Логотип Казан Утлары
Публицистика

АСЫЛЛАРНЫҢ АСЫЛЫ


Китап үзе бер асыл хезмәт булса, энциклопедия исә кнтаатарнын да ин асылла- рыннан асылы санала.
Күптармаклы гыйлем туплавын һәм халыкнын барлык яшәүе көнкүреш тәҗри- бәсен яктыртуын исәпкә алсак, алар чынлап та шундый зур бәягә лаектыр Шуна күрә да фундаменталь эчтәлекле, һәрьяктан камил, фәнни нигез эшләнгән белешмә басмалар теге яки бу халыкнын соииаль-мәләни үсешенен бер этабы булып тора- лар.
Әмма мондый хезмәтләр һәркайла, һәркаичан түгел, фәкать билгеле шартлар җитлеккәндә генә гамәлгә ашырыла ала. Аларнын беренчесе һәм ин мөһиме—га- сырлар дәвамында тупланган ан-бслемне. бигрәк тә халыкнын үсеш тарихын, анын тарихи-мәдәни мирасын тәртипкә салу һәм систсматы өлгегә сату жәмгыятьнен
зарури бурычы булып өлгерергә тиеш Аңла- шылса кирәк—энцик- лопедик хезмәтләрнең чыганак нигезен, бе- ренче чиратта, алга киткән тарих фәне, тарих фәненен җи гәр- лек дәрәҗәдә өйрәне- лүе— историография булдыру, тел белеме аеруча тел берәмлек- ләре мөнәсәбәте, әдә- бият. сәнгать, музыка, театр, сынлы сәнгать тарихы, китап басу һәм китапханә эше. массакүләм мәгълүмат чаралары, әлбәттә, ха- лык хуҗалыгы тарихы һ б. тәшкил итә.
Татар халкы тарихында мәшһүр шәхесләр һәм мөһим вакыйгалар турымда бил- геле бер төпле белешмәләр җыентыгына булдыру ихтыяҗын беренче тапкыр Ши- һабетдин Мәрҗани (1818-1889) сиземләгән Анын фәнни мирасынын ин кыимм этле хәзинәсе булып 'Мөстәфадсл-әхбар фи әхвәл и Казан вә Болгар ("Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр") исемле хезмәте санала Ул авто- рдан кулг.ягма хәлендә калып. Йөз елдан артык киштәдә яткач. 1989 елда гына хәзерге татар теленә күчерелеп, нәшер ителде һәм мәдәниятебез тарихында берен че ... ....... .. .к.'>|> булды.
Бу хезмәттә Болгар дәүләте, анын күршесендәге хәзәр һәм башка төрки халык лар Казан һәм Касыйм ханлыклары. Рус ия дәүләте. Оренбург. Казан шәһәрләре Казан тирәсендә урнашкан башка күп кенә торак пунктлар тарихы күзәтелә. 130га якын мәдрәсә һәм анда хезмәт нгкән. бик күп күренекле мөгаллимнәр зшчәитеге тасвирлана, халык мәгърифәтчеләренә китапның “Шәхесләр һәм истәлекле вакый- галар* исемле аерым бер бүлеге багышланган
К Насыйрггнык (1825—1902) тел белеменә караган хезмәтләре, тагар теленен
беренче аңлатмалы сүзлеге—"Ләһжәи татари" (1895—1896), анын тарафыннан нәшер ителгән татар телендәге беренче календарьлар, татар этнографиясе, археологиясе, фольклоры һ. б. белем тармаклары буенча тупланган материаллары—шундый ук омтылыш үрнәге булып тора
Х&тыкнын үз-үзен танып белү юлында Академия үзәге эшчәнлеге (1921 — 1930) мөһим бер этап санала ала. Ана фәнни-тикшеренү, фәнни-педагогик, муэей-ар- хив, башка тарихи-эзләнү эшләре һәм җөмһүриятебездә сәнгать иҗатын оештыру эше тапшырылган була. 1923 елнын маенда Академик үзәктә татар фәнни җәмгыяте, 1925 елда Татар төбәген өйрәнү бюросы төзелә. Бу һәм башка фәнни оешмалар тарафыннан Татарстан һәм татар халкын комплекслы өйрәнү нигезе булдырыла Сонрак бу вазифаны, ягъни 1930 еллар ахырыннан башлап Г Ибраһимов исемендәге Тарих, тел һәм әдәбият институты дәвам итә.
Чынлыкта беренче татар энциклопедик фәнни белешмә танылган язучы һәм библиограф Исмәгыйль улы Рәмиев (1895—1969) тарафыннан төзелә. Ул татар вакытлы матбугатының "Вакытлы татар матбугаты (Альбом)" исемле аннотацияле библиографик күрсәткечен һәм үзе исән чакта кулъязма хәлендә калган "Әдәби сүзлек (элекке чор татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешматек)" исемле хезмәтләр язып калдыра.
Мәдәниятебез тарихын тирәннән белүче Рәис Нәүширван улы Даутов тырышлыгы белән бу хезмәт әүвәл (1992—1996 елларда) "Татарстан" журналы битләрендә басылды, 2001 елда исә аерым китап булып нәшер ителде
1960 елларда энциклопедик сүзлек нәшер итү буенча Казан педагогия институты профессоры, Татарстанны өйрәнү җәмгыяте" гыйльми сәркәтибе Рәфкат Ша- киржан улы Таһиров (1903—1977) эш башлый. Вафатыннан сон туганнары аның архивында 22 папкадан торган "Татарстан". 11 томлы энциклопедик сүзлек" дигән гомуми исемдәге материаллар табып алалар. Ләкин Рәфкат әфәндегә башлангыч мәгълүматлар туплаудан ары китәргә язмаган булган шул.
Зшнен асылы хезмәтнен тәмамланмавында, дөнья күрү-күрмәвендә түгел, ә Ш Мәржани һәм К. Насыйрилар заманында ук туган милли энциклопедия булдыру идсясенен еллар, заманнар үтү белән һич сүнмичә, һаман да көчәя баруында. Шу- нмн өчен күп кенә энтузиастлар, дәүләтнең рәсми рәвештә бу хезмәтне булдыру карарын, акчалата ярдәмен көтеп тормыйча, бу җирлектә үз көчләрен сыныйлар.
Бу, әлбәттә, татар халкынын галим-голямасы катлавында үзенен милли төбәкләре- нен универсаль белешмәлеген булдыру ихтыяҗын тою дәлиле генә түгел, ә фән. мәдәният белеменең торышы, югары квалификацияле белгечләр өлгерүе катлаулы, фундаменталь проблеманы уңай чишү мөмкинлегенең тууы күрсәткече дә.
1989 елнын сентябрендә КПССнын өлкә комитеты вәкаләте белән, җөмһүрият хөкүмәте фәнни җәмәгатьчелек мәнфәгатьләрен, мәдәният эшлеклеләре тәкъдимен хуплап, күптомлы Татар энциклопедиясен әзерләү һәм нәшер итү карарын кабул итте Хөкүмәт карары универсаль фәнни белешмәне нәшер итү эшенә рәсми статус биреп, мәсьәләне гомумхалык бурычы югарылыгына күтәрде.
Ләкин бу эшнен чынлап киң колач белән җәелеп алга китүе ТР Президенты М Ш Шәймиевнын 1997 елнын 10 февралендәге 'Татар энциклопедиясе программасы турында гы фәрманнан һәм шул ук елнын 4 маенда расланган бу программаны гамәлгә ашыру хакындагы хөкүмәт карарыннан сон гына башланды дияргә дә ярый.
Инде 1999 елнын көзеннән укучылар өстәлендә татар энциклопедистикасы- нын беренче җимеше—Татар энциклопедиясе сүзлеге (рус телендә) лаеклы урын алды Бу китап аксакал галимнәрдән, танылган язучылардан, журналистлардан башлап. гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм студентларга кадәр зур канәгатьлек хисе белән кабул ителде.
Ә 2002 елда туган телебездә эшләнгән “Татар энциклопедиясе сүзлеге” (ТЭС) дөнья күрде Эчтәлеге ягыннан ул гамәлдә яна, тулыландырылган һәм янадан эшләнелгән басма булды Халкыбызның мәдәнияте үсешендә бу хезмәт нәшер ителүе белән Укытучылар, журналистлар, студентлар, башка күп кенә белем тармаклары белгечләре кулына тәртипкә салынган фәнни терминнар, хәзерге татар теле кануннары буенча төгәлләнгән һәм төзелгән географик объект атамалары тәкъдим ителде Анын битләрендә укучылар үткәндәге һәм хәзерге көндәге күренекле шәхесләр,
кыскача барлык мөһим тарихи вакыйгалар, мәдәният, фән, сәнгать күренешләре белән очраштылар
2005 елла күптомлы Татар энциклопедиясенең 1 томы да нәшер ителәчәк. Бу универсаль басмамын бар бүлекләре дә география, биология, археология, этнография. әдәбият, музыка, театр, сынлы сәнгатькә караган барлык төрле фотоиллюстрацияләр һәм карталар белән бизәлә. Күптомлы ТЭСнен зур күләмле мәкаләләрендә укучы төпле белешмә мәгълүматлар һәм темага караган кыскача махсус әдәбият исемлегеннән файдалана алачак. Эниикюпедиянен авторлары коллективы төрле яктан тикшерелгән, төгәл фактларга нигезләнгән материаллар туплауны үэенен төп бурычы итеп саный
Әмма еш кына тема үзенчәлекләре бер кысаларда бәя бирергә яисә аерым күренешләргә характеристика бирүне сорый Бу хал бигрәк тә сәнгать мәсьәлаләрендә ачык төсмерләнә
Мисал өчен әдәбият бүлеге мәкаләләре (Фольклор, Әдәбият. Проза. Поэзия. Драматургия. Балалар әдәбияты; татар төрек әдәбиятында урта гасыр жанрлары турында мәкаләләр—Васыятнамә. Газәл. Гаруз. Касыйдә. Кыйсса. Кыйтга һ б); татар гөрек әдәбияты истәлекләре (“Бәдәвам". "Бакырган китабы". "Китабе дадән Коркыт" һ. б.) һәм дә язучылар, әдәбият белгечләре, әдәби тәнкыйтьче.ләрнен тормышына һәм иҗатына багышланган һ б шундый мәкаләләр
Хәтта 6 томлы “Татар әдәбияты тарнхьГннан (1984—2001). Л Жаләй. Г Хәмит. М Гали, М Гайнуллин. Н. Юзсев. III Абилов, Н Хисамов. А Әхмәдуллин. М Әхмәтжанов. X. Миннегулов, Ф Урманче. Р Ганисва. Ф Мусин, Т Галнуллин. Н. Ханзафаров. Ф Галимуллин кебек танылган татар мәдәнияте тарихын тикшерүчеләр хезмәтләреннән файдалансалар ла. Тагар энциклопедиясе институты бел гечләре еш кына теге яки бу мәсьәләнен, ә кайвакыт әдәбият белеменен зур. мөһим мәсьәләсенең җитәрлек ләрәжәлә ачыкланмавы белән очрашалар.
Бигрәк тә хәзерге заман язучылары ижатын анализлаганда зур кыенлыклар туа Тормыш юлы һәм әләби мирасы кабат-кабат махсус тикшеренүләр үткән күп еллар элек ижлт итүчеләрдән аермалы буларак. 1970 — 1990 еллардагы әләби әсәрләрнен күбесе, әдәби процесс үсеше тенденцияләре һәм кануннары тәнкыиди күзәтүләрне узмаган Сонгы елларда әдәби тәнкыйть тавышсыз-тынсыз калды, ә бу чаз хәзер нәшриятка тапшырырга әзерләнгән Татар энциклопедиясе сүзлегенең мәкаләләре эчтәлегенә кагылмыйча, аерым мәкаләләрдә каләм осталарының иҗатын төпле бәяләү, үзгәртеп кору чорына кадәрге дәвердә генә күренә
Аңлашыла ки, күптомлы ТЭС авторлары коллективы бу житешсезлсктән котылырга юл эзли, әмма ничек дигән сорау әле!ә җавапсыз кала
Соңгы 5-10 ел эчендә докторлык һәм кандидатлык фән дәрәҗәсен алу очен якланылган диссертацияләрне барлаганда, бүгенге кон мәсьәләләренә багышлан ганнары юк диярлек.
1999 елда донья күргән рус тезгендәге ТЭСнен мәкаләләренә укучыларның зур шелтәләре булмады Эш шунда ки. безнен әдәбиятыбызның билге» теоретиклары һәм тарихчылары I I Юзесв, X Миннегулов. А Әхмадуллнн. Ф Мусин, Т Галиул- лин. Р Ганиена. Ф Урманче һ б шул мәкаләләрнең авторлары булуындадыр
Институт коллективы югары уку йорт гары. Казан фәнни тикшеренү институтлары, жомһүриятнен башка шәһәрләре. Уфа һәм башка фәнни үзәкләрдәге татар әдәбияты тарихын тикшерүчеләр белән ТЭСнен беренче томнарына җыелган материаллар өстендә эшлиләр. 'Каган утлары" редакциясе тәкъдиме белән, беренче томнар очен җыелган өэср материалларның бер өлешен әлеге журнал битләреңдә бастырырга бузтлык Бер яктан, бу мәкаләләр мәктәп һәм башка уку йортлары укытучыларына файдалы булса, икенче яктан, күптомлы Тагар энциклопедиясен тозүдә милләтебез әдәбияты тарихы мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләр үзләре нең тәкъдимнәрен, киңәшләрен безгә җиткерерләр дип уйланыла.
Гомәр САБИРҖАНОВ.
Татар ущикитединсе институты Ои/нктчрычың беренче \рынбасары