Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫ ҺӘМ ҖЫЛЫ БӨРКЕЛӘ...


Бу әдипнсн исемен әйтү белән минем күз алдына якты, кояшлы жәй көннәре — Аккош
күлендәге ижат йортында анын белән бергә, янәшә яшәлгән бик тә матур көннәр килеп баса
һәм ул шәхес үзе дә хәтердә әнә шундый кояшлы җәйге кон кебек булып сакланып калган.
Әйе, Мәҗит ага Рафиков — чын-чыннан зыялы зат, югары тәрбияле һәм бик тә
укымышлы шәхес иде. Анын белән икәү генә калганда ул сине үзенә дә сиздермичә генә
тормыштагы, табигатьтәге, әдәбияттагы гүзәллекнен ин нечкә хасиятләре хакында гажәеп
мәгънәле әңгәмәләргә алып кереп китә. Андый чакларда синен әңгәмәдәшен булган бу
кешенен дөньяны һәм матурлыкны шундый да нечкә тою, шундый да тирәннән аңлау
талантына сокланасын. Анын белән бергә үзең дә матурлыкның яңа үрләренә күңеленнән генә
өр-яңа сукмаклар саласың.
Менә ул татарның иң затлы шагыйрьләре язган әсәрләрне сөйли. Алардагы эстетик
байлыкка, фикри тирәнлеккә ушы китеп, дөньясын онытып тора Менә ул русчага күчеп, Иван
Бунин шигырьләрен яттан укый. Афанасий Фет әсәрләреннән күпләп-күпләп өзекләр китерә
Шулай ук чит илләр әдәбиятын да бик яхшы белә иде мәрхүм Мәҗит ага.
Анын үз әсәрләре дә дөнья әдәбиятының бөек әсәрләренә хас булган әнә шул кыйммәтле
сыйфатларга ия иделәр Аларда да кеше җанының, кеше рухының югары яшәеше гажәеп
табигый булып һәм тәэсирле чагылды Мәҗит Рафиковның күләм ягыннан әллә ни зур
булмаган әсәрләре кеше күңеленең кадерле һәм изге мизгелләре хакында укучы белән ихлас
әнгәмә алып баралар.
Мәҗит Рафиковнын 1966 елда “Илһам авазы” дигән хикәяләр җыентыгы, 1973 елда
“Төлке улы Хәйләпүш" дигән шигырь китабы, 1975 елда “Су башы" исемле повестыар һәм
хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
Бу әдип бердәй осталык белән рус телендә дә ижат итте Аның русча басылган "Родник
Хабира-Соловья” (1972), “Ишкильды" (1975) һәм “Школа на взгорке" (1981) китаплары бар.
Әдипнең "Шарлама”, “Сиңа ничә яшь" һ.б. әсәрләре чит илләрдә дә басылып чыкты
"Безнең авыл мәктәбе” повесте исә 1977 елда “Волга” журналының еллык бүләгенә лаек булды.
Ул бик тә шигъри жанлы әдип иде Проза әсәрләре язып бетереп “хәл җыйган” арада үзе
дә байтак кына әйбәт шигырьләр язды Алар 1985 елда “Гүзәл мизгелләр” дигән исем белән
Татарстан китап нәшриятында басылып та чыктылар, матбугатта яхшы бәя алдылар.
Сүзгә гаять сизгерлеге Мәҗит Рафиковнын тәрҗемә эшчәнлегендә дә күренде. Анын
тәрҗемәсендә Г. Тукайның прозасы, Ш Камал, Н Дәүли. М Әмир, М Гази, Г Әпсәләмов, Ә
Еники. Р Төхфәтуллин, X. Сарьян һ.б. тагар язучыларынык күп кенә хи кәяләре русча дөнья
күрде Гомеренең соңгы елларында ул бик тә бирелеп һәм ихлас күңелдән мавыгып Тукайның
чәчмә әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итте . л бөек шагыйребез язган һәр сүзнен тулы мәгънәсе
бөтен тирәнлеге, саллылыгы рус укучысына һәм бу тел аша дөнья халкына аңлашылсын дип
тырышты Бу эшкә үзенен поэтик һәм фәлсәфи көчен салды, кызганмады Мәҗит Рафиковнын
вафатъгннан сон дөнья курган китап, көчнен юкка сарыф ителмәгәнлеген раслый.
Әйе. Мәжит Рафиков дөньяны, тормышны кин колачлап һәм кин күнел белән яшәүче әдип иде.
Әнә шуна күрә анык әсәрләрендә безгә Олы Хакыйкать юлдаш
булып бара. Боек Матурлык күнелләрне җылытып тора. Анын ижаты турында язган
тәнкыйтьчеләр дә бер дә юкка гына менә мондый сүзләр кулланмаган нардыр •фәлсәфи
калыптагы әдип" (И. Ахунжанов). "Матурлык эзләүче" (Ф Минжллин) һ.б.
Мәҗит Рафиков — Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм авыр яраланган кеше Әнә шул
яра соңгы елларда бигрәк тә үзен сиздерде, анын хәрәкәтләнүенә нык комачаулады.
Әдип Сталин системасының җәзаларын бик иртә татый — аны студент чагында ук кулга
алалар һәм Себергә сөргенгә сөрәләр М Рафиков 1950-55 елларда Иркутск өлкәсендә.
Тайшст-Братск тимер юлы төзелешендә эшли.
Совет лагерьларын кичергән кеше булса да. аннан үзенен кешелеклслеген. нечкә
күнеллелеген җуймый кайткан, саф йөрәкле зат иде ул Матурлык һәм гаделлек ахырга кадәр
анын төп таянычы булды
Шулай ук анын сугыштан яраланып кайткач туган ягында һәм сөргенгә сөрелгәч Тайшет—
Братск трассасында фельдшер булып эшләве дә бу шәхеснсн якты образын тагын да
тулыландыра, аны тагын да кешелеклерәк итә.
Жәйнен ямьле, матур, кояшлы көннәре "Аккош күле"ндә хәзер дә була Һәм гаять
монсулатып. җаннарны серле билгесезлеккә төреп, андый ямьле көннәрнсн энгере лә килеп
житә Әнә шундый кичләрдә. Мәҗит ага белән икәү яшәгән өйнен кояш баешына караган
верандасына чыгып утырам да - дөньямын, дөньялыкнын, тормышнын Олы Хакыйкатен. Олы
Матурлыгын тоеп һәм күреп яшәгән, әнә шуларга йөз тотып яшәгән олы җаннарны
чын-чыннам сагына башлыйм Һәм кичке эңгердә утырып үз эчемнән, үз күңелемнән генә алар
белән башланган әңгәмәләрне дәвам итәм