Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИЛӘСЕ САНДА УКЫГЫЗ


“Оренбург вокзалы Пассажирлар ташкыны буып өлгермәгән борынгы перрон,
тимер юлдан ерак түгел парк.. Аннан тынлы оркестрның вальс уйнавына хәтле
ишетелеп тора. Ташкенттан Мәскәүгә таба үтүче скорый поезд өр-яңа вагон һәм аның
баскычында Булат Акрын гына кузгалып тизлеген арттыра баручы поездга ияреп кыз
атлый да атлый, аларның куллары бер-берсенә ябышкан диярсең Менә шул чакта
Нораның күзләре әнә шундый моңсу иде Югыйсә, кайгырырга сәбәп тә юк иде бит
Барысы да сөйләшенгән, аңлашынган Булат яңа елга кайтачак, кулына диплом алгач,
яз көне аны үзе белән алып китәчәк Барысы да вәгъдә белән беркетелгән иде түгелме
соң?" Бу юллар татар укучысы инде яратып өлгергән язучы Рауль Мирхәйдәровның
Җәй челләсе" дигән романыннан алынды. Илленче еллар башында Оренбург шәһәрендә
очрашып вәгъдәләр алышкан Булат белән Нурия исемле чибәр кызның - Нораның
язмышы алга таба ничек булыр? Соңыннан райком секретаре дәрәҗәсенә күтәрелгән
Булат атлы егет мәхәббәтенә тугрылык саклый алырмы? Әллә түрәлек баскычлары
буйлап югарырак үрләгән саен кешелек сыйфатлары башкалары белән алышынамы?
Журналның алтынчы санында басыла башлаячак романында язучы кешелек дөньясын
мәңге борчып килгән катлаулы әхлакый проблемаларны тыгыз сюжет линиясенә
корылган мәхәббәт маҗараларына төреп тасвирлый, уйлана, борчыла.
Журналның бу санында шулай ук язучы Камил Кәримовның “Мин әнигә бик
кирәк" исемле яңа хикәясе, шагыйрьләр Лена Шагыйрьҗан, Шәүкәт Гаделша, Бикә
Рәхимова шигырьләре белән танышырга мөмкин булачак.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы хокуклы вәкиле
Назиф Мириханов журнал укучыларга "Хезмәт тәме яки шәҗәрә җебенең унсигезенче
төене" дип исемләнгән күләмле хезмәтен тәкъдим итә Ул татар морзалары һәм гомумән
халкыбыз тарихы белән кызыксынучыларны яңача фикерләве, фактик материалның
байлыгы белән җәлеп итәр.
Журнал битләрендә әдәби тәнкыйть, публицистика, фән һәм сәнгать мәсьәләләренә
дә урын мулдан бирелә. "Татар энциклопедиясе битләреннән "Миллиятсүзлеге".
Латинча уку күнекмәләре" кебек сәхифәләрдә кыэыксынучан һәм тынгысыз укучыга
бай мәгълүмат чыганагы булып хезмәт итәр.