Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЗЕТА БИТЛӘРЕНДӘ— ФРОНТ СӘХИФӘЛӘРЕ


"Ң1лар үтәр, тарихчылар безнең газетабызның саргайган бипиарен дулкын- .юнып актарырлар, хәрби язучыларыбызның һәм журналистяарыбызның иң кечкенә генә хәбәрләрен укып та
—Нинди изге, нинди бөек эш эшләгәннәр'—дип. аларның исемнәрен бик зур хөрмәт белән телгә алырлар "
Лфмл Шачоп*
Әйе. еллар үтә тора, һәм еллар үткән саен без халкыбызнын Бөек Ватан сугы- шында—фронтларда күрсәткән батырлыкларының әһәмиятен, кадерен, анын бөеклеген анлаганнан-анлыйрак барабыз сыман.
Шәт. шулай икән, бүгенге буын кешеләренен баһадир уллары һәм кызларның фронтта күрсәткән батырлыклары турында тагын да күбрәк белергә теләве бер дә гажәп түгел. Бөек Ватан сугышы чорына караган һәр документ, һәр тарихи факт.— зурысы һәм кечесе,—һәркайсысы яшь буынны Ватаныбызның чын гражданины итеп, патриотик рухта тәрбияләү чарасы буларак аеруча кадерле һәм алыштыргысыз хәзинәдер.
Мәгълүм ки. ВКП(б) Үзәк Комитеты 1942 елның 6 февралендә кабул иткән "Матбугат өлкәсендә партиянең ин әһәмиятле бурычлары турында" дигән карарында: "...Кызылармеецларны аларнын үз ана телләрендәге газеталар белән тәэмин итү өчен бөтен чаралар күрергә".—дип билгеләнә (О партийной и советской печати // Сборник документов.—М.. 1954.—С. 291).
Шул бурычны гамәлгә ашыру максатыннан чыгып, фронтларда 1942 елдан милли телләрдә хәрби газеталар чыгарыла башлый.
Татар телендә фронт газеталары 1942 елнын июленнән дөнья күрә һәм алар тиз вакыт эчендә сугышчылар арасында зур популярлык казанып өлгерәләр Татар язу-чылары, журналистлары сугышчылар белән бер сафта атакага баралар, хәрби опе-рацияләрдә катнашалар; дошман уты астында окоптан-окопка йөреп, фашистларга каршы аяусыз сугышкан батыр солдатлар һәм офицерлар белән турыдан-туры танышып, татар халкының баһадир уллары турында хәбәрләр җыялар Аларнын күпчелек әсәрләре жилле-яңгырлы окопларда, дошман уты астында язылалар Бу хәбәрләр, газета аркылы фронтның бөтен почмакларына ирешеп, сугышчыларны гагын да рәхимсезрәк көрәшләргә рухландырып торган
Фронт газеталары әнә шулай туа. радио дулкыннары аша барлык фронтлардан алынган иң сонгы хәбәрләр, фронтлардагы уңышлар турындагы мәгълүматлар. Верховный Баш Командующий приказлары, төн эчендә кургаш хәрефләр!ә әйләнеп, басу машинасына керәләр. Иртән кызарып кояш чыкканда, газеталар гөрле частьларга тарала башлый
Бөек Ватан сугышы елларында фронтларда 16 исемдә татар телендә газеталар чыга.
л\.
КЫЗЫЛ АРМИЯМГҢ XXV ГЛЛЫГЫН ДОШМАНГА
ЖИМГРГЕЧ УДАРЛАР
ЬИРЫ! КАРШЫЛЫЙК!
I. “ВАТАН ӨЧЕН"
Төньяк-Көн батыш фронтта 1942 елнын 10 июлендә татар телендә чыга башлаган беренче фронт газетасы Газета
*А.1ГЯ, ДОШМАН осляю 1944 -5 май 4 6
1944 елның апреленә кадәр дөнья күрә. Газета редакциясе Старая Руссадан Житомирга кадәр зур һәм данлы юл үтә. Редакциянең адресы: башта—557 кыр почтасы. 652 бүлек; аннары—18 715-А кыр почтасы.
Газета атнага ике тапкыр рус. татар, латыш, литва. үзбәк, казакъ телләрендә дүртәр битле булып чыга. Форматы—42x30 см.
Җаваплы редактор булып рус газетасы редакторы санала. Газетаның татар ред-коллегиясе составында редактор урынбасары булып журналист капитан Гани Гыйль- манов, хәрби корреспондентлар булып язучы Хатип Госман, яшь шагыйрь Шәрәф Мөдәррис, журналист А. Әхмәдиев. Нәфыйк Яһудин (сугыш алдыннан Арча ягында укытучы) эшлиләр. Бу редакциягә Казаннан партиянең Өлкә Комитеты коман-дировкасы белән танылган язучыларыбыз Гомәр Разин (бу Гомәр Бәшировның шул вакыттагы тәхәллүсе) һәм Мирсәй Әмир киләләр, ике айга якын анда хезмәт итәләр.
Хатип Госман һәм Гомәр Разин редакциягә 1942 елнын август ахырында килеп эшкә керешәләр (ТР нын Милли архивы. —7083 фонд. 2 тасв. 32 сак. бер. 8.10 бит)
X. Госман көрәшкә рухландыргыч шигырьләр, хикәяләр, очерклар яза. Анын 1942 елда “Безнен батырлар". “Сакта". “Корыч ташкыны". “Элемтәче Ильяс". “Синең бурычың". “Фронт кызы" һәм башка шигырьләрен солдатлар яратып укыйлар Анын окопта язган хикәяләре, очерклары халыклар дуслыгы идеясе белән һәм тирән патриотизм хисе белән сугарылган: "Халкыбызның батыр уллары кебек сугышыгыз" (1942. 28 июль). “Кеше ашаучылар" (1942. 20 ноябрь) кебек хикәяләре, разведчик Заян Хәкимов турындагы “Сугышта чыныккан йөрәк" (1942. 8 сентябрь. автордаш Г Разин), снайпер Насыйр Юнысовка багышланган. "Һәр тамчы кан өчен" (1942. 11 сентябрь). “Өлкән кардәшебез" (1944. 1 апрель). "Гарасат уллары" (1944. 5 апрель) һ. б. очерклары әнә шундыйлардан. X. Госман 1943 елда "Ялкынлы йөрәк" исемле повестен төгәлли.
Гомәр Разин исә, редакциянең эшен жайга салуда булыша, совет солдатларының батырлыклары турында очерклар яза. фронт тормышыннан бай материал җыя. Аның газета битләрендә басылган әсәрләре түбәндәгедән гыйбарәт: "Татарстанның бүгенгесе" исемле мәкалә (1942. 28 август). "Пулеметчының сугышчан көннәре" (1942. 4 сентябрь). "Сугышта чыныккан йөрәк" (1942. 8 сентябрь. автордаш X Госман). "Гармоньчы егет” (1942. 6 октябрь). "Бер көнне шулай.." (1942. 30 октябрь; снайпер Шәяхмәтов сүзләреннән). "Сержант Хәйруллин” очерклары һ. б.
Кызыл сугышчы Шәрәф Мөдәррис 1942 елнын сентябреннән фронт газетасы редакциясенә штаттан тыш кабул ителә һәм баштарак корректор булып эшли. Анын бу газета битләрендә “Ул үч алыр" (1942. 2 октябрь). "Онытылмас хәлләр" (1942. 17 ноябрь). "Армия, алга" (1943. 19 февраль) “Татарстан чәчәкләре" (1943. 19 февра.1ь. шинель кигән совет кызлары турында очерк). "Ватан" (1944. 25 март). “Зур һәм данлы юл" (1944. I апрель) кебек шигырьләре, очерклары, мәкаләләре басыла.
Солдат-шагыйрь сугыш кырларында үзенең ялкынлы әсәрләрен—шигырьләрен. поэмаларын, хикәяләрен иҗат итә. аларда Ватан сугышы героикасын, солдатлар тормышын тирән яктыртуга ирешә Мәсәлән. "Таныш куак", "Аерылу моны". “Ярсый йөрәк (1942). “Корыч каска”, “Минем моңым”. “Севастополь", “Ельня. Ельня'". "Синен сүзең". "Землянкада". “Кинжәбулат". “Сукыр лампа", "Сапер". "Киткәндә . “Смоленщина", “Гөлбәдәр". “Тантана" (1943) әсәрләре әнә шундыйлардан 1943 елнын 7 июлендә Шәрәф Мөдәррис Хәсән Хәйригә фронттан җибәргән хатында болай дип яза: "Үзебез шулай бер көе эшләп ятабыз. Хатип та зур гына әйберләр эшли Мин дә карап тормыйм. Менә сина истәлек өчен үземнен “Тупчы Ваһап исемле поэмамны һәм рус телендә басылган әйберләремнен ин соңгысын җибәрәм ("Певец русской елавы").
Хәзер Ватан турында югары аһәңле, ялкынлы рухлы олы гына бер поэмага йөкле булып йөрим. Һәрхәлдә, мин аны ике айлардан Союзга җибәрү бәхетенә ирешермен, дип уйлыйм".
1943 елнын 11 февралендә Мирсәй Әмир дә бу газета редакциясенә эшкә китә (Әдәбият баскычлары // Татар совет әдәбияты елъязмасы — Казан: Татар, кит. нәшр.. 1976 218 б.) Шушы газета битләрендә ул Совет кешеләренең сугыш кырындагы батырлыкларын, югары рухи-әхлакый сыйфатларын, тормышка, туган жиргә
139
мәхәббәт хисләрен тасвирлаган очеркларын һәм хикәяләрен бастыра. Мәсәлән, “Гөрли Казан” (1943, 19 февраль), “Үлемгә бирмәс ул” (1943, 6 чарт), "Дошман көтмәгәнчә” (1943, 12 март), "Агитатор” (1943, 19 чарт), “Курай” (1943, 6 апрель), “Котгыбай батыр” (1943, 1 май), “Мөстәкыйм карт йокысы”, "Сыерчык”. "Бабай- лар” һ. б.
“Курай” дигән язмасында әдип гади генә деталь аркылы фронтовикларнын бай эчке дөньясын ачуга ирешә. Солдат Йомагуҗа Маликов. гомерен куркыныч асты- на куеп, камышлар арасына керә дә аю кураен кисеп ала һәм туган як көйләрен сыздырып җибәрә. Әлбәттә, бу көй командирларны да, сугышчыларны да дулкын- ландыра, әсәрләндерә. Алар кырыс фронт шартларында да кешедә була торган нечкә хисләрне түкми-чәчми саклаганнар лабаса. яу кырында да алар илебезнен гүзәллеген искә төшерәләр.
“Ватан өчен” газетасы битләрендә М. Әмир “Чаян фронтта” дигән бүлек ачып, фашистларга яшен уты булып өркелеп торган үткен һәм тапкыр сатираны җанлан- дырып җибәрә, мона ирешү өчен ул күп кенә халыкчан алымнар куллана. “Әйдә, шулай булсын” (1943, 19февраль), “Тотса Мәскәүләр якан”. “Немецча бишек җыры” (1943, 23 февраль), “Фриц-фриц сүзеннән чыкмый”. “Кем нәрсә күтәрә”. “Урман- да” (1943, 12 март) кебек әсәрләрдә бу бигрәк тә ачык чагыла
1942 елның 6 ноябрь санында шагыйрь Әхмәт Ерикәйнен Советлар Союзы Ге- рое Салават Кәримов турындагы “Баһадир” исемле язмасы басылып чыга. 1943 елнын 19 февраль санында Кави Нәҗминен "Очучылар җыры” исемле шигыре дөнья күргән, ә 1943 елнын 6 апрелендә Идрис Туктаровнын "Ягымлы сүзләр” исемле хикәясе һ. б. урын алган.
Бу газета битләрендә юстиция өлкән лейтенанты Мостафа Ногман, командир- эенитчы Нур Гайсин үзлэренен патриотик шигырьләре белән катнашалар, шунда
ук Атилла Расихнын хикәяләре дә ба- сыла.
II. “АЛГА, ДОШМАН ӨСТЕНӘ"-
1942 елның ноябрендә Калинин фрон- тында тагар телендә шушы исемдәге икенче фронт газетасы чыга башлый.
1943 елнын 20 октябрендә Калинин фронты үзенен тарихи яшәвен
төгәлләгәч, газета исемен үзгәртмичә. Беренче Балтыйк буе фронты карамагына күчерелә. Ул 1945 елнын 5 июненә кадәр чыгуын дәвам итә. Татар телендә гаэетанын 308 саны, а рус телендә 386 саны чыгып кала.
Бу газета Мәскәү яныннан Балтыйк диңгезенә кадәр 1295 километрга сузылган зур, авыр һәм данлы тарихи юл уза. Калинин, Ржев. Духовшина (Смоленск өлкәсе). Невель (Великие Луки өлкәсе). Витебск, Палоцк, Паневежис. Шауляй. Мсмсль (хәзерге Клайпеда шәһәре), Кенигсберг (хәзерге Калининград), Пиллау (хәзерге Балтийск) шәһәрләре аша үтә
Редакциянең адресы: 21 475-С кыр почтасы
Газета дүрт телдә—русча, татарча, үзбәкчә, казакъча басыла Татар газетасы атнага ике тапкыр дүртәр битле булып чыга Форматы—35x26 см
Татар редколлегиясе составында редактор урынбасары журналист Минһаҗ Гый- мадиев, хәрби корреспондентлар булып язучылар Шәйхи Маннур, Афзал Шамов, Абдулла Әхмәт, журналист Котдус Ахмәров. корректор Фазыл Басыйров иптәшләр эшли.
Газета редакциясендә рәссам Байназар Альменов иҗади командировкада булып китә. Татарстан Рәссамнар союзы аны редакциягә ярдәм ит\ өчен җибәргән Ул 1943 ел декабренең соңгы сәгатьләрендә безнең янга килеп керде Фронт тормышына багышланган нәфис альбом әзерләргә ниятләнә иде ул Моның өчен ана фронт, сугышчылар һәм аларнын тормышы белән һәрьяктан танышырга кирәк иде Байназар Витебск шәһәре янында барган кагы сугышларда иң зур батырлыклар күрсәткән сугышчыларның портретларын ясады. Бу—гвардия рядовое Мөнир Сәфәрмитов (1944, 15 февршь), санинструктор гвардия старшинасы Владимир Александрович Крет, гвардия рядовое разведчик Фазылжан Әһмалетдинов һ б
Рәссам окоп тормышының аерым моментларын, сугыш күренешләрен, анын хәраб-
әләрен ашыгып-ашыгып кә- газьгә төшерде, кайберәвенең эскизларын гына сызгалады.
Б. Альменов газетада ике айдан артыграк эшләде һәм ул ясаган күп кенә рәсемнәр га- зета битләрендә басылды"— дип яза Афзал Шамов анын турындагы үзенен истәлегендә (Афзал Шамов. Чын хикә- яләр—Казан: Татар, кит. нәшр.. 1986.—397 б.).
Шагыйрь Шәйхи Маннур газетага 1943 елнын 23 декаб- рендә эшкә килә һәм 1943 ел- нын апреленә кадәр хәрби кор- респондент булып хезмәт итә.
Газета битләрендә анын репор- "Ляга- дошман өешенә (Калинин фронты) газетасы таҗлары, хэбарлара. очероа-
ры, шигырьләре басыла Яшь хәрби корреспондентлар капитан Афзал Шамов һәм снайперлар (1943. 24 февраль) сержант Абдулла Әхмәт. Смоленск өлкәсе. 1943. 5 май исемле язмасы, “Кечкенәләр жыры” дигән шигыре (1943, 31 март) һ. б.
Язучы Афзал Шамов 1943 елның 9 февралендә үзе теләп фронтка китә һәм 1945 елнын 5 июненә кадәр бу газетада хәрби корреспондент булып эшли. Газета битләрендә анын күпсанлы репортажлары, очерклары, мәкаләләре, хикәяләре басыла: “Казаннан сәлам" (1943. 24 февраль). "Бер төнне. " (1943. 5 март), “Кушкаен авылында" (1943. 17 март). "Санитар" (1943. 31 март). “Ике дус" (1943. 21 апрель), “Батыр тупчы" (1943. 8 ман). "Нәфрәт көче" (1943. 22 май). Әлеге соңгы очеркында язучы турыдан-туры сугышчыларга мөрәжәгать итә һәм аларны дошманга каршы аяусыз булырга, аны юк итәргә чакыра. “Безнең күңелләрдә.—дип яза ул.—бер үк вакыт нәфрәт тә. мәхәббәт тә ята. Без. искиткеч көчле сөя белгән кебек, искиткеч явыз һәм өметсез нәфрәтләнә дә беләбез. Сөя белү, ярата белү—сөйгәндә көчле итеп, дәртле итеп сөя белү—ул безнең совет халкының гүзәл бер сыйфаты, анын бөек күнеллелеге һәм чын кешелеклегс. Нәфрәтләнә белү, нәфрәт иткәндә искиткеч явыз, өметсез һәм кансыз нәфрәтләнә алу—ул безнең совет халкынын горурлыгы. бөеклеге һәм кешелекнең ин матур бер сыйфаты".
Шул ук газета санында капитан А. Тәүгилденең “Изге үч” исемле очеркы басылып чыга. А. Тәүгилде—язучы Афзал Шамовнын 1919 елдан әдәби тәхәллүсе. Бу фронт газетасы битләрендә бик күп публицистик мәкаләләре, документаль очерклары. репортажлары, зарисовкалары. хәбәрләре шул имза белән урын алган: мәсәлән. "Тырышкан табар—ташка кадак кагар" (1943. 15 ман). “Партиянең турылыклы улы” (1943, 27 март), “Үз-үзен аямыйча эшләгән өчен" һ. б.
Әлбәттә, язучынын сугыш чорындагы газетада чыга торган материаллары бо- лардан тыш башка имзалар белән дә дөнья күргән. Бу хакта А. Шамов: “Фронт газеталарында басылган хәбәрләр, мәкаләләр башка имзалар белән басылган булса да. башыннан алып ахырына чаклы минем кулым белән язылган",—дип искә ала.
Язучынын шәхси архивында 14 данә фронт дәфтәрләре саклана, анда ул газетада басылган мәкаләләр, репортажлар һәм хәбәрләр исемлеген теркәп куйган һәм соңрак шундый сүзләр лә язып калдырган: “Бу дәфтәрдәге һәм башка дәфтәрләрдәге чит кеше фамилияләре белән басылган мәкаләләр, хәбәрләр һ.б. барысы да минем тарафтан язылганнар Алар алдан сөйләшенеп, рөхсәт алып, алар фамилиясе белән генә чыгарылганнар" Әйтергә кирәк, фронт дәфтәрләрендәге 350 материалның барысы да газета битләрендә басылып чыккан булган.
Язучы Абдулла Әхмәт бу редакциядә 1943 елнын маеннан 1945 елнын 5 июненә кадәр эшли Ул газета битләрендә совет солдатларының сугышчан батырлыклары турында күп санлы очерклар, хикәяләр бастырып чыгара: мәсәлән. “Композитор-
нынжинү маршлары (1943,12 май; Татарстанмын галантлы яшь композиторы Мәсгут Латыйпов турында). “Татар егете" (1943. 22 июнь). “Комсомолка Галия" (1944 12
декабрь), “Гвардия офицеры”
(1944. 26 декабрь) һ.б
Абдулла Әхмәт газетанын I 1944 елнын 8 июль санында дөнья күргән “Уйламаганда” исемле мәкаләсендә көрәштәш дусты Афзал Шамов турында кызыклы бер вакыйганы сурәт- |
ли. “Хәрби журналист, ул обо-
рона вакытында да. һөжүм ва- I кытында да алгы кырыйда йөри. Дошман оборонасын бе- ренчс булып өзүче, аңа берен- '
че ударларны ясаучы батырлар- "Алга. Дошман остенә газетасы Смоленск җирләрендә ны күреп, алар белән сөйләшә Сулдан уңга рәссам Владимир Минаен, хәрби һәм әле генә үткән вакыйгалар корреспондент Афзал Шамов. баш редактор түпынла Лпонт газетасы очен УРы»"асаР* Минһаҗ Гыимадиев. корректор Фазыл турында фронт г зетасы о 1ен Басыиров һәм хәрби коррепондент Абдупа Әхмәт материал оештыра. Мондый 1943. 5май
кайнар көннәрдә ул сугышчы
да, оештыручы да, кирәк булса, командир да булып китә. Тиз генә каләмен куеп, кулына пистолет яисә автомат ала.
...Капитан Шамов, бер частьта эшен бетереп, ашыгып икенче бер частька китә. Бу көнне 30 километр атлаганга һәм берничә төннәр йокы күрми эшләгәнгә күрә дә язучы яхшы ук арган була. Шуна күрә ул куе арыш арасына кереп, хәл алырга утыра. Язучы тарихи һөжүм көннәрендәге тәэсирләр турында һәм үзснен язачак хәбәрләре, хикәяләре турында уйлана. Ләкин кинәт кыштырдау ишетелә Капитан тиз генә кулына револьверын ала һәм арыш арасыннан көнбатышка таба качып баручы бер төркем фрицларны күреп, башта беркадәр каушап кала. Ләкин шунда ук Афзал Шамов үзендә көч. гайрәт тоя. биек арышка ышыкланып килүче эре гәүдәле фрицларны якын ук жибәрә дә кинәт:
—Стой!—дип кычкыра Аннары немецчә:
—НапОе һосһ!—дип. боерык бирә һәм һавага атып жибәрә Көтелмәгәндә үзләренен каршысына револьвер төзәп торган совет офицерын күргән фрицлар кулларын күтәрергә мәжбүр булалар
Язучы Афзал Шамов 7 немецны тиешле урынына илтеп тапшыра. Револьверын кобурасына салып куя да, яңадан үзенең төп эшенә—хәрби журналистның сугыш- чан бурычларын үтәүгә керешә Янадан кулына каләмен ала
Шулай итеп, хәрби журналист Афзал Шамов уйламанганда үзе дә кыюлык, батырлык күрсәтә. Совет журналистларына хас булган данлы эш эшли Фронт га- зетасының заданиесен үтәү белән бергә, язучы-журналист бер үзе 7 обер-сфрей- торны әсирлеккә ала” (Бу мәкалә тулысымча “Кызыл Татарстан" газетасының 1944 елның 21 июль санында басылган )
А. Шамовнын архивында шундый документ саклана "Расписка. Дана началь- нику конвой капшану Шамову н том, что от него на имя в/ч N 20 НКВД принято 7 (ссмь) человек военнопленных Зам. начальника пункга Строкало 30 июня 1944 года"
А. Шамовнын әлеге истәлекләрендәге менә мондый юллар да бүгенге укучы өчен гыйбрәтле булыр дип уйлыйм ' Ялны белми эшлибез, рәтле тон йокысы күргәнебез юк. Кайчак типографиядә генә черем итеп азабы I Газетанын ботен авырлыгы Абдулла Әхмәт белән минем өстә хәбәрләрне дә. репортажларны да. очеркларны да үзебез язабыз, ана кирәкле материалларны да ут эченнән үзебез алып кайтабыз Баш командование приказларын, әһәмиятле мәказәләрне—бары- сын да үзебез тәржемә итәбез Редакторыбыз бары редактор вазифасын гына үтн
Бөтен кара эш безнең кулда. Кыскасы, гармунчы да. жырчы да. биюче дә үзебез
Сугышка чаклы мондый газетада егермегә якын
кеше эшләгән Ә без азегә
дүртәү генә (корректор белән)". (Шунда ук, 324 б.).
“Алга, дошман өстенә” газетасы битләрендә үткен телле, юморга бай кечкенә хикәяләр, фельетоннар, кызыклы хәлләр, парчалар, гармун көенә җырлана торган
такмаклар, сатирик ши- гырьләр. Хуҗа Насрет- дин турындагы тапкыр мәзәкләр күп урын ал- ган.
Бу материалларны матбугатка А. Шамов,
А. Әхмәт һәм Ф. Басый- ров әзерлиләр. Мәсә- лән, Ф Басыйровнын үткен һәм тапкыр сати- ра белән язылган “1944 нче елгы фрицлар” за- рисовкасында (1944, 17 ноябрь), А. Шамовнын “Фриц намусы” исемле кечкенә фельетонында (1944, 15 декабрь) дош- маннарга карата ачы нәфрәт белдерелә.
Газета битләрендә татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Һади Такташ шигырьләре дә дөнья күрә, алар сугышчыларга көч һәм дәрт өсти.
Бу газета битләрендә Фатих Кәримнең "Снайпер фәлсәфәсе” (1943, 15 июнь), “Хәнҗәр” (1943, 25 июнь), Әхмәт Исхакнын "Тотса Мәскәүләр якаң!” (1943, 17 апрель), “Дөнья бу!” (1943, 22 июнь), Әхмәт Ерикәйнең “Кышкы кичтә” (1944, 13 гыйнвар), Шәрәф Мөдәрриснең "Татар солдаты" (1944, 15 февраль). Әхмәт Юныс- ның “Илнең батыр кызы" (1943 8 март), Мәхмүд Максуд тәрҗемәсендә К. Симо- новның Көт син мине (1943, 18 июнь) һ. б. шагыйрьләрнең шигырьләре басыла. Фронт частьларында хезмәт итүче шагыйрьләрдән Мансур Гаязның “Түләтербез!" (1943, 21 апрель), “Ватан" (1943, 22 июнь), Рахман Хөсәеневнен "Жавап” (1943, 20 июль), Исхак Закировнын патриотик рухлы шигырьләре дә шушы газета битлә- рендә урын ала Искәртеп үтик: аларнын өчесе дә дошманга каршы көрәштә ба- тырларча һәлак булалар. Татар тактасы ^,5’™"' к^?къ' үзбэ|< телл*Р™дә атнага ике тапкыр чыга.
I™ ^1ма™ «Гчп ' ?ТЖ- 1944 СЛНЬ,Н 11 а|1Реленнән ДҮРТ битле булып дөнья таТә^ат ,оа? ГаЭетан,ь|н Ре®™Р Урынбасары булып шагыйрь, капи-
эшли Хапби елның 1 июленнан драматург, капитан Риза Ишморат
эшли. Харби корреспондентлар булып шагыйрьләр Гали Ху*и. Әхмәт ЮнГс.
Мөхәммәт Садри, язучы Госман Бакиров, журналистлар Әнвәр Ямангулов, Зәйни Шаһиморатов, Габдулла Шәрипов эшлиләр. Язучы Газиз Иделле һәм журналистка Фатыйма Галиева 1944 елнын ноябреннән 1945 елнын мартына кадәр редакциядә ижат командировкасында булалар
Әхмәт Ерикәй бу газета редакциясендә беренче коненнән 1943 елнын июненә кадәр хезмәт итә, совет сугышчыларын фашизмга каршы көрәшкә өндәгән ши- гырьләр. очерклар һәм җырлар яза: мәсәлән, “Татар егетләре" (1943. 23 февраль).
• Мин кызганмыйм" (1943, 8апрель), “Дуслык" (1943. 11 июль). “Калкулык" (1944. 24 март), "Якынлаша" (1945. 14
апрель) һ. б.
Риза Ишморат бу газетада 1943 елнын 10 июненнән редактор урын- басары хезмәтләрен үтәүче буларак хезмәт итә, шул ук елнын 1 июленнән чын мәгънәсендә редак- тор урынбасары булып эшли Ул озын һәм авыр сугыш юлы үтә. Ос трогожек шәһәреннән Берлинга кадәр барып җитә, урам сугышла- ры барганда яралана. Р Ишморат татар халкы улларының Беренче
Украина фронтында жанын-тансн у, фро„ты„ың Ватан шшусы
аямыйча баһадирларча сугышуы
турында очерклар, мәкаләләр яза: Сулдан уңга баш редактор урынбасары капитан мәсәлән, "Майор Бәдретдинов”, Риза Ишморат, хәрби корреспондентлар өлкән “Виола буенда”, "Зәки Шәймәрда- лейтенан Мөхаммяд Садри. олкон лейтенант нов”, "Мирза Билаловнын развед- Гали Хуҗи.
кага баруы", “Татарстан улы", “Рәхмәт сезгә, кадерле кунаклар" (1944, II апрель). "Берлинда" (1945, 6 май) һ. б.
Гали Хужи һәм Әхмәт Юныс Казаннан газета редакциясенә 1942 елның 27 ноябрендә чыгып китәләр (ТРнын Милли архивы. 7083 фонл, 2 тасв., сак. 32 бер. 204 б.) Ә. Юныс, авыру булу сәбәпле, 1943 елнын 24 апрелеңдә кире Казанга кайта Газета битләрендә анын “Тик алга безнең адым", “Нәфрәтебез көчле булганга". “Ашыгыгыз, кызыл обозлар", “Кавышыр көн", "Беренче Украина фронтындагы татар сугышчыларына” һ. б. шигырьләре дөнья күрә.
Г Хужи бу редакциядә беренче көннән ахырына кадәр хезмәт итә. Ул газетаның җаваплы секретаре була. "Димәк, газеганын ин күп эше анарда Эшкә днсән— атлыгып тора. Приказ бирү дә кирәкми, болай дусларча гына әйтү дә жмтә Күп эшне үзе белеп эшли. Җитез эшли Төгәл эшли. Газетаньш әйтер сүзен, оештыру, өйрәтү көчен белеп эшли. Дошман һөжүмс булып, тиз генә күченер! ә туры килгәндә дә, әйләнә-тирәдә бомбалар ява башлаганда ла куркып, каушап кала торганнардан түгел. Кыю егет",—дип яза аның хакында Р Ишморат "Гомер сукмаклары" дигән истәлекләр китабында (Р. Ишморат Гомер сукмаклары // Истәлекләр —Казан Татар кит. нәшр , 1987 -357 б ) Газета битләрендә Г Хужинын “Зоя Космодемь- янская" (1942), "Исемсез каһарманнар” (1943. 23 февраль). "Россия” (1944 15 һәм 18 декабрь). "Яу күрке" (1945. 13 һәм 17 гыйнвар) поэмалары. “Йөрәк ялкыны” (1943, 6 июль), "Сентябрь" (1943. 6 октябрь). “Канлы эз (1943. 17 октябрь). “Шинель" (1943. 12 декабрь) "Хатип Хәсәнов, Советлар Союзы Герое" (1944, 3 аперль) һ. 6. шигырьләре. “Советлар Союзы 1ерое Фәйзулла Әһлстдинов (1944. 18 гыйнвар), "Совет солдаты" (1944. 8 сентябрь. овтордашы-М Садри). "Менә безнең якташ" (1944. 7 октябрь. автордашы-М Садри) дигән очерклары һәм күп санлы мәкаләләре басылып чыга.
Мөхәммәд Садри редакциягә "Көнбатыш Украина чикләренә якынлашып килгән чагыбызда ГлавПУРККАдан безнең редакциягә дип җибәре ше Мөхәммәт килгәч эшебез һәрьяклап җанланып китте. Садри сугышчан заданиене төгәл һәм вакытында үти торган кыю солдат Туплар, минометлар шартлап, пулялар сыпырып торган җиргә—алдынгы сызыкта сугышучы солдатлар, командирлар янына барып яна хәбәрләр алып кайту өчен кыюлык ин кирәкле сыйфат Бу яктан Мөхәммәт
безнең газета өчен кыйммәтле кеше булып чыкты”,—дип искә ала Риза Ишморат үзенең әлеге истәлекләрендә.
Газета битләрендә М Садринен “Атлы батыр алга ашкына" (1944. 15 февраль). "Без җырлыйбыз" (1944. II апрель). “Хафиз батыр" (1944. I ноябрь). "Халкыма" (1944. 20 ноябрь). "Хәнжәр” (1945. 12 февраль) һ. б. шигырьләре. “Каһарман дус" исемле поэмасы (Советлар Союзы Герое Александр Матросов турында; 1944. 21 июнь). “Ай хикәясе" исемле балладасы (1944. I декабрь). "Советлар Союзы Герое—Әнвәр Кәлиев" (1944. 10 июнь), “Арслан баласы” (1944. 16 июль). “Совет солдаты" (1944. 8 сентябрь; автордашы—Г. Хуҗи). “Менә безнен якташ" (1944. 7 октябрь). “Бу—үч көче" (1944. 12 октябрь, автордашы—Г Хуҗи. А. Иванов). “Сапер Хәйрулла Шакиров" (1945. 7 апрель). “Сапер Мәхмүт Газизов" һәм "Разведчик Касыйм Садыйков” (1945, 27 һәм 30 апрель) очерклары басыла.
Госман Бакиров редакциядә 1944 елнын 21 маеннан эшли башлый. Газета бит-ләрендә Г Бакировнын "Егерме сигез елдан соң” (1944. апрель), “Агитатор үзенең командирына булыша" (1944. 24 май). "Коралын төзек, йөрәген нык булсын" (1944. 27 май). "Бер оешманың эше” (1944. 30 июнь). "Туганлык һәм дуслык армиясе солдатлары" (1944. 20 июль). "Партия члены” (1944. I ноябрь), "Ут” (1944. 24 ноябрь). "Казан егете” (1945. 9 май) кебек очерклары һәм мәкаләләре дөнья күрә.
Газиз Иделле газета редакциясенә вакытлыча командировкага килгәч. Беренче Украина фронтында сугышучы татар сугышчылары турында тирән эчтәлекле очер- ктар яза. Жөмләдән "Совет офицеры" (1944. 27 ноябрь). "Якташыбыз Гәрәевнең батырлыклары" (1944. II декабрь). "Минзәлә егете” (1944. 27 декабрь. 1945. I гыйнвар). "Немец җирендә" (1945, 10 март) исемле очеркларны һәм "Очрашулар" исемле хикәясен (1944. 20 ноябрь) санап үтәргә мөмкин.
Бу газета битләрендә Фатих Кәримнең "Һөҗүм” (1943. 12 май). "Аерылганда" (1943. 200 июнь). "Сугыш кырынла" (1943. 24 сентябрь). “Совет солдаты" (1943. 26 ноябрь), "Немец җирендә" (1945. 17 март), “Безнен урамда” (1945. 26 май) исемле шигырьләре һәм “Тимер һәм тимерче" балладасы (1944, 12 гыйнвар) басылып чыга.
Биредә шулай ук Мостай Кәримнең "Мин синен ягымлы ананны күрдем" (1943, 4 май). "Кол кыз җыры” (1943. 23 сентябрь). "Дан ордены" (1944. I гыйнвар). “Идел кызы” (1944, 6 апрель), "Сталинчыл гвардия" (1944. 25 октябрь) дигән шигырьләре дөнья күрә.
Фронт частьларының берсендә хезмәт иткән яшь шагыйрь Гыйлемдар Рамаза-
нов та газетага актив языша.
Зәйни Шаһиморатов "Ватан намусы өчен" газетасына 1945 елнын август аенда эшкә килә һәм 1946 елның 25 маена кадәр анда хезмәт итә. Газета битләрендә анын “Сталинчыл лачынга". "Яшәсен жинү" исемле шигырьләре. “Туган илемә” дигән поэмасы һәм "Имән әкияте” дигән балладасы басыла.
1945 елнын 9 май көнен капитан Мөхәммәт Садри Берлинда командировкада каршылый "Нәкъ шул вакыт ап-ак тешләрен ялтыратып. Мөхәммәт килеп керде Яныбызга килеп басты да мина карап:
—Иптәш майор, задание үтәлде! Жиңү турында материал җитәрлек булды. Ә ин моһиме—рейхстагка күтәрелеп: "Без җиңүчеләр булып Берлинга килеп җиттек!”— дип яздым да барыбыз исеменнән кул куйдым!—ди.
—Рәхмәт, иптәш капитан, булдыргансың. Үз исемемнән генә түгел, бөтен халкыбыз исеменнән дә рәхмәт сина!—дип. Мөхәммәтнең кулын кыстым" (Р. Ишморат Гомер сукмаклары...—391 б.).
Менә шулай, татар әдипләренең кул тамгасы рейхстаг диварларына да “сугып" калдырылган булган икән. Халыкнын рәхмәте буларак...
IV. “СТАЛИН БАЙРАГЫ”—бу газета 1943 елнын гыйнварында Көньяк фронтта. данлы Сталинград янында оештырыла һәм март аеннан чыга башлый. 1943 елның 20 октябрендә Көньяк фронт үзенең тарихи яшәвен төгәлләгәч, бу газета да исемен үзгәртмичә. Дүртенче Украина фронты карамагына күчерелә һәм Кырым операциясе тәмам булганчы—1944 елнын июненә кадәр чыгып килә.
Редакциянең адресы: 19640-А кыр почтасы.
Газетаның редактор урынбасары булып журналист Гани Клиблеев. хәрби кор-
респонденглар булып язучы Ибраһим Гази, журналист Зәкәрия Әхмәров һәм корректор Кыям Хисмәтуллин эшли. 1943 елнын 18 гыйнварында язучы Фатих Хөсни, лартиянен Татарстан Өлкә Комитеты карары белән. Көньяк фронтка ике айлык командировкага җибәрелә.
И Гази үзенен истәлекләрендә Ф. Хөсни белән бәйләнешле бер вакыйга хакында болай дип язып үтә: “Бер көлке хәл искә төште. Әле беренче вакытлар. Ростов-Дон тирәләре Немец кичен тагын килде Без шельгә кереп постык Өстән зенит снарядлары оча. Бомбалар читкә төшә. Фатих, башын тотып:
—Нишлим инде, башымда да юк, ичмасам.—дип зарлана (янәсе, башында булса. снаряд ватыгы төшүдән курыкмас иде). Бүреге редакциялә калган” (И Гази. Чикләвекләребез төшле булсын —Казан: Татар кит нәшр. 1984 —274 6 ) ' Машинадан сикергәндә, үземнән алда күзлегем сикереп төшә. Бу күзлек белән күргән җәфалар инде! Әле жәйли. южный поселогында торган чакта, авыл эчендә төнлә адаштым бит. Карангы—маскировка. Җитмәсә, яңгыр. Күзлекне салсам да күрмим, кисәм дә күрмим Адашып әллә нинди чокырларга барып төштем, чәнечкеле тимер чыбык коймаларга килеп эләктем. Фриц килеп, зениткалар кызыл чылбыр тезгәч кенә, көндез күргән зенит тупларының торган урыннарын чамалап, шулай гына барасы җиремә барып җитә алдым
Бер тапкыр, бусы инде Мелитополь тирәсендә, машинадан сикереп төшкән чагымда нәкъ күзлегем өстенә килеп төштем Пыялалар чәлпәрәмә килде. Кыл- чык-кылчык булып ватылганнар. Алай да бәхет бар икән әле. кысасыннан коелып төшмәгәннәр. Редакциягә кайтып, ак кәгазь белән түгәрәкләп ябыштырып, уртада кечкенә генә ачык пыяла калдырдым Бер дә юкта ярый, күреп була Юкса, бит күзлексез бөтенләй сукыр.
Ватык пыялалар белән шактый вакыт йөрергә туры килде (Шунда ук. — 269-270 б ).
И. Гази 1943 елнын 4 августында язучы Афзал Шамовка болай дип яза: үзем— певец, үзем—жнец. үзем—в дудку игрец. Безнең икенче литературный сотрудник каләме әлифне таяктан гына аера. Бөтен авырлык миндә—терпи минем бөкре Ә Клиблинен телен беләсең... Аннан ул гажәп кызык политика тота: бернәрсә дә эшләми, буквально бернәрсә дә—бер жөмлә әйбер язмый, бер кәлимә тәрҗемә итми. Аның бөтен эше—макет оештыру, ул да чиле-пешле... Мин командировкага киткәч, алар бер газета чыгарганнар. Укып карар өчен җибәрәм Аяк мәкалә (баш мәкалә—Ә Ш.)— анын тәрҗемәсе... Ләкин анын да бер яхшы ягы бар ул бер эшкә дә тыгылмый, ягъни мешать итми—шул ягы жөдә (үзбәкләрнең “бик" дигән сүзе) яхшы.
Берничә (!) хикәя яздым Берничә ай эчендә би г Материал бар да. тынычлык җитеп бетми. Ни әйтсәң дә. сугыш бит инде
Мина гел тәрҗемә белән (русчадан татарчага һәм киресенчә) шөгыльләнергә туры килә...
Менә шулай, малай, ят-чит җирләрдә, тәмсез су эчеп, бомбалар астында, кайчан муены сына инде бу Гитлерның дип. өмет белән яшибез"
Инде килеп, И. Газинең А. Шамовка язган тагын бер хатына күз төшерик: "Мин Карпат тирәсендә тау төшә, тау менә бераз йөргәч, пайтәхеткә чакырылып.
1 нче ак русча бәрәңге ашарга озатылдым Резерв дигән жан биздергеч жирлә бераз кыйналгач. I нче ак рустагы тастымалның бер почмагыннан барып тоттым Тиздән, бәлки, сез безнең тастымалга кул (кул гынамы!) сөртә башларсыз”
V. “ФРОНТ ПРАВДАСЫ” 1943 елнын гыйнварыңда Волхов фронтында чыга башлый һәм Волхов фронтында сугыш операцияләре тәмам булганчы-1944 елнын февраленә кадәр чыгып килә. Волхов—Кирнши—Новгород—газетаның фронт гас-кәрләре белән үткән данлы юлы шуннан гыйбарәт
Редакциянең адресы: 48767-В кыр почтасы.
Редактор урынбасары булып журналист Габделхәй Хәбиб эшли Хәрби коррес-пондент булып шагыйрь Әхмәт Фәйзи хезмәт итә Анын бу газета битләреңдә “Тәпәрәш егете" (194.1 8 июнь. Бөек Ватан сугышы батыры артиллерист Ибраһим Сәгыйдуллин турында). “Лейтенант Вәли Галимов 131 гитлерчыны дөмектерде” (194.1. 12 июнь). “Кимпреков алдынгы сугышчы булды” (1943. 15 июнь). “131”
10. .к у . м &
(1943, 26 июль, Боек Ватан сугышында батырлык күрсәткән лейтенант Вәли Гали- мов турында), “Сүз көче" (1943, 3 август) һ. б. очерклары һәм мәкаләләре басыла
Ә. Фәйзинең күпсанлы шигырьләре дә басыла мәсәлән. “Ятимнәрнең ачы күз яшьләрен..." (1943, 16 март), "Татар сугышчысы” (1943, 19 март), "Фашист-коз- гын. чыгып чамадан .” (1943. 5 апрель). “Яз иртәсе" (1943, 27 май), “Фронтка хат” (1943, 17 июль), “Кем бу, нинди адәм карачкысы?" (1943, 11 август), "Йөз егерме туптан унике залп” (1943, 7 август) һ. б. Әхмәт Фәйзи “Фронт правдасы” газетасы өчен карпка гура-рәсемнәргә эпиграммалар да яза.
Газетада Мәхмүд Максудинын Һади Такташ истәлегенә “Шагыйрь яши” исем- ле мәкаләсе дә урын алган (1943, 29 декабрь).
VI. “ВАТАН ӨЧЕН СУГЫШКА” газетасы Карелия фронтында 1943 елнын гыйн- варында чыга башлый. Редакциянең адресы: 68331 -Д кыр почтасы. Газета рус. татар, казакъ телләрендә чыга. Ул атнага өч тапкыр дүрт битле булып дөнья күрә. Газетанын редактор урынбасары журналист—Александр Герасимов, хәрби коррес- пондентлар—журналистлар Бари Корбанов, Минһаж Жамалиев, корректор—Каюм Иманкулов. 1943 елнын июненнән редактор урынбасары булып журналист Бари
Корбанов. җаваплы секра- тарь булып язучы Габдрах- ман Әпсәләмов. хәрби кор- респондент булып журна- лист Мөхәммәтша Сабель- ев эшли.
1944 елнын февралендә ике фронт—Карелия һәм Волхов фронтлары идарә- ләре бергә кушыла, чөнки Волхов фронты үзенең та- рихи яшәвен төгәлләгән була. Редакциядә дә үзгә- решләр барлыкка килә.
Волхов фронты газетасын- нан 1944 елнын мартында эшкә килгән майор Габ- делхәй Хәбиб редактор урынбасары итеп бил- геләнә. Өлкән лейтенант, шагыйрь Әхмәт Фәйзи—
хәрби корреспондент Бари Корбанов һәм М. Сабсльев резервка китәләр. “Әхмәт Фәиэн күзлек белән лә начар күрә иде. Беренче командировкасында ул бер подраз- делениедән икенчесенә барышлый, ялгышлык белән, мина кырына килеп кергән. Билгеле инде, аны күреп кешеләрнең котлары очкан—менә-менә шартлавы ихти- мал бит Ләкин, бәхеткә, ул бөтен мина кыры аша узып та (үзе, әлбәттә, моны белмәгән) хәвеф-хәтәргә очрамаган. Шуннан командирлар аны туры редакциягә кайтарып җибәргәннәр...”.—дип яза шушы көннәр хакында Г. Әпсәләмов үзенен истәлегендә (Казан утлары.~ 1975.—N 5, 125 б.). Тиздән Ә. Фәйзи дә резервка китә. Редакциягә хәрби корреспондент булып шагыйрь Гыйззулла Габидуллин килә.
“Ватан өчен сугышка” газетасының соңгы саны 1944 елнын 12 ноябрендә дөнья күрә. Газетаның барлыгы 89 саны чыгып кала.
Редакция поезды Акдингез. Кандалакша. Кола шәһәрләрендә тора, ә газета- нын саннары Ладога күленнән алып, бөтен Көньяк һәм Төньяк Карелия буйлап, Заполярье һәм Петсамо өлкәсе буйлап. Норвегиянең Керкинес шәһәренә кадәр таралалар" (Совет әдәбияты —1947 —N 5).
Габдрахман Әпсәләмовныи—газета битләрендә бик күп очерклары басыла: мәсәлән. “Приказ үтәлде". "Үлемнән көчлерәк”, “Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов (1943. 15 июль). “Тәвәккәл таш ярыр” (1943, 29 октябрь), “Сәүбан Зарифуллин (1944. 30 март). "Сержант Ильясов" (1944, 9 апрель), “Казакъ егете” (1944. 16 апрель). “Биеклек" (1944, 18 июнь), “Ярсу күңел" (1944. 2 июнь). “Кыска
Фронтовик язучылардан бер төркем.
Беренче рәттә сулдан уңга Г'абдрахман Әпс әләмов. Афзал Шамов, Халикъ Садри. Гатгосиздатның баш редакторы Хәсән Шабанов; икенче рәттә, сулдан уңга Әмирхан Еники. Госман Бакиров. Абдулла Әхмәт. Әсгать Айдар. Хатип Госман Казан 1947, 23 апрель
дулкында” (1944. 1 июль). “Куолоярви фаҗигасе" (1944, 12 октябрь), “Совет хәрби пленныйларын юк иту" (1944. 15 октябрь). “Күпер" (1944. 18 октябрь). “Галим Шәкүров" (1944. 22 октябрь), “Яшь офицер" (1944. 29 октябрь). “Хат укыганда" (1944, 5 ноябрь). 'Төньяк каһарманнары" (1944. 12 ноябрь).
Бари Корбанов үзенен истәлегендә Г. Әпсәләмов турында болай дип язып үтә: -Бу тырыш каләм остасы, газетабызны номердан номерга яхшырта бару өчен аны күп менләгән татар сугышчыларын явыз дошманны оста дөмбәсләүгә, тизрәк тар- мар итүгә туплаучы материал белән баету өчен көчен, вакытын кызганмады" (Социалистик Татарстан —1971 —28 декабрь).
VII. “ВАТАННЫ САКЛАУДА” газетасы Ленинград фронтында 1943 елнын ба-шыннан 1946 елның июненә кадәр чыгып килә. Газетаның редактор урынбасары— журналист, капитан Заур Исхаков. хәрби корреспондентлар булып Ирек Аргынба- ев. Ильяс Сәйфетдинов. Кадыйр Юлдашев эшли. Бу газетага Ленинград фронты частьларының берсендә хезмәт итүче яшь шагыйрь Мәхмүт Хөсәен актив языша. Анын патриотик эчтәлекле күп кенә шигырьләре һәм “Мактау һәм дан сина. Ки- затов! (1944. 20 декабрь). "Мидхәт Салиховка мактау һәм дан!" (1945. 13 гыйнвар) исемле очерклары шушы газетада урын ала. Газета битләрендә Гамир Насрыйнын “Минометчы Нуретдинов" (1945. 14 март) һәм Гадел Кутуйнын "Куркусыз разведчик" (1945. 22 март) исемле очерклары да дөнья күрә.
VIII. “КЫЗЫЛ СУГЫШЧЫ” газетасы Мәскәү хәрби округында 1943 елнын гыйнварыннан 1944 елнын июненә кадәр чыга. Редакциянең хатлар өчен адресы: Москва. 34 Кропоткин урамы. Всеволожск тыкрыгы. 2 йорт. Анын редактор урынбасары журналист, капитан Ярулла Ярмәкиев. хәрби корреспондентлар булып язучылар Гариф Галиев һәм Мәхмүд Максуд эшлиләр. Газета эшендә капитан Әхмәт Ерикәй актив катнаша (1943 елнын августыннан декабрьга кадәр). Гадел Кугуй һәм Мөхәммәт Садри да биредә шигырьләр, мәкаләләр бастыралар
еов-епг
СУГЫШЧЫСЫ
,ж.
IX. “СОВЕТ СУГЫШЧЫСЫ" газетасы Өченче Украина фронтында 1943 елнын ма- еннан 1946 елнын февраленә кадәр чыга. Бу газета фронт частьлары белән Ворошиловград өлкәсеннән Одесса аша Румыниягә, аннары Болгариягә (София). Югославиягә (Вршац) ' һәм Австриягә (Вена) кадәр озын юл үтә. Ре-
дакциянең адресы: 22107-А кыр почтасы Газета атнага ике тапкыр, икешәр битле булып чыга Форматы—42x30 см Газетаның редактор урынбасары язучы Мәхмүд Максуд, хәрби корреспондентлар булып Мосгай Кәрим. Г. Әхмәтшин. А Әсадул- лин һәм В Вәлиев эшлиләр. Бу газета редакциясенә 1943 елнын 10 октябрендә ижат командировкасына язучы Хәсән Хәйри килә “Мин сау-сәламәт килеп җитеп, эшкә керештем Газета начар түгел. Эше дә шактый. Аз гына срокка килгән кеше, мин дә кайбер эшләрне башкарырмын дип торам".—дип яза X Хәйри Хәмит Яр- мигә 1943 елның 13 октябрендә 17 октябрьдә язылган хатыңда болай дип өсти. “Мин эшләрнең эзенә төшеп киләм. Фронт үзенчәлекләрен аңлый башладым М Максуд белән бергәләп кайбер эшләрне оештырып ятабыз"
X Хәйринең газета бизләрендә “Сугышчан әдәбият" (1943. 20 октябрь). “Халык батырларына дан” (1943. 29 ноябрь) исемле мәкаләләре басыла М Максуди- мын “Өхтәмовнын жаилбы (1943. 6 октябрь) исемле очеркы. “Патриот-шагыйрь" (1943. 3 декабрь. Г Тукай нжаты турында) зур мәкаләсе дөнья күрә
“Совет сугышчысы" газетасы 1944 елнын май аеннан дүрт битле булып чыга. Фронт частьларының берсендә хезмәт итүче язучы Әсгать Айдар да газетада актив языша. “Ялгыз курган буенда" (1943. 27 декабрь). “Ут эчендә" (1944. I май), “Разведчик язмалары" (1944. 10. 14. 17 июнь), “һөжүм юллары буйлап" (1944. 13 сентябрь). “Дунайда җинүле тан" (1944. 20 сентябрь). "Унбиш йолдыз" (1944. 18 ноябрь). “Сугышчан дуслар" (1944. 25 ноябрь). “Фриц Шүрләгәнснын теше" (1945. 3 гыйнвар). "Героиня Рауза" (1945. 8 март). "Сапер Копетдинов" (1945. 7 апрель) кебек әсәрләре шушы газета битләрендә дөнья күрә
Ю*
X. “СУВОРОВЧЬГ газетасы Икенче Балтыйк буе фронтында 1944 елнын фев- раленнән 1945 елнын маена кадәр чыга Аның сугышчан юлы Великие Лукидан Ригага кадәр сузыла Редактор урынбасары булып журналист Мөхәммәт Шәймәрдәнов. хәрби корреспондентлар булып журналистлар Рим Баһау, Мәжи- тов. И Гурьев иптәшләр эшлиләр. Рим Баһау, редакция тарафыннан куелган су- гышчан бурычны үтәгән чагында, батырларча һәлак була.
Бу газета битләрендә М Максудның "Батыр турында жыр" (1944. 2 май) исем- ле очеркы басылган.
XI. ФРОНТ ХАКЫЙКА- ТЕ” газетасы Икенче Белорус- сия фронтында 1944 елның маеннан 1945 елнын июненә кадәр чыга. Анын сугыш юлы Смоленск — Белоруссия —
Польша—Көнчыгыш Пруссия—Померания аша үтә. Редакциянең адресы: 47763 кыр почтасы Газета атнага ике тапкыр дүрт битле булып чыга. Форматы—42x30 см.
Газетаның редактор урынбасары журналист Гани Гыйльманов. хәрби коррес- пондентлар булып А. Әхмәров. шагыйрьләр Шәрәф Мөдәррис һәм Гамир Насрый. А. Салеев эшли. Бу газета битләрендә X Госманның “Үлемсез егет” (1944. 9 де- кабрь). М Максудның "Шагыйрь яши”. Ш. Мөдәрриснең “Әлмәт егете" (1944. 29 март). “Бер төнне" (1944. 13 май). “Партизан" (1944. 19 июль). "Шамил" (1944. 21 июль). "Солдат-художник" (1944. 28 октябрь). "Габдулла” (1944. 13 декабрь). “Ал- тын йолдыз" (1944. 23 декабрь). "Проня— Нарев” (1944. 2 декабрь). "Коммунист" (1945. 28 март). “Дингез ярында" (1945. 4 апрель). "Танкчы Рөстәм" (1945. 7 ап- рель) кебек әсәрләре дөнья күрә. Шулай ук Гамир Насрыйнын “Татар солдаты" (1944. 20 май) "Батырлык һәм дан” (1944. 14. 17 июнь). "Атаклы сапер" (1944. 28 июнь). "Сугышчан дуслар" (1944. 8 июль). "Капитан Жиһаншин" (1944. 29 июль). "Алтмыш беренче" (1944. 20сентябрь). "Мәңгелек дан" (1944. 27сентябрь). "Икенче очрашу" (1944. 18 октябрь). “Сагыну" (1944. 8 декабрь). "Онытылмас көннәр" (1945. I гыйннар). "Күпне күргән солдат" (1945. 10 гыйнвар). “Арслан йөрәкле кеше" (1945. 17 февршь). "Безнең фронт батырлары" (1945. 4 март). "Курыкканга куш күренә" (1945. 17 март). "Гыимади абзый Берлинда" (1945. 2 май) язмалары ла биредә басылып чыга.
Фронт частьларының берсендә хезмәт иткән Атилла Расих газетага актив язы- ша. Газета редакциясе икенче Белоруссия фронты сугышчыларын нан татар халкы- на җавап хаты оештыра. Ул шигъри ослүбтә язылган, анын авторы—шагыйрь Шәрәф Мөдәррис.
Хәрби корреспондент Ш Мөдәррис Жиңү көнен Берлинда каршылый. Рейх- стаг диварына "Татар солдаты, шагыйрь Шәрәф Мөдәррис" дип култамгасын язып калдыра (Казан утлары.—2004 —N II).
XII. “ЖИҢҮ БАЙРАГЫ”—Германиядә сугыш хәрәкәтләре төгәлләнгәннән сон, "Фронт хакыйкате" газетасы редакциясе исемен үзгәртеп. 1945 елнын июнендә Гаскәрләрнең төньяк группасы карамагына күчә һәм шушы исем астында чыга башлый; чыгуы 1947 елнын февраленә кадәр дәвам итә. “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән бу газета Польшада һәм Силезиялә басыла.
Газета битләрендә Г Насрыйнын "Бер орденның тарихы" (1945. 6 ноябрь). "Биш басманың берсе турында" (1945. 28 ноябрь). Ш Мөдәрриснең "Рейхстаг стенасы" (1945. 12 июль) очерклары басылып чыга.
XIII. “КЫЗЫЛ АРМИЯ” газетасы Беренче Белоруссия фронтында 1944 елнын ноябреннән 1946 елнын февраленә кадәр чыга. Анын сугышчан юлы Овруч—Ба- рановичи—Берлин. Редакциянең адресы: 48251-А кыр почтасы Газетаның редак- тор урынбасары журналист Ярулла Ярмәкиев. хәрби корреспондентлар булып язу- чылар Ибраһим Гази. Гадел Кутуй. Гариф Галиев. журналистлар Зәкәрия Әхмәров. Кыям Хисмәтуллин эшли.
Бу газета битләрендә Гадел Кутуйнын "Күпердән берәү" (1944 19 ноябрь). -Илнен рәхмәте" (1944. 17 декабрь). "Безнен күзләр" (1944. 28 декабрь). “Туган ил" (1944. 31 декабрь). “Ул сугышта үсте" (1945. 4 гыйнварь). “Капитан Рәхмәтул- лии" <1945. 10 гыйнвар). "Алар өчәү иде" (1945. 14 гыйнвар). “Тетрә. Берлин'" (1945. 23 февраль). “Оста артиллерист" (1945. 4 март). “Күпер янында" (1945. 8 чарт). “Берлин юлында очрашу" (1945. 11 март). “Иделдән-Одерга" (1945. 15 апрель). "Офинер Исхаков (1945. 22 март) очерклары. “Без—сталинградчылар" (1945. 4 февраль) нәсере һәм "Хәнҗәр" (1945. 1 май) хикәясе дөнья күрә Шушы ук чорда әдипнен атаклы "Сагыну” нәсере иҗат ителә.
Гадел Кутуй 1944 елнын 28 октябрендә Казанга, хатыны Галимәгә болай дип яза: “Кичә алгы сызыкта булдым. Көндезен танк эчендә, төнен танк төбендә утырдым Суык, көчле жил һәм ядрә кисәкләре янгыры. өзлексез ату тавышы, албәттә. Йокларга бирмәделәр... Сәламәтлегем яхшы... Юл бәласе генә бар Машина туры килсә, машинага утырасың, туры килмәсә яки туктамаса. җәяү атлыйсын. Гариф Галине һәм бүтән иптәшләрне айга якын күргәнем юк"
Бу газета битләрендә И Газинен “Тупчы егет" (1944. 19 ноябрь). “Синен хатларын" (1944. 31 декабрь). "Йолдызлы малай" (1945. 11 гыйнвар). Г Галиевнын “Дуслык" (1944, 23 ноябрь). "Сержант Хәмидуллин” (1944. 26 ноябрь). "Танкистлар" (1945. 21 июнь). "Агымсу дулкыннары" (1945. 23 август). Г Насрыйнын “Бер орденның тарихы" (1945. 23 декабрь) очерклары басыла. Газетага Шакир Абилов та языша.
XIV. “ТРЕВОГА” газетасы Ерак Көнчыгышта 1944 елнын июненнән 1945 елның октябренә кадәр чыга. Ерак Көнчыгышта япон империалистларына каршы сугыш хәрәкәтләре башланганчыга кадәр ул Хабаровскида, сугыш хәрәкәтләре башлангач Икенче Ерак Көнчыгыш фронтында басыла. Анын хәрби корреспондентлары Сахалинга. Курил утрауларына. Маньчжуриягә кадәр барып житаләр Редактор урынбасары булып журналист Бари Корбанов. хәрби корреспондентлар булып башкорт шагыйре Хәниф Кәрим, яшь татар шагыйре Монир Мазунов. журналист Мөхәммәгша Сабельев эшлиләр. Бу газета битләрендә Г Кутуйнын “Берлин юлында очрашулар" (1945, 23 май), К Нәжминсн "Тереклек бирүче көч" (1945 12. 24 июль). М. Әмирнен "Мактау һәм дан герой анага" (1944. I декабрь) исемле очерклары басыла. Ерак Көнчыгыш авиациясендә хезмәт иткән шагыйрь Салих Баттал һәм яшь каләм-ияләре—разведчиклар отдслениесе командиры Әдип Маликов һәм Хәрби Диңгез Флотында хезмәт итүче Сафа Сабиров иптәшләр бу газетага актив язышалар.
XV. “СТАЛИН СУГЫШЧЫСЫ” газетасы Беренче Ерак Көнчыгыш фронтында 1945 елның маеннан 1945 елнын ноябренә кадәр чыга. Анын үткән сугышчан юлы: Ворошилов-Уссурийск-Муданьдзян—Харбин Редактор урынбасары, журналист Габделхәй Хәбиб, хәрби корреспондентлар булып язучы Габдрахман Әпсәләмов. шагыйрь Гыйззулла Габидуллин (Гиз-эл Габид), журналист Каюм Иманкулов эшлиләр.
Бу газета битләрендә Г Әпсәләмовнын “Диңгезче” (1945. I сентябрь). “Якташым" (1945. 8 сентябрь). "Шанго!" (1945. 19 сентябрь) очерклары һәм “Мәхәббәт һәм нәфрәт шагыйре" (1945. 3 октябрь. Фатих Кәрим турында) мәкаләсе басылып чыга.
Япон империалистларына каршы сугыш хәрәкәтләре башлангач, газета коррес- пондентлары Читадан Монголия далаларын, соңыннан каты сугышлар белән Зур Хинган тауларын һәм Маньчжурия кырларын үтеп. Маньчжурия башкаласы Чан- чуньга кадәр барып җитәләр. Газета атнага ике тапкыр дүрт битле булып чыга.
СУВОРОВЧА КЫСЫРНВЛАУ
XVI. “СУВОРОВЧА КЫСЫРЫКЛАУ" газетасы Байкал арты—Амур хәрби округында 1945 елнын 28 июнендә оештырыла Ул Чи-тада дүрт битле булып чыга.
ш.
Форматы—40x30 см. Редакциянең адресы: 7432-П кыр почтасы. Газетаның редактор урынбасары булып журналист Минһаж Гыймадиев. хәрби корреспондентлар булып язучылар Афзал Шамов һәм Абдулла Әхмәт, журналистлар Котдус Ахмеров һәм Фазыл Басыйров эшлиләр. Кытай җирләрен япон самурайларыннан азат иткәч, бу газета Чанчуньнан эшелон белән Хайлар. Маньчжурия һәм Каримово шәһәрләре аша Хабаровскига килеп җитә Анда чыгуын 1947 елнын апреленә кадәр дәвам итә. Редакциянең адресы: Карл Маркс урамы. 16 йорт
Бу газета битләрендә. А. Шамовнын "Порт-Артур—рус армиясенең даны" (1945. 9 октябрь). “Без антыбызга турылыклы" (1945. 4 ноябрь). "Күпне күргән сугышчылар җыелышы" (1945. 22 декабрь). “Яна елны каршы алганда" (1945, 29 декабрь). “Якташлар" (1946. 2 февраль) һ. б. очерклары һәм “Агач башмаклы кыз" исемле хикәясе (1945. 31 октябрь. 4 ноябрь) басылып чыга.
Бөек Ватан сугышы чорында татар телендә чыккан фронт газеталарының исем- леге менә шулардан гыйбарәт. Аларның гомуми бурычы—дошманны җиңү эшенә хезмәт итү була. Фронт газеталары сугышчыларга, сержантларга, офицерларга партия сүзен. Верховный Баш Командующий приказларын, документларын, чыгышла-
рын, СССР Вер- ховный Советы Президиумы Указ- ларын. Совет Ин- формбюросының оператив сводка- ларын җиткереп торалар; бөтен со- вет халкының тел- әген белдереп, су- гышчыларны яна- дан-яна батыр- лыкларга. каһар- манлык күрсәтер- гә. көрәштә кыю- лыкка. тапкыр- лыкка. чыдамлык- ка чакыра. Сугыш- чыларның сәяси
Һәм рухи аннарын Бөек Ватан сугышында катнашкан бер төркем татар язучылары күтәрү белән бергә. Беренче рәттә, сулдан уңга Әдип Маликон. Мөнир Мазунов, Сибгат фронт газеталары Хәким. Зәйни Шаһииорапюв. Мәхмүт Хөсәен. Шәрәф Мөдәррис. гигитиилап , Икенче рәттә сулдан уңга Халикъ Садри. Шәйхи Маннур. Әхмәт , Р Ерикәй. Афзал Шамов. Риза Ишморат. Госман Бакиров;
пәм офицерларны Өченче рәттә, сулдан уңга Габдрахман Әпсәләмов. Гамир Насрый. хәрби осталыкка Әсгать Айдар. Абдулла Әхмәт. Вадим Земной. Хатип Госман. өйрәтү, бигрәк тә Дүртенче рәттә, сулдан уңга Әмирхан Еники. Әхмәт Исхак. Әхмәт Бөек Ватан сугы- Фәйзи. Татарстан китап нәшриятының баш редактроы Хәсән шы тәҗрибәсен Шабанов. Казан. Язучыларның Г. Тукай исемендәге клубы. туплау, гомумилә- ,947‘ ~3 апРель
штерү һәм өйрәнү буенча чиксез зур эш алып баралар. Кыскасы, фронт газеталары дошманны тар-мар итүдә бик җитди роль уйныйлар. Менә шуна күрә дә без— бүгенге буын кешеләре һәр елны Жинү көне җиткән саен, фронтовик әдипләре- безнен исемнәрен зур хөрмәт белән искә алабыз, аларнын изге, бөек эшләре белән хаклы рәвештә горурланабыз.