САБА МӘЗӘКЛӘРЕ
Хата тоту
Газетада хаталар әледән-әле чыгып тора инде ул. Аны махсус җибәрмисен бит. объектив
йә субъектив сәбәпләре була.
Газета укучыга барып җиткән көнне үк ул хатаны табалар, кош тоткан кебек сөенә-сөенә
телефоннан шалтыраталар, урамда очратып әйтәләр, олы хуҗаларга җиткерүчеләр дә юк
түгел.
Сәяси хата өчен, илле биш яшьлек башымны кая куярга белмичә борчылып йөргән
монсу көзге көннәрдә, хакимият башлыгыбыз Рәис Миннехановның өр- яна тәкъдим
керткәнен һич тә онытасым юк.
—Берничә махсус приз әзерләп, газетада ин күп хата тапкан кешене бүләклик әле,
акчасын үзем бирәм,—дигәч, минем ачылган авызым ябылмыйча калды, шактый вакыт шул
килеш йөреп тордым
Торып басу
Татарстан язучыларынын Г. Тукай исемендәге клубында уза торган әдәби ел
йомгаклары бик эшлекле үгә. Башта Язучылар берлегенең классик әдипләр исемен йөрткән
махсус бүләкләре тапшырыла.
Жанрлар буенча докладлар барышында елмаеп алган, йә зал белән дәррәү кычкырып
көлгән мизгелләр дә булмый түгел.
2002 елнын шигърияте турында Ркаил Зәйдулла ясаган доклад күңелемдә уелып калды
Татарстан матбугатында басылган поэзия үрнәкләрен һәм төрле нәшриятларда дөнья күргән
җыентыкларны санап китте дә “Күләм кайчан да булса сыйфатка күчәргә тиеш бит. дип күңел
юатасын. Шундый канун бар шикелле. Ләкин татарның бөек мәкален дә онытмыйк әле: ком
җыелып таш булмас, кол җыелып баш булмас!"
Оста трибун икәнен дә үзенә генә хас тел осталыгы һәм юмор белән күрсәтеп ала Ркаил
Текстынын чираттагы кәгазь битен ачкач, ике кулын да чалбар кесәсенә тыгып куя.
Менә оратор Лена Шагыйрьжаннын поэзия сөючеләр тарафыннан олы бәяләнгән
Нью-Йорктагы Сәүдә үзәген шартлату уңаеннан язылган “Дөнья базары яхуд яна Америка
фаҗигасе" дигән лирик-публииистик поэмасын анализлый Шагыйрәнең Америкага юллаган
хатыннан өзекләр дә укый:
Барып җитеп
кулыгызга Керсә ошбу
хатыбыз.
Тышына ук язып куям:
"Курыкмыйча ачыгыз! "
Әнә килә ак парахут.
Тоягән ак парашук
Сездә дә "шок", бездә дә шок.
Тик торабыз карашып
1!ЗА=АКШ дип язылган
Сәмәлүг канатына.
Теләктәшлек белдермибез
Террор аппаратына
Билләһи, кабереннән Тукай торып чыкса, Лена ханымның кулын үбәр иде”,- диде дә.
бераз пауза ясады Ркаил һәм: "Курыкмаса дип өстәде.
Тагын су салып эчте ул. Кыскасы, докладын әзрәк укыды да су эчте укыды да су эчте
Кемнәрнедер мактады, тәнкыйтьләде.
—Күп кенә шигырьләрне укыгач, гаҗизләнеп тә куясын. Автор, көнлатек эш эшләгәндәй
генә, тезмә сырлап куйган сыман тоела. Йокыдан торгач юынасын, теш чистартасын ич Рим
Идиятуллин хәтта бер тезмәсенә "Аптыраганнан язылган шигырь" дип исем дә куйган.
Шулайдыр. Аптыраганнан кайчак кәҗәкәйне дә с\ялар Аз булса да ите чыга
Тагын су эчеп куйды Ркаил Зәйдулла. Аннары, янәдән, байтак каләмләшләренен
исем-фамилияләрен атый-атый. иҗатлары белән таныштырды тәнкыйтьләде, ат уйната торган
шагыйрьләрне мактады “Поэзия ул—музыка ".-дип тә җибәрде Таган бер тапкыр тамагын су
белән чылатып алды да
— Ботсн кешене дә әйтеп бетереп булмый, исемегез чыкмаганнар торып басыгыз!—диде.
Кырыйга карау
Университеттагы мөгаллимәләребез арасында һәр җөмләсен, сүзен уйлап кына әйтә торган
бик тә сабыр холыклы морфология укытучысы Фәһимә апа Хисамованы хөрмәт итә идек.
Анын сабырлыгын раслау өчен бер мисал китерим әле
— Минем ин яратмаган ике нәрсә бар,—диде бер вакыт сабакташыбыз, булачак язучы
Газиз Кашапов. —Берсе—морфология, икенчесе—кабартма!
—Икенчесе нәрсә?—дип кайтарып сорады да, җавапны кабат ишеткәч, шундый матур
итеп елмайды Фәһимә апабыз—үзебезгә дә унайсыз булды
Тора-бара ул докторлык диссертациясе яклап, профессор дәрәҗәсенә күтәрелде Без
баштарак анын әдәбият галиме Нурмөхәммәт Хисамовнын җәмәгате, игезәк рәссамнар Айдар
белән Ниязнын әнисе икәнен бөтенләй белми идек
Алга узып шуны әйтергә кирәк, малайлар башта Казан сәнгать училишесын. аннары
Санкт-Петербургта Е Репин институтын тәмамлаганнар Икесе дә реалист рәссам. Иждтлары
туган якка мәхәббәт, татар халкына алы хөрмәт белән сугарылган Хәзер Айдар—Казанда. Нияз
Берлинда яшәп ижат итә
Әни кеше дә. Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институты директоры
булып эшләүче Нурмөхәммәт ат да рәссам улларынын унышларына бик сөенә
Якташыбыз, профессор Азат Әхмәдуллиннын башкалабыздагы юбилей кичәсе Казан
милли-мәдәни үзәгендә булды. Сәхнә түренә юбилярмын читкөрәк каратып ясалган портреты
урнаштырылган иде. Филология фәннәре докторы, профессор Гомәр ага Сатаров шуны күрүгә
-Нурмөхәммәт, бу рәсемне синен малайлар ясадымы әллә'’ дип сорап куйды
— Юк'—диде әти кеше, үзенә генә хас катгый тавыш белән Әйе Минем малайлар ясаса
туры каратып ясаган булырлар идс
Чуан гына бушка чыга
Каләм тибрәтүчеләр арасында журналистларның мэтры. Советская Россия" газетасының
элеккеге үз хәбәрчесе, язучы һәм публицист, бик күп китаплар авторы, Г Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты Марсель ага Зарипов турында да кызыклы сөйләкләр йөри Янәсе,
ана Татарстан Журналистлар берлегенен бик аз суммадагы бүләге бирелгәч, ул профсоюз
комитетына "Мина Хөсәен Ямашев исемендәге премия бирелү сәбәпле, бераз матди ярдәм
игүегезне сорыйм". дип гариза язган, имеш
Арт белән—алга
Вакыг уза торды Капитализм һәм социализм чорлары артта калып, демократия еллары
башланды
Сабантуйлар соңгы елларда шимбә кон ис уза башлады Сабала
0 дүшәмбедә барыбер җыеп алалар Минем күнетем тыныч хәзер, чөнки йөзем
чиста—якшәмбе көнне үк “Ватаным Татарстан" Шәһри Казан" кебек газеталарга
репортажымны язын, эшемне бетереп күнм
-Главага ничекләр итеп керәсе,—дип уфтана икән Саба җирле үзидарә Советының ул
чактагы рәисе Равил Гасыймов. тәмәке тарткан җирдә. чыраем ла әйбәт түзелдер инде
Район хастаханә кассасы директоры Рөстәм Сафнуллим үзенчә тыныч инлырл икән
Гасыймонны 12*
-Бер дә аптырама. Равил Чыраен начар булса, артың белән кер син главага
Авызыңа май да бал...
Туган авылы Көекне саклап калган Фәнис Хурамшин да ярты гасырлык юбилеен
билгеләп үтте. ...
1986 елда ул республикада ин беренче итеп оештырылган Афопромснао нын район
предприятиесе директоры итеп билгеләнә. Ин башта “Сельхозтехника берләшмәсенең
элеккеге конторасы, гаражлар ремонтлана, өч типовои склад, күпкатлы административ бина,
җылы гаражлар салына. Бер үк вакытта туган авылы Көекне 1500 гектар жире белән ярдәмче
хуҗалык итеп рәсмиләштерәләр. Сыерлар өчен ике торак, ат абзары төзи башлыйлар
Тора-бара дүрт склад, ябык ындыр табаклары, контора, тегермән, автоүлчәгеч. пилорам.
нефтебаза, кыскасы, агрошәһәрчек коралар Сыерларның баш санын туксанга, атларны йөз
егерме башка җиткерәләр Умарталык, балык күле булдыралар. Көеклеләрнен фидакарь
хезмәте Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының күчмә Кызыл Байрагы белән
бәяләнеп, мәңгелеккә истәлеккә калдырыла.
Ә инде Фәнис Шәйхеразый улының юбилей кичәсенә тукталсак, бик матур үтте ул.
Азат Хөсәенов җитәкчелегендә концерт төркеме дә килгән иде Мәҗлесне танылган юмор
остасы, сатирик язучы, “Ком сәгате”, “Сакау күке романнары авторы Камил Кәримов алып
барды. Башта үзе белән таныштырды.
— Без нәселебез белән язабыз,—дип фикерен башлады ул. —Әни йон язган, әти май
язган, абый летчик була язган
Мине дә кыстырып, колак кызарырлык итеп мактап алды. Аннары:
— Һәр районнын үз алфавиты бар Сездә ул “М" хәрефеннән башлана икән. Беренче
сүзне Миннеханов Рәис Нургалиевичка бирәбез,—диде.
Юбилей тантанасы гөрләп барды Җырлап та күрсәтте инде Азат!..
Ә Камил сүзне бирә торды.
— Һәркайсыбызнын әнисе бар. Без тугач, алар изге теләкләрен иңдергәннәр,— дип
сөйләп китте ул.—Минеке язучы булуымны теләгәндер инде. Ә менә хәзер микрофонны
тоттырасы кешегә анасы, авызы гел майда йөзсен,—дигәндер, күрәсен Сүз—Саба май
заводы директоры Миннеислам Зариповка
Көзгегә үпкәләмә!
Бездән ераграк бер районда булган хәлне кыска гына итеп тасвирлыйм әле. Озын-озак
сөйләмим, гомер болай да кыска.
Бер-берссн күрә алмый торган ике хатын җитәкче урыннарда эшлиләр икән. Боларнын
мөнәсәбәтләренә чатнау кергәнгә шактый еллар үткән. Лев Толстой әйтмешли, үзара тату
булып, бер-беренә ярдәмләшеп кенә яши алмаганнар болар
Чираттагы КПСС райкомы пленумы докладында берсен мактап та җибәрә район хуҗасы
Бу хәлгә тегенен дошманы күлмәгенә сыя алмый, гомер буе күрә алмаган җәбәхәердән үч алу
юлларын эзли. Төн буе үз-үзе белән сөйләшеп, психланып чыга һәм тан алдыннан гына
черем итеп ала.
Уянып китеп, сәгать телләренә күз салса, сигезгә якынлашып килә икән. Үч иткәндәй,
әбисендә кунып калган оныгын да бакча дип атала торган саклау камерасына илтергә тиеш
була.
Кабалана-кабалана яхшы мехлы тунын киеп, сабыйны җәһәт кенә ясле ишегеннән
кертеп җибәрә лә туп-туры райкомга йөгерә бу. Бәхетенә күрә, сәркатип кыз ла каядыр
чыгып киткән була. Дуамалланып килеп керә ул беренченең эш бүлмәсенә һәм төн буе
репетиция ясап яткан җөмләләрен, төкереген чәчә-чәчә, пулеметтан аткан кебек сибә дә
башлый. Кыскасы, тетмәсен тетә теге докладта макталган "спиральле чәйнекне".
__ Бик игътибар белән тынлый инсафлы беренче. Бүлдерми. Аннары, шикаять белән
керүчене җайлап кына тынычландыра, ишек төбенә кадәр озата килә. Соңыннан болай дип
әйтеп куя:
-Мөшәрифә Имамовна, кабул итү бүлмәсенә чыккач, көзгедән карап алырсыз әле, яме.
Эче “бушаган”, сулыш алулары җиңеләеп киткән ханым, үзен коточкыч мандраж
көтәсен чамаламый әле башта. Көзгегә караса—оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй
була.
“Тефаль" үтүге лә рәткә кертә алмас дәрәжәдә бөгәрләнеп беткән эчке күлмәктән басып
тора икән бит ул. мескенкәй!
Әллә тешләп куясы?
Зәйдән ирле-хатынлы Динира һәм Равил Вафиннар белән “Бәкер суы" дип исемләнгән
ресторанда бер өстәл артында утырабыз Равил әфәнде белгечлеге буенча инженер икән.
Хуҗалыкта да эшләгән, сонгы елларда Зәй ашлык кабул итү предприятиесендә баш инженер
вазифасын үти. Жәмәгате Динира ханым, тумышы белән Самара өлкәсенен Камышлы
авылыннан булып (шагыйрьләр Әнвәр Давыдов. Рөстәм Мингалим, һәм атаклы полиграфист
Мөжәһит Шәихетдинов га шул төбәктә дөньяга килгәннәр), гомер буе балаларга белем биргән,
район мәгариф бүлегендә— сигез, мәктәп директоры булып унике ел эшләгән Ул сөйләгән
кызык хаз дә тәрбия темасына, әлбәттә.
Камышлыда булган әлеге вакыйга.
Йорт хужасы көн буе янгыр астында эшләп, лычма су булып, арып-талып өенә
керсә—жәмәгате ике буш чиләк тотып, каршысына килеп баскан
— И матурым, аш салырга су юк. барыбер чыланган инде син. шул килеш кенә су алып
кереп бир инде,—дигән
Тумыштан ук карангы чырайлы, авыр холыклы, аз сүзле Ир-ат (зур хәрефтән языйм әле)
суны алып кайткан да, берьюлы ике чиләк белән хатыны остенә койган, аннары:
— Менә син дә юешләнден инде, хәзер үзен дә алып керә аласын'—дигән
Иң нечкә җир
Әйтергә дә оят—биш кило чамасы артканмын санаторийда Шул 'Бәкер суы" дип аталган
ашханәгә көйләнгән "швед өстәле” сәбәпче булды мона Кырык горле салат, жиләк-жимеш.
бавырлы, итле, балыклы “второйлар" тезеп куялар да Күзгә күренгәч, аласы килә Өйгә кайткач,
киметәбез ашауны,—дип үз-үэебеэне юаткан булабыз Корсак үстерүнең ин зур дошман икәнен
дә бик яхшы беләбез, югыйсә Шунын аркасында йөрәк май белән каплана бил Үзем эчтән генә
сөенеп тә куям ярый әле сыер булып тумаганмын, беренче люцерна басуында ук күбенеп үләр
идем. дим.
"Бәкср"дән кайткач, өнинен хәлен белергә сугылдым
-И улым, син ул кешенен корсагын күрсән.—дип коточкыч итеп сөйләп китте бер
авылдашым лурында,—синеке кадәр була язган'
Аңламаганга сабыштым Әнигә үпкәләп булмый бит инде “Авторитетын” авырлы
хатынныкы кадәр булгач. Әллә фамилиядән дә китә инде’!
Мина гына түгел, заманында Сталин премиясен алган язучыга-адаш бабайга— Кави
Нәжмшә дә төрттергәннәр бит әлс
Татарстан китап нәшрияты корректорлары әбәт вакытында чәй эчеп утыралар икән
Бүлмәгә Кави Нәҗми килеп кергән
Кызлар ана карап-карап торганнар да
— Кави абзый, нигә инде сез шундый аты корсак үстереп Йөрисез. ә дигәннәр
—Их. кызлар, -дигән Кави ага,—сез минем ин нечкә җиремә кагылмагыз инде.
зинһар’
Ашау сәнгате
Татармын байтак интеллигенты белән очрашырга насыйп булды Алармы яктылык алып
килүче һәм яхшылыкны дөньяга, кешеләргә иңдерүче дип чак әйтәләр Интеллигент кешенен
сәламләве, күрешүе, кызмыйча, ашыкмыйча сөйләве, киенә белүе, машинага утыруы һәм
төшүе, хәтта ашавы да у зенчалскле
Мәскәүдә яшәп ижат итүче композиторыбыз. Татарстанмын Г Тукай исемендәге Дәү ин
бүләге лауреаты Алмаз ага Монасыйпов белән бер мәҗлестә утырырга туры килде
Алданма, укучым' Юк—бу син уйлаган һәм күз алдына китергән эчү мәҗлесе түгел Рәсми
кабул игү ашы турында барачак сүз алга таба
Алмаз ата Монасыйпов. беренче зше итеп, сихри монмартулы әсәрләрен уйный торган
нәфис бармаклары белән ап-ак салфетканы алып, килешле күлмәк якасы встснә кыстырып
куйды Ул салфетка шул каләр уңайлы ялты ки. каб\ » итү
тәмамланганчы төшмәде. Аннары, ун кулына пычак, сул кулына чәнечке тотып, бик нәзберек
итеп ризыктан авыз итә башлады. Шәрабны башта әйләндерә- әйләндерә каралы, озаклап
тәмен татыды. Яхшы икәненә инангач кына рюмкасына өстәргә рөхсәт итте.
Кыскасы. Алмаз аганын табында ризык жыюы (ашау дип язсам, тупасрак булыр кебек
тоела)—үзе бер сәнгать. Минем аны тасвирларга, беренчедән, сүз байлыгым җитми,
икенчедән, яхшы түгел.
Бик мәгънәле, әмма кыска итеп тост әйтте дә Габдулла Тукайның “Безнен авыл"
шигыренә иҗат иткән җырынын бер куплетын җырлап бирде:
Тау башына салынгандыр безнен авыл.
Бер чишме бар. якын безнен авылга ул;
Аулыбызнын ямен, суы тәмен беләм,
Шунар күрә сөям жаным-тәнсч белән
Сүз жегәре, тел тәме, көйнен аһәне белән искитмәле итеп җырлап күрсәтте ул.
Табындашларның күзләре яшьләнде. Билләһи, рәхәт менә шундый кешеләр белән аралашу.
Бер утыру—үзе бер гомер ич
Кошларның сөте буламы?
1967 елда. Казанда Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 50 еллыгына
багышланган укучылар слеты булды. Икенче көнне һәр районнан берничә делегатны КПСС
өлкә комитетының беренче секретаре Ф Табеев кабул итте.
Менә без, гади генә итеп әйтсәк, обкомда. Очрашу башланыр алдыннан, пионер
хәрәкәте ветераны, ап-ак чәчле Ш Силаев: "Кукмарадан ин кыю бала кем?”—дип сорап
куйды Мине күрсәттеләр Ни өченме'’ Монын сәбәбе үзешчән сәнгатьтә актив катнашуым,
кечкенәдән концерт алып баруым, юмористик шигырьләр сөйләвем белән бәйле булгандыр.
Очрашу башлангач, Шамил ага миңа урысчалатып: "Во всех районах Татарии был ли
лождь’’”—дигән сорау бирергә кушты.
Менә зал алкышларга күмелде Ф Табеев белән бергә С. Батыев, Г. Усманов һәм башка
бюро әгъзалары күренде.
Безне алдан ук ниндидер залга кертеп утырттылар Күңелдә шунысы уелып калган
андагы өстәлләргә фамилияләр язылган иде Очраклылык булдымы икән, әллә киләчәк
язмышымны сиздерү өченме—анысын әйтә алмыйм, мин “Хамматов Ш X " дип язылган
урынга туры килгән идем
ВЛКСМ олкә комитетының беренче секретаре А. Василең очрашуны ачып, Ф Табеевка
сүз бирүгә, мин сикереп тордым да. яттан өйрәнгән русча соравымны “чәпәдем".
Шуннан хут алып сөйләп китте Беренче. Анын чыгышы егерме-утыз минутка сузылып,
юбилей елы игененә барып тоташты. Мин “төпле” сорау бирүемә чиксез шатланып утырдым
Җитмәсә, оратор чыгышының уртасында мактап та өлгерде: "Кукмара егете җиргә дым
кирәген дөрес аңлый, анардан яхшы агроном чыгар әле’,—диде Мин дә аптырап калмадым
утырган җирдән генә: “Так точно, товариш Табеев!"—дип җавап бирдем.
Ә үзем эчтән генә: "И. иптәш Тәбиев, колхозыбыз председателе Минзифа апа
Гыймадиева паспорт алырга белешмә бирсә, авылдан ычкыныр идем әле”,—дип уйлап
утырам Кичке мәктәптә укып алыр идем әле белемне Әти, әни—колхозчы, мин—алты
баланын олысы. Яшәүләре бик авыр шул. Ипи булмаган көннәр дә юк түгел...
Алга узып шуны әйтергә кирәк, дөрестән дә шуннан кайткач Минзифа апа паспортка
рөхсәт язуы бирде. Рәхмәт яугыры. Кызгангандыр инде. Үзем дә әйбәтләп сораганмындыр,
бәлки. Әллә Ходайның "амин" дигән вакытына туры килдеме?!.
Кыш буе оергә концерт куеп йөргән Шәмәрдәндәге дуслар промкомбинатка эшкә дә
урнаштырып куйдылар, 67 сум 50 тиен хезмәт хакы ала башладым 13 сум 70 тиенгә “шевиот
дигән материалдан концерт костюмы тектердем ’
Ә теге очрашу кунелле угге Өстәлләргә тәм-томнар ла куелган иде Матур итеп киенгән
официант апалар безгә чәй ташып торды Залдан чыкканда берәр тартма конфет та бирделәр
Анын гышына "Птичье молоко” дип язылган иде Ул конне м'икәнн“Ы- малаиларьш' тагь,н бер «Р»у
борчыды: “Кошларның сөте була