КҮКЛӘР СЫЯР МИКӘН КҮКРӘККӘ?
Бөтен жаным сөя,
Яна, көя...
Янсын! Көйсен!..
Тагын янсын!
Ә җавап тапмаса, хистән,
Моңлы былбыл йөрәгедәй ярылсын. ...Ахыргача янсын!
Мин акылга яшим буйсынып— Хисләр җиңә.
Мин яратам, хискә буйсынып,— Акыл күнә.
Вакытмы узды,
“Иске киеме тузды”,—
Акылым яңа хисләр тудырды!
Йолдыз балкый тәрәз артында... Синең нурлы йөзең—каршымда: Йолдыз кебек балкый. Тормышымны яктырта.
Яна җанның нәкъ уртасында... Тик атылма, йолдызым, атылма!
Казан татарлары—киләчәктә
Көчле кулны хөр күкрәккә куеп.
Казан безнең өчен - җир үзәге диеп.
Яшәрбез без-һәр мизгелне күңел белән тоеп.
Без—Казанда туган, милли рухлы татар!
Туган шәһәр, ул- меңъеллык диеп,
Аның иминлеге өчен һәркем җан атар!
Айдар ҖАМАЛИЕВ (1985) -КДУнын татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты Шигырьдә/*' вакытлы матбугат битләрендә басыы Калаңда яши
Мин сине шундый яратам: Күкләр күкри гүя йөрәктә. Акылымны югалтам,
Акыл миңа шундый кирәктә. Хисләр ташый күңелдә...— Күкләр сыямыни күкрәккә?!
Вакыт туктап тора,
Тирә-як тын, матур, мәһабәт. Читтә калып тора сәясәт.
Юктыр җирдә кайгы һәм хәсрәт... Шундыймы син, якты мәрхәмәт— Мәхәббәт?!
Эссе озын җәйге көнне кыш кирәк.
Салкын кышта: “Җитсен иде җәй тизрәк”...
Әй кеше, әйт, сиңа тагын ни кирәк?
Юк
Шигырь язылмый, Илһаммы юк?
...Өстем бөтен. Тамагым тук.
Гел елмаям мин,
Шаян һәм шук.
Газап чикмим, Борчулар юк.
Йөрәк әрнеми,
Яралар юк.
Акчам да бар хәтта... Бәхетем—юк: Шигырем—тәхетем юк!