хәсрәт иде бу аның өчен Иллә мәгәр кайгы кочаклап кына яши алмый
бит тәнендә җаны бар кеше! Егетнең гармуны күңелле-дәртле көйләрдән дә йөз чөермәде. Киресенчә, дәртле көйләрне юлдаш итте. Армиягә китүчеләрне озатканда да тальян ул кадәр сагыш-моң түкми иде. Китүчеләр дә:
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз.
Сау булыгыз, туганнар,—
дип моңаймады Исән-имин кайтасын беләләр, аяз күккә, тонык суларга карап, ил сагына көр күңел белән китәләр иде. Тик гармунчының зәңгәр күзләре генә моң белән мөлдерәмә тулы иде.
Мине дә гармун уйнап, җырлатып, Сәгыйтьваккас озатты.
—Яхшы хезмәт ит, ә мин гармун уйнап, әниеңне дә, үз дигәнеңне дә юата торырмын,—диде ул. көлемсерәп.
Күңелгә бәлзәм булып яткан гармун моңыннан соң аның үз тавышы гадәттәгедән тонык булып ишетелде.
—Ярый, Сәгыйтьваккас дус. гармун уйнап каршы да алырсың инде,—дидем мин
Ул дәшмәде. Монсу гына елмайды да тальянын сузды.
Тик аңа безне каршылау насыйп булмады. Сагынып көтеп алган хатларның берсе миңа авыр хәбәр китерде: “Сәгыйтьваккас вафат! .
Мин ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Бик ышанмас идең, тәфсилләп язганнар: “Башын тальяны өстенә куеп тынсыз калган. Духтырлар, йөрәге кинәт туктаган, диделәр..."
Сәгыйтъваккасның үзе юк, гармуны безнең белән. Ил-көн өчен иң кыен елларда авыл халкын юаткан да, елаткан да тальян гармун
Сугыш дәһшәте һәм тальян гармун моңы Бер-берсеннән чиксез ерак тоелган шушы ике төшенчә минем күңелдә бер-берсенә бәйләнеп калды. Каһәрле сугыш булмаса, бәлки, меңләгән Сәгыйтьваккаслар бүген үзләре дә безнең арабызда булыр иде.Бәлки, минем мөлаем авылдашым да консерватория тәмамлар, исеме ерак- еракларга яңгырар иде. Хәер, күпне өметләнмичә, шушы тальянда Җиңү бәйрәме хөрмәтенә җыелган мәҗлестә бер генә көй сыздырса да, бик риза-канәгать булыр идек әле...
Тугрылык
Юлыгыз төшеп, безнең авылга килеп чыксагыз, бер атлы кешене очратмый калмассыз. Моңсу зур күзләре беләнме, саллы-салмак адымымы, кайсы ягы беләндер үзе дә эшчән атны хәтерләткәнрәк бу кеше минем күршем, ат караучы Габделхак абый булыр. Ул ике куллап күрешкәндә дә йөгәнен ычкындырмас. Хәл-әхвәл сорашсаң, үзе турында түгел, атлар хакында әйтер:
—Барысы да яхшы, наныем, тик менә атлар гына кими бара, атлар гына.. Габделхак абыйның атларга булган яратуы күптәннән килә. Аның әтисе Габдулла абзый да ат караучы иде. Ул вакытта әле колхозда бер-ике бөртек чылбырсыз трактор белән дыңгыр-дыңгыр килеп чабучы “полуторка” машинасыннан башка техника булмаганлыктан, төп йөкне атлар тарта иде
Әтисен фронтка озаткач, Габделхак абый ат караучы булып үзе генә калды. Хәер, үзе генә дип әйтү дөреслеккә туры ук килмәс. Шат күңелле, җор телле кеше ялгыз кала димени?! Без. тирә-күрше малайлары, үзебездән аз гына өлкәнрәк булса да, “Габделхак әзи* дә Габделхак әзи!” дип, һәрвакыт ат караучы тирәсендә әвәрә килә идек Төнлә, әниләрдән рөхсәт алып, Габделхак абый белән болынга атлар саклашырга чыгабыз. Малларны утлатырга җибәргәч, учак ягабыз, чикмәнле бәрәңге пешереп ашыйбыз. Аннан китә әкият сөйләш. Габделхак абый әкиятләрне галәмәт тә күп белә. Аның һәр әкиятендә диярлек батыр егет белән алтмыш колачлы Акбүз ат булмыйча калмый. Батыр егет әнә шушы Акбүз атның ялыннан эләктереп ала да, теге ничек кенә егып төшерергә тырышмасын, кулын ычкындырмый.
—Тормыш дигән чаптарның да ялын нык тотарга, какса-сукса да егылмаска, егылган очракта да еламаска кирәк, наныйларым,—дия иде Габделхак абый, кыйссадан хисса чыгарып
•Әзи — мишәр сөйләмендә абын дигән сүз
Шулай да булса, үтенең бер тапкыр елаганын хәтерлим әле. Юк, әтисен фронтка озатканда түгел, көтүгә бүре һөҗүм итеп, шуның белән сугышкан төннән соң да түгел, бүре буган кырыкмыш тай хакын бер өй бала-чаганы ач үлемнән саклап торган сыерларын сатып түләргә мәҗбүр иткәннәреннән соң да түгел..
Хикмәт шунда: бервакыт ир-егетләрне алган шикелле, атларны да сугышка озата башладылар. Шулар арасында Габделхак абый елнын-елында Сабан туена бәйгегә әзерләп килгән Җирән кашка да бар иде. Шуны колыныннан аерып алу ифрат та кыен зш булып чыкты бит, әй. Борыла да үзәкләрне өзәрлек итеп кешни, борыла да кешни Җирән кашка, аратада калган колынын чакыра, мескенем Авылны чыгып, үргә күтәрелә генә башлаган идек, карасак, җан-фәрманга чабып бер колын килә Җирән кашка тае. Ябып калдырган аратасыннан ничек чыга алган диген син аны Килеп тә җитте, әнисенә барып та сыенды. Габделхак абый башта аны ачуланды, аннары колынның муеныннан кочаклап әйтте:
—Кая бармакчы буласың син, наныкаем?! Авылда болай да атлар аз кала лабаса Габделхак абыйның, сагыш тулы тавышы өзелеп, үксеп куюыннан Җирән кашканың да күзенә яшьләр килде шикелле.
Авылдан төркем-төркем булып киткән ир-егетләр сугыш беткәч берән-сәрән генә кайттылар. Фронтка алынган атларның исә берсе дә кире әйләнеп кайтмады Алар урынына башка атларны —авыр сынлы немец ломовойларын китерделәр. Бер-бер тоягы Габделхак абыйның кәләпүше кадәр, минсинайтим Габделхак абый:
—Фронттан кайталмаган атларга да һәйкәл куясы иде —дип сөйләнгән, диләр. Дөрестерме бу сүз, юктырмы—гөнаһсына керә алмыйм, тик шунысы хак: корыч аргамаклар тере атларны елдан-ел кысрыклый барса да, укып механизатор таныклыгы алса да, күрше абый атларга мәхәббәтендә тугрылыклы булып калды
—Ат әкияттәге Сәмруг кошы үтә алмас юллардан да кичә, узган сугышлар моның шаһиты булды,—ди ул. Аннары бераз уйланып торгач өсти: —Тик менә атлар гына һаман кими бара, атлар гына
Мондый минутларда мин ат караучы абыйның тавышында Җирән кашканы фронтка озатканда колынны кочаклап үксегәндәгечә сагыш авазлары ишетәм кебек
Вәгъдә
Авыл урамында машина очравы күптән инде яңалыкка саналмый. Хәлбуки, юл тузанында аунаган тавыкларны пыр туздырып, кыр капкадан маңгаена “КамАЗ” дип язылган яшел фургон килеп кергәч, игътибар итми калучы булмады Көтү каршыларга килгән малай-шалай аның артыннан чапты, карт-коры, кулларын каш өстенә куеп, карап калды.
Яшел машина, албакчаларында өянкеләр җилбердәшкән йорт турына җиткәч, кырт борылды да туктап калды. Кабина ачылып китте Аннан җирән чәчләре янга тараулы, өстенә күн тужурка кигән ир-егетнсң нык гәүдәсе күренде
—Сәлам, авылдашлар! диде ул, “р" авазын аз гына сакаулабрак Әнвәр ләбаса бу! Бергә авыл чирәмендә аунап үскән Әнвәр Кара син аны, дөнья ничек үзгәртә кешене. Күрешмәгәнгә байтак шул инде Аның турында армиядән сон Горький автозаводында эшләгән, хәзер “КамАЗ’’да машиналар сынал йөри икән, дип сөйләгәннәр иде. Кунакка кайткандыр, күрәсең
Тик нишләп әле ул үз өйләренә җитмәс борын. Фәләх абыйларга гуктады Әнә, капканы киң ачып, хуҗа үзе дә килеп чыкты. Әнвәр, безнең сорауны сүзсез аңлагандай, тигез ак тешләрен балкытып елмайды да:
—Нихәл, Фәләх өзи! Мин вәгъдәмне үтәргә кайттым,—диде Фәләх абый аптырау чагылган яшькелт күзләрен челт-челт йомгалап алды Эшләпәсен арткарак шудырып, ындыр табагыдай зур, такыр башын катыштырды —Ниткән вәгъдә ул тагын, наный'7 —Оныттыңмыни?
Фәләх абый башын катыштырган арала, хәтердә рәшә уйнаг андай, балачак вакыйгалары чагылып китте
Әнвәр безне нинди дө булса яңалык белән шаккатырырга ярата тис Беркөнне ул башына машина көпчәгедәй сырлы-сырлы резнн-күн бүрек киеп чыкты
—Бу каз оясын нәп-нәзек муенын ничек күтәреп тора?—дип көлә башлаган идек, ул безне бик тиз туктатты:
—Бик беләсегез килсә, шлемофон бу!
—Кайдан алдын?
—Фәләх әзи бирде. Танкист ич ул. Шушы шлемофон белән Берлинны алган ул!
Әнвәрнең әтисе дә, абыйсы да сугыштан кайта алмагангамы, Фәләх абый аны һәрвакыт үз канаты астына сыендыра иде. Улы диярсең. Ул заманны Фәләх абый шофер иде. Бүтәннәрдән аермалы буларак, безне машинасы яныннан куып җибәрми, утыртып урам да әйләндергәли. Әнвәрне исә үз янына, кабинага ала.
Ә тегесе шлемын төймәләп үк куя. Танкка керәмени! Шатлыгыннан битендәге һәр сипкеле елмая.
—Әй, Фәләх әзи, синең кебек шофер булмасаммы! Сине дә машинама утыртып, дөнья гиздермәсәмме бер...
Әнвәр Фәләх абыйның күзләренә елмаеп караган килеш кабатлады:
—Оныттыңмыни0 Теге, берзаманны, дөнья гиздерәм әле үзеңне, дигәнне.
Фәләх абыйнын калын иреннәре колагына җитә язды:
—Ә-ә, исемә төште, наный.
—Утыр алайса! —Әнвәр миңа борылды. —Син дә кер, яшьти, бөтен авыл сыя бу әзмәвергә. Утырыгыз, малайлар!
Без кузгалып киттек. Киң урамны тар итеп барабыз. Әнвәрнең бу машинаны сынап йөреше икән. Ул да булмый, җырлап та җибәрде:
Утырабыз да китәбез Чирмешен бозларына.
Күрсәгез сәлам әйтегез Муллавыл кызларына
—И, Фәләх әзи, башка теге шлемофонны да киеп җибәрсәң, ө?
—Син аны әйтәсен, наный, мин үземнекен уйлыйм Безнең заманда булсыные мондый машиналар!..
Урам әйләнеп кайткач, малайлар, рәхмәт әйтеп, янә көтү каршыларга чапты. Кем белә, бәлки, шушы минутта аларның берәрсе Әнвәр абыйсы кебек шофер булырга, аны үз машинасына утыртып, урам әйләндерергә күңеленнән вәгъдә беркетеп куйгандыр.