Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әхмәт Исхакның тууына 100 ел


ӘХМӘТ Исхак (Әхмәт Габдулла улы Исхаков) 1905 елнын 1 маенда Казан шәһәрендә
хезмәткәр гаиләсендә туа. Жиде яшендә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә укырга керә 1919
елдан укуын Казандагы татар педагогия техникумында дәвам иттерә 1922 елны аны
тәмамлый, комсомолнын Татарстан өлкә комитетындагы матбугат бүлегендә
экспедитор, аннары экспедиция мөдире булып эшли Шушы елларда ул, инкыйлаб алып
килгән иҗтимагый үзгәрешләр белән рухланып, шигырьләр яза башлый "Кызыл
кошлар" исемле беренче шигыре 1923 елда "Кызыл Шәрекъ яшьләре" журналында
басыла
1925 елда Таткино оешмасы аны Мәскәү Дәүләт кино техникумынын сценарий
бүлегенә укырга җибәрә. Әмма бу бүлек шул елны ук бетерелә һәм шагыйрь Мәскәүдәге
“Эшче” исемле татар газетасы редакциясендә эшли башлый. М Жалил белән якыннан
аралаша, үзенен шигырь китапларын бастырып чыгара
1928 елда Ә. Исхак Казанга кайта. "Кызыл Татарстан" (хәзерге Ваганым
Татарстан") газетасы һәм “Чаян" редакциясендә. 1939—1942 елларда СССР Әдәби
фонлынын Татарстандагы вәкиле булып эшли. 1939 елла СССР Язучылар Берлегенә
әгъза член итеп алына.
Ә. Исхак 1942—1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша, взвод командиры һәм
хәрби журналист була. 1963—1967 елларда ул "Чаян ' журнатынын баш мөхәррире бу
лып эшли, пенсиягә чыкканнан сон бөтен эшчәнлеген тулысынча әдәби иждтка
багышлый Ә Исхак үз әсәрләрен язу белән беррәттән дөнья поэзиясе классикларын
татарчага тәрҗемә итү өлкәсендә дә күп эш башкарган язучы
Шагыйрь 1991 елнын 24 июнендә Казанда вафат булды.