ЭНЦИКЛОПЕДИЯ БИТЛӘРЕННӘН
АҖИЕВ Анвар Абдулгамид улы (10.3.1914, хәзерге Дагстаы Респ-касы, Ха- савйорт р-ны Костек а.—1991). Дагстан АССРның халык шагыйре (1969). Комык телендә язган. "Яңару'' (1934) җыентыгына тау халыкларының яңа тормышка аяк басулары турында. "Чапкын" (1942). "Кылычлар" (1943) җыентыкларында Дагстан ха-лыкларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары хакында язган. "Йөрәк януы" (1972). "Тәрәзәләрдәге ут" (1980), “Ташчы һәм шагыйрь" (1983) җыентыкларында тупланган шигырьләрдә лирик геройның рухи дөньясына тирән үтеп керү, чынбарлыкны фәлсәфи күзлектән чыгып аңлауга омтылышы күзәтелә. А. иҗатына Тукай шигърияте зур йогынты ясаган. Ул Тукай шигырьләренә Нәзирәләр язган, аларны комык теленә тәрҗемә иткән (“Туган тел". "Казан . “Государственная думага , Бер татар шагыйренең сүзләре" Һ.6.).
Әсәр.. Сайламлы йырлар. Магьачкъа- ла. 1954.
АИТОВ Аитзәк (1908. хәзерге Саратов өлкәсе, Дергач р-ны Алтата а.—28.10.1941), шагыйрь. 1928 елдан комсомол эшендә 1930 нчы елларда А.ның күмәкләшү, комсомоллар тормышы турындагы, патриотизм белән сугарылган шигырьләре вакытлы матбугат битләрендә басыла. Алар 1961 елда чыккан "Алар сафта" исемле күмәк җыентыкка да кертелә. Смоленск өлкәсе Демидов ш. өчен барган сугышта һәлак була.
Әд. Даутов Р.Н.. Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биоби- блиографик белешмә, К.. 1986.
АИДАР (Айдаров) Әсгать Харис улы (6.6.1906. Самара губ-сы Иске Сорочино а - 24.1 1959). язучы. Әсәрләре 1928 елдан басыла башлый: “Әсгать Айдар шигырьләре" (1928). “Барабызлар турында (1929) шигъри җыентыклары, балалар өчен “Ташбай" (1932) повесте, армия хезмәте турындагы "Соңгы сулышта" (1935) хикәясе, геологлар турындагы "Таулар легендасы " (1960. рус
теленә тәрҗемә 1964) повесте 1935-38 елларда нахакка репрессияләнә. Шул сәбәпле 1940 та Казаннан китәргә мәҗбүр була. Бөек Ватан сугышында катнаша. Гомеренең соңгы елларында Үзбәкстанда яши.
Әд.. Даутов Р.Н.. Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары Биоби- блиографик белешмә. К.. 1986.
АЙМАНОВ Якуб (1891. хәзерге Казакъ- стан Респ-касы Талды-Курган ш.—2.11.1937. шунда ук. Павлодар ш.). шагыйрь. Талия" мәдрәсәсендә укый. 1920 — 30 елларда Павлодарда урта мәктәп директоры. Шигырьләре "Кояш" г-тасында һәм "Шура' ж-лында басыла. "Табигать" (1913) исемле шигырьләр җыентыгында Казакъстан һәм Алтай табигатенә мәдхия җырлый. "Саман" поэмасы—төркиләрнең борынгы тарихына багышлана. А.ның романтик характердагы шигъриятендә Тукай иҗатының йогынтысы сизелә. Нахакка репрессияләнә: үлгәннән соң аклана.
Әсәр.: Табигать Уфа, 1913: Хөрмәтле шагыйремез Тукаевка // Кояш. 1913.9 апр . Саман Семипулат, 1914: Шигырьләр // Мирас. 1998 № 3.
Әд.: Мусин Г. Яңа юлда // Йолдыз. 1915. 23 окт. 29 окт: Рәмиев 3. Алтайлы татар шагыйре. // Казан утлары 2001 11 сан.
ЗЗ.Рәтев
АЙТМАТОВ Чыңгыз Түрәкол улы (12.12.1928, хәзерге Кыргызстан Респ-касы. Киров р-ны Шекер кышлагы), язучы. Кыргызстан ССРның халык язучысы (1968). Кыргызстан ССР ФА нең хакыйкый әгъзасы (1974). Кыргыз һәм рус телләрендә яза Авыл хуҗалыгы ин-тын (1953). М.Горькин исем. Әдәбият ин-туты каршындагы Югары әдәбият курсларын (Мәскәү) тәмамлый 1988-90 елларда "Иностранная литерату- ра" ж-лының баш мөхәррире. 1990-94 тә СССР һәм РФнең Люксембургтагы илчесе. 1994 елдан башлап Франция һәм Бенилюкс илләрендә (Бельгия. Нидерланд Люксембург) Кыргызстан илчесе. Әсәрләре 1952 дән ба-
сылыл килә Җәмилә (1958). "Хуш. Гөлсара!" (1966). "Ак пароход (1970) повестьлары Гасырдан да озын көн (1980), "Ахырза- маи" (1987) романнары авторы Психологик портрет остасы А. иҗатының, төп проблемасы—кеше һәм җәмгыятьнең, үзара мөнәсәбәтләре. А.ның әсәрләренең геройлары—үзе яшәгән чорның актив, көчле рухлы замандашлары Кызыл яулыклы гүзалкаем", "Беренче укытучы". 'Анам кыры" повестьлары һ.б. татар теленә тәрҗемә ителгән. "Кызыл яулыклы гүзәлкәем" ("Гүзәлем Әсәл". 1966). "Ахырзаман (1987) әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән спектакльләр Татар академия театры сәхнәсендә, Анам кыры" (1971) Әлмәт татар драма театрында зур уңыш казандылар. 1966 - 89 да СССРның ЮС депугаты. 1989 - 92 да СССР халык депутаты Ленин бүләге (1963). СССР Дәүләт бүләкләре (1968.1977, 1983) лауреаты
Әсәр. Собр. соч В 3 т. М.. 1982-84 Плаха. Буранный полустанок: Романы Днепропетровск 1989,
Әд.: Гачев Г.Д. Чингиз Айтматов (В свете мировой культуры) Фр 1989; Ак- маталиев А.Л. Чингиз Айтматов и взаи- мосвязи литератур. Бишкек. 1991
АЙТУГАНОВ Ләбиб Кәрам улы (21.10.1935. Әгерҗе р-ны Нарат а — 24.3.1964, Казан), шагыйрь, композитор, журналист 1959 елда Казан педогогия ин-тын тәмамлый. 1957 елдан алып ТАССР МС каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында музыкаль тапшырулар редакторы булып эшли. Беренче шигырьләре 1950 елларда "Яшь сталинчы газетасында басыла башлый. "Төнбоек" (И.Юзеев шигыре). “Юллар" (Ә.Ерикәй шигыре). "Безнең күңелләр' (Р Гарипов шигыре) кебек халыкчан көйләр, "һаман истә" (И.Шакиров көе). "Ышанам" (Р Ени кеов һәм Р.Яхин көе). "Сандугач җыр суза (А.Монасыйпов көе) җыр текстлары авторы Аның җырлары һәрвакыт истә (1972). “Ышанам" (1995) җыентыкларында тупланган.
Әд; Исрафилов М. Күңелемдә күпме моң бар //Әгерҗе хәбәрләре 1995. 17 окт
АКБИЕВ Солтанмурад Хаҗак улы (18.7 1938, Дагстан АССР. Хасавйорт р-ны Боташнорт а). әдәбият галиме, филол. фән А-ры (1989). проф. (1990). Дагстан Респ-ка- сының атказ. фән эшлеклесе (1994) Дагстан ун-тын тәмамлый (1967) 1982 елдан Дагстан пед. ин-тында укыта. Хезмәтләре комыкларның таранча язма әдәбияты тари
хына. Россия халыкларының әдәби бәйләнешләренә карый. Кол Гали. К.Насыйрң Г Тукай. Г Ибраһимов, М Җалил иҗаты буенча мәкаләләр авторы.
Хезм.; Дагестано-татарские литератур- ные связи XIX—начала XX веков: Дис. А.-А.. 1989
Әд: Исламов Ф Әдәбиятлар дуслыгын яктыртучы хезмәт // Казан утлары. 1988
N 5.
АКМАЛОВ Нияз Рәшит улы (14.2.1954 Сарман р-ны Каташ-Каран а.). язучы 1976 елда Казан ун-тын тәмамлый "Яшь ленинчы г-тасы (1979-87). Казан утлары" ж-лы (1987-91). Татарстан хәбәрләре" г- тасы (1991-95), 1995 елдан “Мәдәни Җомга" г-тасы редакцияләрендә эшли Язмалары 1970 еллардан бирле басылып килә А. шигырьләренә нечкә лиризм, фикер тирәнлеге хас. Аның туган җиргә мәхәббәт хисләре, гражданлык рухы белән сугарылган шигырьләре, балладалары “Учак" (1986). “Килер бер көн" (1988) китапларына тупланган А хәзерге заман кешеләренең катлаулы язмышларын бәян иткән, кискен сюжетка корылган детектив характердагы проза әсәрләре дә яза. Аның ‘Үз урамым" (1991). "Күгәрчен сөте" (19931. “Бо- хара мачысы" (1999) кебек хикәя һәм повесть җыентыклары шундыйлардан Публицистика өлкәсенең төрле жанрларында да А. уңышлы иҗат итә. Көндәлек матбугатта аның памфлет һәм фельетоннары, татар мәдәниятының күренекле вәкилләре турында язылган очерклары еш басылып килә
Әд Гыйльман Г Осталык // Заман сүз сорый. К.. 1991.
Автор: Г М Габделхакоаа
АКМУЛЛА (тахаллүс. чын исеме Миф-тахетдин Камалетдин угылы) (27.12.1831. Туксанбай а , Оренбург губ . Бәләбәй өязе, хәзер Башкортстан Рес-ның Миякә р- ны—8.10.1895. Миасс ш ). татар шагыйре- мәгьрифәтче. чичән Иҗат мирасы башкорт һәм казакъ әдәбиятларының да уртак хәзинәсе буларак тәкъдир ителә Авыл имамы гаиләсендә дөньяга килә Башлангыч белемне Ябалактамак авылында ала. аннан Мәләүэтамак. Әсән Эстәрлебаш авыллары мәдрәсәләрендә һәм Троицк мәдрәсәсендә укый Шагыйрь һәм дин галиме Шәмсетдин Зәкинең шәкерте Троицкида дин гыйлемен Зәйнулла ишан Рәсүлидон ойрәнә Мәдрәсә елларында җәйләрен казакъ дачаларында мөгаллим-
ш.
лек итә. Соңга таба Көнбатыш Себер. Ка- закъстанның төньяк-көнбатыш төбәкләрендә балалар укыта, халык арасында татар мәгърифәтчеләренең фикер-караш- ларын таратып йөри. Сүздә тугрылыгы һәм гаделлеге өчен Акмулла кушаматы алып, үз заманы өчен кыю фикерләре белән таныла. Гаскәри хезмәттән качып йөри дигән әләк б-н кулган алынып, 1867 — 71 елларда төрмәдә утыра (сәбәбе Зәйнулла ишан б-н элемтәдә булганы өчен дигән фаразлар да бар). Төрмәдә чагында атаклы "Төрмә шигырьләре" н иҗат итә. 1871 елда Аярлыкау сорап гариза яза һәм залог кертү шарты б-н иреккә чыгарыла. Әмма шагыйрь, үзен бөтенләй аклауларын теләп, соңгы казакъ ханнары токымыннан булган ген.-полковник Гобәйдулла Буки- евка мөрәҗәгать итә, аңа мәдхия багышлап, аның бу эштә ярдәмен сорый. Генерал. шагыйрьнең гозерен тыңлап, патша тәхете тирәсендәге элемтәләре аша эш йөртеп. Аны ярлыкау турында патша Александр II нең фәрман чыгаруына ирешә. Бер елдан А. Петропавел (Кызылъяр) шәһәрендәге Рәхмәтулла имам мәдрәсәсенә мөгаллим булып урнаша, аннары Күкчәтау шәһәре тирәсендәге авылларда мәгариф эшчәнлеген дәвам иттерә 1894 елда А Уфа шәһәрендә Риза Фәхретдин б-н очраша. Мәгърифәтче галим аңа шигырьләрен чыгарышуда ярдәм кулы сузарга вәгъдә итә, әмма шагыйрьнең фаҗигале үлеме бу эшне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирми. А. 19 йөз татар поэзиясендә Шәрекъ һәм Көнбатышның фәлсәфи фикер казанышларын бергә кушу, синтезлау җирлегендә шигырьдәге традицион жанрларны халык авыз иҗаты, хикмәтле сүз хасиятләре б-н баетуның гармоник үрнәкләрен биргән шагыйрьләрнең берсе булды. Аның шигъри иҗаты фикер тирәнлеге. эчтәлегенең заманча булуы, тел- сурәтләү чараларының образлы, афористик, үткен, эмоциональ лирик бизәкләргә бай булуы, фәлсәфи фикернең, публицистик һәм лирик башлангычларның, сатираның шигырь тукымасында гаҗәеп табигый яңгырашта гәүдәләнүе б-н үзенчәлекле. Катлаулы фикерләрне дә А укучыга тел-стиль чаралары б-н җиңел аңлаешлы итеп җиткерә белә. Иҗатында ул гади кешеләрнең теләк-омтылышларын чагылдырды, аларны белемгә, мәгърифәткә өндәде, кеше шәхесенең рухи хөр булырга тиешлеге идеяләрен раслады Мәгърифәт, гаделлек өчен көрәшүче ша-гыйрь образы аның төрмә шигырьләрендә
аеруча ачык сизелә: ул тормыштагы золымны. мәрхәмәтсезлек күренешләрен ачы тәнкыйтьли, бер үк вакытта кеше акылының. гаделлекнең җиңеп чыгачагына тирән ышанычын белдерә. А фикер ияләреннән бигрәк тә Ш.Мәрҗанине үзенә остаз итеп саный, аңа багышлап үзенең мәгълүм мәрсиясен яза, анда Казанны татар мәдәниятенең үзәгенә тиңләп, үзен шул мәдәниятнең бер вәкиле итеп күрә. Әлеге мәрсия—А.ның үзе исән чакта басмада дөнья күргән бердәнбер әсәре. Иҗатында иске карашлы дин әһелләрен кискен тәнкыйтьләп, А. аларга каршы ислам дөньясының үткәндәге бөек галимнәрен, Мөхәммәд пәйгамбәр һәм замандашларыннан М.Мәрҗани һәм Р Фәхретдин образларын үрнәк итеп куя. Әсәрләре өчен тема һәм сюжетларны А реаль тормыштан—19 йөзнең 2 нче яртысындагы чынбарлыктан алган; алар егерменче гасыр башында да бик актуаль яңгырап, укучыларда зур кызыксыну уятканнар. Вафа- тыннан соң, 1904, 1907 елларда шагыйрьнең тагын ике җыентыгы дөнья күрә. Аның күпчелек әсәрләре төрки халыклардагы чичәннәр, акыннар иҗаты традици-ясе калыбында язылганнар, ятлау өчен алар бик җиңелләр. Теле—катнаш казакъ-та- тар теле, арада башкорт сөйләше элементлары да очрый. Әсәрләреннән кайберләре исә саф иске татар әдәби теле традициясендә язылганнар һәм хәзерге әдәби тел кагыйдәләренә яраштырмыйча да укучыга җиңел аңлаешлылар.
Әсәрләре Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе. К., 1892; Акмелла әфәнденең иншад итдеке мәнзуматилә башка бер кач мөншәдатене кәндесенең тәрҗемәи халене мөштәмил мәҗмугадыр К . 1904; Акменланың Шиһабетдин әл- Мәрҗани мәрсиясе вә башка шигырьләре. К„ 1907; Өлеңдер җыйнагы. Алматы, 1935; Шигырьзар. Өфө. 1981; Шигырьләр К., 1981; Күндер мен түндер. Өлеңдер, толгаулар, термелер. айтыс. Алматы, 1986, Стихи. Уфа, 1986
Әд.: Гайнуллин М.Х. Татарская лите- ратура XIX в. К., 1975; Гайнуллин М.Х. Татар әдәбияты. XIX йөз. К., 1968; Госма- нов М. Мифтахетдин Акмулланың иҗаты һәм мирасы // Акмулла. Шигырьләр. К., 1981 Мәгърифәтче шагыйрь Акмулла. Тууына 150 ел тулуга багышланган фәнни конференция материаллары. К., 1983; Әхмәтев Р Мифтахетдин Акмулла // Татар әдәбияты тарихы. К.. 1985. 2 т.; Миң- негулов X. "Милләт өчен зарлы" Акмулла
.ТАТАР ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ. БИТЛӘРЕННӘН
II Дөньяда сүземез бар... К.. 1999. Хари- сов Ә И Башкорт халкының әдәби мирасы Өфө. 1965. Вильданов Ә.Х. Акмулла— яктылык йырсыһы Өфө. 1981. Калижанов У, Агартушы—демократ акын // Акмол- ла Күндер мен түндер Алматы, 1986.
Р Ә Әхмәтев
АКСАКОВ Сергей Тимофеевич (1.10.1791, Уфа ш.—12.5.1859. Мәскәү). язучы 1801-05 елларда Казанның беренче ирләр гимназиясендә, 1805—07 дә Казан ун-тында укый Аның дөньяга карашлары педагоглар Г.И.Карташевский һәм Н М.Ибраһимов йогынтысында формалаша. Язучының әдәби, театраль, фәнни карашлары студент елларында ук тәгаенләнә 1807 дән ул "Рус әдәбиятын сөючеләр җәмгыяте" әгъзасы. А.И.Панаев (шагыйрь И И Панаевның бертуганы| б-н кулъязма ж-ллар. ш.и. "Журнал наших занятий" (“Безнең күнегүләр журналы", 1806-07) чыгара, анда үзенең беренче шигырьләрен урнаштыра. К.Ф.Фукс йогынтысында күбәләкләр җыю, табигатьне өйрәнү б-н мавыга. Болар барысы да Аның язучы— реалист булып формалашуына тәэсир итә Ун-т каршындагы студентлар театрын җитәкли, спектакльләрдә үзе дә катнаша. 1807 дә, укуын тәмамламыйча. А. С.- Петербургка күчә. 1801 - 15 еллар вакыйгаларын яктырткан "Истәлекләр" ("Воспоминания 1856) һәм "Күбәләк җыйганда" (“Собира- ние бабочек ", 1859) хикәясендә А. гимназия һәм ун-т тормышын киң яктырта, укытучыларга бай характеристикалар бирә Анең әсәрләре Казан ун-ты тарихын. 19 йөз башында Казанның мәдәни тормышын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып тора А. үзенең кеше, язучы буларак формала шуын Казан гимназиясендә һәм ун-тында укуы белән бәйләп: "Күңелемдә сакланып калган яхшы сыйфатларыма мин гимназиягә. университетка, укуыма, анда хөкем сөргән якты бер җанлылыкка бурычлы- мын",—дип яза.
Әсәр.. Собр. соч.; Т.1— 4. М.. 1955 — 56.
Өд.: Архангельский АС. С.Т.Аксаков Детство н студенчество 1791-1807 I/ Русское обозрение. 1895.И 7-9. Машин- ский И.С. С.Т.Аксаков Жизнь и творче- ство М.. 1973; Аристов В.В Первое лите- ратурное общество Поволжья К. 1992
Л.Е.Бушханец
АКСЁНОВ Василий Павлович (208 1932. Казан), язучы. П.В.Аксенов һәм Е С Гинз- бурпшң улы. Ата-анасы кулга <1лынган
нан соң (1937) туганнарында тора 1950 елда Казан мед. ин-тына укырга керә. 1954 тә Ленинград мед. ин-тына күчә Укып бетергәннән соң табиб булып эшли 1960 тан Мәскәүдә яши 1960 елларда яшьләр прозасында билгеле бер урын алган "Хезмәттәшләр" (“Коллега". 1960). 'Йолдызлы билет" (“Звездный билет". 1961), "Марокко әфлисуннары" ("Апельсины из Марокко". 1963). "Вакытҗитте дустым" (“Пора мойдруг. пора" 1965) "Тулган мичкә |"3а- товаренная бочкотара 1968). повестьлар авторы "Безнең алтын тимеребез" (“Золо- тая нашажелезка" 1975), "Пешкән җәрәхәт" (“Ожёг" 1976). "Кырым утравы ("Остров Крым" 1977). "Жанрны эзләү" ("Поиски жанра". 1978) романнарында һәм повестьларында зыялыларның җепшек чоры (1960 нче еллар) эзләнүләре тасвирлана "һәр вакыт сатуда" ("Всегда в продаже 1969). "Дүрт темперамент" ("Четыре тем- перамента" 1978). "Торна (“Цапля 1980) пьесалары авторы. Иҗатының башлангычында ук Көнбатыш әдәбиятына йөз тоткан Аның беренче повестьларында ук модернизм элементлары күренә башлый. Аны рус модернизмы традицияләрен дәвам итүче дип санарга мөмкин 1980 нән А Джорж Мейсон ун-ты (Вашингтон) профессоры. Чит илдә дә. иҗатында башлыча рус темасын яктырта Кәгазьле күренеш (“Бумажный пейзаж'. 1982) Йөзем дип әйт" ("Скажи: изюм". 1985). “Мәскәү кыйссасы" (“Московская сага. 1991). "Желток яйца ("Йомырка сарысы". 1989), "Яна татлы стиль" ("Новый сладостный стиль 1996) романнарын яза. Тормышының Казан дәвере истәлекләре Россиядән киткәнче үзенең био-графиясеннән һәм Казандагы туганнары, дуслары тормышыннан чыгып язылган "43 нче елның иртәнге ашлары ("Завтраки 43-го года" 1962), "Мәйданда һәм елганың ары ягында ("На площади и за рекон 1967). "Ишек алдыбызның бакырбашы ("Рыжий с нашего двора 1967|. шулай ух инде АК- Шта басылган "Зөя" ("Свияжск" 1981). "Моңсу баланы эзләгәндә" ("В поисках гру- стногобэби", 1985). "Йомырка сарысы Яна татлы стиль" әсәрләрендә урын алган 2002 елдан Франциядә (Биаррнц ш ) яши
Әсәр.: Собр соч Т.1—5. М.. 1995
Әд.: Глэд Джон. Беседы в иэгнании Русское литературное эарубежье М 1991 Е.С Тинофеева
АКЧУРИНА Мәхбүбҗамал (март 1869 Сарытау губ.. Кузнецк ояэе Димау а— 1948 Баку ш ). язучы Ссмбер сәүдәгәрләре Ак-
чуриннар нәсе\еннән. 1908 елдан башлап "Шура' һәм "Сөембикә" ж-лларьшда языша башлый. Игътибарын татар җәмгыятенең 20 йөз башындагы иҗтимагый һәм әхлакый проблемаларына—балалар тәрбияләүгә. татар хатын-кызының җәмгыятьтә тоткан урынына һ.б. юнәлтә. "Мишәрләр тормышыннан бер ләүхә" (1914). "Шәфкатьсез ата яки мишәрләр тормышы" (1914) исемле хикәяләре тормыштан алынган реаль фактларга нигезләнеп язылган. "Сәйфелмөлек'. "Таһир һәм Зөһрә" да стан- нларын өйрәнеп, татар халык иҗаты әсәрләренең балаларны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләүдә әһәмияткә ия булуын күрсәтә. 1929 елда А. Бакуга күчә, әдәби эшчәнлектән читләшә.
Әд.: Гайнуллин М. Татар әдипләре. К., 1978; Өмет йолдызлары. К., 1988.
АКЪЕГЕТЗАДӘ (Акъегет, Акҗегетев) Муса Мөхәммәдҗан угылы (3.12.1864, Пенза губ, Чембар ш.—249.1923, Истанбул), язучы, журналист, икътисадчы галим. Бабасы Алтынбай Акъегетев 1812 елгы Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен дворянлык дәрәҗәсен алган була. Муса әүвәл әтисенең туган авылы Мочалида (Чембар өязе) татарча укый, аннары Чембарда (хәзерге Бе- линский ш.) рус мәктәбендә, аннан соң Пенза шәһәре гимназиясендә белем ала. 1884 елда гимназияне тәмамлагач, туган төбәге авылларында мөгаллимлек итә. 1886 елда Кырымга күчеп. “Тәрҗеман" газетасына эшкә урнаша. 1888 елдан А. Төркиядә. 1888 — 91 елларда дәүләт оешмалары өчен югары белемле хезмәткәрләр әзерли торган “Мөлкия" мәктәбендә укый. Рус, гарәп, төрек, француз телләрен өйрәнә. Мәктәпне тәмамлагач. Истанбулдагы Югары Хәрби мәктәптә һәм Хәрби академиядә рус теле һәм икътисад фәнен укыта. "Мәтен" ("Асыл нөсхә"). "Өч кардәш" исемле газеталар нәшер итә. Измир һәм Сивас шәһәрләрендә җирле идарә оешмаларында эшли. 1914 елда Истанбулга кире кайтып, гомеренең ахырынача Казаннан сатып алынган Н.Ф.Катанов китапханәсендәге кулъязма
һәм китапларны барлау, тәртипкә салу, ка-талогларын төзү эше б-н шөгыльләнә. А татар әдәбияты тарихында мәгърифәтчелек реализмы юнәлешендә язылган "Хисаметдин менла (1886) беренче роман авторы буларак билгеле. Язучы романда үз заманының татар тормышына кагылышлы күп мәсьәләләрне күтәрә, яңалыкка, белемгә омтылучы яшь геройлары аша милләтнең киләчәк язмышы турында кайгыртып яза. Роман укучылар арасында зур уңыш казана. әсәр төрек теленә дә тәрҗемә ителә. Г Ибраһимов А.ны "татар реализм әдәбиятының атасы" дип бәяләде. А. нигез салган релистик роман традицияләре соңга таба З.Бигиев, Ф.Кәрими, Р.Фәхретдин. Г.Ис- хакый һ.блар тарафыннан дәвам итгерел- де. Фәнни-публицистик хезмәтләрендә А. Шәрекъ мәдәниятенең дөнья цивилизациясенә керткән өлеше турында кат-кат искәртә. Аның “Ауропа мәдәниятенең әсасына бер нәзар" ("Европа мәдәниятенең нигезенә бер караш") исемле хезмәте Төркиядә аерым китап булып чыга.өзекл- әре "Әлгасрелҗәдид" ж-лында басыла (1906) Икътисад фәнен, аның классик вәкилләре Адам Смит. Давид Рикардо һ.б. галимнәрнең хезмәтләрен тирәнтен өйрәнү аңа "Икътисад, яхуд Гыйльме сәрвәт" ("Икътисад, яки баю гыйльме") исемле мо-нографиясендә (1918) кайбер икътисади тәгълиматларга фәнни-тәнкыйди анализ ясарга юл ача. А. нең фикер-карашлары 20 йөзнең беренче яртысында Төркия Республикасы икътисадын яңартуда киң файдаланыла.
Әсәре; Хисаметдин менла. К„ 1886.
Әд: Татар әдәбияты тарихы. К.. 1985. Т. 2; Миңнегулов X. Татар реализм әдәбиятының атасы // Татарстан. 1996. N 5; Әйди Т. Муса Акъегет Төркиядә // Казан утлары. 1996. N 4; Өлкән Х.З. Муса Акъегет /
/ шунда ук. 172—178 б.; Гайнуллин М.Х. Татар әдипләре. К., 1978; Газизуллин Ф.Г. Социально-экономическая мысль татарс- кого народа как феномен его духовной культуры. К.. 1999.
Х.Й.Миңнегулов.