Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Май—шагыйрәнең туган ае (1930 елда туган), бу язда ул олуг юбилеен бәйрәм итә Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучылар гаиләсендә туып. Кыйгы. Салават районнарында ускән Резеда Вәлиеваның усмер чагы—допьяга күзе ачылу чоры—әнә шушы май ае китерәчәк Боек Җиңүне көтеп алу еллары, яуга киткән ир-егетләр, хәтта кызлар. матур чәч толымнарын кисеп, фронтка үзе теләп киткән бертуган апасы һ б белән бәйче тетрәнү- кичерешпәреннән аерылгысыз һәм алар соңрак аның шигырьләренә, позмаларына күчеп ша.-ыйрәне бөтен гомере буена шул темага—җиңү өчен бирелгән корбаннар башларын һаман да көткән, инде мәңгелек сагыш—һәйкәлләр булып мәйданнарга күчкән Аналар, сабыр, ачы җанчы туган хачкы. газиз туган тел, моң сурәтенә—изге мираска тугры иткән Күптән түгел "Идел-пресс " нәшриятында оч том булып дөнья күргән "Сайчанма әсәрләре "ндэ дә (ачарга кереш сүз-мәкаләләрне әдәбият белгече Фоат Галимуллин, шагыйрь Рәдиф Гаташ һәм филология фәннәре кандидаты Рәшит Фәтхрахманов язган) бу темага байтак әсәрләре тупланган
Шагыйрәнең яраткан икенче иҗат тармагы—бачачар өчен шигырьләре, әкиятләре А.чар да китап булып дөнья күргән " Минем дусларым", "Зәңгәр алан әкияте ' Нәниләр китабы " һ 6 нәни
укучыларга күптәннән таныш
Тагын бер тармакны—иҗатындагы чирика, мәхәббәт шигырьләре, бигрәк тә җыр жанрындагы әсәрләрен аерып әйтергә кирәктер "Якты йолдызым ", "Китмә, сөю " кебек китапларда тупланган чирик шигырьләренең байтагы композиторлар тарафыннан көйгә салынган
Татарстанның атказанган сәнгать зшяеклесе, Язучылар берчеге әгъзасы, танылган шагыйрә Резеда Вәлиеваның иҗатыннан, сайлап, шигъри бер бәйчәм тәкъдим итәбез
Җиңү килгән көн
Идел-ярга, ярсып-ярсып,
Чал дулкыннар каккан чакта, Ерак-ерак юллар гизеп. Кошлар нлгэ кайткан чакта. Куе кара болытларны Ярсу җиллор таратканда,
Тон карасын ярып, җирдә Якты-аяз таң аткандай,
Килде ул көн. балкып кнлде, Кояш колде, дөнья көлде.
Шаян җилләр, ашыга-ашыга, Тупылларга чуклар элде.
Яшь бөреләр, бәбкәләрдәй, Талпынышып куандылар. Умырзая чәчәкләре Елмаешып уяндылар.
Җырчы кошлар, матур сайрап, Шатлык хәбәр итте җиргә:
Ул көн—меңнәр зарыгып көткән Бөек Җиңү килде илгә...
Гармун
Авыл өстенә авыр моң ята:
Кемдер өздереп гармун уйната, Гармуны гүя үксеп елыйдыр,
Авыл, тын калып, аны тыңлыйдыр. Моңга сусаган ялгыз урамнар,
Гүя онытылып, тынып калганнар...
Кем йөри шулай гармунын тартып. Ялгыз йортларда сагыш уятып?
Әй гармун, гармун, уйнама юкка. Моңлы җаннарны елатма, тукта. Уйнама, гармун, җитте, кирәкми, Әрнетмә җанны, өзмә үзәкне...
Туган авылның тын урамнары Оныткан инде гармун моңнарын. Онытсын инде, уйнама юкка, Сүнгән йөрәкне уятма, тукта. Уйнама, гармун, җитте, кирәкми, Әрнетмә җанны, өзмә үзәкне...
Өзмә үзәкне, сүнсен өметләр, Кайтмаска киткән моннан егетләр, Алар мәңгегә чит җирдә калган, Газиз аналар сагынып арган.
Газиз аналар сагынып арган,
Аналар авыр йокыга талган...
Уйнама, гармун, җитте кирәкми, Әрнетмә җанны, өзмә үзәкне...
Япь-яшь кызлар китте ут эченә...
Оныта алмам, мәңге оныта алмам Йөрәгемнең әрнеп сызлавын,
Озатканда утлы яу кырына Назлы гөлдәй татар кызларын.
Кызлар китте җырлар җырлый-җырлый. Ак каеннар сыгылып тыңлады.
Япь-яшь кызлар китте ут эченә. Йөрәкләрдә калды моңнары.
Гөлләр кебек гүзәл апам китте Гүләп торган сугыш кырына.
Каерылган пар канатлар кебек Толымнары калды кулымда.
Киткән икән, бәгърем, мәңгелеккә.
Ут эчендә гомерен җуярга.
Язган икән салкын толымнарын Кайнар яшьләр белән юарга.
Еллар үтә, сагыш китә, диләр,
Ник әрнетә һаман ул моңнар?
Күз алдымнан китми, пар канаттай,
Сыгылып төшкән шушы толымнар...
Иң зур мирас
Алтын җыйма, йортлар куйма, Мираска дип балаңа.
Иң кадерле мирас итеп Туган телен бир аңа.
Иле белән, дине белән,
Туган җир белән бергә,
Туган телгә мәхәббәт сал Күңеленә гомергә.
Аерса да хак язмышы Туган йорттан, иленнән, Күңеле мәңге аерылмасын Газиз туган теленнән.
Кайда гына ишетсә дә Аның татлы авазын— Туган якка очсын күңеле, Сагынып ана назын.
Онытмагыз, бу дөньяда Иң зур мирас бер генә: Көмеш чыңлы, талгын моңлы Газиз туган тел генә...
Кулларыңа каләм алсаң...
Кулларыңа каләм алсаң, җырың булсын Сөймәс җанны Мәҗнүн итен сөйдерерлек. Ядрә булсын, ялкын булсын һәрбер сүзең Дошманнарның салкын җанын көйдерерлек.
Назлы йөрәк тылсымлы наз алсын аннан. Сагышларын бассын сагыш күргән күңел. Ләйсән яңгыр булсын туңган бәгырьләргә, Шунсыз бит ул берәүгә дә кирәк түгел...
Кил әле син миңа, кил әле
Җәйләр әле, җәйләр үтмәгән бит. Бакчаларым тулы гөл әле.
Син яраткан гөлем чәчәк атты.
Кил әле син миңа, кил әле.
Йөрик әле гөлләр арасында Шатлык мизгелләре кичереп.
Серле моңга чумган тын бакчада Җан зарыккан хистән исереп.
Чәчәк кебек матур иреннәрең Сөям сүзен әйткән чагында, Җүләр күңелем көзге күбәләктәй Бер талпынсьш әле тагын да.
Таң нурыдай назлы карашыңнан Тибрәлсеннәр күңел кылларым. Яз каршына очкан тургайлардай Очсын әле йөрәк җырларым.
Беләм, тагын зәңгәр күзләреңә Кара шәүлә булып моң тулыр.
Ул моңнардан якты җырлар туар. Миннән бүләк сиңа шул булыр...
Кил әле син миңа, кил әле.
Яшә, Казан!
Илгә бәйрәм килгән чагында Матурлана дөнья тагын да.
Туган көнен каршы ала Казан,
Горур басып Идел ярында.
Татарстан җире— дуслык иле,
Зур туй бүген татар илендә.
Мәңге яшь бул, Казан,
Мәңге яшь кал, Казан,
Дуслар күңелендә.
Үсә Казан, һаман яшәрә ул, Бакчалары гөлгә төрелә.
Бер-бер артлы калыккан ак йортлары Каурый болытларга үрелә.
Чат тарихтан килгән матур исемен Данга күмгән изге башкала, һәйкәл булып җирдә гүзәллеккә,
Бар телләрдә бүген мактала.
Матур Казан, мәгърур, горур Казан, Халыкларың булсын гел өергә. Балкып торсын һаман мәйданнарың, Гөрләп яшә, Казан, гомергә!
Татарстан җире—дуслык иле,
Зур туй бүген татар илендә.
Мәңге яшь бул, Казан,
Мәңге яшь кал, Казан,
Дуслар күңелендә.