ГАЗИЗЕБЕЗ БАР ИДЕ...
Ни аяныч, байтак талант ияләребез бик яшьли китеп барганнар икән! Мин үзем Аязымны сагынып искә алам да. Ходайдан сабырлык сорап “Никадәрле талантлы каләм ияләре әйтер сүзләрен, мәгънәле фикерләрен татар халкына җиткерә алмыйча киткәннәр бит әле. Минем Аязым җитмеш бишенче яшенлә китте. Шөкер итә бел, Нәкыя'"—дим. Тагын шунысы да бар: алар китү аркасында хәзерге татар әдәбиятында буыннар алмашыну режимы да бозылган булып чыкты кебек, минемчә. Алар һәммәсе дә әзмәвердәй тап-газа егетләр иде бит Төрлесе төрле сәбәпләр белән вафат булган бу язучыларыбыз әдәбиятны яратучыларны талант ияләре язган әсәрләр уку ләззәтеннән мәхрүм итеп китеп бардылар! Шушы яшьли киткән әдипләр турында матбугат әледән- әле язып тормаса. укучы яшьләр аларны онытып та куярлар дигән шигем бар Кемнәр сон алар'’ Ин беренчесе, ун ел дәвамында безнен фатир күршебез булган Газиз Мөхәммәтшин (1932—1972) Кырык яшен бәйрәм итәргә теләп рухланып йөргән мәлләрендә вафат булды Аннары. Мәсгут Шәрифуллин (1928—1966), Хәсән Сарьян (1930—1978), Фаил Шәфигуллин (1939—1982), Фәиз Зөлкарнәй (1951 — 1997)
Газиз Мөхәммәтшиинар белән ун ел дәвамында күршеләр булып яшәдек, дидем Күрше хакы—Алла хакы дигәннәр борынгылар. Әйе. без әйбәт күршеләр идек. Мин анын әсәрләрен яратып укыганмын. Аязым анык “Без әле җирдә яшибез” дигән китабына кереш сүз язып, әдипнен үзе вафатыннан сон, 1977 елда китап нәшриятында бастырып, әсәрләрен халыкка җиткерергә тырышып йөргән
Мин урыс мәктәбендә укучы татар балаларына утыз тугыз ел дәвамында татар әдәбияты һәм татар теле дәресләре алып бардым Дәресләр расписаниегә атнага ике мәртәбә генә итеп кертелгәнлектән, балаларны әдәбият белән кызыксындыру бик кыен була торган иле Газиз Мөхәммәтшин һәм башка язучыларның мавыгып укырлык хикәяләрен яшь үзенчәлекләренә туры килерлек сыйныфларда кулланырга тырыша торган идем. Менә шундый юл белән Газиз Мөхәммәтшинны татар балаларына пропагандалап үземә дә рәхәтлек таба идем Анын хикәяләренең теле жанга ятышлы, укый башлагач тукталып тормыйча, беткәнче укыйсыны китерә торган. Балалар зарыкмыйча тыңларга һәм аңларга тырышалар иде.
Сонгы елларда анын әсәрләре матбугатта күренгәне булмаганга, телевизор карау-чыларга таныш “Ике әби бәрәнге ала" хикәясенә генә тукталып китәсем килә. Ул әсәрне Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе күренекле режиссер Әхтәм Зарипов телевизор экранына моннан берничә еллар элек чыгарган иде инде. Әмма дә ләкин ул әсәрне архивка салып куярга ашыкмыйлар, һәр елда бер-ике мәртәбә телевизор тамашачыларына күрсәтеп алалар һәм бик дөрес эшлиләр Андагы ике әби (рольләрдә—Татарстан Республикасының халык артистлары Люция Фарсина белән Роза Хәбибрахманова һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Әхтәм Зарипов) тамашачыны сәгатьләр буена телевизор экраннарыннан аерыла алмаслык итеп уйныйлар. Мин үзем аны һәр тапшыруларында да карап, рухыма ләззәт алып калырга тырышам. Спектакльне карап бетергәч, тагын күрәсе килү теләге туа Анда картларнын-карчыкларнын психологик үзенчәлекләрен никадәрле тапкыр тасвирлануына тан калам. Артистларның уйнавына әдәби әсәрнен тирән мәгьнәлелеге өстәлеп тамашачыны мөкиббән итә дә куя! Г. Камалнын “Беренче театр комедиясен дә телевизордан шулай кабатлап күрсәткәләп алалар. Аны да мин һич калдырмыйча карап барырга тырышам—югыйсә инде һәр сүзе ятланып беткән диярлек
Газизнен ике әбисе дә—тормыш тәҗрибәсен туплаган карчыклар, акыллы фикер йөртүләре белән безне тәрбиялиләр. Алар барлык дөнья мәшәкатьләрен үз җилкәләрендә алып баруга карамастан, күңелләре саф, сөйләм телләре матур, инде хәлсезләнгән картка карата мөнәсәбәтләре ягымлы, халыкара хәлләрдән дә хәбәрдар алар.
Шушы хикәяне язган елла Газиз әти-әниләре янына кайтып, бәрәнге алышу эшендә
катнашып килгән иде дип хәтеремдә калган. Аяз "Ничек шулкадәр табигый матур
хикәя яздын?" дип сораган иле. Газиз: “Дөрестән дә шулай ул. ике әби теттереп,
бөтен дөнья сәясәгенен белгечләре булып, бәрәнге жиренлә матур итеп сөйләшәләр
дә сөйләшәләр, ә мин сүзләрен эләктереп алам да өйгә йөгереп кереп яза торам",—
дигән иде. Нәнәсс: “Нишләп улым бик еш өйгә кереп чыгасын’’"—ди икән... Газиз
ана каршы нинди сүз әйткәндер—анысын хәтерләмим. Ул гажәп тә юморлы кеше
иде. берәр кызыклы фикер чәчрәтеп матур итеп көлгән булгандыр
Монда Аязнын Газизгә карата язган сүзләрен искә алып китсәм дә чит булмас
“Бсрәүнсн кем икәнлеген, асылын аңларга теләсәк, сез аны йөргәндә түгел,
сөйләшкәндә дә түгел, көлгән чагында күзәтегез",—дигән хакимнәрнең берсе Хәте-
рем алдамаса, Достоевский шулай дип әйтеп калдырган шикелле. Бер уйлаганда гади
генә күренгән бу күзәтүдә ифраг зур тапкырлык ята. Чыннан да. нәкъ менә көлгән
чагында кешенсн чынлыгын, сафлыгын, кем икәнлеген белеп була. Тсгене-моны
эшләгәндә, сөйләшкәндә хәйләләргә яки башка берәү булып күренергә мөмкинлек
булса да. көлгән чакта кешенсн, уены-чыны күзгә бәрелеп тора
Шәүкәт Галиев. Илдар Юзссвлар белән бер чордарак әдәбиятка килеп кереп, кыска
гына гомере эчендә яклы эз калдырган каләмдәш дустыбыз Газиз Мөхәммәтшин матур
итеп колә белә иде Без Газиз белән байтак еллар бер йортта яшәдек Төпчек улым
Рашат дөньяга килгәч, сөйләшереннән элек сызгырырга өйрәнде. Ул: "Кош ничек итеп
сайрый. Рашат'’"—дип сораган һәрбер кешегә, иреннәрен мәзәк кенә бөрештереп, кош
булып сайрап күрсәтә, иде. Газиз бер дә иренмичә көн саен диярлек анын янына керә
һәм һәрвакыт "Яле. Рашат,
кош булып сайра әле!"—дип
сорый иде Бала сызгыра
башлагач, башын артка
чөеп, вак-вак көмеш авазлар
белән бүлмәне тутырып ке-
тердәтеп көлеп җибәрә иде...
Куанычлы итеп, үзе сөенеп
һәм башкаларны да сөенде-
реп. ямьле итеп, кинәеп.
чын күңеленнән рәхәтләнеп
көлә белә иде.
Уйлап карасан. матур
итеп көлә белә торган ке-
шеләр бик сирәк очрый,
алар тирәләрендәге кеше-
ләрнең кәефен күгәрәләр,
ишәргә дәрг өстиләр, тор-
мышны бизиләр Язучылар
арасында алар тагын да
сирәгрәк очрыйлар.
Газиз Мөхәммәтшин ижатынын да төп юнәлешс-анын кабатланмас, үзенә генә хас
юморында иде дисәк, бер дә ялгышмабыз. Ижагынын икенче гөп сызыгы Газиз Мөхәммәтшин
күпчелек әсәрләрен яшьләргә-балаларга багышлады
Шул уңай белән, балалар өчен юмор әсәрләре тудыруның бермә-бер авыррак икәнлеген
алдан ук искәртеп куярга кирәк дип саныйм Батат ар олылармын үзләренә нинди күз белән
карауларын бик тиз сиземләп алалар Газиз исә дөньяга да. балаларга да икгм кү I бе 1 ән карый
иде Характерлары белән үзләре дә оптимист булган баталар нигездә чын тормыш күренешләре
чагылган шаяруны жинелрәк һәм теләбрәк кабул итәләр Балалар язучысыннан тапкырлык,
осталык, жинел үтемле тел һәм башка бик күн мөһим нәрсәләр таләп ителә Газиз
Мохәммәгшиннын балаларга багышлаган әсәрләре исә жинел оста юмор белән өртелгән, .парда
буш дидактика, файдасына үгет-нәсихәг биреп маташулар бөтенләй юк. автор яшәешнең тирән
фикерләрен жинел генә, оста гына кузгата белә һәм тиешле дәрәжәдә укучынын аны на сеңдереп
бара Момым шу лай икәнлегенә балалар очен язылып, тәкъдим ителгән әсәрләрен уку белән
ышанырга мөмкин I азизнен әсәрләре ул яшәгән заманнын рухын тирәктен һәм дөрес
Сулдан уңга Хлсән Сарьян Нмш Дэ\ ш
Гани Мохлшмтшин Эдуард Касыймол 1968
ел
чагылдыралар, балалар өчен ижат ителгән, беренче карашка шуклык-шаянлык алымнары
белән язылган повестьларда да чорыбызның олы һәм кирәкле проблемалары ята. Автор
балалар күнеленә бик кирәкле компас бирә. "менә, укыгыз, уйланыгыз, хәтерегезгә
сеңдерегез'' дип. борчыган мәсьәләләрне кыю рәвештә уртага сала. Әйткәнебезчә. автор
ярым шаярып, сиздермичә генә укучынын күңелен яулап ала һәм үзе өчен ин әһәмиятле
якларны да балалар психологиясенә тәэсир итәрлек дәрәжәдә оста итеп үреп бара Аның
әсәрләрендәге балалар ду-ду килеп быргы кычкыртып яки бик акыллы кыяфәттә
тимер-томыр гына жыеп йөрмиләр, автор бик тапкыр билгеләгәнчә, нәкъ менә “жирдә
яшиләр", жир проблемалары белән яналар, жир законнарына буйсынып. жир кагыйдәләрен
үзгәртә-үзгәртә үсәләр, кеше була баралар. Чынлап уйлаганда. зурлар нинди дөнья белән
яшәсә, балалар да шул ук тормыш шартларында яши. тик аларнын теге яки бу тормыш
күренешен аңлаулары гына үзгә, аңлатулары гына үзләренчә, балаларча. Әмма аларнын
тормышына да жирдә бара торган мөһим вакыйгалар тәэсир итми калмый, жир
күренешләре апарны да уйландыра, аларнын гөнаһсыз зәңгәр төшләренә керә. Олылар
белән кечеләрнең тормышы бергә, бер булып тыгыз үрелеп бара. Менә “Без әле жирдә
яшибез" повестена игътибар итик Бу повесть үзенен бөтенлеге, фикеренең тыгызлыгы,
теленең тапкырлыгы, геройларның образ буларак төгәлләнгән булуы белән Газиз
Мөхәммәтшин иҗатында үзәк урыннарның берсен тота.
Беренче карашка мәсьәлә артык гади һәм таныш та кебек тоелырга мөмкин. Ләкин
авторнын көче шунда ки. ул бер темага да бер яктан гына якын килми, ул һәр темадан бай
эчтәлек ала белә. Әсәр Инсаф исемле малайга багышлана, аның авызыннан сөйләнә. Әйе.
Инсаф—иркә малай, әнкә баласы. Әнкәсе өф-төф итеп аны җылы почмакта гына үстерә,
кирәгеннән артык иркәли, малаен җылы почмактагы зәгыйфь гөл итеп бетерә Мондый
малайны күргәнебез бармы безнең? Әйе. бар. Шигырьләр, хикәяләр байтак багышланган
мондый кәнфит кортларына. Әмма Газиз Мөхәммәтшин шушы традицион малай язмышына
чорыбызның байтак мөһим мәсьәләләрен кушып җибәрә, теманы киңәйтә, эчтәлекне кыю
рәвештә баета, фикерен үстерә, нәтиҗәдә, тирән эчтәлекле, гыйбрәтле, яна кешеләр
дөньясыннан торган кызыклы дөнья тудыра. Инсаф тормышы аша без шәһәр, авыллардагы
байтак типик вакыйгалар, конфликтлар, бәрелешләр белән танышабыз. Сүз беренче
карашка гына иркә малай турында бара, фикер күп тапкырлар тирәнгәрәк ишерелгән. Әгәр
яраткан һөнәреңә хезмәт итәсең икән, сине алда байтак газаплар, байтак бәлаләр көтә дип.
искәртеп китә автор. Сүз арасында гына түгел, ышанырлык итеп, тәэсирле итеп әйтә белә!
Бар булганы, күңеле. омтылышы белән чын жир кешесе булган әтинең утын складында
сөрсеп ятуы— гадәти чәлме? Түгел. Тик баштанаяк әнисе йогынтысына уралган Инсаф
әтисен андап бетерми әле, ак белән караны аера алмый. Эшләмичә, йокы симертеп өйдә
генә яткан. әтисе бер суз әйткәнгә дә “Уф йөрәгем, уф башым!" дип хәйләләп дару йотарга
тотынган әнисе Инсафны нәкъ үзенен копиясе итеп тәрбияләргә тели. Өч кеше арасында
кызык кына хәл килеп туа: әтисе Инсафны бер якка өнди, әнисе исә Инсафны нәкъ кире
якка тарта, малай аптырашта—кайсы якка барырга, дөреслек кайда?!
Әгәр әтисе әнисенең буш. ялган капризларын җиңеп, хатынын. Инсафны төяп,
дөбердәтеп авылга алып кайтып китмәгән булса, ай-һай. Инсаф дөреслекне тиз генә табар
идеме икән?!
Авыл, аның мохиты, кешеләре, матур табигате бу өч кешенең тормышына тирән
йогынты ясый—алар һәммәсе дә уңай якка үзгәрәләр. Башта Инсафка авылда бик кыен
була, мороженое юк. янгыр яуганда урамнар пычрак, ата каз талый, әмма ул монда беренче
тапкыр хезмәт тәмен татый, беренче мәртәбә хулиган малай алдында жебеп төшми,
егетләрчә отпор бирә, иптәшлекнең кадерен, дуслыкның бәһасен аңлый башлый Ана кеше
башта бик бирешмәскә теләсә дә. тормыш аны да яхшы якка үзгәртә, чөнки улы Инсаф та
ананын үзгәрүенә билгеле бер дәрәжәдә өлеш кертә Яхшы кешеләр арасында начарлар да
үзгәрми калмыйлар!
Газиз Мөхәммәтшин ифрат жиңел. тапкыр тел белән, җитди фикерләрен дә уен- көлкегә
урап, мавыктырып алып бара белә дигән идек. Мисал өчен нәни генә бер эпизодка күз
салыйк Инсафлар каладагы өйләрен, алма бакчаларын калдырып, машинага төянеп авылга
кайтырга юлга чыгарга торалар. Йортка фатирчылар килгән, аларнын да Инсаф кебегрәк
уллары бар икән Инсаф машина кузгала башлагач кына шушы йорт белән бик озакка
аерылуын тоя һәм сикереп төшеп алма бакчасына керә.
ин яраткан агачынын акбурга буялган кытыршы кәүсәсен сыйпый, кктап арасына куеп
сакларга, истатеккә дип ямь-яшсл. шоп-шом оч яфракны өзеп аза Моннан ары авторнын үзенә
сүз бирик:
"Өзеп азуым булды, баскычка атылып, кызыл ыштан кигән, миннән дә бәләкәйрәк бер
малай килеп чыкты Ул нечкә тавыш белән —Тимә безнен алмагачка!—дип кычкырды Мин ана
кәжә тоягы күрсәттем
-Башта утыртып үстер, аннан сезнеке булыр Кара аны. без кайтканда берәр чыбыгы гына
сынсын—җаныңны алырмын'
Малай мона жавап итеп телен күрсәтте Капкадан чыкканда, минем арттан корсагын
киереп, бик масаеп карап калды"
Никадәрле жанлылык. тапкырлык һәм оста күзәгүчәнлск бар бу юлларда' Баскычта
корсагын киереп калган мактанчык кызыл штанлы малай да. оч яфрак өзеп аттан беренче
тапкыр чын күңелдән, олы зарча борчылып куйган Инсаф та. урынлы куелган "кәжә тоягы" да
безнен хәтергә җанлы сурәт булып сеңеп калалар
Бу повестьта Газиз Мөхөммөтшин балаларның байтак кызыклы образларын ижат итте.
Малай гына булса да җитди була белгән ярдәмче Минһаҗ Ата ялганчы, үзе дә үтә кешелекле,
тапкыр һәм йомры телле Гәрәй, акыллы кыз Суфия Андый-мондый этлек эшләгәннән сон
һәрчак ялган ант биреп котылырга маташучы керле күңелле Әхмәди... Бу образларны автор
якты күңел, жылы. саф хисләр белән, яратып ижат итте. Шушы малайлар төрлелеге аша без
заман белән танышабыз, оларнын язмышы безнен күнелләрне уята, алга әйди, тәрбияли
“Тундра черкие, тәмле гамак, шәһәр чыпчыгы" Инсаф тора-бара гаделлекнең, дуслыкның ни
икәнен аңлап кына калмый дуслык, гаделлек өчен көрәшчеләр сафына баса. Авторга балалар
арасындагы шушы катлаулы мөнәсәбәтләрне күзәтү гаять кызык, ул бер генә мизгелгә дә сюжет
жебен кулыннан ычкындырмый, салмак кына кәшә, ипкә китерә
Тапкыр, мәгънәле һәм әйбәт повесть! Гәрәйне генә карагыз' Сокландыргыч харак тер бар
малайда! Ялганчы, егылып китәрсен' Бакчадан “бозау хәтле" кыяр урлап чыктым, ди ул... Мин
урлаган кыярларны бергә жыйсан. безнен мәктәпне түбәсеннән күмеп булыр иде. дип җибәрә
Алар белән бөтен СССРны бссплатно туйдырып бу лыр иде. дип күкрәк кагып мактана Хәтердә
уелып кала торган тапкырлык'
“Саумысыз аккошлар!" гговссге берникадәр җитдирәк тонда ижат ителгән һәм ул да
эаманыбызнын ин моһим. ин кискен мәсьәләләренең берсенә— табигатьне саклау, анын
байлыгын арттыруга—багышланган Кайчандыр, әле без бәләкәй чакларда гына, безгә Жир
шары иксез-чиксез зур. анын байлыклары бетмәс гокәнмәс булып тоела иде. Урманнар үз
җайлары белән үсен утыралар, чишмәләр ага. күлләргә саф көмеш сулар өстәлә тора. Умыр да
ал. чумыр да эч иде кебек. Хәзер исә без үзебезнең зәңгәр планетабызның, кадерле
бишегебезнең нәп-нәни шар икәнен ачык беләбез, анын һәр кисәкчәсе исәптә, байлык-муллыгы
чикләнгән икән Беләбез, ләкин белү генә аз. табигатькә кадерле дустына караган кебек карарга
өйрәнер!ә кирәк, урман суларны саклау, жәнлек-жднварларнын яшәешен озайту, жирнсн һәр
бизәген исәпкә- санга алу өчен җирдә яна кеше гәрбинләргә кирәк Нәкъ менә Яна Кеше Бу бер
көнлек, шау-шулы кампансйский бурыч түгел, бу безнен һәр көнлек яшәү формабыз, чөнки
киләчәк кешесе бүгенгегә караганда да акыллы, сак. чамалый белүче булырга, табигать
байлыкларын арттыру, күбәйтү чараларын эзләп табарга мәҗбүр булачак “Кешеләр җирдә
төтенне бстсрмәсәләр. төтен алармы бетерәчәк диде галимнәрдән берсе Хак сүзләр! Шушы олы.
изге бурычны үтәүдә I азиз Мөчәммәштиннын повесте да мәгълүм бер дәрәҗәдә уңай роль
уйный Дөрес, бу повесть үзенсн эчтәлеге белән табигатьне саклауга гына катып калмый Без
момда үсмер малайлар белән янәшә ООЫЛарнын да төрле образларын очратабыз, автор аларга
да зур гына фикри бурычлар йөкли. Әсәр кискен вакыйгадан башлана: яна сагынып яга торшн
электр станциясе нен плотинасы күтәрелеп килә. Кояшлы авылы урман-күлләре, елгалары
белән су истыгша калачак. Бу очракта кешеләр нишләргә тиеш! Бсрниг кешеләр моменттан
файдаланып калырга, баерга омтылалар, гөрләп утырган каен урманнарын кисеп егып запас
әзерлиләр. Икенче берәүләр шушы матурлыкны, байлыкны (матурлык үзе д» зур байлык бит
ул!) мөмкин булган хәтле саклап алып калырга тырышалар Автор тупнг як табигатенең һәр
карышына гашыйклар күзе белән карый белә, анын монсу су-тугайларын. урмаи-болыннарын
йөрәккә үтеп керерлек итен, хәтердә чәнге сакла
нырлык буяулар белән тасвирлый, табигатьне саклау олыларнын да, кечеләрнең дә намус
эше булып китә.
Вәкил белән Флүн исемле ике малай, ике дус, Кояшлы авылының яшь гражданнары. күп
тармаклы, мажаралы тормыш белән яшиләр, алар күз алдында вакыйгалар алмашынып,
үзгәреп тора, әмма малайларның дөньяларын онытырга хаклары юк. алар шушы
калейдоскопик үзгәрешләр чорында да үз урыннарын табалар, шул урын өчен актив
көрәшәләр. Хәйләкәр, төче ялганчы, ата карак Олыбай абый белән аралашу малайлар өчен
зур бер сабак булса, үзенең сөйгән ярын сугыш кырында югалтканнан сон да мәхәббәттә
тугрылык саклаган, беренче карашка сәер тормыш сөрүче Мөфәздал белән булып узган
вакыйгалар алар өчен зур гыйбрәт Малайлар Мөфәэдалны тиз генә анлап бетерә алмыйлар,
аннан шикләнәләр. Мәхәббәттә шундый тирәнлек саклый белгән ир-егетнен сәер тормышы
укучы күнелен кытыклый, кан тизрәк йөри башлый, яшәү зур мәгънә ала. Автор үзе сөйләгән
вакыйгаларга укучыны бер чакта да битараф калдырмый. Повесть шактый гомерне эченә
алса да, вакыйгалар бер-берсенә кушылып баралар, тормыш малайларны үзгәртә,
чыныктыра. Без Флүн белән Вәкил- нен чын кешеләр, актив көрәшчеләр булып үсүенә бер дә
шикләнмибез. Яшь чагында дәртле булган йөрәк, чыныккан йөрәк, олыгайгач та нык, көчле
була бит! Автор "Карт имәнне кискәннәр!” дип бәгырьне кисә торган үтә хәвефле сүзләр
белән башлаган повестен тирән мәгънәле, якты өметле, күтәренке рухлы: “Әни. Аккошлар
килгән!.. Ике пар!. Олы күлгә кабат аккошлар кайткан, әни!’’—дип тәмамлый...
Әйе, бу—автормын ин изге теләге Карт имәннәр киселгән якларның күлләренә дә
аккошлар кайтсын иде! Дөрес, бар урыннарда да җирнең тотанагы, тарих хәтере булган карт
имәннәр киселми, мәгәр киселгән урманнарда бик күп! Дөрес, бар күлләргә дә пар аккошлар
әйләнеп кайтмый. Әмма без барыбыз да бик нык теләсәк, теләгебезне эшебез, яшәешебез
белән дә ныгытсак, безнең күлләргә аккошлар кайтыр. Тик монын өчен барыбыз да
көрәшчеләр булырга тиеш. Әгәр бик нык теләсәк, без жир матурлыгын саклап кала
алачакбыз' Без, космик хыяллар, олы планнар белән янсак та, шушы җирдә яшибез.
Жир—безнеке ул. Барыннан да бигрәк—киләчәкнеке. Бүген малай гына булган Инсафлар.
Вәкилләр, Флүннәр үсеп житәр, алар баш очында да карт имәннәр шауларлык булсын өчен,
ана бик күп нәрсәләр кирәк шул!..
Роман, повестьлар, пьесалар ижат итү белән бергә бик тиз арада хикәя остасы булып
танылган Газиз Мөхәммәтшинның бу жанрдагы эшчәнлеге махсус өйрәнү, тикшерү сорый.
Анын хикәяләренең кабатланмас төсмере, үзенә генә хас ароматы бар. Газиз
Мөхәммәтшинның хикәя остасы булуын раслау өчен мин санап үткән берничә әсәрен укып
карау да житә. “Бал чүлмәге” хикәсенә генә игътибар итик Формасы белән дә, бал
чүлмәгенең чормада саклануы белән дә ул татар халык әкиятләрен бераз хәтерләтә Оста
корылган сюжет, тапкыр тел, ниһаять, көтелмәгән чишелеш: өч туган өчесе дә берәм-берәм
чормадагы балга “һөҗүм” ясыйлар һәм чүлмәкнен төбен дә ялтыратып куялар Җавап бирү
минуты җиткәч, гаепне үз өстенә алырга җыенып йөргән Нәсим, энесе Ирек белән сенлесс
Гөлсәрия тангач, дәшми кала. Намус, әхлак мәсьәләсен автор шушы хикәясе белән оста
чишә. “Автобустагы исем” дә, “Ун бәбкә” дә хикәяләр, сүз лә юк, мәгәр алар арасында “Без
ничек ураза тоттык” хикәясе күзгә бәрелеп, аерылып тора Малайларнын ак мунча ләүкәсенә
сузылып ятып ураза тотарга карар бирүләреннән башланып киткән кызык бер генә минутка
да тукталмый. Нинди шәп итеп яза Газиз Мөхәммәтшин аларнын вәгъдәләшүләрен! Нинди
куе, ачык буяулар таба!
“Ләүкәдән төшкән чакта Мөбәрәкжан:
—Чыннан да әфлисунмы сон ул, Нурлыгаян малай?—дип. тагын сорады.
Мин анын күзләренә чекрәеп карадым да, дөп итеп күкрәгемә суктым
—Әфлисун' Билләһи газыйм, әфлисун! Тырнак очы хәтле алдасам да, шушы урында
җир йотсын Кичә ашап җибәрде, ма-ла-ай' Кетер-кетер, кетер-кетер! У-үх! Сәхәргә генә
тота! г 3
Мөбарәкҗан иреннәрен ялап алды.
-Син онытма инде, Нурлыгаян малай. Ике ярка...
-Минем хәтер шәп, онытмам.-дидем мин, горуланып -Тан тишегемнән торып ураза
тотыйм да ди. жан дустым өчен ике ярка әфлисун эләктермим ди. Син үзен дә җебеп торма
Әоиеннен хәлвәсен әйтәм Мина дигән кисәген кашык чаклы һм агач кашык чаклы булсын!..”
Бу өзе»аә һәммәсе камил, төгәл, һәммәсе үз урынында..
Сез Газиз Мөхәмчәтшиннын әсәрләрен укып, бик яшьли тормыштан киткән каләм иясенен
талантына сокланырсыз. Сезне мавыктыргыч яна дөнья, яна дуслар көтә Сезнен белән кин
күнелле. якты күзле һәм рәхәтләнеп көлә белә торган зирәк Газиз Мөхәммәгшин сөйләшәчәк.
Яна дуслар дидем. Газиз мәрхүм кешеләрне дуслаштыра белә иде..."
Бусы Аяз Гыйләжевнен Газиз Мөхәммәгшинга карата 1977 елла биргән бәясе булды. Хәзер
анык тормыш юлын күздән кичерик.
Газиз Мөхәммәтшин 1932 елнын 23 декабрендә Татарстан АССРнын Минзалә районы Яна
Бикчәнтәй авылында колхозчы гаиләсендә туа Гадәти авыл мәктәбендәге укуын тәмамлагач.
Минзаләләге педучилишеда белем ата Минем ишетеп һәм тоеп белүемчә. Татарстандагы
педучилищелар чын мәгънәсендә шәп педагоглар әзерлиләр. Үзем мәктәпләрдә укытканда
училище бетергәннәрнең балалар белән зш итүдәге осталыкларына көнләшеп сокланганымны
хәтерлим. Газизгә дә бала жанына. бәгыренә үтеп керә алу осталыгы бәлки шул уку йортында
салынгандыр Аннан сон ул Казан дәүләт педагогия институтынын тагар теле һәм әдәбияты
бүлегендә югары белем ата Элек югары уку йортларын тәмамлагач дәүләт биргән юлламалар
буенча ике ел срок белән чигенмәслек итеп эшкә җибәрәләр иде Газиз дә гаиләсен атып ике
елга (1956— 1958) Төмән өлкәсендәге авылга укытучы булып китә Билгеләнгән вакыт үтү
белән Газизләр гаиләсе Казанга кайту ягын карыйлар билгеле Һәм дөрес эшлиләр Газиз- нен
жетс зиһене, акыллы күзәтүчәнлеге кәгазь битләренә төшеп, укучыны сөендерерлек әсәрләр
тудыра башлый Шундый җитезлек белән әсәрләр иҗат игәргә сәләтле кешенен оештыру
эшләрендә дә маһир булачагын чамалап, аны башта балалар өчен чыга торган "Ялкын"
журналына, аннан сон “Совет әдәбияты журналына баш мөхәррир итеп билгелиләр Бу
эшләрдән, билгеле булганча, үз теләкләре белән китүчеләргә караганда, теләген белдергәнче үк
вазифасыннан бушатулар да була тора Аны бу эшендә озак тотмыйлар тотуын! Газизне 1965
елнын маемла. “Совет әдәбияты". “Казан утлары" журналына әверелгән чорла. җитәкчелектән
читләштерәләр Үзем хәзер фаразланымча. күбрәк “кара тамгалы" әсәрләр бастыргандыр, лим
Мәсәлән. Аяшын “Өч аршын жир" повесте дә Газиз Мөхәммәтшин мөхәррир булганда Совет
әдәбияты" журналында 1963 елнын май-июнь айларында басылып чыкты Әдәбият сөючеләр
белгәнемчә. бу әсәр шул журналда басылганнан сон унсигез ел дәвамында матбугатта
чыгарылудан тыелып киленле Бары тик Мәскәулә телгә алына башлагач кына казандылар
“йомшарды"
Гази» Мөхәммәтшин баш мөхәррирлектән киткәч бер-бер артлы талантлы әсәрләр язды
Аның әсәрләрендә ин җитди фикерләр лә. уен-көлкегә төрелеп, мавыктыргыч
деталь-күренешләр, юрмыш ситуацияләре аша бирелә
Аяз белән Газиз ике профессионал язучы буларак еш кына сөйләшеп йөриләр иде Шундый
прогулкаларыннан кайткач Аязнын мина әйткән бер фикере хәтереме сенсп калды Газизнең дә
Шушенскосга баргач, күнеле иләс-миләсләнеп кайткан аю, Ленин юлыныи тугры булуына шик
уянган", диде Хәзер кайтып кайтып шу I фикере тирәсендә уйланам Газизнсн "Казан утлары"
журналының 1%9 ел 10 санында Шу шенскоела яз" дип аталган мәкаләсе кулымда. (Бу елларда
журналмын баш мөхәррире Зәки Нури булган) Газиз—1960 елдан КПСС әгъзасы, инде “авызы
пешкән партия әгъзасы булган кешегә Ленин темасына карата шикле сөйләшү куркыныч нәрсә
Ана ул вакыгга шик-шөбһәләргә урын калдырырлык мәкалә язарга ярамагандыр, ә Аязга
эчендөгесен әйтеп салган.
Өйс уч чаг ында талант иясе җәмгыятькә яраклашып кына я ы аллы шул Ьс 1 бүген исә
Газизнсн әсәрләрен УКЫП, ана рәхмәт әйтәбе». дога кылабыз Аныи максаты милләт балаларын
тәрбияле итеп күрү булган Бары тик тәрбиялелек, иманлылык белән генә җәмгыятебезнең таза,
саф юлга басуына ирешә алачакбыз'