Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы
карары
М.Ш. ШӘЙМИЕВКЭ ТАТАРСТАН
РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ
ВӘКАЛӘТЛӘРЕН БИРҮ ТУРЫНДА
Россия Федерациясе Президенты В В
Путиннын Татарстан Республикасы
Президенты Вазыйфасына М.Ш. Шәймиев
кандидатурасы турындагы тәкъдимен
карап, “Россия Федерациясе субъектлары
дәүләт хакимиятенең закон чыгару
(вәкиллекле) һәм башкарма органнарын
оештырунын гомуми принциплары
турында" Федераль за- коннын 5
статьясындагы 3 пунктының “а"
пунктчасы һәм 18 статьясы. Татарс тан
Республикасы Конституциясенең 75
статьясындагы 16' пункты. 91' статьясы
нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт
Советы карар бирә
Минтимер Шэрип улы Шаймиевкә
Татарстан Республикасы Президенты
вәкаләтләрен бирергә.
Татарстан
Республикасы Дәүләт
Советы Рәисе Ф. X.
Мөхәммәтшин
Клип Ш.||мрс 2005
слнын 25 марш
ВАЗЫЙФА БАШКАРУ ДӘВАМ ИТӘ
2005 слнын 25 мартында Зур концерт
залында Президент Минтимер Шәрип улы
Шәймиевнсн яна срокка янәдән үз
Вазыйфасына керешү тантанасы булды Ә
тантанага кадәр Дәүләт Советы сессиясе
утырышында депутатлар ана күпчелек
тавыш белән Татарстан Республикасы
Президенты вәкаләтләрен тапшырды
Дәүләт Советы сессиясенең бу ис-
тәлекле утырышында РФ Президентының
Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле
вәкиле С Кириенко. РФ Дәүләт Думасы
Рәисе урынбасары О Морозов,
Премьер-министр Р Мнннеханов, Дәүләт
Советы Рәисе Ф Мохәммәтшин,
Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы
депутатлары һәм Федерация Советы
әгъзалары, халык депутатларының
жирле Советлары һәм җирле үзидарә
органнары вәкилләре катнашты
С Сәйдәшев исемендәге Зур концерт
залындагы тантанада М. Шәймиев Та-
тарс тан Конституциясе нигезендә татар һәм
рус телләрендә ант бирде
РФ Президентының Идел буе феде-
раль округындагы Вәкаләтле вәкиле С.
Кириенко әлеге тантанадагы чыгышында:
“Минтимер Шәрипович Шаймиевнең
Президент булып сайлануы Татарс тан
Республикасы өчен генә түгел. Россия өчен
дә бик кирәк Татарс тан икътисади һәм
социаль үсеш өлкәсендә дә,
инвестицияләрне үзенә жәлеп итү буенча да
лидер булып тора Бу—республикада
җитәкчелекнең барлык тармакларда да
оешкан төстә эшләве нәтиҗәсе",— диде. Ул
Президентка символик бүләк— яшь
алмагач үсентесе алып килгән иде "Алма
ашыйсын килсә, алмагач үстер”, дигән
мәкальне татарча әйтеп, С. Кириенко
“Сезгә бу агачнын агматарын Президент
буларак җыярга насыйп итсен. Се-
лекционерлар мина, атмагач тагын дүрт ел
вакыг узып бишенчегә киткәч укыш бирә
башлаячак, дип аяшты",— диде
Тантанада шулай ук РФ Дәүләт Дума-
сы Рәисе урынбасары О. Морозов, Түбән
Кама “Нефтехим" акционерлар җәмгыяте
генераль директоры В Бусыгин. Бөгелмә
шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Н
Мәһдисв. Казан дәүләт технология
университеты аспиранты М Гәрәева.
КамАЗ акционерлар җәмгыяте генераль
директоры С. Когогин. Дәүләт Советы
депутаты, драматург Т Миңнул- лин
Президент М Шәймиев исеменә котлау
сүзләре белән чыкты
“МӘХӘББӘТ КҮПЕРЕ" ТОТАШТЫРДЫ
14 март көнне Мәскәүнен “Россия"
Дәүләт концерт залында Казаннын
меньеллыгына багышланган “Мәхәббәт
күпере" дип аталган бәйрәм концерты узды
Анда Татарстан һәм Мәскәүнен танылган
сәнгать осталары катнашты Кунакларны
сатамләп. Мәскәу мэрының беренче
урынбасары Л. Швсиова Казанда август
аенда Мәскәу көннәре узачагы турында
хәбәр итте
Казан мэры К. Исхаков Татарстан
Президенты Минтимер Шаймиевнең
мәскәүлеләргә сәламен һәм тирән рәхмә тен
җиткергәннән сон. Россиянен икътисадый,
фәнни һәм мәдәни үзәге булган Мәскәү һәм
Казан шәһәрләрен борынгы
университетлары, бай мәдәни тормыш, яна
инновацион программалар
туганлаштырып торуын билгеләп үтте.
“Бүген "Мәхәббәт күпере'' йөрәкләребезне
бергә тоташтыра, без Мәскәүдә яшәүче
татарларның бай мәдәни тормышта
яшәүләрен күреп сөенәбез. Әлеге ике
борынгы шәһәр бер-берләреннән күп
нәрсәләргә өйрәнә ала. Мәскәү Ка-
заныбызның меңъеллыгын бәйрәм итүгә
әзерлек чараларында актив катнашып,
борынгы урамнарыбызнын берсе —
Мәскәү урамын төзекләндерү эшенә ке-
реште''.—диде К. Исхаков
Бәйрәм кичендә сәхнәгә Россия Зур
театры оркестры (дирижеры Ф Мансу-
ров). Россиянен халык артисты С. Шәку-
ров. Россия һәм Татарстанның халык ар-
тис ты Р Ибраһимов. Россиянең атказанган
артис ты Н Фәтехова, Татарстан һәм
Башкортстаннын халык артисты И Га-
зиев һәм башкалар чыкты Россия эстра-
дасының танылган төркемнәре—“Премь-
ер-министр". "На-на" һәм “Дюна” Ка-
занны юбилее белән котладылар.
Кунаклар арасында Татарстан
Республикасының РФдәге Вәкаләтле
вәкиле Н Мириханов. Мәскәү шәһәр
Думасы рәисе В Платонов. Мәскәү шәһәре
татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р
Ак- чурин. Бөтендөнья татар конгрессы
башкарма комитеты рәисе Р Закиров бар
иде.
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА КҮРГӘЗМӘ
РФ Дәүләт Думасында “Меңъеллык
Казан" дигән фотокүргәзмә ачылды. Әлеге
чараны оештыручылар—ТР "Тат- медиа"
агентлыгы һәм "Дәвер портре ты" төбәк
фестиваль-фотоконкурсын оештыру
комитеты.
Күргәзмәне ачу тантанасында Россия
парламенты вице-спикеры О Морозов.
“Татмедиа" агентлыгы генераль дирек-
торы М Моратов. Дәүләт Думасының
Мәгълүмат сәясәте комитеты рәисе В
Комиссаров. ТРнын РФдәге Вәкаләтле
вәкиле урынбасары А Фәйзуллин. Та-
тарс таннан Россия Дәүләт Думасы де-
путатлары—Ф Гайнуллина. А. Хәйрул-
лин. Ә Мөхәммәтзакиров, И. Гыйльмет-
динов катнашты.
“Казан—Россиянен барлык шәһәрләре
арасында кабатланмас җәүһәр кебек. Бу
шәһәр гаять күп мәдәниятләр, башлыча
татар һәм рус мәдәниятләренең уртак ча-
гылышын гәүдәләндерә. Ә бу күргәзмә
башкалабызның искитмәле гүзәллегенә
соклану мөмкинлеген бирә",—диде О
Морозов үзенең чыгышында
М Моратов күргәзмә оештыру мөм-
кинлеге биргән өчен РФ Дәүләт Думасы
җитәкчелегенә, шулай ук республикабыз
исеменнән эш итүче депутатларга рәхмәт
белдерде.
"Меңнәрчә ел дәвамында бер-беребез
янәшәсендә яшәү тәҗрибәсе—Россия
Федерациясе территориясендә гомер итүче
барлык тугандаш халыкларның милли
горурлыгы Башкалабыз
юбилее—Бөтенроссия юбилее бит ул",—
диде М Моратов.
ПИТЕРДА КАЗАН БӘЙРӘМЕ
Санкт-Петербургның Д. Шостакович
исемендәге филармониясенең Зур залында
Казанның 1000 еллыгына багышланган
“Санкт-Петербургның камера
оркестрлары" дип аталган IV халыкара
фестиваль узды.
Фестивальдә Санкт-Петербург фи-
лармониясенең академик симфоник ор-
кестры. Татарстанның танылган музыка
коллективлары, башка илләрдән килгән
сәнгать осталары катнашты.
Фестиваль адресына Татарстан Пре-
зиденты М. Шәймиев сәламләү теле-
граммасы юллады "Татарстан Респуб-
ликасы һәм Санкт-Петербург арасында
халыкларыбызны рухи баетырга булыша
һәм күптәннән дәвам итә торган мәдәни
элемтәләр яши. Фестивальдә
петербурглыларны һәм Төньяк башкала
кунакларын республикабызның бай тра-
дицияләре һәм заманча музыкаль- мәдәни
казанышлары белән таныштыручы
талантлы коллективлары һәм баш-
каручылары катнашуына чын күңелдән
сөенәм”, диелә телеграммада.
КАЗАН ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ-МӘСКӘҮДӘ
Россия башкаласында Казанның
меңъеллыгына багышланган бәйрәм ча-
ралары дәвам итә. Шуның чираттагы- сы:
Тре тьяков галереясе залларында ТР
Дәүләт сынлы сәнгать музее экспонатлары
урын алды.
ТР’ Премьер-министры урынбасары
Зилә Вәлиева сүзләренә караганда, әлеге
күргәзмә ачылу—Россиядә, шулай ук якын
һәм чит илләрдә юбилей уңаеннан бара
торган чараларның иң күренеклеләреннән
берсе.
3. Вәлиева күргәзмәне ачу тантана-
сында Татарс тан Президенты Минтимер
Шәимиевнең котлау сәламен җиткерде.
"Россияненалтын картасы" кысаларында
оештырылган бу вакыйга Татарстанның
илебез тарихында, аның мәдәнияте үсе-
шендә кыйммәтле сәнгать җәүһәрләренә
сакчыл карауда Татарстанның әһәмиятле
ролен ассызыклый. Күргәзмә Россия
сәнгать мирасын өйрәнүгә һәм саклауга зур
өлеш кертер дип ышанам",—диелгән
Президент котлавында.
КУНАКЛАР ЧАКЫРЫЛА БАШЛАДЫ
Казанмын 1000 еллыгына санаулы
көннәр калып килә. Бәйрәмгә Татарс тан
хөкүмәте билгеләгән квота буенча дөнья-
мын төрле кыйтгаларыннан 1000 милләт-
тәшебез киләчәк Бүгенге көндә аларга
чакырулар җибәрелә БДБ һәм Батгыйк буе
илләрендәге татарларга виза һәм юл
чыгымнарын федераль үзәк каплаячак.
МӘГАРИФ МУЗЕЕ
Балык Бистәсе—рухи хәзинәләребезне
баетуга шактый зур өлеш керткән
язучылар, артис тлар, композиторлар,
гомумән, сәнгать кешеләре туып-үскән як
Димәк, тәрбия-укыту өлкәсендә тарихи
тәҗрибә зур Шуңа күрә Балык Бистәсе
районы үзәгендә Мәгариф музее ачылу
табигый хәл. Ул—балалар иҗат үзәге
бинасында ачылды. Музейны ачу
тантанасында район советы сессиясенә
килгән Татарс тан Дәүләт Советы рәисе
Фәрит Мөхәммәтшин катнашты һәм
чыгыш ясады. Тантанада шулай ук Та-
тарс танның халык шагыйре Равил
Фәйзуллин, Балык Бистәсе якташлык
җәмгыяте рәисе Илсур Хадиуллин. район
администрациясе башлыгы Равил
Хәйруллин һәм башкалар бар иде
ТЕАТРДА БӘЙРӘМ
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театрында (Халыкара театр көне
уңаеннан) "Сәйяр" труппасында хезмәт
юлларын башлап җибәргән Сә- хибҗамал
Гыйзэәтуллина-Волжская. Вәлиулла
Мортазин-Иманский, Фәхер- ниса
Сәмитова, Нури Сакаев кебек артистларны
искә алу булып узды Алар- ның иҗаты
белән Татарстанның атказанган сәнгать
эшлеклесе Луара Шакиржа- нова
таныштырды. Аннан соң драматурглар
Туфан Миннуллин белән Рабит Ба- тулла
төзегән “Сәхнә ул-могҗиза" дигән,
щепкинчыларга багышланган китап
тәкъдир ителде Артис тлар үзләре
турындагы әлеге җыентыкны киләчәктә
Башкортстанда "Нур" театрында эшләячәк
яшьләргә бүләк иттеләр Әлегә Казан дәүләт
мәдәният һәм сәнгать университе тында
белем алучы бу студентлар Н Исәнбәтнең
“Голжамал" спектакленнән бер өзек
әзерләгәннәр иде Бу кичәдә шулай ук "Яна
тагар пьесасы" конкурсы җиңүчеләре дә
мәгълүм бу шы. Лауреатлар: Зөһрә
Фатыйхова. Раилә Мөхсино- ва. Дилә
Мөхәррәмова. Равил Сабыр. Илг из
Зәйниевкә акчалата бүләкләр тап-
шырылды. Конкурсның икенче турына
үткән катнашучыларга да бүләк белән
дипломант исемнәре бирелде. М Галәү- нсн
“Болганчык еллар. Мөһаҗирләр әсәре
буенча сәхнәләштереп язылганнар
арасында ин яхшысы дип артистлар
Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән Фәнәвил
Галиев инсценировкалары табылды.
ТУГАН ТЕЛ ТУРЫНДА КАЙГЫРТЫП
Чаллы дәүләт педагогия институтында
“Укыту-тәрбия процессын милли төбәк
компонентын исәпкә алып оештыру" дигән
региональ фәнни-гамали конференция
булып узды. Татарс тан Минис трлар
Кабинетының Татарстан Республикасы
халыкларының телләрен үстерү бүлеге һәм
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы
белгечләре белән берлектә оештырылган бу
форумда Казан. Чаллы, Алабута, Түбән
Кама вузлары һәм педучилише вәкилләре,
мәктәп укытучылары алдында институт
ректоры Г' Р Әгъләмова котлау сүзе белән
чыкты Анда шулай ук Татарс тан Язучылар
берлеге әгъзалары Хатыйп Миннегулов.
Флүн Мусин. Наил Лаисов. Әнвәр
Шәриповлар да катнашты, алар бүгенге
шартларда татар телен һәм әдәбиятын
укьпунын актуаль мәсьәләләре турында
докладлар белән чыгыш ясадылар Ул
чыгышларда, аерым алганда, әдәбиятны
укьпу программалары һәм дәрсслскл-
әреиләге унай һәм кимчелекле якзар ана-
лизланды. әдәби әсәрләрне бүгенге
күзлектән чыгып ничек укытырга кирәк-
леге турында эшлекле киңәшләр бирелде
Конференция материалларын туплап
аерым җыентык нәшер ителде
МОРЗАЛАР ҖЫЕНЫ
"Казан" милли мәдәният үзәгендә беэ-
нен өчен гадәти булмаганрак бер кичә бул-
ды Бу кичәгә Татарстанның торлс
шәһәрләрендә, тирә-як төбәкләрдә яшәүче
70 кеше—бүгенге кон морзалары, ягъни
морзалар нәселеннән булган кешеләр
чакырылган иде Аларга нәкъ менә шул
хакта—морзалар нәселеннән булуларын
тәгаенләгән таныклык га тапшырылды.
Россия дәүләт архивлары документлары на,
борынгы актларга, бояр кенәгәләренә
теркалгән документларга таянып эшләнгән
бу таныклыкларны Татар морзалары
мәҗлесе исеменнән шушы Мәҗлес нен ге-
ральдика комиссиясе әзерләгән Шунысын
да әйтик, таныклык атучылар арасында
төрде һөнәр кешеләре—эшчеләр, авыл хез-
мәгчәннәре, студентлар һәм укучы яшыәр.
сәнгать әһелләре, дәүләт эшлектеләре бар
БҮЛӘКЛӘҮЛӘР
Урманче исемендәге
Бакый Урманче музеенда ТР Мәдәният
министрлыгы тарафыннан булдырылган
Урманче исемендәге премияне тапшыру
тантанасы узды ж
Быел бу премиягә “Рәсем сәнгате"
номинациясендә иң яхшы дип табыл
ган ТР Рәссамнар берлеге рәисе Абрек
Абзгильдин лаек булды. Жюри "Графика"
номинациясендә Анатолий Егоров эшләрен
ин яхшысы дип тапты, ә “Де-
коратив-гамәли сәнгать" номинациясендә
Надир Әлмиев һәм Ирина Кол- магорцева
җиңүчеләр дип аталдылар Моннан тыш.
рәссамнар Ренат Газиев. Земфира
Бикташева. сәнгать белгечләре йолдыз
Нигьмәтуллина. Розалина Шаһиева.
Рөстәм Шәмсугов. Лилия Сат- тарова һәм
Роза Солтановалар махсус премияләр
белән бүләкләнде.
Һади Атласи исемендәге
Милли мәгърифәтне һәм татар халкы-
ның үзаңын үстерүдә күрсәткән хезмәтләре
өчен танылган шагыйрь. “Мәдәни Жомга"
газетасының баш мөхәррире Зиннур
Мансуров “Мәгърифәтче" исеменә һәм
Һади Атласи исемендәге премиягә лаек
булды. Әлеге хөрмәтләү чарасын Бөгелмә
шәһәрендә эшләп килүче Һ. Атласи хәйрия
вакыфы гамәлгә куйган. Шагыйрь үзенә
бирелгән бүләк акчасын туган авылы
Түбән Ушмыда (Мамадыш районы) тарихи
жамигь мәчетен төзекләндерү фондына
тапшырды.
Илд ар Юзсев исемеңдәге
“Мәйдан Чаллы” әдәби-нәфис.
иҗтимагый журналы Татарстанның халык
шагыйре Илдар Юзеев исемендәге премия
булдырды.
Премия һәр елны журнал битләрендә
дөнья күргән профессиональ осталыгы,
яналыгы һәм оригинальлеге белән аеры-
лып торучы, үзенчәлекле автор стиленә ия
әсәрләргә бирелә. Лауреатларга акчалата
бүләк һәм диплом тапшырыла.
Журналның редакция советы 2004 ел
өчен Илдар Юзеев исемендәге премияләрне
әдәбият галиме Дания Заһилул- линага һәм
язучы Марат Кәримовка бирергә дигән
карар чыгарды
КЫЗЫКЛЫ ОЧРАШУ
“Казан утлары" журналында галим,
төркиләр тарихына багышланган “По-
лынь половецкого поля”. “Тюрки и мир:
сокровенная история", "Европа. Тюрки
Великая степь". “Кипчаки" исемле ки-
таплар авторы Мурад Аджи (Морад
Искәндәр улы Хажи) белән очрашу булды.
Мәшһүр галимнен төркиләрнең дөнья
цивилизациясендә тоткан урыны, тарих
фәнендәге стереотиплар, үткәндәге бөек
шәхесләрнең асыл гаматләре һәм башкалар
турындагы фикерләре тыңлаучыларда зур
кызыксыну уятты Язучылар һәм
"Ватаным Татарстан". “Татарс тан".
"Сөембикә" газета-журналлары хезмәт-
кәрләре катнашкан бу очрашуны “Казан
утлары" журналының баш мөхәррире Ра-
вил Фәйзуллин алып барды.
УРДА ШАГЫЙРЬЛӘРЕ РУСЧА
-СӨЙЛӘШӘ"
Мәскәүнең “Наталис” нәшрияты
поэзия сөючеләргә быел зур бүләк ясады
Ул Лондонда яшәп ижат итүче мәшһүр
якташыбыз, шагыйрь, драматург.
публицист һәм галим. Татарс танның Муса
Жәлил исемендәге премиясе лауреаты
Равил Бохараевның яңа саллы хезмәтен
бастырып чыгарды. “Поэзия Золотой
Орды" дигән бу китапта Харәзми. Хисам
Кятиб. Сәйф Сарай кебек мәшһүр Алтын
Урда шагыйрьләренең поэмалары,
газәлләре, мәдхия вә дастаннары рус теленә
тәрҗемә итеп бирелгән.
Татарстан Язучылар берлегенең Г. Ту-
кай исемендәге клубында әлеге китапны
тәкъдир итү кичәсе булды. Анда катна-
шучы язучылар, галимнәр, журналистлар
Равил Бохараевның бу хезмәтен югары
бәяләделәр, аның борынгы төрки-татар
поэзиясе җәүһәрләрен русчага зур осталык
белән тәрж.емә итүен билгеләп үттеләр.