ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ— ХӘЗРӘТИ ШАГЫЙРЬ...
Минем укымыйча калырга ярамый
торган шагыйрьләрем бар. Эзләп табып
укый торган, тапмыйча тынычланмый
торган шагыйрьләрем алар. Нияз Ак-
мал—шуларнын берсе.
Менә күпме вакыт инде мин анын
янарак кына дөнья күргән “Күзләрем-
нең төсе үзгәрмәде" дигән шигырьләр
җыентыгы1 тәэсирендә йөрим Бу китап-
ны мин күптәннән көтә идем
инде. Озак кына күренмәгәч
авторга ризасызлык та бел-
дерә башлаган идем. Ниһаять'
“Сабыр канатлары" сынар
дәрәҗәгә җиткәндә килде дә
керде ул китап кулыма.
Китап аерым бүлекчәләр-
дән гыйбарәт "Төне буе йок-
ламаган чаклар!.." исемле бе-
ренче бүлемтә вакыт төшен
чәсенсн үзенчәлекле образ-
сурәте белән ачылып китә. Бу
җәһәттән шагыйрь тан тасви-
рына иркен мөрәҗәгать итә:
Без калдырсак
соңгы уты сүнәр.
Яңгыр юар көлен,
җил алыр
Үзең яккан булгач,
учакны да
Ташлап китү, бәгырь, бик авыр
Күләм, сан ягыннан зур булмаса да,
Н Акмалнын милли рух. ха-
лыкның үткәне, бүгенгесе,
киләчәге, татар авылы язмы-
шы белән баглы шигъри
иҗаты хәзерге татар поэзия-
сендә үзснчалекле бер күре-
неш булып тора Шагыйрь
катлы-катлы тасвирлар белән
мавыкмый гына поэтик фи-
керне калку итеп бирә ала.
традииион язма әдәбиятына
нигезләнгән образлылык аша
заман фәлсәфәсен бәйге
мәйланмна чыгара:
Таң—яңару.
Таңда—яңа дәва.».
Таңда—җанның кабат
балкышы Шуңадыр ла. бәлки,
бу таңнарга
Гел таң калып карыйдыр кеше
Таң. әлбәттә, яна өметләр, яна хыяллар
белән кешене алгы гомер юлына әйди
торган якты көч. Әмма бит төннең дә үз
матурлыгы бар. Жанга, тәнгә җылы өрүче
учакның гүзәллеге төн караңгылыгында
тагын да серлерәк күренә бит Уртак
учакнын! "Күмер түгел, гомер яна. бәгырь,
гомер яна бүген учакта'" Уртак учакны
сүндерми саклый алу “бер саума гомергә"
килгән бәхет түгелмени'’
Мең кат югазткам
өметләр һаман да җанда
әле Югазтасы.
табасылар— Алда да азда
әзе.
Н. Акмалнын якты сагыш белән иҗат
ителгән образларыннан берсе—ул ана
сурәте. Табигый ки. каләм тибрәтүче
һәркем өчен бу изге тема һәм ул ана
мөрәҗәгать итми калмый яратып, әрнеп,
сагышланып, сагынып, горурланып һәм.
албәттә иңде, хәтер яңартып Әмма Нияз
кебек бәгырьне актарып ташлаучылар
сирәк. Аның “Кар ява бөтерелеп" дигән
шигыренә кабат-кабат кайта-кайта еллар
артында калган изге сурәтләрне янартам
Йә. Хода! Минем хәтеремдә әниемнең инде
төс-кыяфәте
’ Акмлл Нияд Күзләремнең тоге үэгермоас Шигырьләр Казан Татар кит кошр 2004 - 207 6 И*
дә тоныклана төшкән иде бит. Ин әүвәл
мин анын тавышын оныткан идем
Шигырь минем хәтеремдәге сүнгән
шәмнәрнең барысын да берьюлы кабызды
да куйды! Әсәрдә ипи пешерүче ана
хакында сүз бара. Әйе-әйе, без бала чакта
авыл мичендә ипи салулар бар иде бит.
Без—кыска ыштанлы малайлар—шунда
уралабыз. Камыр йолкып алып кечкенә
калай капкачта “ипи" пешерәбез. Мин
хәтта анын искиткеч тәмен дә искә
төшердем бугай.
Мин сәндерәдә утырам.
Мин—малай гына әле.
Әнкәйнең йөзе ул чакта
Ту.лган ай гына әле...
Җырлый-җырлый камыр изә.
Дөрли-дөрли яна мич.
Мин. үрелеп.
Токмач урлыйм—
Әнкәй изгән камыр булса,
Чи камыр да тәмле ич.'
Соң, без бит инде бу! Дөресрәге, ча-
буыбызга ябышкан бала чагыбыз. Яңарган
хәтернең ургылган сәхифәләреннән бер
мизгелгә исәнгерәп калам. Саташкан кеше
сыман бүлмәм буйлап йөренергә керешәм.
Жаннын әллә кайсы борылышларыннан
инде бөтенләй кайт- мастай булып җуелган
истәлекләр калка. Көзге каршына килеп
басам да сәерсенеп үз сурәтемә карап торам.
Инде бу дөньядан киткән туганнарымның,
дусларымның. фанилыктан бакыйлыкка
ашыгып күчкән классташларымның та-
вышларын ишеткәндәй булам:
Кемнәр алда дисәм—аз күренә.
Кемнәр кылда дисәм—күп күренә.
Өелешеп кереп киттек менә
Кылдан нечкә сират күперенә '
Шулай, шагыйрьләр күп. Тик вакыт
иләген узучы чыннары сирәк. Күнелне
кузгата алганнары Олыгая барган саен
алар сирәкләнә. Мин дә студент елларын-
дагы кебек һәрбер шигырь китабына кап-
ланып төшмим. Талымлый башладым
димме Әмма бер генә шигыре белән булса
да йөрәкне ешрак тибәргә мәжбүр итә
икән—мин ул шагыйрь иҗатын күздән
югалтмыйм инде. Аннан сон мин
шигъриятне шагыйрь шәхесе белән
тәңгәл куюны да өнәп бетермим. Депутат
бул син, лауреат, югары дәрәҗәгә иреш,
затлы кәнәфи билә.—әмма, әгәр дә иҗатың
көпшәк, фикерен арзанлы, фәлсәфәң вак
икән, миңа синең затлы киемнән, кәттә
галстуктан булуың ни пычагыма?! Талант
бит ул кул кисәрлек итеп үтүкләнгән
чалбардан чыгып билгеләнми. Нияз Акмал
да бу җәһәттән "фортовой” әфәнделәргә
караганда сукбай булып халкы өчен
сәяхәткә чыккан дәрвишләргә өстенлек
бирә
Тотабыз да тотынабыз кайчак.
.Алдыбызда ята дәү эшләр
Эшләр бик күп. асыл ирләр
шактый.
Тик... дәрвишләр җитми,
Дәрвишләр...
Аңлаган кешегә уйланырлык нәрсәләр
бар монда. Аңламаганга инде шагыйрьнең
менә бу юллары да аңлашылмаячак:
“Тавыш килә, кайтавазлар килә Әллә
кайдан шунда—үр яктан. Мине дуслар
эзләп йөри сыман Мин булмаган яктан,
ерактан"
Еш ише тергә туры килә: “Йөрәктән
чыккан гына йөрәккә керә” Ләкин бит ул
галиҗәнап Сүзне йөртер өчен әрнүле.
кешелек уй-хисен тоярдай, заман афәт-
ләренә каршы торырдай олы йөрәк тә
кирәк! Төн караңгылыгын ярып кардәш-
ләренә юл күрсәткән Данко йөрәге кебек.
һаваларда йолдыз атылып алыр,
Кем күрмичә калыр, кем күрер.
Ул кемнеңдер, бәлки, йөрәгеннән
Атылып чыккан әйтер сүзедер.
Китапның икенче бүлекчәсе
“Күкрәгемә тама күз яшем” дип аталган.
Исеменнән үк күренгәнчә биредә дә яралы
тарих, фаҗигале язмышлар, үлеп, сүнеп
баручы татар авылы—димәк ки татар
бишегенең киләчәге хакында авыр
уйланулар урын алган. Шагыйрьнең кал-
әме нык, тоемы мөкәмәл. әрнүләре нигезле,
ышанычы яралы. "Ялгышларнын.
югалтуларның төгәл хакын инде беләбез “
“Тереклеккә тере су кайда?—дип сорый ул
“Тукай" шигырендә. Бүгенгенең икейөзле
оятсыз сәясәтчсләреннән.
власть ияләреннән гарык булган халык
уэенен тугры Тукаена кат-кат мөрәҗәгать
игәчәгенә ышана ул: “Мен яшәгән картка
килгән кебек киләчәкләр әле Тукайга".
Әйе, тарихнын таралган тармакларында
адашкан милләт асылына кайту өчен
хакыйкый шигъри Сүзне кыйбла итеп
алачак. “Пәйгамбәр дә түгел, бары—ша-
гыйрь!”—ди ул бераз үкенгән сыманрак.
Биредә бәхәсләшергә дә буладыр: ша-
гыйрьләргә әүлиялек тә хас бит. Милли
мәнфәгатьләрне кыйбла итеп, яшәү
мәгънәсе дип билгеләгәннәргә, әлбәттә.
Шагыйрьнен йөрәге яралы, жаны тынгы-
сыз икән, ул хәтта тынлыкны да тыңлый
ала. Дәһшәтле тынлык кайвакытта давыл
котырынуыннан шомлырак та була. Тын-
лык авазы аша әлегә үзендә гомер сөрергә
рөхсәт иткән планетабызның ыңгырашу-
ын да тоярга мөмкин: “Шатлыгын да
күтәрә Жир, күтәрә афәтен дә. Дөнья тулып
шайтан йөри кеше кыяфәтендә".
Озаккамы?” Шатланыйк без бүген шушы
жирдә кеше барга, бәгырь, кояш барга” Ә
иртәгә? Без бит бер генә яшибез. “Бу
дөньяга яшәр өчен килгән, китәр өчен
килгән инде без. " Ярый, без анысын да
таныйбыз. Ә әлегә тумаган, дөньяга ки-
лергә өлгермәгән буыннар алдында ни дип
ждвап бирербез? Халык үзе кайгысын да,
шатлыгын да җырга салган, ә без мәрсия,
бәет языйкмы? Н. Акмал ул шомнарны
читкә куарга тырыша: “Синен хакта
ләкин, туган халкым, язылмаса иде
бәетләр ” Шагыйрь борчыла, шагыйрь
күңеле тынгысыз:
Гел калырмы, кол калырмы. Җирдә7
Кайсы төскә күмелер бу тараф7
Яман күңел—мең мәртәбә ямьсез.
Ямьсездән ямьсез—битараф
Шагыйрь суккан чан гамьле
күңелләргә барып җитеп, гамьсез җан-
нарны сискәндерсен иде Ашыгырга иде,
соңламаска иде. Без һәр елны яз урап кайта
дип сөенәбез. Яз белән дөнья яшәрә дип
куанабыз. Н. Акмал моңда да
тынычланмый: "Юк, кайтмый ул!
Шаулап килгән язлар үткәннәрдән бары
кайтаваз”.
Ә “Йөз яктысы” дигән бүлек гомум-
кешелек, гомумяшәеш мәсьәләләрен
күгәрә: мәңгелек һәм фанилык, чиксезлек
һәм чикләнгәнлек, кавышу һәм
аерылышу, мәхәббәт һәм хыянәт, шатлык
һәм үкенеч, куаныч һәм афәт Тормыш
көрәштән, бәхет-бәхетсез- лекнен
тартышыннан гыйбарәт. Кешегә насыйп
булган гомер юлының ике чиге ул. Безнен
яшәү дигән чыгымчы атыбыз әле бер
чиккә, әле икенчесенә ташлана. Бер
елганың ике яры Бер үк күлдә, ике
көймәдә калган язмышлар
Дулкын безне һаман читкә кага
Без нишләрбез. белмим.
нишләрбез7 Җилкән ауган,
ишкәк төпкә киткән. Ку.гзар
белән генә ишәбез
Бу бүлекчәдә “Кый-гак-к!" дигән озын
гына бер шигырь бар Жанны ай-
кый-чайкый торган әсәр ул Игътибар
иткәнегез бармы, без киек казлар төркеме
баш очыбыздан узганда әллә ничек кенә
сагаеп калабыз. Ә бит башка күчмә
кошлар—тургаймы, сыерчыкмы, санду-
гачмы—сайраганда хушланабыз гына,
кинәнәбез генә. Монда исә җанны шөбһә
кысып ала. Өлкәннәр борчылып дога
пышылдап күккә багалар Йорт казлары
тынычсызланып йөгерә, очкан сымак итә
башлыйлар. Ул киек казлар тавышында
булганмы, булачакмы бер фаҗига бар
сымак. Нәрсәдәндер кисәтәләр шикелле
алар Илләр, кыйтгалар өстеннән очканда
бәлки алар сугыш дәһшәтен, кан, үлем
афәтен күреп йөрәк өзгеч аваз белән хәбәр
җибәрәләрдер9 Әллә кеше, шәхес
фаҗигасен җаннары аша уздырып
ынгырашалармы9 Туфанда да бит бу
күренеш сискәнүле халәттә тасвирлана:
Киек канар кыйгылдаша —Сау
бул. якташ'—диләрдер —
Әллә кайтыр, ана кайтмас
Безнең башлар,—диләрдер
М. Әгьләмовнын “Тагын бер кош"
шигырендә дә ул табигать казының фа-
җигале язмышы турында сөйләнелә:
Балай гына, кызык
өченгә Җибәрелгән ядрә
килеп кергән Очып барган
төркем зченә Иң яшенә,
кочлесенә тигән Ә.ле
купме очачагына'
Тагын бер кош алды, яшь фшһзи.
Тагын бер кош синең яныңа
Сугыш уты әнә шулай яшәргә, сөе-
нергә. сөелергә тиешле җаннарны кыра.
Ирексездән Рәсүл Гамзатовның “Торна-
лар” җыры да хәтергә килә. Н. Акмалда да
бу образ сискәнүле, әрнүле төсмерләр тулы
символга әверелә:
...Көнчыгыш та, көнбатыш
та Бездән шактый ерак.
Бик якында яңгырады
—Ливан!.. Иран'
Гыйрак!..
—Кый-га-к!..
Җылы якка очмый ул каз—
Оча дөнья бушап.
Безнең якның "305"
авазы Күчә дөнья
буйлап!
Һаваларны кыеп алган бу аваз—
кисәтү, әрнү, борчылу, хәвефләнү Бу—
бүгенге көннәрнең шомлы кайтавазы
Дәһшәтләрнең алда булу мөмкинлеген
искәрткән җан кычкыруы. Хәерлегә бул-
сын, хәерлегә. Юраган юш килмәсен дип
бер Ходайдан сорарга гына кала инде.
Китап ахырында урын алган “Тау
башыннан яулык болгадын” бүлеге ши-
гырьләрендә дә Нияз Акмал заман уку-
чысын яралы җаннарны танырга, шәхси
проблемаларны дөнья биеклегеннән торып
бәяләргә чакыра, тулы бер буынның
тормышка мөнәсәбәтен, рухы һәм әхлакый
эзләнүләрен янача, заманча
чагылдырырга омтыла. Тирән, саллы уй,
фәлсәфи олы, куе фикер, гражданлык
пафосы—шагыйрь лирикасынын төп
асылын шулар билгели. Бу җәһә ттән Н
Акмалнын игътибарын фаҗигале яз-
мышлар ныграк тарта. Безнен арабызда
яшәгән, артык күзгә бәрелеп тормый
торган, ләкин гомере буе рәнҗү тулы йөрәк
белән тормыш дулкыннарында чайкалган
кешеләр
Менә әнисенең яшьлек хатасы нәти-
җәсендә дөньяга килгән кыз бала
(“Җилдән туган кыз”). Үзләре дә җина-
ятьчел власть тарафыннан изелгән, янь-
челгән авыл кешеләре өерелеп шушы
чарасыз, үзен-үзе якларга сәләтсез балага
ябырыла: “Жилдән туган”—шушы яман
сүзне Ишетте ул яше-картыннан".
Гаделсез җәмгыятьнең явызланган
бәндәләре шуннан тәм таба. Ә аның ни
гаебе бар9 Гариза язып килмәгән бит ул
бу вәхши дөньяга: “Жилдән туган—
мәхәббәттән туган, Гаеп синдәмени, и
бала!..”. Нәтиҗәдә—кимсенүле язмыш,
китек күңел, ачы киләчәк... Гаепсездән
гаепле булып яшәү аны ахыр чиктә гаилә
бәхетеннән, сөю-сөелүдән, бала иркәләүдән
мәхрүм итә һәм гомер соңында картлар
йорты бусагасына китереп ташлый
Гап-гади язмыш та кебек, әмма монда
роман язарлык эчтәлек бар бит! Яки менә
халкына атудан баш тартып үз-үзенә кул
салган һәм өстенә никадәр гөнаһ алып
мордар киткән офицер образы—“Намуслы
офицер турында баллада”. Бу бит бөтен бер
ил, тулы бер заман трагедиясе! Яисә шәһәр
сәүдәгәрләре кулында уенчыкка әйләнгән
гөнаһсыз авыл кызы турындагы
бәян—“Базар хатыны”. Монысы да
милләт фаҗигасе түгелмени?! Караңгы
авылда туып бик яшьли (әле кызлар кулы
да тотып карамаган!) сугышка алынган,
гомере хисабына дивизионны һәлакәттән
коткарып калган элемтәче егет язмышы да
(“Элемтәче турында баллада”) кемне генә
битараф калдырыр?! Дәһшәтле сугышның
билгесез батырлары. исемсез геройлары
“Сугышны генераллар башлый, солдатлар
төгәлли”,— дигән бер акыллысы. Илгә
жинүне әнә шушы. Ватан өчен сон тамчы
канына кадәр антына тугры солдатлар
алып килделәр. Каберләре дә билгесез,
исемнәре дә вакыт агышында җуелган ил
уллары. . Нияз Акмалнын әлеге монлы
шигъри юллары Сезнең рухыгызга дога
булып барып ирешсен.
Күп булмаса да, Нияз Акмал иҗатында
күләмле әсәрләр дә урын тапкан.
Китаптагы “Сарман” җыры” поэмасы.
“Чык ярга!" дип исемләнгән “шигъри
кыйсса” шунын мисалы. Биредә авторның
иҗади кыйбласы тагын да үзенчәлекле
ачылып китә. Әйтер сүзе яхшы ювилер
тарафыннан эшкәртелгән асыл таштай
янадан-яна яклары белән балкый башлый.
Төп мәгънә метафораларга, символларга
урала-урала әсәр ахырында бөтенләй
башка, үзгә яссылыкка килеп чыга. “Чык
ярга”! әсәрендә шагыйрь бала чагындагы
бер драматик хәлне—язгы суга бату
вакыйгасын—бәян кыла. Инде беттем,
югалдым дигәндә авылдашларынын
тавышы ана котылып калырга ярдәм итә:
“Чык ярга!” Гомер
утә, тормыш елгасы лирик геройны үзенә
суырып ала, заман дулкыннары кага,
упкын үзенә тарта һәм шул вакытта өмет
булып якты нида янгырый: “Чык ярга!”
Бүген исә милләтебез саташкан чорнын
болганчык дәрьясында чәбәләнә. Кыйбла
яктагы ярны куе томан сарган, пычрак
сәясәт өметләрне кыеп упкынга өстери һәм
шул вакыт күктән илаһиятле авыз инә:
“Чык ярга!” Һәм, ниһаять, “Сарман”
жыры” поэмасы Бу—Нияз
Акмал иҗатында
гына түгел, бөтен татар әдәбиятынын
йөзек кашы булып саналырга хаклы!
Бу—туган якнын гимны, татар теленен бар
байлыгын үзенә туплаган бер таҗы!
Биредә татар халкынын фаҗигале тарихы,
милләтемнең өмете, сагышы, жан авазы,
күңел җылысы, кыйбласы, фани
дөньяларга күчкәннәрнең әманәте Бу
әсәрне укыганда ераклардан килгән аваз-
ларны ишеткәндәй булам: "Кичерегез ”,
“Чигенмәгез ”, "Онытмагыз...” Соңгы
30-40 ел эчендә районнарга багышланган
җырлар күп язылды. Хәзер инде
Татарстанда җыры булмаган берәр район
калдымы икән? Арада уңышлы- лары да
аз түгел. Әмма болар—авторлы җырлар.
Халык җырлары исә—тарихы күптән
онытылып, бик ераклардан, дан-
лы-шанлы-канлы үткәннәрдән килеп,
киләчәккә узып баручы бәгырь җимеш-
ләре Кайгысын да җырга салган татар,
шатлыгын да! Анын бер канаты ат булса,
икенчесе—жыр Шуңа да “Арча”.
“Сарман”—алар халыкның мәңгелек
юлдашы. Тукайдан мәгълүм юллар искә
төшә: “Мәгмур Болгар шәһәрләре, Болгар
авыллары, бер дә булмаган төсле
кырылдылар да беттеләр Әмма менә бу
кыйммәтле мирас дидекемез халык
шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да
кадамады Алар һаман да халык күңелендә.
калдылар, алар сәламәт әле. алар
яңгырый әле”. Татар егетләрен бәхет эзләп
чит-ят җирләргә, ил азатлыгы өчен сугыш
яланнарына озаткан моңнар алар Ә
күпмесенен сонгы сәламе, бәхилләшү
авазы булып кайтавазлары гына урап
кайта алды.
Халык һәм җыр...
Җирдә бер ук гомер.
Аерылмас тән һәм җан кебек
Җыры барда—халык мәңгелек тә.
Халкы барда— Сарман' мәңгелек'
“Сарман” жырьГннан ятланган өзек-
ләрне сәхнәләрдә, аудиторияләрдә, оч-
рашуларда. кичәләрдә ничә тапкырлар
сөйләдем икән инде мин9! Ә ничә мәртәбә
бу әсәр мине шәһәр тынчуыннан суырып
алып, кичектергесез башкарырга тиешле
кырык эшне кырык якка чәчеп, туган
авылга кайтып китәргә мәҗбүр итте'
Ничек аңлатырга бу халәтне, бу мон
чакыруын9 Биредә якташ остазым,
халкымның бөек улы Мөхәммәт Мәһдиев
ярдәмгә килә. “Исәнме, туган ягым!
Исән-сау тордыңмы? Мин бит әллә ниткән
күтәренке-романтик хыяллар, куәтле
җырлар патшалыгыннан кайтып киләм.
Синдә яшәп, синдә үләргә, шушы җирдә
күмелергә дип кайтып киләм. Тормышнын
авыр минутларында юатырга онытма
мине. Син бит җырларга бик бай Бик
моңлы, бик хәсрәтле алар. Шулай да, миңа
авыр булганда мине юатырга онытма ”
Нияз Акмал шигъриятендә мин
мәңгелек чакыру авазын тоям Шушы
мәңгелек эчендә шагыйрьнең үзенең туган
җире, туган туфрагы, туган халкы бар
Алар хакында тәэсирле һәм тирән мәгънәле
сүз әйтә алу саләте сирәк талантларга гына
бирелә.