Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары


Әлфәт Закирҗанов
Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы 1959 елны Мамадыш
районы Югары Яке авылында туа. Башта үз авылында
башлангыч мәктәптә, аннары Кече Кирмән сигезьеллык һәм
Урта Кирмән урта мәктәбендә белем ала. Хезмәт юлын 1976
елда Түбән Кама шәһәрендә төзүче-плотник буларак башлый
1978_1983 елларда Казан дәүләт педагогика институтының
тарих-фнлология факультетында укый. Шул елларда әдәбият
һәм аны мәктәптә укыту, әдәби процесс үзенчәлекләре белән
тнрәнтен кызыксына. Институтны тәмамлагач. Мамадыш
районы Урта Кирмән урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты
укытучысы итеп билгеләнә. 1984—1987 елларда Уразбахты
урта мәктәбендә директор Вазыйфаларын башкара.
1987 „аны гаиләсе белән Казанга күчеп килгәч, мәктәптә укытучы, директор
урынбасары булып эшли. 1989 елны Мәскәүдәге Милли мәктәпләр институты каршындагы
аспирантурага укырга керә һәм әдәбият укыту мәсьәләләре белән фәнни нигездә
шөгыльләнә башлый 1903 елда “Татар мәктәбенең өлкән классларында драма әсәрләрен
өйрәнү" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
Мәгарифнең милли проблемалары институтының Казан филиалында фәнни хезмәткәр,
гыйльми сәркатип Вазыйфаларын башкара. 1995 елда Казан дәүләт университетының татар
әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы, ә инде 1997 елдан доцент булып эшли
Мәктәптә һәм вузда татар әдәбиятын укыту проблемалары белән ныклап шөгыльләнү
нәтиҗәсендә, рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 5 һәм 11 классларында укучы татар
балалары өчен әдәбият дәреслекләре төзүдә актив катнаша. Моннан тыш татар теле,
әдәбияты укытучылары һәм укучылар өчен дәреслек- әсбаплары басылып чыга. “Мәктәптә
татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре (1997). "11 сыйныфта татар әдәбиятын укыту" (2001),
“Сыйныфтан тыш уку дәресләре" (2002) Хезмәттәшләре белән берлектә “Татар әдәбияты:
теория, тарих" (2004) китабын чыгаруга зур өлеш кертә.
Татар әдәбияты тарихы, бүгенге әдәби процесс белән якыннан кызыксынып яши. Әдәби
тәнкыйтькә, проза торышына, драматургия мәсьәләләренә караган мәкаләләре “Казан
утлары". "Фәнни Татарстан". “Фән һәм мәктәп". "Мәгариф". Шәһри Казан" һ б.
гаэета-журналларда даими басылып килә. Ә. Закирҗанов 50 дән артык фәнни хезмәт авторы
2004 елда хәзерге татар драматургиясендәге һәм театрындагы эзләнү- табмшларнын
идея-эстетик үзенчәлеген ачуга йөз тоткан тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы—“Заман белән
бергә" исемендә дөнья күрде.
2005 елның 28 февралендә. Кабул итү комиссиясе карары нигезендә (тәкъдимнамә
язучылар Х_Миңнсгулов, А. Әхмәдуллин. 3. Хөснияр). Язучылар берлеге Идарәсе
Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улын Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул