Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИ ҖАНЛЫ ГАЛИМ


Журналыбызның бу санында без мәгълүм татар галиме-фольклорчы Илбарис Надировның Истанбулда эш алып баручы Әхмәтвәли Мәңгәр исемендәге төрек- татар мәдәни вакыфына багышланган мәкаләсен урнаштырабыз. Шунысы игътибарга лаек: ул вакыф оештырылуга быелгы яз айларында 10 ел тулды, ә түбәндәге мәкалә авторы Илбарис Нурислам улы Надиров апрель аенда 80 яшьлек бусаганы атлап керде. Шул рәвешле, язмыш дигәнең бу түгәрәк даталарны бер- берсенә бәйләгән булып чыкты. Илбарис ага Надиров, искә алган вакыф корылган көннән башлап бүгенгә кадәр аның эшчәнлегендә якыннан катнашып, фәнни киңәшче сыйфатында хәл кадәри хезмәт куйган могтәбәр галим нәребезнең берсе
Мин аның фольклорчы буларак, төгәлрәк әйткәндә, халкыбызның җырларын җыючы, өйрәнүче белгеч буларак кылган эш-гамәлләре хакында "Шигъри җанлы галим' дигән бер мәкаләдә сөйләп тә узган идем. Ул юбилярның 75 еллыгына багышлап Тел. әдәбият һәм сәнгать институты чыгарган бер җыентыкта 2000 елда дөнья күргән иде.
Бүгенге язмамда исә. мин мөхтәрәм галимебезнең ерактагы татар диаспорасы белән бәйле эшчәнлегенә беркадәр киңрәк тукталып үтәргә телим.
Билгеле булганча, безнең "татар" дип йөртелгән туган кавемебез дөньяның төрле төбәкләренә таралып яши. Әйтик, бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетында тупланган мәгълүматларга караганда. Австралия. Кытай, Канада, Польша, Румыния, АКШ. Алмания, Төркия, Финляндия, Швециядә һәм башка тагын берничә илдә 70 меңгә якын татар яши икән. Алар әлеге илләрнең кайберләрендэ милли- мәдәни җәмгыятьләр оештырып, соңгы елларда Казан белән урнашкан рухи багланышларны сакларга тырышып гомер итәләр. Шул уңайдан Австралия, АКШ. Алмания Төркия һәм Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезнең эшчәнлеген аерып күрсәтергә кирәктер Чөнки нәкъ менә шул илләрдә милли-мәдәни җәмгыятьләр оешканрак төстә эш алып баралар дип ишетеп беләбез.
Илбарис ага Надиров иң әүвәл Төркия һәм Финляндиядәге татарлар белән күбрәк аралашып, алар турында күбрәк язган авторлардан. Күпләр хәтерли булыр, узган ел ахырында Казанда “Татарстан-Төркия мәдәни багланышлар. 1992—2003“ дигән күләмле бер җыентык дөнья күргән иде 600 битле, фоторәсемнәр белән баетылган һәм латин имлясында басылган бу җыентык Илбарис Надиров тарафыннан төзелгән. Җыентыкның җаваплы мөхәррире дә—ул. Мәгълүм булганча, китап Әхмәтвәли Мәңгәр вакыфының матди ярдәме белән нәшер ителгән Хәбәрләргә караганда аның тиражының бер өлеше Төркиягә җибәрелгән, шактые Татарстан Милли китапханәсе Бөтендөнья Татар конгрессына бирелгән һәм белгечләргә таратылган Шунсын да әйтергә кирәк, бу басмага әйбәт бәя биргән берничә рецензия басылды да инде, ә Бөтендөнья Татар конгрессы аны тәкъдир иту утырышы үткәрде.
Әлеге китап белән танышканда мине куандырган бер хәлне укучыларга хәбәр итәсем килә Әйтик, җыентыкка соңгы елларда "Казан утлары" журналында басылган дистәгә якын мәкалә сайлап алынган Шулар рәтендә Төркия һәм анда яшәүче татарлар турында Тәүфикъ Әйди. Рабит Батулла. Әбрар Кәримуллин, Әлфинә Сибгатуллина тарафыннан язылган бай мәгълүматлы мәкаләләрне аерып күрсәтү гадел булыр. Боларга өстәп Илбарис аганың безнең журналда басылган "Төркиядәге ике милләттәшем" дигән кызыклы хатирәсен дә телгә алу кирәктер.
Гомумән, әлеге җыентыкны Татарстан белән Төркия арасындагы тарихи, мәдәни
бәйләнешләрнең үткәнен, бүгенгесен шактый киң итеп яктыртучы һәм узара багланышларга багышланган кыйммәтле бер чыганак дип санарга тулы нигез бар
Илбарис Надировның Финляндиягә барган саен андагы милләттәшләр тормышыннан игътибарга лаек яңалыклар алып кайтуын беләбез. Соңгы утыз ел дәвамында Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезнең тарихы һәм бүтенге көнкүреше, Габдулла Тукай исемендәге мәдәни җәмгыять һәм аның җитәкчесе профессор Гомәр Таһир хакында Казан матбугатында егермегә якын мәкалә һәм хәбәр-язма бастырды ул. Аларның күбесе "Казан утлары' журналында дөнья күрде Ул мәкаләләрнең кайберләре рус һәм инглиз телләрендә дә басылып чыкты Шул нәүбәттән мин Илбарис аганы Татарстан белән Финляндия арасында рухи-мәдәни күпер салуга зур олеш керткән хөрмәтле зыялыларыбызның берсе дип санар идем
Татар диаспорасы тарихы турында әлегә монографик төстәге махсус тикшеренүләр булмаса да. алар һичшиксез язылыр дип өметләник Чөнки бу өлкәдә эш алып баручы галимнәребез бар Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты да әлеге проблема белән җитди кызыксына һәм бу хакта төпле хезмәтләр язуны күз алдында тота дип беләм.
Бу кыска гына кереш сүз язмам ахырында мин фронтовик галимебез Илбарис ага Надировны олы юбилее белән ихлас күңелдән котлыйм, аңа исәнлек-саулык һәм бәхетле гомерләр телим. Журналыбыз битләрендә яңа хезмәтләр белән укучыларыбызны сөйдерергә язсын сиңа хөрмәтле авторыбыз!