Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТЕЛ БИЛӘГӘН СИХРИ БИЛӘҮДӘ


Тәңре
К\к сәфәрдә иде яма-ялгыд: Миңа гына очрады ул Күк.
Ана сәҗдә кылган бабамнармы Эалм чыккан ахры кичтән үк.
Онытылу дигән караңгылык! һәркем кала монда югалып.
Күк-Тәңре дә коткаруны эзли— Коткаралыр аны тик халык.
Онытылган Күкнең каршысында Тып-тын калдым. Мин соң ни әйтим?— Җир йөзендә ябык фикеремне Иксез-чиксез күккә юнәлтмим.
Тавыш-тынсыз төнлә елады күк.
Ул адашкан иде, ахрысы.
Караңгыда аңа юл табыйм, дип. Йөрәгем ут булып кабынсын.
Ул шәрекъкә китте—халкым күге. Сөендерде бер хис бәгъремне:
Безнең белән кавышасы юлда Адаштырмас иблис Тәңрене.
Туган тел
Безгә һаман җилләр каршы булды, Ачы булды, карлы, яңгырлы... һәм арынды халык “артык йөктән”— Туган телен... ташлап калдырды.
Тел шуышты, өстерәлде алга,
Телсез калган халкын эзләде.
Ят кавемнәр аңа ташлар атты,
Тел
Калкынырга теләп тезләнде...
Күкләр ишетмәде бу халыкны.
Иблис адаштырган далада Эзләп тапты да тел, сулыш өрде— Кабат кайтты халык Аллага.
Ак биләүгә биләп үз халкын тел,
Уян инде, диеп инәлде.
Кырлар буйлап, гүя күк йөзеннән, Татар авылына юнәлде.
Телгә йөзен ачты Тәңре шулчак, Теләкләрен тоеп, иң тәүдә Бәби булып биләнәсе килде Тел биләгән сихри биләүдә.
Җитте алар өнсез бер авылга.
Гадәти бер авыл—юлдагы...
Мескен халык—
Шул борынгы сабый—
Җнр-анага сыенып елады.
Шагыйрь ватаны
Ут алган татар авылын... Коткарам, дип. әлбәттә.
Тәңре боерган шагыйрьгә.
Илт аны, дип. җәннәткә.
Уттан алган да авылны. Шагыйрь аны куенда Алып киткән. Юлларына Сәмави нур коел1ан.
Галәм диварларын хәзер Ялмаган ялкын теле.
Ахирәткә киткән шагыйрь. Дөнья калган өтелеп...
Утка чорналган Галәмнән Аерып Җирнең ямен.
Үзе белән алган шагыйрь. Белгән ул яшәү тәмен.
Кисәүләр бераз суынгач Галэми салкын җилдә.
Төннең көлен көрәр өчен Бирегә Тәңре килгән...
Кулын пешергән ул шулчак. Актарып тарнх көлен!
Сөю тулы йөрәк нкән Яндырган шагыйрь илен.
Ут алган татар авылын... Коткарам, дип, әлбәттә.
Тәңре боерган шагыйрьгә.
Илт аны, дип, җәннәткә.
Сыркыды авылында
Якташы.м Һади Такташ истлге.-ена
Сыркыды шунда ук...
Әмма
Күченгән икән күптән... ...Юлбашчы рәсемен Шәхмн Өенә алын киткән.
Ташландык өй түбәсеннән Кояш узды.
Хәерсез...
Ватылган арба көпчәге Тәгәрәде, әйтерсең.
Мокамайлар курасында Югалды ул ал арып:
Иртән кояшны урлауда Гаепләрләр малайны.
Мокамай Эзли шагыйрьне.
Тартып ватык арбаны. Аерылды да тәгәрмәчләр. Дөнья буйлап таралды.
Атларны да Алып киткән.
Ат карагы бу вакыт.
Эзли хәзер үз шагыйрен Бөтен дөнья буйлатып.
Ай балкый күктә. Ярымай...
Исә йолдызлар җиле. Тиздән печән чабарга дип Хәйрулла абзый килер.
Тезен чүгә алмаганга Шагыйрьнең нигезенә. Мәңге елар бер карт каен. Яшь кояр үзе генә...
Мишәрләр
Сыкрап елый җилдә тирә-ягым. Җнр-анадан килгән ишарә: Әрвахлары эзсез югалган да. Үксез калган Безнең мишәрләр.
Әрвахларны эзли киткән Тәңре. Кардәшләрем! Халык!
Әгәр сез
Очратсагыз аны. яктырыгыз,— Югалмасын Тәңре хәбәрсез.
Авылыңда иркенлекне сакла.
Тик дивар кор җиде ятларга. Кайтачак бит Тәңре.
Туры килер
Кылган гамәлеңне акларга.
Табармы тик әрвахларны Тәңре? Тапмас, тапмас, беләм тапмасын. Килер вакыт—бөтен үксезләргә Алмаштырыр нәсел бабасын...
Тәрәз төбе...
Әни гәҗит тоткан.
Анда минем шигырь, һәм рәсем—
Улы карап тора.
Ә шигырьне
Укый алмый әни, күрәсең.
Укый алмый әни.
Шигырьләрем Язылмаган ана телендә, һәрбер сүзем монда өнсез кош күк, һәрбер сүзем—сулган гөл генә...
Ул улының ни язганын белми.
Тәкъдир миңа ниләр язганын Чамалыйдыр: Җан авазын минем Аңа җиткерэлмәү газабын.
Дәшми-тынмый дисбе тарта әни,
Күз алдыннан үтә гомере.
Мин төшенмәм инде бу доганы,
Ул укымас минем шигырьне.
Манара
Риваятьләр буенча. Сөембикә, үрысчарга тоткын бучасы кичмичә. манараЛан ташчансан. инеш
Манарасы күккә ашмый икән,
Бу җир шулай үзе югары.
Манарадан өскә атлаганда.
Күкне җуйган синең кулларын...
Сулган ай да сине сагынадыр.
Анык булган зирәк хатынга:
Биеклекләр иблис өчен түгел.
Биеклекләр Алла катында.
Казан буйлап җилләр елан йөри.
Санынадыр шәһит киткәнне:
Тәңре өчен җирдә һәркем тигез.
Тик мәңгелек якын иткәне.
Кырлап иркенлеген сеңдергән җан Тарта һаман синең Казанга.
Манараңны иңгә салган бу җир Әйтерсең лә күкләр казана.
Русчадан Ркаич Зәйду.гча тарҗемлчлре