КАЙДА БЕЗНЕҢ РЫЦАРЬЛАР?!
Могтәбәр журналыбыз оештырган бик кирәкле, хәтта гарури әдәби дискуссиягә катнашып, тәүге сүземне яңа әдәбият яңа формадан да, яңа стильдән дә түгел, ә яна геройлан юл ала, дигән гыйльми карашны искәртүдән башлар идем Ә Совет системасы һәм аның базис, өскорма күренешләре беткәннән соң, базар шартларына яраклашкан сүз сәнгатенең эчтәлек һәм форма ягыннан да. стиль һәм жанрлар мөнәсәбәтендә дә бик күп үзгәреш-яңалыклары бар. Яңа әдәбиятның мөһим бер юнәлешен тәшкил иткән эссеистик проза әнә шундыйлардан Без анын аеруча кызыклы үрнәкләре итеп Ә. Еникиның “Соңгы китап", “Кояш баер алдыннан", М. Мөһдиевның “Ачы тәҗрибә авазы", Т Миннуллинның "Утырып уйлар уйладым". М. Галисвның “Догалы еллар", Р Мөхәммәдисвның “Утлы таба өстендә". А. Гыйлажсвның “Йогез, бер дога”, А. Хәлимнең "Телем минем—дустым минем", “Гомеремнең ун көне" әсәрләрен саныйбыз Болар чынлап та, эссе жанрындагы үрнәкләр. Башкортстаннын Халык шагыйре Мостай Кәрим, мәсәлән, "Советская Россия " (04.01.89) гөзитендә “Появилось эссе “Язык мой друг мой" гшсатсля из Уфы Айдара Халима”,—дигән иде Ләкин бездә саналган әсәрләрне алегә төрлечә атыйлар һәм аларга булган мөнәсәбәт тә төрлечә
Р Свсригин без искә алган “Утлы таба өстендә", “Догалы еллар"ны ("Казан утлары " № 5. 1997) публицистик проза дип исемләде һәм әдәбият өчен “публицистика, автобиографияләр, мемуарлар белән артык мавыгу" гыянлы дигән карашын белдерде Ә икенче бер абруйлы тәнкыйтьчебез Р Мостафин исә яна сәяси чорда аякка баскан "публицистика тармагын" кайнар хуплады “Бер Айдар Хәлимнең ялкынлы публицистикасы гына да ни тора! Шулай ук Фәү шя Бәйрәмова, Омнр Мәхмүдов, Әхмәт Рәшитов, Рафаэль Хәкнмовларнын чыгышлары суверенитет өчен көрәш барганда үз ролен уйнады, халыкның аңын агартуда зур әһәмияткә ия булды" ("Казан утлары " № 5. 2004) Әлбәттә, текстта некәртелгән барлык авторлар да эссе язучы түгел Ләкин Р Мостафинның “публицистика тармагы" эченә А Халимнсн эссе жанрындагы мәшһүр китапларын кертүе инкяр ителмәс
Эссе үрнәкләрендә, жанр табигате кушканча, теге яки бу тема, мәсьәлә, күренеш хакында әдәби-эстетик, фәлсәфи, гыйльми-публицистик фикерләүләр үткәрелә, шул ук вакытта автор эмоциональлегенә гойгы-хисләрснө. күңел бушату ларына да урын бирелә Гамьле кайнар проза төре бу Нәкъ шул сыйфатларга ия булганга, тоталитар режим системасы мондый әсәрләрдән курыкты һәм искә алынган авторларның аерым китаплары ла рәсми дәүләт нәшриятларында түгел, ә аулак яисә чит җөмһүриятләрнең басмаханәләрендә дөньяга чыкты. Бу әлегәчә әдәбиятыбызда ят-чнт булып торган жанрга мөрәҗәгать игүнең сәбәпләре дә ачык "Йөрәгендә намусы булган кичәге гьгныч шаг ыйрьләр һәм ягучылар көрәшчеләргә, публицистларга әйләнде Без үзебезне яңадан танып-белергә, үзебезгә читтән карап бәя бирергә, үткәнебезгә һәм
бүгенгсбезгә дөрес анализ ясарга тиешбез, тәүбә дә кирәк".—ди “Гәмеремнең ун көне авторы.
Герой проблемасын хәл итүдә иҗат фантазиясе ярдәмендә тудырылган әсәрләр кебек үк роль уйный алмаса да, мәгълүм эссеистик проза катламы, безнең карашка, яна әдәбиятның идея-эстетик нигезләрен коруда ифрат зур әһәмияткә ия. Укучылар һәм. шулай ук. язучы кеше зирәк каләм осталарының күзәтү, фикер йөртүе аша катлаулы чынбарлыгыбызның яна нечкәлекләрен ача. фәһем ала, бәя бирә Боларда без иллюзионистның оста оештырылган фокусы кебек, көтмәгәндә тере замандашларыбыз белән очрашабыз. Ә аларның байтагы киләчәктә повесть, роман, поэмалар язучылар өчен алдан өйрәнелергә лаеклы шәхесләр булып торырга мөмкин бит Безне Ә Еникиның укучы белән кеше гомере хакында соңгы кабат ихластан сөйләшүләре дә. М. Мәһдиевнең яшьлегендә һәм ир уртасында тойган төрле-төрле кичерешләре белән бүлешүе дә. Т Миңнуллинның милли тормышка карата ифрат кызыклы бәяләре, хөкем чыгаруы да, М. Галиевның зур төркем татар зыялыларын үзенчә бер осталык белән сурәтләп, тасвирлап бирүе дә. Р Мөхәммәдиевның Ельцин сәясәтендә катнашып “маңгай канатулары", әрнеш алулары да. А Гыйлаҗевның Сталин тоткыны буларак, сәяси лагерь-төрмә тормышы белән әтрафлы таныштыруы да теләсә кайсы укучыны, хәтта бәгырьсезләрне дә. ваемсыз-битараф калдыра алмын Ә инде Русия күләмендә "экстремист" булып танылган А. Хәлим китаплары үзләре— чын-чынлап милли энциклопедия! Менә шулай һәркайсы безне чолгаган дөньянын бер кыйсьмен ачсалар да, апарны берләштергән зур уртаклык та бар. Бу—элекке, тоталитар системаның кешене кысрыклау, басу, хәтта кол итүенә каршы нәфрәт, золымны фаш итү пафосы. Моның югары чагылышы, әлбәттә, А. Хәлим әсәрләрендә Уйлап кына карагыз, үз халкының милли мәнфәгатьләре хакына, аерым алганда туган телне, мәктәпләрне исән-имин сакларга теләп югары хакимиятнең ишеге төбендә кеше чатыр кора һәм . ачлык игълан итә! 1990 елгы октябрьнең яңгырлы ун көнендә тулы бер җөмһүрият, юк. Русия язучы корган кайнар сәяси акция шаукымы белән яши Кемдер нәфрәтләнә, кемдер шатлана ә кемнәрдер җил-давыл булып Ак йорт мәйданыннан чатыры-ние белән “ата милләтче"не себереп ату турында планнар кора Мин әле дә еш кына Айдар чатыр корган Совет мәйданына килеп чыгам, шул көннәрдәге мәхшәрне хәтерлим, әмма бу эшнең гади бер кеше тарафыннан эшләнүенә хәзер инде ышанасы да килми. Өйгә кайткач, татар тотмыйча ышанмас дигән төсле, шкафтан әлеге көннәрнең җисми шаһиты булган “Гомеремнең ун көне” китабын алам Ул исә кулны өтеп, пешереп алгандай була
Милләте хакына үз-үзен аямыйча хәтәр гамәл кора һәм кайнар тойгылы әсәрләр яза алган әдибе булган әдәбият зәгыйфь була алмый инле ул! Айдар Хәлимгә Бөтендөнья рыцарьлары Конференциясенең Ак Хач ордены кавалеры исеме бирелү милли иҗатның киләчәгенә тагын да өмет белән карарга хокук тудыра. Уенмыни, золымга каршы чыгып, тел-лөгать. рух, матурлык сагына баскан кыю рыцарьларыбыз бар!
2
Әлегә без яңа әдәбиятның бер катламы булган эссеистик прозаны аерым, әдәби процесска бәйләнешсез күренеш итебрәк карадык. Әмма мәгълүм әсәрләр, язучы эш- гамәлләренең "заман героен иҗат итүгә йогынтысы бармы?" соравын куйгач, көтелмәгән парадокс туды. Тормыш белән бәйләнеше көчле булган әдәбиятта, һичшиксез. Айдар Хәлим феномены киң һәм тирән яңгыраш табарга тиеш кебек. Шуның өстенә аның тибы ялгыз түгел, милли хәрәкәт геройлары һәм активистлары Фәүзия Бәйрәмова. Рәшит Әхмәтҗанов. Газинур Морат бар иде.
Хәер, нигә язучылар гына? Бу мәсьәләне киңрәк кую мөмкин бит. Үзгәртеп кору елларының болгавыр мохитендә үсеп чыккан әллә ничаклы милли хәрәкәт лидерлары, узаманнары, милләт Хадимнәре бар иде безнең. Фәндәс Сафиуллин, Марат Мөлеков. Әмир Мәхмүдов. Зәки Зәйнуллин. Зиннур Әһлиуллин, Рәшит Ягьфәров. Индус Таһиров һәм тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр. Шуның өстенә Татарстан суверенлыгы өчен Русия күләмендә шаулаган данлы тарихыбыз да бар бит безнең.
Әлеге фактлар яктыльпынла без “заман герое" бәхәсен ачып жибәргән Р Шәрәфиевнын “Әдәби геройга әверелерлек шәхесләребез мәйданга килгән иде", тик аларны заман герое итеп күрсәтү ом тылышы “өлгермәгән килеш пыскып сүнде" ( Катам утлары № 1. 2004) дигән фикерен бик урынлы итеп табабыз. Без дә яна әдәбиятын геройлар галереясында, теге яки бу сюжетлар канвасында милли азатлык хәрәкәте рыцарьларын. Һич булмаса. шәүләләрен күрергә теләү бик урынлы һәм табигый теләк Дибез. Әмма замана әдәбияты монын һаман әле кысыр өмет икәнен растан килә.
Ник? Дискуссиядә нәкъ шул сәбәпләрне җитди ачыкларга кирәк безгә.
Милли кузгалыш каһарманнарын туксанынчы еллардагы азатлык хәрәкәтендә кайнап, шул вәзгыятьнсн бөтен нечкәлекләрен үз миендә һәм йөрәгендә тойган Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Рәшит Әхмәтҗанов кебек язучыларыбыз, шагыйрьләребез ижат итә ала иде. Ләкин ни гаҗәп, аларнмн күпсанлы һәм төрле жанрдагы әсәрләр тезмәсендә мин бу омтылышны күрмим. Аерым табышлары булса да, үткәндәге әдәби персонажларны хәтерләткән г еройлар тасвирлау, заман язучылары тапкан гомум коллизияләрдән файдалану Дөрес, А. Хәлимнең "Өч аяклы ат" повестена карасак, андагы Кәбир образы аша заман героен күрсәтү омтылышын сизәсен. Бүре талаган агны ерак чакрымнар аша авылына алып кайтып, ул әнисе С аниянсн намусын саклый, үзендәге үжәтлек, булдыклылык, зирәклек, табигать белән берләшү, кешеләр белән мөгамәлә урнаштыру кебек матур сыйфатларын ача. Сүз юк, матур әсәр' Ләкин элек- электән шулай килгән, узаманнар сраккарак карый, төптәнрәк күрә, нечкәрәк кичерә Халык томанлы күзаллаган өмст-идеалны да мондыйлар ачык, аңлаешлы идеяләргә, сүзләргә, ниятләргә төрәләр. Яңа сүз, образ-сурәт аркылы өметләргә ачкыч көтә иде безнек заман әдәбияты Айдар Хәлим. Фәүзия Бәйрәмова кебек милли узаман язучыларыбы здан Ә соравымны урынсыз һәм тактсыз итеп тапсагыз, гафу итә күрегез мәшһүр Андсрсен әкиятендәге сыман халык каршына чыккан король ялангач һәм буш булмагандыр бит? Шулай булса, бу—безнең әдәбиятыбызның г ына түгел, бәлки бөгем татар милли хәрәкәтенең олы фаҗигасе
Әлбәттә, заман героен табу, бигрәк тә көрәшче, каһарманнарны әдәби мәйданга чыгару тик инкыйлабчы-язучы эше генә түгел. Әдәбиятта яна сын. яна матурлык табу һәрчакта күмәк көч һәм иҗади дуслык, хезмәттәшлек белән башкарылган Берәү тапканны икенче үстерә, берәү башлаганны калганнары дәвам итә Болгар әдибе Кол Галинын кем булуы дәүләт эшлсклссемс. руханимы яисә бары шагыйрьме—безгә ачык түгел. Ләкин ул үз заманында Болгарга кергән ислам динен хак иман итеп танытырга теләүчеләрнең берсе һәм нәкъ әлеге ният белән анын боек язмышлы Йосыф китабы язылган. Моннан сон төрки телле әдипләр әлеге китап тәэсирендә әллә ничаклы әсәрләр кыйссалар, дастаннар, поэмалар иҗат игәләр һәм шулай “Коръән" кануннарын кешеләргә җиткерү өчен көрәш дәрте үсә. кочәя бара
XIX йөзнең соңгы чирегендә формалашкан мәг-ьрнфәтчелек әдәбиятында да шундый ук хәл. Зирәк язучыбыз Муса Акъегет “Хисаметдин менла" (1886) романында мәгърифәт челек хәрәкәтенең төрле омтылыш-ниятлөрен. хәтта әхлаки- >тик кодексын ачып салды. Шул милли-сөяси мозһөбкә Риза Фәхретдин. Фатих Кәрими. III Мө- хөммөдев, 3 Һади. Акмулла кебек галантлы каләм осталары килеп кушыла һәм нәтиҗәдә әдәбия т халыкны ан-белем. югары әхлак, һөнәр үзләштерү өчен көрәшкә чакыручы кодрәтле көчкә өйләнә
Ә безнен хәзерге әдәбиятта милләт язмышы, киләчәге турында ихлас кайгыртып уртак идеягә тупланучы язучылар төркеме, юнәлешләр бармы ’ Тормыш дәрте, көрәш пафосы көчлеме бүгенге әдипләрдә
Әмма шөкер, әляе мәсьәләдә әлеге дә балпл әлгер Айлар Хәлим уйланган икән "Милли хәрәкәткә гәрәюдән генә авыг ерып, "агучының гше бары ну ул",
"җырчымын пие бары сәк ................ .... җырлау ул", дип үтеңне кгагын кына милләт
алдындагы игге бурычымны аклап буламы икән?" һәм икенче бер унай белм бу автор ут уйларын аныклый шша: татар «учыларынын "мнллот хакына борчылу тарын, теләк фикер белән кәрошчелор спфыиа басуын телим Әмма мин белем, әлеге татар зыялыларының туксан проценты җитмеш ел буе куркытылудан сон тик “үтем" тирәсендә генә әйләнә
9. .К У..М4
1996 елгы татар прозасына күзәтү-анализ ясагач. Р. Сверигин да төшенкелек белән искәртеп куйган "Аянычлы хәлләрне күреп, бүген берәү дә чан сукмый. Киресенчә, әдәбият дөньясында ниндидер үз-үзеңнән канәгатьлек, бар булганына шөкер кылып яшәү, сөенү, бәйрәм итү рәхәтлеге хөкем сөрә" ("Казанутлары”. № 5. 1997)
Язучы һәм тәнкыйтьчене тыңлагач, дискуссиягә катнашып, сүз әйткән Рафаэль Мостафин фикере искә төшә: “Тоталитаризм чорында язучы бердәнбер туры сүз. кыю фикер әйтүче булса, демократия чоры килү белән ул гади бер авторга әйләнә ("Казан утлары № 5. 2004).
Элек "Русиядә шагыйрь бары тик шагыйрь булып кына кала алмый" диләр иде. юраган чынлап та юш килә микәнни?
Хәер, заманыбыз әдәбиятында актив геройлар, көчле һәм тормышчан идеяләр зәгыйфь булуга тик язучылар гына гаеплеме соң? Әдипне әдип иткән, зур иткән, бөек иткән ике әйбер бар: олы тарих вакыйгасы һәм ачык, гуманлы идеология. Безгә хәзер инде вакыйгалар кирәкми, халык алардан күптән гарык, ә менә әйбәт идеологиягә без чынлап торып сусаганбыз.
Бу да мәсьәлә: кемнәрдер заманга хас иҗтимагый идеяләр системасына зарыга, а кемнәрдер анын әһәмиятен бөтенләй танымый да. “Коммунистик идеология урынына яңа рәсми идеология, ягъни әзер догмалар кирәкми. Дөньяны дөрес аңлар өчен гомумкешелек идеологиясенә, халкыбызның мең еллык рухи мирасына таянырга кирәк", ди. мәсәлән. Рафаэль Мостафин (“Казан утлары". № 5. 2004).
Теге яки бу этнос, халык, милләтнең үз рухи, мәдәни һәм икътисади тормышын ниндидер универсаль гомумкешелек идеологиясенә нигезләнеп коруы—иллюзия. Татар өлешенә генә аны такмыйк! Халыкның мең еллык рухи мирасыннан әтмәлләгән идеологияне дә мин. карчыкларның корама юрганы кебек, заманга яраклы булыр дип уйламыйм. Безгә, һичшиксез, үз чорыбызга, үз рух-менталитетыбыз һәм милли омтылышларыбызны чагылдырган идеология кирәк! Моны кору, иң элек, хөкүмәт. Дәүләт системасы эше. Русия һәм Татарстан хакимиятләре үз гражданнары белән чын мәгънәсендә демократик һәм мәдәниятле нигездә идарә итәргә омтылсалар, халыкка күптән җиткерелгән, ачык идеология яшәргә тиеш иде инде. Чынлап та кая барабыз, кем булабыз, нинди әхлакый кыйммәтләрне олылыйбыз соң без? Бүгенге ил Дәрдмәнд шигырендәге җилләр-давыллар ихтыярында төрле якка ташланган, юлсыз-кыйбласыз калган кораб хәлендә түгелме?
Әдәбиятта өлге булырлык заман героен күрү күп төрле таләпләрне гамәлгә ашыруга бәйле икән ул. Монда да “алма пеш. авызыма төш!" дип көтеп ятып кына берни чыкмый икән шул..
Кадими хакыйкать яктылыгында халкыбызга мәдәни-рухи күтәрелеш өчен бүген асыл, олпатлы ирләр, булдыклы егет һәм кызларның кирәклеген аеруча ачык тоябыз Милләткә рыцарьлар кирәк! Чынлап та. кайда безнең рыцарьлар?
3
Ә борынгыдан килгән, безне тик вакытлы юлдаш кына иткән әдәбият көтми Каләмнәрнең рухи өлгерү-өлгермәү яисә язучыга илһам килү, таланты ачылу- ачылмауда да аның эше юк. Поездагы кебек, кем өлгер, аның ымсындыргыч сәхифәләренә шул кереп утыра һәм үзенең әхлакый, этик, эстетик кануннарын урнаштыра башлый.
Болгавыр еллар башлангач, әдәбиятыбызның төссезләнә, зәгыйфьләнә баруын күпләр күзәтсә дә, моны ачык итеп башлап Р. Сверигин әйтте шикелле: “Тормыш шыксызлыгын. аның ямьсез якларын иркенләп, тәфсилләп сурәтләүче әсәрләргә әдәби басмаларда урын көннән-көн күбрәк бирелә”. Тәнкыйтьче "Кенәри читлек кошы (Р Мөхәммәдиен), “Балта кем кулында" (А. Гыйлаҗен), "Ирекле тоткыннар' (Р Айзатуллин), Җимерелгән хыяллар" (Ә Галиен) кебек романнарны "негатив проза дип атады. Кемнәрдер бу терминны "кара проза" төшенчәсе белән алмаштыра. Бер үк вакытта кара роман төшенчәсе дә әйләнешкә кереп бара бугай. Мәсәлән, Р Рак°в ^Хелимнен Татар вакыты" әсәрен нәкъ шулай дип атый ("Казан утлары" № 9, 2004) Тик әйләнешкә керү омтылышы һәм хаҗәте туган икән, әлеге атаманын
кулланьтыш лаирнсен ачыкларга кирәк. Всгненчә. негатив янса кара проза үрнәге дип А. I ыилаженнын “Бал га кем кулында" романын атау тиран хата Р. Сверигинча зш итик без әлеге әсәр белән янәшә И Салаховнын Тайгак кичү". [ Тавлиннын Афәт . Р Кәраминын "Каргышлы згаазар". Р Мехэммәдиевнын "Сират күпере” кебек сталинизмны фаш итүгә өлеш керткән сәяси юнәлештәге әләбият үрнәкләрен дә санар| а гиеш булачакбыз Ә мондыйларга "каргышлы прога" термины туры кнзеп тора түгелме. Айдар Хәлимчә әйтсәк, “шәхестән кол ясаган системага, иҗтимагый корылышка каргыш”.
Кара проза үрнәге, аңлашыла инде, кеше тормышындагы рухи таркалу һәм көрчек—эгоистлык, икейөзлелек, алдашу, җинаять дөньясына чумуны сурәтләү ул Мондый әсәрнең финалы да ачык—фаҗига Кара проза, кыскача әйтсәң, тормыштагы әзлаксызлмк, идеалсызлык чагылышы ул. һәм билгеле инде, акыллы тәнкыйть мондый әсәрләр! ә юлны бикләү чарасын да күрер сыман "Караңгы проза татар әдәбият ы на, аның традиңиял әренә бигүк ярашлы күренеш түгел һәм аны артык үрчетү кирәкмәс иде , ди, мәсәлән, Р Сверигин (“Казанутлары .V? 5. 1977) Әмма гамәлдә эш ансат кына хәл кылыныр димә. Чөнки бездә кара проза әсәрен тануда һәм аның геройларын бәяләүдә бернинди ургаклык юк. Әйтик, мәгълүм дискуссиядә байтак авторлар Т Галиуллинның “Тәүбә” трилогиясенә кагылдылар Дөресен әйткәндә, бәхәсләр күчәре өлегә кара проза һәм андагы персонажлар тирәсендә әйләнә дә Р. Шәрәфиев, мәсәлән, “Тәүбә”, “Элмәк”, “Төнге юллар" исемнәре белән аталган трилогияне укып, алардагъ! үзәк герой Сәет Сакманов белән танышкач, икеләнмичә, аны "уңай герой түгел", дин атый һәм сорау куя “Чыннан да безме сон бу? Ьигрәкләр дә пычранганбыз, гөнаһка батканбыз, миһсрбансызланганбыз. йөзебезне лә югалта барабыз ич” ("Казан утлары" № I. 2004)
Шулай ук, Р Мостафин да Т Галиуллии романын "бозыклык реализмы" дип бәяли һәм катгый төстә: “Мондый әсәрләрнең персонажлары никадәр тормышчан булмасын, заман г ерое дип атап булмый" ("Казан утлары " № 5. 2004)
Р. Тари..овнын “Кызганычка каршы татар әдәбиятында үтә дә тискәре Свидрзп айлов (Ф. М. Достоевскии персонажы) сыман агайлар уңай геройлар буларак тәкъдим ителә башлады" ("Казан утзары ". ЛР 9. 2004) сүзләрендә Т Г алиуллинныкы кебек әсәрләрне күздә тоту һәм аңа үтә тискәре мөнәсәбәт тотуы аңлашыла
Мәгълүм романга карата Р. Свсршзш мөнәсәбәте бик кызык Алданрак язылган бер мәкаләсендә ("Казан утлары N9 5. 1997) ул “Тоүбә"нең, күңеле таргкан әсәр буларак, тиз бетүенә канәгатьсезләнсә, хәзер инде аңа бөтенләй башкача мөнәсәбәт тота “Бу икейөзлелек, алдашу, эгоистлык күренешләреннән туеп бстәм. китапны бер якка ыргытып, тизрәк яктырак. сафрак дөньяга чыгып китәсе килә" ( Каган утлары' № II, 2004) Әмма шуңа карамастан, миһербанлы өлкән әдәбиятчыбыз романга уңай мөнәсәбәтен дә жуймын "Гөлгат Галиуллинның әсәре әнә шул бозыклыкны, череклекне күзләребезгә төртеп күрсәтеп кисәтүе белән дә әһәмиятле", дип укучыга Сикмановны явызлыкны фаш итүче !срой итеп тәкъдир игә
Ә инде А. Әхмөдуллин әдәбият герое Сәет С акмановка карата соклану белән карый, ул шик-шөбһәләрдән дә азат: “С акманов кыю. яшәешебездә торган саен урын аза һәм ныгын барган гаделсезлеккә үзенчә каршы чыга, заман үзе барлыкка китергән ысулларга таянып көрәшә, саф мәхәббәтне зурлый белә ( һа ган з т зары А? 2004) Шулай итеп, кыйбласызлык заманында безне яшәр.ә. исән-имин калырга һәм баю юлларын табарга өйрәткән Т. Галиуллинның ип куар һем башкисәр герое хөрмәтле галимебез каршында "безнең көннәр герое булып күтәрелә
Нәрсә соң бу? Инде кыйблаларны гына түгел, бөтенләй зәвык югалту, бөяләрне дә буташтырумы, акның карага, ә караның акка күчүеме' Югыйсә, дискуссиядәгедер әдәби күренешне бәяләүдә дальтониклар хәленә калмаслар иде бит Менә шуннан соң куарга тырышып кара инде син I Галиуллин героен әдәбияг мәйданыннан Юк. Сакманов китәргә кн змәгән Тип буларак ул әле аззда га.ънз үсәчәк, ишәячәк Шуңа күр,» аны аңлар.а һәм аның турында җитди сөйләшер.,, кирәк оезгә
Рөхмәг төшкере А Әхмөдуллин С акмановка карата үз бәясен генә бирмәгән, ә аны аңлар өчен ачкыч та калдырган икән Бәхәсләшүчеләр, ди ул: “бүгенге
жәмгыятьнен нинди икәнен үзләре дә ахыргача аңлап һәм белеп бетермиләр" Әйе нәкъ шулай! Инкыйлаб кичергән заманнан чыгып бәяләргә кирәк бу геройны Беренчедән. Сакманов—“яңа татар", ягъни бүгенге элитаның акыл асты чагылышы, икенчедән, ул ук безгә милли сәнгать, әдәбият дөньясында элекке пролетар зәвыкның бөтенләй бетеп, сыйнфый эстетиканың гамәлгә керүен, хәтта буржуаз эстетиканың инде өстенлек алуын да раслый.
Әйе. уяныгыз әфәнделәр! “Яңа руслар”, “яңа татарлар” ясаган хәтәр инкыйлаб жилләре икътисадны, рухны гына түгел, әдәбият дөньясын да үзенчә тетрәтә, әверелешләр ясый, принципларны үзгәртә. Шул алмашынулар шаукымында Сакманов әдәбият дөньясына килеп төп герой булырга ымсына икән, һич аптырарлык хәл юк. Хәтерләгез. “Тәүбә” романының төп герое—“Игелек” ширкәте башлыгы Начармы ул. яхшымы, аның визит карточкасында “предприниматель" дип искәртелгән. Ә предприниматель, ягъни безнеңчә эшкуар, малтабар. Русия президенты Б. Н. Ельцин игълан иткәнчә, җәмгыятьнең төп әйдәүче көче, җитәкче сыйныфы булды.
Ә руль кем кулында, шул идарә итә: машина белән, хуҗалык белән, сәнгать- мәдәният белән, ил белән. Кыскасы, кызлар жәймәсе кебек ак. чиста мораль-әхлак канвасында ничек кенә килешсез күренмәсен. Сакманов сәнгать өчен дә ят зат түгел. Юк. алай гына түгел. Сакманов тибы хәтта безнен өчен элекке таныш икән—аның әдәбиятыбызга кабат килүе бу.
Мин татар мәгърифәтчелек әдәбиятының мәшһүр әсәре "Хисаметдин менла" турында әйткән идем инде. М Акъегет милләтпәрвәр затлар төркеме арасында бакырчылык мастерское хуҗасы Гайса Зурколаковны бик яратып сурәтли. Эшкуар буларак, ул вакытның кадерен белә, аны сәрмая—акчага тиңли, мал табуны идеал итә һәм тапканыннан халыкка да өлеш чыгара, ярлы-ябаганы укытып һөнәрле ясый Милләт рыцаре да ул: “Уйланыгыз, кардәшләр!” дип халыкны зур мәдәниятле халыклар үрнәгендә мәгърифәткә, үсешкә чакыра, шуңа гамәли өлеш кертә.
Үткәндә әлеге эшкуар тибы теләп һәм зур өметләр белән каршыланган. Ник Сакманов та шундый сөйкемле әдәби герой була алмады соң?
Урыс әйтмешли, чынлап та бер елгага ике кат кереп булмый икән Ә төгәлрәк әйткәндә. Сакманов та безгә Гайса кебек теләп алган зат рәвешендә килгән булыр иде. әмма аны затсыз Ельцин хакимияте бозды. Халык бу исерекбашның “Суверенитетны никадәр йота аласыз, шулкадәр йотыгыз!” дигәнен хәтерли. Әмма бу аның премьер Е Гайдар аркылы: “Акча, мал туплагыз, ничек, монысы әһәмиятле түгел" дип эшкуарлар күңеленә салган шайтан вәсвәсәсе белән чагыштырганда гөнаһсыз бер гөнаһ булып кына кала. Иблислык дәүләт күләмендәге сәясәткә әйләнде һәм А Чубайс тарафыннан оештырылган ваучер аферасы. С Кириенко эшләгән дефолт акты финанс махинацияләре, коррупция, алдашу, урлашу галәмәтләре үрчетүдә яңа русларга дәүләт биргән дәрес буларак хезмәт итте. Димәк, гаделсезлек канун белән ныгытылган дәүләттә әхлак, вөҗдан саклыйм дип җан атасы юк. Шулай итеп. С акмановны әхлаксызлыкта гаеплиләр икән, бу Ельцин намусында!
Хәер, әхлаксызлык Ельцин намусында гына микән? Бу бит җимерелгән СССРнын. таркала барган Русиянең рухи өлкәсендәге олы чагылышы булды. Очлы күз рухи таркалуның Максановка гына түгел, ә үзгәртеп кору әдәбиятының байтак геройларына, әрсез кырмавык, йогышлы микроб сыман, ияргәнен күрер.
М Хәсәновның "Язгы аҗаган" романындагы Иргали исемле олпат ирне искә төшерик Элек татар әдәбиятында тәрәзә төпләрендә образ тотып коммунарларны атар!3 йөргән, атлар агулаган, террор оештырып сәнәкчеләр дигән исем алган, ә хәзер инде баш-аяк үзгәртелгән бу кулак тибына кайсы тәнкыйтьче генә сокланмады: эшчән, тырыш, булдыклы, игелекле, ярдәмчел, намус белә Ә соң аның хатыны була торып, качып-посып балдызы Миңсылу белән уйнашчылык итүенә ничек карарга? Берәү дә дәшмәде. Күрәмсең, бу фигыль геройдагы ирлекне көчәйткән бер гөнаһсыз сыйфат рәвешендә генә күзаллана. Шул хакта, татар әдәбиятында™ башка ямьсез яклар хакында IУ8 / елгы "Ватаным Татарстан" гәзитендә "Үзгәрергә кирәк, үзгәрергә" мәкаләсе белән чыгыш ясарга җөрьәт иткән идем. Мәдәни-әдәби сәясәттә һава ясаучылар бөтереп
алдылар, янәсе, Хафизов дигән адәм актыгы "диңгез бинокле алып, Уфа тауларыннан күзәтеп, татар язучыларына акыл өйрәтә, әрли, аларны мыскыл итә "
инем мондагы дуслар Т атарстан яшьләре''нен әле бер санын, әле икенче санын тотып әи кинәнделәр, халыкка мине Казаннан куылган адәм итеп тә исбатлап йөрделәр
Яңа тагар . Яңа руслар дагы рәхәт тормыш, женси азгынлыкка тартылуның кыргый матурлыгын Р Мөхәммәднев "Кенәри -читлек кошы романындагы Арслан. Лев Борисович. Капкасв кебек геройларында күрсәтте Тик укучы ачык төшенә генә алмалы, әллә соклана, әллә нәфрәтләнә автор акча корольләре оештырган иблис гамәлләренә.
Гулаг тоткыны булган А. Гыйләжевны "Яна татарлар" белән әшнәлектә кем гаепләр! Ләкин аның "Балта кем кулында" романында да шулар оештырган мәҗлесләр романтикасы, җенси азгынлык, урлашу үзәктә. Дөрес, автор мөнәсәбәтләрендә томан, буталыш юк. Ләкин барыбер бу язучы да янәшәдә кемнәрдер өчен ожмах яшәвенә укучыны ышандыра бара бит
Т Миңнуллиннын "Сөяркә" драмасында Хәбир мөлкәткә генә түгел, хатынга һәм бик чибәр сөяркәгә дә ия. Ир-ат өчен четерекле хәл инде бу Әнә бит Мирхәйдәр Фәйзинең “Тәкъдирнең шаяруы" драмасындагы Гмйсмәт ике ут арасында калып үз- үзен һәлак итә. Тик М. Фәйзи, аның герое иллә дә беркатлы романтиклар булганнар икән! Безнең заман драматургы исә муг Хәбирне хәзрәткә алып барып сөяркәсе Мәдинә белән никахлаштыра да. вәссәлам, сарык та исән һәм бүре дә тук Т. Миңнуллин дәлилли белә инде ул. теләсә, киллерны да аклап драма язар Әнә бнт каләмдәше Зөлфәт Хәким дә “Гөнаһ" романында акка кара белән “Кешенең кешене үтерергә хакы бар", дип раслап тора.
Безнең әдәби геройларның әхлакый дөньясында вакханалия барлыгын дискуссиягә катнашкан Р Раков та күрсәткән. Мәсәлән, ул язучы Әсгать Салахның "Каеннар юлы" повестенда “Сафуан. Сандра. Микулай, Минзәки. I өлмөрфуга кебек ир хатынын, хатын ирен бугап бетергән образларга" карый да бик урынлы сорау бирә “Кем инде үзенең хатынын сөяркә итеп тоткан кешегә, гггуны белә торып, йорт төзергә бүрәнә бирсен дә. изгелек кылып йөрсен ди?! Халыкта кеше ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә, дигән әйтем дә бар бит әле?" ("Казан утлары N9 У. 2004)
Менә шулай исерек сәясәт һәм әхлакый кыйбланы саташтырган дистәләрчә әсәрләр аша. кыек сызыклар мантыйгы аша татар әдәбияты Г Галнуллин герое Сәет Сакмановка һәм аның ишләренә килеп чыкты, гнуларны оялмыйча иман г еройлары дип атадык. Кыскасы, нәрсә теләдек, шуңа ирештек инде без.
Әмма әдәбиятның төп нигезе, тоткасы булган герой проблемасындагы фикерләүне шуңда гына туктатырг а ярамый Киләчәккә төбәлергә кирәк Бу турыда мнннәгг башка да төрлечә уйланучылар күн булыр Исәбемчә, без үзебезнең милли тормышыбызны, халкыбызны яхшылап белмибез. Бүгенгесе турында диванга кырын ятыгг Русия еврейлары сәясәте белән әтмәлләгән "кара ящик"тан чыгып фикер йөртсәк, үткәнебезг ә Совет чорында чамасыз ндсаллаштырьпгган I укапның бер күзе аркылы гына карыйны < Ьәлкнгггуна күр.» гер бай гар инклар гар ми.пәг хаднмнәрснә карага үтә бертөрле, мыскыллы караш яшәп килә, берләшү омтылышы да юк Заманында Исмәг ыйль Гаспринский. Риза Фәхретдин. Фатих Көрнмн. Рәшит Ибраһимов, Муса Бигисв. Садрый Максуди кебек зыялылар һәм милләт кадимнәренең атаклы Охмәг бай. Гани бай. Кәримовлар. Рөмиевләр һәм башка акча корольләре белән милли мәнфәгатьләр хакына тыгыз хезмәттәшлеге корылган булган Атаклы жәлит мәктәпләре төзү, шәкертләр тәрбиясе, йөзләрчә газета һәм журналлар чыгару кигап мәшриягләрс оешгырч һәм Г.ИЫН . , !Ә никадәр 1.1 етекле шг.гәр оешамын.гарыоьм иганәсенә корылган бит! Халыкны талаган патша хөкүмәте уз казнасыннан тагар мәдәнияте, татар мәгарифе эчен сукыр тиен дә тотмаган ласа Хәзерге шгкуарларыбыз магпуарларыбыэ да үз корсакларын тутыру, фахиимлек кылу нияте бсләгг г енә яшәми. Ходайга шөкер, бер татар бизнесменының да кил гер яллап
көндәшен үтергәнен ишетмәдем мин Заман байларында ла милләпзәрвөрлек тойгысы
бар. Тик тагын да үстерергә, көчәйтергә генә кирәк г
Омма моны з
зыялыларыбыздан башка кем эшләсен соң? Димәк, мәдәниятебезне үстерүгә юнәлгән кыю милли идеяләр, зур проектлар тудыру да зыялылар өстендә.
һәм мин бу өлкәдә киләчәгебезгә өметле карыйм Чөнки "яшь татар"лар арасында да милләт жанлы. игелекле һәм шәфкатьле затлар барлыгын беләм. "Хәйрия" ярдәм җәмгыятен төзегәнен ишеткәч. М. Гафури кичәсен оештыру өчен дип Заһир Хәкимовтан акча сораган идем. Эшкуар ике дә уйламады, бирде. Күпме? Әйтмим әмма Башкорт педагогия университетының актлар залын теләгәнчә музыкаль Һәм художестволы бизәргә дә. номерларны яхшы башкаручы студентларны бүләкләргә дә җитте ул Заһир Хәкимовның Уфада татар яшьләренең "Азатлык" оешмасын төзеп, мәдәни чаралар үткәрү өчен матди ярдәмен кызганмавын да искәртик.
Башкортстан татарлары мохтариятен төзергә дип җиң сызганып тотынган һәм шул максат өчен кызганмыйча тапканын бүлгән эшкуар Рәмил Бигновка да халык өметләр баглый...
Кыскасы, безнең чынбарлыгыбыз тик Сакмановтан һәм аның тар дөньясыннан тормый Заһир Хәкимов, Рәмил Бигнов сыман шәфкатьле һәм миллөтпөрвөр байларыбыз да әдәбиятыбызның бүгенге якты геройлары булырга бик хаклылар Бармы бездә тагын шундый милләт рыцарьлары?
4
Әдәбият кебек рух өлкәсендә иң яманы—өметсезлек, гаҗизлек. Кеше болай да үз тормышында бик еш чарасыз кала, ә инде ташка басылып таратылган өметсез сүзнен халыкка тәэсир итү көче, психологиясе әйтеп бетергесез зур, мәкерле. Пессимизм дигән төшенкелекне бигрәк тә лирика чәчә. Яңа әдәбиятның лирик үрнәкләрендә да. бетә барган совет дәверендәге сыман, инкыйраз мотивы тантана итә. Тарих төпкелләренә, ераккарак китеп, шагыйрьләр хәтта аның даирәсен көчәйтә дә төштеләр булса кирәк. Үткәндәге гөнаһлар, милли ызгыш-гауга куптаруда, сатылуда гаепләп ата-бабаны битәрләү, каргау, нәгьрә орулар яисә ташлаган нигез төпләренә кайтып үкереп елау һәм борынгы каберләрдә күңел ташып исерек сыктаулар, яисә шәһәрдә торып авылга кайта алмаудан, берне сөеп икенчегә өйләнүдән олы фаҗига ясаулар һәм башка менә шундый вак тойгылар укучы каршында лирик геройның кадерен күпме үстерә икән?
Поэзия, бигрәк тә бүгенге лирика торышына багышлап зур мәкалә язган Зиннур Мансуровтан әлеге соравыма җавап алырмын дип. “Казан утларьГнын өр-яна санын кулыма алдым. Язманың дискуссия материалы итеп тәкъдим ителүе дә өметне арттырды. Әмма дөресен әйтим, ул элекке партком секретаренең теге яки бу рәсми бәйрәм уңае белән уңышларны барлаучы докладыннан да кайтышрак тоелды
Күп каләм әһелләрендә өлкән тәнкыйтьчебез искәрткән бәйрәм шаукымы, хушкүңеллек кенә җитмәгән иде. әлеге дискуссияне дә үзара макташу, банкеттагы сыман чыгышларга, мәдхиягә әйләндерергә теләүме инде бу?
Дискуссия материаллары арасында мина әдәбиятыбызның укылу-укылмавы. анын киләчәгенә кагылышлы төшенке уйлар да һич ошамады. Мәсәлән. Р Сверигин әлеге темага кагылып, яшьләр, аларның кызыксыну даирәсен барлый һәм әйтә. "Дөресен әйткәндә, матур әдәбият китаплары укып утырырга аларның вакытлары да. теләкләре дә юк ^ Казан утлары .Ур 11. 2004). Моны ниндидер маргинап. манкорт татар яисә берәр технарь. финансист, сәясәтче милләттәш авызыннан ишетсәк, гаҗәпләнмәс идек. Әмма бу куркыныч, өметсез фикерне гомере буена югары уку йортында эшләп, студентлар тәрбияләгән һәм язмышын милли әдәбият белән бәйләгән, аның кешегә, тормышка искиткеч^ зур. шифалы йогынты ясау көчен тойган могтәбәр галим әйтә бит. Рифат ага. әдәбиятчы буларак, кайда сездә рыцарьлык? Әдәбиятның сафлыгы, матурлыгы һәм өметле киләчәге өчен Сездә электән килгән көрәш рухы бүген кайда?
леге төшенке сүзләрегез белән Сез бит татар әдәбиятының киләчәгенә балта чабасыз Юк. мин югары уку йортында эшләүче кеше һәм әдәбият мөгаллиме оуларак. башка, өметле карашны хуп күрәм. Әдәбиятны, шулай ук милли язучыларыбызны яратып укучы меңнәрчә мәктәп шәкертләре бар Татарстан югары уку йортларында гына түгел. Уфа, Эстәрлетамак. Бөре институтларының милли
бүлекләрендә тәрбияләнүче йөзләрчә татар талипләре дә әдәбиятыбыз әсәрләренә гажәп игътибарлы Укып кына калмыйлар, бәхәсләшәләр, хөкем чыгаралар, шул әсәрләрне я зучы каләм әһелләрен илаһялаштырып, очрашырга, күрергә хыялланалар алар. Тик бәла, безнең якларга “тере язучьГлар килеп кенә чыкмыйлар, ә ал арны чакырып китерергә безнең көч-куәт җитми
Әдәбият һәм сәнгатьнең халыкларны якынайтуда һәм бер-берсен ныграк аңлауда әйтеп бетергесез зур роль уйнавын истә тотканда, нәкъ менә бүген. Татарстан һәм Башкортстанның рәсми даирәләрендә сәяси психологик салкынлык, аралашу кыенлыклары яшәгән дәвердә, игезәк халык язучыларыннан югары активлык һәм бердәм максатларда хезмәттәшлек сорала бит Халык шагыйрьләре ‘ата бүреләр" ник эндәшмиләр? Рыцарьлык Салават Юлаев. Акмулла. Тукай, Җәлилләрне генә бизәми, бүгенге шагыйрьләрнең лирик геройларына да кирәкле сыйфат бит ул.
Шулай итеп, бүлмәдә ятып “укыр җаннар беткән!” дип өметсез шигъри чан сугарга ашыкмыйк, әфәнделәр! Аннары, онытмыйк, базар заманында яшибез бит Элекке “оештыручы һәм туплаучы КПСС" дигән абзый юк, азганнарыңны үзенә таныта һәм тарата белергә кирәк, ә сыйфатның көн тәртибендә торган мәсьәлә икәне әйтмәсен дә ачык Ә халык идеяле һәм эстетик тойгылы безнең, әдәбиятыбызны укый Төссез, йөгәнсез, оятсыз һәм рекламалар белән дыңгычлап тутырылган “кара яшик”тан тәмам туеп, ул хәзер үз телебе здә әйбәт язылган роман, повестьларны, шигырьне якын күрә Аннары милли әдәбиятның тәэсир көченә киңрәк тә карарга кирәк минемчә Замандашыбыз Фәүзия Бөйрөмованы милләт мәнфәгатьләре өчен җан атучы изге зат итеп беләбез. Изге булса да, ул бит күктән төшмәгән Айдар Хәлим әйтте бугай “Фәүзия Бөйрәмова кебек шәхеснең бары тик Сөембикәсе. Мөхәммәдьяры. Батыршасы булган милләттә генә булуы мөмкин” Дөрес һәм мәгънәле әйтелгән Заманында Фәүзия Кадыйрова дигән кыз Казан дәүләт университетының милли тел- өдөбият бүлегендә тәрбияләнде, үз акылына әдипләребез, галимнәребез рухын сеңдерде, шуларның идеал-омтылышларын йөрәгенә салды
һәр елны милли бүлектә тәрбияләп, вуз дипломы тоттырып эшкә озатканда мин әдәбиятыбызның әнә шундый могҗизалы көче турында уйлыйм Менә лимен, йөзгә якын ардаклы, г ыйлемле яшь милләттәш үзендәге Кол Гали, Мөхәммәдьяр. Тукай, Такташ, Туфан, Еникиләр рухын балаларга җиткерер, аларнын йөрәкләренә дә милләт гамен кертер, шуны изге итеп сеңдерер. Алла боерса, лимен һәм шул гали генә уй минем эшемә, тормышыма мәгънә бирә, ямь өсти Юк. шәхси тормышыбызда восвәсәлс мизгелләр сиз булса да, безгә халкыбы з яшәешенә, рухи-мәләнн киләчәгенә карата һич кенә дә өметсез уйларга төшәргә ярамый Алай итсәк, без үзебез утырган ботакка үзебез балта чабабы з Бу хис өчен безне ата-бабаларыбы з кичермәс Безгә югары рух рыцарьлары кззрәк Бармы, күпме безлә андый рыцарьлар - Ә әдәбиятта заман герое мәсьәләсенә килгәндә, барлык авторлар кебек мин дә юз ары теләктә калам. Борынгыдан килеп, безне тик вакытлы юлдаш кына иткән әдәбият сәхифәләренә без үз заманыбызның югары тойгыларын, керсез омтылышларын язып өл.срср.ә тиешбез Моны тик олпат, ю.ары әхлаклы, кабатланмас ЯЗМЫШЛЫ геройлар ижат иткәндә генә эшләп була.