Логотип Казан Утлары
Шигърият

СУГЫШ КИЧКӘН ИРГӘ ТАЯН...


Китми йөрәгемнән сылу кызлар, Тальян моңы...
Әткәемнең мине озатканда: “Хуш, сынатма, улым” диюе.
“Сынатма, улым..."
Юеш окопларда Догам булды шушы сүзләре. Кузгалганда канлы атакага Озата барды әткәм күзләре.
Ил язмышы—ир язмышы
Ул игенче иде.
Кырда үсте.
Җырлар җырлап иркен сулышка. Арышлары белән саубуллашып, Китеп барды канлы сугышка.
Бер гомергә торыр "хезмәт көне"н Фриц башы белән исәпләп,
Кыр патшасы пехотачы бүген Азат итә җирен кисәкләп.
Әдип МАТ IIКОВ (1921) шагыйрь, прскыик. Бөек Ватан сугышы һоч хелчат нсгс/ины Күпсанлы китаплар (лирика, поэмалар, балалар өнен шигырь -әкият, юр. понссгьлар. истәлекләр) ангоры Әлмәттә яши
Сынатма, улым
Яшьләр биюе...
1945
Күтәрмәсә бергә ил язмышын,
Ир булуда мәгънә бармы соң?!
Алып кайтыр егет иңнәрендә Җиңү иртэсенең нурлысын!
1942.
Окопташлар каны тибә миндә
Тормыш миңа аек хәтер биргән Үткәннәргә кире кайтырга.
Чигенүләр, югалтулар аша Шул үткәннәр алга чакыра.
Окопташлар каны тибә миндә, Адресларын йөртәм күңелдә.
Алар, тынычлыкка юллар салып,
Зур һөҗүмгә бара бүген дә!
Иреннәре көеп кысылса да,
Дәшә дуслар еллар аркылы:
—Туфрак аша тойсын табаныгыз Җиргә күчкән йөрәк ялкынын!
Чын дусларны вакыт үзе сайлый. Дуслык булсын утка чыдарлык;
Туган җиргә булган мәхәббәтне Үлем аша алып чыгарлык!
Үткәннәрем баскан таш кыядай,
Алар миңа:
—Чигенү юк!—диләр.
Заманалар безнең җилкәләргә Бурычларның кыенын йөклиләр!
1961.
Тормыш кичкән иргә таян
Тормыш кичкән иргә таян!—
Өстен торыр ваклыклардан,
Мәхрүм итмәс шатлыклардан.
Гаебең күреп сүксә-сүгәр,
Яратып бер сукса-сугар,
Яманнардан әмма яклар, һәлакәттән сине саклар.
Сугыш кичкән иргә таян!
Ул тубыктан кан эчендә Җиңеп барган бар көченә.
Гаделлекне яклап барган,—
Шул канында аның калган.
Үзен илгә багышлаган,—
Шуның белән ялгышмаган.
Таян
иле белән бергә Үлем аша узган иргә!
1978
Ул дуслык окопта туганмы.
Походта, җырдамы?—онтылган. Солдатлар дуслыгы каймакта Башлана бер бөртек шырпыдан.
Учыңа яшереп җилләрдән.
Сызасын кадерләп соңгысын.
Тайгада кабынган учакның Тоям мин хәзер дә җылысын.
1978.
Бер уч туфрак
Бер уч туфрак.
Салмак, көлсү туфрак. Металл, сөяк оны аралаш.
Шул туфракны кысып йөрәгемә.
Уйга талып тордым яланбаш.
Бер уч туфрак...
Күктә тузан булып. Очкандыр ул бомба яуганда.
Аңа батырларның ирене тигән.
Үлем кочагына ауганда.
Бер уч туфрак...
Малах курганыннан,
Гөлләр үсен чыккан түтәлдән. Чакрымнарга төшәр газап йөген Шушы бер уч туфрак күтәргән!
1961
Унбер каска
Тарих узган урыннарга Еллар аша килдем кабат.
Бер аланда унбер каска. Йоклый монда унбер солдат.
Сез, туганнар, кайсы яктан? Кыен хәзер барлавы да. Иңнәренә кайгы салын.
Тайга тора каравылда.
Бормаланып-бормаланып. Таудан төшә йөгерек сукмак. Текә ярга җиткән сыман. Кинәт монда кала туктап.
Кабер түгел, гүя окоп...
Алар менә калкынырлар.
Бер көйрәтик, полкташ, дип, Яннарына чакырырлар...
Металл тирли, елый белә. Каскаларда көмеш чыклар. Пуля кергән тишекләрдән Кыяк үлән үсен чыккан.
Каскаларны музейларга Күчерергә кыймаганнар. Йолдызларын янып торган Кызыл төскә буяганнар.
Кабер түгел, җир ярасы... Җөйләнсә дә ул яралар. Дөньядагы хәлне күрен. Кызаралар, яңаралар.
1968