Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮПКЫРЛЫ ИҖАТ ИЯСЕ


Мансур Әхмәт улы Шиһапов алтмышынчы еллар башынла җәмәгатьчелеккә зур
киләчәге өмет ителгән сәләтле артис т буларак күренеп алды Ижаггашы Р Батулла
бер мәкаләсендә анын шул дәвердәге эшчәнлеген бодай бәян итә: “Качалов исемендәге
театр каршында оешкан театр мәктәбен тәмамлап, байтак вакыт Күчмә театрда, аннан
сон филармониядә артис т булып эшләде Сәхнәдә ул ижат иткән образлар байтак
булды Әйтик. Н. Хикмә тиен “Сәер кеше"сендә Ф Кастро. Г Мдиванинын “Терезанын
туган көне ндә Ангонио, Ә Мирзаһитовнын "Әниемнен чал чәчләре"ндә—стиляга
Гошка. Г Минскийнын “Тапшырылмаган хатлар"ында-Искәндәр. Хәй Вахитнын
"Беренче мәхәббәт”ендә—Госман Әкбәрсвич рольләре анын актерлык уңышы санала"
Әйе. Балык Бистәсе районынын Олы Солтан авылы
урта мәктәбен тәмамлаганнан сон Мансур Казанга килә
1957—1961 елларда В И. Качалов исемендәге Зур театр
каршында оешкан театр студиясендә белем ала. Курс
җитәкчеләре Празат Исәнбәт була. Театр дөньясында зур
абруйга ирешкән Наилә Гәрәева. Ирек Баһманов. Вадим
Кешнер—анын партадашлары
Шушы уңайдан байтак татар яшьләренә олы ижат
юлын сайларга юнәлеш биргән, шул рухта тәрбияләгән
Олы Солтан мәктәбен һәм анын укытучыларын да олылап
искә алып китәсе килә Анда Татарстанның халык
артис тлары Равил Шәрәфиев. Хәлим Жәлалев, күренекле
шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин Мансур Шиһапов белән
бер үк елларда укыйлар. Аларга хәтле һәм алардан сонгы
елларда шул мәктәптә белем алучы танылган ижат
әһелләре
исемлегендә язучылардан Роберт Әхмә тжанов. Вакыйф Нуруллин. Мидхә т Миншин.
Әхәт Сафиуллин, Госман Гомәрев һәм өч бертуган Гаффаровлар бар Татарс танда
шушындый ук уңышка ирешкән тагын бер авыл мәктәбен мин белмим Гомумән дә
Балык Бистәсе районы халык күңеленен йөзек кашы булырдай шәхестер тәрбияләүдә
үрнәк бер төбәктер, минемчә Халык шагыйре Равил Фәйзуллин. Татарс танмын халык
аргисткасы Рауза Хәйретдинова, күренекле драматург Сәет Шәкүров. шагыйрь Әхмәт
Гаделләр дә бит шул тарихи, болгар бабаларыбыз яшәгән дәвердә үк оешкан Чаллы
ханлыгы җирлегеннән
Мансур Шиһапов шушы районнын Яншык авылында 1940 елнын I маенда туа.
Район күләмендә кечерәк бер вазифа үтәгән, авылдашлары арасында абруй казанган
Әхмәт Шиһаповнын инде дүрт улы була Бишенчегә Мансур туа Әхмәт абый дүрт ел
сугышта Йөреп, 1 нче группа инвалид булып кайтканда инде ул әнисенен төп
йомышчысына әверелә. Сугыштан сон туган сенлесе белән энесенсн беренче тәрбиячесе
дә ул була. Әхмәт белән Нәфисә Шиһаповлар гаиләсенең булсынга дип тырышып
яшәүләренең тагын бер мисалы—җиде балаларының да югары бетемле булуы. Әхмәт
Шиһапов сугыш яраларыннан тернәкләнеп китә атмыйча, илленче еллар башында
вафат булгач, кече эне-сеңелләрне аякка бастырышуда агатары булышлык итә Үз
авылларында утыз еллап укыткан һәм мәктәп директоры булган Хуҗиәхмәт агасы
Мансурга да студиядә алган белем белән генә чикләнмәскә кинәш итә Мансур, эш
арасында укып. Казан дәүләт университе тының журналистика факу льтетын тәмамлый
Аңа чаклы ук инде Мансурның тагын бер сәләте—оештыручы, әйдәп баручы сәләте
ачылган була Атасы Әхмәткә, абыйларына хас бер сәләт Җитмешенче еллар башында ул
Язучылар берлегеңчә матур әдәбиятны пропагандалау аткәсендә танылып ала. 1974—
1976 елларда Г. Камал исемендәге театрның баш администраторы, аннары Курчак
театры һәм Күчмә театрның директоры булып эшли. Күчмә театрның статус-дәрәҗәсен
күгәрүгә, аны Дәүләт драма һәм комедия театры дип үзгәртүгә ирешә Туксанынчы елт ар
башыннан ул Татарс тан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары булып эшләде.
Хәзерге көндә 1996 елдан башлап Республиканың Дәүләт Зур концерт залы директоры
1980 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1996 дан
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Татарс тан Республикасының Мактау
грамотасы иясе (2000)
Мансур Олы Солтан мәктәбендә укыган елларында шигырь яза башлый Дусты
Кадыйр белән күрше авыл мәктәбенә барганда-кайтканда алар ярышып шигырь
әйтешәләр Мансурның берме-икеме шигыре район газетасында басылып та чыга.
Мәктәптә ул драма түгәрәге “артисты" булудан тыш. татар шагыйрьләренең
шигырьләрен оста сөйләүче буларак та таныла. Казанда, театр студиясендә укып
йөргәндә, берме- икеме шигыре көйгә дә салына—ләкин әле ул җырчы шагыйрь
буларак соңрак танылачак. Беренче шигырь китабы “Әйләнеп кайтыгыз" бик сонлап.
1991 елда гына дөнья күрә. Ана сүз башын—“Шомыртлар ак шатен ябынса"ны
Мөхәммәд Мәһдиев түбәндәге юллар белән тәмамлый: "Кулъязманы укып чыккач, уйга
калдым: тәрәзәдән яз исе бәреп кергән сыман булды, туган авылымның җәйрәп яткан
иген басуларын күргән кебек, туган нигеземдәге бакча башында ак шален ябынган
шомыртны күргән кебек булдым". Сонрак шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин “Исәннәр
әйләнеп кайталар" мәкаләсендә (1993) Мансур шигырьләренә төпле анализ ясап, аларга
бик уңай бәһа бирә. Ул китапның мөхәррире буларак, бу бәяләр мине дә сөендерде,
әлбәттә.
Шагыйрьнең икенче китабы фәкать җырлардан тора. Ана авторның иң популяр
җырларының берсе булган “Туй күлмәге" исеме бирелгән (1997). Китапка "Әйләнеп
кайтыгыз". “Яшьлегем эзләре". “Өлешемә тигән, әй. көмешем". “Кыр казларын бергә
каршылыйк" кебек, җыр. сәнгать сөючеләргә таныш, якын булган кырык-иллеләп җыр
кергән. Язучы Альберт Хәсәнов “Игелекле яуган яңгыр төсле" бәяләмәсендә М
Шиһаповнын җыр иҗаты турында болай дип яза: “Танылган җырчыларыбыз
Мансурның “Сагыну", "Васыять". “Бүләк ит син". “Унҗиде яшем". “Язгы җыр" һ б
җырларын аеруча яратып башкара, аларны һәрчак концерт программаларына
кертәләр Талантлы шагыйрьнең сүзләренә көйләрне дә бит Сара Садыйкова. Рим
Хәсәнов. Рамил Курамшин, Рәис Нәгыймов. Сафьян Ибраһимов кебек танылган, дан
алган композиторлар язганнар. Теләмәсаләр. жан тартмаса. шигырьне укып
илһамланмаса. син алардан көйләрне өсләренә күсәк белән янал та яздыра алмассың.
Өстәп шуны да әйтергә кирәктер, китап рәвешенә кергәнче әле бу җырлар башта җыр
сөючеләргә ике дискетага теркәлеп барып ирешәләр.
Яшьлегем эзләре" җыры (С. Садыйкова көе) Нәфисә Василова. “Әйләнеп кайтыгыз" (Р
Хәсәнов көе) Асаф Валиев, “Өлешемә тигән көмешем" (Азат Хосәенов көе) Зәйнәп
Фәрхетдинова һ б. бик абруйлы артистларыбыз (Римма Ибраһимова, Хәйдәр Бигичев,
Вафирә Гыйззәтуллина, Зөфәр Хәйретдинов) башкаруында бирелә.
Шунысын да әйтергә кирәк, бу китаплары дөнья күргәнче вакытлы матбугатта
Мансур Шиһаповнын күпсанлы мәкаләләре һәм курчак театры тарихын чагылдырган,
анда эшләүче артистлар, башка иҗат әһелләре белән таныштырган “Казан дәүләт
курчак театры" китабы басылып чыккан иде. Драматург буларак та ул көч сынап
карый Гадел Кутуйнын "Рөстәм маҗаралары" повестена нигезләнеп “Абага чәчәге”
инсценировкасын яза. Ул пьеса 1978 елда курчак театрында куела һәм күренекле әдип
Нәби Дәүли. аны унай бәяләп, матбугатта язып чыга Гариф Ахуновнын “Хәзинә"
романына нигезләнеп эшләнгән "Кошның да үз оясы бар" инсценировкасы да театр
сәхнәсендә уйната. Драма һәм комедия театрының Ташкенттагы сәфәре вакытында
уйналган төп әсәрләрнең берсе буларак шулай ук уңай бәяләнә. Ташкентта яшәүче
милләттәш әдибебез, драматург Зиннәт Фәтхуллин ана багышлап зур мәкалә бастыра
Бер гаиләдән ике-өч ижат кешесенең чыгуы бик сирәк күренеш Бу җәһәттән лә
Әхмәт абый белән Нәфисә апа уңганнар исәбендә торалар. Урыннары җәннәттә булсын.
Мансурдан ике генә яшькә олы абыйсы Рәшит Шиһапов та биш шигырь китабы,
берничә танылган җыр сүзләре авторы иде. Педагогия институтын тәмамлаганнан сон
байтак еллар Лениногорск шәһәрендә яшәде: балалар укытты, шәһәр Халык театрын
оештыручы һәм анын җитәкчесе булды. Хәзер жәседе туган авылы каберлегендә.
Абыйсы вафат булганчы ук язылган, туган төбәгенә, якыннарына багышланган “Ак
болытларга карап мәкаләсендә шагыйрь Мансур Шиһаповнын мондый юллары бар:
Туган авылым Яншыкка кайтсам, беренче чиратта зиратка ашыгам. Анда җиде буын
бабамның, кардәшләремнең каберләре Үзем дә мәңгелеккә шушы зират куенына
күчәрмен—каберем шунда булыр. Ташына язарга инде шигырем дә әзер..."
Мансур Шиһаповнын үзенчә монсу шигырьләре, күңелгә “сенеп" калучан
җырлары, янадан-яна пьеса һәм инсценировкалары белән әледән-әле танышып яшәргә
язсын. Еллар дәвамында тупланган ижат җимешләрен ешрак укучыга җиткерсен, куен
дәфтәреңдә генә сакламасын, дигән теләктә калам.