Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭНЦИКЛОПЕДИЯ


АБДУЛЛИН Ибраһим Әхмәт улы (20.9 1920 ел. Уфа губернасы Бәләбәй еязе Зирекле авылы, хәзерге Башкортстан Респ-касы Шаран р-ны). язучы. БАССР- ның атказ. сәнгать эшлеклесе (1978). Башкорт телендә яза, А кайбер әсәрләре татар телендә басыла 1957 елда Мәскәүдә М.Горький ис. әдәбият ин-тын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945-52 елларда “Совет Башкортостаны" газетасының үз хәбәрчесе булып эшли. 1938 елда аның беренче "Көймәдә", “Вагонда" хикәяләре, “Ал яулык" пьесасы, “Гөлмәрфу- га” (1953), "Розалар” (1957), "Йөрәк менән шаярмайзар” (1961) драмаларында тормыштагы кискен хәлләр күрсәтелә "Баҗалар" (1952), "Ялкынһыз яна йөрәк" (1960), Тиле йәшлек" (1970) комедияләрендә әхлак тәрбиясе мәсьәләләренең актуаль сорауларына кагыла. А.ның күп әсәрләре — “Йыр булып кайтырмын" (1970), "Карпатга таң ата" (1985) драмалары реаль фактларга нигезләнгән. А. пьесалары Татар акад театрында да куелалар “Хуш, Риса!" (1969) - совет һәм италия партизаннарының фашистларга каршы көрәше. “Кош юлыннан барам” (1983) - Киевта партизаннарның яшерен эшчәнлеге турында, "Чардакка ташланган хатгар" (1965), “Меңәр йыл йәшәй кедр" (1973) исемле хикәяләре Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында 1996 елда Башкортстан Респ-сының Салават Юла- ев ис. Дәүләт бүләге, 1 нче дәрәҗәле Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә Уфа шәһәрендә яши
АБИЛОВ Шакир Шиһап улы (15 7 1915, хәзерге Чиләбе өлкәсе Кона- шак р-ны Яңавыл а ), әдәбият белгече, филол фән канд-ты (1961), ТАССРның атказ мәдәният хезмәткәре (1964) 1938 елда Оренбург пед. ин-тын тәмамлый Бөек Ватан сугышында катнаша. 1958-86 да СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих ин-тында эшли. Мөхәм- мәдъярның тормыш юлын һәм ижатын өйрәнә, аның "Төхфәи мэрдан” һәм “Нуры содур" поэмаларын бүгенге әдәби телгә күчерә, басмага әзерли: кереш сүз,
искәрмәләр, комментарийлар яза һәм сүзлек төзи. Баласагунн, Кол Гали, Хорал ми, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб, Мәүла Колый иҗатларына караган хезмәтләр авторы. 1 нче дэрәжә Ватан сугышы. Кы зыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Хезм Борынгы татар әдәбияты. К., 1963 (автордаш); Татар әдәбияты тарихы 6 томда. 1 т. К., 1984 (автордаш)
АБУШАЕВ Хөсәен Йосыф улы (псевд. - Абушаев-Атлаши) (19 1.1892. хәзерге Ульянов өлкәсе, Иске Кулаткы р-ны Иске Атлаш а. - 1961 елдан соң, Казакъстан ССР), шагыйрь. "Хөсәения" мәдрәсәсендә белем ала. 1916 елдан башлап соңгы көннәренә кадәр Казакъстанда укытучы булып эшли Шигырьләре 1909- 15 тә “Идел", "Вакыт" газеталарында, “Шура", “Чүкеч” ж-лларында басыла. Аерым шигырьләре “Яңа әдәбият" хрес томатиясенә (1914, төзүчеләре Г.Ибраһи мов, Г Баттал) кертелә. "Алтыннарым" (1915) җыентыгына 22 шигыре керә Шигырьләрендә тормыштан зарлану мо-тивлары, моңсу кичерешләр чагылыш таба Татар халкы арасында мәгърифәт тарату зарурлыгы турында яза Тукайга багыш-ланган шигырьләре бар Хезмәт Кызыл Байрагы ордены б-н бүләкләнә.
Әд Рәми 3. XX гасыр башы татар шигърияте / Мирас. 1998.ЫЗ.
3.3. РашМ».
АВТОБИОГРАФИЯ (грек аиКк үзем, Ыоз — тереклек, «гарһо язам), кешенең үз тормышын бәян итүе. Мемуарга якын булган әдәби жанр. А. алымнары Мәхмүд Болгарииың “Нәһҗел-фәра дис” (1358), Мөхәммәдьярның "Төхфәи мэрдан" (1539-40) әсәрләрендә очрый Лирик чигенешләрдә авторлар иҗатлары турында мәгълүматлар бирәләр Аерым очракларда китапны күчерүче хаттат авторның үлгән елын өстән куя. Татар әдәби ятында беренче автобиографик әсәрләр буларак авторның тормышы, аның хаж кылуы тасвирланган "Мөхәммәдәмин сәя хәте”н (1783) һәм "Рихләтел-Морҗәни" не (1879) атарга мөмкин Соңрак А. жаи
рына Г Тукай (“Исемлә калганнар**. 1909) М Гафури ("Шагыйрьнең алтын прииска- сында*'. 1931) мөрәҗәгать итәләр Бу жанрда шулай ук X Туфан (“Бәлки шагыйрь булмас та идем". 1970). С Хәким (“Үзем турында". 1971) Һ.6 язалар
ШЛбнюв
АГИЕВ Фәхрелислам Нигъмәтулла улы (12.3.1887. Тамбов губ., Тимникәүөязе Тснеш а 1938). журналист, педагог, язучы 1908 елда Казанда үзлегеннән хәзерләнеп Татар укытучылар мәктәбе курсын тәмамлау имтиханнарын тапшыра 1908- 15 тә Рус-татар уч щесендә (Казан) укы тучы булып эшли 1907 дән башлап "Аң", ‘Мәктәп" ж лларында, “әл-Ислах", "Кояш", “Йолдыз". "Бәянелхак*. "Ил" г-таларында мәкаләләрен һәм хикәяләрен бастыра 1913-16 да балалар өчен "Ак юл" ж-лы чыгара. Ә “Хикәяләр җыентыгы" (1926). "Кыйраәте ибтидаия" хрестоматиясе (1908), “Кызыл йолдыз" әлифбасы (1924. Г Тимербулатов белән берлектә) авторы 1917 дә 1 нче Ботенроссия мөсел манар съездында катнаша 1924 тән СССР халыклары Үзәк нәшриятында (Мәскәү) эшли. Репрессия чоры корбаны (1938)
Әсәр.: Мәрхәмәт К.. 1990
Эд Литературная энциклопедия М . 1929; Даутов Р Н , Нуруллина II Б Совет Татарстаны язучылары Биобиблио- графикбелешмә К.. 1986; ИбраһимоваФ Тынгысыз шәхес Шәһри Казан 1997 27 июнь.
Ф И ИЛ/иһммши
АГИШЕВ Якуб Хәлил улы (28 7 1899. хәзерге Пенза өлкәсе. Кузнецк р-ны Пәлдәцге а 20.6 1972. Казан), әдәбият галиме, текстолог, филол. фон канд-ты (1946) Архангельск реаль уч щесен (1918). Казан иел ин тын (1934) тәмам лый. 1934-39 да Казан пед. техникумын да һәм сәнгать техникумында укыта 1939 дан СССР ФАнең Казан филиалы Тел.
әдәбият һәм тарих ин-тында эшли. 1946- 51 дә Казан пед. ин-ты укытучысы һәм татар әдәбияты каф мөдире 1951-60 та Казан ун-тында укыта Хезмәтләре татар әдәбияты тарихын дәверләргә бүлеп өйрәнүгә. Г.Тукай иҗатына карый Урта мәктәпләр өчен татар әдәбияты дәреслек ләре авторы.
Хезм Творчество Габдуллы Тукая К.. 1948; Халык шагыйре Габдулла Тукай. К . 1956
Әд Гиниятуллина А К Писателн Советского Татарстана Бнобиблногра- фич справочник К.. 1970
АДНАШ Хафиз бине Мөхәммәдхафнз (16 йөзнең урталары). Казан ханлыгының дәүләт эшлеклесе, Казан 6-н Мәскәү ара сындагы дипломатик сөйләшүләрдә кат нашучы Казан өчен сугышлар барган ва кытта илчелек тоткын ителеп. А шул тоткынлыкта чагында (1553) “Снраҗел колүб" (“Күнелләр яктырткычы") исемле гарәпчәдән төрки телгә күчерелгән кыйссаларны үз эченә алган җыентык төзи Сорау һәм жавап рәвешендә төзе леп. доньяның яратылышы, ахыры, оҗмах, тәмуг, пәйгамбәрләр һәм күренекеле тарихи шәхесләр, мөселман изгеләре турында язылган бу җыентыкның 16 йөзләргә караган кулъязма бер нөсхәсе Лондонның Британия музеенда саклана Җыентыкның кулъязма нөсхәләре Казан. С Петербург, Мәскәү фәнни китапханәләре фондларын да да бар Беренче тапкыр 1863 елда Казанда нәшер ителә. Лнни эчтәлектәге “Шәрангь әл-ӘХКЯМ" ("Шәригать хөкем нәро") җыентыгының да төзүчесе А дип уйлпныла А нын Мәскәү тоткынлыгын дагы соңгы язмышы билгесез
.7мг Н.11ЖИП 3 Н Историко-срав ннтельнй словарь тюркскнх ялыков на материале "Хосров и Ширин" Кутба XIV в . М . 1979 Кн I, Средневековая татарс кая литература (VIII XVIII вв ) К . 1999 ШШЛЛшкт
Дәнамы киләсе саннарда
11. «