Логотип Казан Утлары
Шигърият

УЧАК ХАКЫНДАГЫ КЫЙССА


Гайре табигый учак
Тарих шаһит:
Бердәнбер көн Бабакайлар учак яккан.
Гайре табигый учакны Дөнья, күреп, шаклар каткан.
Ә ниятләр изге булган Караңгылык чыксын юкка. Күшеккән вә туңган җаннар Җыелсыннар ошбу утка.
Янсын учак! очкан утка Тәхет, богау бер-бер артлы. Дөрләп янган ту вә тугра. Дөрләп янган "Иман шарты".
Шул учакта бабакайлар Үзләре дә озак янган.
...Учак хакындагы кыйсса Кемгә чындыр, кемгә ялган.
Ханбикә манарасы
Сөембикә манарасы. Ииктер моңсу Казансу. Гасырлардан гасырлар1а Сагыш сарка. Ямансу.
Мәңгелеккә нидер сөйли Ханбнкә манарасы. Бәгыренә кан саудыра Әллә Мәскәү каласы. Әллә Нугай даласы...
Фәрит ГАБДЕРӘХИМ (1933) Блшкортгтанда яшәүче гатар шагыЛре. башкорт һәм тагар телләрендә дөнья күргән дистәгә якын китап авторы
Күкләр саташкан
Төпсез күкләр, арып, саташкан, Фасыллары елның адашкан:
Яңгыр коя кышын кәпәчкә,
Карлар ява җәен как башка.
Төпсез күкләр, арып, саташкан.
Алдан төшеп алган сукырлар, Юлларында тирән чокырлар.
Кыю сүзләр сөйли куркаклар,
И йотлыгып тыңлый чукраклар. Әйдәп бара алдан сукырлар.
Урын табылырмы?
Явызлыктан, ялган гаделлектән Беткән идек йөдәп-талчыгып,
Килеп керде кануннары белән Күңелләргә иблис-большевик.
Кануннарның һәр хәрефе алтын! Кабул иттек чын дип ялганны. Күңел гарык ошбу кануннардан,
Ә Аллага урын калмады.
Менә бүген иблис кануннары Тарих чүплегенә түгелә. Демократлар язган кануннарын Шыплап тутыралар күңелгә.
Иблис нишли? Демократ—ул, имеш. Табынадыр Ай вә Тәрегә.
Тутыралар яңа кануннарны,
Урын табылырмы Тәңрегә?!
“Яңа урыслар”, “Яңа татарлар”. Җилдерә алар иномаркада.
Мин “иске татар”. Йөримен җәяү. Гомер буена биштәр аркамда, һич тә көнләшмим яңа байлардан.
Әнә бер малай. Ялан аяклы. Атланып алган таяк-атына. Кулында чыбык. Җилдерә генә. Җитәрмен днмә аның артыннан. Бигрәк көнләшәм шушы малайдан.
Көнләшәм
Әнкәйне юксыну
Догаларың шайтаннарга Капкыннар кора иде. Чәчәкләрне кысмасын дип. Күңелдәге чүп үләнен Урагың ура иде.
Упкынга илтер юлымны Кирегә бора идең.
Дәшми торган чагыңда да Иң кирәкле сүзләреңне Ишетеп тора идем.
Аңламассыз
Барысы да сөйли, ин дөресен Алар гына белә, әйтерсең.
Тотыналар шуннан бәйләнергә:
— Ник бер сүз дә, абзый, әйтмисең?!
Ишетмәгәч әйтмәгәннәремне.
Укымагач сүзен күзләрнең,
Аңламагач дәшми торуымны,
Аңламассыз әйткән сүзләрне.
Таш
Шикләнә күрмә, янәсе,
Таш-мазар юк кулымда.
Ике куллап күрешә ул,
Ә ташы... куенында.
Ишарә
Шигырьләрем һаман кыскаралар,
Моның серен ннчек чишәргә?
Осталыкмы арта, әллә соң бу—
Гомер кыскаруга ишарә?]
Яшьлек иле
Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем. Йөгереп кайта торган юл булса
Ә Ерикәй
Яшьлек иле... Төсләр балкып тора.
Хуш исләре ерак аңкып тора.
Өмет тулы таңнар атып тора.
Ә офыклар серле—тартып тора.
Әй, картлачлар, кайтасыгыз килә “Яшьлек” дигән шушы гүзәл илгә.
Сагыш тулы күңелегез аңлыйм,
Аңлыйм да бит ярдәм итә алмыйм.
Бикле аның, бикле капкалары,
(Кемнәрнең бар анда кайтканнары?!)
Бу җәһәттән җаным тыныч минем:
Киткәнем юк синнән. Яшьлек илем.
Көннәрем җитсә иде
Упкын да упкын төшемдә,
Тәмам теңкәгә тиде.
...Соңгы җырым төгәлләргә Көннәрем җитсә иде.