МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ
КЕРӘШЕННӘР‘
Яна керешен конторасының Синодка биргән мәгълүматларына караганда, 1740 елдан
алып 1749 елның беренче яртысын да керткән вакыт эчендә Казан, Нижгар, Воронеж һәм
Оренбург губерналарында 295 857 кеше христиан диненә дүндерелгән, шул исәптән
1740-1743 елларда-31 069 кеше, 1744 елда-4 895, 1745 елда- 10 993, 1746 елда-73 995,1747
елда— 113 392, 1748 елда—38 140, 1749 елның беренче яртысында 23 413 кеше
чукындырылган
767 елда Зөя өязе ясаклы татарлары чукындыру сәясәтеннән күргән зыяннары турында
дәүләт комитетына үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәр. Үтенечтә мондый юллар бар: "Безнен
байтак кына татар карендәшләребез грек динен кабул иттеләр, әмма үзләре татарлар белән
бергә, кайчагында бер үк йортта һәм бер гаиләдә яшиләр, шунын аркасында безгә дә, урыс
динендагеләргә дә гөнаһ; өстәвенә яңа керәшен татарларның кайсыберләре безгә зур зыян
салалар. Берәр җирдә кардәшләребез ялгыз гына яисә икәү генә очрап, алар күбрәк булса,
һичбер сәбәпсез кыйныйлар һәм тик торганда газаплыйлар, кайберләре әле акчабызны талап,
киемнәребезне салдырып алалар. Ә андый керәшеннәр азрак булсалар, кайберәүләре безнең
яклардан Уфа яки Оренбур өязләренә бакыр һәм чуен заводларына китеп, шунда бишәр ел
һәм артыграк та яшиләр Үзләре өйдә булмагач, җан башыннан түләнә торган һәм башка
дәүләт салымнарын алар теркәлгән җирдә барлык авыл халкына йөклиләр. Башкалары исә,
заводта булган килеш, түли алмаслык бурычка баталар, анысын да авыл халкы түләргә
мәҗбүр була. Шул сәбәпле без яңа керәшеннәр аркасында тәмам бөлгенлеккә төшәбез. Шуңа
күрә яңа керәшеннәр азчылык булган җирләрдә киләчәктә аларны руслар һәм яңа
керәшеннәр яши торган урыннарга күчерү турында фәрман булса иде. Ә татарлар ярты
халыктан да кимрәк калганнар икән, аларны да татарлар яшәгән җиргә күчерергә. Шулай,
шушы ике закон буенча бик әйбәт тәртип һәм күзәтчелек урнашыр, халык бер-берсеннән
канәгатьсезлек тоймас иде ”
Бу үтенечтә рус "писере” кулы сизелүгә дә карамастан, урындагы хәлләрне ул бик ачык
итеп күз алдына китереп бастыра
Татар шагыйре Хәсән Туфан үзенең автобиографиясендә чыгышы белән качкын
крәстиәннәрдән булуы, бабаларының моннан берничә гасыр элек чукындырылуы, ләкин
авылларында яшерен төстә шәригать кануннарын үтәп яшәгәнлекләре турында сөйли (XX
гасыр башлары) Алар чиркәүдә чукынмаганнар, шуңа күрә "законсыз туган” санында
йөргәннәр, элементар хокуклардан да мәхрүм ителгәннәр. "Зинадан туган" дип
исәпләнгәнлектән, аларга рәсми фамилияне дә әниләренең исеме буенча бирә торган
булганнар Туфан, мәсәлән, 1905 елгы инкыйлабка кадәр әнисе исеме буенча сәер
“Гульзизин" фамилиясен йөрткән
1905 елгы революция татарларга зур йогынты ясый. Уфа, Сембер, Пенза, Казан
губерналарында гына да 49 мең кеше, христианлыкларын ташлап, кабат Ислам диненә
кайталар.
Казан губерна статистика комитеты 1916 елда бастырып чыгарган белешмәдә
күрсәтелгәнчә, 1914 елда Казан губернасында 45 529 керәшен исәпләнгән, ә христианлыктан
кире мөселманлыкка кайткан татарлар саны 5 105 булган 1913 елда Русиянен 12
губернасында һәм 60 өязендә 537 керәшен руханиь. исәпләнгән, шуларнын •
• Әлеге мәкаләнең (.Керәшеннәр.) беренче өлеше 2005 елның 3 нче саныннан башлана.
Дәвамы Башы журналыбызның 2004 елның 1нче санында
297 се поп. 90 ы дьяк һәм 150 се псалом укучылар булган
XVIII гасырга кадәр чукындырылганнарны иске керәшеннәр дип. аннан сок
(“Новокрещенская контора" ачылгач) чукындырылганнарны яңа керәшеннәр дип атаганнар
Хәер, мондый бүленешнең сәбәбе экономикага бәйле. Керәшеннәргә бирелгән җиңеллекләрне
һәм остенлекләрне вакыт ягыннан чикләргә туры килгән Вакыт вакыт яна керәшеннәрне иске
керәшеннәр исемлегенә кертеп, аларны элек бирелгән җиңеллекләрдән мәхрүм иткәннәр
Иске керәшеннәр төрки телне саклап килсәләр дә. мөселманнардан ераклашканнар, а әһле
ислам каршында мәкруһлар (мөкрә. чөкрән) исеме белән йөртелгән яна керәшеннәр үзләрен
чын мөселман санаганнар. Аларга карата рус хөкүмәте каты чаралар күрә, хәтта императорның
1855 ел 29 май указы нигезендә, әгәр яңа керәшеннәр чиркәүгә йөрмәсәләр. аларның әүвәлге
никахы юкка чыгарылып, ирле-хатынлы булып яшәүләре дә тыелырга мөмкин дип табыла
Электә көчләп чукындырылган һәм чиркәүдә теркәлгән, ләкин христианлыкка ияләшә
алмыйча кире үз диннәренә кайткан татарларны солылы борайлар дин йөрткәннәр Вафат
булгач аларны күмәргә муллага да. попка да рөхсәт ителмәгән Билгеле булганча. Мамадыш
өязендә керәшен ирләрнең чукынмаган хатыннары белән никахларын гамәлдән чыгару
турындагы патша фәрманын җиренә җиткерә башлагач, керәшеннәр арасында чак кына фетнә
күтәрелмичә калган
1835 елда яңа керәшеннәрне, привилегияләреннән мәхрүм итеп, дәүләт крәстнәннәре
белән тигезләштергәч, православиедан кире Исламга кайту өчен тагы бер сәбәп була Мәс . 1836
елда Урта һәм Югары Әлки татарлары, башка авылларга иярен, үзләрен кабат мөселман дип
игълан итәләр, ә бу ике авыл;» 1720 кеше исәпләнгән
XIX гасырның икенче яртысын;» христианлаштыру һәм руслаштыру сәясәтен ныклы
фәнни нигезгә куеп тормышка ашырырга омтылучылардан миссионер Николай Ильминскийны
күрсәтергә мөмкин Ул христиан руханиларын, миссионерларны һәм укытучыларны башка
халыкларның үз вәкилләреннән тәрбияләп үстерү идеясен күтәреп чыга Шушы максат белән
Н.Ильминский рус хәрефләреннән керәшен алфавиты төзи һәм 1867 елда ул оештырган “Изге
Гурий борадәрлеге" Казанда татарча христиан дине буенча китаплар бастырып чыгара башлый,
кайбер керәшен авылларын.!.» дөньяви мәктәпләр дә ачыла Казанда керәшен татарлар өчен
укытучылар хәзерләүче мәктәп 1863 елда Ильминский инициативасы белән ачыла. Бу мәктәп
ВТ Тимофеев дигән кешенең квартирасын.» аның хисабына ачылып, беренче уку елында анда
нибары оч бала укый. Ильминский Мамадыш өязе Никифоровка авылында көтүчелек белән көн
күргән Тимофеевны Казанга алып килен, башта монастырьга су ташучы итен урнаштырган,
аннары ул Казан руханияг академиясендә тагар теле буенча практикант булып исәпләнгән
Икенче уку елында инде мәктәптә укучы балалар саны 20 гә җиткән
Шулай да бу мәсьәләдә миссионерлар арасында бердәмлек булмаган 1883 елда Изге Синод
христианлыкка күчкән башка милләт вәкилләренә үз телләрендә гыйбадәт кылырга рөхсәт
иткән указ чыгаруга карамастан. Казан архиепнекопы Палладий Яковлев (ч\.нн мәгһ/нн/мпиге I /'
> ч\аШЛ ШТЫ р& фП 1Ш 1вИ Чу*ШЛ>рНЫ руслаштырырга кирәк Хәзергесе көндә бездә. Русь илендә,
алла белсен, ниләр ген,» кылынмы» Грузиннар, осетиннар, татарлар һәммәсе укырга
тырышыпмы гырмаша һәм һоркайсы үзенчә укымакчы Русча укырга кирәк' Синод чит
милләтләргә гыйбадәт кылырга рөхсәтне алар моны үзләренчә кылсын дин түгел, бәлки аларны
тизрәк руслаштыру һәм шул хәлдә калдыру өчен бирде . дин белдерә
Чиркәүдә беренче тапкыр тагар телендә православие гыйбадәтләре 1867 елда укылган
(Казандагы Гүрнн чиркәвендә В Т Тимофеев тарафыннан)
Ильминский хакында сүз чыккач, аңа карата да бер-ике сүз әйтеп китик Керешем
авторларының мәкаләләреннән аңлашылганча, хәзерге вакытта һәр керәшен өен.» Николай
Ильмиж книнын фотосурәте тора икән Әлеге авторлар Ильминскийны тәмам изгеләштереп.
“керәшеннәрнең апостолы дәрәҗәсенә күтәрәләр Әлбәттә керәшен халкын русча грамотага
өйрәткән, аларга начармы яхшымы әлифба төзеп бирген кеш» хөрмәткә лаек инде Әмма безгә
Николай Ильмнмс кийның яшьлегендә бер татар авылыннан икенчесенә шымчы сыйфатында
йөрен, яшерен мәгълүмат туплавы һәм язма хисабын архиепископка тапшыруы да билгеле
Ихтимал, киләчәктә аның полиция
өчен “кыйммәтле мәгълүматлар" (бу сүзләрнеИльминскийның биографы П.Знаменскнй
куллана, без уйлап чыгармаган) ля булган көндәлеге патша эчке эшләр министрлыгы
архивыннан табылыр әле Казан руханият академиясе профессорлары Н.И.Ильминский белән
Коръән" тәрҗемәчесе, күндәм Г.С Саблуков та кул куйган "Чукынган татарларның
православиедән кире чигенүләре һәм татарларны ныграк руслаштыру чаралары турында
Академия идарәсенә хнсап”та Николай Ильминскийның миссионерлык юлындагы
“тырышлыклары" турында сөйли. Бу хисапны чирканмыйча уку мөмкин түгел. Янә китереп.
Ильминскийның Казанга авылдан килеп укытучылар семинариясендә укучы вак милләт
вәкилләрен чабаталарын ташламаска, авылларына кайткач та халыкны шул ук чабата
киюләрен дәвам итәргә өндәргә тиеш дип өйрәтүе үзе генә дә ни тора' Ә Ильминскийның И.
Н Ульянов гаиләсе белән даими элемтә тотуы ким дигәндә шик уята.
Тора-бара әлеге керәшен мәктәпләренең халык арасында дәрәҗәсе тәмам төшә Мәс .
"Изге Гурий 6орадәрлеге"нең 1905-1906 еллардагы эшчәнлегенә күзәтү”дә Казан губернасы
Чистай өязе Чуаш Елганы авылы крәстнәннәренең, үзләрендәге миссионер мәктәбеннән риза
булмыйча, авылларында земский мәктәп ачарга теләүләре хәбәр ителә, һәм алар чыннан да үз
максатларына ирешкәннәр
1870 елда Россиянең мәгариф министры граф Д.Толстой "Ватаныбыз чикләрендә яши
торган барлык чит халыкларны агартуның ахыргы максаты, әлбәттә, аларны руслаштыру һәм
рус халкына кушу."-дип язган. Шул рәвешле, руслаштыру сәясәте ахыргы максат итеп куела
һәм бу сәясәт СССР да, ягъни совет хакимияте елларында, аеруча тырышлык белән
тормышка ашырыла. Мәхмүт Әхмәтҗанов үзенең бер мәкаләсендә “50 ел эчендә СССР да
яшәгән 194 милләттән 93 е юкка чыкты." - дип яза.
XIX гасыр уртасында Тубыл шәһәрендә Библия җәмгыятенең бүлекчәсе булган. Ул
Көнбатыш Себер татарлары һәм казакълар арасында Инҗил иманы тарату белән
шөгыльләнгән 1900 — 1910 елларда Тубыл татарларын христианлыкка дүндерү эшендә
миссионер Ефрем Елисеев активлык күрсәтә. Ахуннар һәм муллалар урыс миссионерлары
пропагандасына каршы көрәш алып барганнар. Мәс., Мәҗит мулла христиан догматларына
каршы Коръән әсасларын куеп, "Рәддия назар" (“Кире кагучы фикер ") дигән бәет тә
чыгарган
Объектив мәгълүматларга караганда, керәшеннәр үзләренең ирексезләп чукындырылган
булуларын бик озак онытмаганнар. Мәс., егерменче гасыр урталарында Башкортстанда Изеш
районы Нәзер авылы керәшеннәреннән мондый сүзләр язып алынган "Безнеңбабайлар
кысарныкта (кысынкылыкта)яшәгәннәр, көчәндектэ (көчләү вакытында) чукынып
калганнар”.
XX гасыр башына Рәсәйдә барлыгы 122 301 керәшен татар исәпләнгән, туларның 42
670 е Казан губернасында яшәгән М Глухов үзенең "Судьба гвардейцев Сююмбеки" исемле
китабында 1920 елда Совет Россиясендә керәшеннәр саны 350 мең булган дип күрсәтсә дә.
1926 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстанның хәзерге территориясендә
керәшеннәр саны 99 041 булып, алар республикадагы татарларның 6,6 % ын тәшкил
иткәннәр һәм бу сан, безнең карашка, ышанычлырак. Шуннан соңгы халык санын алу
документларында керәшеннәр аерып күрсәтелмәгән. Кайбер тикшеренүчеләр керәшеннәр
санын күрсәткәндә ниндидер “мифик" керәшен тамырлы кешеләрне исәпкә алып, әлеге
санны 500 меңгә җиткерәләр (мәс.. А Журавскнй) Мондый хыялый юл белән барсак, татар
тамырлы кешеләр санын 50-60 миллионга да җиткереп була лабаса!
Гомумән, XIX гасыр ахырында Казан губернасында 85 ләп керәшен авылы булган,
Татарстан АССР төзелгәч боларга тагын шул чама авыл өстәлгән.
Интернетта теркәлгән мәкаләсендә В.Постнова: "Татарларда һәр мең ярым кешегә бер
мәчет туры килә Керәшеннәрдә Казанда бер чиркәү һәм авылларда өч чиркәү, ә керәшен
авыллары барысы 198. Ә республиканың эре сәнәгать үзәкләрендә керәшеннәр азмыни?
Менә гыйбадәткә йөреп карагыз инде-һәр илле мең кешегә нибары бер чиркәү Гәрчә
хакимият һәрдаим “күп милләтле Татарстан халкы исеменнән" сөйләнсә дә, хөкүмәттә
керәшеннәр юк Халык депутатлары арасында да гел туфаннар гына (Сүз Туфан Мнңнуллнн
тарында бара, әлеге мәкаләдә "туфан " дип, юл хәрефеннән язылган—А Т) Әйе, халык
депутаты Туфан Миңнуллин массакүләм мәгълүмат чараларына “30-40 елдан керәшен
калмаячак” дигән фикерне мондый формада әйтергә
тиеш түгел иде, әмма бу әле Вера Постновага мөхтәрәм драматургны үзенчә түбәнсетергә
сәбәп була алмый Туфан исемен "бәләкәй" хәреф белән язып кына аны кечерәйтү мөмкин
түгел* Ә инде "керәшен инкыйразьГна килсәк, бүгенге шартларда татар милләтеннән
аерылмыш хәлдә яшәсә, керәшен халкының гомере чыннан ла озын булмаячак
Татарстан республикасында керәшеннәрнең чиркәүләре бармак белән санарлык кына икән
Миңа, мәсәлән. Удмуртиядә яки Чиләбе өлкәсендә ничә керәшен чиркәве барлыгы мәгълүм
түгел Чамалап кына әйтүем, әмма бик күп булмаса кирәк Татарстан авылларындагы
мәчетләргә килгәндә исә. төзелешкә тотылган чыгымнарны исәпкә алсак бер таш чиркәүгә
киткән чыгымнар 10 мәчет төзүгә һәм җиһазлауга җитәрлек бит Гомумән, мәчетләрне артык
нәкышьләмичә генә салу, җиһазлардагы, хәтта дин әһелләренең киемендәге тыйнаклык,
гадилек Мөхәммәд Пәйгамбәр заманыннан ук килә Хәер, католиклар да кием мәсьәләсендә
хәдтин ашмыйлар Зиннәттә чамасызлык Византия чиркәвеннән килә дип уйлыйм
Мөселманнар дини йолаларны һәм мәрәсимнәрне үтәгәндә тышкы формадан бигрәк мәгънәгә,
эчтәлеккә ныграк игътибар итәләр (итәргә тиешләр) Аннары әлеге 198 керәшен авылында
күнме халык яши дигән сорау да бик мөһим Авыл халкы саны чиркәү төзүне күтәрә
алырлыкмы’’ Инициативалы кешеләре бармы? Әгәр инде Казандагы Тихвинскнй чиркәүгә дә
ике йөзләп кенә кеше йөри икән, чиркәү бинасының нилектән ифрат күрексез һәм эәвыксыз
итеп торгызылуы безгә бик аңлашыла
Шиһабетдин Мәрҗани керәшеннәр турында түбәндәгеләрне яза Инде, электә мөселман
булып та. кайбер сәбәпләр белән исемдә генә христиан.тыкка кергән мәкруһлар һәм “керәшен"
дип йөртелә торган татарлар хәленә килик. Бу танфәнең теле һәм ирләренең киемнәре
мөселманнарныкы кебек булып, хатыннарынын киемнәре икенче төрле булуның сәбәбе
нәрсәдә икән? Әллә мөселман хатын кыаларынын киемнәре дә электә шундый булып, әкренлек
белән генә үзгәрү кичереп, керәшен хатын кызларының киемнәре үзгәрмичә искечә калдымы
икән, әллә бу халык асылда төрек булмыйча, фин халкыннан идеме икән?
Казан халкында финнарга охшашлык булмаса да. Казаннан ераграк урыннарда аларның
йолалары, гореф-гадәтләре, киемнәре һәм башка яклары белән охшашлыклар күп табыла
Мәсәлән, илле еллар чамасы элек Сембер тирәсендәге авылларда хатыннар ак киндер күлмәкне
тар гына итеп тегеп, җөй буйларына бер илле киңлектә комач тагалар иде Җиң һәм
җилкәләренә кызыл яки яшел ефәк тегә торганнар иде Ике-өч бармак киңлегендәге ике кат
киндер яки асыл чүпрәк өстене көмеш акча тезеп, хәмаил итеп киеп, исемен "муен тамыр"даи
үзгәртеп, “путемар" дип атаганнар Аларның өйләренең эчке ягы чуаш өйләре кебек кап-кара.
чөнки төтеннәре өй эченә чыга торган булган Хөмаилне алар башка халыклардан алганнар,
чөнки ул гарәп халкында да Казан халкында да булган Казан хатын кызлары аны, исемен
үзгәртеп, 'әмайлн дин. кайберләре "бөти" дип атаганнар ЛвКИН алар алтын тәңкәләр яки
кыйммәтле ташлар, һич югында яхшы көмеш әйберләр һәм тәңкәләр белән бизәлгән булган "
Шулай итеп, без керәшеннәр төрле вакытларда, төрле төбәкләрдә һәм төрле
иҗтимагый-сәяси һәм икътисади шартларда формалашканнар дип әйтә алабыз Шуңа күрә до
аларга аерым үзенчәлекләр хас Керәшен татарларының түбәндәге төркемнәре аерып карала:
казан арты керәшеннәре, гүбән кама буе керәшеннәре, чистай керәшеннәре мәлки (подберезье)
керәшеннәре, һәм татарларның төп массасыннан нн еракта формалашкан керәшеннәр төркеме
нагаЛбокләр
Этнокультура ягыннан керәшеннәрдә чуарлык күзгә ташлана, ШУ на күра алар арасында
башта төркиләшкән һәм. Казам яулап алынгач, беренче чиратта чукындырылган күрше
халыклар да бар дип исөпланелө.
Мишәр керәшеннәре, информаторлар биргән мәгълүматларга караганда, мәсәлән Тау Иле.
Бахта. Керәшен Клтаны авылларында яиш Әдәбиятта Чистай ягы керәшен авылларының
кайберләре чуаш чыгышлы булуы турында хәбәрләр бар 1870 елда Казан губернасының Чуел
өязендә йөреп кайткан Н И Золотнинкий Мәлки. Больинм Тябердино. Ингознно Һ6 авыл
кешеләре мишәр түгел, бәлки "татардан чукынган чуашллр” дигән нәтиҗәгә кило Татарча
сөйләшсәләр дә. алар чуашлар кебек киенәләр Һәм чуашларга хас барлык мәҗүси йолаларны
үтиләр, дин яза ул Аннары Золотнмцкмй
Тәтеш өязендә дә "татардан чукынган чуанГлар яши торган тагы биш авыл тапканлыгын
хәбәр итә Казан татарларының килеп чыгышын һәм көнкүрешен камил өйрәнгән
Н.И.Воробьев ТАССР ның Кайбыч районы Иске Тябердино авылында яшәүче мәҗүси
чуашларнын үзләрен "чукынмаган керәшеннәр" дип атаулары турында яза Бу оригиналь
атама аларнын үзләрен татар дип санаулары, ләкин керәшенгә тәңгәлләпггерүләре турында
сөйли.
Малки һәм Чистай керәшеннәре мишәрләргә якын Көнбатыш Кама алды керәшеннәре.
Алабуга. Минзәлә, Бакалы керәшеннәре һәм нагайбәкләр Казан татарларына якынрак
Чиләбе якларында яшәүче керәшен нагайбәкләрнең фольклорын өйрәнү аларның элек
гомумтатар өммәтенә караганлыгы һәм һичшиксез мөселман булганлыгы турында сөйли
Мәс , “Сак белән Сок бәете"ндә пыяла ишекле "мокарлы мәчет” (Бохара мәчете) кебек башка
бер җирдә дә очрамаган кызыклы терминга тап булабыз, "кыямәтлек”, "талига”, “ак калфак,
зәңгәр шәл”ләр. “аклы снтсы күлмәк”ләр, “тутый кош" (“тотогыш") кебек уртак сүзләр дә
нагайбәкләрнең татар чыгышлы булуын күрсәтә .
Керәшеннәр үлгән кешене искә алып, өч көнен, тугыз көнен, “жегерме көнен”, кырык
көнен, “бер җылын" билгеләп аш үткәрәләр.
Танылган этнолог С.И.Брук: “Хәзер бу төркемнәрнең кайсылары татар этносының
бәхәссез өлеше булуы, ә кайсыларының үз аерымлыкларын саклап килүе турында махсус
тикшеренүләр үткәрәсе бар. һәрхәлдә Себер татарлары дигән төркемнең һәм, ихтимал,
нагайбәкләрнең, керәшеннәрнең һәм кайбер башка төркемнәрнең, татарларның бер өтеше
булудан бигрәк, мөстәкыйль этнос булып исәпләнергә хокуклары аз түгелдер",-дип саный
Бәлки чыннан да шулайдыр Тик моны махсус тикшерүләр генә күрсәтәчәк. Аннары
күренекле галимнең нагайбәкләр белән керәшеннәрне тәңгәлләштермәвенә игътибар итик
Хәлбуки бүген кайбер керәшен активистлары югарыда телгә алынган барча төркемнәрне,
кайсы каүмнән чыккан булуларына карамастан, мифик керәшен байрагы астына тупланырга
чакырлар.
Элек Казан шәһәрендә керәшеннәрнең үз чиркәүләре (Тихвннский чиркәве) булган,
шулай ук Казан губернасында керәшеннәр өчен ике монастырь: 1903 елда Лаеш өязе Малое
Некрасове авылында ирләр өчен Трехсвятскнн монастырь (1937 елга кадәр булган, 1937
елда җимертелгән) һәм 1908 елда Казан шәһәрендә Дары заводы (Пороховой) бистәсендә
хатын-кызлар өчен Покровский монастырь ачылган. 1995 елда Тихвннский мәхәлләсенең
православный дини берләшмәсе Уставы рәсми рәвештә теркәлеп, 1996 елдан алып
керәшеннәр кабат торгызылган чиркәүдә туган телләрендә гыйбадәт кыла башладылар.
20 нче елларда сирәк кенә булса да татарларның христиан евангелистлары сектасына
дүнү очраклары булгалаган. ләкин бу фактлар евангелистлар пропагандасының аеруча
мәкерле һәм оста, сыгылмалы булуы белән аңлатыла.
Әлбәттә, татарларның христиан линенә күчү фактлары бүген дә юк түгел. Мәс., 1999
елның мартында “Свобода" радиостанциясе (рус бүлеге) Казан университеты студенткасы
татар кызы Дилия Соломонованың Исламнан христианлыкка (протестантлыкка -
“пятидесятниклар" мәзһәбенә) күчүе турында хәбәр итте. Үз сүзләренә караганда, ул моны
бернинди мәҗбүриятсез, үгет-нәсихәтсез, эчке инануы буенча эшләгән икән
Ләкин кире процесс - керәшеннәрнең Исламга кайту хәрәкәте көчлерәктер, күрәсең.
Әстерхан шәһәреннән Бәдретдин Әмирханов Иванов атлы бер танышының гаиләсе белән
Ислам кабул итүе турында сөйләгән.
Безнең бабайларны Иван Грозный көчләп чукындырган. Алар мөселман дине белән
яшәгәннәр Нигә Ислам дине белән яшәмәскә?! Улларым сөннәтле Хатын белән икебез дә
намаз укыйбыз. Хатынымның мәрхүмә әнисе догаларны өйрәтеп калдырды, урыны оҗмахта
булсын, — дигән ул аңа
1918 елнын шйнаар-август айларында "Керешен" исемле атналык гозит чыгарылып
килә 1916 1917 елларда Уфада “Дус" исемле ике атналык басма нәшер ителә 1971 елда
Линзәләдә "Хәбәрләр" дигән атналык керәшен гәзите чыга. 1918 елда "Иген игүче исемле
ике атналык басманың 1-4 саннары чыгуы билгеле
Керәшеннәрнең юррш-кулиура берләшмәләренең регионара союзы президенты
Алексей Шабалин Башкортстандагь, Бакалы районы керәшеннәренең 1919 елда уз
автономияләрен телүләре турында яза. Шаһитларның сөйләвенә караганда, бу автономия
берничә көн генә яшәп калган, хакимиятләр аны аяусыз бастырганнар, җитәкчеләрен атканнар,
документларын юк иткәннәр икән ("Восточныйэкспресс"гәзнте. 2002. )
20 нче елларда керәшеннәрнең мәгълүм бер өлеше үзләренең аерым милләт булу лары
турындагы идеяне күтәреп чыкканнар иде. Бу фикер тарафдарлары әле дә юк түгел 2002 елда
Россия Федерациясендә халык санын алу буенча хәзерлек документларында керәшеннәрне
аерым күрсәтү турындагы пункт татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык уятты һәм массакүләм
матбугат чараларында "керәшен мәсьәләсе" яңадан кү-пертелә башлады Татарстанның беренче
президенты Минтнмер Шаймиев "Ата- бабаларыбызның музыкасын, телен һәм гамәли
сәнгатен саклап калганнары өчен без керәшеннәргә кат-кат бурычлыбыз". дигән иде Керәшен
лидерлары президентның бу сүзләрен тәкърарларга яратуын яраталар, ләкин шул ук вакытта бу
сүзләрдә керәшеннәрнең борын-борынгыдан ук татар булганлыклары ассызыклал күрсәтелүен
аңламаганга сабышалар Чыннан да керәшеннәрдә очраган тел архаизмнары, кайбер борынгы
йолаларыбыз, гореф-гадәтләр, кием-салым безгә борынгы телебезне, рухи һәм материаль
культурабызны ачыграк күзалларга ярдәм итә бит "Татар теле” һәм "керәшен теле" дип аеру да
нигезсез Керәшеннәр татар телендә сөйләшәләр Югыйсә, атармын дини һәм гомуми
терминологиясенә "пәгамбәр”, “пәриштә әүлия' тәмуг", сүрәт (сурәт) кебек шәрык сүзләре каян
килеп керер иде? “Псалтирь" китабындагы гарәби "шокер" сүзе дә. "иман" (керәшеннәрдә
"иртәнгеиман’ *утреня'). "кала" сүзләре дә Ислам дине аркылы, язма китап аша кергәннәр дип
шикләнмичә әйтергә була Керәшен Сәйдәшләрендәге анн-кәбә(Мәрьям-ана) сүзе дә
православие терминологиясеннән ерак, бик ерак ич. Пагайбәк хатыны Ллексеева Матрена
Ивановна авызыннан 1966 елда язып атынган бер җырла “Асыл кошом очоп китте Бокарга"
диелә Ягъни Бохарага була инде, Мәскәүгә-мазарга түгел. Татарга Ислам дине шул Бохара
якларыннан килгән бит. Димәк. Матрена Ивановна әле үзенең нәсел-нәсәбен һәм иманын
онытып бетермә! ән. ул аның аң төпкелендә, генетик тирәнлектә яши һәм җырларында калкып
чыга Ә шул ук "Псалтирь” китабындагы барыбыз өчен дә уртак “ни нәстәләр" борынгы төрки
телебездә үк булганнар Бу исемлекне тагы да озайтырга мөмкин булыр иде әле Керәшеннәр
өчен чыгарылган “Инҗил" (“Святое Евангелие") һәм Зәбур” (“Псалтирь") китапларының титул
битләренә зре хәрефләр белән На татарском языкс” дин басылган лабаса! Гомумән, бу
тәрҗемәләргә таянып, татар теленең үсеш баскычлары турында бик шәп диссертация әзерләргә
мөмкин шикелле
Кыскасы, керәшеннәрнең ана теле татар теле. Тукайлар теле ул Туганлыгын оныткан
Иван" булмасак иде! Иде дә бит. ә менә Алексей Шабаднн "Керәшеннәр беркайчан да Ислам
динен тотмаганнар Татарларның бер өлешен Иван Грозный көчләп чукындырган дигән версия
рәсми төстә кире кагылырга тиеш, чөнки керәшен культурасында (гореф-гадәтләрендә,
традицияләрендә. Колаларында, киемнәрендә һ 6 ) исламның әсәре до юк Безнең ата
бабаларыбыз мәҗүси булганнар факт шундый Нирдуган. Симит кебек мәҗүси бәйрәмнәрне
керешен авы лларында хәзерге кадәр бәйрәм итәләр Хәтта икона да керәшенчә “тәре" дип
әйтелә (күрәсең. Кояш алласы мәгънәсендәге "тәңре" сүзеннән булыр) Ихтимал, безнең ата
бабаларыбызның культурасы бер булгандыр, әмма Идел буе Болгарстанына Ислам килгәннән
һәм аны төрки телле халыкларның күбесе кабул иткәннән соң. ситуация үзгәргән". дип өйрәтә
Югарыда без мондый фикерләрнең уйдырма булуын, ннгезсезлеген конкрет мисалларда,
тарихи документлар белән күрсәттек дип уйлыйм Ә инде нардугаи һәм симек еимет симик
көннәренә килгәндә, аларны бер керәшеннәрнеке дип тә. мәҗүси бәйрәмнәр дип тә булмый
Аларны и беренчесе мөселман татарларда да календарь бәйрәм булып исәпләнә, ә икенчесе
православныйларным кануни бәйрәме булган семик" көнендә уздырыла "Тәңре" сүзе белән
“тәре" сүзенең генетик багланышын да мөселманнар ачты дип беләм
"Мишәр, керәшен "миллөт"ләрен уйлап табу халкыбызга бәла казалардан башка берни дә
бирмәячәк" (С. Алишен )
Тагын кара КЛНАШБВИЧ ЛУКЛ.
. (әнәмы киләсе сан парла