Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХИКӘЯ ОСТАСЫ


XXI гасыр башында мәдәни тормышыбызда гаять тә мөһим, әмма, ни кызганыч, әле бүгенгәчә тиешенчә бәяләнеп бетмәгәг олуг вакыйга булды - мең еллык язма мирасны туплаган әдәбиятыбыз тарихында беренче тапкыр буларак “Татар хикәясе антологиясе” басылып чыкты (Татарстан китап нәшрияты. 2001 ел). Беренче карашка, илле басма табактан артык күләмле бу хезмәтне барлау, туплау, бастырып чыгару өчен әзерләү, ягъни төрле чорларда, төрле географик урынчылыкларда яшәп иҗат иткән авторлар хакында биобиблиографик белешмә юнәтү, ин яхшы хикәясен сайлап алу, теге яки бу әсәрнең кайчан һәм кайда язылуы, беренче тапкыр кайда, нинди матбугат битләрендә дөнья күрүе кебек мәгълүматларны эзлекле бер системага салу, һәр хикәягә аерым искәрмә язу, борынгы сүзләргә аңлатмалар бирү өчен тулы бер фәнни оешманың күпьеллык эшчәнлегс кирәк булыр иде. Тау актаруга тин хезмәт бу. Шулай! Ә баксаң, шушы титаник хезмәтне аерым бер жанатар әдибебез, русчалатыбрак әйтсәк, энтузиаст язучы һәм бу очракта үзенә галим функцияләрен дә алган Мәгъсум ага Хуҗин берүзе башкарып чыккан икән.
Шушы бер саллы хезмәте белән генә дә Мәгъсум абый инде әдәбият тарихындагы лаеклы урын алды дип, һич икеләнмичә әйтергә мөмкин. Үз хикәяләрен фәлсәфи һәм тирән психологик планда иҗат итүче, бүгенге әдәбиятыбызда чын затлы хикәя остасы булып танылган аксакал язучының гаять авыр һәм үтә дә мәшәкатьле бу эшкә алынуы миңа һаман да сер булып кала бирә. Шактый озак уйланып йөргәннән соң гына җавабын да таптым кебек. Мәгъсум абый тәртипсезлекне, шапшаклыкны җене сөйми торган затлардан. Нәрсәдер эшли икән, ул коеп куйган кебек балкып торырга тиеш. Аңа инде черки дә борынын тыга алмаслык булсын. Татар хикәяләренең кайсы кайда таралып ятуына эче пошкандыр, аларның иң яхшы үрнәкләрен бер түбә астына җыеп куясы килгәндер кебек тоела миңа. Аның хикәяләрендә һәр нәрсә үз урынында, һәм тел җәһәтеннән, һәм сурәтләү, сюжет-композиция кору җәһәтеннән булсын, г еройларның эчке дөньясын тасвирлауда булсын - барысы да шулкадәр табигый һәм җанга ятышлы булыр, беркайчан да нишләп болай булды сон әле бу дигән аптыраулы сорау башыңа килмәс Ул хикәяләрне уку нарат урманында күкрәк тутырып сулыш алу, туган якның көмеш чишмәсеннән йотлыгып салкын су эчү кебек табигый бер халәткә өйләнә, җаныңа, тәнеңә, бөтен буыннарыңа рәхәт сулкылдау иңә кебек. Мондый тылсымга бары тик чын талант ияләре генә ирешә ала да. Мәгъсум абый хикәяләрендә беркайчан да гайре табигый вакыйгалар, өнеңне алыйм әле дип язылган куркыныч ситуацияләр табалмассың. барысы да нәкъ тормыштагыча, геройлары да үз арабызда көгг күрүче гап-гади авыл агайлары, авыл апалары, тормыш юлын башлап кына җибәргән чиста, саф күңелле, садә җанлы авыл балалары, яшүсмерләр. Аның хикәяләрен укыганда, ирексездән күзләргә яшь тыгыла. Кемнедер кызганудан, чарасызлыктан түгел, ә бәлки язучы сурәтләгән үтә дә саф күңелле геройлар белән очрашу шатлыгыннан, арабызда шундый да кешеләр булуны күрү сөенеченнән туган яшьләрдер дә әле алар Аның әсәрләрен укыгач күңел сафланып кала, үзеңне ниндидер бер рәхәт дөньяда хис итә башлыйсың Журналның бу санында, хөрмәтле укучылар, сез аның әнә шундый нечкә лиризм белән сугарылган хикәяләреннән берсе белән танышырсыз.
Бәхетемә димме. 1993-1997 елларда миңа Мәгьсум абый белән бергә “Татарстан" журналы редакциясендә эшләп алырга туры килде, һәм нәкъ менә шул елларда мин язучының иҗатында гына түгел, ә бөтен яшәү рәвешендә чиста һәм саф булып кала белүенә, һәр нәрсәгә күңел җылысын салып башкаруына инандым. Аның кул астыннан чыккан бер генә язмага да инде тел-теш тидерерлек булмас. Вазифасы буенча шул язмалардан хата һәм төгәлсезлек эзләргә тиешле үтә таләпчән, тел стихиясен сизгер тоемлаучы корректорыбыз Клара Миңнуллинаның сүзләре әле бүген дә колак төбемдә яңгырый кебек.
- һай. бар редакторлар да Мәгьсум абый кебек булсын иде! - ди торган иде ул.
Әле бүген дә Мәгьсум Хуҗин безнең арада. “Казан утлары" журналының проза бүлегендә “Татар хикәяләре хәзинәсеннән" рубрикасын алып бара, штаттан тыш редактор вазифасын башкара. Зиһене үткен, теле йөгерек, буй-сыны төз. Аңа 75 яшь тулганына ышанасы да килми. Тормыш дәвам итә.
1930 елның 15 маенда Татарстанның Саба районы Тенеки авылында (бөтен Татарстанга танылган зәркәнчеләр - көмешчеләр авылы, хикәяләрдә иң нечкә детальләрне ювелирларча чачаклау-чуклау осталыгының сере шунда түгелме) дөньяга килгән Мәгьсум Хәмит улы Хуҗинның тормыш юлы һәм иҗаты аерылгысыз рәвештә татар вакытлы матбугаты, татар әдәбияты белән бәйле. 1948 елда Саба урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ул. бераз вакыт шул ук мәктәпнең башлангыч сыйныфларында укытучы булып эшли. 1949 елның январенда аны комсомолның Саба район комитетына икенче секретарь итеп сайлыйлар. 1949-1954 елларда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1954 елдан алып 1956 елның октябренә кадәр республика яшьләре газетасы “Яшь сталинчы” (хәзер "Татарстан яшьләре") редакциясендә башта әдәбият-сөнгать бүлеге мөдире, аннан пропаганда һәм агитация бүлегендә әдәби хезмәткәр һәм мөдир вазифаларын башкара. 1956 елда ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы бер еллык комсомол мәктәбен тәмамлап кайткач, аны “Татарстан яшьләре" газетасының җаваплы сәркәтибе итеп билгелиләр. 1958-1959 елларда үз теләге белән Казакъстанга китеп, чирәм җирләрне күтәрүдә актив катнаша, бер елга якын Караганда шәһәрендә чыга торган "Комсомолец Караганды" редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1959-1969 еллар арасында ул Саба. Арча, Балтач район газеталарында җаваплы хезмәттә. 1969 елның октябреннән пенсиягә чыкканчы М. Хуҗин татар сатирик “Чаян" журналының җаваплы сәркәтибе хезмәтен башкарды. Аннан соң да. алда әйткәнебезчә, төрле газет- җурналлар редакцияләрендә эшләвен дәвам иттерә.
Мәгьсум Хуҗин иҗатында хикәя жанрына тугры калган сирәк авторларыбыздан. Аның беренче иҗат үрнәкләре вакытлы матбугат битләрендә, күмәк җыентыкларда узган гасырньщ илленче еллары башыннан ук күренә башлый, ә "Ерганак юл яра" исемле тәүге китабы 1961 елда дөнья күрә. Хәзерге вакытта М. Хуҗин дистәдән артык китап авторы. "Аның ин әйбәт хикәяләрендә авыл тормышы, бигрәк тә авыл балалары дөньясы ышандыргыч деталь-образлар аша фәлсәфи һәм психологик планда сурәтләнә, геройларның уй-кичерешләре. теләк-максатлары заманча яңгырашлы ситуацияләр һәм мөнәсәбәтләр аркылы ачыла” диелә әдип иҗаты турында “Совет Татарстаны язучылары" исемле биобиблиографик белешмәлектә (Даутов Р Н.. Нуруллина Н. Б, Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1986 ел).